Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШӘРИФ КАМАЛНЫҢ СОВЕТ ЧОРЫ ДРАМАТУРГИЯСЕ


(Герой һәм конфликт)
Шәриф Камал моннан 42 ел элек Хаҗи әфәнде йөзендә урта гасырчылык, феодализм яшәеш формасына кендеге белән береккән татар сәүдә буржуазиясен гаять көлке кыяфәттә сәхнәгә менгергән иде. Күп еллар үтте, әмма «Хажп әфәнде өйләнә» комедиясенә тамашачының игътибары кимемәде: комедиянең сәхнә гомере бүген дә әле өзелгәне юк. Шулай булса да утызынчы елларга кадәр тәнкыйть Ш. Камал турында кыска хикәя остасы, «Акчарлаклар»- ны иҗат итүче һәм татар совет романнарының беренчеләреннән булган «Таң атканда»ның авторы итеп кенә сүз йөртә иде. Утызынчы еллар тән-кыйтендә исә аның исеме янына «драматург» сүзе языла башлады. Бу очраклы хәл түгел иде: «Таң атканда» белән «Матур туганда» романнары арасындагы унбер ел эчендә язучы, прозадан әсәрләр бирмәгәне хәлдә, бер-бер артлы биш пьеса язды.
Ш. Камалның революциядән соңгы әнә шул эшчәнлеге 1928 елда язылып тәмам булган «Ут» драмасы белән башланып китә. Бу әсәрнең сәхнәгә куелуы театр һәм драматургия тарихында әһәмиятле вакыйга булды. Чөнки 20 елларның ахырларына таба да әле тарихи темалар белән мавыгу, идея ягыннан тотнаксыз әсәрләргә юл куелу урын алып, репертуарны заманның әһәмиятле мәсьәләләрен күтәргән пьесалар хисабына баету актуаль бурыч булып калуында дәвам итә иде. Ләкин актуаль эчтәлекле һәм оста эшләнгән бу драма, шул заман тәнкыйтенең уңай бәясенә дә карамастан, соңрак сәер язмышка очрады, аны Ш. Камалның искергән әсәрләре җөмләсенә кертеп йөртә башладылар. Ни өчен, нәрсәгә нигезләнеп? Янәсе, пьесада дошман элементлар, корткычлар һәм шулар тозагына эләккән жаваплы работник алгы планга куеп сурәтләнгән, ә дошманнарны фаш итәргә, әлеге жаваплы работникны дөрес юлга бастырырга тиешле эшчеләр коллективы, партия-совет җә-мәгатьчелеге, гомумән алдынгы, әй-дәүче көчләр читтә калдырылган. Ләкин биредә драмада куелган һәм хәл ителгән үзәк проблеманы тотып ала алмау аркасында килеп чыга торган аңлашылмаучылыктан башка бернәрсә дә юк.
Драмада нинди проблема куела соң? Әсәрнең төп герое Рәүф булганга, бу сорауга җавапны шушы персонаждай һәм аның драмасыннан эзләргә кирәк.
Ни өчен Рәүф үзенең ныклыгын, принципиальлеген югалта барып, дошманның корткычлык эшенә юл куя, һәм нәтиҗәдә, азгамы-күпкәме җитәкче буларак үлә? Телгә килгән беренче җавап: чибәр һәм кыланчык кызга гашыйк булып, шуңа өйләнүе. Моның роле зур була, әлбәттә.
Рәүф кайчандыр семья бәхетен татыган. Ләкин хәзер, сөекле хаты-нының үлеп китүе сәбәпле, ул бу бәхеттән мәхрүм калган, аның бу
53
бәхетне кайтарасы, шәхси тормышын да юлга саласы килә. Әиә шундый психологик хәлдә аца Галия тап була. Чибәр, үзен тота белә, ирләрне тилертергә оста. Рәүф өйләнә һәм гаять зур ялгышлык эшли. Дөньяга карашлары капма-каршы булган ике кешенең чын гаилә, бәхет бирә торган, эшкә, иҗатка рухландыра торган гаилә төзүләре мөмкин түгел. Биредә драма гына булырга мөмкин. Әйе, бу чын-чыинан драма. Шушы һәм шуңа охшаш ситуация үзе генә дә көчле драматик әсәргә пигез булып ята ала. һәм мондый әсәрләр аз түгел. Ләкин Ш. Камал үзенең «Ут» пьесасында Рәүфнең семья драмасын гына түгел, бәлки иҗтимагый драмасын күрсәтүне дә бурыч итеп алган һәм шуны уңышлы үтәп чыккан.
Рәүфнең Галиягә өйләнү сәбәбенә кайтыйк. Бу сәбәпнең бер ягын ачкан идек инде. Ләкин мәсьәлә шунда: Рәүф, корыч һәм аек большевик булып калган тәкъдирдә, мәхәббәтенең муенына басып булса да, бу адымны ясамас иде. Чөнки миллионер кызы Галия бик күп җепләр белән совет дошманнарына бәй-ләнгән һәм аның элекке миллионнар шаукымыннан арынган булуы да бик шикле. Димәк, уяулык кимегән, корыч тутыга башлаган.
Революция һәм гражданнар сугышы вакытында сыйнфый көрәш үзенә бер формада булып, халык хуҗалыгын торгызу һәм социализмның нигез ташларын салу чорында ул бөтенләй икенче төс алды. Сыйнфый көрәшнең каты һәм ялангач гәүдәләнеше вакытында Рәүф үз урынында булган: дошманнарга юлбарыс төсле ташланган. Инде бу көрәш яңа, катлаулы формалар алгач, ул бу көрәш эченә аның яңа методларын үзл ә ш те р м ә гә н килеш, хәзерлексез хәлдә килеп керә. Әгәр сыйнфый дошман кулына корал тотып. Рәүф өстенә битлексез килсә, ул бүген дә гайрәт һәм ныклык күрсәтәчәк. Әмма битлекле дошманга каршы Рәүф коралсыз. Күрәсең, туплар гөрселдәве тынып, тыныч төзелеш чоры башлангач, Рәүф тынычлыкка бирелгән, аңа бөтен нәрсә ал да гөл булып күренә башлаган: ил алга бара, уңышлар зур, калдык- постык дошманнар нәрсә эшли алыр?
Шолоховның Нагульновы белән Ш. Камалның Рәүфе, әлбәттә, икесе ике тип. Нагульнов сыйнфый дошманга каршы гына түгел, хәллерәк, ләкин хезмәтчел казакка каршы да «гражданнар сугышы» алып бара. Рәүф исә тирә-ягына сырышкан сыйнфый дошманны да күрми, капитализмның ата бүреләрен «тәрбияләү» иллюзиясе белән яши. Ләкин шул ук вакытта алар арасында зур охшашлык та бар. Бу ике тип — медальнең ике ягы гына. Алар икесе дә гражданнар сугышында зур һәм файдалы эш башкарып та, үзләренең карашларын, эш методларын, тормыш рәвешләрен яңа чорга, шул чорның яңа бурычларына җайлаштырып, «үзгәртеп» кора алмаганнар. Икесенең дә фаҗигасе шунда.
Шулай итеп, Рәүфнең драмасы сыйнфый көрәшнең яңа формаларын төшенеп җитә алмыйча һәм үзендә бу көрәштә алдынгы сафта булырлык сыйфатлар булдыра алмыйча, тормыштан артта калуында. Галиягә өйләнеп, дошманнар урталыгында калу исә, политик кризис кичерүче җаваплы эшченең һәлакәтен тизләтә торган катализатор хезмәтен үти. Әсәрдән аңлашыла торган төп фикер әнә шул.
«Ут» драмасында шушы проблема куела икән, тормышны бер яклы сурәтләү турында сөйләргә бернинди дә пигез юк. Чынлап та әсәрдән «барлык җитәкче работниклар да, алдынгы, әйдәүче көчләр дә шундый кризис кичерәләр икән», дигән нәтиҗә чыгамы? Әлбәттә, юк. Дөрес, Ш. Камал Рәүфкә каршы берәр үсә торган персонажны куймый, ләкин аның каравы Рәүф квартирасыннан тышта зур тормыш сулышын, эш-хәрәкәт авазларын, социалистик төзелеш чыңнарын эпизодик образлар һәм уңышлы детальләр ярдәмендә осталык белән сиздереп тора. Ике генә мисал.
Озак еллар китеп торган Галия туган шәһәре турында: «Мин бо- лай булыр дип һич уйламаган идем, Рәүф иптәш... — ди. — һәммә җир
54
төзәтелгән, рәтләнгән, матурланган, бөтенләй искитәрлек хәлгә килгән». Яшь совет республикасының уңыш-ларын күреп, күн кенә белгечләр — элекке контрреволюңионерлар да ихлас күңелдән эшкә керешкәннәр. Моны элекке заводларын кайтарырга хыялланучы Искәндәр дә танырга мәҗбүр: «Атасының милкен арт-тырырга тырышкан төсле хәлдән тайганчы тырышып эшләүче дурак- лар бетәсе түгел».
Кыскасы, «Ут» драмасы, психологик планда язылып, тс/рмышчан ха-рактерларны эченә алган һәм заманы өчен актуаль проблема күтәргән әсәр.
20 елларның ахырында һәм 30 ел-ларның башында әдәбиятны һәм, аерым алганда, театр репертуарын завод-фабрика тормышыннан ал Ein язылган әсәрләр хисабына баету бурычы көн тәртибенең беренче мәсьәләсе итеп куелды һәм шушы юнәлештә күп кенә чаралар үткәрелде. Завод-фабрика тематикасы өчен барган бу көрәш, мавыгып китеп чиккә ташланулардан азат булма- са да, кирәкле иде һәм уңай нәтиҗәләр бирде. .«Камил» (һ. Такташ), «Тургай» (К. Типчурин һәм Р. Иш-морат), «Гудок» (X. Җәмил) кебек, заманында шактый уңыш казанган әсәрләр нәкъ шул елларда дөньяга килделәр. Ш. Камал да революциядән соң драматург каләмен яңадан кулына алгач, эшчеләр сыйнфы тормышта әйдәүче рольне уйнаган кебек, әдәбиятта да үзенә лаеклы урын алырга тиешлеген тирән төшенеп эшкә кереште. Бу нәрсә аның иҗатында кампания төсен генә алмыйча, завод-фабрика тормышы, эшчеләр сыйныфының рухи дөньясы аның төп материалына әйләнде.
Менә «Козгыннар оясында» пье-сасы. 1929 елда дөньяга килгән бу драма 1930 елдан соң сәхнәгә куелган пьесалар арасында, күп театрларны йөреп чыгып, иң күп уйналган әсәр дисәк тә ялгышмабыз. ТДАТ. Башкорт дәүләт театры, Астрахан театры, Урал өлкә татар театры һәм күп кенә күчмә театрларда уйналудан тыш, ул рус сәх-нәсенә дә менә, Казан Зур драма театры
22 Г. Кутуй. Козгыннар оясында, «Кызыл Татарстан», 1929, 27 декабрь.
23 Ш. Камал. «Козгыннар оясында» (сәхнәгә куелу уңае белән). Әсәрләр, II том, 19'0. 340 бит. 24 Ф. Энгельс. М. Гаркнесска язган хаты. (К- Маркс и Ф. Энгельс. Избр. письма, 1948, 405 бит).
һәм Новосибпрскидагы «Факел» театрында да аның постанов- калары булып үтте.
30 еллар тәнкыйте пьесаның уңышын иң-элек эшчеләр тормышына йөз белән борылуны тәэмин иткән әсәрләрнең беренчеләрениән булуында күрде. Бу дөрес иде, әлбәттә.
Ләкин, билгеле булганча, әсәрнең темасы гына әле мәсьәләне хәл итми. «Козгыннар оясында» пьесасының уңышы тагын «...һичбер буяу- сыз-иисез тормышның үзеннән чумырып алынган», «...сәнгать ягын-, нан да зур гына осталык белән эшләнгән» 1 булуына кайтып кала.
1910 елда язылып, соңыннан драмага нигез итеп алынган «Козгыннар оясында» хикәясе дә реалистик әсәр. Әмма аның реализмы чикләнгән: хикәядә «капитализм эксплуа-тациясенең характерлы чертасы — эшченең бөтен көчен суырту, әмма моңа каршы эшчегә үлмәслек ризыктан башка бернәрсә дә бирмәү һәм мадди, һәм мәгънәви яктан аны бөтенләй имгәтү моментлары» 22 23 күрсәтелсә дә, анда әле «эшчеләр сыйныфы үз файдасына тырышырга сәләтсез, үзен коткару өчен бернинди дә омтылыш ясамый, көч куймый тор- . ган пассив масса булып гәүдәләнә» 24.
Пьесада да Ш. Камал капиталистик эксплуатациянең эшчене физик һәм рухи яктан изүен күрсәтә: кешелекле, мораль саф, әмма шыксыз тормыш тарафыннан биртелгән Насрый образы — әнә шуның гәүдәләнеше. Ләкин совет язучысы моның белән генә чикләнмичә, пролетариатның экономик һәм политик көрәшеп әсәрнең үзәгенә куйган. Шуңа бәйләнешле рәвештә драмага хикәядә булмаган яңа персонажлар— Мәхмүт, Сидоров, Кәрим кебекләр өстәлгән. Үзәктә Мәхмүт тора. Ул яшь, көчле, рухи нык. Көрәшүче пролетариатның асылы нәкъ
55
шушы образда гәүдәләнә. Изүчеләр кулы белән куелган динамит шартлавы белән калын пласт астында калып та, аның исән чыгуы һич тә «бәхетле финал» түгел. Пролетариатның халыкны бөкрәйткән эксплуатация пластларын куәтле җилкәсе белән алып ташлаячагына ишарәләү бу.
Драманың исеме үк аның хикәягә бөтенләй башка идея-художе- ство концепциясенә корылганлыгы турында сөйли. Әгәр хикәядә козгыннар үзара талашып яшәүләре ягыннан гына эшчеләрнең үзләренә параллель нтеп алынган булса, пьесада инде козгыннар бөтенләй икенче яклары—ерткычлыклары һәм үләксә сөючәнлекләре белән сурәтләү чарасы нтеп кулланылалар. Забойдагы чергән терәткечләрне алмаштыруга ирешү өчен Кәрим директорга барырга тәкъдим иткәч, Мәхмүт болай ди: «Ярар, ләкин директоры да шул инде аның: бер ояның козгыннары. Анысы инде аның ата козгын». Болар инде сәләмә оя тирәсендә талашучы козгын-нар гына түгел, бәлки үләксә коз-гыннары. Бу оядагы козгыннарның берсе — мулла нәкъ шушы исем белән, ягъни үләксә козгыны исеме белән халык теленә дә, әдәбиятыбызга да кергән. Ата козгын Карл Петрович (директор), штейнер Селиванов, десятник Гәрәй, ниһаять, бурильщик Садрый да — үләксә козгыннары. Эшчеләрне изүләре мәгънәсендә генә түгел, бәлки шактый туры мәгънәсендә дә бу шулай. Алар бит — Гәрәй, Селиванов һәм Садрый — эшчеләр арасында агитация алып баручыларның берничә- сен, шул исәптән Мәхмүтне, забой астына күмеп калдыру кебек коточкыч вәхши план коралар, һәм, ди-рекциянең яклавына таянып, бу планны яртылаш тормышка да аш ыралар.
Эшчеләрнең көрәшкә күтәрелүләре драманың нигезенә куелганлыгын күрсәтә торган тагын бер моментны күрсәтеп китәсе килә. Без Мәрьям белән Госман фажпгасен күздә тотабыз. Хикәядә бу фаҗига әсәрнең үзәген тәшкил итсә, пьесада ярдәмче эпизод урынын гына тота: забойга динамит куярга тиешле Садрый, Мәрьямне
25 «Атака» журналы, 1931, № И. 35 бит.
1 Г. Нигъмәти. Ш. Камал — драматург. (Шәриф Камалның әдәби эшчәилегенә 25 ел тулу уңае белән чыгарыл! ан мәкаләләр жыентыгы. 1934.)
мыскыл итүе өчен Мәхмүт йодрыкларының авырлыгын татыгач, икеләнүләрен ташлап, Мәхмүтләрне үтерү планын тормышка ашыру эшенә ныклап керешә.
Шулай итеп, «Козгыннар оясында» әсәрендә пролетариатның яшәеш шартлары, тормышы һәм көрәше Мәхмүт, Насрый, Фәхрия, мулла, Гәрәй, Садрый кебек гаҗәп тере һәм тормышчан образларда тулы һәм тирән чагылган.
«Козгыннар оясында» драмасының уңышы никадәр зур булмасын, Ш. Камалның бөтен игътибары тарихка түгел, бәлки бүгенге көнгә һәм киләчәккә юнәлгән иде. Драмага язган сүз башында ул «...социализм төзелешенең нигезләрен ныгытып, бишьеллык планны үтәү, илне тулы рәвештә индустрияләштерү, авыл хуҗалыгын бөтен күләме белән коллективлаштыру» шикелле чиксез зур бурычларны «...сәхнә сәнгатендә дә хезмәт массасы арасында популярлаштыру»ның тагын да әһә-миятлерәк булуын әйтә.
Драматургия һәм театрга куелган шушы таләпләргә җавап рәвешендә «Таулар» пьсасы дөньяга килә һәм 1931—32 елгы сезонда ТДАТ сәхнә-сендә уйнала. Ләкин «Таулар» пьесасы «производство темасына» язылып, шул елларда сәхнәгә күтәрелгән күп кенә пьесалардан калышма- са да (ә кайберләреинән уңышлырак булса да), «Ут» һәм «Козгыннар оясында» драмаларыннан шактый калыша. Пьесаның сәхнәдә озак бара алмавы да шуны күрсәтсә кирәк.
Спектакль уңае белән язылган тәнкыйть мәкаләләрендә пьесаның тематик яңалыгы, оста язылган аерым урыннары билгеләнеп үтү белән бергә, җитди генә кимчелекләре дә күрсәтелде. Дөрес фикерләр булган кебек, ялгышлары да бар иде. Тән-кыйтьчеләр әсәргә бәя биргәндә, күбрәк раппчылык позициясеннән киләләр. «Әсәрдә төп җитешсезлек, — дип язды Ф. Л\өсәгыйть, — РАПП методын (ягъни «диалектика методын» — И. Н.) тулысынча дөрес куллана белхмәүдә» 25. Без әйтер
56
идек, киресенчә, «Таулар»ның йомшак ягы нәкъ менә* «РЛПП методын» кулланырга тырышу белән бәйле түгел микән? Бу бәйләнештә күренекле әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Г. Нигъмәтинең «Таулар» пьесасы турында әйткән фикере гаять характерлы: «Биредә тулы гәү- дәләндерелеп, катлаулы сыйфатларга ия тере характерлар итеп бирелгән типлар юк. Биредә күбрәк урын бирелеп күрсәтелгән сурәтләр гомумиләштерә төшеп бирелгәннәр, һәм ахыр килеп, биредә кешеләр авторның теге яки бу идеясен ачуда чара буларак аны кызыксындыралар. Автор моны аңлап, шулай ала. Чөнки аны нинди дә бер сыйныфны, иҗтимагый катлау, төркемне гәүдәләндергән аерым кешеләрдән бигрәк, социалистик төзелеш участокларыннан берсе булган бер заводның яшәеш мәсьәләсе кызыктыра» L
Г. Нигъмәти пьесаның принципиаль кимчелеген дөрес тотып алган: персонажлар гомумиләштерел- гән, әмма җитәрлек иидивидуаль- ләштерелмәгән, «образ»лар бар, әмма характерлар юк дәрәҗәсендә; авторны, кешеләр драмасыннан бигрәк, завод драмасы кызыксындыра.
Әсәрдә конфликт мондый: югары хуҗалык оешмаларына үрмәләгән корткычлар, артык искергән һәм чимал базасыннан читтә булуын сылтау итеп, химия заводын ялмакчы булалар. Завод коллективы исә заводны саклап калу өчен көрәшә.
«Ләкин берничә момент шушы кон фл 11 ктн ы ң үткенл еген ки метә, һәм, димәк, әсәрнең драматизмын йомшарта.
Беренчесе шул: корткычларның заводны ябуга юнәлдерелгән дәлилләре нигезле булып та, завод та-рафдарларының дәлиле гомуми сүз-ләргә генә кайтып кала. Чынлап та, әгәр бу завод дәүләткә зарардан башка нәрсә китерми икән, аның ябылуы эшчеләр һәм завод җитәкчеләре өчен драматик төс ала алмый.
Икенчесе — заводны яшәтер өчен тырышып йөрүчеләрнең характердай мәхрүм булулары. Завод яшәргә хаклы булган тәкъдирдә дә аның ябылуы зур драматизм тудыра алмас иде. Чөнки җанлы, тере кеше дәрәҗәсенә ирешә алмаган персонажларның кичереше тәэсирле булмый.
Катнашучылар һәркайсы индиви-дуаль характерга ия җанлы кешеләр дә булсын ди. Ул чагында да драматизм шактый зәгыйфь булыр иде. Чөнки әсәрдә заводның ябылуын фаҗига дәрәҗәсендә авыр кичерерлек үзәк персонаж юк. Ә инде драматизм күп санлы персонажларга ваклап һәм тигезләп таратылгач, үзенең Көчен югалта. Бу — өченче сәбәп.
Кайсы яктан гына карама, мәсьәлә һаман бер нәрсәгә кайтып капа: «Таулар» пьесасын зәгыйфьләндер- гән нәрсә — кеше драмасы урынына, завод драмасын үзәккә кую.
Ә бит сәнгатьнең бердәнбер пред-меты — кеше. Машина кешене әсәрдән кысрыклап чыгара икән, бу инде сәнгатькә хыянәт итү була.
Дөрес, Ш. Камал, үзенең худож-никлык бурычларын онытмаган хәлдә, геройларына рух өрергә, аларны тормышчан характер белән тәэмин итәргә тырышкан. Сәлим карт, Зариф, Сафия, Кудрявцев кебек образларда без кайбер характер сыйфатлары сизәбез. Шулай ук физкультура м әйд а н ч ы гы н д а гы көр кү цел л ел ек, Зариф һәм Сафия катнашындагы урман буе күренеше һәм башка аерым эпизодлар оста каләм белән язылганнар.
«Таулар» пьесасы сәхнәгә куелып, тәнкыйть фикерләре матбугатка чыккач һәм тамашачының мөнәсәбәте ачыклангач, Ш. Камал әсәр турында, аның кимчелекләре һәм уңышсызлык сәбәпләре турында җитди уйланган һәм үзе өчен әһәмиятле нәтиҗәләр ясаган булса кирәк. 1933 елда үткәрелгән пьесалар конкурсы уңае белән ул, мәсәлән, мондый белдерү белән чыга: «Социалистик төзелеш шартларында яңа кеше тәрбияләү турында пь^са язарга уйлыйм» Күренә ки, Ш. Камал
1 «Совет әдәбияты», 1933, № 2—3.
57
язачак әсәренең үзәгенә кеше һәм аның язмышын куярга ниятли. Драматург шулай ук, «Таулар» пьесасының язмышын күздә тотып, завод- фабрика һәм эшчеләр тормышын тулырак өйрәнү мәсьәләсенә дә зур игътибар биргән. Шул ук белдерүендә ул: «Мин берничә яңа төзел чиләрдә (Магнитогор, Лвиастрой) булдым»,— дип яза. Дөрес идея-худо- жество концепциясе һәм чынбарлыкны җентекләп өйрәнү «Таулар»- даи соң дөньяга килгән «Томан арты» драмасының уңышын хәл итте. «Милли республикада яшь белгечләр җитештерү мәсьәләсен оста итеп куйган соңгы әсәр («Томан арты» — И. И.) бу елгы сезонда Татар академия театрында иң күп барган һәм иң әһәмиятле булган әсәрләрнең берсе булды» 26 —дип язган иде Г. Нигъмәти.
«Габбас Галип» («Томан арты») драмасының уңышы иң элек персо-нажларның типик сыйфатларыннан тыш, үзләренә генә хас характерга ия булуларында. Әмма бу шарт бер үк дәрәҗәдә башка жанрларга да карый. Сәхнә әсәрләренең исә гасырлар буенча эшләнеп килгән үз «кагыйдәләре» дә бар. Әгәр ул драма икән, аңардан очкын чыгарлык KOI I фл 11 кт, йөрәкне уры и ын н а н кузгатырлык драматизм таләп ителә. Бу драматизм исә әсәр берәр үзәк герой тирәсенә оешканда һәм бу герой сокландыргыч гүзәл сыйфатларга ия, нык һәм көчле булганда гына тамашачыга җитә ала.
Ш. Камал әнә шул «алтын кагый-дәне» истә тотып, әсәрнең үзәгенә та-машачының игътибарына лаеклы ге-ройны куйган.
Кем соң ул Габбас Галин һәм аның драмасы нәрсәдә?
Кечкенә малай килеш партизаннар отрядында патрон ташып йөрү. Сугыш беткәч, заводта эшләү. Аннары, укырга китеп, «җен шикелле тырышып-тырмашып», белем алу. Инженерлык дипломы һәм фабриканың техноругы итеп билгеләнү. Тырыш хезмәт өчен вәгъдә ителгән бүләк — җиңел машина. «Кинәт... шуларныц бөтенесе җимерелә. Автомобильнең күчәре сына. Шофер чокырга тәгәри...»
Нәрсә булган соң Габбаска? Карап торышка гади бер вакыйга: сәүдә вәкиле жулик Талипов аукционда фабриканың югары сыйфатлы продукциясен түбән
26 «Совет әдәбияты», 1935, № 6.
1 «Совет әдәбияты», 1935, № 8.
J «Совет әдәбияты», 1935, № 8.
сортлар рәтеннән исәпләп, сату договоры ясый һәм «уңышсызл ыкны» Г аббасның белемсезлеге һәм тәҗрибәссзлсгснэ кайтарып, апы «тәҗрибәле» технорук белән алыштыру мәсьәләсен куя. Әмма Галинның драмасы Талипов интригасына гына бәйләнгән булса иде, әсәрнең идея проблематик ягы шактый сыегаер иде. Бәхеткә каршы, эш башкачарак тора. Бит Талипов үзенең явыз планнарын тормышка ашыруда фабрика директоры Сафаровны, дөресрәге, аның йомшаклыгын һәм кимчелекләрен корал итә. Нинди йомшаклык һәм нинди кимчелекләр болар?
Әсәр фабриканы мактап язылган бер корреспоиденциянең килеп төшүе белән башлана. Сафаров чиксез шат. Партком секретаре Кузнецов һәм фабком председателе Дубцова да моңа канәгать. Ләкин Кузнецов, Сафаров белән Дубцова- дан аермалы буларак, уңышлар белән масаймаска, тагын да зуррак көч куеп, кимчелекләрне бетерү өстендә эшләргә чакыра. Бу кимче-лекләр, аның уенча, эшчеләрнең тормыш-көнкүреш шартларын ях-шырту мәсьәләсенә кайтып кала. Җөмләдән берсе — ашханәнең торышы гаять начар булу.
«Кузнецов... ни өчен ул алай?
Дубцова. Чөнки иптәш Сафаров үзе анда ашамый.
Сафаров. Иптәш Дубцова партиянең уравниловкага каршы көрәшүен бик яхшы белә. Шулай була торып да мине уравниловкага тартхМакчы була».
Бу юлларда Сафаровиың эшче-ләрдән, массадан, халыктан аерыла барган җитәкче булуы оста күрсәтелгән. Үзенең бу хәлен ул партия лозунгысы белән акламакчы була, уравниловкага каршы көрәш лозун- 1 гысы белән спекуляция ясый.
Дөресендә, партиянең бу лозунгысы бөтенләй башка нәрсәгә юнәл- телгән бит. Кузнецов болайди:«Ул
58
(уравниловка — II. II.) бездә бетеп җиткәнме? Юк, әлбәттә. Ударникларны тәэмин һәм бүләкләү эше һич тә канәгатьләнерлек түгел».
Чынлап та завод директорының эшчеләр белән бергә, бер үк өстәлгә утырып ашавы, алар белән бергә шыгырым тулы трамвайда баруы, аларныкы кебек үк квартирда торуы артык куркынычлы түгел (хәтта файдалы да булуы мөмкин), ә инде яхшы һәм начар эшләүчеләргә бер төсле мөнәсәбәт, алдынгы эшчеләрнең күңелен күтәреп, алар- га тиешле шартлар тудырырга тырышмау, — бу инде гаять зарарлы һәм куркынычлы нәрсә.
Кыскасы, Сафаров образында ке-шегә. кадрларга бюрократлык, чи-новниклык мөнәсәбәте гәүдәләнә. Бу исә, иҗат инициативасын үтерә, күп кенә талантларның җимешсез югалуына китерә торган гаять зарарлы күренеш. Габбас Галинның тормышындагы драма — нәкъ менә Сафаров образында гәүдәләнгән чиновниклык һәм бюрократизм күренешләренең нәтиҗәсе.
Ярый, Галин өстенә хаксызга зур гаеп ташладылар. Моннан соң ул ни эшли? Эш бүлмәсенә кереп бикләнә дә үзен аклау өчен кыл да кыймылдатмый. Моны ничек аңларга? Гражданнар сугышы утыннан пешеп чыккан, станоктан күтәрелгән нык ихтыярлы инженер тиз генә корал ташларга тиеш түгел кебек. Заманында С. Каратай иптәш бу сорауга дөрес җавап биргән иде: «Язучы Г аббасны корткычлыкны ачу, үзен реабилитировать итү белән шөгыльләндергән булса, пьесаның һичбер фәлсәфи әһәмияте булмас иде. Пьеса гади бер вакыйга пьесасына әверелер дә куяр иде» ’.
Әсәрнең Габбас образында гәүдә-ләнгән фәлсәфи эчтәлеге нидән гый-барәт сон? Бу сорауга җавап бирү өчен Габбасның бик әһәмиятле тагын бер сыйфатын искә алырга кирәк. Ул — мавыгучан, һәр эштә яңа юллар, яңа методлар эзләүчән кеше. Ул иоцат кешесе. Теоретик багажы, тырышлыгы һәм иҗат көче җитәрлек булган яшь инженер, ак- лапу өчен йөреп вакыт әрәм итәргә теләмичә, үзенең хаклылыгын эш белән исбат итү юлын сайлый. Өстәвенә ул үзен үстергән Совет җәмгыятенең, Коммунистлар партиясенең аударып ташламаячагына, иҗат җимешләрен тәкъдир итәчәгенә тирән ышану белән ышана.
Ләкин шул ук вакытта, Габбас бәлагә юлыгуына бер дә исе китмичә карый торган «усак бүкәне» дә түгел. Ул «уңышсызлыкны» бик авыр кичерә. Дөрес, сыкранмый, ахылдамый һәм ләгънәтләр яудырмый. Ләкин әсәрдәге тапкыр бер детальдә без Габбасның эчке хәлен ачык аңлый алабыз. Бу — «өч тамчысы ике минутта сулышны бетерә» торган цианистый калий салынган чиреклек шешә детале.
Менә Габбас изелгән, йончыган кыяфәттә өенә кайтып керә. Бу вакыт атасы һәм каенатасы автомобиль шатлыгыннан «кәефләнеп» утыралар. Габбас, әлеге шешәне кесәсеннән чыгарып, өстәлгә куя.
«Л о к м а н. Алдың-алдың, зуррагын аласың калган, балам. Хәер, кунаклар барын белмәгәнсеңдер.
Габбас. Бер әйбер дә белмәдем. Шулай да эчкәндә бик күп кешегә җитәрлек ул. Ләкин аны берәүгә дә эчәргә ярамый. Тик бары җәмгыятькә зарарлы паразитларга гына эчәргә мөмкин».
Габбас бу шешәне күңелсез хәбәрне ишеткәннән соң өендә тәҗрибәләр үткәрү максаты белән лабораториядән кереп ала. Әмма шушы «үлем сыекчасын» кулына тоткач, моның берничә тамчысы гына да хурлык ачысын татудан коткарыр иде дигән уй, һичшиксез, аның күңеленә килгән һәм, миенә кереп утырып, бимазалый башлаган. Шушы бәйләнчек, ямьсез уйдан арынырга теләп, ул түбәндәгечәрәк уйлаган булырга тиеш: «Юк, егет, син моны эчеп, беркемне дә шаккатыра алмыйсың, бары үзеңнең көчсезле- геңие генә күрсәтәсең. Яле, уйла, кем өчен хезмәт итәсең син? Үзеңне үстергән җәмгыять өчен түгелме? Башыңнан чыгарып ташла ул ахмак уйларыңны. Үз-үзеңне үтерү — көчсезлек билгесе. Бетүгә бара торган сыйныф вәкилләренә хас нәрсә
59
ул. Әнә җәмгыятькә зарарлы паразитлар эчсен аны. Синең эшең хаклы, спи җиңәчәксең». Габбасның югарыда китерелгән сүзләре, картларга җавап булудан бигрәк, әнә шушы кичерешле уйларның дәвамы һәм финалы итеп каралырга тиеш; вакытлы йомшаклык юкка чыгып, иҗат тыйгысызлыгы, иҗат омтылышы өскә калка.
Фидакарь хезмәт, иҗади эзләнүләр, йокысыз төннәр җимеше булган продукциянең бракка чыгуы аркасында, партиянең, иптәшләренең, туганнарының ышанычын акламау, ыргытылып читтә калу ихтималы корткыч инженер Гаккнн Шмидтны алыштырган эшче инженер, яшь совет инженеры тормышында, әлбәттә, кечкенә драма түгел. Ләкин Ш. Камал моның белән генә чикләнмичә, Габбас җиңәргә тиеш кыенлыкларны бермә-бер арттыра, шуның белән әсәрнең драматик конфликтын тагын да үткенәйтә, тагын да тирәнәйтә.
Өстәмә кыенлыкларның берсе — Локман картның каты авырып китүе: аңарда йөрәк авыруы. Бу исә күп еллык авыр хезмәт, гражданнар сугышы, ниһаять, улының уңыш- сызлыкка очравының нәтиҗәсе. Үлә- нитә калса (ә бу бик ихтимал), аның үлеменә Габбас үзен сәбәпче санап, гомерлек кайгыга дучар булачак. Әмма тәҗрибәләр тәмамлануга таба бара, җиңү якын. Реабилитация артыннан йөрү бу җиңүне ераклаштырачак. Менә ип өчен ул, төнен көнгә, көнен төнгә ялгап, хәлдән тайганчы эшли. Җиңү фабрикага һәм, димәк, илнең экономикасына зур өлеш булудан тыш, өскә төшкән таптан арыну — сөекле атага якынлашып килгән үлемнең юлына аркылы төшү дигән сүз.
Өстәмә кыенлыкларның икенчесе — Миңзифаның Талипов белән мавыгып, Габбасны бәхетле иткән гаиләне җимерә башлавы. Тәнкыйть Миңзифаның «хәрәкәте социаль хәленә тапкыр килеп җитми» 1 дип бәяләгән иде. Әйе, бу карашта дөреслек бар. Талиповпың «представитель, агент, завхоз, завсклад, зав- магазин, башка һәм башка» профессияләрне мактап, вуз бетереп кайткан эшче кызы Миңзифаны байлыкка кызыктыра алуы, әлбәттә, сәеррәк тоела. Драматург Габбас һәм Миңзифа конфликтын мотивлаштыра төшәргә тиеш булган. Ләкин ничек? Моңа ике юл бар: берсе Миңзифаның тискәре сыйфатларын куертып, аны беркадәр «төшерү»; икенчесе — Талиповны «күтәрү», дөресрәге аның актерлык осталыгын арттыра төшеп, хатын-кызны тарта торган сыйфатлар хисабына баету.
Ләкин Габбас — Миңзифа кон-фликтын мотивлаштырудагы беренче юлны уңышлы дип әйтеп булмый. Чөнки Габбасның, шулай булгач, бөтен әсәрнең дә драматизмы шактый йомшый. Начар хатын белән ара бозылу Габбас өчен зур югалту түгел бит.
Шулай итеп, Ш. Камал Габбасның иҗат эшен искиткеч авыр шартларга куеп, әсәрнең драматизмын ифрат тирәнәйтә. Бу нәрсә, билгеле, тамашачыны «тартып тору», вакыйганы тын да алмыйча карау өчен генә эшләнми (бусыда кирәк нәрсә), Габбасның мораль сафлыгын, ихтыяр көчен һәм иҗат ялкынын тулырак ачып бирү, калкытып кую, димәк, әсәрнең фәлсәфи эчтәлеген тамашачыга түкми-чәчми илтеп җиткерү өчен эшләнә.
Кыскасы, җил-давыл белән көрэ- шә-көрәшә алга омтылган яшь бөркет кебек, барлык кыенлыкларны җиңеп, «табигатьтә иң матур төсләр комбинациясен чагылдыра торган яңа рецептура» ачкан Габбас образында бсек хакыйкать гәүдәләнә. Совет власте элек томаланып кала килгән миллионнарча талантларның күтәрелеп, гөрләп чәчәк атуына һәм гүзәл җимешләр бирүенә бөтен мөмкинлекләрне тудырды — дигән хакыйкать бу.
«Карчыга» варианты турында бер-ничә сүз. Ш. Камал «Габбас Галин» вариантындагы кайбер табигый- сезлекләрне, мотивлаштырып җит-кермәгән моментларны бетерү юнә-лешендә шактый нәтиҗәле эш эшләгән. Габбас җитәкчелегендә буялган мехларның бракка чыгуы соңгы вариантта халыкара аукцион белән
60
түгел, бәлки Главмехпром белән бәйләнә. Шуңа карап сәүдә вәкиле Талипов фабриканың КОММЕРЦИЯ директорына әйләндерелгән. Төрле тәнкыйть фикерләре тәэсирендә булса кирәк, автор күп кенә образларга яңа буяулар өстәгән.
Габбас Галип образында да үзгә-решләр бар. Драматург аны беркадәр «күтәрмәкче» була. Габбас, мәсәлән, бу вариантта автомобильне пианинога алыштыру турындагы үтенеч белән килми. Аның үтенече бүтән: яхшы җиһазландырылган иркенрәк лаборатория булдыру. Гомумән. соңгы вариантта аның иҗат эше, ныклыгы һәм принципиальлеге үстерелебрәк бирелгән.
Ләкин ике вариантны да уңай яклары белән үлчәүнең ике тарелкасына салсаң, композицион бөтенлек һәм драматик киеренкелек ягыннан «Габбас Галин» варианты, безнең фикеребезчә, авыррак тарта. Чөнки «Карчыга» да Габбастагы эчке газапларның беркадәр йомшары- луыниан тыш, өстәмә кыенлыклар шактый киметелгән. Миңзифаны мотивлаштыру өчен, мәсәлән, автор аны «төшерү» юлына баскан. Моның өчен ул аның әтисен Талипов- ның иярчене итә. гаять тар карашлы мещанка сыйфатында анасын сәхнәгә кертә.
Локман картның авыруы мәсьә-ләсендә дә шундый ук хәл. Әгәр «Габбас Галин» вариантында Габбас иҗат газаплары кичергәндә Локманның тормышы кыл өстендә торса, «Карчыга» да исә кризис әллә кайчан узган, ата инде сәламәтләнеп килә.
Ш. Камалның пьеса итеп язылып, театрда уйналган һәм басылып чыккан әсәрләре әнә шулар. Моннан кала тагын «Матур туганда» романыннан сәхнәләштерелгән һәм шул ук исемдә уйналган инсценировкасын телгә алып китәргә кирәк. Әсәр роман буларак гаять тирән эчтәлекле һәм югары художестволы булганы хәлдә, пьесага әйләнгәч, андый зур тәэсир калдырмый. Бит драма жанрының үз специфик законнары бар, романны диалоглаштыру белән генә чын драма килеп чыкмый әле. Инсценировкада, «Таулар» пьесасындагы кебек үк, катнашучылар күп булса да, үзәк персонаж һәм шуңа бәйләнешле бер драматик вакыйга юк. Әсәрнең, «Таулар» пьесасы кебек үк, «драма» яисә «комедия», дип аталмыйча «пьеса» дип кенә тәкъдим ителүе очраклы бул- маса кирәк.
Язучының архивында үз вакытында сәхнәгә куелмаган һәм тулы килеш басыла да алмаган тагын ике пьесасы бар.
Бу әсәрләрнең берсе «Төеннәр» исемле пьеса. Аның беренче пәрдәсе «Безнең юл» журналының 1928 елгы 10 санында басылып чыккан. Икенче пәрдәсе һәм тәмамланмаган өченче пәрдәсе кулъязма хәлендә саклана.
Пьесаның язылган кадәрлесе аның комедия планында уйланылганлы- гы турында хөкем йөртергә мөмкинлек бирә. Әсәрдәге үзәк ситуацияне генә карыйк. Кантон кооператив работнигы, элекке сәүдәгәр, Казандагы бер карчыкның кызый алдаган һәм, сернең хатынына фаш булуыннан куркып, балага ярдәм итеп торырга мәҗбүр. Шушы кооператив күсесенең хатыны исә кыз чагында алданган һәм яшьлек мәхәббәтенең җимеше булган баланы Казанда шул ук карчыкта асрый. Ир дә, хатын да бер-берсеиең «гөнаһларын» белмиләр. Моннан кала тагын дра-матург кантонның иҗтимагый һәм мораль яктан таркалып бара торган кайбер җаваплы работникларын тәнкыйть итә.
Икенчесе — «Алтытът башня» (тагы бер исеме — «Шик») — тәмамланган, ләкин төрле сәбәпләр аркасында сәхнәгә дә куелмаган һәм басылып та чыкмаган. Беренче пәрдәсе 1934 елда «Совет әдәбияты» журналының 8 санында «Соңлаганнар» исеме белән басылган иде.
Вакыйга гигант завод төзү учас-тогында бара. Булачак завод халыкның бәхет чыганагы — социализм символы булып гәүдәләнсә, аны төзүче инженерлар, эшче-ударпик образларына совет кешеләренең кыю иҗади фикерләре, киң колачы, со-циализм эшенә бирелгәнлеге матур чагылган.

Шул ук вакытта драматург социализм тәгәрмәченә таяк тыгарга азапланучы уң оппортунистларны һәм паникерларны, рвач һәм бузотер- ларны, чит ил агентларын һәм алар- ның кулында корал булучыларны сатира утында тота. Уңай персонажлардан берсе бу типларны үлемнәрен сизеп күзләре тонган, ары сугылып, бире сугылып йөри, җае туры килгәндә каты тешли торган көзге чебеннәргә ошата. Пьесаның төп идеясе дә әнә шунда — социализм гигантлары капитализмның әшәке тиреслегендә тукланучы көзге чебеннәргә үлем китерә, дигән нәтиҗәгә кайтып кала.
Якыннарының әйтүенә караганда. Ш. Камал «Алтынчы башня» сатирик комедиясе өстендә гаять зур дәрт һәм канәгатьлек хисе белән эшләгән. Бу нәрсә әсәрнең үзендә дә бик нык сизелә. Юмор, ирония, сарказм, тапкырлык һәм иҗат фантазиясе пьесадан бөркелеп тора. Дөрес, драматург арттыру, күпертү алымын киң кулланып, күп кенә персонажларны карикатуралаштыра. Ләкин карикатура да сәхнәнең кирәкле һәм законлы бер төре. Мәсьәлә бу карикатураның максатында һәм акла ну- а кл а н м авы и да. «Алты н -’ чы башня» комедиясендә исә ул аклана һәм әсәрнең идеясен гәүдәләндерүгә тулысынча хезмәт итә.
«Габбас Галин» драмасыннан соң Ш. Камал зур оригиналь пьеса язмады. Ләкин әле бу аның драма өлкәсендә эшләүдән туктавы түгел иде. 30 елларның икенче яртысында ул «Матур туганда» романын тәмамлый, «Ныклы адымнар»ны язудан тыш, «Габбас Галии»ның яңа варианты «Карчыга»ны эшли, «Матур туганда» романын сәхнәләштерә. Яка оригиналь пьесалар язу фикере дә, аерым характерлар, әсәр планнары, ихтимал, төгәлләнә язган пьесалар да, һичшиксез, Ш. Камалның башында инде йөргән. Бөек Ватан сугышы башлангач та, колхоз тор-мышыннан «Сафура» исемле пьеса яза башлавы шуны күрсәтсә кирәк.
Шулай итеп, Ш. Камал үзенең иҗат дәверендә алты төгәлләнгән оригиналь пьеса, бер инсценировка бирде. Сан ягыннан артык зур бул- маса да, Ш. Камалның драматургии мирасы һәм татар совет әдәбияты, һәм театр тарихында күренекле урын тота. Аның сәхнә әсәрләрендә промышленность һәм эшчеләр тормышы, теләсә кайсы татар совет драматургының иҗаты белән чагыштырганда да, иң тулы һәм җанлы чагылыш тапты. Аларда чын-барлык үзенең бөтен катлаулылыгы, каршылыклары белән чагыла, күбесе тормышчан, киеренке һәм үткен конфликтка корылган. Ш. Камалның күпчелек персонажлары җитәрлек индивидуальләштерелгән һәм гому- миләштерелгән типлар булып, аларда тормышның зур, актуаль һәм әһәмиятле мәсьәләләре гәүдәләнә. Ниһаять, аның пьесалары геройларның эчке драматизмы, психологик катлаулылык, ымлау көченә һәм тапкыр детальләргә бай булулары белән аерылып торалар.