Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ТУГАН ИЛЕМӘ
Туган илем, синнән читтә Шактый гомер ителгән. Җиде дәүләт җиле минем Сыйпап үтте битемнән.
Ят җирләрдә синдәге күк Җанга рәхәт тапмадым.
Иңгә ияргән комыңны да Төсең итеп сакладым.
ӘТИЕМ ИТЕКЛӘРЕ
Бер сүз безне — бөтенебезне
Туган өйгә дәшеп кайтарды.
Җиде улы —
алдык уратып
Безгә тормыш биргән атаны.
Ул дөньяда торды шикелле Семья бәхете белән саташып.
Алай дисәң, авыл почтасы Өлгермәде аңа хат ташып.
Язды шәкертләре сагынып, Бардыр юлда калган хатлар да. Кем ишеккә барыр ашыгып, «Сезгә почта!» дигән чакларда?
Көмеш җыйган чәченә,
укытып.
Үләр көнендә дә тынмаган.
Соңгы беседасын әтинең
Күршеләре кереп тыңлаган.
Яткырмады безне ышыкта, Ул каядыр һаман әйдәде.
Гашыйк иде туган кырларга, Иөз чакрымны җәяү әйләнде.
Итекләре калган сандыкта, Искесенә алмаш, күрәсең.
Хәлсезләнгән кулларың белән Нигә, әнкәм, кире төрәсең?
Юл өзелми
юлчы туктаудан, Җиде улның кияр берәрсе.
Безгә ераграк барасы, Әти күргәннән күп күрәсе.