Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙНЫҢ БӘХЕТЛЕ ОНЫКЛАРЫ


Чокырлы-чакырлы җимерек юл буйлап, тузан күтәреп, арба өстерәлә.
Арбадагы балавыздай сары чыпта бәйләмнәре өстенә бер бала утырган. Мондый ерак һәм күңелсез сәфәр өчен бик яшь кебек тә күренә ул. Күрер күзгә бик ябык һәм боек та үзе. Сызылып киткән кашлары астыннан караган моңсу күзләрендә балаларча булмаган эчке сагыш уты чагыла. Әйтерсең лә, ул утны аның ярдәмсез һәм кадерсез бала чагына ябырылган шәфкатьсез язмыш шулай кабындырган.
Балачак!., йөрәккә ягымлы, чишмәдәй яңгыраешлы бу сүзне яза башлауга, рус язучысы Антон Павлович Чеховның кайчандыр тирән ачыну белән әйткән бер сүзе искә төшә: «Бала чагымда минем бала чагым булмады».
Арба, мәшәкатьле юлны узып, Казанга җитә. Казан урамнарын даңгыр-дыңгыр узып, Печән базарына килеп туктый. Биредә кечкенә Габдулланы — булачак халык ша-гыйрен — асрамага бирәләр...
Яше утызга да җитмәгән, «азмы какканны-суккаины» күрмәгән Габ- дулла Тукайның авыр тормышы узган заманның чокырлы-чакырлы, казылмалы җимерек юлында өзелеп кала.
Бүгенге яшь буын — Бөек Октябрь революциясе кояшыннан яктылык һәм җылылык алып яшәүче яшьләр — сөекле шагыйребезнең фаҗигале тормышы турында аның үзе язып калдырган «Исемдә калганнар» исемле тетрәткеч парчасыннан да укый алалар: «... мине еласам — юатучы, иркәләним дисәм — сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә — кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр... Фәкыйрьлек шул дәрәҗәгә җиткән ки, мин хәзер дә булса бабайның күрше баерак авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтканын исемдә тотамын».
Бу көннәргә җитмеш еллап вакыт узган инде. Хәерчелеге чиктән ашкан татар авылы, әкият тизлегендә үскән капитализм басымына түзә алмыйча, улларын-кызларын Россиянең төрле почмакларына — Донбасс шахталарына, Себердәге алтын чыккан җирләргә, Баку нефть промысло- ларына, Мәскәү һәм Казан заводларына таратып бетерә.
Авыл кешеләре, карты-яше, ире хатыны, ялгыз-ялгыз, парлап-парлап, төркем-төркем, семья-семья булып, әйбәтрәк урын чамалап, тамак туйдырырлык эш өмет итеп, «бәхет эзләп» юлга чыкканнар.
Әнә шул көннәрдә капиталист Крестовниковның Казандагы шәм заводына, авылдан, әнисенең чабуына тотынып, алты яшьлек Настя да килеп керә. Авылда чагында Настя- га мәрхүм әбисе таш кала турында, андагы күп санлы кибетләр, кибетләре тулы прәннекләр турында иң кызыклы әкият итеп сөйли булган. Әнисе нәрсә өмет иткәндер, әмма кызчык, таш заводның капкасыннан керә башлауга ук, әбисе сөйләгән прәннекләргә якынлашкандай хис иткән үзен...
Нишлисең, балалык шулай беркатлы була шул. Шунда да бит аның гүзәллеге!
127
Крестовников заводы казармала-
рындагы тәртип буенча кечкенә балалы
хатыннарга казармада тору рөхсәт
ителмәгән. Шуңа күрә, төн җитүгә Настяиы
урамга куып чыгара булганнар: «Бар,
теләсәң кайда йокла!»
Ерткыч Крестовников тырнагына
яшьләй килеп эләккән унбер яшьлек
Надяның бала чагы да Чехов әйткәнчә
булып чыга. Надя үзе бала булып саналса
да, әмма зурлар белән бергә хәлдән таеп
егылганчы эшли. Кеше түзә инде ул!
Надежда да түзә һәм түзә торгач күнегә. Бу
заводта Надежда Кирюшина үсеп буйга
җитә, авыр тормыш ләмкәсеи бергәләп
өстерәү өчен, үзенә тормыш иптәшен дә
таба. Кирюшина кияүгә чыга. Ярлы семья
балага байый башлый. «Берчакны шулай,
— дип сөйли исендә калганнарын Надежда,
— мин баламны шәм машинасы янында
таптым, икенче тапкыр — шәм мае
чаннары янында, өченче тапкыр салкын
тышта, завод белән казармабыз арасында
таптым. Шундый көннәр була торган иде,
үзең заводка эшкә киләсең, балаларың да
итәгеңә ябышып синең белән бергә
өстерәлә. Калдырырга урын юк. Октябрь
революциясенә кадәр унсигез бала таптым,
берсе дә тормады...»
Мондый, гади тел белән әйтсәк, эт
тормышы ул елларда бер Крестовников
заводында гына түгел, ә бөтен Россияне
чолгап алган иде.
Бу — хуҗаларның йөгәнсезләнү, кеше
дәрәҗәсен кимсетү, аны хурлау һәм кеше
көченнән рәхимсез рәвештә файдалану,
җыеп әйтсәк, коточкыч эксплуатация
еллары иде.
Эксплуатация! Гасырларча яшәп килгән
бу иң авыр иҗтимагый бәлане, тарихта
беренче буларак. Бөек Октябрь социалистик
революциясе кешелек җилкәсеннән алып
ыргытты. Бүген безнең балаларыбыз, со-
циалистик җәмгыятьтә тәрбияләнеп үскән
яшьләребез, «эксплуатация» сүзен
дәреслекләрдәй генә укып өйрәнәләр.
Ничаклы зур казаныш!
Әйе, бары тик Октябрь революциясеннән
соң гына Анастасия Сал- мииа белән
Надежда Кпрюшина- лар кайчандыр
балачакларында өмет иткән бәхетләренә
ирештеләр. Татарстанда иң эре
предприятиеләрнең берсе булып саналган
Мулланур Вахитов исемендәге
жиркомбинат коллективы әле күптән түгел
генә аларны, картлык көннәрендә, тыныч
һәм рәхәт ялга озатты. Совет хөкүмәте
Анастасия Салмииага, Надежда
Кирюшинага пенсия билгеләде.
Әнә шулар ише тормышның ачысын
татып үскән һәм бүген совет халыклары
семьясының лаеклы членнары булып
яшәгән картларның узган заман турындагы
хикәяләрен тыңлар булсаң, күңелеңдә азат
илебезнең бүгенге көннәре өчен, илебезне
бәхетле һәм көчле бер дәүләткә әйләндергән
Коммунистлар партиясе өчен горурлык туа.
Горурланырлыгы да бар шул!
Кырык ел — тарихи зур гомер түгел. Ә
карагыз сез, пичек бу кыска вакыт эчендә
халкыбызның көнкүрешендә һәм
экономикасында гаҗәеп үзгәрешләр булды!
Халкыбызның гасырлар буе хыялланган
азатлык теләве тормышка ашты, ә патша
самодержавиесенең милләтләр азатлыгына
каршы алып барган политикасы нигезендә
бүлгәләнеп яшәгән элекке Казан губернасы
автономияле совет Татарстанына әйләнде.
Октябрь революциясенең беренче ел-
ларында ук— 1920 елның 27 маенда— В.
И. Ленин һәм-М. И. Калинин Татарстан
Автономияле Совет социалистик
республикасы төзү турындагы декретка кул
куйдылар. Бу инде безнең Татарстанга
элекке патша Россиясенең артта калган
колониясеннән алдынгы совет республи-
касына — социализм төзүдәге зур
уңышлыклары өчен Ватаныбызның иң
югары бүләге — Ленин ордены белән
бүләкләнгән республикага әверелергә
мөмкинлекләр бирде. Халкыбызның иң
яхшы улларыннан Каюм Насыйри,
Габдулла Тукай, Хөсәен Ямашев,
Мулланур Вахитов, Камил Якубовлар өмет
иткән көннәр — татарларның халыклар
дуслыгы семьясында экономик һәм рухи
үсештә моңарчы күрелмәгән биеклекләргә
ирешү көннәре туды.
Мондый көннәрне күрергә бер татар
халкы гына түгел, ә барлык изелгән,
кимсетелгән милләт халык-
128
лары да ашкындылар. Шупа күрә дә
Октябрь кораллы кузгалышы көннәрендә
алар бердәм саф булып дошман өстенә
ташландылар. Казандагы Октябрь
сугышлары башында торган партиянең
Казан комитеты, большевиклар Үзәк
Комитеты һәм В. II. Ленинның кораллы
кузгалыш турындагы күрсәтмәләрен үтәп,
хезмәт ияләренең җиңүләрен оештырды.
Бөек Октябрь баласы булган безнең
Совет Татарстаны бүген Россия
федерациясендә алдынгы республикалардан
булып — нефть, машиналар ясау, химия һәм
башка бик күп төр промышленность
республикасы булып санала.
Республикабызның нефть промыш-
ленносте бик яшь әле. Ә шулай да, ул нефть
баплыгы белән даны бөтен дөньяга таралган
Апшеронны куып та җитте, узып та китте.
Республикада девон нефтенең беренче
'фонтаны, 1946 елның 17 сентябрендә, Гали
тавындагы скважинадан бәреп чыккан иде, ә
бүген безнең данлыклы Татарстан нефть-
челәре бөтен патша Россиясе биргән
нефтьтән ике өлеш артык нефть бирәләр.
Никадәр зур казаныш!
Нефть промышленностенда безнең өчен
иң кадерлесе, иң кыйммәтлесе— янадан-яңа
«кара алтын» җирләрен эзләп табучы кыю
новаторлар. Тик узган елда гына алар яна
җирләрдә өч йөз скважина торгыздылар. Ә
быел скважиналар тагы да тизрәк сафка
басалар һәм узган елгы белән ча-
гыштырганда .бораулау тизлеге 31
процентка арткан.
Кара алтын вышкалары белән бергә,
республикабызның көньягында,
Лениногорск, Әлмәт, Азнакай, Баулы кебек
нефтьчеләр шәһәре һәм бистәләре
күтәрелде.
Атаклы нефть осталарыннан М.
Нургалиев, М. Гыймазов, Г. Гайфуллин, Л4.
Белоглазов, А. Вәлиев, Д. Королев, А.
Хомутский, С. Баклу- шиннарның
исемнәрен һәм эшләрен бүген барлык
Татарстан белә.
Республика промышленностеның башка
тармаклары да нефтьчеләрдән бер дә
калышмыйлар. Гүзәл традиция булып
киткән Октябрь алды ярышларында
катнашучыларның алгы сафларында. Ленин
орденлы мехкомбинат, В. И. Ленин
исемендәге Казан туку комбинаты,
Мулланур Вахитов исемендәге
жиркомбинат коллективлары, Зеленодол,
Чистай предприятиеләре коллективлары
җиңү алып киләләр. Хәер, андый җиңүчеләр
коллективларын санап китсәк бик озынга
сузылыр иде, чөнки республикада хәзер 780
промышленность предприятиесе хәрәкәт
итә һәм алар эшләп чыгарган әйберләр
унике миллиард сумнан арта. Озын сүзнең
кыскасы, Татарстан промышленносте,
Октябрьга чаклысы белән чагыштырып
карасаң, йөз дә алты тапкыр арткан.
Октябрь казанышлары республиканың
авыл хуҗалыгында аеруча күзгә ташлана.
Совет хөкүмәтенең иң беренче акты җир
турында булды. Бүген республикабыз
колхозларына 5 мли. гектар җир мәңгелек
файдалануга бирелгән. Бу колхозларда
хуҗалыкның төп эшләре ме-
ханикалаштырылгаи. Хәзер инде һәр
колхозга 9—10 трактор, өч-дүрт комбайн
һәм уннарча башка авыл хуҗалыгы
машиналары туры килә. Республикада 140
машина-трактор станциясе бар. Узган
михнәтле көннәрнең сабанын, сукасын
безнең балалар бүген музейларда гына көле-
шә-көлешә карыйлар.
Хуҗалыгын төгәл сызылган план буенча
алып барган колхозлар саны республикада
елдаи-елга арта бара. Менә, мәсәлән, Югары
Ослаи районының Ворошилов исемендәге
колхозын гына алып карыйк. Бу колхозның
перспектив, ягъни алгы еллар өчен төзелгән
планында төп мәсьәлә булып җан башына
ит, сөт, май эшләп чыгару буенча якын ел-
ларда Америка Кушма Штатларын куып
җитү мәсьәләсе куелган. Во- рошиловчылар
Коммунистлар партиясенең чакыруына эш
белән җавап бирүнең чараларын да ачыклап
билгеләгәннәр. Бу чараларны тормышка
ашыру колхозга 1960 елда еллык доходын
11 миллион 27 мең сумга кадәр арттырырга
мөмкинлек бирәчәк. Әгәр дә бу эштә
вороши- ловчылардан өйрәнергә теләүче
колхозчылар бар икән, рәхим итсеннәр,
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм про
Э. .С. Ә.-№11. 129
мышленность күргәзмәсендә бу колхозның
үз павильоны бар.
Республика тормышында хәзер аеруча
зур күтәренкелек сизелә. Хезмәт ияләре
Октябрь социалистик революциясенең
кырык еллыгын — бөек тарихи датаны
каршылыйлар, бәйрәм итәләр. Республика
хезмәт ияләре бу зур бәйрәмгә хезмәттә,
фәндә, культурада — социализм төзүнең
барлык тармакларында да яңадан-яңа
җиңүләр алып киләләр... Авыллар, район
үзәкләре, шәһәрләр бәйрәмчә бизәләләр,
спайланалар, яшәрәләр...
Республикабызның башкаласы Казан
да төзекләнә. Шәһәрнең иске яшәүчеләре,
ак сакаллы картлары, аның турында сүз
кузгалса «Казан танымаслык булып
үзгәрде шул» диләр. Әйе, бу чын. Бүгенге
Казан, бу инде үзенең «көфер почмагы»,
«печән базары» белән мәшһүр ярымагач
шәһәр түгел. Шагыйребез Габдулла
Тукайның Казан турындагы ике генә
юллык булса да, ләкин зур мәгънәне эченә
сыйдырган шигыре бүген кичкән тарих
булып яңгырый:
Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман
кайный Казан,
Имгәтеп ташлап савын, сау эшчеләр
сайлый Казан.
Бүгенге Казан, ул — биш диңгез порты.
Шәһәрдә 12 югары уку йорты һәм 26
гыйльми-тикшеренү учреждениеләре,
СССР Фәннәр Академиясенең Казан
филиалы зур иҗади эшләр алып бара.
Казанлылар үзләренең иң карт
университетлары белән хаклы рәвештә
горурланалар. Бу университетта, 1887 елда,
студент Владимир Ульяновның революцион
эшчәнлеге башлана. Шул кадәресе
күренекле, әгәр дә Октябрь револю- -
циясенә кадәр Казан, университеты үзенең
113 ел яшәү гомеренә 20 мең студент
укытып чыгарган булса, Октябрьдан соңгы
елларда аны 15 меңнән артык студент
тәмамлый. Шулардай татарлар 3000 кеше.
Югары уку йортларында һәм гыйльми
учреждениеләрдә ике меңнән артык
укымышлы эшли. Алар- ның күбесе
химия, медицина, нефть геологиясе,
машина ясау һәм авыл хуҗалыгы фәннәре
өлкәсендә зур ачышларга ирешкән фән
новаторлары. Казан укымышлыларыннан
— Социалистик Хезмәт Герое, академик
А. Е. Арбузовны, аның улы академик Б. А.
Арбузовны, профессорлардай Г. X.
Камайны, X. М. Мөштәрине, А. П.
Студенцовны, Л. И. Ми- ропольскийны, Г.
Г. Тумашевиы, М. И. Әльмөхәмметовны,
А. Г. Тере- гуловиы, С. Г. Салиховны
республикадан тышта да яхшы беләләр.
Шәһәрнең күрке булып Ирек мәй-
данында, В. И. Ленинның мәһабәт һәйкәле
каршында, Муса Җәлил исемендәге Татар
дәүләт опера һәм балет театрының яңа
бинасы тора. Бу гүзәл бина Совет хөкүмәте
тәрбияләп үстергән талантлы архитектор И.
А. Гайнетдинов проекты буенча салынды.
Бу бәйрәм алды көннәрендә М. Горький
исемендәге Үзәк культура һәм ял паркында
аеруча җанлылык сизелә. Бирегә, еш кына,
яшьләр җыелалар. Алар Октябрь рево-
люциясе һәм Бөек Ватан сугышы
ветераннары белән очрашуга киләләр.
Петербургта Кышкы сарайны штурмлауда
катнашкан кызыл гвардия отрядларының
командиры П. М. Леонтьев, комсомолның
өченче съездында делегат булып катнашкан
П. Н. Шошенков, революция ветераннары
А. В. Попков, М. Б. Корба- наев, С. С.
Касимов, X. И. Ибраһимов һәм Г. С.
Гордеевларның бүгенге бәхетле яшьләр
белән очрашулары аеруча
дулкынландыргыч булып узды.
Ватан сугышының беренче авыр
көннәрендә Брест крепосты оборонасы
белән җитәкчелек иткән майор, Советлар
Союзы Герое, Казан егете П. М. Гаврилов
иптәш тә яшьләргә совет халкының нинди
көчкә ия булуы турында сөйләп, Октябрь
казанышларын күз алмасыдай сакларга
чакырды.
Республика музейларында, бу көннәрдә,
совет халыкларының Бөек Ватан
сугышындагы батыр көрәше турында
сөйләгән яңа экспозицияләр артты.
Татарстанның данлыклы уллары, илебез
халыклары белән бер сафта торып, мәкерле
дошманнан Октябрь казанышларын саклап
алып кала белделәр. Комму
130
нистлар партиясе, Совет хөкүмәте һәм
халкыбыз аларның каһарманлыкларына зур
бәя бирделәр. 162 татар сугышчысына
югары исем— Советлар Союзы Герое исеме
бирелде, 68 меңнән артык кеше орден,
медальләр белән бүләкләнде.
Аларның «арсланнан көчле» ба-
тырлыклары язучыларыбызны, ком-
позиторларыбызны, художникларыбызны
яңадан-яңа реалистик әсәрләр иҗат итүгә
рухландырды.
Камил Якуб исемендәге һәм А.
Александров исемендәге типографияләрнең
цех л ары нд а Каза н д а Октябрь
вакыйгаларына багышланган плакатлар,
шул вакыйгаларда катнашучыларның
истәлекләре, татар совет язучыларының
әсәрләре басыла. Укучылар И. Кондратьев-
ның «Ленин Казанда» исемле татарча һәм
русча басылган китабын, X. Гыймади һәм
М. Мөхәррәмов- ларның «Совет Татарстаны
— Октябрь баласы» исемле тарихи популяр
очеркын, Казанда совет власте өчен булган
сугышларда актив катнашкан Назар
Ежовның «1917 елда хәрби Казан» исемле
китабын, И. М. Ионенконың «Бөек Октябрь
алдыннан урта Волга буенда крестьяннар
хәрәкәте» исемле китабын, шулай ук,
Октябрь вакыйгаларының актив
катнашучысы, генерал- лейтенант Якуб
Чанышев истәлекләрен укырга да
өлгерделәр инде. Татарстан китап
нәшрияты, Октябрьның 40 еллыгына
багышлап, кырыктан артык китап басып чы-
гарды. Бу нәшрият ел саен 600— 700 исемгә
якын китапны 6—7 миллион тиражында
басып хезмәт ияләренә тарата.
Республикада татарча, русча, чувашча һәм
удмуртча 136 газета чыга.
Бу саннарның ничаклы бөек әһәмияте
барлыгын яхшырак аңлау өчен,
республикабызның узганына әйләнеп
карарга кирәк.
Октябрьның кырык еллыгына ба-
гышланган китапларның берсендә менә
шундый бер факт китерелә. Беренче
империалистик сугыш елларында, надан бер
солдат хатыны, фронттан, иреннән хат ала.
Ләкин тирә-күршеләрдә хат укырлык берәү
дә табылмый. Ә авылда уку- язу таныган,
бердәнбер «галим кеше» саналган муллага
барырга батырчылыгы җитми аның, бәлки
җитәр дә иде, ләкин буш кул белән барып
булмый бит.
Бер елдан соң ире җәрәхәтләнеп
кайткач, хатыны бик кадерле зат итеп
саклап килгән әлеге хатны чыгарып аңа
күрсәтә. Шул чакны иренең дә язу-сызу
танымавы, наданлыгы мәгълүм була. Ул
аиы, фронтта «хәреф таныган» бер егеттән
яздырган булган икән. Шулай итеп, бу хат
мәңгегә укылмыйча кала.
Әлбәттә, безнең көннәрдә бу аянычлы
факт анекдот булып та яңгырый. Чөнки,
бичара надан солдатның бүгенге оныклары
мәктәпләрдә үз ана телен генә түгел, ә рус,
инглиз, немец, француз телләрен дә
өйрәнәләр.
Менә, мисал өчен, Әгерҗе рай-
онындагы Иж-буби авылының бүгенге
көнен генә алып карыйк. Октябрьга чаклы
бу зур гына авыл халкының яртысыннан
күбрәге надан булган, ә бүген авылда 30
укытучы һәм 500 укучы бала хисаплана.
Совет елларында гына да бу авылда 210
укытучы, 27 агроном һәм зоотехник, 22
врач белән медсестра, 23 инженер һәм
техник, 15 юрист, 30 Совет Армиясе
офицеры үсеп чыккан. Авылда клуб,
библиотека, сәламәтлек саклау пункты,
ясле, балалар бакчасы эшли. Кол-
хозчыларның йортлары барысы да
электрлаштырылган, радио үткәрелгән.
Шунысы бик характерлы, әгәр дә бу авылда
1913 елда өч кеше генә — мулла белән ике
сатучы гына өчесенә өч газета алдырган
булсалар, бүген авыл 353 газета һәм 138
журнал алдыра. Авылның үз артистлары,
композиторлары бар. Халык арасыннан
күтәрелеп чыккан авыл композиторлары үз
туган авылларына багышлап «Иж-буби»,
«Әгерҗе», «Колхозчылар җыры» кебек
көйләр иҗат иттеләр.
Бу фактлар да, шулай ук, Октябрь
социалистик революциясе каза-
нышларының берсе булып тора. Шул
казанышлар аркасында татар халкы да бөек
рус һәм дөнья культурасына кушылды.
Бүген йөз меңнәрчә татар укучылары
Пушкинны,
9» 131
I
Толстойны, Г огольне, Чеховны, Горькийны
рус телендә дә һәм үз ана телләрендә дә
укыйлар.
Менә әле шушы көннәрдә генә татарча
басылып чыккан В. Мая- ковскийиың
шигырьләр китабы.
Бүгеи без, казаилылар, шагыйрьнең:
хикәят булып күтәрелә Казан,
Кызыл Татарстанның
башкаласы, —
дигән шигырь юлларын чын горурлык
хисе белән кабатлап әйтәбез.
Типографиянең басу цехында безгә
гаҗәеп гүзәл төзелгән бер альбомны
күрсәттеләр. Ул альбом Г. Камал
исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт
академия театрының быел үткәреләчәк 50
еллык юбилеенә багышланган. Бу театр-
ның Казандагы Октябрь көннәрен Максим
Горький әсәре «Мещаинар»- ны куеп
каршылавы бик күренекле факт.
Хәзер республикада ун театр эшли. Ә
бит шундый заманнар да булган, җыр
җырлау, музыка уйнау, рәсем ясау
шәригать белән тыелган.
Татар әдәбияты классигы Галимҗан
Ибраһимовның 1913 елда язган «Яшь
йөрәкләр» романындагы яшьләр вәкиле
Зыяны күз алдына китереп бастырыгыз. Бу
егет, ичмасам бер генә чын татар композито-
ры Һәм татар художнигы булса иде дип
хыяллана. Октябрьга чаклы хөкем сөргән
«Караңгылык патшалы- . гы» шартларында
дини фанатизмга каршы көченнән килмәс
көрәштә Зыя ишеләр шулай культурага су- .
сап, хыялланып һәлак булалар.
Зыялар өчен кайчандыр хыял булып
кына калган теләкләр, бүген . гүзәл
чынбарлыкка әйләнде. Үзенең көй-моңга
байлыгы белән чын мәгънәсендә
сокландыргыч Салих Сәй- дәшев музыкасы
татар халкы музыка культурасының алтын
фондына керде. Исеме дөньяга җәелгән
«Шүрәле» балеты музыкасының авторы
Фәрид Яруллин, «Качкыннар»,
«Алтынчәч», «Җәлил» операларын
тудырган Нәҗип Җиһа- нов, «Башмагым»
музыкаль комедиясенә музыка иҗат иткән
Җәүдәт Фәйзи, «Самат» операсы авторы
Хөснул Вәлиуллин иҗатлары быелның
җәендә Москвада булып узган татар сәнгате
һәм әдәбияты декадасында югары бәя
казандылар. Республика хезмәт ияләре За-
һит Хәбибуллии, Рөстәм Яхин, Александр
Ключарев, Әнвәр Бакиров, Альберт Леман,
Шакир Мәҗи- тов кебек талантлы
композиторларның музыкаларын яратып
тыңлыйлар.
Татарстан художниклары союзы
сафларында без бүгеи 40 художникны
күрәбез. Сталин премиясе лауреатларыннан
Л. Фәттахов һәм X. Якуповның «ТАССР
төзү турындагы декретка кул кую» кебек
әсәрләре, М. Усмановиың «Нефтьчеләр
иртәсе», Н. Кузнецовның «Узловой
станциядә», Л. Фәттаховның «Ашлык
өлгерде» һәм «Күчмә лаборатория янында»
исемле әсәрләре илебезнең социалистик
хезмәт көнен дөрес чагылдыралар һәм шуңа
күрә дә халык тарафыннан яратып к а р ш ы
л а н д ы л а р.
Октябрьның кырык еллыгына татар
язучылары бөтен союз язучы- ларыиың
җитлеккән бер отряды булып килә. Безнең
Мәскәүле дусла- рыбызның, бернинди дә
ташламалар ясамыйча, туры итеп әйтүләре-
нә караганда, Татарстан язучылары узган
декада вакытындагы зур сынауны намус
белән үтә алдылар. Ләкин узган белән
мактану безнең эш түгел. Чөнки безнең
әдәби эшебездә җитди кимчелекләр бар әле.
Без әле дә булса үзебезнең әдәби
осталыгыбызны бик әкреи үстерәбез,
илебездәге әледәи-әле булып торган гүзәл
вакыйгаларны соңга калып иҗатыбызда
чагылдырабыз, я бөтенләй чагылдырмыйча
да калабыз. Үзебездә совет патриотизмы
хисләрен җитәрлек тәрбияләп үстерә
алмыйбыз, күп хәлләрдә обывательләр
зәвекына ияреп яшәргә яратабыз.
Бөек замандашыбыз һәм дустыбыз Муса
Җәлилнең — солдат-ша- гыйрьның, герой
шагыйрьнең көрәш һәм иҗат юлы без татар
язучыларын яңадаи-яңа әсәрләр тудырырга,
әсәрләребездә халкыбызның, кирәк көрәштә
булсын, кирәк хезмәт
тә булсын сәләтен, батырлыгын күрсәтергә
чакыра.
Патриот шагыйрь Муса Җәлилгә Ленин
премиясен бирү без татар язучыларыннан
тормыш сөючән Җәлил шигъриятенең
лаеклы дәвамчылары булуны таләп итә.
Бөек Октябрь социалистик рево-
люциясенең кырыгынчы елында зур
культура әһәмияте булган вакыйгаларның
берсе итеп «Татар поэзиясе антологиясе»
чыгуын күрсәтергә кирәк. Ул безгә XII
гасырдан эз алып килгән бай тарихлы
поэтик хәзинәбезне ачты.
Коммунистлар партиясе һәм Советлар
хөкүмәтенең көндәлек кайгыртуы
аркасында татар совет әдәбияты тагы да
биеккәрәк очу өчен канатлар алды...
Кайчандыр чокырлы-чакырлы, җимерек
юл булып та, бүген исә тигез асфальт
җәелгән Арча юлы буйлап көне-төне
машиналар чаба: Казаннан һәм Казанга
таба. Бу машиналарда сш кына шат күңелле
яшьләрне күрәсең, алариыц шаян җырларын
ишетәсең.
Яшьләр, егетләр һәм кызлар, кайчандыр
бәләкәй Тукай барган юлдан, Казанга
баралар, һәм әйтерсең лә, Казан үзе дә
аларга каршы атлап бара. Октябрьга кадәр
түгел, хәтта Октябрьның беренче елларында
да әле җан иясе күренмәс юлсыз дала булып
саналган Арча кырларында яңа өйләр, квар-
тиралар, больница, 1клуб, завод корпуслары
күтәреләләр. Моннан 35— 40 ел элек юлсыз
далада бүген троллейбуслар, трамвайлар
чаба.
Бу шулай киләчәк яңа Казаи күтәрелә.
һәм бу яңа Казанга, аның югары уку
йортларына, техникумнарына, кичке
мәктәпләренә татар яшьләре— Габдулла
Тукайның бәхетле оныклары белем алу өчен
баралар...