ФАТИХ КӘРИМ ТУРЫНДА
(Шагыйрьнең каберенә бару уңае белән)
1941 нче ел. Декабрь. Тын алгысыз салкын, борчулы көннәр. Йөз ел яшәсәң дә онытылмас булып истә калган көннәр...
Менә шул декабрь аенда Фатих Кызыл Армия сафына алынды. Гаскәр часте торган лагерьга барып урнашу белән аны «писер» итеп билгеләгәннәр. Көннәрнең берендә Фатих. бер генә сәгатькә увольнительный алып өйгә кайткач, үзенең бу вазифасы турында, гадәтендәге шаянлык белән: «Таныш бул, абзаң хәзер зур начальник! Писер!» — дип көлеп әйтте. Аның күңеле күтәренке, шат иде. Үзенең армия сафына алынуын ул, халыкның аңа да ышанычы бар, дип, шатланып каршы алды. Күңелемә килгән: «Сугыш ятимнәр калдыра, бәлки син дә...» дигән борчулы уйларны, мин әйтмәсәм дә, ул күзләремә карап аңлады. «Син бер дә кайгырма, һичшиксез, безнең армия дошманны җиңәчәк! Менә күрерсең. тып итеп тагын кайтып керермен әле!» — дип, йоклаган кызларын кат-кат үпте дә, саубуллашып, чыгып китте. Соңыннан мин аның Брянск юнәлешендәге фронтка оза- тылганын белдем.
Менә минем алдымда Фатихның, кесәгә сыешлы итеп, үзе тегеп ясаган озынча дәфтәре (язып тутырылган дәфтәрләрен уд өйгә җибәрә иде). Дәфтәрнең беренче бите «Ант» исемле шигыре белән башлана:
Юлбасарлар таптый илебезне, Ватан сугышына мин китәм. Менә балам, син әнкәсе авын, Балабызны тотып ант итәм:
Шушы балам өчен, синен өчен. Нәселем өчен, Туган ил өчен. Мылтык тотып баскан җиремнән Бер адым да артка чигенмәм.
Ватан сугышына киткән чагында шушы антын биргән шагыйрь Фатих Кәримнең кайсы гына шигырен укысаң да, аның бер генә сүзе дә эшеннән һпчкайчан аерыл маганлыгын күрәсең.
Әйе, ул бервакытта да артка чи-генмәде, гомеренең соңгы сулышына чаклы Туган иленең турылыклы улы булып калды.
Тормышта фаҗигале хәлләр булды, Берия иярченнәре, яла ягучылар шагыйрьгә авыр тап ташларга ма-таштылар. Әмма нык рухлы, күтәренке күңелле шагыйрь, өстепә ташланган барлык нахак бәлаләрне, авыр кайгыларны ерып чыкты. Аннары ул Туган илебезгә ябырылган фашист бандаларына каршы, халкыбызның бәйсезлеген даулап, Ватан сугышына китте.
Фатих бөтен гомере буенча тын-гылык белмәде. Сугышка кадәр булган тыныч тормыш чорында да аз йоклый, күп эшли, укый-өйрәпә иде. Ә инде сугыш вакытында ул ял итүнең, йокының нәрсә икәнлеген бөтенләй оныткан. Үлемнән курыкмыйча, аны бар дип тә белмичә, кулында мылтык булган хәлдә каләмен төшермәгән. Сугыш шартларында язарга мөмкинлекнең аз булуына кайгыра, көенә иде ул. Шулай да сокландыргыч дәрәҗәдә бик күп лирик һәм патриотик шигырьләр яза алган.
31
1944 нче елны Жданов исемендәге Ленинград хәрби мәктәбенең, кыс-картыл га н ку рсл ары н да (Костром а шәһәрендә) укып, лейтенант дәрәҗәсе алганнан соц, ул 3 нче Белоруссия фронтына жибәрелде. Б}' фронт гаскәрләре, Неманны үтеп, фашист ерткычларының оясына — Көнчыгыш Пруссиягә беренче булып бәреп керделәр. Фатих Кәрим шушы каты сугышлар эчендә иде инде.
3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре берсе артыннан берсе сокландыргыч җиңүләргә ирештеләр. 19нчы январьда немец фашистларының озак вакытка чыдарлык итеп төзелгән оборонасын җимерделәр. 22 нче январьда Инстербург шәһәрен алдылар. Немецлар оборонасының мөһим, көчле бу ныгытмалары Кенигсберг юнәлешенә булган юлны бикләп тора иде. 26 нчы январьда безнең гаскәрләр Алленбург шәһәренә бәреп керделәр. 31 нче январьда Фридланд шәһәрен алдылар. ДАенә шушы сугышларга катнашкан Фатих Кәрим башка сугышчылар белән бергә Верховный баш командование тарафыннан белдерелгән рәхмәткә лаек булды. Сугышта куркусызлык, батырлык күрсәткәне өчен Кызыл Йолдыз һәм 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнде.
Фатих чая, зур ихтыярлы һәм бер-нинди авырлыкларга баш имәс кеше иде. Вакытның кадерен белүчән, бер минутны да бушка уздырмаучан иде. Ул башка фронтлардагы һәм Казандагы иптәшләренә хатларны даими язып торды. Менә аның безгә 18 нче февральдә язган хатыннан өзек:
«Үзем әлегә исән-сау. Кыска хат язасың дип үпкәләмә. Мин бу юлларны күз ачкысыз ут эчендә, бер генә минут вакыт булганда язам. Көчле һөҗүмнәр белән дошманны үз җирендә куып барабыз. Бу минутта безнең алга барышны бераз туктатып торган ут нокталарын безнең һава бөркетләребез дөмбәсли. Без бераз утырып һава уты беткәнне көтеп торабыз».
Шушыннан соң аның хаты килмәде... Безнең язган хатларыбыз аңа ирешмәделәр. Берсе артыннан берсе кире кайттылар. Ә шулай да күңел өмет итә иде әле... Ләкин бар кебек өмет өзелде. Күтәреп булмаслык авыр, кайгылы хәбәр килде.
Беренче булып бу аянычлы хәбәр Москвага, Фатихның сеңлесенә килгән нде. Апы бер татар егете язган. Фатихның кесәсендә шушы адрес булган. Адресатның хәтерләвенчә, хатның эчтәлеге болай: «Сеңелем Зөһрә, мин сезгә авыр хәбәр язарга мәҗбүрмен. 19 нчы февральдә, 1945 ел, сезнең абыегыз шагыйрь Фатих Кәрим батырларча һәлак булды. Безнең подразделеннегә Кенигсберг юнәлешендәге бер биеклекне алырга задание бирелгән иде. Немец автоматчылары каты ут ачтылар. Ут һәм корыч яңгыры астында лейтенант Фатих Кәрим яраланып егылды, ләкин ул торып алга омтылды, икенче тапкыр ныграк яраланып, тагын егылды. Ул тагы торып, тагы йөгерде, ә өченче тапкыр яраланудан инде тормады. Минем үз күз алдымда булды бу хәл. Без иптәш Кәримне хөрмәтләп күмдек...»
Безгә килгән документта язылганча, шагыйрь Фатих Кәримнең күмелгән урыны — Көнчыгыш Прус- сиядә, Кенигсберг округы, Каверн авылы. Кабер авылның төньяк-көн- батыш ягында дип күрсәтелгән иде.
Без — шагыйрьнең семьясы, аның кабере сакланамы днп, Кеннгсбергка язган идек, тик озак вакытлар җавап алмадык. Ләкин күп еллар үтсә дә, шагыйрьне сөючеләр, ихтирам итүчеләр аның каберен табарга ярдәм иттеләр.
Бу эштә безгә яшь матрос Давыдов Мөбин зур булышлык күрсәтте. Бу егерме яшьлек егет Ульяновск өлкәсеннән. Ул ун еллык мәктәптә укыган чагында, әдәбият дәреслекләрен үткәндә, шагыйрь Фатих Кәримнең автобиографиясе һәм иҗаты белән таныша. Яратып укый, күп шигырьләрен яттан өйрәнә. Ша-гыйрьнең патриотик һәм лирикага бай шигырьләре аңа зур йогынты ясыйлар. Иптәш Давыдов, мәктәпне тәмамлап, Балтик флотына гаскәри хезмәткә китә.
Бервакыт аларның частена язучы Аркадий Гайдарның улы Тимур килеп, матросларга әтисе турында док-
32
лад ясый. Доклад беткәннән соц матрослар төрле сораулар бирәләр. Давыдов та армия тәрбиясендә алган әдәплелек белән Тимур Гайдарга мөрәҗәгать итә:
— Безнең татар халкының шагыйре Фатих Кәрим дә сугышта — Кенигсбергны штурмлаган чакта һәлак булган. Минем иң яраткан шагыйрем ул. Минем аның каберенә барасым, аның хөрмәтенә чәчәк куясым килә. Сез миңа бу эштә ярдәм итә алмассызмы?
— Шагыйрьнең кайда күмелгәнлеген белергә кирәк бит. Сездә аның адресы бармы соң?
— Юк шул. Мин аны кайдан аласын белмим...
— Иптәш, сез Татарстан язучылары союзына хат языгыз, алар, әлбәттә, җибәрерләр. Аларга билгеле булырга тиеш. /Минем сезгә киңәшем шул.
Давыдов Татарстан язучылары союзына хат яза. Союз ул хатны безгә — Фатих Кәримнең семьясына тапшырды. Без бу хатны зур ихтирам белән кабул итеп, Казанның Өлкә хәрби комиссариатыннан тиешле документның копиясен алдык та, үтенечле хат язып иптәш Давыдовка җибәрдек. Шул көннән башлап, без аның белән туганнарча бәйләнеш алып бардык.
Давыдов, Калининградның төрле идарәләренә язып, запрослар җибәрә. Балтик флоты эшчеләр профсоюзына да яза. Аннан мондый җавап килә:
«Каверн авылы хәзер Первомайск дип йөртелә. Бу авыл Багратион районында, ләкин Өлкә хәрби ко- м исса р и атында бул га н исемлектә (сугышта һәлак булганнар исемлеге) Кәримов Фатих исеме юк, шулай ук каберләр өстендәге язмалар арасында да Кәримов Ф. В. фамилиясе юк. Хәзерге вакытта Өлкә хәрби комиссариаты сезнең мәсьәләне хәл итү буенча шөгыльләнә башлады».
1950 нче елны хөкүмәт Ватан сугышында һәлак булган сугышчы-ларның каберләрен барларга, кырларда, урманнарда күмелгәннәрне Туганнар каберенә күчерергә, алар- ны төзекләргә, һәйкәлләр куярга дигән карар чыгарды.
Калининградның Өлкә хәрби ко-миссариаты хөкүмәт карарын гамәлгә ашыру буенча эш алып барган. Ватан сугышында һәлак булганнар ның каберләрен эзләп табып, Туганнар каберенә күчерү өчен кешеләр билгеләнгән, һәр районга аерым билгеләнгән кешеләр Калининград тирәсендәге һәрбер җирне, һәрбер калкулыкны карап йөргәннәр.
Еллар үткән саен, җир өсте үзгәрә бара, табигать үз эшен эшли. Җәй булса, кырлар чирәм һәм чәчәк белән каплана. Сугыш вакытында бөтенләй диярлек җимерелгән Каверн (Первомайск) авылында кырлар, болыннар кеше кулы тимәгән хәлдә тын гына ята бирәләр. 1955 нче елның җәйге бер көнендә, каберлекләрне эзләп йөрүче эшче Бронис Малинаускас, Багратион ра-йонының кырларында йөргән чагында, Первомайскидан ерак түгел, чак- чак кына беленеп торган калку бер җирдә, үләннәр арасыннан, тактага беркетелгән дүрт почмаклы металл * плитка тапкан. Анда:
Лейтенант Ф а т ы х Карим татарский поэт погиб героем Б бою с немецкими захватчиками
19. 2. 1945 г,
дип язылган. Бу язу тырышып, хөрмәт баглап язылган. Исем һәм фамилияне аеруча бизәкләп язганнар.
Бронис Малинаускас — Литвадан күчеп килгән кеше. Ул бик үк карт түгел әле, аңа 53 яшь (без, Калининградка баргач, аның турында ишетеп, аны эзләп, табып күрештек һәм сөйләштек). Сөйләшкәндә ул акцент белән сөйли, шулай да русча яхшы белә.
Малинаускас иптәш, әлеге такта табылган урынны билгеләп, тиз генә, якындагы Владимирск авылына китә ләм язуны авыл советы председателе Максим Петрович Юрловка күрсәтә. Иптәш Юрлов дөньяны күп күргән карт. Бу ике карт кеше язудагы «Татарский поэт» дигән сүзгә аеруча игътибар бирәләр. Шуңа күрә, көне белән Калининградка барып, табылган нәрсә турында Хәрби комиссариатка белдерәләр. Аннан бер майор
һәм капитан Шестаков, иптәш Юрлов белән бергә, Малпнаускас күрсәткән жиргә баралар һәм шагыйрь Фатих Кәримне Победа авылы янында ук булган Туганнар каберенә күчерү эшенә керешәләр. Бу эшне башкарган вакытта монда тагын берничә кабер булганлыгы беленә, һәм күмелгәннәрнең, исемнәре язылган шундый ук металл плитка табыла. Герой шагыйрь белән бергә бу иптәшләр дә күчереләләр.
Матрос Давыдов үзенең яраткан шагыйре Фатих Кәрим каберенә бару теләген һаман исендә тота. Кабернең кайдалыгын белгәч, ул үзенең командованиесеннән рөхсәт сорый. Аңа бу эштә Балтии флоты полнт- управленнесе ярдәм итә. 1956 нчы елның декабрь аенда Политуправление начальнигы, тагын бер капитан һәм матрос Давыдов татар шагыйрен зират кылырга китәләр.
Иивенск район башкарма комитеты кешесе алариы озата бара. Узышлый, алар Юрловны да алып чыгалар. Алар юлга чыкканда көн яхшы күренсә дә, бара-тора күк йөзе куе болытлар белән каплана, томан күтәрелә, аннары шыбырдап яңгыр коя башлый. Ватанның турылыклы улы — шагыйрь Фатих Кә- рнмне хөрмәтләп баручы бу рус иптәшләр пычракка бата-бата, лыч-ма суга манчылып, зиратка баралар. 1957 нче елның май аенда Мәскәү- дә татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы уздырылды. Шуңа бәйләп безнең Татарстан язучылар союзы, шагыйрь Фатих Кәримнең каберен зират кылуны кирәк табып, анда баруны оештырды. Моңа СССР язучылар союзы да булышлык күрсәтте.
3. .C. ә.- № 12.
33
34
Без күптәнге теләгебезгә ирештек. Мәскәүдәи поезд белән 30 сәгатьлек юлда булган Калининград шәһәренә, ә аннан ярты сәгатьлек машина юлы белән Победа авылына бардык. Якында гына булган Туганнар каберенә уздык. Безнең килүне әллә кай арада ишетеп өлгергән авыл халкы җыелган иде инде. Без, кабер янына килеп, чәчәк куйдык, башларыбызны иеп, белмим, күпме тынып торганбыз...
Шагыйрьнең кабере зәңгәр рәшәт-кәле кечкенә бер бакча эчендә. Иптәш Юрлов, авыл кешеләренең ярдәме белән, бакча рәшәткәсенең һәр баганасы янына куак утырткан. Бу кечкенә бакча үзе бакча эчендә. Тирә-якта зур парк. Юкә, каен, каштан агачларының яфраклары үзенә бер хуш ис аңкытып торалар. Җәй көне бу паркта, Фатихның баш очында, төрле кошлар сайрый, күбәләкләр оча. Победа авылы яшүсмерләре бирегә килеп волейбол уйныйлар. Эштән арып кайткан картлар ял итәргә киләләр. Бу авылда яшәүче картрак бер хатын һәр- көнне, сыер саварга барышлый (авылда МТФ), чиләгенә чәчәк һәм су тутырып алып килә дә кабер өстенә куя. Бу ананың ике улы икесе дә сугышта һәлак булганнар.
— Мин улларымның кабере кайда икәнен дә белмим. Шуңа күрә бирегә— Туганнар каберенә һәр көн киләм, күңелем тулып, елап алам. Болар да үз балаларым кебек үк якын миңа. Алар бит безне коллыктан коткаручылар... — дип сөйли ул чал чәчле, киң күңелле газиз ана.
Әйе, Туган ил бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән улларын, кызларын онытмый безнең халык. Авыл советы председателе иптәш Юрлов, 1955 иче елда ук, үз инициативасы белән, татар шагыйре һәм аның белән бергә күмелгән совет солдатларының каберенә яхшы мрамордап обелиск куйдырган.
1956 нчы елны Татарстан язучылар союзы һәм Калининградның партия өлкә комитеты каршындагы культура бүлеге соравы буенча, РСФСР хөкүмәте Фатих Кәрим күмелгән Туганнар каберен яңадан төзекләү чарасын күрә. Өлкә культура бүлеге хезмәткәрләре Лаврепков һәм Зубов иптәшләр бу эштә тырышлык күрсәтәләр. Кабер янында кара мрамор тирәли түтәлләр ясала, обелисктагы язу яңартыла.
Иптәш Зубов бездән Фатих Кәримнең рәсемен соратып алгаи иде. Рәсем Рига шәһәрендә металлга күчерелеп, обелискка уеп урнаштырылган.
Сугышның авырлыкларын, бәла-ләрен үз җилкәләрендә татыган кешеләр, бигрәк тә гаскәри кешеләр Ватан сугышында һәлак булганнарның кадерен беләләр. Аларның истәлеген мәңгеләштерүдә зур кайгы рту ч а и л ы к к ү р сәтә л ә р.
Якындагы Владимирск һәм Победа авылларының халкы Бөек Октябрь һәм чәчәкле Май бәйрәмнәрендә, демонстрациядән соң, бу Туганнар каберен зират кылалар. Калининград шәһәре укытучылары, завод- фабрика яшьләре, экскурсияләр оештырып, бирегә киләләр, Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар турында лекцияләр тыңлыйлар.
Без Калининградка барып кайт-каннан соң, Татарстан язучылар союзына, гаскәри частьләрнең бер-сеннән куанычлы хәбәр килде. Алар, татар шагыйре Фатих Кәрим күмелгән туганнар каберен шефлыкка алганнар. Часть комсомоллары өчен яшь лейтенант .Ф. Лип- ский геройларча һәлак булган шагыйрь турында доклад ясаган. Кече сержант Э. Гарбуз, үзенең чыгышында, сугышчы-шагыйрьнең тормыш юлын зур дулкынлану белән сөйләп, комсомолларны тормышта һәм эштә Фатих Кәрим кебек булырга чакырган.
Диңгезче комсомолец А. Борисов үзенең сүзендә:
— Сугышчы-герой, сугышчы-ша- гыйрь Фатих Кәримнең якты истәлеге безиең йөрәкләребездә мәңгегә сак-ланыр. Без,. Фатих Кәрим кебек, Туган илгә тулысымча бирелеп, намус беләи хезмәт итәргә тырышачакбыз. Сугышчы-шагыйрь образы безиең йөрәкләрдә татар халкына тирән мәхәббәт хисләре уята, Ан- глия-Америка сугыш уты кабызучыларына карата аяусыз нәфрәт хисләребезне көчәйтә, туган илгә карата
иге-чиге булмаган мәхәббәтебезне тагын да арттыра, — ди.
Диңгезче комсомолецлар үзләренең чыгышларын зур дулкынлану белән, Туган илне саклау эшендә җаваплы бурычны тирән аңлау хисе белән сөйлиләр, һәр эшләрендә Фатих Кәримгә охшарга ант биреп, алар диңгезче комсомол исеменә тап төшермәскә, политик һәм хәрби белемне үзләштерүдә Бөек Октябрь революциясенең 40 еллыгына ба-гышланган социалистик ярышта гар-низон күләмендә беренче урынга чыгуны үзләренә бурыч итеп куй-ганнар.
Җыелышта түбәндәге карар кабул ителгән:
1. һәрбер комсомолец Ф. Кәрим кебек хезмәт сөючән булырга ты-рышсын.
2. Герой шагыйрь каберенә даими рәвештә барып йөрүне оештырырга, аны һәрвакыт үрнәкле тәртиптә сакларга һәм комсомол митинглары уздырырга.
3. Татар шагыйре, герой-сугышчы Ф. Кәримнең тормышы һәм иҗат юлына багышланган стенд, витриналар ясарга.
4. Сугышчы-шагыйрьнең тормышы, иҗаты турында барлык комсомол оешмаларында беседалар уздырырга.
5. Ф. Кәрим иҗатына багышланган тематик кичәләр уздырырга.
6. Шагыйрьнең семьясы белән даими бәйләнеш алып барырга.
Мин бу хәбәрне гаскәри часть командованиесе исеменнән Татарстан язучылар союзына җибәргән Б а зовн ы ң отчет х а р а ктеры ид а гы язмасыннан кыскартып алдым. Сүз уңае белән шуны да әйтәсе килә: татар шагыйрен хөрмәтләүче безнең рус иптәшләребез Ф. Кәрим турында язма материалның бик аз булуыннан, аның рус теленә тәрҗемә ителгән китапларының бөтенләй булмавыннан зарланалар.
Патриот шагыйрьнең намуслы хезмәте, аның окопларда, госпиталь-ләрдә язган лирик шигырьләре халык күңеленә үтеп керә, ә кабере өстендә һәрвакыт яңа чәчәкләр, яз башыннан алып көзгә кадәр балкып тора.
36