Логотип Казан Утлары
Публицистика

«АБАЙ» РОМАНЫ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ


Яна казакъ әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салган бөек шагыйрь, композитор һәм фикер иясе Абай Конанбаев кешелек дөньясының әдәби хәзинәсенә кыйммәтле байлыклар өстәгән иҗатчылар арасында күре-некле урында тора. Ерак артта калган караңгы заманнарда казакъ халкының якты уйларын һәм иң матур теләкләрен җырлап килгән, аны белемгә, культурага чакырган, киң далаларда Пушкин һәм Лермонтов әсәрләрен яңгыраткан бу зур шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы гаҗәп катлаулы һәм күп ягыннан сабак булырлык.
Бу елның сентябрендә 60 яше тулган күренекле казакъ әдәбияты галиме һәм талантлы язучысы академик Мохтар ага Әуэзов киң катлау укучыларга танылган һәм Сталин премиясе кебек зур бүләк белән бүләкләнгән «Абай» исемле романында шушы бөек шәхеснең җанлы образын гәүдәләндерә. Абайның биографиясен һәм иҗат юлын күп еллар буе ныклап өйрәнү, шул зур шагыйрьне яхшы белгән кешеләр белән күрешеп сөйләшү, аңа бәйләнешле материалларны бик нечкәләп җыю нәтиҗәсендә туган бу романны казакъ тормышының үзенчә бер җанлы тарихы дип атарга ярый.
Зур тарихлы, бай традицияле, гүзәл иҗатлар туплаган бу поэтик халыкның борынгы тормышын һәм көнкүрешен, язын-көзен меңләгән терлекләре белән авыл-авыл булып күченеп йөрүләрен, шатлыклы туйларын, ачы хәсрәт белән тулган мәет озату мөрасимнәрен, хезмәтчел халыкның зирәк акыллы авыз иҗаты Сайлыкларының җанлы гәүдәләнеше булган акыннарының әйтешүләрен, уен-көлкеләрен яратып
XXVIII М. Әуэзов. «Абай». Беренче китап. Казакъчадан С. Әдһәмова тәржемәсе. Таткни- гоиздат. Казан. 1957. 418 бит. Бәясе 8 сум 25 тиен. Редакторы Ф. Гайиаиова.
һәм чын-чын- пан белеп тасвир иткән сокландыргыч бу әсәрне без моннан ун еллар элек рус телендә укып ләззәтләнгән идек.
Хәзер безнең алдыбызда бу роман-ның беренче китабының турыдан-ту- ры казакъ теленнән тәрҗемә ителгән татарча басмасы ята һәм без аны яраткан якын дустыбыз белән кабат очрашканда гына туа торгап һәм сүз белән әйтеп бирү мөмкин булмаган ашкынулы матур тойгы белән укыйбыз. Художество әсәрләренең яшәү- чәнлекләре менә шул кабат-кабат укуда да ялыктырмаулары, укучыны үзенә бәйләп алып бара алулары белән үлчәнә бит. Романның татарча басмасын укыганда беренче булып туган тәэсир менә шул.
«Абай» романының бу беренче ки-табы шагыйрьнең яшүсмер бала, аннан соң яшь егет һәм соңыннан бала атасы ир булып җитешү елларын күрсәтүгә багышланган.
Сизгер, саф күңелле, бар нәрсә белән дә кызыксынучан Абай Семипа- латтан туган авылына кайтып килә. Аны каршы алырга барган Байтас белән Жомабай карт һәм ул үзе — өчесе да атка атланганнар, көнозын аттан төшми җилеп киләләр. Киң яланга килеп чыккач, дала баласы түземен җуя һәм, юлдашларын калдырып, алга оча. Юлдашлары аны угрыларга очрарсың дип куркытып карыйлар, ләкин яшь йөрәк
' п а /г>п
ГУ □ о D П [? в и 'В ff в
VSz «►^ру и и <Ь/ r^^/ff

91
һаман алга омтыла. Бу картинага язучы тирән мәгънә салган. Абай- н ы ң: « Ал a ii дә р м а н ы г ы з булмагач, бергә барсам ни, ялгыз барсам ни? МИН киттем!» — дигән сүзләре китапта аның бөтеп иҗат һәм тормыш юлын билгеләүче лейтмотив булып яңгырый. Ул сүзләрне халыкны алга җитәкләп алып барырга дәрманы булмаган, сәләтсез кешеләргә ишарә итеп аңлау бик урынлы.
Үз теләгенә ирешү өчен кеше үтер-тү, көпә-көндез тотып талау, иң оятсыз рәвештә алдау кебек әшәкелекләрнең берсеннән дә тайчынмаган явыз феодал семьясында туын, тәрбияләнеп үскән Абайның шушы явызлыкларга каршы көрәшкә күтәрелүе — авыр газаплар чиккән халыкка теләктәшлек күрсәтүе романда бик эзлекле сурәтләнә. Абай, атасы Конанбайның һәм башка феодал түрәләрнең, шулай ук аларның яклаучылары — терәкләре патша чиновникларының явызлыкларын, пычраклыкларын күреп һәм аларга нәфрәт белән үсә. Абайның күз алдында һич гаепсез булган батыр карт Кодар белән аның тол килене Камканы вәхшиләрчә җәзалап үтерәләр. Абайның күз алдында аның атасы Конанбай күрше кабиләнең күчеп терлек көтә торган көтүлеген тартып ала. Конан- байга каршы сүз әйтүчеләрне, үз хакларын яклаучыларны Абайның күз алдында канга батырып кыйныйлар. Конанбай өстеннән зар кылып баручыларның язуларын, һичбер җавапсыз, утка тотып ягалар, юкка чыгаралар, ә зарланучыларның маллары, терлекләре тартып алына.
Казакъ халкының күп гасырлар буе телдән телгә сөйләнеп, сакланып килгән борынгы әкиятләрен, легенда-ларын, җырларын бик тәмләп сөйли белгән зирәк акыллы әбисе Зере кар-чык һәм бик күп әйтешүләрне һәм көйле такмазаларны хәтерендә сак-лаган, шигырь сөйләргә яраткан олы җанлы әнкәсе Олҗан, Байкөк- шс, Барлас, Шөзеке һәм башка акыннар тәэсирендә яхшы күңелле, халык кайгысын аңлаучы булып үсеп килгән Абай— атасының һәм башка феодалларның явыз эшләренә каршы чыгып карый, ләкин аның яхшы сүзләре, акыллы киңәшләре һавада асылынып кала.
Мохтар Әуэзов Абайның дөньяга карашы чыныгып үсә баруын гаҗәп оста итеп сурәтлән бирә.
Менә Абай коточкыч дәһшәтле җи-наятьнең— Кодар белән Камканың үтерелүенең шаһитс. Кодар картның терлекләрен үзләштерү, тол калган килене матур Камканы калымсыз гына хатың итеп алу теләге белән ал арны һич гаепсезгә җәзалап үтергәч, Конанбайның кушуы буенча, мәетләр өстенә таш ыргыта башлыйлар. Шул чакны Абай таш атучы ялагай Җексен картның муен төбенә суга һәм атына менеп, үкереп елый- елый, авылына чаба.
«Шул вакыт малайның йөрәгендә катлаулы тирән хисләр уянды, — ди язучы романның 55 нче битендә. — Аның йөрәгендә газапланып үлүчеләр өчен җаны ачып, аларны кызгану да бар. Үтерүчеләргә нәфрәт һәм каргыш та бар. Шуның белән бергә бер-берсе белән тарткалашкан тагын ике тойгы: әтисен гаепләргә базмау һәм аннан чиркәнү тойгысы да бар. Малайның җанын тетрәткән тойгылар шулар... Ул үзен көчсез бичара бер ятим итеп сизде. Эчендә аның тагын бер авыр зур дулкын күтәрелеп, яшь йөрәгенә көч белән килеп бәрелгәндәй булды һәм Абай элеккедән дә яманрак сулкылдап еларга тотынды».
Абай үзендә атасына дошманлык тууына төшенә, аның йөрәгендә ата-сына карата сакланган мәхәббәт һәм ихтирам хисе дә сүнә, ул шуны сизеп елый һәм, үзен каршы алган әнкәсенә бернәрсә эндәшә алмастан, аны кочаклап, уттай янган башын аның күкрәгенә куеп, катып кала. Абай үзен ятимлектән коткарырга сәләтле әнкәсе барлыгын аңлый. Язучы яшь Абайның йөрәгендәге шушы фаҗигале борылышны — аны халык йөрәген аңлый торган кеше итүгә таба булган борылышны — менә шулай психологик яктан бик нигезләп, йөрәккә үтә торган итеп сурәтли алган..
Моннан соң Абай озак вакыт авы-рый. Аның авырып ятуын, әбисе Зере карчык белән әнисе Олжанның Абайның баш очында утырып әки

95
ятләр, хикәяләр сөйләүләрен сурәт-ләгән битләр романда бик җылы һәм хисләидерә торган итеп язылганнар. Аларга Барлас белән Бай- көкше дигән акыннар килә һәм берничә көн җыр җырлап, үләң әйтеп, домбыра чиертеп яталар.
«Барлас бер тапкыр җай гына:
Үсеп житсп, күз нурым, Еют булгач нишләрсең? Еракка чыгып китәрсең, Чынлыкка барып җитәрсең... —
днп такмаклап, домбырасын Абайга суза да:
— Менә, балам, сиңа минем теләгем шул, чыи күңелдән әйтәм», ди (68—69 битләр).
һәм Абай шулай итеп чынлык — хакыйкать юлына баса.
Тиздән ул Шөҗеке акын белән оч-раша. Шөҗекене кайчандыр Конан- бай тарафыннан җәберләнгән Бөҗей белән бер казакъ җитәкләп алып киләләр. Шул чакта Шөҗеке үзенең яңгыравыклы тавышы белән бик ки-лешле үләң әйтеп куя:
Булган, ди, бер аксак таз һәм бер сукыр. Корь айны мәче төсле муллаң укыр. Булганда халык — дәрья, сукыр карга, Уртасын дәрьяның карга чукыр.
Халык бердән шаркылдап көлә.
— Аксак тазы — Алтынбай...
— Сукыры — Конанбай... —
дип алар гөж килешәләр. Абай, бу сүзләрдән бик каты ояла да читкә китә.
Дөньяда сүздән дә көчле нәрсә бар микән! Абай Каратайның: «Сүз бөтен эчәгеләреңне тишеп үтә», — дигән тапкыр сүзен исенә төшерә, һәм, үзен кулга алып, картлар белән исәнләшә. Картлар гаҗәпкә калалар, Бөҗей аңа игътибар белән карап:
— Дөресен әйт, балам, безне күрсәң сәлам бирергә атаң куштымы, әллә үзлегеңнән шулай иттеңме? — дип сорый.
— Атамның катнашы юк, үз теләгем белән сәлам бирдем сезгә!—ди Абай.
Бөҗәй моңа бик кәефләнә һәм:
— Күзеңнең нуры яхшы икән, чы-рагым!. Киләчәк синең өскә йөкләнер, балам! Юлың уң булсын!.. Ходай сиңа бүтән нәрсә бирсә дә, атаңның рәхимсезлеген генә бирмәсен! — дип битен сыпыра.
Шулай итеп, Абайның күңелендәге үзгәреш үскәннән-үсә бара.
Романда Абайның шигырь иҗат итә башлавын сурәтләгән битләр поэтик бер җыр булып яңгырыйлар. Менә түбәндәге юлларны гына укыгыз:
«Бу язда Абайның күңелен сәер бер хис биләде. Аның тирә-юньдәге тормыш ыгы-зыгысына, шау-шуына да, якыннарның кайгысына, шатлыгына да исе китмәде. Ул бөтен йөрәге, бөтен уйлары белән шул үзенә генә билгеле хыял дөньясына чумды. Ул үзенең кайнар хисләрен, җырга салып кәгазьгә дә язды, домбырага кушылып та җырлады. Жыр гына да түгел, яшь йөрәкнең ашкынулы яшерен сере иде бу. Ләкин ул җырлар гына аның күңелендәгенең барысын да әйтеп бетерә алмадылар. Аның күкрәген ачып, күңелендәгенең бөтенесен күрерлек, тыңларлык, илтифат итәрлек яр булса, тел белән аңлата алмаслык нәфис көйләрнең, йөрәк сагышының шунда икәнен күрер иде. Уендагын биреп җиткерә алмыйча, сулышы буылгандай чакларда Абай бик каты интегеп:
— Я ходай, нишлим инде? Язарга осталык юк, тел — ярлы!— дип офтана. Күңелендәге хисләрен бүтәннәргә аңлатырлык итеп әйтеп бирә алмавына янып-көя.
Моңарчы чыгарган һәм язган ши-гырьләре Абайның үз эчендә генә саклана, берсе дә тиешле җиренә, аталып багышланган кешесенә барып җиткәне юк. Өмет бармы? Ул да юк. Аңа тик сагышланып хыялланырга гына кала. Ара-тирә аңа ерак- та-еракта көмеш чулпы чыңы ишетелгәндәй булып китә. Ул бер якынлый, бер ераклаша. Бу чында, алсу таң шәүләседәй булып, өмет шәүләсе чагылып китә.
Онытылмас образ бер минутка да күз алдыннан китми». (253 бит).
Күрше кабиләнең дала матуры Тогҗан белән очрашу, аңа булган беренче саф мәхәббәт Абайның күңе-лен тагын да шатландыра. Язучы бу мәхәббәтнең башлануын гаҗәп ма-
96
тур итеп һәм гүзәллек, сафлык белән сурәтли.
«Яртылаш кына калган ай, бик биектә көнбатышка таба йөзеп, ерак-лашып бара. Ул йөрәкне дә шундый ук биеккә, хәзерге аяз күктәй, еракка чакыргандай була.
Чыңгыз тауларының башлары Дөяркәчтән яртылаш кына күренә икән. Томан каплаган кара-кучкыл таулар тын гына калыгып торгандай тоела. Тау ягыннан акрын гына җил исә.
Ишле куй көтүләре дә тынычланып, кузгалмыйча, тавыш-тынсыз ял итәләр. Асылбекләр белән Әделбек- ләр дә йокларга кереп киткән. Иңкелдә утырган биш-алты өйле ак авылның төнлекләре барысы да ябык. Ай нуры астында ул ак киез өйләр дә изрәп черем итәләрдер кебек.
... Абай шул язгы төннән саф таң сулышы бәрелә башлавын, махсус аның йөрәге өчен геиә туып килгән гүзәл тан. сулышын сизгәндәй булды...
Сөттәй ак айлы төн. Әле таң атмаган. Ләкин шуны белгәне хәлдә, Абай ниндидер бүтән бер «таңны» сизә. Яну да, өмет тә, шатлык та, газап та бар — йөрәк таңы, йөрәк аеруча кайнар, аеруча серле ниндидер хис белән тулган. Ул каядыр ашкына. Өзлексез канат каккандай, тынычлык таба алмый, лыпылдый.
«Таң... йөрәк таңы... Шул таңым синме! Кояшыммы син минем? Кем син?»...
Чынлап та аның шул сылуга та-бынган йөрәгендәге барлык хисләре тавышсыз гына җырлагандай булды. Гомерендә беренче тапкыр сөйгән ярына, Тогҗанга, багышлаган йөрәк җырының беренче юлы шул иде...» (172 бит).
Ләкин тормыш Абайга һаман йөзен чыта, һаман аңа ямьсезлекләр хәзерли. Ыру гадәтләре нигезендә атасы Коианбай аны, алдан сөйләшеп куйган сүз буенча, Дилдә дигән кызга өйләндерә. Ыру йоласын Абай боза алмый — буйсына.
Ләкин әтисенең эшләгән начар-лыклары турында уйлый башлаганнан бирле Абай шул әтисе җәберләгән авылларның яхшы кешеләре белән аралашканнаи-аралаша, ул алар белән серләшеп, халыкның тормышын, өметләрен һаман яхшырак аңлый төшә, һәм ул атасының юлына каршы чыга. Аңа Бөкенше авылыннан Дәркембай белән бер казакъ килеп, буран аркасында терлекләренең азыксыз калганлыгын сөйләп зарланалар, ярдәм сорыйлар. Абай шунда ук кузгала, һәм аларны терлекләре белән бергә комсыз Тәкеҗан утлавына алып китә: бөтен авылны ачлыктан, терлекләрне кырылудан саклап кала.
Шулай итеп, Абай казакъ ырулары арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләргә һаман тирәнрәк төшенә, аңарда изелгән халыкка теләктәшлек уяна. Үзе урынына ыру башлыгы итеп куярга җыенган атасы Конанбайның теләкләренә каршы чыгып, ул түбән халык эчендәге акыллы кешеләр белән аралаша, шул иске тормышның караңгылыгын саклап килүче көч-ләрнең кем икәнлекләрен аңлый баш-лый.
Ул заманнарда казакълар арасында дәрәҗәле кабиләләрдә җыр чыгару, шигырь язу кебек иҗат эше белән шөгыльләнү зур гаеп санала, феодаллар үзләре арасыннан акыннар чыкмау белән мактаналар. Шуңа күрә Абайга иҗат эшен яшереп йөрергә туры килә. Ул үзенең шигырьләрен икенче кеше эше дип таныта.
Атасы белән ризасызлыгы арткан- иан-арта барган Абай ниһаять аеры-лышуга барып җитә һәм авылын ташлап Семипалатка китә.
Романда Абайның Пушкин китабын беренче күрүен сурәтләгән тирән мәгънәле битләр бар. Патша властьларының эзәрләвеннән качып, казакъ далаларына килгән ачык фикерле адвокат Акбаста ул Пушкин китабы белән очраша.
— Закон китабымы икән бу? Нинди китап икән, ә?—дип сорый ул.
Ул китаплар Пушкин томнары иде. Акбае аңлатмакчы булып: «Закон түгел анда, поэт язган сүзләр...» дип әйтә башлады да кулын селтәп куйды:
— Син аңламассың аны! Аны аңлату читен.

Ул, үзенчә, кыргыз кебек халык-ларда шагыйрьләр юктыр, шуңа күрә андый төшенчә дә юктыр, дип уйлап, шулай кыска гына җавап бирде бугай.
Абай тылмач аркылы төпченеп бел мәкче булды. Тегесенең «поэт» дигән сүзнең казакъча ничек икәнен уйлап караганы юк икән, баш ватып тормыйча:
— Акын... Акын китабы... — дип, Акбае төсле кыска җавап бирде.
Абай ул җавап белән канәгатьлән-мичә һәм аңлый алмыйча:
— Ничек дисез сез? Акын дисез-ме?— дип сорады. Тылмач Абайны кирәксез сүздән туктатырга тырышты:
— Син белмисең, аңламассың дип әйтә бу кеше.
Абай, хурланып, мыскыллап көлде:
— Кызык икән. Бу кеше — белемле кеше. Без дә үзебезне бер халыкның сүз аңларлык, башлы егетләре дип йөрибез, кешене кешегә якынлаштыра торган нәрсә — тел. Шул булмагаплыктан бер-беребезгә ансат кына аңлатырдай нәрсәләрне биек тауга ашудай күреп утыруыбызны карачы! Хәзер без ике кеше түгел, ике хайван кебек. Мужик алашасы белән сәхра дөясе очрашкан икән диярсең.
Ербол көлеп җибәрде. Акбае Абай-ның нәрсә әйткәнен беләсе килде. Абай үзе дә тылмачка: «Шул сүземне аңа тәрҗемә ит әле», — дигән иде.
Аның сүзен тулысымча ишеткәч, Акбае та көлде.
— Дөрес әйтә ул. Ат дөядән өркә. Дөя дә атка якын бармый. Безнең хәлнең шундый булуы дөрес!—дип тагын көлде, — ләкин синең белән без икәү генә шундый хәлдә түгел. Хәзер Россия патшалыгындагы закон, тәртип белән кыргыз сәхрасы арасындагы хәл дә үзе шундый... Син яхшы әйттең» (409 бит).
Казакъ далаларында хөкем сөргән феодал ыру тәртипләренең коточкыч шыксыз вәхшәтен һәм шул караңгы-лыкны җимерергә күтәрелә башлаган яңа көчләрнең тууын күрсәтүгә ба
гышланган бу роман фаш итү ягыннан искиткеч көчле язылган.
Реалистик казакъ әдәбиятының мактанычы булган бу әсәрне Сәрвәр Әдһәмова тәрҗемә иткән.
Күпчелек хәлләрдә бездә матур әдәбият әсәрләре (рус телендәгеләре генә түгел, бәлки башка халыклар, шул исәптән кардәш халыкларның телләрепдәгеләре дә) рус теленнән тәрҗемә ителеп киләләр иде. Соңгы елларда шул телләрдән турыдан-ту- ры татар теленә тәрҗемә итү үрнәкләре күренә башлады, һәм, шатланып әйтергә мөмкин, без аның уңышлы үрнәкләрен дә күрәбез инде. «Абай» романының бу беренче китабының тәрҗемәсе дә шул уңышлы эшләрнең берсе җөмләсенә керә.
Сәрвәр Әдһәмова иптәш казакъ телен яхшы белүчеләрдән санала һәм тәрҗемәдә бу күренеп тора. Татар һәм казакъ телләре бик якыннар, җөмлә төзелешләре бик охшашлар, дип ул җиңел юлга басмаган, бәлки, алариың аерымлыкларын да искә алып, татар теле төзелешенә якын, аның эчке законнарын саклаган рәвештә, романның казакъ теленә хас булган ароматын саклап бирә алган. Оригиналдан эшләнүе аркасында әсәрнең русча басмасында урынсыз кыскартылган җирләр сакланган һәм бу хәл романны укучыга тулы җиткерүгә бик нык ярдәм иткән.
Казакъ әдәбияты, безнең оятыбызга каршы, татар теленә бик аз тәрҗемә ителгән әле. Без аның классик әдәбиятын да, бүгенге, чыннан да зур булган әдәбиятын да күбесенчә мәка-ләләр буенча гына беләбез. Җам- булның бездә яхшы эшләнгән тәрҗе-мәләре шактый гына булса да, бөек Абайның бары бер кечкенә шигырьләр җыентыгыннан башка бер тәрҗемәсе дә юк. «Абай» романының бу беренче китабының татарча басмасы чыгуы бу юлда кузгалыш булсын иде. Татар укучыларының бу яхшы әсәрнең калган кисәкләрен дә үз телләрендә укыйсылары килүен дә нәшрият исендә тотсын иде.
А. ГОМӘР