1917 ЕЛДА КАЗАН ГУБЕРНАСЫ КРЕСТЬЯННАРЫНЫҢ РЕВОЛЮЦИОН КӨРӘШЕ
Н. СИЛАЕВА
Артта калган иске техника, уңыш алуның түбән булуы, алпавыт һәм кулаклар тарафыннан рәхимсез изелү нәтиҗәсендә революциягә кадәрге Россиядә крестьяннар аеруча начар шартларда яшәделәр. Авылда яшәүче ярлы халык авырулар белән җәфаланды, үлүчеләр саны күп иде. Патша хөкүмәте милли районнарда крестьяннарның артталыгын саклап калырга тырышты. Иң яхшы уңды-рышлы җирләр, болыннар, урманнар алпавытлар кулында иде. Бөтен Россиядәге 10,5 млн. крестьян хуҗа-лыгы 75 млн. десятина җир били иде. Бу — хуҗалыкка 7 десятина дигән сүз. Шул ук вакытта 30 мең алпавыт 70 миллион десятина җир биләп, һәр алпавытка уртача 2333 десятина җир туры килә иде. Ә Казан губернасында бер җанга бер десятина, күп очракта ярты, хәтта аннан да кимрәк җир туры килә иде. Шунлыктан, семья туйдыру һәм налог түләү өчен крестьяннар алпавытлардан җирне арендага алырга мәҗбүр булдылар. Крестьяннар аренда өчен түләүдән тыш, болыннар һәм көтүлекләрдән файдаланган өчен алпавыт җирләрендәге барлык эшләрне дә эшләргә тиеш иделәр. Крестьян үзенең кечкенә генә җирен эшкәртү өчен дә вакыт таба алмый, әгәр аренда түләүдән баш тартса, шул кечкенә генә хокуклардан да мәхрүм ителә: алпавыт аны үз җире аша йөрүдән тыя, аның терлекләрен көтүлеккә чыгармый, крестьян үзе, шулай итеп, туган-үскән җиреннән куыла, аңа анда яшәргә рәт калмый.
Налоглар түләү крестьяннар өчен бик авыр иде. Патша чиновниклары, бер нәрсә белән дә хисаплашмастан, крестьяннарны ясак түләргә мәҗбүр иттеләр. Әгәр икмәк булмаса, өй әй-берләрен, сыерын, йортын, еш кына крестьяннарның үзләрен дә алып чыгып китәләр иде.
Крестья н хуҗа л ыкл ар ы тор га н саен ярлылана барды. Лаеш, Зөя, Казан һәм Спас өязләрендә яшәүче крестьяннарның хәле аеруча начар-ланды.
1905—1907 елгы беренче рус рево-люциясе елларында крестьяннар хә-рәкәте киң җәелде. Казан губернасында 350 гә якын крестьян чыгышларының булуы шул турыда сөйли.
Империалистик сугыш крестьяннар массасының революцион аңын уятуга этәргеч ясады. Авыл халкының күбесе фронтка алынды. Сугыш чорында чәчү мәйданы кимеде, терлекчелектән продукция алу түбәнәйде. Сугыш ярлы һәм урта хәлле крестьяннарны бөтенләй бөлгенлеккә төшерде. Кулаклар, икмәк белән спекуляция ясап, арзанлы эшче кулларның артуыннан файдаланып, баеганнан байый бардылар. Нәтиҗәдә, ярлылар һәм кулаклар арасында каршылык кискенләште. Сугыш елларында аренда түләү артты. Казан губернасындагы зур мәйдан биләүче алпавытлар эре җир участокларын кулакларга бик теләп бирделәр. Ә кулаклар алардаи алган җирне крестьяннарга ваклап арендага өләштеләр. 1917 елда яшәп килүче аренда мөнәсәбәтләренә каршы көрәш крестьян хәрәкәтенең төп фор
48
масы иде. Авылда җирнең алпавыт карамагындагы хосусый милек булып калуы, крестьяннарның аз җирчелеге, аренда түләүнең дәвам итүе нәтиҗәсендә крепостной калдыклар һаман да яшәп килде. Бу нәрсә авылда сыйнфый көрәшне кискенләштерде. 1917 елның март — октябрь айларында Казан губернасында крестьяннар хәрәкәте * гаять киң колач алды.
Февраль революциясе аграр мәсьәләне хәл итә алмады. Крестьяннар яңа көч белән җир өчен көрәшкә күтәрелделәр. В. II. Ленин үзенең апрель тезисларында буржуаз-демократик революциядән со-циалистик революциягә күчү юлла-рының ачык планын бирде. РСДРП (б)ның VII (апрель) конференциясендә аграр мәсьәлә буенча резолюция кабул ителде. Бу резолюция хезмәт иясе крестьяннарның таләпләренә тулысы белән җавап бирде. Апрель конференциясеннән соң Казан большевиклары крестьяннар массасы өчен көрәшне тагы да киңрәк җәелдереп җибәрделәр. Большевистик «Рабочий» газетасы В. И. Ленинның крестьян мәсьәләсенә карата булган мәкаләләрен.
. авыллардан хәбәрләрне, волость башкарма комитетларының карар-ларын системалы рәвештә бастырып барды.
1917 елның март башында ук күп кенә волостьларда крестьяннар күтә-релеше башлана. Спас өязендә алпавыт Молоствов имениесендә Три Озера авылы крестьяннары алпавыт хезмәткәрләрен куалар һәм алпавытта эшли торган хәрби әсирләрне азат итәләр. Алпавыт үзенең министрга җибәргән жалобасында болай ди: «Крестьяннар арасында 1905 елда ук буталып йөргән агитаторлар бар, алар халык арасында коткы тараталар». Тәтеш өязендә Чатбашы авылы крестьяннары кулак Бикбула- товның йорт-җиреи җимерәләр.
Март аенда ук кайбер волостьларда крестьяннар үзләренең губерна советы депутатларына наказларын төзиләр. Бу наказларда төп мәсьәлә җир мәсьәләсе була. «Барлык җирләр дә хезмәт халкы карамагында булырга тиеш» — бу пункт крестьяннарның барлык таләпләрендә үзгәрми кала. Лаеш өязендә крестьяннар җир биләүче Пундони именпесен җимерәләр. Өяз комиссары алпавытлар мөлкәтен саклау өчен команда җибәрүне сорап Казанга мөрәҗәгать итә. Ул крестьян чуалышы күрше авылларга да күчәр дип курка. Халык массасына каршы полиция дә көчсез булып кала. Крестьяннар күтәрелеше торган саен зуррак колач ала. Шушы ук өязнең Казыл волостенда да крестьяннар байларның болындагы печәннәрен тартып алалар. Земство начальнигын эштән чыгаруны таләп итәләр. Крестьян күтәрелешләрендә татарлар зур активлык күрсәтәләр. Солтан һәм Түбән Сәрдә татарлары 2700 пот казна арышын һәм ун баш атны үз кулларына алалар. Вакытлы хөкүмәтнең губерна комиссары Лаеш өязенә берничә отряд солдатлар җибәрергә мәҗбүр була.
Алпавытлар чуалышларны тукта-туны, аңа катнашкан кешеләрне җәзага тартуны таләп итеп жалобалар язалар. 1917 елның 9 мартында Вакытлы хөкүмәт алпавытларга каршы баш күтәрүдә гаепләнгән Казан губернасы крестьяннарына карата чара күрү турында махсус карар кабул итә.
1917 елның апрель һәм май ай-ларында крестьяннар хәрәкәте, зур территорияләргә таралып, яңадан- яңа волостьларны чолгап ала. Крестьян хәрәкәтләре Спас өязендә аеруча көчле була. Монда крестьяннар белән большевик Гордеев җитәкчелек итә. Күп кенә волостьларның крестьяннары җыеннарда барлык хосусый, монастырь һәм чиркәү мөлкәтләренә кергән җирләрне хезмәт халкы кулына бирелүне, сугышучы илләр белән кичекмәстән бернинди аннексиясез һәм контрибуциясез солых төзүне таләп итәләр. Бу чорда Казан губернасындагы өязләрдә крестьяннарның алпавыт име- пиеләрен туздыру, икмәкләрен һәм милкен үз кулларына тартып алу, җирләрен бүлү очраклары күп кенә була. Җир биләүчеләр түрәләргә язган барлык жалобаларында крестьяннарга карата иң кискен чараларны күрүне сорыйлар.
4. .С. Ә.- № 12. 49
21 апрельдә Вакытлы хөкүмәтнең карары буенча Җир комитетлары оештырыла. Волостьларда оешты-рылган җир, азык белән тәэмин итү һәм иҗтимагый куркынычсызлык комитетлары Вакытлы хөкүмәт ор-ганнары булудан аларга каршы органнарга әверелделәр. Өязләрдәге азык белән тәэмин итү комитетлары җирләрне тартып алу һәм аренда өчен түләүне киметү турындагы мәсьәләләр буенча эш алып бардылар.
Солдат һәм матрослар арасыннан авылларга кайткан большевистик агитаторлар крестьян массасына зур тәэсир ясадылар. Алар крестьяннарны алпавыт һәм кулак җирләрен кичекмәстән тартып алырга чакырдылар. Лаеш өязендә Николаевка авылында фронттан кайткан Федоров белән Цевлев җитәкчелегендә крестьяннар кулак Цимбалов хуторындагы хәрби әсирләрне азат итәләр.
Меньшевиклар һәм эсерлар кре-стьяннарны Учредительный собра- ниене көтәргә, аның карарына кадәр, җирләрне, болын һәм урманнарны тартып алмаска, элеккечә алпавытларга эшләргә өндиләр. Вакытлы хөкүмәт крестьяннарны тынычландыру, крестьяннар һәм җир биләүчеләр арасындагы каршылыкларны йомшарту өчен барлык өязләргә агитаторларын — Губерна комитеты членнарын җибәрде. Ләкин кре-стьяннар хәрәкәте тукталмады.
1917 елның 13 маенда Казан гу-бернасы Крестьян депутатлары сове-тының гомуми җыелышында барлык хосусый җирләрне волость комитеты карамагына тапшыру турында карар чыгарылды. Бу карар буенча алпа-вытларның барлык инвентарьлары, терлекләре һәм хуҗалыгы да волость комитетлары карамагына тап-шырылырга тиеш иде. Бу карар кре-стьяннарның революцион хәрәкәте үсешендә зур роль уйнады. Татарстан АССРның Үзәк Дәүләт архивында саклана торган күп санлы документлар 1917 елның май—июнь айларында крестьян хәрәкәтенең аеруча көчәюен раслый. Алпавытлардан тартып алынган җирләрнең мәйданы артканнан-арта бара. Башлангыч крестьян оешмаларының доку-ментлары, өяз комиссарларының гу-берна комиссарына, губерна комис-сарының милиция эшләре буенча Баш идарәгә һәм Эчке эшләр ми-нистрлыгына җибәрелгән донесение- ләре крестьян хәрәкәтенең бөтен агышын ачык яктырталар. Барлык өязләрнең волость комитетлары җирләрне тартып алу турында карар чыгара. Барлык карарлар да: «Крестьян депутатлары советының 13 маендагы гомуми җыелышы карары нигезендә бөтен чәчүлек җирләр, болыннар һәм урманнар шушы көннән үк волость комитетлары карамагына тапшырыла», — дигән сүзләр белән башлана. Лаеш өязе, Селсн- гуш волосте крестьяннарының 27 маенда булган гомуми җыелышында кабул ителгән резолюциядә барлык хосусый җирләрнең бернинди йолымсыз тулысы белән хезмәт халкы ка-рамагына күчүе таләп ителә.
Спас өязендә 29—30 майда булып үткән волость делегатлары һәм уполномоченныйлары җыелышы эре җир биләүчеләрнең җирләрен, урман, болыннарын крестьяннар файдасына алу һәм алпавытларның авыл хуҗалыгы коралларын йолым түләүсез тартып алу турында карар чыгарды. Крестьяннар, бу карарны кабул итеп, аны тормышка ашыруга керештеләр. Лаеш өязендә Красно- горка авылында Степанов дигән алпавыт җирләренең бер өлешен крестьяннар үз кулларына алалар һәм алпавытка бу җирләргә чәчәргә рөхсәт итмиләр. Спас өязенең Пановка авылында крестьяннар алпавыт име- ниесен җимерәләр, ашлык амбарларына ут төртәләр. Шушы ук өязнең Ромадановское волосте, Земяновка авылында крестьяннар үз белдеклә- ре белән алпавытның 19 баш атын алып китәләр, имениесен җимерәләр, управляющийны кулга алалар. Зөя өязе, Турминское авылы крестьяннары 16 июльдә үзләренең алпавытларыннан җир өчен түләнгән аренда акчаларын кире кайтарып бирүне, икмәк һәм, ахырда, барлык җирләрне үзләренә бирүне таләп итәләр. Моннан тыш, крестьяннар алпавыт бакчасының киртәләрен җимерәләр. 7 июньдә Казан өязендә Каймар
50
волосте комитеты алпавыт Емельянов имениесендәге терлекләрне һәм барлык әйберләрне опнська алып печать суга.
Кайбер алпавытлар һәм кулаклар 13 май карары белән сүздә килешкән булып, җир бүлү мәсьәләсен Учредительный собрание карары булганга кадәр сузып килергә ты-рыштылар. Чөнки алар меньшевик һәм эсерларның алпавыт һәм кулак ояларын тулысы белән туздыруга юл куймасларына ышаныч баглыйлар иде.
Авылларда фронттан кайткан сол-датлар һәм матрослар, Казан эшчеләре һәм крестьян агитаторлары хосусый җирләрне тартып алуга өндәделәр. Губерна комиссары үзенең эчке эшләр министрына 14 июньдә язган доносында большевистик агымның торган саен үсә баруы, алпавытларга каршы крестьян хәрәкәтенең көчәя баруы турында яза. Вакытлы хөкүмәт, үскәннәп-үсә бара торган крестьян хәрәкәтләренә җавап итеп, өяз һәм волость комиссарларының, волость комитеты секретарьларының җыелышын чакыра һәм крестьяннарның җирне үз белдекләре белән тартып алуларына каршы резолюция кабул итә. Ләкин, моңа карамастан, губерналарда крестьян хәрәкәте үсүендә дәвам итә, яңадан-яңа формалар ала бара.
РСДРП (б)ның Казан Комитеты «Рабочий» газетасында өяз һәм волость башкарма комитетларының ка-рарларын, крестьяннардан алынган хәбәрләрне бастыру юлы белән кре-стьяннар хәрәкәтенә җитәкчелек итә. Большевиклар партиясенең аграр политикасын аңлату өчен урыннарга эшчеләр һәм солдатлар җибәрелә. Крестьяннар массасы эсерлардан торган саен читләшә бара һәм, Учредительный собраниенең карарын көтеп тормастан, кичекмичә, хосусый җирләрне тартып алуны дәвам итә. ’ 24 июньдә Спаста крестьяннарның өяз съезды җыйнала. Бу съездда крестьян депутатлары советы оештырыла һәм ул өяздә крестьян хәрәкәтенең алга үсешендә зур роль уйный. Лаеш, Чистай, Мамадыш, Тәтеш, Зөя, Казан өязләрендә крестьяннарның җир өчен көрәше торган саен активлаша бара. Казан һәм Мамадыш өязләрендә татар крестьяннары җир биләүче сәүдәгәр-ләргә каршы чыгышлар ясыйлар. Алпавыт һәм кулаклар карамагындагы чәчүлекләр, болыннар тартып алына, ярлы крестьяннар арасында үзара бүленә.
Вакытлы хөкүмәт үзенең губерна һәм өяз органнары аша крестьян чыгышларына каршы көрәш алып барды. Җир комитетларының һәм Крестьян депутатлары советының карарлары юкка чыгарылды, крестьян хәрәкәтенең дәва?л итүен туктату теләгеннән чыгып, алар арасына үзенең агитаторларын җибәрде.
Июль көннәреннән соң илнең хәле үзгәрде. Революцион массага контр-революция һөҗүм башлады, больше-виклар партиясенә каршы репрессия-ләр көчәйде.
Вакытлы хөкүмәт, меньшевиклар һәм эсерлар ярдәмендә, крестьяннар хәрәкәтен корал көче белән бастырырга карар итте. Большевикларны кулга алулар башланды. Спас өязендә башында өяз азык комитеты председателе большевик Гордеев торган өяз башкарма комитетының 11 члены кулга алына. Чистай, Ча- баксар һәм башка өязләрдә дә большевикларны кулга алулар була. Крестьяннар кулга алынган больше-викларны азат итүне таләп итеп кискен чыгышлар ясыйлар.
Вакытлы хөкүмәт өчен иң куркы-ныч булган волостьларга хәрби командалар озатыла. Зөя өязенә 120 солдаттан төзелгән команда, ә Спаска 160 солдат, Лаешка 120 солдат җибәрелә. Алпавытлар, шушы командалар ярдәмендә, меньшевик һәм эсерларга таянган хәлдә, җирне крестьяннардан кире ала башлыйлар. Июль аенда крестьяннарның гомуми хәрәкәте чагыштырмача кими. Ләкин крестьян хәрәкәтләренең булганнары тагын да кискенрәк төс ала.
Крестьяннарның үз эчендә һәм авыл ярлылары белән кулаклар арасында көрәш кискенләшә бара. Мамадыш һәм Лаеш өязе татар авылларындагы крестьяннар кисенте җир мәйданнарын, болыннарны һәм
җирле кулакларның мөлкәтен үзләренә алалар. Вакытлы хөкүмәтнең икмәк монополиясе турындагы законына каршы крестьяннар актив чыгышлар ясыйлар, шуңа күрә икмәкне реквизицияләү өчен өязләргә Вакытлы хөкүмәт командалар җибәрә.
Вакытлы хөкүмәт крестьяннар хә-рәкәтен бастыру өчен нинди генә чаралар күрмәсен, Казан губернасында крестьяннар күтәрелеше дәвам итә.
Бу чорда большевиклар йогынтысы астында крестьян массасы меньшевик һәм эсерлар политикасыннан бөтенләйгә читләште. Большевиклар-ның урыннарда алып барган аңлату эшләре, Вакытлы хөкүмәтнең ре-прессияләр һәм җәзалау политикасы — барысы да, бары тик бер генә юл — ул да булса Вакытлы хөкүмәт властьларына, алпавыт һәм кулакларга каршы килешмәүчән көрәш алып бару юлы белән генә уңышка ирешү мөмкин булачагын крестьяннарга ачык аңларга ярдәм итте. Сентябрь аенда ук инде Эшче, солдат, крестьян депутатлары советының берләштерелгән утырышында крестьян делегатлары большевиклар ягында булдылар һәм Совет большевиклар резолюциясен кабул итте.
1917 елның сентябрь һәм октябрь айларында крестьяннар хәрәкәте яңа көч белән кабынып китте: өяз ко-миссарлары үзләренең губернага язган доносларында крестьяннарның имениеләрне массовый төстә җиме-рүләре, хосусый җирләрне үзләренә алулары, урманнарны кисүләре ту-рында язалар. Крестьяннар кораллы командаларга каршы еш кына кораллы чыгышлар ясыйлар. Спас өязендә волость җир комитетлары кулаклар хуҗалыгын, терлеген һәм инвентарен конфискацияләү турында карар чыгара.
Крестьян депутатларының икенче губерна съезды июль аенда кулга алынган большевикларны азат итте һәм җирне кичекмәстән крестьяннарга алып бирү турында карар кабул итте. Көз көне авылга отпускага кайткан солдатлар күп җыела, алар крестьяннар арасында аңлату эшләре алып баралар, Вакытлы хөкүмәткә каршы чыгышлар оештыруга ярдәм итәләр. Крестьяннар хәрәкәте алпавытлар властена каршы восстаниегә әверелә.
22 сентябрьдә Лаеш өязенең Теләче авылында крестьяннар Вакытлы хөкүмәткә каршы баш күтәрәләр. Баш күтәрүчеләр белән полиция һәм солдатлар арасында кораллы бәрелеш була, берничә кеше үлә һәм яралана. Күп кенә волостьларда солдатлар үзләре крестьяннарга каршы көрәштән баш тарталар.
Крестьяннар бары тик эшчеләр белән ныклы союз булганда гына һәм большевиклар җитәкчелеге астында гына, хезмәт халкының үз җирендә ирекле хезмәт алу мөмкинлегенә ирешәчәкләренә торган саен ныграк ышана бардылар. Октябрь җиңүеннән соң Казан большевиклар комитеты Октябрь революциясенең әһәмиятен һәм асылын крестьяннарга аңлату өчен күп кенә прокламацияләр бастырып чыгарды. Крестьяннар бу хәбәрне шатланып каршы алдылар. Казан өязенең Пермяк һәм Пановка авылы крестьяннары митингта түбәндәге резолюцияне кабул итәләр: «Пановка һәм Пермяк авылларыннан митингка җыелган .250 кеше крестьяннар өчен җир яулап алган Эшче, солдат һәм кре-стьян депутатлары советы йөзендә яңа власть төзегән эшчеләр һәм солдатларның батырлыгы алдынца баш ияләр; алар крестьяннар өстеннән алпавытлар, эшчеләр өстеннән капиталистлар изүенең мәңгегә юк ителүенә, Советлар властеның озак көтеп алынган тынычлыкның килүен тизләтүенә тулы ышаныч белдерәләр».
Шуңа охшаган резолюцияләрне башка волость һәм өяз крестьяннары да кабул итәләр. Шулай итеп, Казан губернасы крестьяннары, эшче сый-ныфы белән союзда булып, больше-виклар партиясе җитәкчелеге астында тулы җиңүгә ирештеләр.
52