Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗЫЯ ЯРМӘКИ


70 яшь тулу уңае белән
XX йөзнең 10 нчы елларында Тукай поэтик мәктәбе үрнәгендә язарга омтылган һәм нәтиҗәдә шул чор татар поэзиясе үсешенә шактый өлеш керткән язучылар арасында Зыя Ярмәки күренекле урынны алын тора. Аның 1910 еллардан башлап «Шура», соңрак «Аң» журналларында басылган лирик шигырьләрен үз вакытында яратып каршы алалар. Бигрәк тә ул 1913—17 елларда «Ак юл» исемле балалар жур-налында басылган шигырьләрендә табигать күренешләрен тасвирлауда зур осталык күрсәтә. Шундый ши-гырьләреннән берсе «Ак каен» — халыклашып киткән, һәм ул хәзер дә яшүсмерләр арасында халык җырлары рәтеннән яратып җырлана.
Зыя Шәйхи улы Насыйров — Зыя Ярмәки 1887 елның 9(21) нчы ян-варенда элекке Самара губернасы Богрыслаи өязе (хәзерге Куйбышев өлкәсе Камышлы районы) Иске Ярмәк авылында мулла семьясында туа. Башлангыч белемне үз авылларында ала. 1900 елдан башлап 10 ел буена Чистай шәһәрендә иске тәртипле дини мәдрәсәләрнең берсендә укый. 1905 ел революциясе чорында күтәрелгән шәкертләр хәрәкәтенең җиле өяз . шәһәрләренә һәм авыл мәдрәсәләренә дә барып җитә. Шунда алдынгы шәкертләр белән бергә Зыя Ярмәки дә татар мәдрәсәләрендә укыту тәртипләрен һәм тәрбия методларын яңарту өчен барган көрәштә актив катнаша. Ләкин реакция елларында кадимчеләр яңадан җанланалар һәм мәдрәсәләрнең күпчелегендә һаман да шул иске схоластика сакланып кала. Менә шуның өчен Зыя Ярмәки, мәдрәсәне тәмам итмәстән, 1909 елда ташлап китә һәм Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә барып керә. Анда ике елдан артык укып, 1912 елда үз туган авылы иске Ярмәккә кайтып, балалар укыта.
Зыя Ярмәкинең әдәбият белән киңрәк кызыксына башлавы әнә шул «Галия» мәдрәсәсендә укыган елларына туры килә: ул шигырьләр яза башлый. Авылга кайтып укытучы булгач та иҗат эшен дәвам иттерә. Аның 1912 елда «Күрсәтәм», 1913 елда «Әдәбият гөлләре» һәм «Тойгыларым» исемнәре белән өч җыентыгы басылып чыга.
Зыя Ярмәкинең «Өмет бетте!» дип аталган беренче шигыре 1910 елда «Шура» журналында басыла. Реакциянең каты басымы вакытла-рында язылган бу шигырь, беренче чиратта, Зыя Ярмәкинең үзенең борчылуларын, әрнүле тойгыларын гәүдәләндерә.
Яшәештә булган гаделсезлекләр һәм авырлыклар аны демократик язучыларга, беренче чиратта, Тукайга якынайталар. Ул үзендә булган шул үзгәрешне 1912 елда язган бер шигырендә:
Кер вә таплардан агардым мин хәзер бер кош кеби, Ялтырарга уйлыймын күктә матур
йолдыз кебп; Күп авырлыкларга, әнкәй, түзде бәбкәң җилкәсе, Шул ачы яшьләр, әни, итте Тукайның иркәсе, — дип горур бер тавыш белән белдерә.
66
1926 елда Габдерахман Сәгъди бик хаклы күрсәтеп узганча: «Бу шагыйрь, әлбәттә, татарның шигырь кояшы яисә ае түгел. Ул татар шигырь дөньясының бер почмагында матур гына ялтырап жемелдәп торучы кечкенә бер йолдыз... Тел-эс- лүптә ул чын-чынлап та Тукайның иркәсе иде» XXVII.
Зыя Ярмәки табигать күренешләрен тасвирлауда аеруча осталык күрсәтә. Аның «Җәй башы», «Ир- тә», «Кич», «Язгы тамчы», «Җәйге төн», «Сандугач сайравы», «Кошларга», «Ак каен» һ. б. ш. табигать лирикасы жанрында булган әсәрләре күп еллар буенча башлангыч мәктәп дәреслекләрендә — уку китап-ларында зур урын алып' киләләр, балаларның яратып укый торган әсәрләре булалар.
Зыя Ярмәки табигать күренешләрен тасвирлаганда да Тукай эзеннән барырга омтыла. Тукай ничек үзенең «Казан арты»н («Туган илемә») са-гынып, дулкынланып җырласа, Ярмәки дә үзенең туган-үскән якларының тауларын, урман һәм болыннарын яшүсмерләрнең шатлыклы күңел ачу моментлары белән бәйләп бирә, аның шигыре үзенең музыкаль яңгырашы белән дә, эчтәлеге белән дә Тукай шигырьләрен хәтерләтә:
Булса бәйрәм, ямьле тауга, яшь егет, кызлар чыга, Кайный яңгыр ашлары, бер яшь егет гармонь сыза.
Яшь күңелләр ашкына, җырлый, уйный, сикерә, көлә...
Кайсылар кармак сала һәм кайсы ярдан сикерешә...
Тәм бирә, ямь бирә бу каены да, зелпесе, Таш, комы, камыш һәм төрле хуш чәчкә исе.
Зыя Ярмәки иң күп шигырьләрен балаларга багышлап язган һәм алар аңларлык һәм сөенеп укырлык гади телдә бирә алган. Аның күп шигырь-ләре күңелдән ятлана һәм мәктәптә җыр-музыка сәгатьләрендә укучылар коллективы тарафыннан башкарыла торган иде.
Балалардан табигатьне яраттыру, кошлар һәм бал корты («Эшчеләр» шигыре һ. б.) үрнәгендә аларда хез-мәткә мәхәббәт тәрбияләү, тырыш һәм түземле булуга чакыру Зыя Яр- мәкииең бу төркем шигырьләре өчен характерлы мотивлар булып торалар. Ул гади генә һәм уйнак кына бер алым
XXVII Г. Сәгъди, «Татар әдәбияты тарихы», 1926 ел.
белән табигать күренешләрен тасвирлап килә дә, шундый ук гади, ләкин ясалмалыктан ерак торган формада мораль өйрәткән нәтиҗә дә чыгарып куя. Шундый алымда язуының үрнәге булып «Җәйге кызуларда» дигән шигыре тора. Ша-гыйрь шул шигырендә:
Көннәрнең кызулыгы чиктән ашкан, Җәй кояшы күк йөзендә гөп-төз баскай... Кошларның тыны да юк, белмим кайда, Барысы да күләгәгә кереп качкан... Чыгар хәл юк ат җигеп тә һич урамга, Капландыра, түзәр хәл юк һич тузанга. Яланга чыксаң, атны мазалыйлар Бөгелчәннәр, кигәвеннәр, кыен малга. Кыен дип өйдә качып ятар хәл юк, Җәй көнендә ял бәйрәме ясар хәл юк. Эш — безнең бәйрәмебез, шатлыгыбыз, Югыйсә кышын рәхәт яшәр хәл юк. — дип нәтиҗә чыгарып, шигырен тәмам итә.
Шулай да Зыя Ярмәки шигырьләре өчен мораль нәтиҗәләр чыгарып әйтеп бирүгә караганда, күбрәк тормыш картиналарын һәм табигать күренешләренең үзләрен сурәтләү белән генә чикләнү характерлы.
Зыя Ярмәкинең саф мәхәббәткә багышланган, яшьләрнең керсез, чын күңелдән булган сөю-мәхәббәт хисләрен чагылдырган шигырьләре дә темасына лаеклы рәвештә фор-малашканнар, җылы һәм самими кичерешләрнең табигый гәүдәләнеше булып торалар («Очрашканда», «>Кавап» һ. б.). Ул саф йөрәктән булган мәхәббәтнең күңелгә уңай тәэсир итүен, кешедә уңай тормышка омтылу хисләрен тәрбияләвен җырлый.
Гыйшкый җыр әхлак боза, ник сии аны яздың, диләр, Нинди тәүфикълы егет, син дә шулай аз-дың, диләр. Белмиләр, мин күңелеме пакьләү өчен җырлар язам, Мин сөям ул ак күңел булган өчен алтын сазан!
Зыя Ярмәки лирикасында эчке бер җылылык бар. Ул 1913 елларда ук үзенең тормышта булган омтылыш-ларын, шулай әйтергә яраса, эсте
5* 67
тик карашларын да белдереп чыккан иде. Аның «Тойгыларым» дип аталган шигырьләр җыентыгының тышлык битенә эпиграф итеп куелган:
Ян, көй, сызлан, газиз җаным, янган яхшы, йөрәк каның сыгылып-сыгылып тамган
яхшы. Тормыш юлын өстән генә үтеп китмән, Аз булса да эз калдырып барган яхшы, — дигән юллары һәм анда салынган идея, чынлап та, Зыя Ярмәкинең тормышында һәм иҗатында маяк булып тордылар.
Шагыйрь шигырь көчен, аның озын гомерле булуын нәкъ менә шул тормышны йөрәктән кичереп язуда күрде, нечкә күзәтүләр һәм сызла- нулы йөрәк тойгылары белән язылган шигырьләренең озак яшәешле булуларына ышанып иҗат итте.
Әйдә, җисмем, кер дә җиргә Ят кабердә, син чере, Мәңге үлмәм бу тезелгән Юлларым булса тере, —
дип язды 1912 елда басылган «Әдәбият гөлләре» дигән җыентыгында.
Шагыйрь дөреслек һәм хакый-катьнең өстен чыгуына ышанып иҗат итә. Шул ук вакытта аны исбат итүдә түземле һәм намуслы булырга чакыра:
Мин хакыйкатьтә диеп, һич уйламастан җикеренү Хак каршында зур гаептер, ул кеше ахмак була...
Син егет булсаң, дәлилеңне китер вөҗдан белән, һич курыкма хак исәң, хаклык ул ап-ак була.
Бу поэтик киңәшләр бүген дә көчле яңгырыйлар.
Зыя Ярмәкн шигырьләре, нигездә, татар классик поэзиясенә хас булган үлчәүләр белән язылганнар. Аның күпчелек шигырьләре («Очрашканда», «Юкәле тау», «Җавап», «Язгы тамчы» һ. б.) һәркайсы тигез, 15 әр иҗекле тезмәләр булып, озын юлларга салып бирелгәннәр. Аның шигырьләре арасында борынгы татар әдәбияты язма истәлекләреннән булган «Йосыф вә Зөләйха» поэмасыннан ук килгән унике («Тойгыларым») яки унберәр («Барыш») һәм унар («Көз җитте») иҗекле тезмәләр белән язылганнары да шактый күп.
Халык җырлары үлчәвендә язылган шигырьләр төрле көйләргә салып җырлау өчен дә һәм, бер үк вакытта, художестволы сөйләү — уку өчен дә уңайлы булалар. Шуның өчен дә булса кирәк, Зыя Ярмәкн үзенең балалар өчен язган шигырьләрен нәкъ менә шул халык җырларында киң урын алган стильдә — унлы-тугызлы үлчәүдә яза. («Ак каен», «Җәйге төн», «Эшчеләр», «Кошларга» һ. б.) Татар классик поэзиясендә һәм халык җырларында булган ритмика байлыгына таянган хәлдә, ул үзенчәлекле шигырь юллары иҗат итә. Аның төгәл һәм шул ук вакытта кабатланып килә торган эчке рифмаларга бай шигырьләре җиңел укылалар, музыкаль яңгырыйлар. Ул янәшә рифмалар белән язганы шикелле, бөтен бер шигырь юлларын да рифмадаш китерә ала.
Зыя Ярмәкинең тормыш юлы туры бер сызык белән генә бармый. Үзенең шигырьләрендә руханилар тормышын нәфрәтләнеп сурәтләп килгән («Замана голәмаларына» һ. б.)! Зыя, 1915—16 нчы елларда, атасы муллалыгын ташлагач, аның урынына кала. Бу хәл, әлбәттә, аның иҗаты йомшауга һәм соңрак шактый озак вакытлар өзелеп торуга сәбәп була. 1917 елда февраль революциясе булгач, язылган «Үзгәреш мөнәсәбәте белән» дигән шигыре аның матбугатта басылган соңгы әсәре була. Бөек Октябрь социалистик ре-волюциясе җиңгәч, Зыя Ярмәкн яңадан укытучылык эшенә кайта. 1918 елда Богрысланда ачылган мөгаллимнәр — укытучылар курсларында укыта. 1919—21 елларда үзенең туган авылы Иске Ярмәктә укытучы булып эшли. Соңгарак китапханә мөдире, балалар йортында тәрбияче һәм волость башкарма комитетында загс мөдире булып хезмәт итә. 1931 елның сентябрендә Үзбәкстанга килеп, мамык совхозында идарә секретаре һәм тәрҗемәче булып эшли башлый. 1935 елдан алып Зыя Яр- мәки, Фирганә өлкәсе Ташлак рай

оны хезмәт ияләре депутатлары Со-ветына сайланып, шунда 17 ел буена җаваплы секретарь һәм бүлек мөдире булып эшли. Райбашкармада күп еллар намус белән эшләгәнен һәм кадрлар хәзерләшүдә күрсәткән булышлыгын хисапка алып, Үзбәк- стан хөкүмәте Зыя Ярмәкипе Верховный Совет Президиумының Почет Грамотасы белән бүләкли. Сугыш елларында яхшы эшләгәне өчен «Хезмәттәге батырлык өчен» медале, Зур Фирганә каналын казу эшендә Райбашкарма секретаре сыйфатында эшне яхшы оештыруы өчен «БФ1\» значогы белән бүләкләнә.
Зыя ага 1953 елдан башлап пенсиядә яши.
Матбугатта чыкмаса да, шигырьләр язуын дәвам итә. Аның 1924 елларда һәм соңрак язылган күп кенә шигырьләрен эченә алган кулъязма дәфтәрләре бар. Шунда кергән ши-гырьләре арасында «Тормыш сызык-лары», «Адәмнәрнең яратылышы һәм җир йөзенә таратылуы турында бо-рынгы караш» дигән озын шигырь-ләрендә автор тарих барышында ке-шеләрнең аңы ничек үсә баруын хикәя итә. Яңа, прогрессив идеяләрнең, алдынгы көчләрнең җиңә баруын тасвирлый. Аның Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр язылган шигырьләренең бер өлеше татар поэзиясе антологиясе битләрендә үзләренә лаеклы урынны алганнар, һәм якын вакытларда аның әсәрләренең җыелмасын бирергә дә бик вакыт.
Карт агабыз, күренекле шагыйрь, намуслы совет хезмәткәре Зыя Яр- мәкинең тууына быел 70 ел тулды.