БЕЗНЕҢ КАЛЕНДАРЬ
КОНСТАНТИН ФЕДИН
(65 яшь)
Константин Федин 1892 елда Саратов шәһәрендә приказчик семьясында туа. Аның балалык һәм үсмер еллары шушы борынгы шәһәрдә уза. Ул Степан Разин, Булавин, Емельян Пугачев кебек халык геройлары турында ишетеп үсә.
Кечкенәдән үк ул әдәбият белән кызыксына, күп укый. Үзе дә әдәбият, театр һәм рәсем сәнгате аша халыкка хезмәт итү турында хыяллана. 1910 елны ул «Василий Порфирьевич белән булган вакыйга» исемле хикәясен яза. 1913 елда гына аныц әсәрләрен беренче мәртәбә «Яна сатирикон» журналында басалар.
К. Федин Козлов сәүдә училищесын тәмамлый һәм Москвадагы сәүдә институтының экономика бүлегенә укырга керә.
1914 елның көзендә Федин немец телен яхшырак өйрәнү нияте белән Германиягә •китә һәм, беренче бөтен дөнья сугышы башлану сәбәпле, 1918 елның көзенә кадәр Германиядә әсир булып кала.
1918 елны К. Федин Мәскәүгә кайта һәм анда бераз вакыт мәгариф бүлеге комиссариатында эшли.
1919 елда ул Сызраньда «Сызрань ком-мунасы» газетасының редакторы булып эшли башлый. Озак та үтми, монда Федин инициативасы белән «Отклики» исемле әдәби журнал оештырыла. Журналистлык эше аның әдәбиятка килүен тизләтә. Аның «Бәхет», «Кисель абый», «Бакча» һәм башка хикәяләре,
шулай ук очерклары, рецензияләре басылып чыга.
К. Федин 1920 елда А. М. Горький белән таныша. Алар дуслашып китәләр, бөек язучы аңа ижат эшендә ярдәм итә, акыллы киңәшләр бирә.
К. Федин Юденич Петроградка һөҗүм иткән чорда фронтка китә. Башкорт кавалерия дивизиясенең политбүлегендә һәм «Сугышчан правда» исемле армия газетасы редакциясендә эшли. «Петроград правда- сы» газетасында фельетоннарын бастыра.
К. Фединның «Шәһәрләр һәм еллар», «Туганнар», «Арктур» санаторие» һәм башка әсәрләре белән укучылар күптән таныш.
К. Фединның зур һәм иң уңышлы әсәрләре итеп «Беренче шатлыклар» һәм аның дәвамы булган «Яна җәй» («Необыкновенное лето») романнарын күрсәтергә була. Язучы үз геройларының эчке дөньяларына үтеп керә, аларныц азат тормыш өчен булган көрәшләрен дулкынландыргыч картиналар аша тасвирлый.
К. Фединның иҗаты күпкырлы. Ул пьесалар, шигырьләр, хикәяләр, очерклар яза. Шулай ук публицистика өлкәсендә дә аның хезмәте зур. Аның барлык әсәрләре дә туган илгә, халыкка көчле мәхәббәг, Коммунистлар партиясенә зур ышаныч, дошманнарга нәфрәт, сугыш сынавын үткән совет хөкүмәтенә, халыкның мораль- политик бердәмлегенә һәм көченә соклану белән сугарылганнар.
ДЖОЗУЭ КАРДУЧЧИ
(Үлүенә
Италиянең күренекле шагыйре Джозуэ Кардуччи XIX гасырда Италия халкы Австрия изүенә каршы милли азатлык өчен көрәшкә күтәрелгән чорда яза башлый. Шушы хәрәкәт белән бәйле рәвештә шагыйрь күңелендә туган демократик идеяләр аның иҗатында бик ачык чагылалар.
Д. Кардуччиның «Рифмалар» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1857 елда басыла. Монда ул бу елларда реакцион юнәлеш алган романтизмга каршы чыга, аскетизмны, дини чикләнгәнлекне фаш итә. Шагыйрь Италия патриотларына дан җырлый, революцион күтәрелешләргә теләктәшлек белдерә. Үзенең «Карнавал» шигырендә социаль тигезсезлеккә каршы протест белән чыга. 1870—80 елларда язылган «Джузеппе Гарибальди», «Аспромоитедән
50 ел)
соң» һ. б. иң уңышлы әсәрләрендә халык интересларына хыянәт итүче, халык көрәшеп алганны үзләштерүче буржуазияне аяусыз сатира уты астына ала.
Италия берләшеп, конституцион монархиягә әйләнгәннән соң, 1870—90 елларда Кардуччи поэзиясендә интим лирика өстенлек ала, ул үзенең әсәрләренә сюжет материалы итеп тарихи вакыйгаларны сайлый башлый.
Д. Кардуччи 1860 елдан 1903 елга кадәр Болон университетында әдәбият кафедрасы мөдире булып эшли, Италия классикларының әсәрләрен бастыра һәм пропаганд далый. Аның үзенең дә әдәбият тарихына караган берничә хезмәте бар («Италиядә милли әдәбиятның үсеше турында очерк-» лар», 1874).
НУРИ САКАЕВ
(Үлүенә 30 ел)
Татар сәнгате өлкәсендә күп еллар буенча эшләп, татар театрының нигезен салуда, аны үстерүдә зур урын тоткан Нури Сакаевның үлүенә быел 28 февральдә 30 ел тулды.
Нури Сакаев 1885 елны Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Богады волосте, Шланлыкүл авылында, ярлы крестьян семьясында туа. Башта ул Шланлыкүл авылы мәдрәсәсендә укын, аннан соң Оренбургка барып, «Хөсәе- ния» мәдрәсәсенә укырга керә.
Җәй көннәрендә Оренбург депосында эшләп, тимер юл эшчеләре белән аралаша. 1905 елгы революцион хәрәкәтләргә катнашканы өчен аны эштән чыгаралар.
Нури Сакаев сәхнәгә беренче мәртәбә 1907 елда аяк баса. Шуннан соң ул бөтен күңелен сәхнә эшенә бирә. 1908 елда «Сәйяр» труппасына кушыла һәм профессионал артист булып китә. Аннан соң ул «Ширкәт», «Нур» труппаларына кушыла һәм Казан, Уфа, Ташкент, Оренбург, Чиләбе, Төмән һәм башка шәһәрләргә гастрольгә чыгып китә.
1916—17 елларда Н. Сакаев хәрби хезмәттә була, анда үзе хәрби труппа оештыра һәм 1920 елның декабрена кадәр Кызыл Армия частьларында спектакльләр куеп йөри.
1921 елның Октябреннан Казанга кайтып, Татар дәүләт театрында эшли башлый. Ул үзенең оста уены, үзе башкарган рольгә бөтен җанын салуы, бср-берсенә охшамаган соклангыч образлар тудыра алуы белән халыкның мәхәббәтен казана. И. Сакаев Г. Коләхметовиың «Яшь гомерэ- ендә Йосыф, Ш. Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендә Хаҗи, Ф. Әмирханның «Яшьләр»еидә Хөсәен хаҗи, Г. Камалның «Бәхетсез егет» драмасында Васька һ. б. рольләрне башкарганда үзен чын мәгънәсендәге сәхнә остасы итеп танытты. Островскийның «Гроза»сыпда Дикой, Шил- лерның «Мәкер һәм мәхәбәт»епдә президент, «Трнльби» әсәрендә Свенгали һ. б. ш. рольләрне уйнаганда да аның таланты ачылды.
1926 елны аңа, татар театрының егерме еллык бәйрәме уңае белән, татар театрын тудырудагы ролен һәм татар совет сәхнәсендә күрсәткән хезмәтләрен билгеләп, Хезмәт батыры дигән мактаулы исем бирелә.
Нури Сакаев 1927 елның 28 февралендә йөрәк параличыннан үлә.
Нури Сакаев үзенең бөтен гомерен татар культурасын үстерүгә багышлады, бөтен сәләтен, көчен биреп, туган халкына хезмәт итте. Ул сәләтле артист булу белән бергә, тәҗрибәле режиссер да, оста оештыручы да иде. Сәхнәгә яңа килгән яшь артистларга ул киңәшләр бирә, турыдан- туры ярдәм итә, тәҗрибәләр уртаклаша. Аның җитәкчелегендә күп кенә талантлы артистлар үсеп чыктылар.