Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ КАЛЕНДАРЬ

ШИҺАП РАМАЗАНОВ
(Тууына 70 ел тулу уңае белән)
Шиһап Алим улы Рамазанов Саратов гу-бернасы Петровский өязе (хәзерге Лопатин районы) Иске Карлыган авылында 1SS7 елның 20 декабренда урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1906—07 елларга кадәр ул Иске Карлыган мәктәбендә укый. 1907 елның көзендә Шиһап Рамазанов күрше авылга, Иске Вершавыт мәктәбенә мөгаллим итеп билгеләнә. Шул вакытта ук инде ул халык мәхәббәтен казанырга өлгерә һәм 1910 елны үзе укыган Карлыган мәктәбенә эшләргә чакырыла. 23—24 яшьлек егет үзенең бар көчен татар балаларына нигезле белем бирүгә багышлый. Һәрвакыт яңалыкка омтылган Шиһап «иҗекләп укуны» бетерергә тырыша, укыту процессына кайбер башка «реформалар» кертә. Шушы прогрессив омтылышлары өчен муллалар, реакционерлар доносы буенча 1910 елның беренче ноябренда полиция тарафыннан кулга алына һәм бер елга төрмәгә ябыла. Ләкин ул, шушындый каршылыкларга карамастан, яраткан эшен ташламый. Дәрестән соң ул балаларның ата-аналары белән дә зур тәрбия эшләре алып бара. Аны 191! елда тагын кулга алалар. Иске Карлыган крестьяннары 20—30 олау белән Ш. Рамазанов артыннан шәһәргә килеп, полициядән укытучының төрмәдән чыгарылуын таләп итәләр. Полиция Шиһапны чыгарырга мәҗбүр була, ләкин эзәрлекләүдән тукталмый: 1912 елның январенда, Лена вакыйгалары алдыннан, ул Акмолинск өлкәсенә сөргенгә җибәрелә, анда да үзенең укытучылык эшен дәвам итә. Шул ук вакытта Ш. Рамазанов үзенең белемен күтәрү максаты белән укытучыларның җәйге курсларында да укый. Империалистик сугыш елларында ул укытучылар хәзерләү курсларында, кызлар мәктәбендә укыта.
Кышларын балалар укытып, җәйләрен әтисенең хуҗалыгында эшләп үскән Шиһап татар халкының көндәлек тормышын, аның культурага омтылуын бик яхшы аңлый. Аңарда яшьтән үк татар теленә, аның байлыгына ихтирам туа. Г. Тукай, М. Гафури әсәрләре үрнәгендә ул балаларга телебезнең соклангыч энҗеләрен ача, нинди генә авыр шартларда булмасын Ш. Рамазанов халыкның рухи байлыгына, рухи көченә ышанычын югалтмый.
Бөек Октябрь социалистик революциясе Ш. Рамазановка якты теләкләрен тормышка ашырырга киң мөмкинлек бирде, фәнгә якты юл ачты. 1917 елларда Ш. А. Рамазанов Яңа Үзән өязендә эшли. 1918 елның көзендә яңадан Иске Карлыган мәктәбенә кайтып яңача укыта башлый, Петровский өязендәге мәктәпләрне һәм татар авылларын советлаштыруда актив катнаша.
1924 елның көзендә Губерна милләтләр оешмасы Ш. А. Рамазановка Саратов өлкәсендәге татарлар арасында педагогика- методика эшләренә җитәкчелек итүне тапшыра. Монда ул «Ышаныч» һәм «Ялкын» газеталарында актив катнаша. Бу газеталарда аның культура мәсьәләләренә караган мәкаләләре еш басылалар.
Идел буенда хөкем сөргән ачлык елларында Ш. Рамазанов Петровскида урамда калган балалар өчен махсус балалар йорты оештыра. Шул ук вакытта ул үзе укыткан мәктәпне үрнәк мәктәп булырлык дәрәҗәгә күтәрә.
1924—25 уку елында Ш. Рамазанов Саратов педтехникумының татар бүлегендә укыта, шул ук бүлекнең мөдире булып та эшли.
Рамазановның тырышлыгы нәтиҗәсендә Саратов педтехникумының татар бүлеге аерым уку йортына — татар педагогия техникумына әйләнә.
1928 елда ул Коммунистлар партиясе сафына член булып кабул ителә.
U 'в ba ДНО
s. .С. Ә.“ № 12. 113
Күренекле педагог Ш. Рамазанов татар теле буенча мәктәпләр өчен йөзләрчә укытучылар хәзерләде. Бу өлкәдәге зур хезмәтләрен искә алып, 25 еллык хезмәт бәйрәме уңае бглән аңа халык укытучысы дигән мактаулы исем бирелде.
Ш. Рамазановның беренче мәкаләләре матбугатта 1915 елларда күренә башлый. Революциягә чаклы «Вакыт», «Йолдыз» га-зеталарында аның уннан артык мәкаләсе басылып чыга.
Революциядән соң, бигрәк тә 30 нчы еллардан алып, ул гыйльми-тикшерснү өлкәсендә аеруча активлык күрсәтә.
1930 елда Саратовта аның зурлар мәктәбе өчен «Яңалиф дәресләре», 1923 елда татар мәктәпләрендә крайны ейрәиү өчен «Түбән Идел буе» (Нижнее Поволжье) исемле дәреслекләре чыга. Шул ук елны ана теленнән программа язып бастыра.
193-1 елда Ш. Рамазанов Казан дәүләт педагогия институтының аспирантурасын тәмамлый.
1933 елдан башлап, ул татар әдәби теленең орфографиясен төзүдә катнаша. Ул татар әдәби теленең орфографиясен камилләштерү өстендә эш алып бара. Аның торле темаларга, мәгариф, методика һәм гел мәсьәләләренә багышлап язган мәкаләләре «Мәгариф», «Совет әдәбияты» журналларында һәм «Кызыл Татарстан» газетасы битләрендә еш басылып киләләр.
1943 елда аңа, татар тел белеме өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен, филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсе, доцентлык исеме бирелә. 1944 елда ул X. Кәримов иптәш белән берлектә зур гына күләмле русча-та- тарча хәрби сүзлек төзү өстендә эшли. Кызганычка каршы, күп көч куеп эшләнгән бу сүзлек кулъязма хәлендә генә кала. Шул ук вакытта ул вакытлы матбугатта да актив катнаша: тел белеменең төрле тармакларына караган мәкаләләрен газета-журнал битләрендә бер-бер артлы бастыра. 1944 елда «Татар әдәби теленең терминология ХӨСНИ
t
(Тууына
Хөснетдин Минһаҗетдин улы Кәримов 1887 елның дскабренда элекке Уфа губернасы Боре өязе (хәзерге Башкортстан АССР) Тумырҗа авылында ярлы крестьян семьясында туа.
Кечкенә Хөснетдин бик зирәк, нечкә хисле, кызыксынучан бала була. Ул олкәннәр- принциплары» исемле хезмәте чыга. 1945 елда аның «Каюм Насыйри һәм татар әдәби теле», 1946 елда «Г. Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле» дигән очерклары, «Совет чорында тагар әдәби теленең үсеше» дигән мәкаләсе басыла.
Ш. Рамазанов проф. М. Фазлуллин һәм Л. Җәләй белән берлектә «Тел белеме буенча терминнар һәм әйтелмәләр» сүзлеген төзүдә катнаша. 1947 елда ул Г. Тукай әсәрләре академик басмасының II томын бастырырга хәзерләүгә, аның текстологиясен эшкәртүгә һәм редакцияләүгә күп коч куя.
Ул рус графикасы нигезендә яңа татар алфавиты һәм орфографиясе төзү, аны гыйльми нигезгә салу буенча зур эш күрсәтә.
Ш. Рамазанов 1935—46 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укыта, бер үк вакытта 1942—46 елларда Тел, әдәбият һәм тарих гыйльми-тикшеренү институтында фәнни эзләнүләр алып бара. 1946 елда исә СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалына күчә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр өлкән гыйльми сотрудник булып эшли.
Ш. Рамазанов 1948 елда Казанда үлә. Мәрхүм галим Ш. Рамазанов хезмәтләренең җыентыгы 1954 елда «Татар теле буенча очерклар» исеме белән басылып чыкты. Кызганычка каршы, бу китапка аның 6 гына хезмәте кертелгән. Аның тулырак итеп тезелгән җыентыгын күрәсе килә. Чөнки «Татар эшче, колхозчыларының сөйләү һәм әдәби телен өйрәнү экспедициясе», «Татар әдәби теле терминологиясенең үсен! юнәлеше», «Совет чорында татар әдәби теленең үсеше» кебек мәкаләләре бүгенге көндә дә тел-әдәбият өлкәсендә эшләүчеләргә файдалы кулланма хезмәтен үти алалар. Шиһап ага Рамазанов сайланма хезмәтләренең яңа, тулы басмасын чыгару аның истәлегенә зур бүләк булыр иде. Ул моңа бик лаек.
Г. ЭМИРОВ, Г. ЯКУПОВА
КӘРИМ
70 ел)
иең җырларын, бәетләрен, әкиятләрен, әдәби китаплар укуларын йотлыгып тыңлый, үзе дә укырга өйрәнергә, белем алырга тели. Ләкин аңа бу теләген җиңел генә тормышка ашырырга мөмкинлек булмый. 14 яшькә җитү белән ул үз көнен үзе күрергә мәҗбүр була — Әсән исемле күрше авылга ба-

рып, бер купецка кара эшче булып яллана. Шушында ук мәдрәсәгә кереп укый башлый. Ләкин белемгә сусаган Хөснетдинне бу мәдрәсә канәгатьләндерми. $'л Уфага барып, «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Афонда укыганда X. Кәримнең беренче шигырьләре матбугатка чыга. 1910 елда аның авыл мәдрәсәсендә укучы шәкертләрнең тормышын чагылдырган «Атна кич яки Шакир хәлфә дәресе» исемле ике пәрдәлек пьесасы басыла. Бөлгән бер сәүдәгәрнең тормышын тасвирлаган «Ак песи» хикәясе 1911 елда басылып чыга.
1912 елда X. Кәрим «Галия» мәдрәсәсен тәмамлый һәм Астрахаидагы рус-татар учи-лищесына укытучы итеп билгеләнә. Бу елларда аның әкиятләре, очерклары, рецензияләре, фельетоннары һәм мәкаләләре Астра- хан да чыга торгаи «Идел» газетасында басыла башлый.
X. Кәрим үзенең әдәбият турындагы мә-каләләрендә дә. уку-укыту мәсьәләләренә караган хезмәтләрендә дә прогрессив фикерләр белән чыга. Бу хәл полиция органнарының аны эзәрлекләвенә китерә. Шунлыктан ул училищедан китәргә мәҗбүр була.
X. Кәрим яңадан туган ягына канга, Бөре өязендәге Богдан авылы китапханәсендә эшли башлый. Ул биредә крестьяннар арасында культура-агарту эшләре алып бара.
Бөек Октябрь социалистик революциясен X. Кәрим зур шатлык белән каршылый, ирек таңын тәбрикләп шигырьләр яза, халык арасында аңлату эшләре алып бара. Бөре өязендәге авылларда Совет властен урнаштыруда катнаша.
1917 елда Боре шәһәрендә өяз мәгариф бүлегендә мәктәп инспекторы булып эшли башлый. Шул ук елны Бөре өязе Укытучылар союзы председателе итеп сайлана.
1918 елны Бөре шәһәрендә укытучылар хәзерләү курслары оештыра һәм үзе дә укыта.
1919 елда большевиклар ягында эш алып баруы, хезмәт ияләре арасында социализм идеясе таратуы очей X. Кәрим Колчак контрразведкасы тарафыннан кулга алына, Бөре шәһәре Кызыл Армия тарафыннан азат ителгәнче тормәдә була. Бөре шәһәре азат ителгәч, Уфага китә һәм халык агарту эшенә тотына. Шушы ук 1919 елда X. Кәрим партия сафына кабул ителә. Озакламый ул ак полякларга каршы корәшү өчен Кызыл Армиягә китә. Ак интервентларны куганнан соң X. Кәрим Уфа губернасы партия оешмасы каршындагы нәшриятның татар-башкорт секциясе бүлеге мөдире булып эшли башлый.
1924 елны Башкортстан главсуды коллегиясе члены булып эшли һәм Казанга бер еллык юридик курска укырга җибәрелә.
1932 елны «Совег власте» журналы редакторы итеп билгеләнә.
1934—38 нче елларда Татарстан радио комитетының әдәби-музыкаль секторы мөдире булып эшли. Ә инде 1938 елда каты авыру сәбәпле эштән туктарга мәҗбүр була.
Ватан сугышы елларында, авыруына да карамастан, яңадан эшкә тотына: «Кызыл Татарстан» газетасының махсус хәбәрчесе булып тора.
1940 нчы елдан бирле X. Кәрим Татарстан язучылар союзы члены.
1944 нче елда көчле авыру аны бөтенләй аяктан ега. Хөсни ага Кәрим 1944 елдан персональ пенсионер. Көчле авыру да, берни дә аның әдәбиятка булган мәхәббәтен сүндерми, ул әдәбият өлкәсендәге һәр яңалыкны зур кызыксыну белән күзәтеп бара. Үзе дә иҗат эше белән шөгыльләнә.
1944—52 еллар арасында ул колхозлашу чорын һәм колхозлашкан яңа авылдагы тор-мышны сурәтләгән «Ызаннар югалганда» һәм «Еллар» исемле мемуар характердагы повестьларын язып тәмамлады, үзенең әсәрләрен җыентык итеп басып чыгару өчен хәзерләде. Бу җыентыкта тарихи ва-кыйгаларны чагылдырган, революция көн-нәрен тасвирлаган, колхозлашу чорын су-рәтләгән повестьлар, хикәяләр бар («Ертылган приказ», «Җан исәбен алганда», «Октябрьга чаклы», «Колхозга таба») һ. б.
Карт большевик, язучы, көрәшче, педагог һәм актив җәмәгать эшлеклесс Хосни ага Кәримнең юбилеен татар җәмәгатьчелеге хөрмәт белән билгели.
Л. САБИРОВА.