Логотип Казан Утлары
Шигърият

АГЫЙДЕЛДӘ ҖӘЙГЕ ТӨН


Романс
Агыйдел елгасы өстендә Җәйге төн, айлы төн булганда, Елгада көмештәй дулкыннар Уйнаудан, шаулаудан тынганда,
Шул чакта күңелгә дәрт биргән, Моң биргән гүзәл җыр башлана. Биектә — йолдызлы киңлектә
Нур сибеп, тулган ай чайкала.
Агыйдел буенда, болында Чәчәккә салкын чык кунганда, Көньяктан искән җил, таң җиле,
Ярлардан томанны куганда,
Шул чакта күңелгә дәрт биргән, Моң биргән гүзәл җыр башлана.
Бу җырны Агыйдел буеның Тынгысыз яшьләре башк