ХРОНИКА
БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫНА БАГЫШЛАНГАН КИҢӘШМӘ
2G ноябрьдә Татарстан язучылар союзының Тукан исемендәге клубында татар совет балалар әдәбиятына багышланган республика күләмендәге киңәшмә ачылды. Киңәшмә өч көн дәвам итте. Киң җәмәгатьчелек һәм Мәскәү язучыларының актив катнашлыгында үткән шундый җанлы, тирән эчтәлекле зур сөйләшү безнең балалар әдәбияты тарихында беренче тапкыр булды дисәк тә ялгыш булмас. Киңәшмә балалар әдәбиятын үстерүгә зур этәргеч булачак, балалар язучыларының әдәби осталыкларын күтәрергә нык ярдәм итәчәк.
Киңәшмәне оештыруда РСФСР язучылар союзының оештыру комитетының да ини-циативасы зур булды. Мәскәүдән килгән язучылар, нәшрият работниклары татар балалар әдәбиятының торышы, әсәрләре белән якыннан танышып, балалар әдәбиятының уңышлары өчен шатланып, кимчелекләре өчен чын күңелдән кайгырып сөйләделәр. Гомумән, киңәшмә балалар әдәбияты өчен яхшы китаплар, нәниләр өчен олы әдәбият тудыру лозунгысы астында үтте.
Киңәшмәне алдан ныклап хәзерләү аның тирән эчтәлекле, файдалы булып үтүенә нык ярдәм итте. Беренче көнне татар совет балалар әдәбияты турында биш доклад тыңланды. Бүгенге татар балалар әдәбиятының торышы, бурычлары һәм проблемалары турындагы докладны КПСС Өлкә Комитетының фән һәм культура бүлеге мөдире К. Фасеев ясады. Докладчы татар совет балалар әдәбияты алдында торган әһәмиятле бурычларга, аның кайбер уңышларына тукталганнан соң, төп игътибарны бу өлкәдәге җитди кимчелекләргә юнәлтте. «Безнең балалар әдәбияты, — диде ул, — гомуми әдәбиятыбызга караганда бик акрын үсә, балаларның үскән таләпләрен һич тә канәгатьләндерә алмый. Беренчедән, балалар өчен язылган әсәрләр сан ягыннан бик аз. Кайбер язучылар очраклы темага һәм аннан-мон- нан гына язалар. Бүгенге балаларның тормышы, мәктәп тормышы җитәрлек чагылмый». Докладчы балалар китапларында очрый торган тормышны якыннан белмәү сәбәпле туган кимчелекләргә күп мисаллар китерде.
Г. Минский татар совет балалар прозасы турында доклад белән чыгып, проза әсәрләрен анализлады.
Ә. Исхакның доклады татар совет балалар поэзиясендәге әдәби осталык мәсьәләләренә багышланган иде.
Балалар драматургиясенең бүгенге торышы, балалар өчен язылган пьесалардагы кимчелекләр И. Нуруллин докладында яктыртылды.
Н. Юзеевның доклады балалар әдәбияты тәнкыйтенең бүгенге торышына багышланды.
Киңәшмәдә чыгыш ясаучылар барлык докладларның тирән эчтәлекле итеп хәзер-ләнүләрен, балалар әдәбиятына караган күп кенә актуаль мәсьәләләрне күтәрүләрен билгеләп үттеләр.
Киңәшмәнең икенче көне иҗади семи-нарларга— татар язучыларының балалар өчен язган аерым әсәрләрен тикшерүгә багышланды. Анда татар язучыларының әсәрләре турында Мәскәү язучыларыннан Н. Богданов, В. Любимова, Н. Томан, 10. Яковлев, РСФСР язучылар союзын оештыру бюросы секретаре С. Баруздин, татар язучыларыннан С. Әдһәмова, Г. Әп
а м
118
сәләмов, Ә. Еники иптәшләр чыгыш ясады.
Н. Богданов үзенең чыгышын Гариф Гобәй әсәрләрен анализлауга багышлады. Гариф Гобәй — талантлы балалар язучысы. Шундый зур масштаблы әсәрләр иҗат итүе язучының зур талантка ия булуын күрсәтә, — диде ул һәм конкрет мисалларда «Замана балалары», «Маратның язмышы» исемле повестьларындагы уңышлы якларны һәм авторның кимчелекләрен күрсәтте. «Замана балалары»ның русчага начар тәрҗемә ителүе андагы кимчелекләрне тагы да арттыра. Н. Богданов фнкерен- чә, бу әсәрнең төн кимчелеге — тормыш катлаулылыгыи җиңелләштереп сурәтләү. Геройлар тормыш авырлыкларын бик җиңел җиңәләр. Повесть композицион яктан да таркау, анда күп кенә очраклы вакыйгалар бар. Балаларның эше белән мактану, соклану китапның башыннан алып ахырына кадәр дәвам итә. Автор, героен вакыйгаларда сурәтләү белән генә чикләнмичә, күккә чөеп мактый башлый. Хәлимне язучы гына түгел, китаптагы башка геройлар да мактый. Шул рәвешчә, автор «балалар культы» тудыра. Н. Богданов авторның художестволы детальләргә дә тиешенчә игътибар биреп җиткермәвен билгеләп үтте. Повестьта тормышчан булмаган детальләр очрый. Мәсәлән, сугыш күренешләрен тасвирлау. Мондый ясалма күренешләр М. Әмирнең «Батыр исемле малай турында хикәяләр»ендә дә очрый. «Маратның язмышы» повесте Г. Гобәйнең үсүен күрсәтә. Бу әсәр укучыга ныграк тәэсир ясый. Бу әсәрдә язучының тормышны ныграк өйрәнүе сизелә. Повестьның сюжеты да тыгыз һәм кызыклы итеп төзелгән. Автор проблеманы психологик планда чишәргә омтыла. Шулай да автор повестьта сюжетның бөтен мөмкинлеклә-рен файдаланып җиткермәгән.
С. Әдһәмова үзенең чыгышында Н. В. Богдановның фикерләре белән килешүен әйтте һәм үзенец кайбер күзәтүләре белән уртаклашты. В. Любимова чыгышын татар балалар драматургиясе мәсьәләләренә багышлады.
— Кайбер пьесалар очраклы аңлашыл-мауларга, вак конфликтларга нигезләнәләр, вак темалар күтәрәләр,—диде ул. һәм мисал итеп X. Вахитның «Ышаныч» пьесасын китерде. Пьеса бик озынга сузылган, анда әйбәт образлар юк. Бөтен пьеса очраклы бер вакыйга тирәсендә бара. Конфликт йомшак булу сәбәпле, характерларның кайберләре билгеләнеп кенә калган, кайберләре бөтенләй ачылмаган. Алынган проблемасы да кечкенә А. Әхмәт пьесаларына да шул ук кимче-лекләр хас. Сюжет таркау, динамика да юк, характерлар да ачылмый. Мондый пьесаларда ялангач дидактика зур урын алып тора. С. Баруздин поэзия әсәрләре турында сөйләде:
— Җ. Тәрҗсманов — танылган балалар шагыйре, — диде ул, аның иҗатына киң тукталып. — Тәрҗеманов нәниләр белән нәниләр телендә сөйләшә белә. Аның сүзләре гади һәм ачык. Интонациясе дә уңышлы. Шулай да кайбер шигырьләре абстракт-риторик язылганнар. Авторның үсүе сизелми, үзен һәм башка язучыларны кабатлаулар бар. С. Баруздин милли колорит мәсьәләсенә тукталып, Җ. Тәрҗеманов әсәрләрендә милли колоритның тик геройларның исемнәрендә генә чагылуын әйтә. Ә менә X. Вахит, 3. Нури шигырьләрендә милли колорит тирәнрәк бирелгән. Татар шагыйрьләренә бу турыда җитди уйланырга кирәк. Татарстанның бай табигате, аның урманнары, кырлары, елгалары, халыкның традицион гадәтләре, фольклор әсәрләрендәге матур сурәтләү алымнары, Фразеологиясе һ. б. шундый үзенчәлекләр татар язучылары әсәрләрендә киң чагылырга һәм милли колорит тудырырга тиеш.
Ә. Бикчәнтәева һәм Г. Лотфи әсәрләрендә нинди дә булса характерлы вакыйга сурәтләнми. Аларда һәркемгә күптән билгеле булган, күп тапкырлар кабатланган күренешләр турында сүз бара. Аларда балалар психологиясенә, дөньясына тирән итеп үтеп керү юк. Ә. Давыдов һәм Н. Дә үл и әкиятләрен хәзерге заман әкиятләрен тудыруга омтылыш булу ягыннан уңай күренеш дип билгеләп, С. Баруздин бу әсәрләрнең дә вакыйганы сурәтләү урынына сөйләп чыгу рәвешендә язылуларын тәнкыйть итте. С. Хәкимнең «Шагыйрьнең балачагы» поэмасы балаларга адрес- ланмаса да, балалар поэзиясендәге иң матур әсәрләрнең берсе. Бу әсәрдә табигать күренешләре, кечкенә Тукайның тормышы бик оста язылган.
Шагыйрь Ю. Яковлев та татар балалар поэзиясе турында сүз алып барды. Ул Г. Латыйп, X. Вахит, Н. Гайсин, Ә. Бик- чәнтәеваларның аерым әсәрләренә туктап, алардагы җитди кимчелекләрне күрсәтте.
119
Н. Томан үзенең чыгышын маҗаралы һәм фәнни-фантастпк әсәрләрнең үзенчәлекләрен ачуга һәм татар язучыларының бу жанрдагы әсәрләрен анализлауга багышлады. Нигездә ул А. Расих һәм Л. Их- санова әсәрләренә тукталды. А. Расихның «Бәхет орлыклары» повестеның сюжеты аерым эпизодлардан торган кебек. Әсәрдә нннди дә булса бер серне чишү, ачу юк. Ә маҗаралы жанрның сюжетында сер мавыктыручанлык һәм үткенлек тудыруда зур роль уйный. Бу әсәрдә персонажларны тасвирлауда психологик тирәнлек тә җитми. Л. Ихсаиованың «Җиде көн җир астында» исемле хикәясенең сюжеты динамик төзелгән. Бу әсәр авторның үсешен күрсәтә. С. Сабировның «Боз өстендә йөз көн» исемле хикәясе шактый кызыклы. А. Расихның «Хәвефле сынау» хикәясе фәнни җирлеге булмаган фантазиягә корылганга уңышлы чыкмаган.
Г. Әпсәләмов балалар прозасындагы аерым әсәрләргә, аеруча Г. Бакировның «Партизан малай» повестына тукталып, ясалмалык, шартлылык күренешләрен каты тәнкыйть итте. Повестьта сугыш тормышын дөрес күрсәтә белмәү нык сизелүен, төп геройның үсеше җитәрлек ачылмавын сөйләде. Семинарда М. Әмир, Ә. Еники иптәшләр дә чыгыш ясадылар, үзләренең тәнкыйть ителгән әсәрләренә бәйләнешле фикерләрен әйттеләр.
Киңәшмәнең өченче көне докладлар буенча фикер алышуга багышланды.
— Безгә эпигонлыктан, бер-береңне ка-батлаудан качарга, яңа оригиналь сюжетлар, яңа алымнар эзләргә кирәк, — диде Ә. Фәйзи.— Күп кенә темалар безнең игътибардан читтә кала. Әсәрләрдә эстетик тәрбия мәсьәләләре күтәрелми, семьяда, көнкүрештә, мәктәптә очраган метанлык күренешләренә каршы көрәш алып барылмый. Балалар әдәбияты мирасын бик ныклап яңадан карап чыгарга кирәк. Балалар өчен матур әсәрләр язган II. Ду- мави, Ф. Әмирхан әсәрләре басылмый. «Пионер каләме» журналын актарганда да күп яхшы әсәрләр табарга мөмкин. Бездә әкият жанрына әһәмият итү җитми. Татар академия театры Н. Исәнбәтнең «Җиде кыз» исемле оригиналь эчтәлекле пьеса-әкиятсн куюдан баш тартты. Ә. Фәйзи тәрҗемә мәсьәләсенә кагылып, татар теленнән рус теленә тәрҗемә итүгә күренекле рус язучыларын тартырга кирәклеге турында сөйләде.
Ш. Мөдәррис «балалар авангардизмы» теориясенә каршы чыгып, яшь геройның кыю булырга, үзбаш фикер йөртә һәм зурлар ярдәменнән башка үзе хәрәкәт итә алырга тиешлеген яклап сөйләде. Үзенең фикерен дәлилләп, ул Көнбатыш һәм рус әдәбиятыннан күп мисаллар китерде. Ш. Мөдәррис балалар театры ачу фикерен яклады, «Яшь ленинчы» газетасын яңадан чыгару кирәклеген әйтте.
Ф. Хөсни «Авыл өстендәге йолдызлар» по- вестыпың рус теленә тәрҗемәчесе Н. Богданов белән дусларча эшләүләре турында сөйләгәннән соң, балалар әдәбиятында әдәби осталык мәсьәләләренә кагылды. Әсәр язганда бала табигатен нык белеп эш итәргә кирәк, — диде ул. Балалар шая- ручан булалар, гадәттән тыш әйберләр, маҗаралар белән мавыгалар. Әгәр без балалар психологиясе үзенчәлеген инкарь итеп, балалар китабын үз яшьләренә караганда күп мәртәбә акыллы, «сакаллы» нәниләр белән тутырсак, алардан китапча сөйләштерсәк, андый китаплар баланы үзенә тартмаячак, кызыксыну уятмаячак.
Ш. Маннур Г. Лотфн әсәрләренең художество яктан йомшак эшләнүен тәнкыйть итеп чыкты, балалар әдәбиятына яңа талантлар тарту кирәклеге турында сөйләде.
X. Ярми балалар өчен халык иҗатын басып чыгару турында сөйләп, балалар әдәбияты тәнкыйтенең артталыгына, хрестоматияләр чыгару кирәклегенә тукталды.
Укытучылардан Газизова һәм Шәмсет- диноваларның чыгышын зал зур кызыксыну белән тыңлады. Алар язучыларны мәктәп, балалап тормышын тирәнрәк өйрәнергә чакырдылар.
Фикер алышуларда шулай ук ТАССР Культура министры X. Рәхмәтуллин, Дет- гиз редакторы Кәримова, 3. Нури, А. Го- мәр, Г. Гобәй, А. Расих, рәссахМ Б. Аль- менов катнашты.
йомгаклау сүзе белән К. Фасеев чыкты.
Балалар әдәбиятына багышланган киңәшмәнең йомгаклары Татарстан язучылары союзы правлениесенең киңәйтелгән утырышында тикшерелде һәм әйтелгән тәкъдимнәрне искә алып, балалар әдәбиятын үстерүгә ярдәм итә торган күп чараларны эченә алган карар кабул ителде.
120
ТУКАЙГА ҺӘЙКӘЛ
20 октябрьда Кырдай авылына Татарстанның төрле районнарыннан, авылларыннан, Казаннан кунаклар җыелды. Биредә киң җәмәгатьчелек катнашлыгында Габ дулла Туканга һәйкәл ачылды.
ДӘҮЛӘТ ОРФОГРАФИЯ КОМИССИЯСЕ УТЫРЫШЫ
Соңгы елларда матбугат битләрендә татар теле орфографиясендәге зур кимчелекләр турында кызу бәхәсләр барды. Фикер алышу вакытында әлегәчә яшәп килә торган орфографиягә төзәтү-үзгәртү- ләр кирәклеге ачыкланды. Орфография мәсьәләләрен фәнни нигездә җентекләп тикшерү өчен Татарстан АССР Министрлар Советы каршында дәүләт комиссиясе төзелде. Декабрь башында дәүләт комиссиясенең утырышы булды. Комиссия председателе X. Рәхмәтуллин татар теленең камилләштерелгән орфография проекты ның күптәннән әзер булуын, берничә тапкыр тикшерелүен белдереп, проектны тормышка ашыруның конкрет чараларын билгеләргә кирәклеген әйтте. Фикер алышуларда филология фәннәре докторы Л. Җә- ләй, ТАССР Мәгариф министры Ә. Вәли- уллина, С. Фәйзуллин, КГУның татар теле кафедрасы мөдире X. Госман, тәнкыйтьче X. Хәйри, шагыйрь 3. Нури, укытучы И. Гумерова һ. б. чыгыш ясады. Утырыш татар теленең орфография проекты буенча фикер алышу өчен аны бер мең тираж белән 1958 елның январеннан да соңламыйча аерым брошюра рәвешендә басып чыгарырга дигән карарга килде. Проект «Совет мәктәбе» журналының февраль санында басылачак, «Совет Татарстаны» газетасы битләрендә дә фикер алышу үткәреләчәк.
Кырлайда Г. Тукайга ачылган һәйкәл.
121
КЫТАЙДАН БҮЛӘКЛӘР
Татарстан китап нәшрияты берничә еллар буе Кытай-Совет дуслыгы җәмгыяте белән языша һәм китаплар алмашу алып бара. Шушы көннәрдә нәшриятка Кытайдан татарча китаплар җибәргән өчен рәхмәт хаты һәм Г. Бәшировның «Намус» романының, Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестеның кытайча басмалары килде. «Намус» романы 15.мең тиражда, «Тапшырылмаган хатлар» повесте 30 мея тираж белән чыгарылган.
ИҢ МАТУР ҖЫРЛАР
Татарстан Культура министрлыгы, Татарстан язучылар һәм композиторлар союзлары тарафыннан Октябрьның 40 еллыгы унае белән иң яхшы җыр текстларына һәм иң матур көйләргә конкурс игълан ителгән иде. Конкурсның максаты: туган илебез, Коммунистлар партиясе, илнең батыр уллары һәм кызлары турында патрио- тнк-героик җырлар тудыру. Шушы көн-нәрдә конкурска йомгак ясалды, бүләкләнгән иптәшләргә премияләр тапшырылды. Конкурс жюрие 70 ләп җырны тикшергәннән соң, 3 җырга премия бирергә карар итте. Берничә җырга кызыксындыру премияләре дә бирелде.
3 мең сум күләмендәге икенче премия хор өчен язылган «Ленин турында җыр» өчен композитор Әгъзам Фәттахка һәм шагыйрь Әхмәт Ерикәйгә бирелде.
2 мең сум күләмендәге өченче премияне «Зоя турында баллада» өчен композитор Җәүдәт Фәйзи һәм шагыйрь Нури Арсланов, «Тынычлыкка дан» җыры өчен композитор Алмаз Мөнасипов һәм шагыйрь Мөхәммәт Садри иптәшләр алды.
18 ПРЕМИЯ
Октябрьның 40 еллык уңае белән ВЛКСМ Өлкә Комитеты, ТАССР Культура Министрлыгы, Татарстан язучылар союзы һәм яшьләр газеталары кыска хикәяләргә, поэмаларга, шигырьләргә, бер пәрдәлек пьесаларга, кыска метражлы сценарийларга конкурс ачкан иде. 9 декабрьда жюри конкурска йомгак ясады. Конкурска барысы 150 гә якын автор катнашты. Иң яхшы дип табылган төрле жанрдагы әсәр-ләргә 18 премия бирелде.
Жюри кыска хикәя өчен 1000 сумлык беренче премияне М. Батыршина иптәшнең (Беренче Май районы) «Дустымның көндәлегеннән» исемле хикәясенә бирергә карар итте. Г. Мөхәмметшинның (Төмән өлкәсе) «Балта остасы», Н. Михалкиннын (Казан) «Кайту» хикәясе икенче премия белән бүләкләнде. Р. Фаизов (Магнитогорск), Б. Камалов (Буа), М. Шәрифул- лин (Казан) хикәяләре өченче премиягә лаек дип табылды. Кыска пьесалар өчен тик бер генә премия — Ш. Рәкыйповның «Сөю билгесе» исемле пьесасына өченче премия бирелде. Очерк буенча беренче премияне Я. Ладыжинский, икенче премияне М. Хөснимәрдәнов алды. Поэмалар жанры буенча икенче премия белән Ә. Мөэминова (Әлмәт) «Әткәм чүкеченең тавышы» исемле поэмасы өчен, Б. Железнов өченче премия белән «Мариша» поэмасы өчен бүләкләнде.
И. Калимуллин шигырьләре беренче, И. Әхсәнов (Әлмәт), И. Юзеев шигырьләре икенче, 3. Мәҗитов, Ш. Галиев, Ф. Кузнецов шигырьләре өченче премиягә лаек дип табылды.
Кыска метражлы киносценарий өчен Ш. Зәбиров өченче премия белән бүләкләнде.
ЯЗУЧЫЛАР — «СОВЕТ ТАТАРСТАНЫ» ГАЗЕТАСЫ РЕДАКЦИЯСЕНДӘ
10 декабрьда «Совет Татарстаны» газетасы редакциясе татар язучыларының газета эшендә катнашулары мәсьәләсенә багышлап киңәшмә үткәрде.
Г. Рябков һәм М. Шәйми иптәшләр киңәшмәдә катнашучыларны газетада урнаштырылачак публицистик мәкаләләрнең перспектив планы белән таныштырдылар. Язучылар, планга бәйле рәвештә, газетаның эше турында фикерләре белән уртаклаштылар. Фикер алышуларда Г. Әпсәләмов, Г. Кашшаф, С. Хәким, Н. Исәнбәт, С. Бат- тал, А. Әхмәт, X. Туфан, X. Хәйри. Ә. Ерикәй һ. б. иптәшләр катнашты.
122
К. НӘҖМИГӘ БАГЫШЛАНГАН ӘДӘБИ КИЧӘ
11 дскабрьда Казандагы Горький музеенда Кави Нәҗмигә багышланган әдәби кичә үткәрелде. Язучының иҗаты һәм тормышы турындагы докладны филология фәннәре кандидаты Н. Гыйззәтуллин яса-
ӘЛМӘТТӘ ТАТАР
Ноябрь аенда Әлмәт шәһәренең нефтьчеләр клубында татар китабы кичәсе үткәрелде. Кичә урындагы әдәбият группасы инициативасы белән оештырылды. Халык массаларын тәрбияләүдә китапның тоткан урыны турында доклад белән 1 номерлы урта мәктәп укытучысы Мөгәллимә Юсупова чыкты. Әдәбият группасы членна-рыннан Ә. Маликов, Ф. Мостафнн, И. Әх- сәнов. Ш. Бикчурин һәм К. Булатова иптәшләр татар совет әдәбиятының аерым әсәрләре турында күзәтү ясадылар. «Татар поэзиясе антологиясе»ннән, Г. Ибраһи-
көн САЕН
Татарстан китап нәшрияты 1958 нче елда матур әдәбият, политик әдәбият, фәннең төрле өлкәләре буенча күп кенә яңа китаплар чыгарачак.
Владимир Ильич Ленин әсәрләренең 13, 14, 15 нче томнары татар телендә чыгачак.
Татарстан АССР тарихының беренче томы татар телендә басылачак. Н. Кон- дратьевның «Комбриг Юдин:» дигән брошюрасы рус телендә чыга. М. Мөхәррәмовныц «Октябрь һәм Татарстанда милли мәсьәлә» дигән монографиясендә татар хезмәт ияләренең милли һәм экономик изүгә, патша самодержавиесенә каршы көрәше сурәтләнә; Бөек Октябрь социалистик революциясенең хезмәт ияләрен милли һәм сыйнфый изелүдән азат итүе, Совет властен ныгыту елларында Татарстанда милли мәсьәләне марксистик-ленинчыл хәл итү өчен көрәш чагыл дыры ла.
Матур әдәбият редакциясе йөзгә якын исемдә китаплар чыгаруны планлаштырган. 1958 нче елда М. Горький әсәрләренең татарча 8 томлыгы чыгарыла башлый. Рус классик язучыларыннан А. Чеховның иң яхшы хикәяләреннән төзелгән бертом- лык, И. Гончаровның «Обломов» романы һәм А. Серафимовичның «Тирән ташкын» повесте татар телендә чыгарылачак.
Ф. Әмирханның ике томлык «Сайлаима- лар»ының 2 нче томы басылачак. Бу томга
ды. I . Кашшаф 1\. Нәҗми турында истәлекләр сөйләде. С. Әдһәмова К- Нәҗмигә М. Горький бүләк иткән сувенирны музейга тапшырды.
КИТАБЫ КИЧӘСЕ
мов, Ф. Кәрим, һ. Такташ, Ә. Фәйзи әсәр-ләреннән өзекләр укылды.
Нефтьчеләрдән оешкан художестволы үзешчән түгәрәк членнары кичәнең концерт бүлегендә Г. Тукай, М. Җәлил һәм хәзерге татар совет шагыйрьләренең шигырьләрен, алар текстларына язылган җырларны зур осталык белән башкардылар.
Фойеда яңа китаплар күргәзмәсе һәм китап сәүдәсе оештырылды, «Совет әдәбияты», «Чаян», «Азат хатын», «Ялкын» журналларына подписка үткәрелде.
ИКЕ КИТАП
язучының публицистик әсәрләре, мәкаләләре, хатлары, көндәлек язмалары тупланган. Ш. Бабич, Н. Думавиларның шигырь җыентыклары чыгарылачак. Шулай ук 3. Бәши- ри, Ф. Әсгать, М. Укмасый әсәрләрен чыгару күздә тотыла. Күренекле язучы Ф. Бурнашның сайланма әсәрләре ике томнан тора. Беренче томга шигырьләр, икенче томга пьесалар тупланган. К. Тинчуринның бертомлыгындагы әсәрләр (проза) беренче мәртәбә басылалар. Тәнкыйтьче Г. Гали-нең китабында Г. Ибраһимов, һ. Такташ, X. Туфан, К. Тинчурин иҗатлары турында тәнкыйть хезмәтләре һәм кыска хикәяләре бар. Г. Нигъмәтинсң тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы чыгачак.
К. Нәҗминең әсәрләрен биш томда чыгару күз алдында тотыла. Беренче һәм икенче томнар 1958 иче елда чыгарырга билгеләнгән. Ә. Еники иптәшнең сайланма әсәрләре чыгарыла. Монда язучының «Саз чәчәге», «Рәхмәт, иптәшләр!» дигән повестьлары, популяр хикәяләре, очерклары тупланган. Р. Ильяс, К. Басыйров, X. Кәрим, Г. Минский, А. Шамов иптәшләрнең хикәяләр җыентыклары басылып чыгачак. А. Расихның яна романы партиянең XX съезды карарларыннан соң колхоз авылында туган үзгәрешләр турында сөйли. Язучы Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» исемле романында революциягә кадәрге татар кре
стьяннарының тормышы һәм аларныц
самодержавиегә каршы көрәше сурәтләнә.
Журналист ЛА. Шәйминец «Сынау» повесте
безнең көннәрдәге эшчеләр тормышын яктырта.
Яшь язучы М. Хөсәеновның беренче хикәяләр
җыентыгында колхоз авылы тормышы сурәтләнә.
Л1. Максудның 30 табак күләмендәге
сайланмаларына очерклар, хикәяләр, новеллалар,
шигъри әсәрләр тупланган.
Драматургия әсәрләреннән С. Батталныц
пьесалар җыентыгы планлаштырылгаи. Бу
җыентыкка «Язулы яулык», «Сынау» һәм башка
драматик әсәрләр кертелгән. Яшь драматург Ш.
Хөсәенов иптәшнең беренче җыентыгына
«Профессор кияве», «Бирнәле кыз», «Чулпан»
исемле пьесалары кергән. Ә. Камал, X.
Вахитларның пьесалар җыентыклары басылып
чыгачак. А. Әхмәтнең Татарстан нефтьчеләре
турындагы «Егет сүзе» исемле пьесасы аерым
китап булып чыгачак. Н. Исәнбәтнең зур гына
җыентыгы чыгарыла. Анда аның «Муса», «Зифа»,
«Мәрьям», «Спартак» һәм башка пьесалары
тупланачак. 1
Поэзия әсәрләреннән Ш. Маннурның «Җир-
әнкәнең сылу кызы» исемле поэмасы рус телендә
чыга. С. Хәкимнең «Суд залында» исемле
шигырьләр җыентыгы чыгачак. И. Арсланов, Н.
Гайсин, X. Камалов, ЛГ Хөсәен, М. Мөнир, С.
Шакир һәм башка иптәшләрнең шигырь
җыентыклары бар. Яшь шагыйрьләрдән Г. Афзал,
Р. Әх- мәтҗановларның беренче китапларын чы-
гару планлаштырылгаи.
Әдәби тәнкыйть әсәрләреннән тәнкыйтьче Г.
Кашшафның герой шагыйрь М. Җәлилнең
тормыш һәм иҗаты турындагы монографиясе рус
телендә чыга. Шул ук авторның «Беренче
артистка» исемле монографиясе дә бар. Бу
монографиядә беренче татар артисткасы
Гыйззәтуллина-Волжская- ның тормышы һәм
сәхнә эшчәнлеге турында сөйләнә. Б. Гыйззәтнең
атаклы драматург К. Тинчуринның тормышы һәм
иҗаты турында монографиясе, М. Җәләлиеваның
Г. Бәшировның иҗатына багышланган китабы, Р.
Башкуровның «Тукай иҗатында рус әдәбияты»
дигән хезмәте бар. СССР Фәннәр академиясенең
Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты
тарафыннан төзелгән 30 табак күләмендәге
«Татар әдәбияты тарихы»н чыгару күз алдында
тотыла.
Фольклор әсәрләреннән татар халык
әкиятләренең 20 табак күләмендәге беренче томы
басып чыгарылачак.
Музыкаль әсәрләрдән композитор Ш. Мә-
житовның лирик җырларын чыгару план-
лаштырылган.
Шулай ук республикабызда яшәүче һәм иҗат
итүче рус язучыларыннан Б. Железнов, Т.
Журавлев, А. Мелузников, Г. Пауш- кин, Ян
Винецкий, А. Салмин әсәрләрен чыгару
билгеләнгән.
СССР халыклары әдәбиятыннан да үрнәкләр
бар. Башкорт шагыйре М. Кәрим шигырьләре,
шулай ук башкорт язучысы К. Мәргәннең
Башкортстан нефтьчеләре тормышыннан алып
язылган «Нарыш тау итәгендә» исемле повесте,
чуваш халкының классигы К- Ивановның
«Нарспи» поэмасы, шулай ук чуваш язучысы А.
Тал- вирның гражданнар сугышы турындагы
повесте бар.
Халык демократиясе илләре һәм чит ил
язучыларының кайбер әсәрләреннән үрнәкләр
биреләчәк.
Яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе буенча
да шулай ук йөзгә якын исемдә төрле китаплар
чыгару планлаштырылгаи.
Укыту-педагогик әдәбият редакциясе буенча 1
иче класстан алып 10 нчы класска кадәр 70 исемдә
дәреслекләр басылачак. Болардан тыш, укучылар
өчен уку ярдәмлекләре, программалар, методик
әдәбият китаплары, «Башлангыч мәктәп өчен
җырлар җыентыгы» (төзүчесе 3. Альмеев) чыгару
билгеләнгән.
Фәнни-техник әдәбият редакциясе дә күп кенә
китаплар чыгаруны күздә тота. И. Исәнбәтнең
татар мәкальләре һәм әйтемнәре китабына егерме
меңнән артык мәкаль һәм әйтемнәр тупланган.
Шулай ук В. Хангильдинның «Татар теленең
фәнни грамматикасы» да зур кызыксыну уята.
1958 иче елда русча-татарча дүрт томлык
сүзлекнең III томы (П. Р хәрефләре), диа-
лектология сүзлегенең III кисәге басылып
чыгачак.
Татарстан китап нәшрияты бер ел эчендә,
ягъни 1958 нче елда, тематик план буенча алты
йөзләп исемдә төрле китаплар бастырып
чыгарачак. Бу—һәрбер эш көне саен ике китап
дигән сүз!
124