Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАР ӨЧЕН ФӘННИ-ХУДОЖЕСТВОЛЫ ӘСӘРЛӘР ТУДЫРУ ЮЛЫНДА


Гасыйм Лотфи иптәш татар балалар әдәбияты өлкәсендә инде егерме елдан артык эшләп килә. Бу чор эчендә аның тарафыннан нәни укучылар өчен дистәдән артык китап бүләк ителде.
Үз стиле, иҗади интереслары аны башка балалар язучыларыннан, мә-сәлән. Г. Гобәйдән, Җ. Тәрҗеманов- тан. Л. Ихсановадан аерып торалар.
Г. Гобәй әсәрләрендә без балаларның иҗтимагый тормышта катнашуларын кискен тарихи борылыш яки бөтен халыкның күңелен тетрәткән, гомуми әһәмияткә ия булган вакыйгалар фонында бирелүен күрәбез. Бу үзеннән-үзе зур күләмле әсәрләрне таләп итә.
Л. Ихсановага исә балаларны ма-җаралар белән кызыксындыруга ом-тылу, аларны уенда, укуда, көндәлек тормышта күрсәтү хас.
Г. Лотфи иҗатында беркадәр үзгәлек күзгә ташлана. Укучыларга ул әсәрләре аша белем бирүне, аларны әйләнә-тирә белән, хайваннар дөньясы белән, табигать һ. б. белән таныштыруны беренче планга куя. Балалар әдәбиятының бу тармагында Бөек Ватан сугышында вакытсыз һәлак булган X. Кави уңышлы эшләп килә иде. Г. Лотфи шул традицияне дәвам итә. «Шомырт», «Канатлы дуслар», «Әнисәнең альбомы» җыентыкларына тупланган хикәяләр һәм шигырьләр моның дәлиле булып торалар. Язучы озак еллар буе педагог булып эшли, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә зур тәҗрибә туплаганнан соң әдәбиятка килә. Шуңа күрә ул балаларның яшь аерымлыкларына карап, ал арның ни белән кызыксынуларын, беренче чиратта нәрсәләрне белергә омтылу-ларын яхшы төшенеп эш итә.
Бу әсәрләрдә язучы укучыларны аларның беренче адымнарында ук очрата башлаган әйберләре белән таныштыра. Шу н д ы ил ардан, мәсә-лән, балаларның иң әүвәл күргән һәм иң яраткан хайваны — мәченең нинди үзенчәлекле яклары һәм файдасы бар, этләр кешегә пичек ярдәм итәләр, йорт хайваннарының һәм кошларның нинди файдалары һәм зарарлары бар — балаларга менә шулармы аңлатырга тели.
Язучы алар турында коры итеп, өйрәтүче булып түгел, бәлки мавык-тыргыч итеп яза. Алар хәрәкәттә, балаларның үзләренә мөнәсәбәттә биреләләр. Бу исә кечкенә укучының кызыксынуын тудыра. Чөнки балалар өчен язылган әсәрләр эчтәлекләре буенча динамик булырга, тормыш һәм хәрәкәт белән тулы картиналарда бирелергә тиешләр. Шул вакытта гына, бигрәк тә баланың үз тормышына якын да булса, укучы аны кабул итә.
Г. Лотфи кошлар һәм хайваннар турында җанлы итеп сөйләү аша укучыларда аларга карата ярату хисе уята, аларны тәрбияләргә этәрә. «Песнәк һәм Әнисә» хикәясе, «Балалар ярдәм итә», «Азатлык кунагы», «Сыерчык» кебек шигырьләр балаларның кошларны каравын күр-сәтеп, уңай мисал аша укучыларга тәрбия бирүне күз алдымда тотып
73
язылганнар. «Эш үткәч, үкенүдә ни файда» дигән хикәячек укучыда кош баласына карата кызгану, ә Марат исемле малайга ачу тойгысы тудыра.
Г. Лотфи кече яшьтәге балалар өчен әсәрләрен мөмкин кадәр җанлы, гади, аңлаешлы тел белән язарга тырыша. Алар күбесенчә кыска булалар һәм укучыларны ялыктырмыйлар. •
Язучы үзенең хикәя һәм шигырь-ләрендә хайваннарны һәм кошларны кешеләрчә сөйләштерү алымын уңышлы куллана. Әгәр бу биологик күренешләрнең асылын бозмаса, ба-лалар өчен әсәрләрдә ул аклана гына түгел, бәлки укучыларның кызык-сынуын арттыра («Шомырт», «Күке һәм тукран», «Йонлач бал кортлары белән ничек дуслашты» кебек хи-кәяләр) .
Шулай да әле югарыда искә алынган җыентыклардагы әсәрләрнең кимчелекләре дә юк түгел. «Дүрт- күз» хикәясе, мәсәлән, чагыштырмача кыска гына булуына карамастан (7—8 бит), бик озак вакытны, күп вакыйгаларны эченә ала. Шуңа күрә биредә художество әсәрләрендә зарур булган күрсәтеп бирү ысулы урынына сөйләү өстенлек ала.
Кечкенә укучыны табигать дөньясы белән таныштыруда Г. Лотфиның «Тамчылар» әкияте уңышлы әсәр-ләрдән санала.
Балага табигать турында дөрес төшенчәләр бирергә, совет кешесенең аны үз кирәгенчә үзгәртә баруы турында аңлатырга, табигатькә дөрес мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк. Бу өлкәдә балалар әдәбияты зур урынны тотарга тиеш. Ләкин кече һәм урта яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүнең үзенә аерым читен яклары бар. Алар авыр тел белән язылган, ялыктыргыч әйберләрне кабул итмиләр. Шуңа күрә нәни укучылар өчен иң кулай әдәби формаларның берсе булып әкият санала.
«...Без балаларга хәзерге фәнни фикер йөртүләр сорауларына һәм гипотезаларына нигезләнгән әкиятләр бирергә тиешбез, — дип язды А. М. Горький — ...Фән һәм техника уңышлары турында безнең китапла-рыбыз — кеше фикере һәм тәҗрибә-сенең соңгы нәтиҗәләрен генә бир-мичә, бәлки кыенлыкларны җиңеп чыгу һәм дөрес метод эзләү юлын әкренләп күрсәтә барып, укучыны тикшеренү эше процессына алып керергә тиеш».
Татар әдәбиятында фәнни-популяр характердагы әсәрләр әле бик аз. «Тамчылар» — менә шушы бушлыкны тутыруда әле беренче адым. Темасы һәм язылу формасы ягыннан ул татар әдәбиятында яңа күренеш. Автор биредә су тамчысының сәяхәтен күрсәтү аша укучыны табигать күренеше, елгалар барлыкка килү, суның үзенчәлекләре белән таныш-тыра. Укучылар җир асты катламнары турында, суның сыек, каты һәм газсыман хәле турында мәгълүматлар алалар. Суның хуҗалыкта файдасы һәм стихиясе турында беләләр.
«Тамчылар» беренче тапкыр ба-сылып чыккач (1947), матбугатта аның шактый кимчелекләре (фәннилекнең җитмәве, телнең кытыршылыгы) күрсәтелгән иде. Яна басмаларда (1953, 1956) Г. Лотфи, тәнкыйть сүзенә колак салып, әсәрне бик нык үзгәртә.
Язучы суның халык хуҗалыгында ф а й д а л а н ы л у ы н Т а м ч ы к а й н ы ң җи р - суыргыч машинада эшләве аша бирә. Шул ук вакытта безнең илебездә табигать стихиясен халыкның авыз-лыклавы, табигатьне үзгәртеп кору эше дә әсәрдә күрсәтелә; әкият, шулай итеп, тулылана, эчтәлек байый, әсәрнең идеясе тирәнәя.
Язучы балаларда табигать күре-нешләре белән кызыксыну, аны өй-рәнергә, аңларга омтылдыру, хезмәтне ярату тойгысы һәм патриотизм хисе тәрбияләүне күз алдында тота. Җае туры килгән саен безнең социалистик илебезне капитализм дөньясы белән капма-каршы куеп чагыштыра бара. Ләкин бу кайвакытта бәйләнчек, шәрә итеп бирелә.
Китапта алынган материалның күплеге кайбер вакыйгаларны өстәи- өстән генә узып китәргә мәҗбүр иткән. Тамчылар җирсуыргыч машинада эшли башлыйлар. Инде шуннан соң ук зур диңгезләр дә хасил була. Суның пар казаннарына, электростанция турбиналарына, тракторларга һ. б. керүләре әйтеп кенә узыла, күрсәтелмиләр.
74
Шулай да «Тамчылар»ның яңа басмасы Г. Лотфиның балалар язучысы буларак үсә баруын күрсәтә.
Тормышның теге яки бу ягы, теге яки бу әйбер белән укучыны таныш-тыру, аңа белем бирү максаты Г. Лотфиның һәр әсәрендә үзәк җеп булып бара. 1952 елда чыккан «Китап турында китап»та язучы мактаулы бурыч — үзенең яшь укучысын китапның ничек язылуы, басылуы белән таныштыр)’ бурычын куйган. Бу — бик әһәмиятле, һәркемне кызыксындыра торган нәрсә.
Г. Лотфи, балаларның кызыксы-нуларын канәгатьләндерү өчен, бер язучының күңелендә балалар өчен китап язу теләге туудан башлап, ки-тапның өлгереп чыкканына кадәрге процессларны бер-бер артлы тасвир итә.
Әсәрнең зур өлеше язучының тема эзләвен, аннары язылачак материалны өйрәнеп, күзәтеп йөрүен һәм китапның язылу процессын сурәтли. Әсәрдәге автор тема итеп Иделдәге зур төзелешләрне ала, гигант электр станцияләре салынган урыннар, андагы эшчеләр белән таныша. Әлбәттә, иҗат процессы психологиясе һәр язучы өчен индивидуаль нәрсә, ул күп төрле. Ләкин Г. Лотфи әнә шул иҗат психологиясенә тирән үтеп керми әле. Язучының ничек, нинди юллар белән тормышның эченә керүен, кешеләр һәм аларның характерларын нинди ысуллар белән өйрәнгәнлеген күрсәтәсе урынга ул, гомумән, Иделдәге зур төзелешләр турында публицистик характерда сөйләп китә. Шуңа күрә әсәрнең темасына кагылышсыз материаллар күп урынны алалар, текст терминнар һәм цифрлар белән чуарлана. Нәтиҗәдә авторның материалны ничек җыюы, тормышны ни рәвешле өйрәнүе күз ал-дына килми.
Г. Лотфи авторның эшен конкретрак фактларда, ачыграк мисаллар аша күрсәтсә, бу аның китабын яхшыртыр гына иде.
Китапның икенче өлеше, язучының кулъязмасы әзер булган моменттан соң аны тикшерүләр, редактор, техник редактор, корректор кулы аша үтүләр, художникның эше беренче өлешкә караганда шактый җанлы, картиналы, укучы күз алдына килердәй итеп эшләнгән.
Ләкин китапның басылу процессына килеп җиткәч, автор кирәкмәгән ашыгычлык күрсәтеп, үз сүзләре белән әйткәндә, «иң күбесе турында аз гына» сөйләү белән канәгатьләнә. Рәсемнәрдән ничек клише ясалу, аларның ничек басылуы турында бер генә сүз дә юк.
Китапның композициясе үзенчә-лекле. Ул башта китап турында ике укучының бәхәсләшүе һәм библиоте-карьның аларга китап турында сөйләве белән башлана, һәм бөтен әсәр аның авызыннан алып барыла. Әмма экспозиция өлешеннән башка без китапта Илгизәр һәм Марс исемле укучыларны да, библиотекарьны да очратмыйбыз, алар югалып калалар.
Әсәрдә тагын бер кимчелек күзгә ташлана: китап язарга җыенган язучы һәр урында бары тик уңышлар белән генә очраша, яхшы кешеләрне генә күрә. Аныңча, тормышта бер генә җитешсезлек тә, бер генә кимчелекле шәхес тә юк.
«Көмешсыман кролик» хикәясендә Рәшитнең кроликны сөеп тәрбияләве, иптәшләре белән бергәләп җанлы почмакта эшләве һ. б. картиналар матур биреләләр. Персонажларны характерлаганда язучы балаларның үзенчәлекләрен белеп эш итә. Балалар үз шуклыклары, үз кайгылары белән тасвирланалар, аларның сөйләмнәре дә үзенчәлекле.
Г. Лотфи, балаларның образын ту-дыру белән беррәттән, үзенең электән килгән иҗат принцибына да хыянәт итми. Укучыларга белем бирү максатын һаман да күз алдында тота. Хикәядә ул, урыны туры килгән саен, кроликларның нинди токымнары барлыгы, аларның һәр төренең нинди файдасы булуы, ни белән тукланулары һ. б. турында сөйли.
Ләкин әле бу хикәя дә кимчелек-ләрдән азат түгел. Әсәрнең иң зур җитешсезлеге — композицион яктан дөрес төзелмәвендә. Баштагы бүлектә Рәшитнең кролигы югалу факты турында сөйләнелә. Шуннан соң инде узган ел мәктәпкә кролик кайтару, аның үрчүе, җәй көне һәр кролик баласын укучыларның тәрбиягә
75
алуы турында бүлекләр китә, һәм тагып кайтып, Рәшитнец кролигы югалу турында кабатлап, тагын да күбрәк сөйләнелә. Үзенең тәрбиягә алган кролигы үлгәч, Рәшитнекен Вәли урлаган икән. Ләкин аның бу эше сизелә. Вәли, ялгышын аңлап, мәктәптә үзе бу турыда әйтеп бирә. Рәшитнең кайгысы бетә. Менә шушы урында хикәя тәмам булыр төсле. Кискен ситуацияләрдә күрсәтелгән Рәшит, Вәли образлары җитәрлек ачыла инде. Укучы Вәлинең үзгәрешенә нигез барлыкны да күрә. Ә Г. Лотфи исә моның белән канәгатьләнми, үткән вакыйгага борылып, Вәлинең кроликны ничек үзләштерүе турында сөйли башлый. Тагын соңгы вакыйгага күчеп, инде кире персонажның бөтенләй төзәлүен күрсәтүне дә кирәк таба. Шулай күп төрле кабатлаулар хикәяне кирәксезгә озынайталар, сурәтләнүче вакыйгаларның вакытлары әле алга.- әле артка китеп, укучыга аңлау чи-тенләшә.
Кроликны читлектән чыгарган өч яшьлек баланың, бер ай үткәч, шул турыда мәктәпкә килеп әйтүе, Вәлинең кинәт кенә яхшырып китүе кебек фактлар укучыны ышандырып җитмиләр.
Хикәя һәм шигырьләренең укучы-ларга аңлаешлы булуын, барып җитүен тәэмин итү өчен Г. Лотфи тырышып эшли. Автор катлаулы күренешләрне һәм процессларны әле тәҗрибәсе булмаган яшь укучыга җитәрлек итеп язарга омтыла. Әсәр- дән-әсәргә аның сүз байлыгы арта, художество осталыгы акрынлап үсә, бигрәк тә хикәяләрдә тел шомара, җанлана бара. Шулай да биредә әсәрләрнең теле ягыннан кайбер кимчелекләренә тукталып китмичә мөмкин түгел. Язучының иң төп кимчелеге — күрсәтеп бирүгә караганда вакыйгалар турында сөйләү тенденциясенең өстенлек алуында.
Бер төрле үк җөмләләрнең һәм аерым җөмләләрдә бер үк төрле сүзләрнең күп кабатлануы әсәрләрне кирәксезгә озынайта, уку өчен дә андый моментлар күңелсез.
«Көмешсыман кролик»та яңа мәктәп салыну турындагы фикер һич тә кирәксезгә өч мәртәбә кабатлана. «Төрле белгечлекләр буенча совет югары уку йортларында тирән белем алып чыккан инженерлар, техниклар һәм башка белгечләр», «Җиләс рәхәт һава ниндидер үзенә бер төрле рәхәтлек бирә», «Кроликларның койма буенда тәмледән-тәмле- рәк үләннәрне сайлап, керт-керт итеп үлән өзгәннәрен сокланып күзәтәләр» кебек тавтологияле җөмләләр әле әсәрләрне тел ягыннан нык кына эшләргә кирәклек турында сөйлиләр. Урта яшьтәге балалар өчен әсәрләрдәге «работник», «посадка» («Китап турында китап») кебек сүзләрне урынлы дип булмый.
Кайбер җөмләләрдә сүзләрне дөрес сайламау һәм үз урыннарында кулланмау аркасында мәгънә бозыла. Мәсәлән, «Шул арада пароход, бөтен Иделне диярлек иңләп, түбән таба ага торган очсыз-кырыйсыз саллар рәтенә барып керде» дигән җөмләдә аерымланган хәл әйләнмәсе саллардан бигрәк пароходка карый төсле. Сүзләрне уйламыйча, ялгыш куллану аркасында мәгънәгә зәгыйфьлек килү очраклары бар: «Унлап кеше, муеннарына элмәк кигәннәр дә, Иделнең комлы яры буйлап, ниндидер сәүдәгәрнең йөк төялгән баржасын агымга каршы өстерәп баралар» («Китап турында китап»). Элмәкне муенга киеп тарткач, буылып үләргә тиешләр бит бу кешеләр!
«... Бер читтәрәк тиресеннән чис-тарып бетмәгән аяк сузылып ята» («Көмешсыман...», 23 бит), «Укыту-чының, иптәшләренең дусларча әйткән сүзләре аның миенең иң нечкә тамырларына барып кадалдылар, аларны кузгаттылар» (шунда ук, 45 бит) кебек, артык катлаулы яки сүзләре дөрес кулланылмаган җөмләләрне, әсәрләрне тагын бер карап чыкканда, төзәтергә мөмкин булыр иде.
Г. Лотфи хикәяләрендә тагын бер хәл күренә: аның һәрбер кечкенә герое үз-үзенә сөйләнеп йөри. «Көмешсыман кролик»иы гына алып карасак та, моны күпләп очратырга була.
«— Моңа ни булган бүген?!» (Нә-симә, 5 бит).
«— Туктагыз, көлмәгез әле мин-нән!— диде Рәшит, янындагы ип

тәшләренә әйткән шикелле: — Мин бер генә түгел, моннан ары ике-өч кролик үстереп тапшырырмын!» (29 бит).
Күрәсез, китерелгән никадәр ми-салда персонаж сөйләмнәре кемгә дә булса бер тыңлаучыга юнәлмәгәннәр, бәлки монолог формасында биреләләр. Ләкин бик схематик, ясалма бит бу! Иҗади эзләнгәндә, бу кимчелектән котылу юлын табарга мөмкин бит. Безнеңчә, персонажларның уй-фикерләрен уртак сөйләм формасында биргәндә, әсәрнең ышандыру көче дә, эстетик тирәнлеге дә артыр иде. И. Гази, мәсәлән, үзенең яшь героеның фикерләрен күп очракта әнә шулай автор авызыннан, уртак сөйләм итеп бирә, һәм бу ысул әсәрнең хиссиятен арттыра, лирик җылылык өсти. Шул ук ысулны без Г. Гобәй әсәрләрендә дә, хәтта Г. Лотфиның үзендә дә очра-табыз. Әлбәттә, бу — Г. Лотфи иптәш башка бер язучының иҗат алымын турыдан-туры үзенә күчерсен дигән сүз түгел. Аның үз стиле, үз художество ысуллары бар инде, менә шуларны баета барырга гына кирәк.
Гомумән алганда, Г. Лотфи балалар әдәбиятында прозаик буларак танылды. Бу яктан аның, һичшиксез, уңышлары бар. Ул күбрәк урта яшьтәге балалар өчен яза. Аның педагогик такт белән белем һәм тәрбия бирә торган проза әсәрләрен укучылар яратып кабул итәләр. Ул бары кече яшьтәге балалар өчен генә шигырьләр иҗат итә. Ләкин дөресен әйтергә кирәк, Г. Лотфиның уңышлы, матур-матур гына шигырьләре булса да, байтагы әдәби эшләнешләре ягыннан балалар поэзиясенең бүгенге таләпләренә җавап биреп җиткерә алмыйлар. Аларда үлчәм бертөрлелеге, рифмалар ярлылыгы, ритм аксавы, кайвакытта бер шигырь эчендә һич кирәксезгә бер үлчәмнән икенчесенә, дүрт юллы стро-фадан биш юллыга күчү очраклары бар. Менә иң соңгы «Ләйлә» җыентыгына кергән шигырьләрдә генә дә, «балалар — баралар», «котырды — тотынды», «моторы — пропеллеры», «һавага — һавада», «саклыйлар — яклыйлар» кебек ярлы рифмалар күп.
Язучы шигырьләрдә дә, прозадагы шикелле, үз стилен, үз темасын тапса, яхшы булыр иде.
Г. Лотфи, үз иҗатына таләпчән язучы буларак, кимчелекләреннән акрынлап арына бара. Ул балалар әдәбияты өлкәсендә һаман да туктаусыз эшли. Әле аның иҗат портфелендә «Кеше көчле» һәм «Мин белим» исемле әсәрләре бар. Ләкин язучы иҗади осталыкны күтәрү кирәклеген бер генә минутка да онытмаска тиеш.