Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕГЕРМЕНЧЕ ЕЛЛАРДАГЫ ТАТАР СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫН ӨЙРӘНҮ ТӘҖРИБӘСЕННӘН


Икенче мәкалә
1. БЕР МӘКАЛӘ УҢАЕ БЕЛӘН
«Совет әдәбияты» журналының 1955 елгы 11 санында урнаштырылган беренче мәкаләдә, фикер алышу тәртибендә, социалистик революция-нең беренче елларындагы татар совет әдәбияты тарихына караган кайбер мәсьәләләр куелган иде. Фикер алышуда катнашу теләге белән, журналның 1956 елдагы 9 нчы санында Ә. Нигъмәтуллин иптәш үз мәкаләсе белән чыкты.
Нигъмәтуллин иптәш, безнең мә-каләдәге кимчелекләрне, җитешсез- лекләрне күрсәтергә теләп һәм егер-менче еллардагы татар совет әдәбияты тарихын тагын да тирәнрәк итеп өйрәнергә кирәклекне әйтеп, кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертү максатын куя һәм үзенең тезисларын тәкъдим итә. Ләкин, кызганычка каршы, Нигъмәтуллин иптәшнең бу чордагы әдәби хәрәкәтне тиешенчә өйрәнмәве аркасында, аның мәкаләсендә очраклы фактлар, каршылыклы һәм хата фикерләр күп урын алганнар. Автор, мәкаләсенең башында ук, «критик реализм әдәбияты, башлыча, кире типлар проблемасын хәл итте» дигән ялгыш тезисны яклый; шуның белән классик әдәбияттан уңай типларны тудыру традициясен совет язучылары ала алмыйлар дигән карашны куәтли.
Пролеткультчылык хәрәкәтен тө- бе-тамырыннан буржуаз әдәбият күренеше дип бәяләве белән дә Нигъмәтуллин иптәш хаклы түгел. Без монда пролеткультчылыкны яклауны һәм аклауны таләп итмибез. Әмма буржуаз язучылар белән пролеткультчылар арасына тигезлек билгесе куюда без бу чор әдәби хәрәкәтендәге идея-эстетик каршылыкларны, сыйнфый-идеологик катлау- лылыкны социологик берьяклылык белән, яссы турылык белән каплап, яшереп калдыру куркынычы бар, дин уйлыйбыз.
«Егерменче елларның беренче яр-тысында яңа форма эзләү белән мавыгу эчтәлек белән мавыгуга караганда өстенлек, итте һәм гомуми бер күренешкә әверелде» (курсив безнеке — Г. X.) дигән караш та акылга сыеп бетми һәм дөреслеккә туры килми. Бу чордагы алдынгы, реалист язучыларның тәҗрибәсе моны расламый. Бу хәл берише тәҗрибәсез язучылар, бигрәк тә яшь шагыйрьләр һәм формалистлар өчен характерлы иде. Егерменче еллар башындагы поэзиядә Г. Кутуйның ролен күрсәтүгә безнең билгеле бер күләмдә басым ясавыбызны Нигъ- мәтуллин иптәш, бу язучы шул чорда ук инде өлгергән художник итеп бәяләнә, дип аңлата. Без бер җирдә дә «Кутуй— егерменче еллар башында ук җитлеккән язучы иде» ди-гән мөһер сукмадык. Әмма шул дә-вердәге әдәби хәрәкәттә аның актив-лыгы кечкенә түгел иде. Менә шуны әйтми китә алмыйбыз. Инде Нигъ-мәтуллин иптәшнең Кутуй «иске тормышны һәм культураны тулы- сынча кире кагудан тулысынча ка
86
бул птү позициясенә күчте» дигән тезисы хәкыйкатьне бозып күрсәтү икәнлеген дә искәртергә туры килә.
Югарыда әйтелгәнчә, Нигъмәтул- лин иптәшнең мәкаләсен уйланыл- маган тезислар, хата фикерләр һәм шул чордагы яки аннан соңгы еллардагы әдәби хәрәкәттә әһәмияте булмаган фактлар басып киткәннәр. Шул нәрсәләр белән мавыгуларга урын бирелмәсә, җитди темага фикер йөртү, әлбәттә, нәтиҗәлерәк, файдалырак булыр иде. 2. КЕРЕШ УРЫНЫНДА
1926—29 еллар дәвамында, пар-тиянең һәм эшчеләр сыйныфының тырышлыгы белән, илдә социалистик индустриялең нигезе салынды, со-циалистик төзелешнең беренче бишь-еллык планы кабул ителде, һәм мил-лионлаган крестьян массасын со-циализм юлына алып чыккан колхоз хәрәкәте киң колач белән җәелеп китте.
Ил тормышында барлыкка килгән яңа шартлар әдәбият каршына да икенче таләпләр куйдылар, совет әдәбияты үсешендәге яңа тенден-цияләрне билгеләделәр. Партия үзенең съездларында әдәбият һәм матбугатка бәйләнешле күп төрле мәсьәләләрне дә хәл итә килде, аларны партия эшенең һәм политикасының аерылмас бер кисәге итеп карады.
1925 елның 18 июнендә Партия Үзәк Комитеты «Матур әдәбият өл-кәсендә партиянең политикасы ту-рында» дигән тарихи резолюциясен кабул итте. Бу документта, партиянең XIII съездында «Матбугат турында» кабул ителгән карарга нигезләнеп, совет әдәбиятының үткәненә йомгак ясалган һәм үсеш юллары сызылган иде. Матур әдәбият һәм аның кадрлары үсешен илдә бара торган көчле культура революциясенең күркәм нәтиҗәсе, аерылмас өлеше дип карап, Үзәк Комитет яңа чорда партиянең ма-тур әдәбият өлкәсендәге төп поли-тикасын, төп максатын ачык билгеләде. Бу максатның үзәгендә tnpo- летариат әдәбиятының гегемониясен тәэмин итү өчен көрәш торды. Әмма пролетариат язучыларының өстенлеген тәэмин итү процессында әдәби интеллигенциянең совет платформасына күчә барган киң катлауларын басып китүдән һәм читкә тибәрүдән аеруча да сак булырга кирәк иде. Партия Үзәк Комитеты резолюциясендә бу мәсьәләгә шулай ук юнәлеш бирелде. Аларны тупас, дорфа рәвештә читкә какмаска, сак мөнәсәбәт күрсәтергә, аларның коммунистик идеология ягына тиз арада күчүләрен тәэмин итәргә кирәклек әйтелде.
Үзәк Комитет резолюциясендә әдәби формалар һәм стильләр мәсьәләсенә карата да принципиаль караш бар иде. Партия миллионнарга аңлаешлы әдәби форманы эшләргә һәм чорга лаеклы әдәби методны табарга чакырды. Билгеле булганча, совет әдәбиятының чорга лаеклы бу методы берникадәр вакыттан соң (1932 елда) социалистик реализм дип аталды.
Партиянең XII, XIII съезды ка-рарлары һәм Үзәк Комитетның 1925 ел, 18 июнь резолюциясе егерменче еллардагы әдәби хәрәкәтне рухландырган зур иҗат программалары булдылар.
Совет әдәбиятының күпләгән ал-дынгы кадрлары партиянең кайгыр- тучанлыгына яңа иҗат уңышлары белән җавап бирделәр. Рус совет әдәбиятының күренекле олы буын вәкилләреннән А. Толстой «РКП(б) ҮК карары турында» дигән мәкаләсендә (1925): «Художник яңа тормышның органик катнашучысы булырга тиеш», — дип, намуслы язучыларны тагын да активрак эшләргә өндәде. Партия ҮКның күрсәтмәләрен татар совет язучылары да чынбарлыкны тирән чагылдырган реалистик әдәбият өчен көрәш программасы дип аңладылар. Әдәбиятны һәм язучыны тормышка, ха-лыкка якынайту өчен көрәш — зур сәнгать армиясенең аңлы максаты булырга тиешлеген күтәреп чыктылар. «Мин әдип, мин шагыйрь дип, үзеңне аерып куйма, үзеңне коллективның бер кисәге, механизмның бер винты дип бел, бергә әйлән, бергә тормыш эчендә кайна, бергә ян, шатлан...» дип таләп итте Г. Ибраһимов («Пролетариат әдә
87
бияты турында», 1924 ел, 73 бит), һ. Такташ 1925 елда «Октябрь яшьләре» журналында (№ 6—7) басылган «Эшче-крестьян яшьләре әдәбияты» дигән мәкаләсен партия күрсәтмәләре белән рухланып язды. Бу мәкаләсендә ул совет чынбарлыгында туып килүче яңа типларны бирергә чакырды, «тормыш типларына күчәргә вакыт!» дигән ло-зунгны күтәрде һәм шуны үз иҗатының төп максаты итеп санады.
Ш. Камал, М. Гафури һәм К. Тин- чурин кебек олы буын язучылар да шушы рухта чыгышлар ясадылар һәм Үзәк Комитет резолюциясенең зур тарихи документ булуын төшенеп иҗат итә башладылар.
Формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культуралар үсеше турында ленинизм тәгълиматы матур әдәбият үсешен билгеләүдә шулай ук зур әһәмияткә ия булды. Лионың конкрет, җанлы чыгышын татар совет әдәбияты тарихында да күрәбез.
Егерменче еллар башында сәнгатьтә кабынып киткән үтә суллык һәм формализмның нәтиҗәсе булган ялган «новаторлык»лар, элекке әдәбиятның яхшы традицияләрен кире кагуга һәм милли форманы җимерүгә алып бара торган җикеренүләр, куркынычлы, мәгънәсез «тәҗрибәләр» татар әдәбиятында да байтак булды. Әмма мондый күренешләрнең зарарын аңлаган язучылар (Г. Ибраһимов, М. Гафури, Ш. Камал һ. б.), партия күрсәтмәләренә таянып, реализм юлында калдылар.
Икенче яктан, формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик булган татар культурасының үсешендә рус культурасының ролен дөрес аңлауны да хәл итәргә кирәк иде. Чөнки милләтчелек һәм милли чикләнгәнлек белән көрәшне алдынгы рус культурасына таянудан, аннан үрнәк алудан башка күз алдына китерү кыен иде. Татар әдәбиятының алдынгы эшлекл ел әренең рус культурасына булган уртак карашын Г. Ибраһимов 1927 елда бо- лай формалаштырып чыккан иде:
«Рус әдәбияты дөньяның иң алдынгы әдәбиятларыннан санала. Рус мәдәнияте безгә караганда бик күп, бик күп дәрәҗәдә югары. Соңгы ун ел исә рус әдәбиятына, рус гыйлеменә, рус мәдәниятенә бик көчле рәвештә пролетариат элементы кертеп, аеруча зур, яңа кыйммәтләр арттырды. Бу югары (гали) мәдәният безгә якын булу гына түгел, һәммә яктан безне чолгап алган. Без аның эчендә, диңгездәге бер атау кебек, уралып алынганбыз. Тарихи яктан караганда, мең еллар буенча бу мәдәнияткә күрше яшәдек, 3—4 йөз ел инде бөтенләй моның уртасында калдык. Бу мәдәният бик күп яктан безгә остаз була килде. Безнең яңаруыбыз, безнең әдәбиятыбыз, безнең гыйлемнәребез, безнең революция хәрәкәтләребез — һәммәсе бу рус мәдәниятенең бик нык тәэсире һәм мөгаллимлеге астында үстеләр. Икътисади, сәяси яктан да без бөтенләй диярлек береккәнбез. Хәзер безнең тормышыбызның һәммә ягында бу югары рус мәдәниятенең элементлары туктаусыз арта баралар, рус мәдәнияте туктаусыз дулкыннар белән бергә керә, тула бара» («Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?». Казан, 1927 ел, 24 бит).
Егерменче еллар уртасында ил тормышында башланган яңа дәвернең характерлы чагылышы, беренче нәүбәттә, рус совет әдәбиятының күп кенә күренекле әсәрләрендә урын алды.
Егерменче еллардагы әдәбиятта социалистик реализм өчен көрәшнең төп идея-эстетик сызыгы, искелек калдыкларын фаш итеп, яңа кешенең социалистик идеалларын, ил тормышының революцион үсешен, партиянең ролен, шәхес һәм коллектив, герой һәм халык мөнәсәбәтен киң эпик җирлектә, зур, күренекле образлар аша бирү юнәлешендә ачыклана барды. Алдынгы язучылар революциядә стихиячелекне мактау, идеаллаштыру күренешләрен кире кагып чыктылар һәм моңа капма-каршы булган по-зициягә бастылар: тарихи барышка аңлы җитәкчелек, аңлы мөнәсәбәт идеясен яклап, хезмәт ияләренең әйдәүчесе булган пролетариатны оешкан, дисциплиналы сыйныф
88
итеп чагылдыруны төп иҗат максаты, төп эстетик идеал итеп сайладылар. Бу яна чорда революцион көрәшнең катлаулы һәм кыен процесс икәнлеген күрсәтү совет әдәбиятының зур уңышы булды.
Егерменче еллардагы татар совет әдәбиятының торышын күз алдына китергәндә дә, менә шушы юнәлештәге үсешнең билгеләре, социалистик реализмның шундый үрентеләре көчәя баруын беренче чиратта искә алырга туры килә. 3. ТОРМЫШЧАН ТИПЛАР ӨЧЕН
Кыска гына вакыт эчендә татар совет әдәбияты, үзенең үсешендә яңа бер баскычка күтәрелеп, күп кенә язучылар реализм юлында сизелерлек борылыш ясадылар: тематикада тормышчанлык көчәйде, төрле жанрларда зур эпик күләмле әсәрләр тудыруга омтылыш үсте, олы буын татар язучыларының күпчелеге иҗат активлыгы күрсәтә башлады. Бу чорда беренче күренекле романнар, повестьлар язылдылар, драматургия җанланды, поэзиянең иҗтимагый эчтәлеге һәм реалистик сызыклары тагын да ачылып китте.
Бигрәк тә егерменче елларның уртасында татар әдәбиятында проза жанрының зур урын ала башлавына игътибар итеп, К. Нәҗми 1927 елда үзенең бер мәкаләсендә түбәндәге фикерләрне язган иде: «Беллетристикага бирелүнең үз сә-бәпләре, революция төзелешенең билгеле бер фазасы китереп чыгарган сәбәпләре бар... Чөнки хәзерге әдәбият алдында шигырь рамкасына гына сыймаслык бурычлар, күренешләр бар... Очсыз-кырыйсыз почмаклардагы күп буяулы типлар, авылларда, шәһәрләрдә дөнья үкерткән яңа кешеләр, хәзерге тормыш, бөек төзелеш, әнә шул шартларда туган эчке каршылыклар, бәрелешләр, шатлыклар, кайгылар... барысы да төрле әдипләрнең әсәрләрендә үзләренә урын таптылар» !.
1 «Кызыл Татарстан», 1927 ел, 1G фев-раль, № 38 (1801).
Димәк, проза өлкәсендә тематик киңлеккә, төрле типлар бирүгә һәм эпиклыкка таба борылыш көчәюен 1\. Нәҗми илдә барган тормыш ва-кыйгаларының һәм шуның белән бергә әдәбият алдына чынбарлык китереп куйган таләпләрнең үзгәрүе белән аңлатырга теләде. Бу тезис, һичшиксез, дөрес иде.
Егерменче еллардагы татар совет прозасының реалистик юнәлеше һәм стиле формалашуда Галимҗан Ибраһимовның роле зур булды. Аның «Безнең көннәр» (1920), «Кызыл чәчәкләр» (1922), «Казакъ кызы» (1923), «Тирән тамырлар» (1926 — 28) һәм «Татар хатыны ниләр күрми» (1929) кебек повестьлары, романнары иске һәм яңа чынбарлыкны киң полотнода чагылдырган күренекле үрнәкләр иде. Г. Ибраһимов — революциягә чаклы каршылыклы иҗат юлы кичергән язучы. Аның ул чор иҗаты критик реализмнан читкәрәк алып киткән «эзләиүләр»дән дә азат була алмады. Эстетлык романтикасы белән мавыгулар билгеле бер вакыт-ларда бу язучыны Тукай реализмына каршы чыгуга да китергән иде. («Татар шагыйрьләре», 1913). Әмма социалистик революция нәтиҗәсендә Г. Ибраһимов иҗатында тирән борылыш барлыкка килде. Аның һәм художниклык һәм галимлек таланты киң колач белән ачылып китте.
Әлбәттә, совет чорында да Галим-җан Ибраһимов иҗаты туп-туры гына үсеп бармады. Ул, электән килә торган әдәби традицияләрнең яхшы якларын үстерү белән бергә, аларның каршылыкларын да кичереп үтте. Мәсәлән, «Безнең көннәр» романының 1920 елгы басмасы шул элекке кар шыл ыкл арның бил геле бер өлешен эченә алган иде. 1905— 07 елгы революцион хәрәкәтләр белән күтәрелгән татар интеллигенциясенең төрле типларын һәм аларның төрле язмышларын гәүдәләндерүне максат иткән бу әсәрендә автор халык хәрәкәтен һәм бу хәрәкәтнең башында торган большевик образларын тиешенчә сурәтли алмады. Бу әһәмиятле һәм төп иҗади теләк романда элементлар төсендә
89
генә күренде. Шулай ук 1921—22 елгы ачлык вакыйгаларын чагылдырган «Адәмнәр» (1923) хикәясендә дә язучының билгеле бер күләмдә натурализм йогынтысыннан котыла алмавы сизелде, һәм бу урында шунысын да әйтергә кирәк: ил өстенә килгән коточкыч ачлык фа- җигасын күрсәткәндә, байтак кына язучылар бер яклы тенденция белән чыктылар, ул фаҗигаиың социаль мәгънәсен, аннан котылу өчен барган көрәшне тиешенчә ача алмадылар (М. Гафури. «Ачлык тырнагында»). Бу еллардагы безнең әдәбиятта «яшәү һәм үлем» фәлсәфәсенә бәйләнешле күңелсез тойгы һәм караңгы буяуларның еш-еш кабатлануын да өлешчә шул фаҗига китергән вакытлы настрое- ниеләргә бәйләп карарга кирәк. Шуңар күрә Ф. Әмирханның «Тәгъ- зия»сеи (1922) баш-аягы белән мистикага бирелү дип бәяләүнең цә бик үк хаклы түгеллеген әйтмичә булмый. Дөрестә исә бу әсәрдә шул чордагы чынбарлыкка мөнәсәбәт һәм язучының настроениесе гаҗәп бер каршылык аша гәүдәләнеп калды.
Билгеле, Ибраһимов вакытлы настроеииеләрдән тиз котыла ала торган язучылардан иде. Шуңа күрә бер үк вакытта аның иҗатында халыкның революцион хәрәкәтен һәм шул хәрәкәт эчендә күтәрелгән көрәшчеләрне реалистик сурәтләү юнәлешендә дә җитез үсеш барды.
Социалистик революциягә кадәр үк инде Ибраһимов эчке ихтыярлы, идеалга ирешү өчен үзен корбан итәргә хәзер торган геройны, көчле характерны табарга омтылды; ләкин халыкның зур иҗтимагый көрәше белән рухланган мондый герой образын тудыруга ирешә алмаган иде. Социалистик революция исә менә шундый геройларның чын дөньясын язучы каршында бөтен байлыгы, мәһабәтлеге белән ачып җибәрде. Элек тормыш төбендә җәфаланырга дучар булган һәм шәхси протест, зарлану, сыкранулардан узмаган «кечкенә» кешеләрнең язмышына һәм характерына революция бөтенләй икенче юнәлеш бирде. Шушы ноктадан караганда, Ибраһимов иҗатында элекке, тормыш төбендәге типлар белән яңа геройлар арасындагы бәйләнеш сызыгы күренә. Бу бәйләнешнең төп мәгънәсе хаклыкны, дөреслекне эзләп җәфаланган уңай образдан хаклык өчен актив көрәшкән һәм аны табу бәхетенә ирешкән халык героена килүдән гыйбарәт иде. «Көтүче- ләр»дәге (1913) көтүче малай яңа чорда үзенең икенче тарихын башлый, тормыш төбеннән чынбарлыкны үзгәртүче герой булып югарыга күтәрелеп чыга. «Яңа кешеләр» (1920) пьесасындагы Батырхан, Камәр һәм «Кызыл чәчәкләр»дәге (1922) Солтан, Шаһбаз кебек, түбәннән күтәрелеп, революция романтикасы белән рухланган һәм үзләрен халык азатлыгы өчен көрәшкә багышлаган яңа кеше образлары — асылда көтүче малай нәселеннән чыккан геройлар иде.
Галимҗан Ибраһимов, яңа чын-барлык үзенең бөтен катлаулылыгы һәм гүзәллеге белән совет әдәбиятында чагылырга тиеш, хезмәт ияләренең батырлыгын, революцион көрәшен күрсәтү җирлегендә генә әдәбиятның тәрбияви көче үсәчәк, дигән карашны актив рәвештә алга сөрде. Бу максатка ирешү, барыннан да элек, революция белән туган яңа кешенең батыр характерын, аның яңалык өчен көрәшкә аяусыз бирелгәнлеген тирән итеп ачу белән генә мөмкин булачагын аңлады. Шушы эстетик принципларның көчле бер чагылышы буларак, 1926 — 28 елларда «Тирән тамырлар» повесте язылды* Бу әсәрнең үзәгендә НЭП чорында совет авылында барган сыйнфый көрәшнең кискенлеген һәм катлаулылыгын сурәтләү тора. Шул көрәш чынлыгыннан үсеп чыккан эпик сюжетны оста һәм мавыктыргыч итеп хикәяләү белән, язучы яңа тормышка дошман элементларның хыянәтле эш-ләрен фаш итә; төрле типларның индивидуаль характерларын һәм портретларын тудыра. Татар кулаклары тарафыннан үтерелгән активист-коммунист Фәхри образы аша тагын бер мәртәбә яңа кешенең якты идеалы раслана. Фәхри Батырхан, Камәр, Шаһбаз һәм Сол
90
таннар белән күтәрелеп чыккан ре-волюцион буынның корыч ихтыярлы бер солдаты булып укучы алдына баса.
Олы буын язучылардан Мәҗит Гафури, аеруча егерменче елларның уртасында, күпләгән лирик-эпик шигырьләре белән беррәттән, зур сюжетлы драма һәм проза әсәрләрен язды. «Кызыл йолдыз» пьесасында (1925) коллективизм нигезендә авылда яңа тормыш төзүче совет кешеләрен сурәтләде. Алар да революция өчен көрәш эчендә күтәреләләр, якты идеаллар, матур теләкләр белән яшиләр. М. Гафурп- ның прозасы үткәннең «кургаш кабахәтлеген» яңа караш ноктасыннан фаш итүгә багышланды. «Кара йөзләр», «Тормыш баскычлары» һәм «Шагыйрьнең алтын прииска- сында» повестьларында язучы үзенең үткәндәге тормыш тәҗрибәсен, тормыш тәэсирләрен автобиографик планда сурәтләп кенә калмады, бәлки үткәннең иҗтимагый һәм мораль золымын ачык реалистик картиналарда бирү югарылыгына да күтәрелде. «Кара йөзләр»дә бигрәк тә Галимә образының саф кешелек сыйфатларын һәм аның рухи фаҗигасын ачу осталыгына ирешүе Гафуриның проза өлкәсендә дә реалистик таланты җитлегеп, ачылып китүенә зур бер мисал иде. Гафури үз стилен революциягә кадәрге прозасына хас булган натурализм күренешләреннән дә арындыра барды.
Шәриф Камал «Авыл матур уйлый» (1925), «Җыр тавышлары ишетелгәндә» (1926) кебек хикәяләрендә совет кешеләренең матур теләкләрен, яңалык поэзиясен тема итеп алды. Аның 1927 елда басылган «Таң атканда» романы татар әдәбиятында тарихи-революцион теманы киң планда сурәтләгән күре-некле үрнәкләрдән булды. Бу романда социалистик революция якынлашкан вакытта татар җәмгыятендә дә кискенләшкән сыйнфый көрәшне, пролетариатның һәм Коммунистлар партиясенең бу революцияне хәзерләүдәге авангардлык ролен сурәтләү, халык массаларының, эшче һәм солдатларның тормышны яңабаштан кору юлындагы хәрәкәтен чагылдыру максаты куелды. Дөрес, бу максат тиешле дәрәҗәдә ачылып җитмәде. Әмма «Таң атканда»да социалистик революциянең җиңүе һәм иске җәмгыятьнең һәлакәте котылгысыз икәнлеген раслау бәхәссез инде.
Г. Ибраһимов, М. Гафури һәм Ш. Камал кебек олы буып язучыларның прозасына хас һәм уртак бер проблема — элекке гади кешеләрнең төрле чордагы язмышын сурәтләү аерым дикъкатькә лаеклы. Әлбәттә, бу проблема аларның иҗатында төрле күләмдә, үзенчәлекле төстә хәл ителде. ЛАонда тагын шунысын да искә алырга кирәк: шушы ук проблемага тыгыз мөнәсәбәттә олы буын язучыларның иҗат традицияләрендәге дәвамлылык, ике чорның әдәби бәйләнеше дә калку булып күренде. Ш. Камалның «Таң атканда» романында да шул момент аеруча күзгә ташлана. «Акчарлаклар»дагы Шәрәфи, Газизә һәм Гариф образлары бик табигый рәвештә «Таң атканда» романында үзләренең урыннарын алалар. Язучы бу гади кешеләрнең язмышын социалистик революция юлына алып чыга; элек кыерсытылган һәм бәхет эзләп йөргән кешеләрнең чын бәхет патшалыгына зур көрәшләр аша ничек баруларын күрсәтергә тели.
Тарихи-революцион көрәш, соци-алистик революция темасы, халык массаларының актив роле һәм ул массаларда яңа аң, яңа мораль барлыкка килү егерменче еллардагы татар проза әдәбиятының үзәк темаларыннан берсенә әйләнә барып, күпләгән язучыларның игътибар үзәгенә куелды. Бу теманың чагылышын, мәсәлән, революциянең беренче елларында күтәрелеп чыккан Шамил Госман иҗатында үзенең үзенчәлекле яклары белән күрергә мөмкин. Гражданнар сугышы вакытында Ш. Госман, Кызыл Армия сафларында комиссар булып, илнең төрле почмакларында барган зур көрәшкә актив катнаша, контрреволюцион бандалар белән көрәшеп, данлы юл үтә. Менә шул чорда совет кешеләре күрсәткән
91
батырлыкларның җанлы фактлары, көрәш картиналары Ш. Госман иҗатының төп реалистик җирлеге, хәтта романтик пафосы да булды, «һәрбер әсәрем тормыштагы бер вакыйга тәэсирендә языла» дип, язучы үзе бик хаклы фикер әйткән иде.
Ш. Госманның 1919 — 20 елларда кулъязма көенчә фронтта да, тылда да сәхнәләрдәй төшми уйналган «Канлы көннәрдә» исемле пьесасыннан башлап, иң соңгы әсәрләреннән берсе булган «Легион юлы» (1933) повестена кадәр гражданнар сугышы тематикасы сузы-лып килде. Аның бу тематикага караган беренче әсәрләре арасында «Кызыл байрак астында» (1924) шикелле зур гына хикәясе дә шул чорның реаль вакыйгаларын сурәтләү белән аерылып торды. Бу хикәядә кызыл частьларның өстенлек итүче дошман көчләре белән сугы- ша-сугыша чигенергә мәҗбүр булулары күрсәтелә. Моның белән Ш. Госман Советлар өчен барган көрәшнең тоташ җиңүдән генә тор- маганлыгын, ә вакытлы җиңелү, һәртөрле а в ы р л ы кл а р, көтел м ә гә н күңелсезлекләр аша үткәнлеген дә әйтергә теләде, бу чордагы тормышны, көрәшне һәм кешеләрне әдәбиятта бпзәп күрсәтү булмаска тиешлеген яклады, һичшиксез, Ш. Госманның гражданнар сугышы чынбарлыгын чагылдыруы Д. Фурманов, А. Серафимович һәм А. Фадеев кебек язучылар рус совет әдәбиятында үстереп киткән реалистик традицияләргә якын торды. Ә бу традицияләргә хас нәрсә — револю-цион романтиканың тормыш һәм көрәш авырлыкларыннан, газапларыннан аерылгысыз булуын раслау иде.
Ш. Госман прозасындагы роман-тиканы күз алдына китерү ягыннан «Памирдан радио» (1926) повесте игътибарга лаеклы. Хыял һәм маҗара элементларына бай булган бу әсәрдә гражданнар сугышы һәм аннан соңгы тыныч төзелеш елларының революцион пафосы, совет
1 «Безнең юл», 1927 ел, № 6—7. кешесенең көрәш һәм төзү романтикасы калку булып гәүдәләнде.
Гражданнар сугышы чорының мәрхәмәтсез чынбарлыгы, авыр көн-дәлеге белән бергә, совет кешеләренең уй-тойгылары да, интим мөнәсәбәтләре дә, аларның. тормышчан гадилеге һәм романтик күтәренкелеге дә Ш. Госманның күпләгән әсәрләрендә чагылып калды. Шуның характерлы бер мисалы итеп «Ил кызы» (1923) хикәясен алырга мөмкин. Кызыллар отряды илнең ерак бер почмагында ирексездән хәрәкәт итми тора. Кышның рәхимсез суыклары, җил-бураннары белән бергә, ак казакларның теләсә кай-вакыт һөҗүм итү куркынычы да бар. Әмма кызылармеецлар һәм коман-дирлар тормышның, көрәшнең кы-енлыгы һәм дошман белән сугышу турында гына уйламыйлар. Иртәгә булачак тыныч, матур тормыш, мә-хәббәт һәм семья турында хыялланулар да, бәхәсләшүләр дә аларга чит түгел. Командир Әхмәтнең партизанка Рауза белән очрашуы, аңар булган кайнар мәхәббәте, ә Раузаның дошманнарга каршы сугышканда батырларча үлеме көтелмәгән үкенеч булып кына калмый, бәлки героик вакыйгаларның тор- мышчанлыгын тагын да көчәйтә.
Тормыш чынлыгы эчендәге көрәш һәм мәхәббәт романтикасын, шул рәвешчә, Ш. Госман иҗатының характерлы бер элементы, бер сызыгы дияргә мөмкин. Бу сызыкның төп юнәлеше шәхси теләк һәм хисләрнең тормыш, көрәш чынлыгыннан өстен булмавын күрсәтүдән гыйбарәт.
Тормыш чынлыгына һәм револю-цион көрәш идеалына каршы килә торган шәхси теләк һәм мәхәббәт тойгыларының күңелсез язм ышын, зарарлы булуын күрсәтү Ш. Госманның «Бай кызы» (1923) пьесасында аеруча кискен куелды. Бу әсәрдә «Ил кызы»ндагы героик романтиканың, көрәш эчендәге кайнар мәхәббәт һәм матур хыялларның контрасты күз алдында тотыла шикелле. Кызыл комиссар Хәлим, мәхәббәтне һәр кешенең шәхси эше дип санап, элекке бер бай кызына өйләнә. Ләкин бу мәхәббәтнең соны
92
Хәлимгә бәхетле семья тормышы китерми, ә аны мещанлык сазлыгына этәрә һәм революция өчен көрәштән аерылып калу куркынычын тудыра. Хәлимнең көрәшче-револю- ционерлык морале бу мещанлык «тынычлыгы» белән конфликтка керә. Ахырда Хәлим, бай кызы белән булган мөнәсәбәтләрен өзеп, үзенең гражданлык бурычын үтәү өчен фронтка китә. Шулай итеп, яшь кешенең революцион көрәшкә омтылышы тар, шәхси теләкләрдәй, дөресрәге — ялган романтикадан өстен чыга, иҗтимагый тормыш интереслары, шундагы чынлык көче, көрәш романтикасы җиңә.
Ш. Госман иҗатының эчтәлеге, тематикасы һәм жанр үзенчәлеге югарыда сөйләгәннәр белән генә чикләнми, әлбәттә. Егерменче ел-лардагы татар совет прозасына хас сыйфатлар Ш. Госман иҗатында төрлелек белән чагылдылар. Болар арасында революциягә кадәрге эшчеләр сыйныфының авыр тормышын һәм көрәшен сурәтләүгә дә зур урын бирелде. «Беренче адым» пьесасы, «Әптери агай хикәясе», «Кәрим агай» һәм «Таң» кебек хикәяләре шул темага карыйлар. Бу әсәрләрдә дә язучының үз тормыш юлында очраган, үзе күреп кичергән вакыйгаларга, фактларга тая-нып язылган картиналар һәм образлар беренче урынны алалар. Болар аша үткәннең кыргыйлыгы һәм хезмәт иясе кешесенең трагедиясе ачыла.
Билгеле, Ш. Госман иҗаты шул чор әдәбиятына характерлы кимче-лекләрдән бөтенләй үк азат та түгел иде. Аның күп кенә әсәрләрендә очерк стиленә тартым сурәтләүләр очрый, вакыйгаларны һәм образларны бирүдәге схемачылык сизелә. Ләкин бу кимчелекләр Ш. Госман иҗатын егерменче еллардагы татар совет әдәбиятының олы юлыннан читтә калдыра алмыйлар. Ул еллардагы татар әдәбятының, аеруча прозаның реалистик нигезен ныгыту көрәшендә Ш. Госман иҗаты, һичшиксез, үзенең тормышчан образлары белән аерылып торды; олы буын язучыларыиың реализмына тыгыз бәйләнештә үсә-бар-ды.
Егерменче елларның уртасында Кави Нәҗми ныклап проза жанрына бирелеп китте; аның хикәя һәм повестьларында татар крестьяннарының сыйнфый көрәшкә күтәрелүен тарихи планда сурәтләү, социалистик революциянең җиңүен, халыкның героизмын эпик образларда бирү төп максат итеп куелды.
Хикәяче буларак, К. Нәҗми катлаулы гына җитди эзләнүләр үтте. Аның 1923 елда язылган «Үч» («Ертык җилкәннәр») шикелле хикәясен генә алып караганда да, әһәмиятле теманың байтак каршылыклы сурәтләнүе күзгә ташлана. Әсәрнең идеясе — гади кешедә сыйнфый үч тойгысының яралуы, ул кешенең революцион көрәшкә уянуын күрсәтү. Ләкин бу идея бик схематик бирелде. Аннан да бигрәк, төп образның иҗтимагый мәгънәсе ачылмады, крестьян революционлыгы, стихиясе романтикалаш- тырылды. 1925 елның икенче яртысында басылган «Шобага» хикәясе белән К. Нәҗми гомумән үзенең иҗатында революцион-героик теманы яктыртуда беренче зур адымны ясады. Гражданнар сугышы чорында гади кешеләр күрсәткән батырлык темасы бу әсәрдә эзлекле хикәяләү сызыгы буенча ачыла, ягъии эпик сюжет бөтенлегенә игътибар ителә. Инде 1928 елда басылган «Яр буендагы учаклар» хикәясендә язучы шул ук теманы тагын да киңрәк эпик планда алынган реалистик сурәтләүгә күтәрелде. Моида революцион көрәшкә тартылган яшь кешенең героик характерын һәм эчке тойгыларын бер бөтен итеп бирү макса-ты тагында ачыклана. К. Нәҗминең элеккерәк хикәяләрендә героик ом-тылышлар һәм хәрәкәтләр аерым сы-зыклар, эскизлар төсендә генә булсалар, «Яр буендагы учаклар»да инде геройның шәхси дөньясы да бар. Bv хикәядә яшь көрәшче образының ничек формалашуына игътибар ителә, тормыш күренешләренең туктаусыз алмашынып торуын, образларның чуар хәрәкәтен бирү белән мавыгу арткы планда кала. Егер-

менче еллар азагында чыккан «Якты сукмак» һәм «Кояшлы яңгыр» кебек повестьларында инде К. Нәҗми типлар һәм характерлар бөтенлегенә ирешү юлында тагын да ал- гарак атлады.
Гражданнар сугышы вакытында ук берничә хикәя биргән Афзал Шамов та 1924 — 25 елларда үзенең иҗат активлыгын үстереп җибәрде. Егерменче еллар уртасында язылган, күләме ягыннан зур булмаган яңа хикәяләрендә ул массалар арасындагы яңалык яралгыларын, иҗтимагый-политик активлыкның ничек итеп өскә бәреп чыга ба ш л а вы н күрсәтер гә омтылды. 1924 елда басылган «Селькор» хикәясендә Кызыл Армиядән кайткан ярлы Гата авылны яңадан кору эшенә керешеп китә, хәбәрче булып, сыйнфый дошманнарның мәкерле эшләрен фаш итә. Кулаклар аның ындырына ут төртәләр һәм үзенә һөҗүм оештыралар. Ләкин Гата үзенең бу эшен ташламый, киресенчә, аңарда сыйнфый дошман-нарга нәфрәт көчәя генә. Шул рәвешчә, хикәянең эчтәлегендә авылдагы сыйнфый көрәш һәм яңалыкның өскә күтәрелә, җиңә баруы төп мотив булып тора. Автор социалистик көчләр белән буржуаз элементлар арасындагы көрәшнең кискенлеген, шул көрәш эчендәге яңа кеше образын күрә. Бу идея Ленин үлеменә бер ел тулуга ба-гышланган «Бер ел» дигән хикәянең дә нигезендә ята. Авылдагы хезмәт ияләре Ленинның үлемен зур кайгы итеп кичерәләр. Әсәрнең буениаи-буена Ленин образы үтә. Ул — хезмәт ияләренең сөенече, аларны социализм эшенә илһам- ландыручы. Авыл Ленин юлы белән бара, кооперативлашу — күмәкләшү юлына аяк баса. Гарәфи кебек крестьяннар, партиягә кереп, массаны җитәклиләр. Авылда сыйнфый көрәш кыза. Дошман көчләр төрле формада каршылык күрсәтәләр.
А. Шамов шул елларда күренгән формализм йогынтысына да бик аз гына вакытка бирелеп алды. Шуның аркасында аның 1924 — 25 елларда язылган кайбер хикәяләрендә образлар һәм вакыйгалар схематик булып чыктылар. Язучы го- мумхалык теленә чит булган сүз ясаулар белән дә мавыгып киткәләде. Шул кимчелекләрен искә алын сөйләгәндә, ул үзе болай ди: «1924—25 елларда язылган кайбер хикәяләремне «яңача» язарга тырыштым, «яңа» сүзләр «иҗат» ит- мәкче булдым. Имеш, ничек тә безнең әсәрләрнең теле һәм формасы революциягә кадәр язып килгән буржуа язучыларының телләренә һәм аларның әдәби формаларына охшамасын! Бу чирне бер мин генә түгел, ул замандагы яшь язучылардан башкалар да башларыннан кичерделәр. Моны бер яшь язучының кызыксынуы яисә адашуы итеп кенә карау дөрес булмас. Мәсәлән, К. Нәҗминең 1923 елда язылган «Ертык җил- кәннәр»е белән 1924 елда басылып чыккан «Тумпыл»ына игътибар итегез. Аерма бик зур. Бу чир Такташ прозасында да, хәтта картлардан М. Фәйзи прозасында да күренеп алды» (Безнең кулда саклана торган кулъязма рецензия-истәлек буенча китерелде — Г. X.).
А. Шамовның реалистик стиле үсү ягыннан әһәмиятле, беренче күренекле әсәре «Рәүфә» повесте (1926) булды. Хезмәт ияләрен эксплуатацияләүдә семья эчендәге мөнәсәбәтләрне НЭП чоры кулагының ничек хәйләкәр рәвештә файдалануын һәм семьяда патриархаль йолаларны һаман да сакларга тырышуын фаш итеп, А. Шамов иидивидуальләште- релгән реалистик образлар бирүгә иреште. Кулак семьясы членнарының һәрберсенә хас портретларыннан башка, шул семьяның коллык җәтмәсенә эләккән ярлы татар кызы Рәүфәнең драмасы реалистик тулылык белән сурәтләнде. Язучының элекке хикәяләре белән чагыштырганда, «Рәүфә»нең стилендә зур үсеш сизелә. Бу үсеш гади, образлы, эзлекле хикәяләүгә һәм әсәрдәге геройлар мөнәсәбәтен эпик планда ачкан сюжетка ирешүдән гыйбарәт. Шуның белән бергә бу әсәрдә бер җитди кимчелек тә бар иде: совет авылында, татар хатын-кызларының аңында яңалыкның үсүе һәм искелек калдыкларына актив каршы торучы көчләр читтәрәк калдылар. Шәһәр-
93

94
дән килгән Шәлле хатын образы, аның белән Рәүфә арасындагы мөнәсәбәт җитәрлек дәрәҗәдә ачылмады.
К. Нәҗминең беренче әсәрләрендәге кебек үк, А. Шамовның да беренче хикәяләрендә типларны психологик яктан индивидуальләштерү йомшак булды. Аңарда да массаларны гомуми төстә күрсәтергә тырышу, шуның белән мавыгып китеп, әдәби образларның үзенчәлекле, индивидуаль характерларын бирә алмау яки моңа игътибар итмәү күренгән иде. Шундый зур кимчелектән котылу юлында А. Шамов икенче иҗади адымны, «Рәүфә»дән соң, «Днепр буенда» повесте (1927) белән ясады. Бу әсәрдә берничә әһәмиятле мәсьәлә куелды. Революция казанышларын саклау көрәшенә үзләрен багышлаган яшьләрдә, совет кешеләрендә батырлык рухы һичбер вакыт бетми, сүнми. Лазаретта яткан җәрәхәтле кызылармеецлар да Махно бандалары белән батырларча сугышалар. Аларның рухи дөньясына революцион героизм романтикасы характерлы. Бу кешеләр шулай ук оста сугышучы солдатлар гына да түгелләр. Аларда яшәү, тормыш, дуслык һәм мәхәббәт, борчылу һәм шатлану тойгылары да көчле. Татар егете Хәлим белән еврей кызы — медсестра Рахиль арасындагы мәхәббәт тарихы Советлар власте өчен көрәш шартларында үсүче яшьләрнең батырлыгына, оптимизмына бер эчке гүзәллек, рухи көч булып өстәлә. Повестьның буеннан-буена Украина табигатенең матурлыгын күз алдына китерү дә көрәшнең һәм мәхәббәтнең югарылыгын, аларның физик газаптан һәм үлемнән өстенлеген раслый.
Шамовның гражданнар сугышы темасына багышланган әсәрләрендәге көрәш һәм мәхәббәт романтикасында, батырлык һәм яна мораль мәсьәләләренең куелышында Ш. Гос-ман иҗатына якынлык, аның белән уртаклык нык сизелә. Дөресрәге, Шамов ул тенденцияләргә тагын да ачыграк," тулырак төс бирә. Барыннан да бигрәк, аны көрәш һәм мәхәббәт романтикасының психологик мотивировкаларын, эчке сызыкларны ачу кызыксындыра. Көрәш Һәм
II «Безнең юл», 1928 ел, № 11 —12.
мәхәббәт, яңа мораль мәсьәләләренең эчке бөтенлегенә, гармониясенә басым ясала. Ә Ш. Госман исә бу мәсьәләләрнең күбрәк иҗтимагый контрастларын, капма-каршы сы-зыкларын бирүгә игътибар итте.
А. Шамов 1928 елда үзенең «Черек тамырлар» дигән мәкаләсендә II бур- жуа-мещан моралена каршы совет әдәбияты рәхимсез көрәш алып ба-рырга һәм таза яңа моральне пропа-гандаларга, күрсәтергә тиешлеген язган иде. Шул идеянең матур бер ча-гылышын «Днепр буенда» повестенда да күрергә мөмкин. Хәлим белән Рахиль арасындагы саф, матур һәм көчле мәхәббәт яңа моральнең тормыш һәм көрәш авырлыклары эчендә чәчәк атып килүе турында сөйли. «Революция ул үзенең яңа кешесен, әдәбен, әхлагын тудыра»,— ди язучы һәм Хәлим белән Рахиль арасындагы мөнәсәбәттә яңа кешенең өлгерә башлаган морален күрә. Икенче яктан, бу геройлар арасындагы югары рухи мөнәсәбәткә басым ясау һәм хәтта аны романти- калаштыру белән шул вакытларда семья, мәхәббәт мәсьәләләренә булган җиңел, мещаннарча карашлар да кире кагыла. Билгеле, бер А. Шамов кына түгел, күпләгән язучылар яңа моральнең яралу һәм үсүенә игътибар иттеләр. Яна моральне ныгыту өчен көрәш әдәбиятта зур урын алды.
Егерменче елларның икенче ярты-сындагы татар проза әдәбиятының, әйткәнебезчә, тематик һәм эпик җир-леге сизелерлек киңәйде. Яшь хи-кәячеләрнең дә иҗат интересларында һәм стильләрендә формализмнан һәм натурализмнан читләшү юлында зур борылыш ясалды.
Партия Үзәк Комитетының 1925 елгы резолюциясеннән соң татар совет прозасына килгән яшь хикәячеләрнең күпчелеге өчен искелек күренешләрен фаш итү һәм яңалыкнын төрле кыенлыклар белән бәрелеш эчендә мәйданга чыгуын сурәтләү шулай ук уртак иҗади тема булды. Бу тема күп очракта шул чорның, көндәлек фактларына, вакыйгала
95
рына бәйләнештә яктыртылды. Мисал өчен Гариф Галиевиең «Кызыл Армия хикәяләре» дигән (1927) җыентыгын алып карау да җитә. Г. Галиевиең бу хикәяләрендә Совет Армиясенә киткән авыл яшьләренең политик активлыгы үсү, аларда яңа моральнең ныгый баруы һәм яңа тормыш төзүгә якыннан катнашулары турында сөйләнде.
Совет Армиясе сафларыннан кай-тучы яшьләр: «Яна тормышлар корырга без кайтабыз илләргә», — дип җырлыйлар, һәм бу җырларда «Кызыл Армия хикәяләре» аша үткән бер төп мотивны да күрергә мөмкин. Җыентыктагы хикәяләрдән берсе — «Кызыл Армиядән кайтканда» дип атала. Армиядән кайтып килүче көр күңелле яшьләр бер авылга туктыйлар. Халык белән сөйләшкәндә, сугыш турында ялган хәбәрләр булуын һәм, шуннан файдаланып, сәүдәгәрләрнең товар бәясен күтәрүләрен ишетеп, кызылармеецлар масса арасында аңлату әңгәмәләре үткәрәләр, халыкның политик аңын тәрбиялиләр. «Авыл буйларында» хикәясендәге герой, армиядән кайткач, ике ел эчендә авылның үзгәрүен күреп сөенә, «искелекне җиңү тавышын» ишетә. Гомумән, Г. Галиевиең бу хикәяләре совет шартларында авылның, авыл кешеләренең тормышы һәм психологиясе, дөньяга карашы ничек үзгәрә баруын реалистик стиль белән, җанлы фактлар белән иллюс-трацияләгән кечкенә күләмле проза үрнәкләре иде.
Октябрь революциясенә кадәрге хикәяләрендә авылның көнкүрешен күбесенчә экзотик-натуралистик пар-чалар белән генә сурәтләгән Мөхәммәт Галинең хикәяләрендә иске авыл и ы ң кыргый го р еф - га дәтл әре фаш ителде («Яңгырсыз елларны...», «Пожарныйлар» һ. б.); яңа мораль темасы алынды, элекке «кечкенә» кешеләр тормышындагы һәм психо-логиясендәге зур үзгәрешләрне реа-листик итеп сурәтләүдә беренче тәҗ-рибәләр ясалды («Кала кешеләре», «Хатын җиңде», «Рәхмәтулла тегүче», «Телсез Сәйфулла» һ. б.). Дөрес, болар арасында сыйнфый көрәш һәм иҗтимагый конфликтларның ти-рәнлеген ачкан зур әсәрләр юк иде.
Әмма элеккеләре белән чагыштыр-ганда, М. Галинең бу чордагы хи-кәяләрендә аның реализм юлында үсешен ачык күрергә мөмкин.
Хөсни Кәримнең бу елларда чыккан «Җан исәбе алганда» һәм «Ертылган приказ» кебек повестьларында XIX йөздә һәм февраль революциясе вакытында татар крестьяннары арасында кабынган стихиячел протестлар, революцион настроеиие- ләр төсмерләнде. Бу теманың билгеле бер драматик гәүдәләнеше шулай ук Т. Гыйззәтнең беренче пьесаларында да бар иде («Наемщик»).
Шул рәвешчә, егерменче елларның уртасыннан башлап, татар әдәбия-тының төрле жанрларында үткәннең һәм хәзерге чорның әһәмиятле тема-ларын чагылдыруга игътибар аеруча көчәйде. Торган саен бу темаларның тарихи җирлеге ачыкланды, киңәйде. Бигрәк тә реализм традицияләренең эзлекле үсеше, аларның эпик сызыклары үзләрен нык сиздерә башладылар. Егерменче елларның беренче яртысында килеп кергән формализмны һәм риториканы прозадан кысрыклап чыгару кирәклеге алга басты, һәм шул юлда уңышлы адымнар ясалды.
Егерменче еллардагы татар совет прозасында реалистик стильнең төрле авырлыклар һәм каршылыклар белән көрәштә ныгый баруында Г. Ибраһимов, М. Гафури һәм Ш. Камал кебек олы буын язучыла- рының роле, һичшиксез, зур булды. Алар һәрвакыт классик әдәбият традицияләре белән бәйле реализмга ышанычта калдылар, һәм әйтергә кирәк: егерменче еллар әдәбиятындагы формализм белән көрәштә иң нык торган жанр — ул проза иде.
Егерменче елларның азагында инде татар прозасының эчтәлеге, тематикасы реалистик гадилек һәм сәнгатьчә осталык белән тагын да ачыла төшүенә үрнәк булган зур әсәрләр басылып чыкты. Болар арасында Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар», «Татар хатыны ниләр күрми». Ш. Камалның «Таң атканда» романы һәм М. Гафуриның «Тормыш баскычлары» повесте бар иде. Ш. Камал, К. Тинчурин һәм Т. Гыйззәт хәзерге заман темасына багышлан-

гаи драмалар язуга керешәләр. Егерменче елларның азагына таба М. Әмир, Ф. Хөсни И. Гази. Г. Иделле, Г. Минский, Ә. Еники, И. Туктар, Г. Ильяс, Н. Булат кебек яңа буын хикәячеләр күтәрелеп чыгалар. Аларның иҗатында ил тормышының яңа чорына, шаулы көндәлегенә хас булган төрле тема һәм образлар бе-ренче итеп алындылар.
Әмма, шул ук вакытта, бу чордагы прозаның кимчелекләрен дә читләтеп булмый. Ул елларда рус совет прозасында күтәрелгән темаларның, проблемаларның зурлыгын, төрлелеген һәм тормыш тарафыннан әдәбият каршына куелган таләпләрнең югарылыгын тулысы белән алга бастырганда, татар совет прозасының тематикасы, иҗтимагый колачы байтак тар һәм реалистик стиле утырып, ачыкланып җитмәве сизелә.
Прозаның төп темасы башлыча авыл тормышы белән, авылның үткән һәм бүгенге көнкүрешен күрсәтү белән бәйле булды. Моны чагылдырганда «стихиячелек романтикасы»на бирелеп китүләр дә очрады. Бу «романтика», әлбәттә, художестволы стильгә дә йогынты ясады. Сурәтләү чараларын артык бизәкләү, киселгән фразалар белән язу, автор, персонаж сөйләменә ясалма, вульгар сүзләрне мөмкин кадәр күбрәк кертергә теләү һ. б. лар аеруча яшь язучыларның әсәрләрендә күренеп калды. Проза әсәрләренең байтак өлешендә революция тудырган яңа кеше образының аерым сызыклары гына бирелде, аны тулы образ итеп сурәтләү юлында беренче адымнар гына атланды. Яңалыкның җиңүен уңай типлар, зур характерлар аша ачуга ка-раганда, искелек калдыкларын төрле яклап фаш итүгә күбрәк игътибар ителде. Дөрес, бу моментны совет әдәбиятының искелеккә һөҗүм итүе тагын да тирәнәя, кискенләшә, иске-лекнең җиңелүе, яңалыкның җиңүе тарихи котылгысыз икәнлеген аңлап иҗат птү сугышчан төс ала баруыннан аерып карарга ярамый. Ләкин социалистик реализм моның белән генә чикләнеп тә кала алмый. Аңа яңаны раслаучы идеалларның, революцион эш һәм хәрәкәтләрнең тулы чагылышын күрсәткән типларны да тудырырга кирәк. Егерменче еллардагы татар совет прозасында шул максатка ирешү, үсү юлында кыю эзләнүләр барды, һәм шул юлда киләчәктә тагын да ачылачак, эпик тулылык алачак әһәмиятле иҗади тәҗрибәләр, күренекле беренче ро-маннар, повестьлар һәм хикәяләр барлыкка килде.