Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ ҺӘМ ӘДӘБИ ТЕЛЕНЕҢ КАЙБЕР ОНЫТЫЛГАН ЯЗМА ИСТӘЛЕКЛӘРЕ ТУРЫНДА


(Татар әдәби теленең һәм әдәбиятының формалашу тарихына карата).
XIV иче йөзнең беренче яртысында, Үзбәк хан (1312—1340) һәм аның улы Җани бәк (1340—1359) заманында, түбән Идел буендагы Сарай-Бәрәкә шәһәре урта гасырның бөтен дөньяга атаклы культура үзәкләреннән берсенә әйләнә. Бу вакытта инде аның халкы йөз меңнән артык санала. Сарайның халкы этник яктан төрле була. 1333 елда Сарайга килгән гарәп сәяхәтчесе Ибне-Бату- та сүзләренә караганда, бу кала ул чорда үзенең матур базарлары һәм киң урамнары белән искиткеч зураеп киткән иң ямьле калаларның берсе була.
Ул чорда Сарайның феодаль катлавы нигездә ислам динен тотканга, бирегә үзара сугышлар һәм күчмә кабиләләрнең басып алулары нәти-җәсендә таланып торган Урта Азия шәһәрләреннән бик күп галимнәр, шагыйрьләр һәм язучылар күчеп килә. Шул заманда Сарайда яшәп иҗат иткән галимнәрнең, шагыйрьләрнең беришесе төньяктагы борынгы культура үзәге Болгардай, көньяктагы Харәзм шәһәрләреннән килгәннәр.
Сарайның дәүләт теле булып кыпчак теле санала. Рәсми документлар угыз-төрекмән ‘элементлары белән аралашкан кыпчак телендә дә, Алтын Урданың шул заманда инде тәмам формалашып җиткән әдәби теле — Идел буе төркисе дип аталган телдә дә языла.
«Кыпчак теле» дип әйткәндә без ул заманда бср-берсениән аерылган кабиләләр берләшмәсе шартларында бердәьм кыпчак теле була алмагач-лыгын истә тотабыз. Ләкин шуңа да карамастан, бер-беренә якын булган телләрнең формалашуында ике юнәлеш ачык күренә. Боларның берсе — нигездә Европа һәм гарәп галимнәре тарафыннан өйрәнелгән көнбатыш кыпчак диалектлары, икенчесе — көнчыгыш диалектлары. Мәмлүкләр Мисырындагы язма истәлекләр нигездә көнбатыш кыпчак диалектларын чагылдыралар. Алтын Урда территориясендә һәм аннан көньяк- көнбатыш яктагы җирләрдә, атап әйткәндә, Мисырда, Сүриядә, Копиядә иҗат ителгән язма истәлекләрне җентекләп өйрәнгәндә бу кабиләләр берләшмәсе диалектларының үзенчә-леген төгәл билгеләргә мөмкин булыр иде.
XIII нче йөздә тәмам төркиләшкән Харәзм бу чорда административ һәм культура-экономика ягыннан Алтын Урда составына керә. Аның составына шулай ук Сыр-дәрьяның түбәнге агымы буендагы күптәнге культура учаклары да керә. Харәзм- ның һәм Сыр-дәрья буеның әнә шул культура учаклары Сарай әдәби теленең формалашуына бик зур уңай йогынты ясыйлар.
Алтын Урда культурасына көчле йогынты ясаган Харәзмның үзенә килгәндә исә, ул заманда Харәзмда
W К ЙГЛ > a Ә a D O L'J'J rsvl U n .
Z&~ ’ч^c QstJ
78
төрле төрки кабиләләр, нигездә угыз һәм кыпчак кабиләләре яшәгәи. Шуңа күрә Харәзм халкы телендә төрле диалект элементлары аралашкан. Борынрак тугыз угыз кабиләләренең Көнчыгыш Төркстанда ике йөз ел буена уйгурлар белән күрше яшәве угыз теленә билгеле бер йогынты ясамый калмаган. Аерым алганда, бу йогынты хәзерге әзербәй- җан телендә дә сизелә. Харәзм әдәби теленең формалашуына Урта Азиядәге уйгур әдәбияты традициясе дә йогынты ясаган. Төрле канцелярияләрдә хан ярлыкларын, эш кәгазьләрен, әдәби әсәрләрне һ. б. ларны күчереп утыручы уйгур бахшиларының да эше эзсез калмаган. Күчереп язганда алар телгә уйгур элементлары белән бергә бик күп архаизмнар керткәннәр. Шул фактлар нигезендә Харәзмның төрле диалектлардан торган үзенчәлекле бер әдәби теле барлыкка килә, һәм бу тел соңга таба Сарайга күчә. Биредәге яңа җирлеккә күчкәч, бу телгә Харәзмда булмаган икенче бер җирле диалектлардан күп кенә элементлар кушыла. Кыпчак элементларының саны шактый арта. Аннары, шуны да искә алырга кирәк: төрле- төрле этник элементлардан торган Сарай шәһәренең культурасын, әдәбиятын тудыруга Урта Азиянең төрле шәһәрләреннән, Сыр-дәрьяның түбәнге агымы буеннан, Әзербәйҗаннан һ. б. җирләрдән килгән галимнәр, шагыйрьләр актив катнашалар. Менә шушы тарихи фактлар Алтын Урда әдәби телен Урта Азия төркиләре те-ленә, әлбәттә, якынайтмый калмый.
XIV нче йөздә Идел буе халыкла-рының Урта Азия белән культура- экономик бәйләнеше шактый көчәя. Әгәр, бер яктан, Сыгнак, Сәүран, Бохара, Үргәнеч, Хива кебек борынгы культура үзәкләреннән бирегә га-лимнәр, шагыйрьләр килсә, үз нәү-бәтендә Идел буе шәһәрләреннән, аерым алганда Сарайдан, әле әйтелгән культура үзәкләренә галимнәр китәләр. Культура эшлеклеләренең шулай аралашуы нәтиҗәсендә, әдәби әсәрләрдә ике-өч исемнән торып, ав-торның туган җирен, кайда белем алганлыгын һәм бу хезмәтенең кайда язылганлыгын белдерә торган тәхәллуслар — әдәби псевдонимнар күренә башлый. Мәсәлән, XIV нче йөздә Сарайда иҗат ителгән «Нәһ- җел фәрадис» исемле язма истәлекнең авторы Мәхмүт бине Галинең әдәби псевдонимы әс-Сараи әл-Бол- гарп әл-Курдари булган.
Идел буе культура эшлеклеләренең борынгырак фән-әдәбият дөньясы белән тыгыз аралашуы нәтиҗәсендә Сарайга аннан халык теленә чит булган гарәп-фарсы, уйгур элементлары һәм архаизмнары белән бергә әдәби традиция күчә. Поэзиягә халык поэзиясенә чит булган гарәп- фарсы шигырь үлчәве гаруз килеп керә. Бу хәл Алтын Урда төркисен Урта Азия төркиләре белән тагын да якынайта.
Урта Азиядәге һәм Идел буендагы төркичә язма истәлекләрне чагышты-рып өйрәнү бу уртак элементларның, бераз гына үзгәргән хәлдә, татар һәм үзбәк телләрендә XX нче йөз башына чаклы, ягъни Октябрь революция-сеннән соң бу ике халыкның милли әдәби телләре формалашканчы, яшәп килгәнен күрсәтә. Бу төрки телләр бер-берсеннән нигездә, соңрак барлыкка килгән һәм сөйләшү теленә хас булган лексик, грамматик үзенчәлекләре белән аерылып торалар, һәм шушы лексик, грамматик үзенчәлекләр телдәге искергән формаларны, сүзләрне алмаштыра башлыйлар.
Сарайның Үзбәк хан һәм аның улы Җани бәк идарә иткән вакыттагыча чәчәк атуы озакка бармый. Дәүләткә килеп кушылган җирләрдәге эре феодаллар торган саен мөс- тәкыйльләшә баралар. Соңга таба, аларның варислары вакытында, үзәкләшкән дәүләт тәмам таркала. Харәзм үзенә бер дәүләткә әйләнә. Кавказдагы биләмәләр аерылып чыга. Иделнең көнчыгышында ярым мөстәкыйль бер дәүләт барлыкка килә. Төньякта, элекке болгарлар җирендә, яңа дәүләт оеша башлый.
Бу хәлдә Сарайда, әлбәттә, фән һәм культура элеккечә үсә алмый. Күренекле зур галимнәр берсе ар-тыннан берсе Сарайдан китә баш-лыйлар. Боларныц кайберләре аерым эре феодаллар тирәсенә сыеналар. Кайбер галимнәр һәм шагыйрьләр,
, 79
туган илләрен бөтенләйгә ташлап, Кече Азиягә, Сүриягә, Мисырга һ. б. шундый җирләргә китәргә мәҗбүр булалар. Шул сәбәпле Мисырдагы кыпчак факториясенең. культура ягыннан роле шактый үсеп китә. Кыпчак теле җирлегендәге әдәбият XIV нче йөзнең ахырында асылда Мисырга күчеп, шунда үсә башлый. Биредә — Мисырда, Сүриядә, Кече Азиядә, — Алтын Урдадан килгән галимнәр, шагыйрьләр үз ватанының культура традициясен үстерүне дәвам иттерәләр. Шул рәвешчә, мөселман дөньясының төрле почмакларында Алтын Урда әдәби телендә, кайбер урынчылык элементларын чагылдырып язылган китаплар барлыкка килә.
Алтын Урдага барып кайткан гарәп һәм фарсы тарихчылары шунда яшәп, фәнни-әдәби эш белән шөгыльләнгән күп кенә галимнәрнең, динчеләрнең, язучыларның һәм шагыйрьләрнең исемнәрен телгә алалар. Болар арасында без «Бөстани», «Гөлстани» дигән әдәби псевдонимлы шагыйрьләрне дә очратабыз. Бу шагыйрьләр атаклы фарсы шагыйре Сәгъдинең үлемсез әсәрләрен өйрәнү һәм тәрҗемә итү эше белән шөгыль-ләнгәннәр. Шагыйрьләр һәм галимнәр арасында без «Болгари» һәм «Сарай» дигән әдәби псевдонимнарны да күрәбез. Соңрак, Алтын Урда таркалганнан соң, шул ук псевдонимлы галимнәрне һәм шагыйрьләрне үз ватаннарыннан читтә, Мисырда очратабыз.
Алтын Урда язма истәлекләренең әлегә бик аз өйрәнелүе сәбәпле, ул истәлекләрнең бүгенге көнгә чаклы сакланып килгәннәренең дә күбесе безгә билгеле түгел әле. Шул ук сәбәп аркасында кайвакыт язма истә-лекләрнең язылу, күчереп алыну ва-кытын, аның авторын яки күчерүчесен дә белүе кыен.
Көнбатыш китапханәләрендә төрки телдәге нинди кулъязмалар саклан-ганлыгы матбугатка чыккан каталоглар буенча безгә беркадәр билгеле, ләкин без Көнчыгыш илләрендәге, мәсәлән, Мисырдагы, Сүриядәге, Төркиядәге китапханәләрдә һәм хосусый фондларда никадәр бай хәзинә барлыгын бик аз беләбез. Андагы китапханәләрдә Алтын Урдада иҗат иткән һәм аннан күчеп килгән ав-торларның кыйммәтле кулъязмалары саклана.
Биредә без шулар арасыннан бил-геле булган кайбер зуррак әсәрләргә кыскача гына тукҮалып үтәбез.
Шул чорның язма истәлекләре ара-сында зур гына урын алып торган әсәрләрдән — шагыйрь Котбинең «Хөсрәү вә Ширин» исемле поэтик романы. Бу романның мәмлүкләр Ми-сырында кыпчак Бәркә-Факиһ тара-фыннан язылган бердәнбер күчермәсе хәзерге вакытта Париж Милли китапханәсендә саклана. Төрки әдә-биятның бу кыйммәтле язма истәлеге бүгенге көндә поляк галиме проф. А. Заянчковский тарафыннан өйрәнелгән. 1954 елда ул аерым китап итеп, кыскача филологик тикшеренүләр ясап, бу романнан өзекләр бастырды. Шулай ук ул, тиешле тикшеренүләр ясап, язма истәлекне тулысымча бастырып чыгарыр өчен хәзерләде. Проф. А. Заянчковский Котбинең романын әзербәйҗан шагыйре Низаминың фарсыча язылган романы белән тулысынча чагыштырып чыгып, төрки телдә язылган Котби варианты — Низами романының тәрҗемәсе дигән төпле нәтиҗәгә килә.
Романның телен һәр яклап тикше-реп, өйрәнеп чыкканнан соң, проф. А. Заянчковский да, күренекле рус тюркологы А. Самойлович та, «ро-ман— Алтын Урдадагы беренче әдәби язма истәлекләрнең берсе» дигән фикергә киләләр. А. Самойлович романның үзен Алтын Урдада язылган, ә күчермәсе, беркадәр бозылып, Мисырда эшләнгән, дип саный. А. Заянчковский, күчермә бозып би-релмәгән, ди.
Котбинең «Хөсрәү вә Ширин»ы 230 биттән, 90 бүлектән, һәр бите 42 юлдан тора. Барлык бүлекләрнең дә диярлек эчтәлеге Пизами романындагы бүлекләрнең эчтәлегенә туры килә. Роман, урта гасыр әдәби традициясе үрнәгендә, алланы һәм аның пәйгамбәрен мактау белән башлана. Шуннан соң Низами романында Мозаффаретдин Кызыл Арслан шаһны мактау бүлеген Котби шаһзадә Тәпи бәкне һәм аның үлгән хатыны Мәликәне мактау бүлеге бе
80
лән алыштыра һәм романны шуларга багышлый. Аннары, «Китапны язарга керешүнең сәбәпләре» дигән бүлектә дә аерма күрәбез. Бу бүлектә шагыйрь үзе: «Низаминың балыннан хәлвә ясарга» һәм шул рәвешле иҗат иткән китабымны-Тәни бәккә бүләк итеп, аның исеменә дан җырларга булдым, ди. Котби романының эчтәлеге тулаем Низами романының эчтәлегенә туры килә, шуңа күрә биредә без Котбинең аерым урыннарда романга Алтын Урда сараендагы ханнар тормышын сурәтләгән өлешләр кертүен, гомумән дәүләт тормышындагы көнкүреш һәм әхлак якларына кагылып үтүен әйтү белән чикләнәбез. Шулай итеп, шагыйрь — Низами романының гади тәрҗемәсен бирми, бәлки үз илендәге тормыш шартларына мөнәсәбәттә аны иҗади үзгәртеп эшли. Низами романының композициясен һәм сюжетын үзгәрешсез калдырып, шагыйрь романдагы образларны биргәндә җирле шартларда гына аңлашыла торган сурәтләү чараларын кыю куллана.
Романның безнең көннәргә хәтле сакланып килгән күчермәсе һиҗри елы белән 785 елда, ягъни 1383 елда язылган. Роман үзе XIV нче гасырның беренче яртысында язылып, югарыда әйтеп киткәнебезчә, 1342 елда үлгән Ак Урда ханы Тәни бәккә багышланган.
Романның ахырында шул заманда Мисырда яшәп, әсәрне күчереп язган кыпчак Бәркә-Факиһның йомгаклау сүзе бирелгән һәм шунда кайчан күчерелүе әйтелгән. •
Котбинең теле, кече замандашы Сәйф теле белән чагыштырганда, ис-керәк. Аның телендә гарәп-фарсы элементлары шактый күп.
Бу мәкаләдә без романның тел үзенчәлекләрен тикшерүне бурыч итеп куймыйбыз. Шунлыктан хәзерге татар теленә хас булган кайбер лексик һәм грамматик элементларны гына күрсәтеп китәбез. Иң элек «асы» формасы барлыгын әйтик:
Кем ул диванә иргә ни кыласы, Ни чарә берлә андин кортоласы.
Шулай ук татар теленең кайбер сөйләшләренә хас булган «лыц-лоң» формасы да бар:
Улторалоц — утырыйк, ау аулалоц = ау аулыйк.
Лексикасында Алтын Урдадагы хәрбп-административ идарә эшләренә караган термин сүзләр шактый күп. Архаизмнар һәм уйгур сүзләре белән беррәттәп, бүгенге көндә татар телендә генә сакланып калган аерым сүзләр бар. /Мәсәлән, шундыйлардан: чаян, сандугач, карчыга, мачы, чи- чәк, (алла) яраткан, оҗмак һ. б.
Роман алты юллы кыскартылган һәзәҗ дигән шигырь үлчәве белән язылган. Бу үлчәүдә ачык һәм кыска иҗекләр түбәндәгечә чиратлашып килә:
v -- ;v - [V -
Котби романыннан соң шул заманда Алтын Урда җирендә иҗат ителгән гүзәл әсәрләрнең берсе — Харазмнның «Мәхәббәтнамә»се. Әсәренең ахырындагы бер бәеттән аңла-шылганча, Харазмнның икенче әдәби псевдонимы Равани булырга кирәк. .
Сыр-дәрья елгасының түбәнге агы-мы буендагы Ак Урда территориясендә язылган бу ялкынлы мәхәббәт хатлары — асылда чын мәгънәсе белән дөньяви булган, әдәби яктан югары сыйфатлы беренче оригиналь шигъри әсәр. Шуның өстенә ул «намә»— хатлар жанрын төрки телләрдә башлап җибәргән беренче әсәр булып тора. Аңарчы без шушы жанрда бары тик фарсыча язылган әсәрләрне генә очратабыз. Ләкин без моңа карап «Мәхәббәтнамә»не фарсы теленнән тәрҗемә ителгән дип әйтә алмыйбыз. Поэманы аңарчы фарсы телендә язылган әсәрләр белән чагыштырып тикшерү Харазми- Раваниның «Мәхәббәтнамә»се бик оригиналь әсәр икәнлеген күрсәтә.
Хәзерге вакытта «Мәхәббәтнамә»- нең ике күчермәсе Лондонда саклана. Күчермәнең берсе гарәп хәрефләре, икенчесе уйгур хәрефләре белән язылган. Шулардай уйгур хәрефләре белән язылганы борынгырак. Ул 1432 елда күчерелгән. Поэма үзе 1353 елда кышын язылган. Димәк, уйгур хәрефләре белән язылган копиясе поэма үзе язылганнан соң 80 ел үткәч күчерелгән. Икенче копия 1509 елда, ягъни әсәр үзе иҗат ителеп
6. ,С. Ә.“ № 12. 81
156 ел үткәч, күчереп алынган. Поэ-маның. уйгур хәрефләре белән язылган копиясе борынгырак булса да, безнец карашча, гарәп хәрефләре белән язылган варианты әйбәтрәк. Бу вариантта жанрның, электән үк фарсы телендә урнашып килгән композициясе тулысынча сакланган, үлчәве азрак бозылган, һәм үз заманының тел үзенчәлекләрен уйгур вариантына караганда күбрәк чагылдыра. Поэманың ике күчермәсе дә яхшы сакланган. Гарәп варианты иәстәгъ- лыйк почеркы белән язылган. Поэма гашыйк егетнең сөйгәненә язган ял-кынлы унбер хатыннан — 950 шигъри юлдан тора. Дүртенче, сигезенче һәм унберенче хатлар фарсы телендә язылган. Авторның «Китапны язарга керешүнең сәбәпләре» дигән бүлектәге сүзләреннән аңлашылганча, моңарчы шагыйрь фарсы телендә язылган шигырьләре белән танылган булган инде. Поэманың композиция төзелеше шундый: һәр хаттан соң газәл, мәснәви һәм үгет-нәсихәт сүзе бирелә. Әсәрнең теле «Хөсрәү вә Ширин» теленә караганда җиңелрәк һәм архаизмнар да шактый аз. Татар һәм үзбәк әдәби теле, әдәбиятлары тарихы өчен «Мәхәббәтнамә»нең, һичшиксез, зур әһәмияте бар. Поэма шул ук һәзәҗ үлчәве белән язылган.
Алтын Урданың әдәби теле һәм әдәбияты формалашуда Харәзм бик зур роль уйнаганлыктан, бер-ике сүз белән генә булса да, борынгырак чорга караган икенче бер язма истәлеккә— шагыйрь Галинең 1233 елда язылган «Кыйссан Юсеф» әсәренә тукталып китәбез. Йосыф турындагы кыйссаның коръән варианты нигезендә язылган бу повестьның теле бик күп бәхәсләр тудырган. Повестьның кайда язылганлыгы билгеле түгел. Без аның турында исеме, авторының исеме һәм язылган датасыннан башка берни дә белмибез. Әсәрнең теле Брокельман тарафыннан тикшерелгән. Брокельман бу повестьның телен Кече Азия төрки теле дип санау ягында. Ләкин без бу язма истәлекне дә Сарай әдәби теленең төп нигезе булган телдә язылган угыз-кыпчак язма истәлеге итеп саныйбыз. Бу повесть Харәзмда, угыз һәм кыпчак телләре бер-беренә аралашкан төбәктә, иҗат ителгән булса кирәк. Шунысы кызыклы: повесть Казанда берничә тапкыр басылып кына калмаган, бәлки кулъязма хәлендә дә татарлар арасында бик күп таралган.
1917 елны Төркиянең атаклы тюр-кологы Б. Аталай Нәүшәһирдә Иб-раһим паша китапханәсеннән Фир-дәүси «Шаһнамә»сснең төрки тәрҗе-мәсен таба. Хәзерге вакытта бу кулъязма Истамбулда Төрек һәм мө-селман кулъязмалары музеенда сак-лана.
Кулъязмадагы кереш сүздән без «Шаһнамә»нең Алтын Урда әдәби телендәге, ягъни борынгы татар те-лендәге, тагын да дөресрәге — XIV нче йөздәге Идел буе төрки халыклары әдәби телендәге шигъри тәрҗемәсе Мисырдагы кыпчак факториясендә бу династиянең соңгы патшасы Кансу Гурн вакытында эшләнгәнен беләбез. Бу язма истәлек Мисыр кыпчакларының тел үзенчәлекләрен чагылдыра һәм һәр яклап тикшеренүне сорый.
Сарайның башка жанрдагы иң зур әдәби әсәрләреннән Д1әхмүт бине Гали Саранның «Иәһҗел фәрадис»- ын әйтеп китәбез. XIV нче йөздә иҗат ителгән бу язма истәлекнең хәзерге көнгә чаклы берничә күчермәсе сакланган, һәм алар нигездә Татарстанда табылган. Дини эчтәлекле бу чәчмә әсәр «Мәхәббәтна- мә»дән өч ел соңрак, 1357 елда язылган.
Татар әдәбиятының бу кыйммәтле язма истәлеге беренче тапкыр 1885 елда күренекле татар галиме Шиһап Мәрҗәни мәгълүматларыннан («Мостафадөл-әхбәр», 1 том, 15 6.) билгеле була. 1928 елда «Түркият мәҗмугасы» журналында: «Истам-булда «Яни Җами» каршындагы ки-тапханәдә 879 нчы номер белән «Иәһҗел фәрадис»иың «Фазаил-әл- муҗизат» дигән исемдә, 444 биттән торган иң борынгы күчермәсеннән берсе саклана» дип язылган иде. Кү-чермә нәсх почеркы белән язылган. 1956 елда Төркиядә басылып чыкты. Басылып чыккан беренче томы язма истәлекнең фотокопиясеннән тора. Хәбәр итүләренә караганда, икенче томы истәлекнең транскрипциясенә,
82
өченче томы телен тикшерүгә һәм сүзлегенә багышлана. Әсәрнең Ис- тамбулдагы күчермәсе бик яхшы сакланган, хәрәкәләр тулысыича бар. Монысы язма истәлекнең телен фо-нетик яктай һәм аерым сүзләрнең әйтелеше ягыннан төгәлрәк тикшерергә мөмкинлек бирәчәк. Шушы күчермәдән файдаланып, бер төсле язылып та. төрлечә әйтелә торган бик күп сүзләрнең кайсы диалектныкы булуын ачыкларга мөмкин. Күчермә Мөхәммәт бине Мөхәммәт әл-Хараз- ми тарафыннан язылган. (Бу кеше «Мәхәббәтнамә»иең авторы түгел микән? «Мәхәббәтнамә»дәге соңгы сүздә әйтелүенчә, аның авторы зур кыенлыкта яшәгән, димәк, аның, акча хакына, шундый әсәрләрне күчереп язуы да мөмкин).
Күчереп язучы: «Бу күчермә язылып бетәргә өч көн калганда, китапның авторы вафат булды» дип яза. Шулай итеп, «Яни Җами» копиясе автор үзе исән вакытта, аның торган илендә күчерелгән булып чыга.
Ялтадагы Көнчыгыш музееның фәнни сотруднигы Я куб Кәмалның 1930 елда язып чыккан мәгълүма-тыннан Кырымда «Нәһҗел фәра- дис»ның һиҗри елы белән 792 елга, ягъни 1440 елга караган бер күчермәсе табылганлыгы билгеле булган иде. Димәк, Кырымдагы күчермә, Истамбулдагыдан кала, иң борынгы күчермә булып тора. Ул Касыйм дигән кеше тарафыннан күчереп алынган. Күчермә иң борынгы почерклардан сулус почеркы белән язылган. Кырым күчермәсенең нинди кәгазьгә язылуы билгеле түгел, һәм аны инде белеп тә булмас, чөнки югалган ул.
Б. А. Яфаров диссертациясеннән билгеле булганча, Казанда соңгырак чорга караган ике күчермә саклана. Берсе, чама белән XVII нче йөзгә караганы, проф. Готвальд кулында булган. 1928 елны аның якыннары бу күчермәне СССР Фәннәр акаде-миясенең Казан Филиалы китапханә-сенә бүләк иткәннәр. Нәсх почеркы белән язылган икенче күчермә соң-гырак чорга, 1761 елга карый. Бусы Казан Педагогия институты китапха-нәсендә саклана. Казан университеты китапханәсендә өченче күчермәнең 35 битлек аерым өзекләре генә бар.
Кулъязманың өч күчермәсе Ленин-градтагы Көнчыгышны өйрәнү инсти-тутының кулъязма секторында саклана. Боларның икесе 1928 елда Казаннан, Вахитов китапханәсеннән китерелгән.
Татарстан җирендә бу әсәрнең биш-алты күчермәсе табылуы аның үз заманында татарлар арасында шактый киң таралганльп ын күрсәтә. Зәки Вәлиди, Истамбулдагы күчермәнең кәгазен һәм орфографиясен тикшереп, бу әсәр гомумән Харәзмда язылган дигән нәтиҗәгә килә. Бу фикергә кушылуы кыен. Беренчедән, Харәзмда, гомумән Урта Азиядә бу әсәрнең бер генә күчермәсе дә табылмаган. Икенчедән, Харәзм Алтын Урда составына кереп, Алтын Урда дәүләте башка илләр белән көчле сәүдә эше алып барган заманда Сарайда да, Алтын Урданың башка шәһәрләрендә дә китаплар Харәзм- наи китерелгән кәгазьгә язылган булуы мөмкин. Безнеңчә, әсәрнең татарлар арасында киң таралу факты мәсьәләне ачыклауда шактый зур нигез була ала. Бу язма истәлек бүгенге көнгә кадәр чын-чынлап өйрәнелмәгән әле. Төрек әдәбиятчысы Абдул- кадыйр Карахан бу әсәрне Мөхәммәт пәйгамбәрнең 40 хәдисеннән торган, төрки дөньяга билгеле булган җыентыклар арасына кертә, һәрбер бүлекнең башында, эчтәлегенә ярашлы рәвештә, пәйгамбәрнең берәр хәдисе бирелүе А. Караханны ялгыш фикергә этәргән булса кирәк. Китап унар бүлекчәле дүрт бүлектән торганлыктан, анда китерелгән хәдисләрнең дә саны кырыкка җитә. Чынлыкта исә «Нәһҗел фәрадис»ның «пәйгамбәрнең кырык хәдисе» белән бернинди уртаклыгы юк. «Нәһҗел фәрадис» — дини эчтәлекле зур бер оригиналь әсәр.
Төрек филологы Каваметдин «Түр- кият мәҗмугасы» дигән җыентыкның 169—250 битләрендә «Нәһҗел фәра- дис»тап кыпчак һәм уйгур элемент-ларыннан торган бик күп сүзләр китерә. Ләкин боларның транскрипциясе дә, тәрҗемәсе дә бик күп төзәтмә кертүне сорый.
83
XIII иче йөздә гарәп теленнән тәр-җемә ителгән «Л1пгъраҗнамә»нең кереш өлешендә тәрҗемәче: «Бу әсәр — исеме шул ук булса да, бөтенләй башка әсәр булган «Нәһҗел фәрадис»иың тәрҗемәсе» ди. Дөре-сендә ул әйткән «Нәһҗел фәрадис» китабы — бөтенләй башка китап. Тәрҗемәчемен, бу искәрмәсе француз филологы Pave de Courteillene дә ялгыш фикергә китергән. Ул төрки телендәге бөтенләй оригиналь әсәрне «Мигъраҗнамә» шикелле үк гарәп-чәдән тәрҗемә ителгән дип саный.
Тәрҗемәченең әлеге сүзләре яки Pave de Courteille фикерләре, үз нәүбәтендә рус тюркологы, СССР Фәннәр академиясенең, член-коррес- поиденты С. Е. ААаловны да ялгыш фикергә этәрә. С. Е. Малов «Памятники древне-тюркской письменности» дигән хезмәтенең. 96 битендә: «суз уңаеннан әйткәндә, «Мигъраҗнамә» «Нәһҗел фәрадис»ның тәрҗемәсе» дип яза. Шуннан соңгы биттә: «Мәр- җәнинең «Казан һәм Болгар тарихында искә алынган Гали углы Мәхмүд Болгари (XIV иче йөз) шушы «Мигъраҗнамә»нең авторы түгел микән?» ди. Безнеңчә, ул аның авторы түгел. С. Е. Малов бу әсәрләрне чагыштырып теге мәгълүматның дө-реслеген тикшерә алмаган, күрәсең. «Мигъраҗнамә» белән «Нәһҗел фә- радис»ның эчтәлекләрен генә чагыш-тыру да Гали бине Мәхмүд әсәренең «Мигъраҗнамә» белән бернинди дә уртаклыгы юклыгын күрсәтә. «Мигъ- раҗнамә»нең күләме шактый кечкенә. Аида фәкать пәйгамбәрнең күккә ашуы турында гына сөйләнә. «Нәһҗел фәрадис»ка килгәндә исә, ул калын-калыи ике томнан тора. Эчтәлеге чын мәгънәсендә дини. Беренче кисәге тулысы белән Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышын тасвир итүгә, икенче кисәге кешеләргә яхшылык кылучы беренче дүрт хәлифәнең, Мөхәммәт пәйгамбәрнең кызы Фатыйма, оныклары Хәсән белән Хөсәен һәм мөселман дине башлыклары дүрт имамның тормышларын сурәтләүгә багышланган. Шуннан ары изге эшләр турында, алладан, язмыштан зарланмау турында һәм, иң ахырда, гөнаһлар турында сөйләнә.
Автор үзе китапның исемен «Оҗ-махларның ачык юлы» дип тәрҗемә итә.
Йомгак итеп шуны әйтик: югарыда телгә алынган күчермәләрнең иң әһә- миятлесе — И стам бул да саклана тор-ганы. Хәзерге вакытта бу күчермәнең фотокопиясе СССР Фәннәр ака-демиясенең Казан Филиалында да бар.
XIII иче йөздә Алтын Урда белән Мисыр арасында башланган культу- ра-экоиомик һәм хәрби-политик баг-ланыш* XIV иче йөздә тагын да көчәя төшә. Шуның нәтиҗәсендә Мисырдагы кыпчак факториясе дә үсә башлый. Алтын Урда эчендә көчәеп киткән үзара сугышлар яңадап- яңа галимнәрнең Сарайдан Мисырга китүләренә сәбәп була. Шулай итеп, Мисырда угыз-кыпчак теле җирле-гендәге яңа бер зур төрки әдәбият учагы барлыкка килә. Шул чорда Сәгъди «Гөлстан»ының тәрҗемәчесе шагыйрь Сәйф Сараи да («Совет әдәбияты» журналының быелгы 4 нче санын карагыз) Мисырга, барып эләгә. Биредә без шунысын гына әйтеп китик: лирик шагыйрь Сәйф үзенең тәрҗемәсен 1391 елда тәмамлый һәм аның 372 битле китабы фотокопия рәвешендә 1954 елда Мисырда басы-лып чыга. Кулъязма бик матур итеп мәмлүк иәсхе белән язылган һәм хәзерге вакыткача бик әйбәт сакланган.
Тәрҗемәнең азагында шагыйрьнең һәм аның сигез замандашының аерым лирик шигырьләре бирелгән. Сәйфнең теле бик җиңел булып, революциягә хәтле иҗат иткән шагыйрьләр һәм язучылар теленә якынлаша.
Шунысы кызыклы: югарыда әйтел-гән шагыйрьләр үзләренең әсәрләрен һәзәҗ үлчәве белән язган бер вакытта, Сәйф Саран үзенең 87 бәеттән торган кереш шигырьләрен алты юллы кыскартылган рәмәл үлчәвендә яза. Бу үлчәүдә ачык һәм кыска иҗекләр түбәндәгечә чиратлаша:
- V- —|-V -------- |-V-
Ләкпп Сәйф Сарай шушы бер үлчәү белән генә чикләнми, классик по-эзиядәге башка бик күп төрле гаруз үлчәүләрен дә куллана.
84
Гарәп тарихчылары Сарайдагы күп кенә шагыйрьләрнең Сәгъдинең «Гөлстан»ы һәм «Бөстан»ы белән кы-зыксынулары, бу әсәрләрне өйрәнүләре һәм үз телләренә тәрҗемә итүләре турында язалар. Сәйф Саран әнә шундый шагыйрьләрнең берсе булган булса кирәк.
Котби тарафыннан Низаминың «Хөсрәү вә Ширин»е тәрҗемә ителүе, Фирдәүсинең «Шаһнамә»се, Сәгъдинең «Гөлстан»ы һәм «Бөстан»ы тәрҗемәләре Сарай шагыйрьләре фарсы классик әдәбиятын бик яхшы бел тәнлекләрен, аны яратканлыкла- рып, хөрмәт иткәнлекләрен һәм шул заманда ук төрки халыкларны дөнья әдәбиятының шушы бай хәзинәсе белән таныштыру өчен зур тырышлык куеп эшлэгәнлекләрен күрсәтә.
Бу кулъязмага Сәйф Саранның моңарчы безгә билгеле булмаган сигез замандашының — Мәүлана казый Мохсин, кол Гыймади, Әхмәт хуҗа Саран, Габделмәҗит, Тоглы хуҗа, Исхак һәм Хәсән углының газәлләре өстәлүе аның кыйммәтен тагын да арттыра.
Ниндидер билгесез сәбәпләргә тая-нып, бәлки, аерым тел фактларыннан чыгыптыр, әзербәйҗаннар Хәсән углын үзләренең классик поэзияләренә нигез салучы итеп саныйлар. Әмма безнең карамакта, Күпрүлү-за- дәнең чама белән әйтелгән фикереннән башка, моны расларлык бернинди дәлил дә юк. Хәсән углы газәлләрендә очрый торган аерым тел үзенчәлекләре татар телендә һәм аның аерым сөйләшләрендә дә бар.
Проф. Үзлүк «Гөлстан» басмасына язган кереш сүзендә Ускударда Сәлим-ага китапханәсендә, 568 нче номер белән, 1386 елда Мөхәммәт Әштархани тарафыннан төзелгән калын бер җыентык саклануын әйтә. Бу факт XIV нче йөздә түбән Идел буендагы әдәби учак бер Сарай белән генә чикләнмәвен ачык күрсәтә.
«Turk сһһ»ндәге (1956 елгы 53 саны) мәгълүматлардан безгә Копия һәм Истамбул китапханәләрендә XIV нче йөздәге Алтын Урда әдәби теленә хас катнаш угыз-кыпчак телендә язылып, мөселман суд-хокук эшләренә караган берничә хезмәт сакланганлыгы билгеле. Шулар арасында Мөхәммәт бине Садыйкның Копиядә Иосыф-ага китапханәсендәге «Фнкх китаби» да һәм «Китаби илм-ән-нишаб» дигән хезмәт тә телгә алына. Соңгысы хәрби эшкә караган китап булса кирәк. Бәлки, ул 1956 елда поляк галиме А. Заянчковский тарафыннан бастырып чыгарылган «Хөласа» тибындагы әсәрдер.
«Хөласа» да XIV нче йөздә билгесез бер автор тарафыннан язылган. Кулъязма 65 биттән тора, һәр биттә 9 юл. Нәсх почеркы белән язылган. Бу кулъязма шул заманның башка күп кенә кулъязмаларыннан үзенчәлекле орфографиясе белән аерылып тора. Автор сузыкларны бирүдә гарәп алфавитындагы өч сузык хәрефне бөтенләй кулланмый, бары тик хәрәкәләр белән генә чикләнергә ты-рыша. Китап, чәчмә әсәр булып, хәрби эшкә, шул заманның төп коралы— ук атарга өйрәтүгә багышланган, Алтын Урданың әдәби теле— угыз-кыпчак телендә язылган. Бу хезмәт Мисырдагы кыпчак гаскәр башлыгының киңәше белән, авторга ул биргән берничә гарәпчә хезмәт нигезендә язылып, шул i аскәр башлыгына багышланган.
Тулу-тоглук дигән исемнең тулы формасы булып, «байраклы» мәгъ-нәсендә. Шулай булгач, Тулу бәк югарыда әйтелгән шагыйрь Сәйф Сарайның замандашы булган Тоглук бәк түгел микән?
Исеменнән кыпчак икәнлеге күренеп торган шул ук Тулу бәкнең үтенүе буенча, шул ук телдә хәрби эчтәлекле «Китаб-әл-Хәйл» дигән әсәр дә язылган.
Истамбулдагы «Топ-капы» китап-ханәсендә шул ук әдәби телдә язылып, хәрби эшкә караган тагын бер кулъязма саклана. Бу— 1446 елда, ягъни XV нче йөзнең урталарында язылган «Муннят-әл гуззат» («Үкенүче җиңүче») исемле хезмәт. Бу факт кыпчак хәрбиләренең XV нче йөздә дә хәрби эчтәлекле әдәбиятка зур әһәмият биргәнлекләрен күрсәтә.
Шушы әдәби телдә язылган кыйм-мәтле язма истәлекләрнең берсе — «Китаб-әд-дәъва». Бу әсәр Истам- булда милли китапханәдә саклана. Мөселман суд-хокук эшләренә ба-гышланган бу кулъязмада моның
85
1421 елда үлгән Татар исемле Мисыр патшасы китапханәсендә кайчандыр булганлыгы турында язылган сүзләр бар. Димәк, кулъязма
XIV иче йөзнец икенче яртысына яки
XV иче йөзнец беренче чирегенә ка-рын. Бу китап шул ягы белән әһә-миятле: ул XIV нче йөздәге Алтын Урда дәүләтенең, формалашкан әдәби теле — катнаш угыз-кыпчак әдәби телендә язылган. Китапта гарәп-фар- сы элементлары аз дип әйтерлек. Моннан тыш, бу китапның телендә төрле диалект элементлары үзара шулкадәр буталган — угыз тамыры «ол»га (бул) кыпчак кушымчасы «ган» кушылып, «олган» (булган) сүзе, угыз тамыры «вер»гә (бир) кыпчак кушымчасы «гән» ялганып, «вергән» (биргән) сүзе һ. б. ясала. Шушындый ук хәлне без революциягәчә татар әдәбиятында хәтта XX нче йөзнец башында да күрәбез. Димәк, угыз-кыпчак телләре кушылмасы татар әдәбиятында безнең гасырга хәтле яшәп килә. XIII—XIV нче йөздәге Алтын Урда әдәби теленә хас булган күп кенә үзенчәлекләр, әллә ни үзгәр- мәстән, XX йөз башларына хәтле сак-ланып килә.
Биредә без Алтын Урда әдәби те-лендә дәүләтнең үзендә һәм аннан читтә язылган әдәби истәлекләрнең кайберләренә генә тукталдык, өстәвенә безгә билгеле булган XIV йөз язма истәлекләренә генә тукталып үттек. Бүгенге көнгә чаклы башка урыннарда сакланып килгән язма истәлекләрнең күбесе безгә билгеле түгел әле. Безнең кичектергесез бурычыбыз— борынгы заманда ук бабаларыбыз иҗат итеп калдырган әнә шул кыйммәтле әсәрләрне табып, өйрәнеп, матбугатта чыгарудан гыйбарәт. Шундый җитди эш башкармаганда әдәби телебез һәм әдәбиятыбызның тарихын язу турында уйларлык та түгел, һичшиксез, Татарстанның үзендә дә, Казанда да, кыйммәтле кулъязмалар саклана булырга тиеш. Бу эшкә чын-чыннан керешергә вакыт.
Алтын Урдага бәйләнешле төрки халыкларның вәкилләре тарафыннан иҗат ителгән әсәрләр уңае белән, XIV нче йөздә гарәп галимнәре тарафыннан төрки телләрне өйрәнү өчен төзелгән кайбер сүзлекләргә дә тукталып китәбез. Бу сүзлекләр асылда, Алтын Урда әдәби теленә хас булганча, кыпчак тел җирлеге өстенлек иткән әлеге кушылма угыз-кыпчак әдәби теленең лексик-грамматик үзенчәлекләрен чагылдыралар.
Иң элек Әсиретдин Әбү-Хәйяннын «Китаб-әл-идрак лил-лисани әтрак» дигән сүзлегенә тукталып китик. Бу сүзлекнең авторы 1256 елла Ән- дөлөстәге (Испаниядәге) гарәпләр хәлифәлегенең административ һәм культура үзәге булган Гарната ка-ласында туып, 1344 елда мәмлүкләр Мисырында үлгән. Сүзлеге 1312 елда Мисырда төзелеп беткән. Бу сүзлекнең XIV нче йөзнең беренче яртысында Мисырда, кыпчак патшалары чорында төзелү факты гына- да аның Мисыр кыпчаклары телен һәм Алтын Урдадагы катнаш угыз- кыпчак телен чагылдырганын ачык күрсәтә.
Мисыр кыпчакларының тете. Әбү- Хәйяп сүзлегеннән башка, 1928 елда Истамбулда мөгаллим Рифат тара-фыннан 94 бит күләмендә бастырып чыгарылган «Әл-Каванин» исемле сүзлектә дә тикшерелә.* Бу сүзлектә асылда көнбатыш кыпчак һәм көн-чыгыш төрки, өлешчә көньяк төрки элементлары күренеп тора.
Әбү-Хәйян сүзлегенә кайтып, шуны да әйтеп китик: бу кыйммәтле сүз-лекнең бер күчермәсе Истамбулда Вәлидиддин әфәнденең Баязит мәчете каршындагы китапханәсендә 2896 ичы номер белән саклана. Икенче күчермәсе — Истамбул университеты каршындагы китапханәдә.
Баязит мәчете каршындагы китап-ханәдә саклана торган күчермә беренче тапкыр 1895 елда тумышы белән Сәланикле булган Мостафа әфәнде тарафыннан матбугатка чыгарылган. Ләкин бу күчермәдә шактый күп хаталар бар.
1931 елда проф. Әхмәт Җафар углы тарафыннан чыгарылган икенче басмасында җитди текстологик эш башкарылган, беренче басмадагы хаталарның күбесе төзәтелгән.
Шул заманда төзелгән һәм Алтын Урда әдәби теленең лексикасын ча-гылдыра торган сүзлекләр арасында- «Китаби әт-Төхфәт-үз-Зәкия фил лө-
86
гат үт-Төркия» үзенә аерым бер урын алып тора. Күләме 182 биттән торган бу сүзлекнең бүгенге көнгә чаклы бер генә нөсхәсе сакланып калган. Бу язма истәлек турында беренче тапкыр венгер журналларының. берсендә Күпрүлү.-задә язып чыкты. Сүзлек үзенең сыйфаты белән дә, тәрҗемәләренең дөреслеге һәм эчтәлеге белән дә Әбү-Хәйян сүзлегеннән күп өстен тора. Шактый ук әһәмиятле бу язма истәлек 1945 елда Нстамбулда Б. Аталай тарафыннан бастырып чыгарылды. Сүзлекнең фотокопиясе алдыннан, алфавит тәртибендә системага салынып һәм төрек теленә тәрҗемә ителеп, 135 бит күләмендә сүзлек бирелгән. Бик кыйммәтле грамматик материаллары да бар.
Төрекчә-гарәпчә ике сүз тек төзүче, Каһирәдәге «Әшрәфия» мәдрәсәсе укытучысы Салих мулла, «татар теле» дигән терминны кулланышка кертеп: «Әбү-Хәйян сүзлеге татар телен чагылдыра» дигән фикерне әйтә.
Безнең өчен бу сүзлекнең шул ягы әһәмиятле: биредә башка сүзлекләрдә очрамый торган күп кенә сүзләр бар. Аннары, бер гарәп сүзе янында берничә төрки сүз — синонимнар бирелә, төрекмән һәм кыпчак сүзләре арасындагы аерма күрсәтелә.
Мәсәлән, «өй» сүзеннән соң төрек-мәнчә «ев» сүзе бирелә: өрәнди, тө-рекм. өгрәнди; ауыр, төрекм. агыр; ауырды, төрекм. агырды; пшкәри (эчкәрс), төрекм. ишери һ. б. Фи-гыльләр инфинитив формасында би-релгән. Авторның кыпчак телендә дә төрек телендәге кебек «йор» кушым-часы барлыгын әйтүе дә игътибарга лаеклы. Грамматика бүлегендә татар теленнән махсус рәвештә мисаллар китерелә. Грамматика бүлегендә дә, сүзлекнең үзендә дә төрекмән эле-ментлары кыпчак элементларыннан аерылып күрсәтелә, татар теленнән махсус рәвештә мисаллар бирелә.
Бу хезмәтнең исән калган бердәнбер нөсхәсе хәзерге вакытта Истамбулда Вәлндиддиннең Баязит мәчете каршындагы китапханәсендә 3092 иче номер белән теркәлеп саклана. Б. Аталай сүзенә караганда, бу әсәр «абадий», ягъни «мәңгелек» дин аталган калын кәгазьгә язылган, һәр биттә уртача 13 юл, һәр юлда 7 сүз, ул заманда нык таралган пәсх почеркы белән язылган. Б. Аталай: «Оригиналда гарәп сүзләре кара кара белән, ә төрки сүзләр кызыл кара белән язылган» дп. Сүзлекнең тагын шул ягы яхшы: анда хәрәкәләр бирелгән, һәм ,бу билгеләр һәр сүзнең төгәл әйтелешен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
Кулъязманың үзендә сүзлекнең кайчан төзелү датасы әйтелмәгән. Шулай да аның алдагы бер битенә язып куелган сүзләрдән сүзлекнең 829 нчы һиҗри елга, ягъни 1477 елга чаклы төзелгәнлеген белергә мөмкин. Авторы хакында берни дә әйтә алмыйбыз.
Сүзлек өлеше — 78 бит, грамматика өлеше—13 бит. Грамматика өлешендә бирелгән мисалларның шул ягы әһәмиятле: бу мисаллар сүзгә-сүз тәрҗемә түгел, бәлки хәзерге төрки телләрнең синтаксисына туры киләләр. Мисаллардан авторның татар теле дигән сүздә Казан татарлары телен күздә тотканлыгы ачык аңлашыла. Бу факттан автор үзе чыгышы белән төрек булган яки төрки дөньяның бу өлешендә йөреп, бу яктагы төрки телләрне өйрәнгән дигән фикергә киләсең. Сүзлектә 3000 гә якын сүз бар, шуларның өчтән бер өлешен фигыльләр тәшкил итә. Фигыльләрнең 90 проценты гади фигыль. Сүзлек әбҗәд тәртибендә төзелгән. Әбү-Хәйянның шул ук тәртиптә эшләнгән төрекчә-гарәпчә сүзлегеннән ул гарәпчә-төрекчә сүзлек булуы белән аерылып тора.
Сүзлекнең авторына Әбү-Хәйян хезмәте билгеле булган, ләкин ул аның исемен ни өчендер Шәрәфетдин дип атый.
Сүзлекнең бер орфографик үзенчә-леге бар — озын «а» авазы әлиф һәм матдә белән белдерелми, ә хәзерге көндәге кайбер төрки халыклардагыча ике әлиф белән бирелә.
Әлбәттә, берничә мәртәбә басылып чыккан, шул исәптән бездә П. Мели- оранский тарафыннан чыгарылган Ибне Мохәнна сүзлегенең дә, 1303 елда латин алфавиты нигезендә мис-сионерлар тарафыннан төзелеп, бер-ничә тапкыр төрле илләрдә басылган
87
«Коднкус-куманикус»нын. да телебез-нең тарихын өйрәнү өчен зур әһәмияте бар.
Шулай ук 1933 елда поляк восто-коведы А. Заянчковский тарафыннан бастырып чыгарылган «Лөгать-әт төрки вәл-кыпчак» исемле сүзлек барлыгын да әйтеп китик. Бу хезмәт нигездә кыпчак диалектларының тел материалын чагылдыра.
Алтын Урда белән, аның әдәбияты, әдәби теле һәм культура тормышы белән теге яки бу дәрәҗәдә бәйләнешле булган әдәби әсәрләрнең якынча исемлеге әнә шуннан гыйбарәт. Без бу язма истәлекләрнең телен Алтын Урда әдәби теле яки XIV—XV иче йөзләрдә түбән Идел буенда, соңга таба татарлар арасында яшәгән һәм, бераз үзгәреп, XIX ич ы йөзнең -башларына хәтле сакланып килгән «төрки» әдәби тел дип атадык.
Гомумән «төрки» сүзе, аерым ал-ганда Идел буендагы «төрки» тел дигән сүз нинди мәгънәдән гыйбарәт соң?
Югарыда без бу әдәби телнең лексик яктан да, морфологик яктан да, аерым очракларда фонетик яктан да кушылма тел булуын әйтеп киткән идек инде.
Ничек барлыкка килгән соң бу әдәби тел?
XIII иче гасырның ахырларына таба, XIV нче йөзнең беренче яртысында үзәге Сарай-Бәрәкә булган түбән Идел буенда җирле диалектлар нигезендә үзенә бер төрле язма әдәби «төрки» тел формалаша. Бу әдәби телне тудыруда бирегә шул заманның төрле-төрле культура үзәкләреннән килгән галимнәр актив катнашалар. Монда элекке Болгар дәүләтеннән, Сыр-Дәрьяның түбәнге агымы буендагы Сыгнактаи, Сәүран- нан һәм башка калалардан, Харәзм- ның төрле шәһәрләреннән, беренче чиратта Үргәнечтән, Мавәрәинәһер- дәге һәм Хорасандагы шәһәрләрдән, Кырым һәм Әзербәйҗаннан һ. б. җирләрдән килгән шагыйрьләр, галимнәр була. Шулай итеп, бу культураны тудыруда, бу әдәби телне формалаштыруда хәзерге татар, башкорт, казакъ, Кырым татары, әзербәйҗан, үзбәк һәм төрекмәннәрнең бабалары актив катнашканнар.
XII—XIV нче йөзләрдә иҗат ител-гән бу язма истәлекләрнең телен тик-шереп, аларны чагыштырып өйрән-гәндә XIV нче йөз Алтын Урда әдәби теленең нигезендә XII нче йөзнең урталарында Сыр-Дәрьяның түбәнге буйларында формалашкан угыз-кып- чак әдәби теле ятканлыгы күренә.
Бу культураның варислары кем, бу язма истәлекләр кемнеке? дигән сорауга килгәндә исә, без бу культу-раны барлыкка китерүдә югарыда саналган халыкларның бабалары катнашу фактын читтә калдыра ал-мыйбыз. Шулай да без бу халык-ларның, төрле сәбәпләр аркасында, әлеге мираска беришеләренең күбрәк, беришеләренең азрак дәрәҗәдә катнашы барлыгын исәпкә алырга тиешбез. Мәсәлән, түбән Идел буенда яшәгән халыкларның төп өлеше хәзерге татар халкы формалашу чорында аның составына кергәннәр. Шуңа күрә без бу культураның, бу әдәби истәлекләрнең туры- дан-туры варислары итеп хәзерге татарларны саныйбыз. Әлбәттә, бу мирасның югарыда әйтелгән башка халыкларга да билгеле бер мөнәсәбәте бар.
Татар әдәби теленең һәм әдәбия-тының тарихын Орхоп-Енисей язма-ларыннан башлау ялгыш булган кебек, аны XVII нче йөздән яки XVIII нче йөздән башлау да дөрес түгел. Кабер ташларындагы аерым язулар ул әле әдәбият та, әдәби тел дә түгел. Шуңа күрә татар теле тарихын XII иче гасырда Сыр-Дәрьяның түбәнге агымы буенда иҗат ителгән угыз-кыпчак язма истәлекләре белән тыгыз бәйләнгән XIII—XIV нче йөз язма истәлекләреннән башлау дөресрәк булыр иде.
Алтын Урда әдәби теленең һәм әдәб 11 яты н ы ң фор м ал ашу ф а ктл ары әнә шундый.
Менә шушы әдәби тел, — моны бо-рынгы татар әдәби теле дип тә атарга мөмкин булыр иде, — артык зур үзгәрешләргә очрамыйча, безнең га-сырның 20 иче еллары башына чаклы яшәп килә. XIX нчы йөзнең

ахырларында Мәржәнп, К. Иасыйри һәм башка бик күпләрнең әсәрләре шушы телдә иҗат ителә. Шушы ук телдә « Бәдәва м », «Т а к ы й -гаҗәб» һ. б. шундый китаплар языла. «Шура» журналының беренче саннарында да бу телнең көчле йогынтысында язылган мәкаләләр бар.
Шул шартларда сыйфаты белән бөтенләй башка булган яңа татар әдәби теле туа. Бу тел хәзерге татар теленә чит булган архаизмнардан, уйгур һәм угыз элементларыннан арына. Татар халкының Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирхан С. Рәмиев, Дәрдемәнд, Г. Ибраһимов, Һ. Такташ, Ш. Бабич шикелле зур язучылары һәм шагыйрьләре шушы әдәби телгә нигез салалар.
Казан, Уфа, Оренбург, Троицк, Астрахань, Мәскәү, Ленинград һәм татарча газеталар, журналлар, күп төрле әдәбият басылган кайбер башка шәһәрләр шушы әдәбиятның, шушы әдәби телнең учагы булалар.
Октябрь революциясеннән соц бу тел татар халкының милли теле буларак тәмам формалашып җитте.