ГЕРОИК КӨННӘР
Соңгы вакытларда Татарстан та-рихчылары Бөек Октябрь социалистик революциясен хәзерләү һәм аның җиңү тарихын, Татарстан территориясендә Советлар власте ирешкән уңышларны ак гвардиячеләрдән һәм чит ил интервентларыннан саклап калу турында шактый хезмәтләр яздылар. Ә. Вәлиевнең «1918 елда Татарстанны интервентлардан һәм акгвардеецлардан азат итү» XXIX исемендәге хезмәтен дә шулар рәтеннән санарга кирәк.
Бу китап укучыларны Татарстанда үткән дәһшәтле 1918 ел көннәре белән таныштыра. Текст шул елларның карталары һәм фотографияләр белән баетылган. Бу хезмәт белән танышып чыккач, аның кирәклегенә, вакытлы чыкканлыгына басым ясап әйтәсе килә, чөнки ул укучыны Татарстан тарихының мөһим бер чоры белән таныштыра, яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйный.
Беренче бүлектә Казан партия оешмасының Казан губернасында Октябрь революциясенең җиңүеннән соң, гражданнар сугышы башланганга кадәрге чорда совет властен ныгыту өчен алып барган көрәше чагылдырыла. Автор бай фактик ТУРЫНДА КИТАП материаллардан файдаланып, Казан партия оешмасының кискен сыйнфый көрәш шартларында, эшче һәм ярлы
XXIX Ә. Вәлиев. «1918 елда Татарстанны интервентлардан һәм акгвардеецлардан азат итү». Казан, 1956.
крестьяннарга таянып, губернада совет хөкүмәтен төзү һәм ныгыту буенча булган эшчәилеген күрсәтә. Илдә башланып киткән гражданнар сугышы бу эш- чәнлекне туктатып торырга мәҗ-бүр итә.
Урта Идел буенда каты сугышлар башлана. Совет хөкүмәте «Социали-стик Ватан куркыныч астында» дип игълан итә. 1918 елны хәзерге Та-тарстан АССР га кергэ'н җирләргә Самара «учредплка»сының чехословак корпусы һәм ак гвардия отрядлары басып керәләр. Автор ак чехларның һәм ак гвардиячеләрнең Казанны алу өчен ясаган һөҗүмнәренә шактый урын бирә. Интервентларга татар буржуаз милләтчеләре, меньшевик һәм эсерларның актив ярдәм итүләренә туктала. Август башында дошман Казанны ала.
Икенче бүлектә Татарстан терри-ториясенең вакытлыча ак гвардиячеләр кулында булуы турында сөйләнелә. Яулап алган җирләрендә дошман яңадан эксплуататорлар властен урнаштыра, милли изү көчәя, хезмәт ияләренә, партия һәм совет работникларына карата рәхимсез террор башлана. Автор ак гвардия
103
челәрнең каплы терроры турында күп кенә фактлар китерә. Губерна коммунистлар оешмасының күренекле җитәкчеләреннән ип. Шейнкмаи. Гассар, Комлев һ. б. ак гвардияче террорның беренче корбаннары бу-лалар.
Автор ак гвардиячеләр режимына каршы эшче, крестьян көрәшенең активлаша баруын күрсәтә. Татарстан территориясендә партизан отрядлары төзелә, алар ак гвардиячеләргә каршы көрәш башлап җибәрәләр.
Өченче бүлек Кызыл Армиянең Казанны азат итүенә багышланган. Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте Урта Идел буенда дошманны тар-мар итү өчен хезмәт ияләрен туплауда кирәк булган барлык чараларны күрә. Партия Көнчыгыш фронт өчен коммунистларга махсус мобилизация үткәрә. Кызыл Армия от р я дл а р ы н а ком м у н и стл а р д а н һ ә м эшчеләрдән яңа көчләр килә. Казан юнәлешендә хәрәкәт иткән Кызыл Армия отрядларыннан 5 нче армия төзелә. Идел хәрби флотилиясе төзелеп, хәрәкәт итә башлый. В. И. Ленин фронтның Казан участогындагы вакыйгаларны җентекләп тикшереп бара һәм алармы хәл итүдә үзе җи-тәкчелек итә. Болар барысы да китапта тулы итеп, җентекләп язылганнар.
Күрелгән чаралар,сентябрь аенда ук, Совет гаскәрләренә дошманга каршы бөтен фронт буйлап һөҗүмгә күчәргә мөмкинчелек бирә. Автор Казанны азат итүдә совет гаскәрләренең һәм Идел хәрби флотилиясенең сугышчан операцияләрен күрсәтүгә күп туктала. 1918 елның 10 сентябрендә, каты сугышлардан соң, ак чехлар һәм ак гвардиячеләр Казанны ташлап качалар. В. И. Ленин совет гаскәрләренең бу данлыклы җиңүен махсус телеграмма белән тәбрик итә. 1918 елның нояб-рендә хәзерге Татарстан территориясе дошманнан тазартылып бетә.
Ә. Вәлиевнең бу хезмәте хаклы рәвештә уңай бәягә лаек. Ләкин кайбер җитешсезлекләре турында әйтеп китмичә булмый.
Автор гражданнар сугышын Октябрь революциясенең дәвамы итеп карауда хаклы түгел. Советлар власте социалистик революциядән соң, капитализмны экономик яктан җиңүгә юл тотып, халык хуҗалыгын төзекләндерү эшенә керешкән иде. Ләкин эксплуататор сыйныф интер-вентлар ярдәмендә гражданнар сугышы башлап җибәрде. Эшче һәм крестьяннар совет властен кулларына корал тотып сакларга мәҗбүр булдылар.
Китапта советлар властеның та-тарлар өчен нәрсә алып килүе, өязләрдә Советлар властен ныгыту турында бик аз әйтелә. Автор милли мәсьәләгә тиешенчә әһәмият биреп җиткермәгән. Партия милли политикасының губернада хәл кылынуы һәм аның гражданнар сугышы чорында татар хезмәт ияләрен Советлар власте өчен барган көрәшкә мобилизацияләүдәге роле ачылып бетмәгән.
Хезмәттә шулай ук гражданнар сугышының Татарстан территория-сендәге үзенчәлеге һәм шул чордагы татар авылларында барган сыйнфый көрәшнең үзенчәлеге конкрет ачыл-маган.
Автор Татарстан территориясенең һәм Казанның вакытлыча дошман кулына күчүенең сәбәбен Көнчыгыш фронтта булган хыянәт белән аңлата. Ләкин бу төп сәбәп түгел. Интео- вентлариың һәм ак гвардиячеләрнең уңышын урындагы совет гаскәрләренең хәле белән аңлатырга кирәк. Арыган һәм тиешенчә оешып җитмәгән яшь Кызыл Армия отрядлары начар тәэмин ителәләр иде. Яңа кушылган көчләр өйрәтелмәгән һәм политик тәрбия алмаганнар иде. Бу фактлар Кызыл Армиянең сугышчан сәләтен шактый киметтеләр. Аларга каршы яхшы коралланган регуляр ак чех һәм ак гвардиячеләр отрядлары сугыша иде.
Китапта Казанны ак чехлар һәм ак гвардиячеләр алганга кадәр барган сугышлар турында өстән-өстәп генә әйтелеп кителә. 1918 елның көзендә Көнчыгыш фронтының советлар илен саклауда иң әһәмиятле урын тотканлыгына да басым ясалмый. Ул вакытта Советлар республикасы өчен иң зур куркыныч Урта Идел районындагы ак чехлар һәм
104
ак гвардиячеләр булды. Шуның өчен 1918 елда В. II. Ленин һәм Коммунистлар партиясе төп игъти-барны Көнчыгыш фронтка юнәлттеләр дә.
Г ражданнар сугышында актив катнашучылар һәм оештыручылар турында әйтелсә дә, аларның эшчән- лекләре ачылмаган. Гади сугышчылар турында бөтенләй сөйләнми. Совет сугышчыларының массовый батырлыгын күрсәтү урынлы булыр иде. Шулай ук өяз хезмәт ияләренең дошманга каршы күтәрелүе, татар хезмәт ияләренең рус һәм башка милләт хезмәт ияләре белән интервентларга каршы бергәләп көрәше һәм бу көрәш нигезендә милли дуслыкның ныгуына күбрәк тукталырга кирәк иде.
Китапта Татарстан территориясен интервентлардан бөтенләй азат итү турында аз әйтелә. Урта Идел буе территориясендә дошманны тар-мар итүдә зур батырлыклар күрсәткән данлыклы Азии дивизиясе юлы күрсәтелмәгән.
Казан партия оешмасының бу чорда яшьләр арасындагы эшчәнлеге турында берни әйтелмәгән. Хәлбуки, 1917 елның июлендә төзелгән «Эшче яшьләрнең социалистик союзы» оеш-масының Татарстан территориясендә ак гвардиячеләргә каршы актив көрәше мәгълүм.
Китапта библиографик күрсәтмәнең булмавы, файдаланган әдәбиятның авторларын күрсәтә баруның бик аз санда гына очравы бу хезмәтнең фәнни әһәмиятен киметә. Йомгак ясап шуны әйтәсе килә, Ә. Вәлиевнең «1918 елда Татарстанны интервентлардан һәм акгварде- еңлардан азат итү» исемле китабы, күрсәтелгән кимчелекләре булса да, күп сандагы укучыларны кызыксындырырлык, республикабызның тарихын өйрәнүдә файдалы әсәр.
Г. ШУМИЛОВ.