Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕГЕНДАР ШАГЫЙРЬ ҺӘМ АНЫҢ ОБРАЗЫ

Н. ПРОВОТОРОВ РСФСРныц һәм Татарстанның атказанган артисты

Гаять дәрәҗәдә дулкынланып, үз- үземә чын күңелемнән уңыш теләп, беренче тапкыр Качалов исемендәге Казан Зур драма театры сәхнәсенә аяк басуыма биш елдан артык вакыт ,үтеп китте. Аннан соң инде мин өч дистәгә якын рольдә уйнадым. Кайберләрең ярыйсы гына, ә кайберләрең, дөресен әйткәндә, начар башкардым, ләкин алар барысы да иҗади дулкынланулар белән туды.
Мин башкарган бу рольләр арасында икесе — Володя Ульянов һәм Муса Җәлил рольләре аерым урып алып тора. Алар миңа яхшырак уйналганнары өчен генә түгел, бәлки үзләренә бүтәнчәрәк, бик җитди якын килә белүне таләп итүләре өчен дә кадерле.
Володя да, Муса да тормышта булган кешеләр. Андый рольләрне башкаручы актер аларның нәкъ үзе булырга тиеш. Икенче төрле әйткәндә, монда ирекле импровизациягә урын юк. Актер геройны конкрет оригиналга охшашлы итә торган аерым детальләрне, пластик һәм психологик үзенчәлекләрне табарга тиеш. Шулар буенча тамашачы геройны бер күрүаә танырга һәм башка берәү белән дә бутамаска тиеш. Бу үзенчәлекләргә грим да, йөреш тә, мимика да. сөйләү алымы да һәм образның психологиясенә кагылышлы башка бик күп яклар да керә. Боларның барын да табып, үз алымнарың белән тормыштагыча бирү җиңел эш түгел. Үз героен тормышта бер генә тапкыр да күрмәгән актер өчен бу тагын да катлаулырак. Бу очракта геройларыңны күргән, алар белән бергә эшләгән кешеләр үзләренең истәлекләре белән ярдәмгә килә. Л\әсә- лән, Володя образы өстендә эшләгәндә, миңа Владимир Ильич Ленинның туганнары һәм якыннары язгап барлык әдәбиятны диярлек укып чыгарга туры килде. Ә Муса Җәлил образы өстендә эш-ләгәндә, аның дуслары һәм бергә эшләгән иптәшләре Җәлил турында ни сөйләсә, барын да йотылып тыңладым. һәр ике очракта мин үз геройларым турында мөмкин булганның барын да белдем һәм хәтеремдә калдырдым. Ләкин бит бу—геройлар турында ишетеп белү генә. Ә мин спектакльләрдә Володяның һәм Мусаның тормышта нинди булуларын күрсәтергә, җанлы кыяфәтләрен сәхнәдә гәүдәләндерергә тиеш идем. Шундый бурычны өстенә алган ар-тистның ничек дулкынлануын һәм үзендә нинди җаваплылык сизүен аңлау кыен түгелдер.
Муса Җәлил. Хәзер бу исемне дөньядагы барлык культуралы кешеләр белә. Без Рнза Ишморатның «Үлмәс җыр» дигән пьесасы өстендә эшли башлаганда, патриотка Советлар Союзы Герое исеме бирү турында Указ да, Ленин премиясе бирү турындагы карар да юк иде әле. Ләкин без моның буласына ышана, үз республикабызның дөньяга шундый күренекле шагыйрь, чын кеше, көрәшче һәм гражданин бирүе белән горурлана идек.
90
Муса үзенең гомерен поэзиягә ба-гышлаган. Аның каләме көлдерә дә, иркәли дә һәм дошманны үтерә дә ала. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр бу коралын кулыннан ычкындырмый. Муса нәрсә турында гына язмасын, һәрвакыт тормышның матурлыгы, кыюлык, изгелек, Ватанга турылыклы хезмәт итүнең зур бәхет булуы турында җырлый. Шагыйрьнең үлеме дә матурлык, көч һәм дөньяда яшәү шатлыгына гимн булып, яңгырый. Шуның өчен дә «Муса» сүзен әйткәч, аңа <яз» сүзен өстисе килә. Әйе, яз, кояшлы, шаулы-гөрле һәм мәңгелек яз! Беренче тапкыр шагыйрьнең шигырьләрен укып чыккач, миндә шундый хис калды. Аннан соң дусларыннан һәм якыннарыннан аның турында нәрсә ишетергә туры килсә, бар да бу чагыштыруымның дөреслеген генә раслый барды. Пьеса материалы шушы юнәлештә эшләргә мөмкинлек бирә’ иде. Володя Ульянов ролен эшлә-гәндәге тәжрибә миңа бик нык ярдәм итте, ул образны тудырганда кулланган метод — образның эчке дөньясын эзләү методы монда да үзен тулысынча аклады.
Володя образын хәзерләгәндә миңа Владимир Ильич хезмәтләрен кат-кат укырга туры килде. Никадәр күбрәк укысам, үз-үземә ышануым шулкадәр кими барды. Юлбашчының бөеклеген, аның акылын, ихтыярын бирү өчен ничек уйнарга кирәк. Тамашачы спектакльнең һәр бүлегендә гади кешене түгел, ә даһины күрергә тиеш! Спектакльнең режиссеры Е. А. Прос-тов, минем бу хәлемне аңлап, игъ-тибарымны мине куркыткан бу мәсь-әләләрдән читкә юнәлтте һәм гадирәк, кулымнан килә торганрак мәсьәләләргә якынайтты. Төп хатам шунда ук аңлашылды. Укып чыккан материалларның йогынтысы астында мин Владимир Ильичның даһилыгын һәм бөеклеген йөрәгем белән сизгән-мен, тик миңа Ильичның бу якларын уйнап бирергә мөмкин булмаган. Чөнки даһилыкны гомумән «уйнарга» мөмкин түгел. Моны эшләргә маташу актерны һәркайчан образны түгел, ә үзенең образга мөнәсәбәтен, аңа табынуын уйнауга китерәчәк. Тамашачы актерның герой уйлары белән яшәмәвен, аны читтән генә торып күрсәтүен сизәчәк.
Димәк, миңа ничек уйныйм икән дигән кайгыны читкә ташлап, аның урынына һәрбер очракта Володяның уйларын күзәтергә, роль текстында булган хәрәкәтләрнең логикасын аң-ларга кирәк. Актер, уйга-фикергә таянып, нәкъ шушы хәрәкәтләрне ясарга кирәклеген сизәргә тиеш.
Ниһаять, образны хис аша аңлаудан котылгач, сәхнәдә үземне чын-
Н. Провоторов «Үлмәс җыр» пьесасында
91
чыннан уйларга мәҗбүр итә алдым, рольдә күп нәрсәләр ачыкланды. Рольнең башыннан ахырына кадәр Володяиың уйларын эзлекле күзәтеп, малай характерының формалашуына йогынты ясаган төп вакыйгаларны күрә алдым. Мин малай аңының ип сәбәптән һәм ничек җитлеккәнен, ныгыганын, корыч ихтыярының ничек чыныкканын, яхшы тормыш өчен көрәшергә кирәклек турындагы уеның пичек үсә барганын күрдем. Минем алда рольнең бөтен киләчәге ачылды. Муса образының да эчке тормышын мин шулай эзләдем. Ләкин мине бүтән нәрсә дә борчыды. Җәлил Казан кешесе. Мин аны Казанда уйнарга тиешмен. Биредә йөзләгән кешеләр Мусаның үзен күреп беләләр. Мин аңа охшармынмы? йөзне, әйтик, грим белән портретка охшаш итәргә дә мөмкин булыр. Ә аннары нишләргә? Сөйләвем, йөрешен, йөз хәрәкәтен, уйлау, шаяру, ачулану кебек якларын ничек табарга? Мусаны якыннан белүчеләр мина: «Ул гади, шундый гади, башкалардан берни белән дә аерылып тормый иде», диләр. Икенчеләр: «Ул бик тере, вакыты белән тиз ка- бынучаи, ләкин һәркайчаи үзенчә йомшак, хәтта оялчан иде», дип өстиләр. Ә өченчеләреииән: «Ул көлә дә, моңлана да, ачулы да була белә иде» дигән «тулы» характеристиканы да ишетергә туры килде. Бу белеш-мәләрнең барысы да, һичсүзсез, файдалы иде, ләкин, кызганычка каршы, алардаи образ ясап булмый бит. Япадаи казынырга һәм Җәлил характерының миңа билгеле булган якларын анализлау нигезендә, образ-ның тышкы формасын эзләргә кирәк иде. Инде яңа процесс башланды, ул — сөйләп аңлатырга кыен булган процесс, чөнки башлыча актерның интуициясенә һәм фантазиясенә ко-рылган була. Чын Мусаның характеры турындагы барлык белешмәләрне җыйнап карап чыкканнан соң, мин Мусаның тиз кабынучан һәм шул ук вакытта йомшак күңелле дә булуып күз алдыма китердем. Ачуның һәм юашлыкның шундый гармоник бәйләнеше Җәлилнең гади һәм тыйнак кеше булуы турында сөйли. Шулай итеп, характерның бу эчке сыйфатлары хисләрнең йөзгә чыгу формасына да йогынты ясаган. Туры һәм гадел кеше буларак, Муса, әлбәттә, ачу хисенә тулысыңча, бөтен йөрәге белән бирелгән, ләкин бу аерым бер моментка, эчке контроль катнашканчыга кадәр генә дәвам иткән. Якынча, шундый картина килеп чыга: Муса бөтен турылыгы һәм килешә алмаучанлыгы белән әңгәмәчегә ташлана, теге яки бу мәсьәлә буенча үз фикерен ачык итеп әйтеп бирә, ләкин аерым бер моментта эчке контроль эшкә тотына, һәм Муса, фикерен бик кискен формада әйтүен күреп, кызарга кирәкмәвен аңлый; табигый тыйнаклыгы аркасында оялып елмая һәм йомшаграк, хәтта шаянрак ia сөйләшә башлый. Ләкин шулай да мәсьәләнең асылыннан читләшми.
Мин бу буяуны спектакльгә керттем. һәм инде бәхәс вакытында минем .Мусамның кирәгеннән артык кызма тоны кинәттән оялчан елмаю һәм мәзәк белән алышынганда, мин, башкаручы буларак, тамашачының минем героема ничек җылы каравын сиздем. Нечкә һәм лирик күңелле Мусаның шундый бәхәс алып барырга мәҗбүр булуы өчен тамашачы борчыла һәм Муса ягында була. Бу чын Муса белән дә шулай ук булгандыр. Шушы елмаю һәм юмор Мусаны ачудан йөрәге янганда да. аеруча йомшак табигатьле һәм кеше-лекле итеп күрсәткәндер.
Шул ук юл белән мин, героемның эчке сыйфатларына анализ ясап, аның тышкы сыйфатларын, тышкы кыяфәтен, елмаюын һәм хәтта йөре-шенең ничек булырга тиеш икәнен дә эзләдем. Фотокарточкаларын карап, мин Җәлилнең зур Физик көчкә ия булуын күрдем. Помры һәм кечкенә фигурасы, киң күкрәге, мускуллары кабарып торган куллары шул турыда сөйли иле. Анализ аша мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем: кискен характерны һәм шундый физик төзелешле Муса ваграк һәм җитез атлап, башын бераз алгарак тогып, терсәкләрен тырпайтыбрак йөргән булырга тиеш. Мусанын йөреш картинасы миндә шулай туды.
Материаллар белән танышып һәм йөрәгемә шундый якын булган Му

саны характерлый торган яңадан- яца детальләрне табып, мин үз героемны аеруча мәхәббәт белән сөя башладым. Ул миңа туган булып китте. Жәл илебезнең жанлы образын сәхнәдә гәүдәләндерергә тырышу бурычы беренче тапкыр миңа тапшырылуы белән горурланмый булдыра алмыйм. Әгәр дә спектакль барганда тамашачыларның йөрәгендә легендар якташыбыз өчен горурлык хисе туса, миңа шуннан да артыгы кирәкми: мин художник буларак та, гражданин буларак та канәгатьлек сизәм.