Логотип Казан Утлары
Публицистика

УРТА ИДЕЛ БУЕНДАГЫ КРЕСТЬЯН ХӘРӘКӘТЛӘРЕ ТУРЫНДА


Тарихчылар соңгы елларда милли районнардагы революцияне өйрәнүгә күбрәк игътибар итә башладылар. Урта Идел буе районнарындагы Октябрь революциясен өйрәнү эше дә алга китте. Күп кенә фәнни китаплар, җыентыклар чыкты.
Шулар янына И. ИоненконыңXXX Бөек Октябрь революциясе алдыннан Урта Идел буе крестьяннары хәрәкәте турындагы хезмәте дә кушылуын шатланып каршы алырга кирәк. 1917 елгы февраль революциясеннән соң крестьяннар хәрәкәте Урта Идел буенда аерата киң колач ала. И. Исиенко китабында китерелгән фактлар мартның беренче яртысында ук Казан губернасында крестьян кузгалышларының башлануы һәм алармы «тынычландыру» өчен авылга
XXX И. М. Ионенко. Бөек Октябрь революциясе алдыннан Урта Идел буенда крестьяннар хәрәкәте (Казан губернасы материалларыннан файдаланып). Рус телендә, Таткнигоиздат, 1957, 256 бит. Е. И. Устюжанин редакциясендә.
солдат отрядлары килүе турында сөйли. Февраль революциясенең беренче көннәреннән үк крестьяннар эшчеләр үрнәгендә волость идарәләре урынына крестьян комитетлары төзи башлыйлар. Автор Казан губернасы Спас өязендә җир мәсьәләсенең хәл кы- лыиуына аеруча күп туктала, чөнки «крестьян хәрәкәтенең оешканлыгы һәм активлыгы белән.... бу уезд Россиядә иң беренчеләр рәтенә басарга хаклы» (116 бит). И. Ионенко крестьяннарның рево-люцион иҗатын, урындагы крестьян комитетларының эшчәнлегеи, .күп милләтле крестьян массасының җир өчен булган көрәшен ачык сурәтли.
105
Ләкин һәрбер урында да больше-викларның крестьяннарга булган йогынтысын җитәрлек ачмый. Казан губернасы крестьяннары белән бәйләнеш тоткан һәм зур эш алып барган Кронштадт матрос-больше- виклары һәм Сормово эшчеләре турында ярыйсы гына ачыклык кертелгән. Дөрес, бу турыда тарихи материаллардан файдаланып тагын да конкретрак мисаллар китерергә мөмкин булыр иде.
53—54 битләрдә автор В. И. Ленинның шушы чорда пролетариатка да йогынты ясамый калмаган гигант вак буржуаз дулкын турындагы сүзләрен китерә. Ләкин, минем карашымча, большевикларның вак буржуаз партияләр белән принципиаль, көрәше гомуми формада гына чагылдырыла (138, 161 һ. б. битләр). Большевиклар белән сул эсерларның аерым очраклардагы бәйләнешен аңлатканда да И. Ионенко сул эсерларның эшчәи- легеи күпертебрәк күрсәтә шикелле тоела. Шуңа күрә аның алпавыт җирләре, монастырь һәм причта җирләренең күп өлеше, шулай ук купецлар, промышленниклар һәм кулаклар кулындагы җирләрнең бер өлеше июль көннәренә хуҗалар кулыннан тартып алынган һәм крестьян комитетлары карамагына бирелгән иде (135 бит) дип әйтүе дә күпертү булып яңгырый.
Казан губернасында большевик-ларның пролетариат резервы буларак крестьяннарны туплау буенча эшчәнлекләреиә Россия масштабын-дагы ■ вакыйгаларның йогынтысы турында хезмәттә аз язылган. Шулай ук Петроградта булып үткән беренче Бөтеироссия крестьян депутатлары съездының эшчәнлеге дә аз яктыртылган. Съездның аграр мәсьәлә буенча карары ачыкланмаган. Урта Идел буе крестьян депутатларының эшчәнлеге дә күрсәтелмәгән.
Автор Урта Идел буенда крестьяннар хәрәкәтендә милли мәсьәләнең чишелүен дөрес билгели. Ләкин Урта Идел буенда социалистик революция чорында милли проблема һәм милли хәрәкәтнең төрле агымнары мәсьәләсе әдәбиятта гомумән аз тикшерелгәнлектән, И. Ионенко да бу мәсьәләдә схемадан уза алмый. Ул Урта Идел буе татарлары һәм башка милләтләре телендә язылган материаллардан һәм әдәбияттан файдаланмыйча, фәкать рус телендә чыккан материаллар белән генә эш иткән. Мөселман социалистлары комитеты газетасы «Кызыл байрак» кебек тарихи чыганакны күбрәк өйрәнгәндә автор шактый конкрет фактлар табар иде.
Хезмәттә Урта Идел буендагы крестьяннар хәрәкәтенә периодизация дөрес ясалган. Башта революциянең тыныч үсеше чорындагы крестьян хәрәкәте тикшерелә. Июль көннәреннән соң көрәш шартларының үзгәрүе дөрес күрсәтелә. 1917 елның июлендә Петроградта эшчеләр һәм солдатларның демонстрациясенә атудан соң башланган контр революциянең гомуми һөҗүме нәтиҗәсендә Урта Идел крестьянна-рына каршы да кискен поход башлана. Корниловчылык халык массалары өчен бик зур сабак була. И. Ионенко край урта хәлле крестьяннарының, корниловчылык хәрәкәте тәҗрибәсендә, буржуазия белән килеш үчәнлек политикасы крестьяннарга җир бирмәячәген аңлавын күрсәтә. Моңарчы вак буржуаз партияләргә ышанып килгән крестьяннар һәм солдатлар пролетариат һәм большевиклар партиясе ягына күчә башлыйлар. Урта хәлле крестьяннар ярлылар белән берлектә алпавытларга һәм Вакытлы хөкүмәткә каршы көрәшкә кушылалар. Крестьяннар хәрәкәтенең интенсивлыгы, формаларының төрлелеге һәм киңлеге ягыннан Казан губернасы бу вакытта Россиянең Европа өлешендә алдынгы урыннарның берсен алды, ә Урта Идел буенда төп урында торды.
1917 елның көзенә кадәр поменшк- ларга каршы көрәш чагыштырмача тыныч формаларда барган булса, ул хәзер ачыктан-ачык баш күтәрүләр, алпавыт утарларын тар-мар итү. аларның җирләрен һәм милекләрен тартып алу белән алмашынды. Вакытлы хөкүмәт тарафын
106
нан рәсми рәвештә исәпкә алынган (гомуми саны 6 мең чамасы) крестьян чыгышларының яртысы — аграр характердагы төрле «җинаятьләр» үзәк-кара жир һәм Урта Идел районнарында урнашкан * губерналарга төшә. 1917 елның көзендә Казан губернасында күтәрелгән иң зур крестьян восстаниеләреннән Козьмо- демьянск өязенең Акрам волостенда яшәүче чуваш һәм мари крестьяннарының күтәрелешенә И. Ионенко махсус туктала. Китапка өстәмә рәвешендә бирелгән таблицаларда 1917 елда Казан губернасы уездында надел һәм хосусый җирләрнең бүленеше, шулай ук губерна крестьяннарының сыйнфый күтәрелеш саннары һәм көрәш формалары күрсә-телә. Бу таблицалар крестьяннар хәрәкәтенең үсешен һәм үзгәрешен күз алдына ачыграк китерергә ярдәм итәләр.
Китапның чыганаклар нигезе шак-тый бай һәм төрле. Хезмәтен язганда автор ТАССР Эчке эшләр ми-нистрлыгының Үзәк дәүләт архивы, Татарстан Өлкә партия комитеты архивы, ниһаять, Октябрь револю-циясенең Үзәк Дәүләт архивы һәм Үзәк Дәүләт хәрби-тарихи архив до-кументларын файдаланган. Шуның нәтиҗәсендә И. Ионенконың бу хезмәте 1917 елда крайдагы крестьяннар хәрәкәтен тикшерүгә багышланган элеккеге хезмәтләрдән тулылыгы, киңлеге белән аерылып тора.
Октябрь революциясе чорында Казан губернасында крестьяннар хәрәкәте тарихын өйрәнү буенча әле 20-елларда ук Е. Чернышев кайбер эшләр бастырган иде. Соңгы елларда бу тема буенча берничә кандидатлык диссертациясе якланды (В. Кузьмин, Д. Ананьев һ. б.), шуңа күрә И. Ионенко хезмәтендә моңа кадәр эшләнгән эшләргә күзәтү һәм тәнкыйть бирү файдалы булыр иде. Әмма бу эш эшләнмәгән. Историография мәсьәләләренә салкын карау совет җәмгыяте тарихы буенча язылган хезмәтләрнең кыйммәтен киметә һәм әлегә хәтле тупланган фәнни тәжрибәгә тәнкыйть аша карап, аны иҗади фай-даланырга мөмкинлек бирми. Бу кимчелек тулысы белән Таткиигоиз- дат чыгарган күпчелек тарих ки-тапларына да карый. Шунысын да әйтергә кирәк, Таткнигоиздат тарихи әдәбиятны бастырып чыгарган вакытта фәнни-тикшеренү элементларына (фәнни искәрмәләр, справкалар, хронологик таблицалар, исемнәр күрсәткече һ. б.) аз игьти- бар итә. Моның белән килешеп булмый.
Тарихи чыганаклар мәсьәләсе дә бик әһәмиятле. Казан губернасында Октябрь алдыннан барган крестьяннар хәрәкәте буенча бик күп чыганаклар туплаган хәлдә, И. Ионенко аларга тиешле фәнни анализ бирмәгән. Автор үзе файдаланган чыганакларны санап чыгу белән генә чикләнгән.
И. Ионенко кайвакытта документның тулысынча матбугатта чыккан булуына карамастан, бернинди искәрмәсез архив 'чыганакларына таянып эш итә. Мәсәлән, 131 биттә Казан губерна-комиссарының губернада аграр хәрәкәт турында эчке эшләр министрлыгына җибәргән телеграммасын кертү уңае белән Октябрь революциясенең Үзәк дәүләт архивына сноска бирелә, ә бу документлар исә тулысынча 1950 елны чыккан «Бөек Октябрь социалистик революциясе алдыннан Казан гу-бернасында крестьяннар хәрәкәте» исеме астыңда чыккан документлар җыентыгында урнаштырылган.
Әгәр автор 245—246 битләрдә архив фондларын санап чыгу белән генә чикләнмичә, бу фондларда тупланган материалларның эчтәлегенә кыскача характеристика бирсә һәм алариың 1917 елда крестьяннар хәрәкәте тарихын өйрәнүдәге әһәмиятен күрсәтсә, хезмәт отышлырак булыр иде. Архив материалларына гына түгел, матбугатта чыккан документларга да обзор ясау шушы чорны өйрәнүче тарихчыларга бик күп файда китерер иде.
Китапта бирелгән библиографиядә дә кайбер хаталар киткән. «Башкирия Октябрь өчен көрәштә» исемле китапның авторы Гужвенко урынына Гутсвенко дип бирелгән.

Библиографик белешмәләр һәр урында да тулы итеп бирелмәгән. Мәсәлән, 247 биттә исемлектә «Ста-тистический ежегодник» I—II чыга-рылыш китабының елы һәм кайда басылуы күрсәтелмәгән. «Казанский Октябрь» дигән документаль җыен-тыкның төзүчесе Е. Грачевның исеме төшереп калдырылган. Вакытлы матбугат исемлегенең тулы булмавы бигрәк тә күзгә бәрелә. Автор теге яки бу газета-журналның кайда һәм кайчан чыгуын бөтенләй күрсәтми.
Китапның икенче басмасында И. Ионенко күрсәтелгән кимчелекләрне исәпкә алып, тиешле төзәтмә һәм өстәмәләрне кертер дип уйлыйбыз.
Ш. МӨХӘММӘДЬЯРОВ.