Г. ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН ОЧРАШУЛАР
И. Н. БОРОЗДИН Профессор
Галимҗан Ибраһимов белән мин беренче тапкыр 1925 нче елның июнь аенда Казанда очраштым. Анда мин Татнаркомпросның Академик Үзәге чакыруы буенча СССР ҮБК каршындагы Көнчыгышны өйрәнүнең Бөтенсоюз гыйльми Берләшмәсе тарафыннан Татарстан республикасының 5 еллыгы тантанасында катнашырга җибәрелгән идем. Анда катнашучылар бу истәлекле юбилейның ничек уңышлы үткәнен яхшы хәтерлиләр. Биналарда һәм урамнарда, мәйданнарда булган халык бәйрәме киң хезмәт иясе массаларының югары күтәренкелеге һәм зур энтузиазмы белән үтте. Урындагы работниклар һәм кунакларның күп санлы тәбрикләүләрендә яшь республиканың кыска вакыт эчендә ирешкән уңышлары һәм үсеш юллары чагылдырылды. Татарстанга бу вакыт эчендә күп сынаулар кичерергә туры килде. Иң беренче чиратта, Идел буе Көнчыгышының башкаласына комсыз кулларын сузган контрреволюция кал-дыкларын тәмам бетерергә кирәк иде. Шуның артыннан коточкыч ачлык һәм аның нәтиҗәләре белән көрәш эпопеясы башланды, һәм боларныц бөтенесе дә барлык элекке мөнәсәбәтләрне тамырыннан үзгәртеп кору белән, яңа җәмгыять һәм дәүләт формалары тудыру белән бергә алып барылды. Әйтергә кирәк, Татарстан республикасы бу авыр сынауларны намус белән җиңеп чыкты һәм уңышлы рәвештә үзенең бишьеллык нәтиҗәләрен ясый алды. Бәйрәм итәрлек тә иде шул!
Менә шул юбилейны оештыру һәм үткәрүдә Галимҗан Ибраһимов зур роль уйнады. Ул вакытта Ибраһимов Татнаркомпросның Академик Үзәге председателе иде. Аның эшчәилеге киң колач алды. Юбилейга багышланган рус һәм татар телләрендәге кыйммәтле басмалар аның редакторлыгында чыктылар.
«Биш ел эчендә» дигән аерата зур җыентыкны күрсәтми мөмкин түгел. Бу җыентыкка Татарстан турында гаять бай материаллар тупланган иде.
«Татарстанны өйрәнү буенча материаллар» дигән кызыклы һәм әһәмиятле китапны да билгеләп китәргә кирәк. Соңгысында тарих, археология 11Ә1М энтография һ. б. буенча материаллар бар иде. Шунысы характерлы, бу басмалар үз вакытында чыктылар. Ә юбилей басмалары өчен бу сирәк күренеш.
Монда, әлбәттә, Галимҗан Ибраһимовның тырышлыгы һәм ныклыгы зур роль уйнады. Июнь көннәрен уздыруда Галимҗан Ибраһимовка бик күп төрле эшләр башкарырга, төрле мәшәкатьләр чигәргә туры килде; һәм ул барысына да өлгерә иде, һәрвакыт шат, актив, ихтыярлы, дәртле
26
була иде һәм башкаларны да рухландыра, дәртләндерә белә иде. Патриот-революционер туган республикасының уңышлары өчен чын күңелдән шатлана иде. Беренче татар операсы «Санпя»пең беренче тапкыр сәхнәгә куелган көнне аның сөйләгән кереш речен әле дә хәтерлим, операның уңышлы үтүе өчен аның дулкынлануын һәм, «Сания» уңай бәя алгач, чын-чыннан шатлануын әле дә хәтерлим. Хәзер киң танылган татар музыкасына башлангыч нәкъ әнә шул вакытларда салынды да инде. Күптән түгел, Москвада булган татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында «Алтынчәч» операсының гүзәл музыкасы һәм постановкасы белән тирәнтен сокланганда, прексездән «Сания»пең беренче тапкыр куелуы һәм Г. Ибраһимовның үз халкының музыкаль үсешен әүлпяларча алдан күреп әйткән сүзләре исемә төште.
Бәйрәм итүгә бәйләнгән күп төрле көндәлек эш арасында да Г. Ибра- 11HMOB гыйльми һәм культура чараларына вакыт таба белде. Мин булган аз гына вакыт эчендә дә Казанда Татарстанны өйрәнү Җәмгыяте прав- лениесенең утырышы үткәрелде. (Галимҗан Ибраһнмов Җәмгыятьнең почетлы члены һәм председатель урынбасары иде.) Анда киләчәктә Җәмгыятьнең эшчәнлеген киңрәк җәелдерү турында күп кенә әһәмиятле мәсьәләләр, шулай ук үзәктәге учреждениеләр, беренче чиратта, Көнчыгыш илләренең тарихын һәм культурасын өйрәнү буенча Бөтенсоюз Гыйльми Берләшмәсе белән Җәмгыять арасында тыгызрак бәйләнеш урнаштыру турындагы мәсьәлә каралды.
Нәкъ шул вакытларда Татарстандагы Крайны өйрәнү бюросына да башлангыч нигез салынды: гыйльми эшчеләрнең оештыру мәсьәләләренә багышланган җыелышлары үткәрелде, һәм барлык бу җыелышларда Г. Ибраһнмов иң әһәмиятле мәсьәләләрне оста күтәреп, тирән уйланган, реаль һәм урынлы тәкъдимнәр белән чыкты.
Минем үземә аның белән Татарстанда системалы һәм планлы рәвештә археологик һәм тарихи этнографик тикшеренүләр алып бару кирәклеге турында, татар художество әдәбияты үрнәкләрен русча бастыру турында (бу мәсьәлә белән Г. Ибраһнмов бик кызыксына иде), үзәктәге һәм урындагы язучылар, галимнәр арасында тыгыз бәйләнеш булдыру турында күп тапкырлар сөйләшергә туры килде. Академик Үзәк председателе буларак, Г. Ибраһнмов үзенең гаҗәп тырышлыгы белән шаккатыра иде. Әллә никадәр учреждение аның инициативасы белән булдырылды, әллә никадәр басмалар аның катнашы белән чыгарылды. Эш кайнап тора иде, Г. Ибраһнмов, сәламәтлеге бик үк шәптән булмаса да, анда турыдан-туры катнаша иде. Аның әдәби эшчәнлеге дә киң колач алган иде. Билгеле булганча, аның кызыксыну диапазоны да гаять киң иде. Ул менә дигән язучы да, тарихчы да, телче дә һәм әдәбиятчы да иде. һәм һәр җирдә дә үзенең сүзен әйтә ала иде. Әдәби иҗатына багышланган әңгәмәләрдә Г. Ибраһнмов үзенең нинди әдәби әсәрләрен русча күрергә теләвеи, «1905 нче ел революциясендә татарлар» дигән монографиясе турында сөйли иде. Бу хезмәт өстендә ул күп эшләде һәм аны ничектер өстен күрә, аерып күрсәтә иде.
Г. Ибраһнмов акыллы, игътибарлы һәм кызык әңгәмәче иде. Ул үз карашларында мөстәкыйль һәм, күрәсең, үзенең тоткан позициясен җиңел генә ташламый иде. Бу нәрсә, мәсәлән, яңалиф мәсьәләсендә һәм башка кайбер нәрсәләрдә дә ачык күренде.
Г. Ибраһимовның нәтиҗәле эшчәнлеге турында мин «Хәзерге Татарстан» дигән мәкаләмнең («Новый Восток» журналы, № 10—11 һәм аерым, М. 1926 нчы ел) берничә урынында әйтеп китәм.
Г. Ибраһнмов белән икенче очрашуым шул ук 1925 нче елның көзендә Ленинградта һәм, тагын да, юбилейда булды. Без икебез дә үзебезнең учреждеииеләребездән СССР Фәннәр академиясенең 200 еллыгын бәйрәм итү тантанасына делегат итеп җибәрелгән идек. Бу бәйрәм бик
27
тантаналы шартларда үтте. Анда күп санлы совет галимнәре һәм чит илләрдән килгән кунаклар — Көнбатыш һәм Көнчыгыш фәненең күренекле вәкилләре катнашты. Ләкин биредә дә, тантаналы утырышлар һәм кабул итүләр белән беррәттәп, Ленинградтагы көнчыгышны өйрәнүчеләр (востоковедлар) белән Бакуда беренче тюркологик съезд үткәрү турында сөйләшүләр уздырылды.
Бу киңәшмәләрдә дә, халыкларның кабилә составын өйрәнү буенча СССР Фәннәр академиясенең махсус Комиссиясенең утырышындагы ке бек үк (анда СССР халыкларын һәрьяклап өйрәнү мәсьәләсе тикшерелде) миңа Г. Ибраһимов белән очрашырга туры килде, һәм безнең Казандагы танышлыгыбыз тагын да ныгыды. Г. Ибраһимов Фәннәр академиясенең 200 еллыгын Москвада бәйрәм итүгә дә катнашты. Г. Ибраһимовның миңа язган һәм хәзер басыла торган хатларының беренчесе шушы вакытларга туры килә.
Ниһаять, 1926 нчы елның февралендә без Бакуда тюркологларның 1 нче Бөтенсоюз съездында яңадан очраштык. Үз вакыты өчен бу съезд истәлекле вакыйга булды. Съездда Совет көнчыгышын өйрәнү фәненең атаклы вәкилләре катнашты. Чит ил галимнәре дә, шул исәптән, Төркия республикасының булачак тышкы эшләр министры, төрек профессоры Күпрүлү (ул СССРга дус мөнәсәбәттә түгел иде) һәм немец тюркологы Менцель дә бар иде. Бусы соңыннан Бакудагы съезд турында китап та чыгарды.
Съездда үзәк мәсьәлә — яңалиф иде. һәм төп көрәш яңалифне яклаучылар һәм аңа каршы торучылар арасында барды. Галимҗан Ибраһимов Татарстан делегациясенең җитәкчесе иде. Г. Ибраһимов, билгеле булганча, бераз үзгәртелгән иске гарәп алфавиты яклы иде. Кыю реформатор, татар теленең чисталыгы өчен һәм аны дини-схоластпк эчтәлекле, «гарәп» сүзләреннән арындыру өчен ялкынлы көрәшүче Г. Ибраһимовның гарәп алфавитыннан аерыласы килмәве шактый гаҗәп иде.
Яналиф яклы галимнәр белән сүз көрәштерү белән мәшгуль булу аркасында, Г. Ибраһимов съездда куелган төрки халыкларының культурасына кагылышлы башка мәсьәләләргә җитәрлек вакыт бирә алмады. Көн саен күрешсәк тә һәм съездның президиумында еш кына рәттән утырсак та без аның белән бу мәсьәләләр турында сирәк кенә фикер алыша алдык. Ләкин Галимҗан Ибраһимовның съездның минем председательлегем һәхм Газиз Гобәйдуллинның гыйльми секретарьлыгы белән барган тарих секциясенең карарларын тәбрикләвең яхшы хәтерлим. Комиссия төрки халыкларының тарихын планлы һәм системалы рәвештә өйрәнү турында киң программа тәкъдим итте.
Революцион хәрәкәтне өйрәнү мәсьәләсе съезд программасына Г. Ибраһимов тарафыннан кертелде.
Бакудагы съездда миңа Г. Ибраһимов бик йончыган һәм нык борчылган кебек тоелды. Яиа алфавит мәсьәләләре буенча киеренке көрәш аның болай да таушалган сәламәтлеге өчен эзсез калмады.
Баку съездыннан соң мин Г. Ибраһимов белән очраша алмадым, әмма аның «1905 нче ел революциясендә татарлар» дигән китабы турында «Известия» дә рецензия белән чыктым һәм аның әдәби эшчәнле- генә 20 ел тулу уңае белән булган юбилее хөрмәтенә Татарстанны өйрәнү Җәмгыятенең җыентыгында мәкалә бастырдым. Аның соравы буенча Г. Ибраһимовның танылган романы «Тирән тамырлар»ның 1931 нче елда чыккан русча тәрҗемәсенә кереш мәкалә яздым. Кушымта итеп Г. Ибраһимовның 1925—1926 нчы елларда миңа язган өч хатын терким.
28
ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВНЫҢ И. Н. БОРОЗДИНГА ЯЗГАН ХАТЛАРЫ
Беренче хат
Илья Николаевич!
Кичә көндез сәгать 2 дә, Сезнең запискада күрсәтелгәнчә, Көнчыгыш илләрнең тарихын һәм культурасын өйрәнү Берләшмәсенә кердем. Кызганычка каршы, мин анда Сезне туры китерә алмадым. Шуның өстенә, миңа бүген Сезнең шәһәр читенә киткәнлегегезне һәм Берләшмәгә бөтенләй килмәячәгегезне әйттеләр.
Ләкин мин анда Гурко-Кряжни 1 һәм Яковлевны2 очраттым, һәм без алар белән тюркологларның Бакуда булачак съездлары һәм съездның программасы турында кечкенә генә киңәшмә уздырып алдык.
Мин киңәшмәдә Сезнең әлеге съездда Татарстан республикасының катнашачагы турында һәм съездның программасын киңәйтү кирәклеге турында рәсми рәвештә белдерүне сорадым. Съезд программасына алфавит мәсьәләсеннән тыш, революцион-иҗтимагый хәрәкәт мәсьәләсен (материал җыйнау һәм өйрәнү мәгънәсендә), тел һәм терминология мәсьәләләрен дә өстәргә кирәк.
Әгәр дә Сез якын арада безгә рәсми чакыру һәм запрос җибәрсәгез, Татарстан республикасы исеменнән, Академик Үзәк йөзендә, без югарыда күрсәтелгән фикерләрне терки һәм Сезгә рәсми җавап бирә алыр идек._
Җәмәгатем Сезне күрә алмавы һәм аның тәрҗемәләре белән бәйләнгән мәсьәләләр турында Сезнең белән сөйләшә алмавы өчен бик борчыла 3.
Мин Сездән әлеге мәсьәләләргә карата үзегезнең карашыгызны әйтеп миңа хат язуыгызны үтенер идем.
Минем адрес—Казан, Советларның 2 нче йорты, к. № 33.
Сәлам белән Г. И б р а һ и м о в. ’5. IX. 1925. МКТЮ. Муром.
Икенче хат
Хөрмәтле Илья Николаевич,
Сезнең Н. И. Воробьев 1 аша җибәргән хатыгызны 16/1 да алдым. Шулай ук «Новый Восток» журналының 10—11 нче саннарын да алдым. Алар өчен Сезгә бик зур рәхмәт. Сезнең «Хәзерге Татарстан» турындагы мәкаләгезне зур канәгатьләнү белән укып чыктым. Сез анда бик кыйммәтле материаллар бирәсез. Сезнең журнал һичсүзсез зур авторитет белән файдалана, һәм шуңа күрә бу мәкалә башка милләтләргә Татарстан белән танышу өчен ышанычлы чыганак булачак.
Тиз арада татар матбугатында «Новый Восток»ның 10—11 нче саннары турында мәкалә чыгачак, чыгу белән мин аны Сезгә шунда ук җибәрермен.
Сезнең мәкаләгез алынды һәм «Безнең юл» журналының алдагы санында басылачак.
Болгардагы казылмаларга килгәндә эш болай тора: безнең финанс ягы бик үк шәп булмаса да, без шулай да җәй көне бу юнәлештә кайбер эшләр үткәрергә уйлыйбыз, әлбәттә, Сезнең катнашыгыз белән.
«Известия Общества Татароведения» журналы теге вакыттан бирле чыкканы юк. Әле хәтта җыелмый да; типографиянең эше кирәгеннән артык күп. Сез өстәмә рәвештә рәсемнәр җибәрергә өлгерерсез әле дип уйлыйм.
Татар театры турындагы җыентык татарча чыга. Русча ул басылмый, тәрҗемә ителмәде дә. Әгәр Сезгә татар телендәге гранкалар кирәк
булса, мин рәхәтләнеп җибәрермен. Сезнең гонорар турында мин «Безнең юл» журналы секретареның исенә төшердем.
Сезгә рус телендә «Татарлар арасында революцион хәрәкәт» дигән китапны җибәрәм. Китап әле чыкмады, ләкин эше тәмамланып килә инде, ул 22—23 нче январьларга һичшиксез чыгачак. Тик мин аның титул битен һәм исемен «Татарлар арасында революцион хәрәкәт» урынына просто «1905 нче ел революциясендә татарлар» дип үзгәртергә булдым.
Соңгы вакытларда Академик Үзәк тюркологик съездга хәзерләнүгә җитди игътибар итә. Эш күп, докладлар, тезислар тыңлыйбыз һ. б.
Сезнең белән Бакуда күрешүне көтеп калам.
Иптәшләрчә сәлам белән сезнең Г. И б р а һ и м о в.
J 8. 1.26 ел.
Өченче хат
Хөрмәтле Илья Николаевич,
Күптән инде Сезгә хат язарга җыенам, ләкин һаман утыра алганым юк. Казанга кайттым һәм муеннан эшкә баттым. Бер генә буш сәгатьнең дә булганы юк.
Сезгә, хатыгызда сораган буенча, ҮБКиың соңгы сессиясенең отчетын җибәрәм.
Сезнең Көнчыгыш халыкларын өйрәнү турындагы мәкаләгез «Безнең юл» журналының соңгы санында баш мәкалә итеп басылды. Аны Сезгә җибәрәм. Сүз уңаенда, гонорар хакында. Мин журналның секретаре Гомәр Галиевкә Сезнең барлык мәкаләләрегез өчен тиешле гонорарны исәпләп, ведомость төзергә катгый боерык бирдем. Сезгә гонорар иң кыска вакыт эчендә җибәрелсен өчен тагын бер кат басым ясармын.
Сезнең Кырымдагы казылмалар турындагы мәкаләгез «Вестник Та- тароведения»нең 4 нче санында басылырга тиеш иде, һәм ул планга да кертелгән иде. Ләкин мин Бакуда вакытта мондагы эшчеләр үзләренең мәкаләләрен бастыру өчен планнан читкә тайпылганнар һәм Сезнең мәкаләне төшереп калдырган булганнар. Бу минем өчен бик аяныч булды, ләкин мин бер ни дә эшли алмадым, чөнки журнал басылган иде.
Эшләнәсе эшләр турында якын арада төгәлрәк язармын.
Сезнең вәкил Казанда булды. Ләкин экономия режимы ягыннан бик җайсыз вакытка туры килде. Икенче тапкыр подписканы көз көне — сметалар каралганда, суммалар бүленгәндә үткәрергә кирәк булыр.
Сезнең «Хәзерге Татарстан» дигән мәкаләгез турында бәяләмәне проф. Смолин 1 яза һәм тиз арада бирергә вәгъдә итә.
Иптәш Павловичка 2 сәлам.
Иптәшләрчә сәлам белән Г. И б р а һ и м о в.
5. V. 26 ел.
ИСКӘРМӘЛӘР
Беренче хат.
1 Гурко-Кр яжин В. А. — профессор, Көнчыгыш илләрнең тарихын һәм культурасын өйрәнү буенча Бөтенсоюз гыйльми Берләшмәсенең Политик-экономик бүлеге мөдире.
2 Яковлев Н. Ф. — профессор, телче, яңа төрки алфавитын үзгәртүдә актив катнашучы.
3 Сүз М ө х ә м м и т о в а турында бара. Ул Г. Ибраһимовның әдәби әсәрләрен русчага тәрҗемә итү турында сөйләшүләр алып барган.
Икенче хат
1 Воробьев Н. И. — Казан дәүләт университетының профессоры, этнограф, ул вакытта Татарстан Үзәк музее директоры.
Өченче хат.
1 Смолин В. Ф. — профессор, тарихчы һәм археолог.
2 Павлович (Вельман) М. П. — СССР ҮБК каршындагы Көнчыгыш илләренең тарихын һәм культурасын өйрәнү буенча Бөтенсоюз гыйльми Берләшмәсенең председателе.
30