Логотип Казан Утлары
Хикәя

БӨРЛЕГӘН


I
Әрәмәлекләр, яшел тугайлар арасыннан борыла-сарыла агып яткап Сөи суының аргы ягыннан — киң һәм тигез болыннардан — элек, берничә көй буена, көйле ритм белән эшләүче лобогрейкалар тавышы ишетелеп торды. Аннары әле тегендә, әле монда зур-зур печән кибәннәре калкып күренә башладылар.
Көннәр коры торганда печәнне ничек тә эш итеп калырга кирәк, дип барысы да куыра һәм, барыннан да бигрәк, кояш үзе яндырып тора иде. Икенче бригаданың да күп кешесе Сөи аръягында печән җыеп, кибән куеп, мәш килеп йөри. Чүмәлә тарттыручы малайларның, һай-һу салып, атларны кууларына, кибән башында торучы Галиулла картның, изүен чишеп җибәргән хәлдә, тирләп-пешеп эшләвенә һәм. әллә пидә бер кулларын болгап, яшь-җилкенчәкне «җәтрәк кыймылдарга» чакыруына карагайда, коры чагында алариың да печәнне ничек тә күбрәк өеп калырга тырышулары күренә иде. Хәер, алар инде бүген шактый гына эшләгәннәр, өч кибәнне очлап, дүртенчесен сала башлаганнар иде.
Печән җыючы хатын-кызлар арасында җиңел һәм аеруча күңелле яңгыраучы бер тавыш — кайсыдыр бер яшь-җилкенчәкнең көлгән тавышы әледәи-әле ишетелеп кала һәм бу саф тавыш, күзгә күренми торган кошчык кебек, болыннар өстеннән пырылдап очып китә дә, әрәмәлекләргә кереп, сеңеп югалган кебек була иде. Башкалар арасында шаулап эшләп йөрүче бу көләч кыз, үзенең шул яңгыравыклы тавышыннан бүтән, бер ягы белән дә аерылып тормый. Өстендә гади генә ситсы күлмәк, чибәрлеге дә әллә ни дан түгел, гәүдәгә дә чандыр гына, әле тиешенчә ит кунып, пешеп өлгермәгән, хәтта бала гына дип әйтсәң дә ярарлык. Гадәттә, андыйларны олыраклар, бала-чагага санап, «бар әле, сеңлем, тиз генә йөгереп, миңа фәлән-фәлән нәрсәне алып кил әле» дип, йомышка җибәрергә яраталар, шул ук вакытта алармы балалар да инде үз араларыннан куган булалар. Әнә шул, балалар арасыннан киткән, ләкин әле олылар арасына чын-чыилап кабул ителеп җитмәгән чандыр гына кызчык монда, иркен болын кочагында, әйтерсең, әфсен көче белән кинәт үсеп китте, үзен болынның хуҗасыдай итеп тота, по- костагы коры печәнне төреп-төреп кенә җыеп бара, кыскасы, кулы белән дә, тырмавычы белән дә шәп кенә эшли. Шул арада үзе матур гына тавыш белән җырлап та җибәрә, чүмәлә тарттыручы малайлар белән үчекләшеп, аларга телен чыгарып күрсәтергә дә өлгерә. Килешәме-ки- лешмиме дип тормый, эш һәм җыр арасында үзеннән олыракларга өн- дәү-димләү сүзләре дә кыстыргалый:
— Әйдәгез, кызлар, тизрәк кыймылдыйкчы... югыйсә, Галиулла абзый тагыи кычкыра башлар.
6
Кызчыкның болан җилкенүе шулай да арадан берсенә бик үк ошап җитмәде булса кирәк:
— Безнең Банат ул быел медаль алырга куа булыр инде. Узган ел мәктәптә алалмынча калгач, әллә син аның борыны төшмәгәндер дип беләсеңме, — дип, әлеге өлгер кызга төрттереп әйтеп куйды.
— Шулайдыр инде, шулай булмаган кайда...
Банат — әлеге шул чандыр кыз — кинәт тынып калды һәм беразга аның көлгәне дә, шаяртканы да ишетелмәде. Ул кыз өчен аның иптәшләре җавап бирделәр:
— Медаль алмаса алмады, әмма синең Хәятың кебек ярты юлда төшеп тә калмады, мәктәпне бетереп чыкты, — диде берсе.
Икенчесе тагын да арттырыбрак җибәрде:
— Медаль алырмы, орден алырмы, иллә-мәгәр синең белән миннән сорап тормас инде, базарга баралмый калган ачуыңны кешедән алма, Зарифәттәй. Уттай эш өстендә сине берәү дә базарга җибәрмәс шул.
Шуннан соң ул телчән хатын «ык-мык» килеп берьюлы тыгылып калды, ләкин шул ук вакытта әлеге теге чандыр кыз да, элекке кебек, шаулап тормый, эндәшмп-тынмыйча гына эшләп йөри башлады.
Дүртенче кибәнне салып бетергәндә, төш якынаеп, әбәткә туктар вакыт җитеп килә иде. Хатын-кызларның кайберләре, тырмаларын иңнәренә күтәреп һәм иреннәрен ялмаштырып, арба янына җыела да башлаганнар иде инде. Ләкин Галиулла картның туктар исәбе күренми иде әле. Ул, эшләпәсен артка чөя төшеп, күккә карап алды да, җиң очы белән битендәге тирен сөртә-сөртә:
— Кояш бик кыздыра, яңгыр булмагае,—дип куйды. Кибән башына печән биреп торучы егет, картның сүзен куәтләп һәм шул ук вакытта башкаларга да ишетелерлек итеп әйтте:
— Әллә тагын бер кибәнгә тырышабызмы? Күп калмады ич. Әбәттән соң аннары аргы участокка күчәр идек...
Арадан кайберәүләр, «янып үләр хәл юк инде, соңыннан да качмас әле» дип карасалар да, Галиулла карт та, аның янында печән биреп торучы егет тә ишетмәмешкә салышып уздырдылар. Гимнастеркалы егет Галиулла картка карап әйтте:
— Фронтта командир сүзе — закон. Бригадир урынына командир булып калгансың икән, бир үзеңнең конкрет приказыңны, Адаш абзый.
һәм үзе шундук яңадан учларына төкеренә башлады. .
— Күп калмады, тырышыйк,—диде карт, һәм шуннан соң чүмәлә тарттыручы малайлар, тирләгән атларны куалый-куалый, янә чабарга тотындылар. Чәй эчәргә дип иреннәрен ялмаштырып килгән хатын- кызлар да, артык сатулашып тормыйча, тырмавычларын кулларына алдылар.
Ә инде кишәрлекне җыеп бетереп әбәткә тукталгач, андыйлар «чәй! чәй!» дип иң алдан йөгереп килеп җиттеләр. Берсе шундук суга китте, икенчесе бәрәңге әрчергә тотынды, өченчесе учак үрләтеп җибәрде. Шул арада үзләре уен-көлке сүзләр әйткәләп алырга да онытмыйлар, күрше бригадаларның эшләре белән кызыксынып, бүген алар куйган кибәннәрне дә санап алалар, учак каршында тәмәке пыскытып утыручы ике- өч бөртек ир-атны чәнечкеле сүзләр белән чеметкәләп алырга да өлгерәләр иде.
Хәер, ирләр үзләре дә сынатмадылар. Тәмәкеләрен озаклап, тәмен белеп кенә тарттылар да, кайсы балта алып утын кисәргә, кайсы тырмавычларның какшаган тешләрен кагарга, кайсы камыт киезе рәтләргә, ә кайбер мутраклары кызлар тирәсендә, әле тегене, әле моны сайрап, теленә салынырга тотынды. «Сыңар күзне генә йомып, бәрәңге пешкәнче черем итеп алыйк әле» дип, кибән ышыгына китүчеләр дә булмады түгел. Кыскасы, барысы да үзләренә эш таптылар. Бары тик әлеге теге чуар ситсы күлмәкле чандыр кыз гына, нәрсәдән тотынырга белмәгән
7
кебек, беравык вакыт читтәрәк басып калды. Аның кояшта янган бите бронза төсле ялтырап күренә, кыеклап бәйләгән яулыгы читеннән чәче бүлтәеп чыккан, кара күзләре ничектер дымланып торган кебек, иреннәре дә шулай һәм әнә шул дымлы иреннәрендә чак кына сизелерлек булып елмаю нуры уйный, үзе «күреп калыгыз мине, мин хәзер очып китәм» дигән кебек, итәкләрен җилдә уйнатып басып тора иле. Аныц турында, ул әле һаман үпкәләп туктамаган икән, дип тә уйларга мөмкин иде. Ләкин алай булмаган икән, ул кызның үз исәбе үзендә булган икән. Менә ул яңгырап чыккан көмештәй тавышы белән болынны шаулатып әйтеп куйды:
— Сез чәй кайната торыгыз, мин сезгә чәйгә салып эчәргә бөрлегән җыеп алып чыгам.
Башын балаларча кыңгыр салып, хәзер кузгалып, очып китәргә торгандай талпынучы бу җиңел гәүдәле кошчыкны туктатып калырга мөмкин булмаячак иде.
— Тиз йөрерлек булсаң гына. Озакламабыз, тотынырбыз, — дип калды Галиулла карт аның артыннан. Ләкин кыз, картның соңгы сүзләрен ишетеп тә бетермәстән, әрәмәлек ягына таба йөгергән иде инде. Әнә аның кулында кечкенә генә зәңгәр чиләк шаулап бара, өстендәге юка күлмәгенең итәкләре канатларга әверелгән кебек, башында болын чәчәкләреннән үреп ясалган калфак, аяклары тигән җиргә тия, тимәгән җирдән сикерекләп уза. Читтән караганда ул, җирдән түгел, җиргә тияр-тимәс, һавадан уйнаклап барадыр төсле күренә иде...
— Ничек исенә төшеп тора,—дип куйды монда калганнарның берсе.
— Булыр икән ара белмәгән җан, — диде икенчесе. Өченчесе исә, әллә сокланып, әллә кызның җиңел сөякле булуыннан көнләшеп, әйтә куйды:
— Аның кай җире арсын, каз мамыгының...
Ә үзләре шулай да, әгәр бөрлегән кайта калса, чәйгә бөрлегән салып эчәргә бик сызганып торалар иде.
II
Әмма бөрлегән салып чәй эчәргә өлгерми калдылар. Кыз китеп бераз торуга, әллә кайдан гына күгелҗем-кара болыт кузгалып, нәкъ печәнчеләр өстенә турылап килгән кебек, өерелеп килә башлады. Кинәт салкынча җил исеп китте, әле утырып өлгермәгән печән кибәннәре өстеннән бияләй-бияләй коры печәннәрне умырып алып, һавада иләп йөртте. Шуннан гына бер төркем яр карлыгачлары пырылдашып очтылар. Утлап йөрүче атлар, башларын калкытып нәрсәдер тыңлагандай, як-якларына карапгалап алдылар... Озак көттермәде, каты чатырдап күк күкрәде, атлар куркышын тагын башларын калкыттылар. Коры яшен һәм күк күкрәү шул кадәр кинәт һәм шундый тиз башланып китте, печәнчеләр, кая керергә белмәгәндәй, беравык вакыт үзләре дә аптырашып калдылар. Әле учак та чынлап торып үрләп китмәгән, әле бәрәңге дә пешмәгән, әле печән кибәне күләгәсендә «черемгә» яткан кешеләр күзләрен дә йомып өлгермәгәннәр, бөрлегәнгә дип киткән теге кызчык та кайтмаган, боларның берсе белән дә исәпләшеп тормыйча, менә «тып» итеп беренче тамчы төште, менә икенчесе, менә санап бетергесез... яңгыр кинәт тузан туздырып, шаулап, бер үк вакытта дөньяга хуш ис таратып, коеп ява башлады.
— Әйттем мин аңа. Тик кенә тора алмасац менә калдыңмы яңгыр астында, көзге чебеш,—днп үзеннән-үзе сөйләнеп куйды Галиулла карт. Күрәсең, ул әлеге теге чандыр кызчык турында уйлый иде булса кирәк, күз карашларында аның үз болыты болыт иде.
Яңгыр чиләкләп коя башлаганлыктан, бүген инде печән эшенә мөмкинлек калмаган иде. Кайберәүләр авыл ягына карап, «чабаталарны
8
кайту юлына борырга кирәк болан булгач», дип сөйләнә башладылар. Ләкин Галиулла карт ашыкмый, яңгырдан әллә пи ышыкланып тормыйча, әледән-әле әрәмәлек юлына чыгып карангалап килә иде.
Андый чакта һәрвакыт шулай булганы кебек, монда да яшен сугу, буа ерылу турында сүзләр булып алды, фәлән авылда фәлән җирне суккан, фәлән авылның тегермән буасы киткән, дип берсен икенчесенә ялгап һәм күбесен үзләреннән өстәп, сөйләнгәләп куйдылар. Шул ук вакытта ялгызы гына әрәмәлектә калган кызчыкны да опыта алмыйлар иде.
— Курыкма, ул инде әллә кайчан өендә, бөрлегән белән чәй эчеп утыра торгандыр, — дип куйды арадай берсе, үз-үзен тынычландырырга тырышып. Әрәмәлекнең аргы итәге авылга ук барып тоташуны искә алганда, алай уйларга да, әлбәттә, мөмкин иде. Тик Галиулла карт тынычланмады.
— Сез кайта торыгыз, мин әрәмәлек аркылы караштыргалап узыйм әле, — диде ул һәм, яңгырның тыйлыгуын көтмичә, җәһәт-җәһәт атлап әрәмәлек ягына таба китте. Аңа ике яшь-үсмер малай да иярде. Калганнары, яңгыр суыннан ак тасма булып сузылып яткан юлга чап-чоп басып, авылга таба юнәлделәр.
Юлда әллә ни гөрләшмичә генә кайттылар. Чөнки өстә бертуктаусыз яшен уйнап, чиләкләп яңгыр коеп торганда, юкиы-барны бер дә сөйләшәсе килми, кешеләр, кирәкле сүзләрен дә теләр-теләмәс кенә әйтеп, яңгырдан артка сөрлегә-сөрлегә алга — авыл ягына ашыгалар иде.
Менә кичүгә кайтып җиттеләр. Сөн елгасының аргы ягында яңгырдан бераз күшеккәндәй булып авыл күренә, анда исә җеп-бөртексез булып чыланган бу кешеләрне җылы өйләре көтә иде. Ләкин менә Сөнне ничек кичәргә? Яңгырның үтә көчле булганлыгын кешеләр елга буена кайтып җиткәч кенә сизгәндәй булдылар. Сөннең болай да ургылып ага торган ишле генә суы тагын да ныграк ишәеп, көчле ташу кузгалган һәм ташу басманы да, яр буендагы колхоз көймәсен дә агызып алып киткән иде.
Яр буена кайтып җиткәч бөялеп калдылар.
— Их-ма!—дип сузып куйды арадан берсе.
— Көймәбез әйбәт иде, саклый алмадылар, — диде икенчесе, агып киткән көймә өчен көенеп. Ул арада өченче һәм дүртенче бригада кешеләре дә кайтып җиттеләр, яр буе ыгы-зыгы һәм суны йөзеп чыгарга бик дәртләнеп тә, хәзергә яр кырыенда тыпырчынып торудан узмаган яланаяклы яшь-җилкенчәк белән тулып калды. Арадан кайсыларыдыр завхозны ачуланып искә алдылар, «карап калдырмыйча көймәне әрәм иттергән» диештеләр.
— Түләтергә кирәк, колхоз малын болай почмаклап-почмаклап агыза башласак, ул аннары кая китә,—дип, тиз генә хөкем карары чыгарып куючылар да табылды. Ләкин бу сүзләр барысы да суның аргы ягында әйтеләләр, ә завхоз үзе суның бирге ягында, авылда, үзенең җылы өендә чәй эчеп утыра һәм мондагыларның ачулы сүзләре аңа барып җитми иде.
— Сусап та тора идем, тәвәккәлләдем, егетләр, — диде арадан бер яшь-үсмер малай һәм, киеме-ние белән, суга кереп китте. Яңгырдан болай да тән чиркана башлаган бер вакытта суга сикереп төшү бик күңелле булмаса да, төшмичә дә мөмкин түгел иде. Бер заман су өсте бер атка икешәр-өчәр атланган кешеләр, күлмәкчән көйгә шапыр-шопыр йөзеп азапланучылар белән тулып калды. Ул арада авылдан да кешеләр төштеләр. Такталар, бакча киртәләре урыннарыннан купты. Зур гына ыгы-зыгыдан соң һәм колхоз председателе Әфләтуиовиы да чакырып китергәч, ничек кирәк алай, ләкин шулай да хәвефсез-хәтәрсез генә, кешеләрнең барысын да авыл ягына чыгарып бетерделәр.
Бу зур гауга гади генә бер көймәнең агып китүе аркасында килеп
9
чыкканлыктан, колхозчылар оу як ярга чыккач та завхозны онытып бетермиләр, аның адресы буенча каты-каты гына сүзләр әйткәлиләр иде. Колхоз председателе Әфләтунов, моның өчен завхозга һичшиксез чара күреләчәген әйтеп, кешеләрне тынычландыра, ләкин үзе тынычлана алмыйча, Сөннең аргы ягына карангалый иде.
— Барладыгызмы? Кешеләрегезнең барысы да чыгып беттеме? — дип сорап куйды ул янында басып торучы бригадирдан. Нәкъ шул минутта теге як ярга, ике яшь-үсмер малайны ияртеп, Галиулла карт килеп туктады. Председатель Әфләтунов бу яктан, тегеләр аргы яктан — кычкырып-кычкырып сөйләшә башладылар.
— Белмәдегезме, Фәсхи кызы өенә кайтмадымы икән?—дип кычкырып сорады Галиулла карт теге яктан.
Көймәнең ташу белән агып китүе турындагы хәбәрне ишетү белән- Галиулла карт янындагы ике малай шундук суга сикереп төштеләр дә, берсеннән-берсе уздырырга тырышып, йөзә дә башладылар.
Колхоз председателе картка атланып чыгу өчен тиз генә атка йөгерткән иде. Шулай да чал чәчле өлкән кешене яңгыр астында, суның аргы ягында бастырып тотуы өчен уңайсызланып булса кирәк, аны тынычландырырга тырышып, кычкырды:
— Сиңа хәзер ат килә, Галиулла абзый, көт чак кына.
Колакка саграк Галиулла карт, председатель әлеге теге Фәсхи кызы турында сораша дип булса кирәк, теге яктан һаман үзенекен тезә бирде:
— Бөрлегәнгә дип киткән булган ие. Тотып буламыни аны — яшь- җилкенчәкне. Югыйсә, тиз кайт, дип артыннан кычкырып калдым.
Ул арада Галиулла картка дигән ат килеп тә җитте. Председатель Әфләтунов, аңа үзе атланып чыгып, картны бу якка үзе күчерде.
III
Ләкин Галиулла карт бу якка чыккач та тынычлана алмады. «Өенә кайттымы икән Банат?» — аны әле һаман әнә шул мәсьәлә борчый иде. Урып-җыю башлангач, һәрвакыт шулай яңгырлар кузгалып китүеннән зарланып, бөркәүле ындыр һәм сушилка турында кайгырткан булып, сөйләнә-сөйләнә, председательгә ияреп ул да китте. Сөйләшә-сөйләшә яр буйлатып барганда, авылның түбән очына табарак, ярда төбе белән әйләндереп салынган көймәне күреп алдылар.
— Безнең көймә ич. Молодчина. Кайсыдыр берсе тырышкан, — дип, шатланып әйтеп куйды председатель, көймә янына килеп аны әйләндереп карагач. Нәкъ шул минутта Сөннең аръягында, ерактагы тугайлар өстендә, соңга калган коры бер яшен ялтырап куйды, аның яктысында печән кибәннәре, ялангач ярлар ыржаеп күренеп калдылар. Көймә мәсьәләсе шундук онытылды, тагын әлеге теге чандыр кыз искә төште.
— Әйдә, кереп чыгыйк әле өйләренә,—диде Галиулла абзый, алар турыннан узганда. Сүзсез генә капкага борылдылар. Кыз кайтуын кайткан, ләкин әнисенең әйтүенә караганда, суга төшкән чебеш булып, ка- тып-өшеп кайткан һәм, бизгәге кузгалып, ашамыйча-эчмичә урынга егылган. Болар кергәндә, ул стена буендагы кроватьта, сырган юрган астында, әле һаман җылына алмыйча дерелдәп ята иде.
— Әллә суга төшкәнме?—дип, кызыксынып сорап куйды председатель. Көймәнең нәкъ болар турында ярга чыгарылып куелуы һәм кызның бизгәк белән авырып егылуы председательне кайбер нәтиҗәләргә дә китергән иде. Ул, кызның әнисе белән сөйләшкән булып, ләкин үзе кызга ачык ишетелерлек итеп, әйтеп куйды:
— Алайга китсә, хәер, бүген суга төшүче кешеләр бер синең кызың гына булмады, Шәмсекамәр апа. Колхозның көймәсен ташу агызып киткән булган да, әле ярый, сезнең турыда кайсыдыр бер рәхмәт төшкере- се тотып калган. Кем икәнлеген белсәм, премия бирәм инде ул кешегә.

Болан да ут янып яткан кыз, председательнең бу сүзләрен ишеткәннән соң, тагын да кызышып киткәндәй булып, икенче ягына әйләнеп ятты.
IV
Көймәне үз урынына кайтарып, казыкларга бәйләп, йозаклап куйдылар, ачкычы яңа завхозның кулына тоттырылды. Көймәне ташуга агызуда гаепле булган кешене хәзер инде «элекке завхоз» дип йөртәләр, аның өстендә бүтән чүпләр дә булган икән, эше правление утырышына куелып тикшерелде. Ләкин көймәне ташудан алып калучы кешенең кем булуы һаман серле килеш калды. Колхоз председателе Әфләтунов әлеге теге Банат исемле чандыр кызны очраткан саен, уй- ный-көлә әйткән булып, әйтә:
— Бездә премиягә дип алынган бер күлмәклек сатин тәк шулай әрәм булып ята,—ди һәм сынау карашы белән кызга текәлеп карап
тора. Хәер, Банат та шуклыкка каршы шуклык белән җавап кайтара:
— Син аны Камәрия апага алып кайтып бир, Газизҗан абзый, ия чыкмагач, рәхәтләнеп кисен бер.