ДАУТ ГОБӘЙДИ
1905—1907 еллар революциясе чо-рында безнең әдәбиятыбыз, аның демократик фронты яңа талантлар белән баеды. Алар арасында гомеренең соңгы көннәренә кадәр үзенең якты идеаллары белән яшәгән шагыйрь Даут Гобәйди (Гобәйдул- лин) дә бар иде.
Даут Гобәйди 1873 елда хәзерге Әгерҗе районы Кыдырлы авылында ярлы крестьян семьясында туган. Ул бик яшьлән үк ата-анасыз кала, үзе бабалары, әбиләре кулында тәрбия-ләнә. 12 яшеннән кырда сабан сөрә, тырмалый, чәчү чәчә.
Авыл мәдрәсәсендә бер-ике ел укыганнан соң Даут Иж-Буби мәд-рәсәсенә укырга китә. Иж-Буби мәдрәсәсе бу вакытларда тирә-юньдә атаклы мәдрәсәләрнең берсе санала. Мәдрәсә җитәкчеләре Гобәйдулла һәм Г абдулла Иж-Бубинскийлар мәдрәсәне панисламизм, пантуркизм учагына әйләндерер өчен бөтен көч-ләрен куялар. Төркиядәи хәлфәләр китертәләр, дәресләрдә дә, үзләре язган дәреслекләрдә дә, матбугат битләрендә дә панисламизм идеяләрен пропагандалыйлар. Исмәгыйл Гасприпский белән Иж-Бубинскийлар бик тыгыз бәйләнештә булалар. Ләкин Иж-Буби мәдрәсәсенә бәя биргәндә икенче моментны да күздә тотарга кирәк: биредә Иж-Бубнн- скийларның идеологиясен кабул итмәүче, алай гына да түгел, халыкны агарту өчен армый-талмый көрәшә торган укытучылар да аз булмый. Мәктәпнең прогрессив караштагы укытучылары биредә арифметика, алгебра, геометрия, физика, химия кебек фәннәрнең укытылуына ирешәләр, әдәби кичәләр үткәрәләр. Соңрак ирләр мәдрәсәсендә дә, кызлар мәдрәсәсендә дә рус теле укытыла башлый.
Даутның мәктәп еллары әнә шулар арасында үтә. Тормыш шартлары авыр була. Шуңа да ул бай малайларына самовар куеп, аш пешереп, төрле кулъязмаларны күчереп, укуын дәвам итәргә тырыша.
1897 елны Даут Гобәйди, үзенең туган авылына кайтып, укытучы булып эшли башлый. Ул, әбисенең абзарын чистартып, аны йорт рәвешенә китерә дә Кыдырлы авылында беренче тапкыр кызлар мәдрәсәсе ачып җибәрә.
Даут рус әдәбияты, русның алдынгы педагогикасы, рус культурасы һәм барыннан да элек рус теле белән бик нык кызыксына, күрше Мөр- дыбый авылында күп еллар рус теле укытучысы булып эшләүче Арслан исемле кеше белән дуслашып, аңардан дәресләр ала. Ул рус телен шулкадәр яхшы үзләштерә кп, хәтта сүзлек ярдәменнән башка рус язучылары, көнбатыш классикларының әсәрләрен татар теленә иркен тәрҗемә итә башлый. 1905 елны ул Гогольнең «Өйләнү» һәм «Ревизор» пьесаларын тәрҗемә итеп бастырып чыгара. 1912 елны М. Твен әсәрләрен тәрҗемә итә. Д. Гобәйдинең А. Кольцовны тәрҗемә итүе дә билгеле.
1905 елны ул Кыдырлыдан Иске Кызылъяр авылына китә. Аны авыл
70
халкы мулла итеп сайлый, ләкин ул муллалык эше белой шөгыльләнми, бу эшне мәзингә тапшыра, ә үзе сөйгән эше — укыту эшләре белән шөгыльләнә. Мәдрәсәгә беренче мәртәбә парталар, такталар һәм акбурлар кайтарта.
Уку елы башланганчы Даут Гобәйди «/Мөгаллим эль хәреф» китабын бастырып чыгара. Тирә-юньнең карагруһчылары — Түнтәр ишаны Ишмиләр, Барҗы мулласы Фәс- сәхләр зур тавыш куптаралар. «Даут Гобәйди балаларны коръән шәриф сүзләре белән түгел, «ат, арба, чана» сүзләре белән укыта»,—дип акырыналар алар. Шул заманның алдынгы кешеләре бу китапка югары бәя бирәләр һәм шуңа күрә дә ул берничә мәртәбә басылып чыга. Авторның бу әсәрен «Әлифба» дип атарга була.
Даут Гобәйди балаларны укыту, тәрбия итүдә ата-аналарның зур роль уйнаганын ачык аңлый, ул алар өчен «Хифзе сыйхәт» (сәламәтлекне саклау) исемле китабын яза. Бу китап авторның анатомия, физиология, химия фәннәре белән таныш булуын, чын мәгънәсе белән гуманист-мәгъ- рифәтче, эрудицияле кеше булуын күрсәтә торган бер документ. Даут Гобәйди көндезләрен балалар, ә кичләрен алариың ата-аналарын укыта. Безнең якта зурлар өчен кичке мәктәп беренче тапкыр Даут Гобәйди тарафыннан 1905 елда ачылган.
1905 елгы революциянең көчле дулкыннары бөтен илне кузгата. Ил эчендә көчле тетрәү халыкның төрле катлавына төрлечә тәэсир итә. Даут Гобәйди кебек вак буржуазия средасында тәрбия алган, үскән, яшәгән кешеләр, әлбәттә, револю-циянең бөтен серләрен, бурычларын аңлап җитмәделәр. Шулай да алар революциянең демократик бурыч-ларны хәл итәргә тиешлеген аңлыйлар иде. Даут Гобәйди бу чорда үзенең «Гайшә мөнәҗәте» исемле шигырен язды. Автор бу әсәрендә хатын-кызларның ирләр белән бертигез хокукка ия булырга тиешлекләре, балаларны укытырга, практик эшләргә өйрәтергә кирәклеге турында гына түгел, киң халык массасының ач-ялаигач яшәве хакында да сыкранып яза:
Бу дөньяда бары хәйлә, Чын нәрсәсе бер дә юк. Туксан тугыз ач кешеләр, йөздән бары берсе тук.
Соң шулай булгач нишләргә?
Шагыйрь бу сорауга «Күке» ши-гырендә болай дип җавап бирә:
Бик нык итеп сызган җиңне, Гайрәт белән багла билне, Арсландай актар илне Син, — дип кычкыра күке, күк-күк.
Даут Гобәйди котырынган реакция елларында да пессимизмга бирелмәде, изелгәннәрнең, боекканнарның яклаучысы булып калды. Бу яктан аның 1910 елда язган «Думбра» исемле шигыре характерлы. Шагыйрь мичләре ишелеп беткән җимерек өйдә яшәүче фәкыйрьгә мөрәҗәгать итеп, якты киләчәктән өмет өзмәскә чакырды:
Әйләсәц күңелем бу хәсрәттән ник тазармый, Ал думбраны, җибәр чиертеп «Ашказар»ны. Әле, туган, безнең якты көннәр алда, Узган төндәй караңгы көн ник кадалмый!
Даут Гобәйди Тукай Казанга кил-гәннән соң еш кына авылдашларының күзеннән югалып тора башлый: ул Казанга бөек шагыйрь янына бара. Гобәйдииең Тукайга булган тирән ихтирамы, көчле мәхәббәте, аның дәресләрдә, бәхәсләрдә Тукай әсәрләрен куллануында гына түгел, бәлки иҗатында да ачык күренә. Ул Тукай йогынтысында иҗат итә. Мәсәлән, Тукайның «Шүрәле»се Даут Гобәйдигә «Шүрәле каргаган авыл» әсәрен язарга илһам бирә, бу әсәрендә шагыйрь Тукай стиленнән бик оста файдалана.
Даут Гобәйди халык арасындагы эшчәнлеге, милли мәсьәлә буенча әйткән фикерләре өчен 1911 елны 4 айга якын төрмәдә дә утырып чыга. Әмма шагыйрьнең рухын реакциянең котыруы да, төрмә дә сындыра алмады.
Төрмәдән чыккач язган «Яшь агач» исемле әсәрендә «бәхет, рәхәт юлларын оялмый сөйләүче яшь агачны» киссәләр дә, агачның чәчкән орлыклары күп булуы, ул орлык-ларның барыбер тишелеп чыгачагы,
яшь буынны бөтен табигатьнең ал-кышлаячагы турында сөйли.
Шагыйрьнең балалар өчен язган шигырьләре, мәсәлләре дә игътибарга лаек. Аның «Шәфкатьле әнкәй», «Чын ана мәхәббәте» исемле шигырьләрендә ананың балага булган тирән мәхәббәте матур итеп бирелгән. «Төлкенең яңа хәйләсе» исемле мәсәле тәрбияви ягыннан әле дә әһәмиятен югалтмаган.
Самодержавиенең җимерелүен, ре-волюцияне шагыйрь бетмәс-төкәнмәс шатлык белән каршы ала. Бу уңай белән язган «Хөррият» шигырендә халыкны шатланырга, куанырга гына түгел, якты таңга таба кыю адымнар белән барырга чакыра.
Шагыйрьнең кызы Һаҗәрдә саклана торган бу шигырьне тулысы белән күчереп үтик:
Хөррият
Алды бүген өстебездән йозрыгыны ил башы, Чыкты бүген өстебезгә хөрриятнең кояшы. Ничә елдан бирле безне кыйнаган ил башлары, Искелекнең нигезенең нык корылган ташлары Җимерелде, бетте бүген, килде жан бугазына.
Кан эчүче, ук атучы үзенең туганына Керде таш капчык эченә, бәлки агар да каны.
Атты инде Россиянең өстендә ирек таны. Шатлан инде, шаула, халык, жпр шары бер яңгырасын.
Сәгадәтнең тартышуда икәнен ул аңласын. Ач күзеңне, тор, халык, тор, алга бар, алга таба. Алга таба, ура! Ура! Алдагы таңга таба! Юын ирек чишмәсендә, бетсен иске керләрең, Чыксын, инде, ялтырасын күп тутыккан серләрең. Кол түгел син кара көчкә, син ирекле, көчле син.
Кара көчне сындыручы бер каһарман төсле син.
Күп заманнар изде сине кара көчнең тырнагы, Баш күтәрергә теләсәң—күзләреңне тырнады.
Түкте каның, алды җаның, намусыңны таптады,
Син ни чаклы еласаң да фөриядыңа бакмады.
Пулялары, камчылары бар да сине кыйнады:
Вәхшиләнде, пәриләнде, жпр шарына сыймады.
Күп яшәдең бәндәлектә, күрмәдең һич
көн йөзен Төнлә ялварып ходага, кара көчкә
күндердең. Ура! Ура! Җимерелде истибадад каны. Ура! Ура! Атты өстебезгә иркенлек таңы!
Крестьяннар аны волость башкар-ма комитетына член итеп сайлыйлар, ул волость башкарма комитеты председателе урынбасары һәм волость мәгариф бүлеге мөдире буларак җиң сызганып эшкә керешә. Иҗат эшен дә туктатмый. 1918 елны язган «Татар улына» исемле шигырендә ул халыкны якларга, ватанны сакларга, арсланлыкны куркак куян исеменә алыштырмаска чакыра.
1919 елның язында безнең районга Колчакның Акмолинск полкы бәреп керә. Аклар Даут Гобәйдине тотып, җәзалап үтерәләр. Тәбәрле авылының өлкәнрәк яшьтәге кешеләре аның коточкыч җәзага тартылуын әле дә хәтерлиләр. Аның борынын, колакларын кисәләр, күзләрен чыгаралар һәм кылыч белән чапкалап, тураклап үтерәләр. Гәүдәсе юлга ташлана, бары тик өч көн үткәч кенә палачлар аның гәүдәсен юл өстенә күмәргә рөхсәт итәләр.
Кол чаклар киткәч, шагыйрьнең гәүдәсе казып алынып, кадер-хөрмәт белән Кыдырлы авыл зияратына күмелә.
Шул ук елны укытучы Нури Ис-ламов «Даут Гобәйди» исемле 4 пәр-дәлек трагедия яза. Трагедия безнең күп кенә авылларда куела.
Үзенең бөтен иҗатын, тормышын халык өчен биргән, якты идеалларына караңгы реакция елларында да хыянәт итмәгән, авылларда совет властен урнаштыру өчен актив көрәшкән бу шагыйрь әдәбият тарихында, татар поэзиясе антологиясендә үзенә лаеклы урынны алырга тиеш.
72