АНДРЕЙ УПИТ
(Тууына 80 ел)
Шушы елның 5 декабренда совет сәнгатенең күренекле вәкиле, Латвия Халык язучысы Андрей Упитка 80 яшь, әдәби- фәнни эшчәнлегснә 60 ел тулды. Латыш әдәбиятының классигы Андрей Упитның исеме Латвиядә генә түгел, киң Союз укучыларына яхшы таныш. Аның атаклы романнары, хикәяләре, пьесалары күп телләргә тәрҗемә ителгән, күп телләрдә яратып укыла. Чит ил язучылары да Андрей Упит иҗатына зур бәя бирәләр. «Андрей Упитны мин ботен дөнья әдәбиятының атаклы осталарыннан берсе дип саныйм. Аның исемен кыю рәвештә Ромэн Роллан, Михаил Шолохов, Лион Фейхтвангер исемнәре белән янәшә куярга мөмкин», — ди француз язучысы Луи Арагон.
Андрей Упит 1877 елда җирсез, ярлы крестьян семьясында туа. Уп яшендә волость мәктәбенә укырга керә. Белем аңа җиңел бирелсә дә, уку мөмкинлекләрен табу авыр була. Җәйләрен көтү көтә, байларга, бароннарга ялланып, авыр эшләрдә эшләп йөри. Мохтаҗлык аркасында Андрей волость мәктәбен дә калдырып чыгарга мәҗбүр була. Шулай да ул белемен камилләштерүдән туктамый, үзлегеннән берничә чит тел өйрәнә, китаплар укый. 1896 елны укытучылык эшенә керешә. А. Упит волость мәктәбендә укыган чагында ук әдәбият белән кызыксынса да, беренче әсәрләрен соңрак—1897 елларда яза. Беренче повестьлары идея-художсство ягыннан әле шактый йомшак. Аларда ярлыларны изүче түрәләргә карата көчле сарказм бар, уңышлы язылган аерым сатирик күренешләр, образлар очрый, шул ук вакытта «тырышып хезмәт итү һәм яхшы моральле булу батракларны һәм җирсез крестьяннарны бәхетле тормышка
■ чыгарырга ярдәм итә торган бердәнбер юл» дигән нигезсез, тормыштан аерылган
- фәлсәфә дә бар.
■ 1905—07 ел революциясе язучының дөньяга карашын тирәнәйтүдә, иҗатында реалистик яралгыларны үстереп җибәрүдә зур этәргеч була. А. Упит эшчеләр хәрәкәте белән тыгыз бәйләнешкә керә, марксизм- ленинизм тәгълиматын, рус әдәбиятын ныклап өйрәнә. Столыпин реакциясе елларында ул эшчәнлеген төрле өлкәдә: публицистикада да, тәнкыйтьтә дә, прозада да, драматургиядә дә, поэзиядә дә киц җәелдереп җибәрә, декаданс, ренегатлык күренешләренә каршы көрәш ача, Латвиядә прогрессив идеяләр белән сугарылган реалистик әдәбиятның үсүе өчен бөтен кочен сала. «Робежнисклар» исемле трилогиясенең
беренче кисәге, «Хатын-кыз» исемле роман, «Яна латыш әдәбияты тарихы» китабы нәкъ менә шул елларда языла. А. Упитның романнары, хикәяләре, пьесалары бер-бер артлы басылып чыга. «Ефәк пәрәвез», «Алтын» (1912), «Рснегат- лңр» (1915) исемле романнарында да, «Берәү һәм күбәүләр» (1914) исемле трагикомедиясендә дә Латвия авылларындагы һәм шәһәрләрендәге сыйнфый көрәш зур әдәби осталык белән күрсәтелгән.
Патшаның тошерелү хәбәрен А. Упит шатлык белән каршы ала. Аны Рига Эшче, депутатлары советына депутат итеп сайлыйлар. А. Упит үзенең публицистик мәкаләләрендә империалистик сугышка каршы чыга, латыш буржуаз милләтчеләрен фаш итә, халыкны социалистик р.еволюциягә чакыра. 1918 ел башында немец оккупантлары А. Упитны төрмәгә ябалар. Латвиядә совет власте урнашу ислән, А. Упит со-циалистик культура учаклары оештыру эшенә җиң сызганып керешә. Чит ил империалистлары ярдәме белән Латвиядә власть буржуазия кулына күчкәч, Упитны яңадан төрмәгә ябалар. Анда ул үзенең иң яхшы романнарыннан берсен — «Төньяк җиле» (1921) романын яза. Халыкның таләп итүе буенча язучыны берничә айдан соң -төрмәдән чыгарырга мәҗбүр булалар. Хакимлек итүче буржуазиянең тоткарлыкларына да карамастан, А. Уппт 1920—34 елларда кыю рәвештә реакцион көчләргә каршы көрәшә, прогрессив латыш әдәбияты көчләренең үсүенә ярдәм итә. 1934 елда Латвиядә фашистлар диктатурасы урнашкач, А. Упитның әсәрләрен басуны бөтенләй тыялар. Шулай да язучы үзенең көрәш юлыннан читкә тайпылмый, иҗат эшен-нән туктамый. Ул үзенең <Яшен алдыннан», «Салават күпере буенча», «Тимер табан астында», «Ян Робежниекның кайтуы», «Яп Робежниекның үлеме» исемле романнарында хезмәт ияләренең авыр тормышын тасвирлый, буржуаз милләтчеләрне һәм меньшевикларны көчле сатирасы белән фаш итә.
Капиталистик җәмгыятьнең череклеге
«Елмаючан яфрак» һәм «Гертруданың сере» исемле романнарында да зур әдәби осталык белән сурәтләнгән.
«Гасырлар чигендә» исемле монументаль зпопеясендә А. Упит латыш халкының, тарихи үткәнен — XVII—XVIII гасырларда изүчеләргә каршы көрәшен тасвирлый. Менә шундый авыр, ирексез елларда да А. Упит зур иҗади ялкын белән яши, киң полотнолы зур әсәрләр яза, күп но-веллалар, драмалар тудыра. А. Упитның бу елларда язган әсәрләренең исемнәрен генә язу да күп урынны алыр иде: ул төрле жанрда йөзгә якын әсәр иҗат итә. Үзенең әсәрләре белән ул халык мәхәббәтен казана. реакцион катлауларның нәфрәтен уята.
1940 елны Латвиядә совет власте урнашу А. Упигныц тормышында гына түгел, иҗатында да яңа этап тудыра. Социалистик культураны төзүгә юнәлдерелгән әдәби, иҗтимагый, фәнни, политик эш- чәнлеген ул тагы да киңрәк җәеп җибәрә, зур дәрт белән нҗади-фәнни эшен дәвам иттерә. А. Упит Латвия ССР Верховный Советы председателенең урынбасары булып сайлана, Латвия совет язучылары союзының председателе булып эшли. Шушы вакытларда аның сРоман тарихы» (1941) исемле капиталь хезмәтенең беренче кисәге чыга. Бу фәнни-тикшеренү эшен ул соңгы елларда да дәвам иттерә.
А. Упит Бэек Ватан сугышы елларында халыкны фашистларга каршы көрәшкә өндәгән, аларга нәфрәт уята торган әсәрләрен. публицистик мәкаләләрен яза, шушы елларда «Спартак» трагедиясен (1943) һәм «Яшел җир» романын (1945) иҗат итә. «Спартак»та борынгы Римдәге коллар восстаниесен сурәтләсә, «Яшел җир» романында үткән гасырның соты чирегендәге латыш авылын, авылдагы сыйнфый каршылыкларны тасвирлый.
Олы яшьтә булуына карамастан, А. Упиг сугыштан соң да фән һәм культура өлкәсендә зур дәрг белән эшләвең дәвам иттерә. Элекке көтүче — хәзер профессор, филология фәннәре докторы, Латвия ССР Фәннәр академиясенең члены. Аның латыш әдәбияты тарихына, социалистик реализм проблемаларына багышланган хезмәтләре зур әһәмияткә ия. А. Упитның «Әдәбиятта социалистик реализм мәсьәләләре» исемле китабы быел ЛССР ның беренче дәрәҗә Дәүләт премиясе белән бүләкләнде.
А. Упит 75 яшендә «Болытлардагы яктылык» исемле эпопся-романыи тәмамлады. Бу әсәрдә үткән гасырның ахырлары сурәтләнә. Романның топ герое — латыш пролетариаты. Автор эшчеләрнең сыйнфый аңнары үсүләрен, көрәшкә күтәрелүләрен зур осталык белән тасвирлый.
XX гасыр латыш әдәбиятының үсеше А. Упит исеме белән аерылгысыз бәйләнгән. Аның әсәрләрендә латыш эшчеләренең һәм крестьяннарының социализмга бару юлындагы төп этаплары дөрес һәм тирән итеп чагылыш тапты. Латвиянең Халык язучысы, атаклы галиме Андрей Упитның 80 яшьлек юбилеен киң совет җәмәгатьчелеге билгеләп үтте.
ян юзис.