Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

Хезмәт иясе массаларының бөек дусты һәм юлбашчысы Владимир Ильич Ленин турындагы истәлекләр безне, революция дулкыннарында чайкалмаган, совет туфрагында үскән яшь буынны, аеруча кызыксындыра. Революция даһиеның тиңсез эшчәнлеге. аның матур кешелек сыйфатлары ту-
p. КРЖИЖАНОВСКИЙ
БӨЕК ЛЕНИН
аткннгоиздат
1957
рындагы китапларны, истә-лекләрне без бирелеп укыйбыз. Мондый китапларны укучылар массасына тапшырылган кадерле бүләк итеп каршылыйбыз.
Советлар Союзы Комму-нистлар партиясенең иң карт членнарыннан академик Г. М. Кржижановскийның күптән түгел татар теленә тәрҗемә итеп чыгарылган «Бөек Ленин» исемле мәкаләләр җыентыгы — әнә шул сөенечле бүләкләрнең берсе. Бу китапның авторы үз го-меренең утыз елдан артыгын Владимир Ильич Ленин белән аралашып үткәргән. Ул Ильичның эшчәнлегенең бөеклеген тормыш фактларына нигезләп исбатлый, анын зур кешелек сыйфатларын тасвирлый. Ленин турында карт большевик бо- лай ди: «Үзенең бөтен гаҗәп эшчәнлегеи. үзенең дәртле җанының бөтен энер-гиясен ул бөтенесен эченә алган бер максатка: революцион пролетариат массаларын оештыру һәм күтәрү, тормыш нигезләренең үзләрен — иҗтимагый җитештерү процессында кешеләр арасында булган мөнәсәбәтләрне—хәзер үк үзгәртеп кору өчен нәтиҗәле итеп күтәрү максатына хезмәт итү өчен туплый белде» (29 нчы бит).
В. И. Ленинның максатка омтылышлы эшчәнлеге һәр-вакыт хезмәт ияләренең төп һәм хәлиткеч интересларын яклауга багышланган иде. Ул барлык намуслы кешеләрне үзенә карата ала,үз тирәсенә зур тырышлык һәм энергия белән «җиңүчән гвардияне — кешелек тари-хында яңа эра ачкан ком- коммунпстлар-большевиклар партиясен» оештыра. Г. М. Кржижановский үзенең ис- тәлекләрендә-мәкаләләрендә остазыбызның «Эшчеләр сыйныфын азат итү өчен көрәш союзы»н төзүдәге эше турында сөйли, В. И. Ленинның беренче зур хезмәтләренең язылу тарихы белән таныштыра. Владимир Ильичның Совет властен төзүдәге эшчәнлеге дә киң яктыртыла. Без Ильичка кешелек дөньясы алдында язгы чәчәк атуга бару юлларын җәелдерү өчен нинди «чирәм» күтәрергә туры килгәнен күрәбез.
«Ватаныбызны фәнни ни-гезләнгән һәм хәлиткеч ре-волюцион төстә үзгәртеп кору турында уйлау аның тормышында бөтен нәрсәне буйсындыручы уе булды»,— ди автор. Марксизмның фән буларак чикләнмәгән көченә нык ышанып, марксизмга таянып, Ленин җиңелмәс партиябезне төзеде дә.
«Ленин һәм электрлашты- ру» исемле мәкаләдә Владимир Ильичның эре машиналы промышленностьны, илне электрлаштыруны со-циализмның экономик базасы, Советлар иленең куәт нигезен һәм халыкның тормыш хәлен яхшырту чыганагы дип санавы исбатлаиа. В. И. Ленин Россияне элек- трлаштыру комиссиясенә- (ГОЭЛРО) җитәкчелек иткән Г. М. Кржижаповскин- га язган хатында болай ди: «Электрны пропагандаларга кирәк. Ничек? Сүз белән генә түгел, эш беләп дә. Бу ни дигән сүз? Иң әһәмият- песс—аны популярлаштыру. Моның өчен хәзер үк РСФСРдагы һәр йортны электр белән яктырту планын эшләргә кирәк».
Аның икенче хатында мон-дый юллар бар: «...10—20 елда бөтен Россияне, про-мышленностьлы Россияне дә, игенче Россияне дә электр иле итик».
Ленинның бу күрсәтмәләре инде тормышка ашты. Хәзерге электроэнергетика системалары файдалана алырлык бөтен энергияләрдән рациональ рәвеш гә файдаланырга мөмкинлек бирәләр. Юлбашчыбызның илне электрлаштыру, эре машиналы индустрияне һәрьяклап үстерү турындагы күрсәтмәләре коммунистик төзелешнең дөрес юлын, төп бурычын билгелиләр.
Глеб Максимилианович Кржижановский үзенең мә-каләләрендә В. И. Ленинның эш стиле, аның гүзәл кешелек сыйфатлары турында шактый күп сөйли. Тормышының иң җаваплы моментларында үзен нык тота белгән Ленин үзенә дә. иптәшләренә дә бик таләпчән булган. Рус халкының турылыклы улы — «давыллы һәм куркусыз кеше» Ильич чын тормыш хакыйкатенә каршы килә торган һәртөрле ясалмалыкка килешмәүчән карый, ялганны, кылануны, фразачылыкны һич тә яратмый. Автор бөек даһиның портретын да сурәтләп бирә. Ленинның бөек ачык маңгае мәһабәт рәвештә алгарак чыгып тора, коңгырт кара күзләре үзләрендә гадәттән тыш фикер һәм тереклек барлыгын күрсәтәләр, битләре
109
алсуланып тора... «Уртача бу11лы, башына гади кар- гуз кигән бу кешенең фаб’- рнкалар кварталында күзгә бер дә ташланмыйча калуы мөмкин. Аның кара- кучкыллы ягымлы йөзендә беркадәр көнчыгыш төсмере бар...» (19 нчы бит.)
Ильичның бөтен тормышы — бөтен көчеңне революциягә хезмәт итүгә багышлауның тиңсез үрнәге ул. Бу китап миллионнарча хезмәт иясе массаларга бик якын булган кешенең — Владимир Ильич Ленинның образын тулырак күз алдына китерергә ярдәм итә.
Үзенең бөтен гомерен якты киләчәкне тудыруга багышлаган Владимир Ильич Ленин патша самодержавиесенә каршы көрәшнең беренче чирканчыгын Казан шәһәрендә ала. Аның революцион юлы шушы шәһәр-дә оешкан һәм Россия күләмендә береичеләрдән саналган марксистик түгәрәкләрдә башланып китә.
Казан университеты студенты Володя Ульянов кешелек дөньясына якты юл сызган Маркс һәм Энгельс хезмәтләре белән тәүге мәртәбә нәкъ шушы чорда таныша. Бөек даһиның бе-ренче революцион адымнары И. Кондратьевның «Ленин Казанда» i исемле китабында бик ачык күрсәтелгән.
Архив документларына нык таянып, шул елларда һәм аннан соң чыгып килгән вакытлы матбугат материалларын киң файдаланып башкарылган бу хезмәт яшь Ульяновның Ка-зандагы тормышын һәм революцион эшчәнлеген мохит белән тыгыз бәйләп, Россиядә кузгала башлаган революцион күтәрелеш яктылыгында шактый тулы ача.
Хезмәтнең беренче өлешендә укучы Владимир Ильич тәрбияләнгән семья шартлары, Илья Николаевич (Ленинның әтисе), Мария Александровна (Ленинның әнисе) һәм башка семья членнарының тормыш омтылышлары, һәркемгә үрнәк булырлык кешелекле сыйфатлары белән таныша.
80 нче елларның азагында Ульяновлар семьясы тетрәткеч вакыйгадар кичерә. 1886 елда кинәт кенә Илья Николаевич үлеп ки-
1 Ленин Казанда. Рус телендә. Таткнигоиздат, Казан, 1957. < тә. Бер елдан соң Ленинның абыйсы Александр Ильич патша самодержавиесе тарафыннан асып үтерелә, ә 1891 елда зирәк акыллы, эш сөючән Ольга тиф авыруының корбаны була. Мария Александров- наныц мораль көче, рухи батырлыгы нәкъ менә шушы елларда ачык чагылалар. Ул төшенкелеккә бирелми, ә калган балалары өчен ныклы терәк булып кала.
Китапта Владимир Иль-ичның барлык туганнары турында да кызыклы мәгъ-лүматлар бирелгән.
И КОНДРАТЬЕВ
ЛЕНИН КАЗАНДА
Таткнигоиздат 1957
В~23В2 и
Автор төп игътибарны, әлбәттә, Владимир Ильичның Казанга килгәннән соң революцион эшкә кереп китүенә бирә. Гимназияне алтын медаль белән тәмамлаган булуына да карамастан, абыйсы Александр-ның патшаны үтерүгә катнашуы сәбәпле, Володяга университетка керү җиңел булмый.
Казан университеты бу елларда ук инде студентлар чуалышы белән танылган университетларның берсе булган. Моны түбәндәге фактлар ук күрсәтеп тора: 1866 елда Александр II не үтерүгә омтылыш ясавы өчен җәзаланган Каракозов Казан университетында укыган: 1887 елда Александр III ис үтерүгә катнашуы өчен А. И. Ульянов белән бергә җәзаланган Осипанов шушы ук универ-ситетның студенты булган. И. Кондратьев студентларның яшәп килә торган строй белән килешмәүләрен дәлилләүче фактларны үз хезмәтендә моннан башка да бик күп китергән.
Ленин университетка килеп кергән 1887/88 уку елы Россиядәге югары уку йорт-ларында студентларның ре-волюцион күтәрелешләре белән танылган ел була.
Университетта укый баш-лауның беренче көннәреннән үк Владимир Ильич алдынгы карашлы студентлар белән якынлаша, студентлар тормышының уртасында кайный башлый. Үткен фикерле, революциягә нык ышаныч белән караучы, тәвәккәл Володя үз иптәшләре арасында бик тиз авторитет казана һәм револю-цион яшьләрнең оештыручысы булып китә. Бернинди оешмаларга да катнашмау турындагы кәгазьгә кул куйган булуына да карамастан, ул «Семберлеләр якташлыгы» (Симбирское землячество) җәмгыятенә языла. Ләкин моның белән генә чикләнми, Казанда укучы яшьләрнең революцион түгәрәкләренә йөри башлый. Китапта В. II. Ленин катнашкан марксистик түгәрәкләрнең составы, ул түгәрәкләрнең башка шәһәрләрдәге (беренче чиратта Петербург һәм Москва) марксистик түгәрәкләр белән бәйләнеш тотуы ачыла.
1887 елның 4 декабреп- дагы Казан университеты студентларының политик демонстрациясенә хезмәттә аеруча конкрет тукталып- ган. Автор иң элек студентлар хәрәкәтен тудырган сәбәпләрне ача. 1887 елның 22 ноябренда Москва университеты студентларының
110
күтәрелешен тасвирлап, анык Россиядәге барлык университетлардагы сту-дентларның революцион кү-тәрелешләре өчен сонгы сигнал булуын күрсәтеп үтә.
Москва университеты сту-дентлары күтәрелешенең самодержавие тарафыннан ерткычларча бастырылуы Казан университетында да яңа революцион тирбәлеш уята. Студентлар оешмасы гектографиядә бастырылган ялкынлы листовкалар тарага. Москва университетыннан килгән вәкилләр дә үз эшләрен бик яхшы алып баралар. Болар барысы да Казан университеты студентларының 4 декабрьдә булачак * демонстрациясенә планлы рәвештә әзерләнү була.
Менә 4 декабрь көне килеп җитә. Иртәнге лекцияләр тәртипле генә башланып китә. Ләкин сәгать унберләргә университет коридорлары студентлар төркеме белән тула. Сәгать 12 ләр тирәсендә алар Актовый залга юнәләләр. Владимир Ильич иң беренче рәттәге студентлар арасында бара. Бикле ишекләрне ватып, студентлар эчкә агылалар. Актовый залда оештырылган сходкага Казан ветеринария институты студентлары да килеп кушылалар. Сходкада Владимир Ульянов ялкыклы речь белән чыга. Ләкин аның тексты сакланмаган. Шуның өчен И. Кондратьев шунда катнашкан иптәшләрнең истәлекләрен китерә. Студентларның революцион чыгышлары 4 сәгатькә якын дәвам итә. Жыелышка килергә мәҗбүр булган ректорга 11 пункттан торган петиция укыла һәм шулар- ның үтәлүе таләп ителә. Шул ук төнне студентларны кулга алу башлана. Аларның бик күпләре төрмәләргә ябылалар, сөргенгә сөреләләр.
Хезмәттә В. И. Ленинның беренче мәртәбә кулга алынуы һәм Кокушкино авылына сөргенгә җибәрелүе аерым бүлек итеп бирелгән. Аны кулга алу шулай ук 4 декабрь төнендә була. Сходкага актив катнашкан Ленин моны, әлбәттә, алдан ук тойган. Ленин тарафыннан ректор исеменә язылган гариза-протест нәкъ әнә шул турыда сөйли. Бу гариза хезмәттә тулысы белән китерелгән.
1888 елның октябренә кадәр Владимир Ильичка Ко- кушкинода торырга туры килә. Ләкин ул монда да вакытны бушка уздырмый. Бу елны автор бик хаклы рәвештә: «Владимир Ильич сөргенне армый-талмый уку өчен файдаланды», — дип билгели. Ленин монда крестьян тормышы белән дә якыннан таныша, һәм авыл тормышын тпрәитен аңлавын соңыннан, Россиядә аграр мәсьәләне революцион юл белән чишкән вакытта бик оста файдалана.
Казанга кайтканнан соң В. И. Ленин яңадан университетка керү өчен прошение бирә. Ләкин аны кабул итмиләр. Бер генә юл кала — университет курсларын экстерн тәмамларга, һәм ул моңа ирешә. Бер үк вакытта ул Николай Евграфович Федосеев тарафыннан оештырылган марк-систик түгәрәкләрнең берсендә актив катнаша.
Хезмәттә И. Е. Федосеев турында да кызыклы мәгъ-лүматлар бирелгән.
Яшьләр өчен ерак тарих булган бу көннәр вакыйгаларга байлыгы, героикасы һәм бигрәк тә җир шарында башланып киткән яна эраның көрәш бусагасы булу ягыннан кадерле. Октябрь көннәре турында чык-кан һәр китап, һәр истәлек шул көннәргә бәйле булганы өчен көтелеп алыналар, яратылып укылалар. Барыбызга да таныш булган М. Вахитов, Г. Олькениц- кий, Н. Ершов, һ. Маликов кебек Октябрь каһарманнарының эшчәнлекләрен, көрәш юлларын өйрәнү яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйный, үрнәк булып хезмәт итә, Туган илне алар яраткан кебек яратырга, зур корбаннар белән яулап алган ирекне алар саклаган кебек сакларга өйрәтә. Ул исемнәрне Казан урамнары, завод, учреждениеләре еллар аша саклап килде һәм күп еллар буена көрәш көннәренең хатирәсен хәтерләтеп торалар. Ләкин гражданнар сугышы комиссары язучы Ш. Госманов әйткәнчә, җансыз тау-таш- лар, киң кырлар бөек көрәш көннәренең тарихын
Н. ЕЖОВ
1 9 1 7 Е Л Д A I X Ә Р Б И К A 3 А Н П
Таткнигоиздат 1957
сөйли алмыйлар. Алар еллар артына яшеренгәннәр.
Сонгы елларда Казанда чыккан Октябрь көннәре турындагы китапларга Н. Ежовның «1917 елда хәрби Казан» исемендәге китабы өстәлү Казан кебек бөтен Россия күләмендәге про-мышленность үзәге булу ягыннан дан казанган шәһәрнең революция җиңүенә керткәй өлешен ачыкларга, аңларга ярдәм итә. Юкарак кына кызыл тышлы бу китап тышкы оформлениесе белән үзенең башка күп кардәшләреннән аерылмый, ләкин ул укучы өчен аз өйрәнелгән яңа тема — Казан гарнизонының большевикла- шуы темасын зур осталык һәм бай фактларга таянып ачып бирә.
Укыгыз! Бабаларыгызның фидакарь көрәшен өйрәнегез! Аларның күбесе үлеп калды, ләкин аларның каны юкка түгелмәде... Бу сүзләр китапта юк, ләкин башыннан ахырынача авторның шул сүзләрне әйтергә теләгәнен сизәсең, Казанда булган революция көннәре-

нец бер ягын чын күңелдән яшь буынга җиткерү теләге белән язылуын тоясын.
Казанда завод-фабрпклар күп була. Промышленность пролетариат белән, пролетариат революцион хәрәкәт белән тыгыз бәйләнештә. Вакытлы хөкүмәт Казанны үз кулында калдыру өчен күп коч түгә. Приказ артыннан приказ, вәкил артыннан вәкил җибәрә. Казан Керенский хөкүмәте игътибарын хәрби округ буларак та үзенә җәлеп итә. 50—60 мең кораллы солдат! Вакытлы хөкүмәт бу көч белән бер Казанны гына түгел, якын тирәдәге башка шәһәрләрне дә революциядән аерырга өмет итә. Ләкин дистәләрчә мен солдат баррикаданың кай ягында булыр? Кем байрагы астында сугышыр? Революция ягындамы, контрреволюция беләнмс? Н. Ежов, поручик буларак, солдат өчен барган бу көрәшнең көннән-көн кискен-ләшә баруын күрә, аңарга үзе актив катнаша, шуның өчен китабында да ул көрәшкә зур урын бирә.
Партия полкларга үзенең иң көчле ораторларын җибәрә, прокламацияләр, чакырулар тарата. Көн саен митинг, сөйләүләр, аңлатулар бара. Ләкин буржуаз партияләр дә тик ятмый. Алар тау-тау вәгъдәләр бирәләр, Вакытлы хөкүмәт политикасын яклап, сул фра-заларын кызганмыйлар. Кичә генә авылдан килеп шинель кигән крестьяннар яңа идеяләрне бер-бер артлы ’ сеңдерә баралар. Барысына да ышаналар, һәр ораторга кул чабалар.
Революциянең үсүе, Вакытлы хөкүмәт политикасының патша хөкүмәте политикасы белән тәңгәл килүе, көн дә Казан урамнарыннан фронтка озатылган үзләре кебек меңнәрчә солдатларның үлеп калуы, солдатларны баш әйләндергеч күп сандагы программаларның асылын эзләргә өйрәтә. Солдат инде сөйләүчеләргә саклык белән кул чаба, еш кына үз теләген кычкырып әйтә башлый.
Тормыш большевиклар идеясенең дөреслеген көн саен исбат итә бара, боль-шевикларның программасына ышанучылар саны сә- гатьлап арта. Ниһаять, гарнизонның күпчелеге большевиклар программасы белән теләктәшлектә .булуларын һәм кызыл байрак астында көрәшкә хәзер торуларын белгертәләр.
Хәлиткеч көннәр килеп җитә. Партия телеграф, почта, банк кебек әһәмиятле пунктларны алу өчен соңгы күрсәтмәләрен бирә. Хәрби полклар алдан тө-зелгән план буенча Казан урамнарының төрле почмак-ларына ашыгалар. Автор 25 октябрь көнне Казан урамнарында барган сугышны барлык детальләре белән тутырып күз алдына зур көрәш полотносы итеп җәеп сала.
Бу полотнода беренче мәртәбә эшче һәм крестьянның җилкәгә-җилкә терәп бер фронттан торып сыйнфый дошманга каршы сугышуын күрәсең, кызыл гвардия дружиналары белән солдатлар берләшкәндә аларны броневиклар да, артиллерия дә, меңләгән юнкерлар да җиңә алмаячагына ышанасың.
Казан пролетариаты РСДРПныц Үзәк Комитеты күрсәтүе буенча Петроград эшчеләре белән бер вакытта күтәрелде, урам сугышлары алып барды һәм бер үк вакытта җиңде.
Властьны алу революцион көрәшнең тәмам булуы түгел иде әле. Көрәш формаларын үзгәртә, ләкин дәвам итә. /Хвтор Казан большевикларының яна хөкүмәт төзү, социалистик тәртип урнаштыру эшчәнлегснә дә тукталып үтә.
Н. Ежов революция көн-нәрендә актив катнашкан көрәшче, оратор, оештыручы. Шушы онытылмас көннәр турында ул кыска җөмләләр белән үзенә хас бер стиль белән яза. Шул кыска һәм гади җөмләләрдә җиңүләргә, уңышларга җылы симпатия, унышсыз- лыкларга яшерен сызлану тойгыларын сизәсең.
Китапта сүз башы бирелгән. Бу сүз башын Казанда күренекле революцион җитәкчеләрдән берсе булган Якуп Чанышев язган. Ул Н. Ежовка революционер буларак характеристика бирә һәм әсәргә кыс- кача анализ ясый. Я. Ча- нышевнең кереш сүзе яшь буынга китапның эчтәлеген тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

112