Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ӘНӘС ГАЛИЕВ

Укучыларга тәкъдим ителә торган бу шигырьләр Әнәс Галиев тарафыннан Бөек Ватан сугышы елларында фашист тоткынлыгында — пленда язылганнар.
Ни булды сиңа, кояш? Элек син нурлы идең.
Ник сипмисең җиргә нурың, Нигә соң кара көйдең?
Яшәрә иде киң кырлар Синең нурларың белән. Яши идек гөрләшеп без Шатлык җырлары белән. Сөя идек чәчәкләрне, Чәчәкләр безне сөйде. Әйтегезче, озаккамы Җир өсте кара көйде?
Ерак-ерак киттем туган илдән, Җил дә исми монда ул яктан. Бер кош очып китте баш очымнан, Ул да ахры илен югалткан.
Кая агыласыз, ак болытлар, Кая таба сезнең юлыгыз? Озын юлга чыктым, юк иптәшем, Миңа якын юлдаш булыгыз. Газап чигәм ялгыз ишкәкче күк, Таба алмыйм туры юлымны, Омтыламын туган илгә табан, Белмим кайтып җитеп булырмы? Сагынып көтә булыр бар туганнар, Ишетмәсәләр дә хәбәрне.
Инде нишлим, таш коймалар тота Мин җибәргән җылы сәламне.
Түзә кеше барлык авырлыкка, Нишләмәк соң кирәк түзмичә, Үлмәмен мин, дошманнарны җиңеп Гаеплегә җәза бирмичә.

Тукта, дидем, ул көтмәде мине, Ахры исәпләшеп тормады.
Яшен төсле яшьнәп узды яшьлек, Куып бактым, житеп булмады. Хәтерләмим яшьлек көннәремне, Сакал белән тудым бугай мин. Шуңадырмы таш күк каты күңелем, Узган көнгә карап моңаймыйм. Артык мул булса да ачы, төче, Сөйдем, шундый сөйдем тормышны, йөрәк аша үтте һәр үзгәреш, Зур дәрт белән алдым сулышны. Бөек еллар булды, йокладык без Кыз урынына мылтык кочаклап. Бөтен гомер постта торып үтте, Явыз дошманнардан ил саклап. Сукты сәгать, куркып тетрәмәдек. Дөрләп янган утка кердек без. Юк, теләп чикмәдек без артка, Явыз кимсенүне сиздек без.
Кем уйлаган дошман танклары Идел ярларына җитәр дип.
Җирән немец Тын Дон, Кубань аша Кавказ тауларына үтәр дип. Бар да безнең йөрәк аша узды, Вакыт җитте үчне алырга. Җиңү өчен без үләргә риза! Мөмкииме соң читтә калырга. Алга, алга ыргылдык без һаман Куркытмады утлы ялкыннар. Горурлан син узган көннәр белән, Горурлыкка, солдат, хакың бар. Фронт, елдан артык булдык анда, Гомер плен белән бүленде. Азмы батырлыклар эшләдек без, Үткәрмәдек күпме үлемне.
Бетте... Бар да бетте, тик бер шатлык: Бушка түгел түккән каныбыз. Яшьлек... бөкре кунды аркаларга, Былчыранды яшьлек даныбыз.
Шуңа хәтерләмим яшьлегемне, Сакал белән тудым бугай мин. Никтер таш күк каты күңелем, Үткән көнгә карап моңаймыйм.
1950
зыя ЯРМӘКИ

МИН ПОСТТА
Совет гражданы мин, сөйгән илем мине Постка куйды. Мин постта.
Постта торамын мин гомерем буе, Ничек постта торса солдат сугышта. Октябрьның биргән бүләкләрен Саклау минем вөҗдан бурычы, Граждан сакчысы мин, гомерем буе Ил абруен саклап торучы.
Ил абруен саклау граждан өчен Иң мөкатдәс бурыч санала;
Ил өстенә килгән һәрбер зарар йөрәкләргә уктай кадала. Граждан аңы көчле булган илгә һичбер дошман басым кылалмый. Басым кылам дигән башын җуя, Көчле ил ул. Аңа дошман Каршы торалмый.
СТОКГОЛЬМ МӨРӘҖӘГАТЕ
— Тукта!—диде, күтәрелде миллион куллар,
— Җитәр’. — диде. — Сеңми калды аккан кан
нар. - •
Миллион куллар җир шарында каләм алды, Кул куйдылар, шул боерыкны расладылар. Сугыш утын кабызучы дошманнарның, Пәрдәләрен, битен ачып ташладылар. Шаярмагыз халык белән! Бу — документ: Расланган ул миллион үлгән җаннар белән. Расланган ул миллион куллар кул куйганда, Кара эченә аралашкан каннар белән. Расланган ул җимерелгән шәһәрләрнең, Мәктәпләрнең, музейларның ташы белән. Расланган ул намуслары хурланылган Яшь кызларның әрнеп түккән яше белән. Расланган ул караңгы төн карт ананың Күз яшь белән «угылым!» дигән теләк белән, Расланган ул Ватан әчеп патриотның Дошманына татланган зур йөрәк белән!