Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТИРӘН АГЫМ


Соңгы елларда атаклы язучы Кави Нәҗми яңа роман язу өстендә эшләде. Үзенең якыннарына, иптәшләренә әйткәнчә, ул бу романны «Язгы җилләр» романының идея эчтәлеген дәвам иттерү төсендә күз алдына китергән. Бу әсәрдә «Язгы җиллә р»дәге кайбер образлар күрсәтелгән дә. Романны автор Октябрь социалистик революциясенең 40 еллык бәйрәм көннәренә тәмамларга һәм матбугатка бирергә исәп тота иде, ләкин аянычка каршы, көтмәгәндә, Кави Нәҗми арабыздан китеп барды һәм роман төгәлләнми калды. Укучыларга тәкъдим ителә торган кисәкләр — романның аерым главалары. Аның кайбер өлеше, русчага да тәрҗемә ителеп, «Дружба народов» (№ 5, 1957) журналында басылды.
КАЗАНГА БАРЫШЛЫЙ
Бу тирәдәге авыллар «ярман сугышы»ның икенче елында ук, керосин юклыктан, чырага күчкәннәр иде. Сулы табакка утыртылган тимер кысадагы чыраны берәр малайга тапшыралар да кичке табынны җыештыру белән үк сүндереп, йокларга яталар. Чыраны гел күзәтеп утырырга, күмерле очын сындырып төшерә барырга, шул ук уттан кабызырга икенчесен әзер тотарга кемнең генә сабыры җитәр икән? Өстәвенә табын янындагы зурлар әледән-әле кисәтеп торалар:
— Борынын төшер!
— Төтәтмә!
— йоклап утырасың, малай актыгы.
— Сүнә бит, ходаем. Тизрәк башкасына элдерт.
— Шушындый җилле төндә кемнән ут алып кайтмак кирәк...
Башта кызык Тоелган ул эштән Рөстәмнең дә күңеле бик тиз сүрелде. Яндырып утыр әле өч ел рәттән... Ярый ла артык нечкә дә, артык калын да теленмәгән, әйбәтләп киптерелгән каен чырасы туры килсә. Ботаклысы, чие эләксә, ник туганыңа үкенеп бетә алмассың. Тормышның эреле-ваклы төрле азапларына чыдап, шулай яшәгәндә, Рөстәм өчен көтелмәгән хәл ачылды. Узган язны җир бүлгәндә карательный отряд кулына эләгеп, ничә айлар хәбәрсез яшәгән Тимербулат, чана юлы төшүгә авылга кайтып, совет оештырды һәм Тигәнәле яшьләрен укырга димли башлады:
Утырмагыз пыскып! Яшьлек ике килмәс. Ленин иптәш кушуы буенча губернада ничә төрле курслар ачылды хәзер. Укып калыгыз.
, Рөстәм шундук чыгып китәргә җилкенсә дә, Закир абый белән Ра' оига апаның моңарчы шәһәр күрмәгән малайны үз яннарыннан жибәрер- гә күңелләре тартмады:
Авызыңнан җил алсын. Нәселебездә булмаган хәл, — дип икесе Д3 каршы төштеләр.
45
— Барысы да укый башласа, кара эшкә кем калыр?
— Сугыштан элек авыл мәктәбенә ике кыш йөрде ич ул. Аллага шөкер, китап сүзен аз-маз сукалый. Кәгазьне дә тимер каләм белән тыр- наштыргалый. Артыгы белән шул җиткән безнең ише мужикка. Белмәгәнен мулладан сорарбыз.
Тимербулат ялынып тормады. Яралы кулы белән күкрәген ышкып:
— Эх...—дип изаланып куйды да аксап-туксап үз эшенә китте.
Рөстәмнең әти-әнисе зур бәладән котылган төсле, җиңел суладылар:
— Үпкәләттек инвалидны, хәерле булсын. Хәзер ул турыда артык сүз кузгатмас.
Бүген иртәнчәк өй тирәсендәге карларны көри башлауга, култыгына газета төргәге кыстырып, урам уртасыннан барган Тимербулат Рөстәмгә көтелмәгән сорау бирде:
— Малайлар сөйли. Кашык ясагансың, имеш. Дөресме?
Рөстәм, аны-моны уйлап тормастан, җавап кайтарды:
— Юкәдән генә бит. Өрәнгедән юнарга тимер пәкенең көче җитми.
— Казанда шундый курс ачканнар,—дип ялгап китте Тимербулат.— Агачтан төрле әйбер ясарга өйрәтә торган мастерское да бар. Теләсәң, хәзер үк документ яздыртам. Юлыңа советтан ярты ипи, бераз акча... Эх, сөйләрләр дә соң сокланып. Закир малае, янәсе, агач эшенә остарып кайткан. Юан бүкәнне пычак белән кыеп төшерә дә чокый башлый, ышкылый... Килә дә чыга җамаяк. Җәйге челләдә салкын әйрән салып эчеп җибәрсәң, бәйләп кенә өлгер көлтәләрне!
— Син шуны аңла, туганкай, үзебезнең җир, үзебезнең иген. Матур итеп яшәргә, күңелле итеп эшләргә була хәзер.
Бу сүзләрне Рөстәмнең атасы капка артыннан ишетеп торган, күрәсең:
— һөнәр кешесе булып кайта икән, мин риза, — дип кушылып китте. — Берүк, кулыннан китап төшми торган ялкауга әйләнмәсен. Китап тамак туйдырмый. Көнлек ризыгыңны, җиң сызганып, сакалың белән җир себереп, менә шушы куллар белән эшләп табарга туры килә.
Тимербулат узып китүгә, Рабига апайның да тавышы ишетелде:
— Аксакка ни җитми? Үз баласы булмагач, кеше малаена каныгырга дигәнмени. Күрәләтә торып бердәнбер улымны яздыртыр хәлем юк әле. Җыен бозыклык кала җирендә. Хатын-кыз белән чуалырга, кесәгә керергә, эчеп сугышырга — барысына да Казан өйрәтә, һөнәр, имеш. Бе- ләм мин аларның һөнәрләрен... Күңел куйсаң, биредә дә эш җитәсе. Дөньяның асты-өскә актарылып чуалган хәзерге заманда койрыгыңны кысып, үз ояңда шым гына ятудан яхшысы юк...
Көне буе бер сүрелеп, бер кабынып торган бу бәхәсне Тимербулат җибәрткән кәгазь белән ярты ипи хәл итте. Авыл советы печате басылган ул саргылт кәгазьне Рөстәм төртелә-төртелә көйләп укыды:
— «Таныклык. Бирелде 1918 ел, 14 январьда. Ышбуны күрсәтүче 1901 нче елда Тигәнәле авылында ярлы крестьян семьясында туган Рөстәм Закир улы Локманов Казанга губсовнархоз курсларына җибәрелә. Урыннардагы совет оешмаларыннан тиешле булышлык күрсәтүләре һәм курсны бетергәч, тоткарсыз авылга кайтарып җибәрүләре үтенелә».
...Рөстәм Тигәнәледән чыгып киткәндә, иренеп кенә төшкәләгән кар, күрше авыл үренә күтәрелүгә, әйләнә-тирәне томалап, бурап яварга тотынды. Җитмәсә, салкын җил исеп куйды. Баштарак Рөстәмнең әллә ни исе дә китмәгән иде. Тау башында, бигрәк тә кичкырын андый гына җил булгалый инде ул. Тагын бер тауны үтеп, инеш аръягындагы урманны узгач, станциягә дә ерак калмый. Этләр генә бәйләнмәсен.
Иллә усал да соң шушы Сарсаз этләре!
Гомере буена утыз төтеннән артмаган ярлы авылда шул тикле эт өере белән сакларлык ниткән мал, нинди байлык бардыр, шайтан белсен.
46
__ Энекәем! Көянтә белән ку үзен, мур кыргырыны...
Ул арада эт иске чалбарның чуар ямаулы балагын аерып та төшерде. Икенче балакка ябышуга, Рөстәм суга сикерде. Ярый әле, йөзә белә. Озакламый яр буена, күк күкрәгәндәй эре генә өргәләүче, зур гәүдәле кара этләр, күзләрен йон баскан кәнтәйләр, эчләре батып кергән бурзайлар. чәрелдек тавышлы көчекләр җыелдылар. Кем белә, кая чаклы озатырлар иде. Олы юл күпере ягыннан дуга шөлдере чыңлауга, өерләре белән борылып, мәтәлә-кадала почта арбасын куа киттеләр...
Менә хәзер Рөстәм, шул хәлнең кабатлануыннан шикләнеп, зират кырыендагы сукмакка борылды. Биредә чынлап та аулак. Каберлектәге каеннар шаулый да, ничәнче тапкыр инде төп салдырган киез ката астында кар шыгырдый. Башта Рөстәм чабата белән генә китмәкче иде. Әнигә рәхмәт. Җибәрергә теләмичә елап-сыктап йөрсә дә, җылы киендерде. Бабайның төсе итеп сакланган борынгы колакчынны да әрҗә төбеннән актарып тапты. Закирның сырган чалбары белән иске бушлатын да юнәтеп яраштырды. Билне кысып бәйләп, аркага азык капчыгы тагып җибәргәч, Рөстәмгә, әйтерсең, канат үсте. Борынга һаман тәмле ипи исе аңкыгандай тоела. Көлгә тәгәрәтеп пешергән бәрәңгеләрдән аркага рәхәт җылы таралып тора. Поездга урнашу белән тамак ялгарга мөмкин.
Моңар чаклы Рөстәм поездны, атасын шәһәргә озаткан чакта, читтән генә күреп кала иде. Хәзер инде ул үзе утырып китәчәк. Әй, кызыктыр
Кырга сырышып тузгыган жәяүле буран аны чынлап та пошындыра башлады.
— Сукмак күмелеп, адаша күрмим тагын бу шомлы урында...
Кабер ташлары артына посып, кемдер сагалый кебек. Бала чактай ишетеп үскән өрәк, албасты, убыр, шүрәле турындагы куркыныч әкиятләр искә төшүдәнме, Рөстәм, кесәсендәге тимер пәкене ныграк учлап, адымын кызулатты. Кемнәндер ишеткән иде ул:
— Җен пәкедән курка, имеш.
Бер елны карчыклар:
— Ташландык җил тегермәненә пәри ияләшкән, — дип сөйли башла- .ач, Рөстәм үзенең дус малайларын алачыктагы китек ураклар, чалгы сыныклары белән коралландырып, кичке эңгердә пәри карарга барган иде. Такталарының күбесе коелып, сыңар канатын тырпайтып, кыр уртагында ялгыз кагаеп утырган җимерек тегермәнгә утыз-кырык адымнан оалчык төерләре ыргыткан чактагы курку аралаш кычкырган сүзләр әле оулса колак төбендә яңгырыйлар:
. Пәри-шайтан, кач! Пәри-шайтан, вышт! Үкчәңне күтәрт! ТсЬү.-- тфү... Кых-тфү...
пя..±еп ^алчык төеРе җыйган арада, «у-ух-ух-х» дип кемдер ыңгы- >--икан төсле ишетелде. Малайлар куркып йөгерешә башлауга, тегермән астыидагы ярыктан чуар канатлы зур ябалак күтәрелеп урманга таоан очып та китте. Малайларга шул җитә калды:
тмпап к^Ле КЫЯФӘТКӘ керә икән ул пәри...—дип юл буе сөйләнеп кайт- TvnaA’ Ь.1ЛГЬ1РГЫ яз башында шул хәлне Тимерче Мостафа кызы Зәйтүнәгә сөйләгәч, рәхәтләнеп көлде генә:
г vnw гптпсында көтүдән качкан мүкләк кәҗәне эзләп йөри тор- Җ&Л кайткан .№ Реетам. Басмада кер 4ag,
“-"сымТмөгезле « күренмәдеме? - дип эндәшүе булды, тегермән аша аның өстенә гүя бөктәрләп бәйләгән иске тун ыргыттылар. Якынлашкач кына ул аның, борынын җиргә төрткәләп, арт аякларын югары чөеп чапкан ала-кола эт икәнлеген таныды. Өрми дә бит явыз. Тешләрен шыкырдатып, улап кына килә. Аны күрүгә басмадагы әби сискәндергеч ачы тавыш оелән кычкырды:
вагон тәрәзәсеннән кырларны, урманнарны күзәтеп баруы. Җил генә басылсын.
47
— Тотып бир әле үзен. Гафур абыйга кызыклы бүләк булыр. Шундый кошлардан чучело ясап, мәктәп балаларына күрсәтә ул.
Рөстәм аның көлүеннән гарьләнгән чырай белән җавап бирде:
— Бар, тотып кара. Кайдан тотмакчы буласың? Сугыш елларында ул тегермәнне нигезенәчә сүтеп, ташып бетерделәр ич.
Хәзер булсын иде аның капчыгында шул ябалак. Зәйтүнәне очраткач:
— Курка дип уйладыңмы? Курка, пычак. Теләсәң аю баласын тотып китерәм. Казанга килешли, Галкәй каенлыгыннан бер ялгызым үттем. Төнлә. Күз ачкысыз буран. И бүреләр улый, мин сиңа әйтим. Сер бирмим. Кесәдә пәке, кулда таяк.
Урманга җиткәнче ул Зәйтүнәгә тагын ниләр сөйлисен уйлап барды.
— Шәһәр кызы шул. Үткен. Чая. Әз-мәз арттырмасаң исе китмәс. Ә чынлап булганнары азмыни? Ышанмаса, авылдашлардан сорар. Бөрлегән җыйганда кара еланны кем үтерде? Коега төшкән чиләкне кем алып менде? Ә өченче ел, инеш кузгалып, юл өзелгәч... Боз кисәкләренә баскалап, аргы яктагы алачыктан әтигә кирәкле тимерләрне кем ташыды? Абзаң! Менә хәзер урман аша япа-ялгыз узу батырлык түгелмени? Каравылчы өенә чаклы шикләнмәскә дә мөмкин. Аннан ары урманның кыргый, караңгы урыннары башлана. Калкулыклар, чокырлар. Ниндидер күл яры. Чатлама суыкта да уртасы катмый. Түбәндәге вак ташларны уйнаклатып, чишмә бәреп тора...
Кем белсен, курыкмыйча үтә алыр идеме икән бу каенлыкны ул. Аның бәхетенә, каравылчы өе яныннан утын төягән чаналар кузгалып киттеләр. Кулына фонарь тоткан каравылчы, юл кырыена басып, алар- ны озата калды:
— Начальникка әйтегез: станциягә тиешле утын шуның белән бетте. Артык соратмасын.
Алтмышка җитсә дә сакал-мыегы чем-кара бу карт, сугыштан элек сабан туенда дүрт авылдан җыелган көрәшчеләр арасында батырга чыгып, шау-гөр китергән иде халыкны:
— Хур иттең, Шакир абый, безнең егетләрне!
— Аю ботын кимердеңме әллә?
— Каен суына бүрттереп чикләвек ашагансың, могаен...
Телгә тапкыр икән карт, аптырап тормады:
— Ярты табак бәрәңге тыгынып чыкмыйлар аны мәйданга!
Менә хәзер дә ул, мәзәк сүз әйтергә җыенгандай елмаеп, битен яктыртты:
— Кат-кат тунлы, карыш буйлы, бу кем кияве?
Рөстәм кар җәтмәсе аша тирбәлеп торган яктыдан күзләрен йомга- лап, сәлам биргәннән соң, үзенең тимерче Закир улы икәнлеген, авыл советы кушуы буенча Казанга укырга баруын аңлаткач, Шакир абзый арттагы чананы туктатты:
— Әй, сиңа әйтәм. Туңдырмый гына вокзалга илтеп ташла әле бу шәкертне!
Чикмән якасын күтәреп, ике ягына янәшә салындырып утырган олаучы, атны туктатмый гына, Рөстәмгә урын күрсәтте:
— Ипләп кенә кунакла. Тау менгәндә тәпиләрсең.
Бераз дәшми-тынмый баргач, борылып сорады:
— Кабан күле буенда бугай сезнең мәдрәсә?
Рөстәм аңар:
— Мәдрәсәгә түгел, курска барам,—дисә дә, олаучы ишетеп җитмәдеме, башыннан үткән кызыкларны аңларлык юлдаш табылуына куангандай, биш-алты сүз әйткән саен ютәлли-ютәллн көлеп, сөйләргә тотынды:
— Бер мәлне сезнең сукыр хәлфәгә күмер илткән идем. Бушаттырды. Эпе-һе-һе... Акчасын түләми. Дога укып кына исәпне өзәргә чамалый.
Юк мин әйтәм. бушлай бирә алмыйм. Ә ул эһе-һе-һе... «аллаһеәкбәр» би?ен сыйпады да, ялт мәдрәсәгә. Мин аның артыннан барып кер. сәм синеңсыман шәкертләр кәләпүшләрен тезләренә суккалап, талаша- До- коега песи батып үлсә, ничә чиләк су түгәргә?.. Кайберләре; __ \7тыз — ди, кайберләре: — кырык. Акча түләмәс өчен хәлфәгә сылтау булып төште бу. Мич аралыгындагы чыраларны учлап алды да КУЛ астына эләккән бер шәкертне уңлы-суллы кисәргә тотынды: «Китап сүзен бозма, җәһәннәм кисәве! Алтмыш чиләк! Алтмыш!..» Шәкерт. ләреч? эһе-һе-һе. кетәкләренә әрлән кергән тавыкларсыман кыткылдап, сикерәләр генә... Андый тамаша киткәч, түлиме соң? Күмер акчасыннан колак кагып чыгып барсам, капка артында берсе сулкылдап елый. Мин кызганып әйдәшәм: «Ник шулкадәр җәзалыйлар сезне?» Ә ул юньсез, үчекләп җавап кайтара: «Мулла ясыйлар!» ди. Сиңа да каты эләгәдер, әйеме? Аның каравы соңыннан, эһе-һе-һе... Көн дә бәйрәм, көн дә туй, көн дә коймак, көн дә сый... Корсагыңда бал да май, кочагыңда абыстай...
Рөстәм бу юлы кычкырыбрак аңлатты:
— Шәкерт булырга җыенмыйм, абый кеше. Әйттем ич, — курска җибәрделәр. Балта остасына өйрәнергә.
Олаучы, аптыравыннан тотлыгып, хәтере калгансыман, икенче якка борылды.
— Ә-ә, шулаймыни. Төш алайса!
Рөстәм төшә башлауга, ул теләми генә аны җиңеннән тартты:
— Серкәң су күтәрми икән тагын. Әйдә, бара бир инде.
Шуннан соң инде аның өчен әллә бар Рөстәм, әллә юк, — станциягә җиткәнче атына гына эндәшкәләп барды:
— һайт сине ялкау. Җә инде, җә. Атлый төш.
Йомшак кар өстеннән шуган чанада тирбәлеп, калгып бара торгач, йокыга кителгән күрәсең, Рөстәм паровоз тавышына уянды.
Кар һаман әле җай гына тирбәлеп ява. Иске агач вокзал өстенә гүя аксыл челтәр ябылган. Төрле ераклыктагы утлар ул челтәрнең түбән кырыенда укалы бизәккә охшап җемелдиләр. Бил каешларына котелок тагылган, аркаларына капчык асылган солдатлар, вак-вак өлгеле тәрәзә шәүләсен каплап, русча, татарча, чувашча эндәшкәләп, нәрсәдер эзләгән- сыман ашыгып узалар:
— Вот тебе на...
— Тәмәке дә сатмыйлар.
— Нема. Пусто.
— Хузанга парайте...
Кызык та, хәтәр дә күренгән төнге ыгы-зыгыга күз ияләшергә өлгермәде, олаучы чанадан сикереп төште дә, поезддан өркеп дуламасын өчен атны йөгәненнән тотып, Рөстәмнең аркасыннан төрткәләп алды:
Әй кем, балта остасы! Килеп җиттек. Эштә ничектер, йокыны шәп юнасың...
Рөстәм чалбар кесәсендәге кәгазь белән юллык акчасын капшап, кы- яр-кыймас вокзалга юнәлде. Өзлексез шыгырдап бер ачылып, бер ябылып, сасы исле пар аралаш төтен бөркеп торган ишектән керүгә, аны кысып бөтереп алдылар. Тын куыргыч тыгызлыкта ул билетны каян, ничек юнәтергә белмичә миңрәп йөргәндә, бугазына нәрсәдер тыгылган төсле буыла-буыла, паровоз кычкыртты. Бер-берсен кысрыклап ишеккә я ырылган кешеләр Рөстәмне дә этеп чыгардылар. Кырыйлары ертык иез эшләпә астыннан җете кызыл яулык урап, юка бишмәт өстенә те" логреика кигән карттан:
^илетым 10к бит, бабай, нишләрмен?—дип сорауга, әллә аңар вап итеп, әллә үз-үзләреннән, кемнәрдер шаулап көлделәр:
— Эх син, уҗым бозавы, көзге чебеш!
Төнлә туган мәми авыз!
48
49
— Шуны да күрмәскә күзең чыкканмыни? Барлык юлларга солдат хуҗа хәзер.
— Вагон түбәсенә ябыша алсаң, утыр да кит.
— Ике куллап морҗага тотынырга онытма. Түп итәсең югыйсә.
— Күпердән чыкканда әлиф булып сузыл. Маңгаең белән бәреп күпер мачтасын җимерсәң, бетең дә җитмәс түләргә...
Авылда чакта ук Рөстәм ишеткән иде: сугышны туктату турында Ленин кул куйган декрет чыккач, фронттагы солдатларның күбесе окопларын ташлаганнар. Бу поездда шулар күрәсең. Алай дисәң, нишләп Тигәнәле егетләреннән берәү дә юк? Сорашырга кирәк әле, бардыр, бәлки.
Рөстәм хәзер генә абайлады — барысы да товарный вагон икән, ишекләре ябык. Морҗаларыннан очкын чәчрәтеп, төтен тузгый. Түшәм астына ук уелган кырый тәрәзәләрнең берсеннән зур кара сакаллы рус солдаты аңар эндәшә бугай, ләкин поездга утыра алмый арлы-бирле йөгер- гәләгән кешеләр шау-шуы аның тавышын ишеттерми. Рөстәм шул вагон турысында нәрсәгәдер абынып егылгач кына, теге солдатның буферга төртеп әйткән сүзен аңлады:
— Прыгай! Гоп!
Кары эреп бозланган чуен каптырмага аяк терәүгә вагон түбәсеннән ике кул сузылып, аны җилтерәтеп югары күтәрде. Бер-берсенә аркаларын терәп, бөрешеп утырган солдатлар арасыннан Рөстәмгә урын бирделәр. Поезд шуны гына көткән төсле кузгалып та китте. Менәргә булышкан солдат Казан егете икән. Вагон морҗасыннан ургылып чыккан күкертле төтенгә дә, җелеккә үткеч салкын буранга да, искәртмәстән чөеп алгалаучы тайгак түбәнең җайсызлыгына да исе китмәүчән ул солдат Рөстәмгә бер күрүдә үк якын тоелды. Вагон тәгәрмәчләре чыңлап әйләнгән уңайга ул, туып-үскән якларын сагыну тойгысы ташып торган моңлы көй белән, ашыкмыйча, акрын гына җырлый да башлагач, бу якынлык тагын да көчәйде.
Яз да бу-ула...
Гәрәйгә таныш иде бу җыр. һәм ул кычкырып җырларга базмыйча, йөрәкне сыздырып ашкындыручы сүзләрне, күңеленнән кабатлады:
— Көз дә бу-ула, Су читлә-әре боз була-а...
Рөстәм, аның, җырлаудан туктап, дага сыныгы белән чакма ташына бәргәләп тәмәке көйрәткән чагында, ягымлы елтыраган кара күзләрен, сакалы кырылган түгәрәк ияген күреп, танышырга, дуслашырга теләп, исем-фамилиясен сорашкач, ул кыска гына әйтте:
— Солдат!
— Сугыш бетте ич инде, абый, — диде Рөстәм.—Мәңге солдат булып йөрмәссез.
Ә ул, тирән уйга калгансыман, дәшми-тынмый тәмәкесен тартып бетергәч кенә, җавап бирде:
— Башың яшь шул әле синең. Утын-суын кичмәгәнсең. Шушындый зур илнең байлыгыннан колак кагарга чыдап торамы соң буржуй? Мин менә вагон түбәсендә тәмәке тартып, өйгә өч ел күрмәгән семьям янына кайтып барам. Ә ул, муены сынгыры, берәр этлек маташтыра. Кайсы төшкә ут төртим, янәсе... Юк инде, энем, озак тынычлап йөрергә туры килмәс.
Аның сүзен раслагандай, биш-ун йортлы бәләкәй станциядә янәшә юлга тукталган кораллы эшелон очрады. Рөстәмнең яңа танышы ул эшелонны күрү белән, аягүрә басып, бер кулын авыз читендә куышлап, кычкырды:
— Иптәшләр-товарищлар! Кая болай җыендыгыз?
Ишеге яртылаш ачык теплушкадан әллә ничә тавыш берьюлы гүләде:
< .С. ә.- № 11.
50
— Оренбурга!
— Җаек буена, Уралга!
— Тетәргә барабыз атаман Дутовиы...
Рөстәм аңышмый да калды. Әле генә, семьясын сагынып, җырлап аның янында оаргаи солдат.
Хуш, энем, хәерле юл сиңа! —диде дә, күз иярмәс тизлек белән вагон түбәсеннән төшеп, каршыдагы теплушка ишегеннән менеп тә китте. Поезд кузгалгач кына Рөстәм аның тавышын ишетте:
Дөнья хәлен белеп булмый, безнекеләргә хәоәр итәргә тырыш әле. Крестовников заводына каршы 46 нчы йорт, икенче фатир. Хәйбүш карт кызы Мәрфуга...
Вагон түбәсендә тагын берничә солдат калса да юлның калган өлеше Рөстәмгә эч пошыргыч күңелсез тоелды. Әйтерсең, ул-бүген бик кадерле кешесеннән аерылды. Озаккамы, әллә бөтенләйгәме?
КӨТЕЛМӘГӘН ОЧРАШУ
Күл буендагы тирәкнең карлы ботакларында, янчыктан көмеш тән- кәләр ’бушатып санагандай, чыпчыклар чыркылдыйлар. Боз өстендә яңа бистә малайлары шуалар. Идел аръягындагы тау артына яртылаш поскан кичке кояштан күз камаша. Соңгы нурлар үзләрендәге очкынны тимер конькиләр астыннан чәчрәгән боз валчыкларына кабызырга ашыккан төсле, каушап, дерелдеп сүнә баралар. Әйтерсең, иркә кызны үпкәләткәннәр дә ул шуңар ачудан пыяла муенсасын өзеп, еракка селтәп, аллы-гөлле сәйлән бөртекләрен кар өстенә туздыра.
Малайлар шул сәйләннәрне тотып алырга теләгәндәй тизрәк шуарга, бер-берсен узып, алгарак чыгарга омтылалар. Бары тик солдат ботинкасына үзе ясаган агач конькплы малайның гына хәле көйсез. Бавы кыскарак ахры, әледән-әле чишелеп йөдәтә. Шулай да ялынырга исәбе юк аның. Кулы туңып, бармаклары күшексә дә, сер бирми, иелеп мыш- ный-мышный, үзе бәйләргә тели. Тырыша торгач, рәтләде бит тәки. Күзне каплап, борын өстенә үк төшкән бүреген кул сырты белән өскә этәрде дә, иптәшләре артыннан куа китте. Сызгаланып беткән ялты-р боз өстеннән җил шикелле выжылдап үтүнең кызыгын татый башлауга, Вәлишин- нәр арткурасының күл ярына чыга торган кечкенә капкасы ачылып, ахры, өлкәнрәк кыз — карулашмаслык кискен тавыш белән кычкырды:
— Әни белән клубка керәбез. Хәзер үк өй сакларга кайт.
Малай, теләр-теләмәс конькиен салып, бәләкәй капкадан кергәндә, кайчандыр Гыймади карт яшәгән иске агач өйдән әнисе дә, апасы да чыгып киткәннәр иде инде. Урта йорт ягында кемнеңдер аларга эндәшүен генә ишетеп калды ул:
— Соңга каласың бит, Гафифәбану. Әйттем ич сиңа, Мәрьям, кичке алтыда башлана дип. Галимулла кайтып керсә тагын җибәрмәс.
Бу сүз малайның кәефенә ошады бугай:
— Әти бирер әле кирәкләрен,—дип сөйләнә-сөйләнә койма белән өй арасындагы кер бавының артып торган очын коньки бәйләргә кисеп алды.
Гомере буена Юныс байда терлек-туар карап, ат җигеп, кучер булып үткәргән һәм Вәлишиинәрнең олысына-кечесеиә ярарга тырышып, й°” мышларын бер ымлаудан үтәргә өйрәнгән Галимулладан өй эчендәгеләр генә түгел, күрше-колан малайлар да куркалар иде. Ә йорт коймасы буендагы тротуарга бур белән шакмак сызып, сикергәли башлауга, Галимулла посып килә дә, чыбыркысы белән тәпиләрен көйдереп тә ала иде. ^-оңгы елдагы зур үзгәрешләр аны да ул гадәттән биздерделәр. Юныс баи, йортын, заводын калдырып, Төркстаига күчкәч, урамдагы балалар алимулланы бөтенләй санга сукмыйча, үртәргә тотындылар:
Әһә-ә! Буржуй камчысы, сындымы сабың?..
51
Бу хурлыкның ачысы теңкәсенә үткән сәгатьләрдә ул. дәшми-тынмый идән буйлап йөри дә, хатынына бәйләнергә керешә:
— Хуҗалардан калмыйк дип, ничә тукыдым. Тыңламадың. Таты менә хәзер кирелегеңнең азабын. Элек мин бер хуҗаны белә идем. Хәзер кырык яктан: — Галимулла! Клубка утын алып кайт, артистларны озатып куй! Профсоюзга кер! Түзәр хәлем юк. Күр дә тор, ычкынам, алла боерса, берәр якка...
Менә бүген дә ул нәрсәгәдер турсаеп кайтты да, ярым караңгы бүлмәдә агач коньки табанына калай тасма кадаклап утырган улына җикерде:
— Кая дөмектеләр тагын?
Вәлишиннәрдән бушаган ике катлы йортта күптән түгел клуб ачылган иде. Шуның зур залындагы көтепханәдә бүген татар эшче хатын-кызлары җыелачагын, Гафифәбануның да шунда икәнлеген ишеткәч, Галимулла, киемнәрен яңадан төймәләп, улын да бергә ияртеп, ак йортка китте.
— Коридорга гына чакырып чыгар. Аннан мин аларны...
Атасының күзләрен иләмсез акайтып, нык йомарлаган йодрыкларын кизәнгәләп баруын күргәч, малайның иреннәре дерелдәп куйдылар.
— Толымыннан сөйрәп кайтырга җыена ахры...
Җанҗалның зурга китәсен, бистә буенча тагын әшәке гайбәт таралачагын уйлап, котылгысыз бәлагә тарыган төсле, пошынып атлады ул:
— Мәрьямгә эләксә дә ярый. Әнигә генә кагылмасын...
Галимулла, элек аяк басарга да кыймаган коридорга күтәрелгәч, өркә торган ат төсле әсәренеп, туктап калды. Юныс бай кабинетындамы, әллә аңар күрше бүлмәдәме, мандолина чиртеп, скрипка сызып «Галиябану» көен уйныйлар. Аргы баштагы ябылып бетмәгән ишектән хатын-кыз тавышлары ишетелә. Кечкенә өстәлдә сүнәр-сүнмәс янган лампа яктысыннан коридор стенасындагы эре хәрефле кәгазьләргә, пыяла белән каплап куелган китапларга ут кабынгандай кызгылт шәүлә төшкән. Галимулла, укый-яза белмәсә дә, шулар белән кызыксынып, бер-ике адым атлауга, баскычтан идән чүпрәге күтәреп менгән әби тавышын ишетте:
— Табаннарыгызны ышкып кердегезме?
Ул арада зал ишеге ачылып, талир тәнкәле хәтфә такыя, шакмаклы бумази күлмәк кигән кыз чыкты да әбине чакырды:
— Тыңлап кал, Нәсимә апай сөйли.
Галимулла үзе дә сизмәстән, алар кереп киткән ишеккә якынлашты. Башта ул сөйләүченең кем булуы белән әллә ни кызыксынмады. Аның өчен, янәсе, барысы да алдан ук билгеле: патша төшкәннән бирле азмы үтте андый җыелышлар. Аяк терәп үз кирәген даулаучылар санап бетергесез хәзер. Кайсын тыңласаң да бер үк сүз: — Безгә шул кирәк! Безгә бу кирәк!
Давыллы вакыйгалардан ничек итеп булса да кырыйда, ышыкта калырга өйрәнгән Галимулла, үз семьясын, үз тормышын бүгенге җыелышта кабынуы ихтимал булган борчулардай, ваемнардан, тынычлык бирмәүче уйлардан аралап калу өчен, тагын баягыча кашларын җыерды да, үрелә-үрелә стенадагы рәсемнәрне караган улына зәһәрләнеп пышылдады:
— Җә, нәрсә катып калдың? Чакыр әниеңне! Көне-төне ләчтит сатучылар арасында буталганчы өй эшен кайгыртсын. Эш кешесе мин. Тамак ялгап йокларга вакыт.
Ә үзе, ни өчендер икеләнеп, улын өйгә ялгызын гына кайтарып җибәрде дә, ишеккә якынрак елышты. Хәзер инде сүзләр аермачык ишетелә. Бары тик сөйләүче хатын гына күренми. Як-ягына китап шкафлары куелган түр өстәл артында шикелле ул. Ишек ярыгыннан кемнәрнеңдер чуар күлмәкләре, соры шәлләре күренә дә сөйләүченең кайбер сүзләрне йөрәге ачынып әйткән чакта, ярсулы хәрәкәт белән апга сузылган кулыннан очарга талпынган кош канаты шикелле күләгә төшкәли.
52
Анын тавышында да караңгы, ягымлы төн үткәч аяз таңнны каршылап, шгяоыга кояш яктысына омтылган кошлар җырына хас дәртле ашкыну янгыоый’иде. Бик күпләрнең башыннан кичкән авыр язмышларны искә алган чагында да аның тавышындагы бу якты дәрт югалмады, сагышлы озын көй азагындагы өмет, яшәү көче бөркелеп торган күңелле кушымта кебек, яр читенә өелгән чүп-чарны юып китәчәк язгы ташкын кебек шаулап барды:
_ ...Алар туып үскән бөкре йортларны бастырык белән терәткәннәр. Саламнарын җил йолкыган түбәләрдә алабута үсеп утыра. Бу тәбәнәк өйләрдә, кече яшьтән үк ирләрдән качып-посып, күләгәдә яшәргә өйрәтелгән ничә буын хатын-кыз гомере черегән... Алариың өсләрендә үзләре үк эрләп, тукып кигән алача күлмәк. Аякларында чабата. Башларында бит-күз капларга җайлап бөркәнелгән арзанлы яулык... Чырайларында:— Менә хәзер кем дә булса авыр йодрыгын төеп сугар төсле өркү аралаш сагаю... Чыбыркы сабын күп татыган хәлсез арык атларга таныш бу тойгы тора-торгач аларның гәүдәләрен бизгәк тоткандай дерелдәтеп ала...
Галимулла кайнар бәрәңге төере ябышкан чактагыча, тамагын кырып, чәчәлеп куйды. Залда яңгыраган сүзләр аның йөрәгендә тирән күмелгән тойгыларны авырттырып, чәнчеп өскәрәк чыгара бардылар.
— ...Моңсу күзләр — дин һәм кыргый йола чаршавы белән эретелгән бу ирексез тормышны сыкрап каргыйлар. Җан өшеткеч бәхетсезлек- тән кычкырып зарланырга да кыюлык җитми. Тумыштан ук кол булып яшәргә билгеләнгән кызларның боек тавышлары әллә нидә бер өзек- өзек тетрәп кенә куйгалый. Ата-ана түшәмен ташлап, кемнәргәдер киленлеккә озатылган сәгатьтә генә — еллар буе сызып килгән хәсрәт уты кинәт дөрләп ала да, туй үтүгә сүнә... Чит-ят кул астына китәчәк кызның:— Әй, әткәем, — дип инәлеп, ялварып җырлаган соңгы, саубуллашу бәетен кем генә хәтерләми... Әй, әткәем, өендә урыным иде бер такта. Шул тактаңны кызганып, саттың мине еракка... Бурлат чаршау шәүләсе битенә төшәр ут элгәч. Бәхетсез кыз үстердең... Исеңә төшәр мин үлгәч...
Ни арада каян килеп чыккандыр. Яшь килен бәетенең көйләмичә генә әйтелгән сүзләрен онытылып тыңлаганда Галимулла янына иске киез ката, сырган бушлат, ертык колакчын бүрек кигән уналты-унҗиде яшьләрдәге малай туктады:
— Абый! Мәрфуга апа биредәме?
Галимулла, буталчык төш күреп, бастырылып уянган кебек, маңгаендагы тир бөртекләрен җиң очы белән сөртте дә, малайга төбәп карады:
— Син кем, ә?
Малай яшь балаларча сузып әйтте:—Рөстә-әм.—Аннан кесәсеннән түгәрәкләп төрелгән дәфтәр чыгарып, тышлык почмагына карандаш белән сызгаланган хәрефләрне күздән кичерде: — Крестовников заводына каршы 46 нчы йорт.
Галимулла аның белән гәпне озайтмыйча:
— Тукта әле, — диде дә ишекне ача төште.
Аннан йөрәкне көйдереп ала торган сүзләр ташып чыктылар.
...Заманасында Алафузовлар, Вәлишиннәр, Акчуриниар, Крестов- никовлар очсыз, күндәм эшче кулларны соңгы чиккә җиткерелгән шушы ач хатын-кызлар арасыннан яллаганнар. Аларның бөркү, тузанлы за- вод-фабрикаларында күпме тукучылар, тегәр җепчеләр, сабын кайна* тучылар, җои тетүчеләр, тагын белмим кемнәр саргаеп киптеләр... Печән- үлән көйгән кытлык елларда ачтан үлмәслек урын эзләп шәһәргә килгән кызларның хәле тагын да аянычрак иде. Капка саен кагылып иөри Iоргач, аларның бер өлеше кызыл фонарьлы йортлар белән алыш-биреШ иткәләүче Шәмсебикәләр тозагына барып кабалар. Кем уйлар аны шундый әшәке карчык дип! Күрешкән мәлгә күңел эреп китәрлек шәфкатьле кылана бит ул. Кайгырма, сеңел, янәсе, рәтләрбез. Акчалы кешеләр
53
Мәкәрҗәгә барышлый тия узалар. Берәрсенең күңеленә ошасаң, ефәккә төреп кенә асрар үзеңне...
Чү, кемдер акрын гына елый бугай. Галимулла түзмәде, ишек ярыгына бите белән ябышып, залдагы хатыннарга карады. Сөйләүче хатынны китап шкафы капласа да, башкаларның йөзләрен шәйләп була хәзер. Ишеккә якын диванда баягы әби белән такыялы кыз янында шушы клуб ачыласы кичне мәктәп өчен парталар ташыган ике солдатка утыра. Калганнары стена буендагы йомшак креслоларга урнашканнар. Галимулла текәлебрәк карауга, балкон почмагындагы эре яфраклы гөл ышыгында, күп еллар моннан элек Юныс бай хатыны өчен Л1әкәрҗәдән китерелгән яшькелт сәхтыян күнле кәнәфидә, күзләрен яулык очы белән сөрткәләп утырган Гаффәбануны һәм, әнисен юатырга теләп нидер пышылдап әйткән саен, башкалардан уңайсызланып, як-ягына каранган Мәрьямне күрде.
Моңарчы Галимулла, аның күз яшен күрмәмешкә салынып, исе китмичә үткәрә иде. Бүген ничектер җайсыз да, ямансу да булып китте.
Үз хатынының елап утыруын янындагы малайга күрсәтергә теләмичә ишекне япканнан соң да бу тойгының ачысы кимемәде, тәнгә тирән кадалган чәнечке төсле, бөтен тамырларга таралды. Хәзер инде тоныграк яңгыраса да, залдан ишетелгән һәр сүзне ул, шул фаҗигалар өчен аның үзен дә гаеплиләрдерсыман, хафаланып тыңлады. Гүя аңар төбәп әйттеләр:
— ...Кайда хәзер ул тула оеклы, киндер алъяпкычлы, юаш кызлар?.. Бер ишеләре, намус югалту хурлыгын күтәрә алмыйча, язмыш белән исәп-хисапны өзгәннәр. Бер ишеләре, үзләрен бозыклык юлына этәргән мал ияләренең бугазына ябышып, төрмәгә эләгүне артык күргәннәр. Кайберләрен, азгын байлар түшәгендә кундыргач, Төмән, Эрбет, Тургай ярминкәләренә илтеп адаштырганнар. Тикмәгә генә җырламаганнар ул кызлар:
Мин олактым әллә кай илләргә, Карлыгач җитмәс җирләргә.
Карлыгач кайтыр яз җиткәч.
Мин кайтмам шул бер киткәч...
— Сатылмый торган әйбер юк!—дип кырт кисеп куелган дөньяда намусыңа кер кундырмый, тирә-юньдәге коточкыч пычракка буялмый яшәүнең никадәрле читенлеген без үзебез татып үсмәдекмени? Управляющий, надсмотрщиклардан гына түгел, хуҗаның үзеннән дә сакланып, оятсыз күзле ирләрнең һөҗүмнәрен кире кагып азмы җәфа чиктек? Үз-үзеңне шулай тоту җиңел бирелми. Андый кул тидертмәс хатын- кызга эшнең тагын да авыррагын йөклиләр. Атлаган саен эшеннән берәр гаеп табалар. Ансыз да яртылаш кына түләнгән эш хакын төрле штрафлар белән киметәләр. Ничек тә булса тизрәк өзлектерергә, имгәтергә тырышалар. Шул үрчемсез авыр хезмәттән, өзлексез эзәрлекләнүдән тәкать корыгач, ачынып әйтә торган идек: — Бармы шундый көч? Бу коллыкны челпәрәмә китереп ватарлык... Бу чылбырларны, богауларны өзәрлек чара бармы? Гомергә онытасым юк. Шулай тинтерәп яшәгәндә, әтинең якын дустыннан, сез аны беләсез, Андрей Петровичтан ишеттем: сугышып алырга туры киләчәк андый иркен тормышны! Азап белән... кан белән... Без хәзер ирекле кешеләр. Ләкин безне тагын кол ясарга омтылучы дошманны онытмагыз. Ул — милли шура, ул — хәрби шура, ул— Дутов, Каледин...
Галимулла рәтләп ишетә алмый калды. Тагын берничә сүз әйтүгә залдагылар гөрләшеп кул чабарга тотындылар. Кемнәрнеңдер ишеккә якынлашып, «Рәхмәт, сеңелем! Безнең янга килгәләп йөр шулай...» ___________________________ дип
исәнләшә башлауларын ишеткәч, Галимулла кинәт уянып киткәндәге чырай белән Рөстәмгә гаҗәпләнеп карады да, тиз-тиз атлап, кабаланып, коридор уртасындагы баскычка юнәлде. Ишектән шау-гөр сөйлә-
54
төшмәсен теге хәл... v
Алты-җиде яшьлек Нәсимәнең шушы йортка әнисе белән эшкә ял- чануы, Идрисне үртәгәне өчен Юныс бай хатыны кушуы буенча кыйна- лүы аермачык булып аның күз алдына басты. Галимуллага тал чыбыгы китерергә куштылар. Бай хатыны әйткәч, карышырга кыймады ул. Са- иап-санап сукты. Ә бәләкәй кыз еламас өчен иреннәрең чәйнәп бетерде. Күзендә ник кенә бер бөртек яшь әсәре елтырасыичы! Зурларча үчегеп, ачуланып караган бу күзләрне Галимулла менә хәзер ерактанрак булса да' тагын күрде, һәм ул тизрәк караңгы ишек алдына ашыкты. Таныдымы икән аны Нәсимә? Ул аскы кат коридордан узышлый аның баягы малай эзләп килгән хатынга шатлыклы хәбәр әйтергә ашыккан төсле кычкырып эндәшүен генә ишетеп калды.
— Мәрфуга, таныш! Авылдашым Рөстәм. Казанга килешли чибәр Әхмәтеңне очраткан.
Баскычтан төшә башлаган хатыннар кире борылып, югарыда күңелле тавышлар ишәйсәләр дә, Галимулла артык тыңламады, Гаффәбану- ны да көтмичә, такыр сукмактай барасы урында —тирән кар эченә бата- чума, арткурага китте.
КОРАЛАЙ СУЫГЫ
Җиргә төкерек төшмәслек кышкы салкынны безнең якта «Коралай суыгы» дип йөртәләр.
Коралай исемле кош бар, имеш. Чатлама суыкларда, йомыры боздай күкәй салып, сыңар бәбкә чыгара, ди.
Картлар әйтмешли:
— Коралай килми — кыш җитми, коралай китми—яз җитми.
Февраль бураннары басылып, кояш юлы шактый озайганнан соң да, шыгырдавыклы кар өстендә пыяла инәләр ялтырап сикерешкән төсле, бер мизгел була. Бит алмаларын, борын очын, колак яфракларын, әйтерсең лә, шул инәләр авырттырып, көйдереп чәнчәләр. Җелеккә үткеч бу суыктан җил үзе дә өшегәнсыман тынып кала. Чана табаннары юлга ябышырдай кайралып шуалар. Ат сыртларына мамыклач бәс утыра. Каш-керфекләр, онга манчылган шикелле, агаралар. Мондый суыкта чыпчыкның да акыллысы җим эзләми. Ышыктан чыгып, ераграк очса, тын куыргыч һава аны, боз кисәгенә әйләндереп, үтәли туң җиргә бәреп төшерәчәк. Кышның соңгы тартышуы — «Әтмән-Тукман атнасы» бу.
— Әтмән-Тукман алты көн, Алты айдан каты көн...
Сугыш елларында өс-башы тузып тетелгән хәлсез картлар, юка бишмәт белән сәлберәвек шәлдән башка киеме калмаган карчыклар, кырык ямаулы сәләмәгә төренгән бала-чага, шушы зәһәр суыкта, иртән таңнан торып, азык-төлек кибетләренә йөгерәләр. Ярый ла, сәгатьләр буена ту-
катканнан соң, кич ашарлык ипи тисә... Ул да тимәсә, ничек яшәмәк кирәк?..
тйпкр.еЧӘН базары мәчетенә чатлаш, тимер ишекле кибеткә тезелгән чуар тчпои уртасында> бер семьяның паегы сыярлык брезент тышлы бияләй’- ;:^ре" шапылдатып, сикергәләп торган Хәйбүш карт, ачысы үзәгенә үткән шул сорауны күңеленнән кичерде:
ШАП чыгучыларга борылып карагай иде. Аларның һәркаисьша берәр ^Тәй?кәләп, исәнләшеп озатучы әби янында басып торган урта яшь- чәпләге хатынны танып, көтелмәгән бу очрашудан аптырап, башкаларга да ишетелерлек итеп, үз-үзенә сөйләнгәләп, баскыч тоткасына ябышкан
* — Мәрхүм тимерче Мостафаның сеңлесе ич... Аи, билләһи, исенә генә
55
— Ничек яшәмәк кирәк, оланнар?
Иртәнге сменага, башка иптәшләре шикелле үк, ач киткәләүче Мәрфуганың ябыга баруы аны аерата борчый иде:
— Буш кул белән генә кайтарма, ходаем...
Кече яшьтән үк Хәйбүш алладан куркып яшәргә өйрәнгән һәм ул аны токтымалга каныга торган, үчегүчән, быжык, кырыс холыклы итеп күз алдына китерә иде. Гомер буена мулла-мәзинне садака белән куандыра алмагач, ул алладан ни игелек көтмәк кирәк. Үлгәнеңне сагалап кына торадыр төсле ул. Аннан: «Әһә! Эләктеңме? Ычкына алмассың хәзер. Кыздыра төшегез җәһәннәм мичләрен! Күмер булганчы көйдерегез Хәйбүшне! Тагын терелтеп, тагын өтегез!..» Шулай борчылып, «Алла белән очрашасы бар бит әле минем» — дип шүрләп йөргән чагында, Гафур учительнең кызы Фәйрүзәдән гаҗәп сүз ишетте ул.
Патша төшәргә күп калмаган иде инде. Хәйбүш, кичкырын эштән кайтуга, Фәйрүзә белән Мәрфуганы газетадан ниндидер шигырь укып утырган хәлдә очратты. Соңыннан белде инде ул Мәҗит Гафури язган икәнлеген. Башта, беренче сүзне ишетүгә, Хәйбүш имәнеп, сискәнеп куйды. Фәйрүзә аның алладан өркүен искә төшерепме, юри кычкырып укыды:
— Юктырсың ла, алла!
— Чү, ниткән көфер сүз? — дип каушап китте Хәйбуш. — Син әйтмәдең. мин ишетмәдем. Яп китабыңны! Җир йотмас борын...
Фәйрүзә исә: — «Йотмый торсын!» — диде дә укый бирде:
— Юктырсың ла, алла!.. Әгәр булсаң
Сабыр итмәс идең бу эшкә, Бөтен кодрәтеңне баглап куймас Идең җирдә алтын-көмешкә.
Күрер идең көчсез бәндәләрне,
Ярдәм итәр идең аларга, Ирек бирмәс идең кәйлеләргә Көчсезләрне болай таларга!..
Хәйбүш бу сүзләрне ярым курку, ярым кызыксыну аралаш тыңлап торды да, каешланып беткән кәләпүшен башыннан алып тезенә сукты:
— һе! Төтене туры чыга түгелме соң моның...
Моңарчы ул: «Тавык әтәч булып кычкырса, йорттан таракан күчсә, өй түбәсенә чәүкә ияләнсә — ут чыга, үлем-җитем була» дип шомлана иде. Янәсе:
— Кичен идән себерергә ярамый, берәр якын кешең үлә.
— Караңгыда эндәшкән кешегә сүзен өч тапкыр кабатламыйча җавап -кайтарма, — җен булуы мөмкин.
— Каберлеккә бармак төртеп күрсәтмә, бармагың шешәр.
— Утка төкермә, иренең кутырлар.
— Юлың аркылы кара мәче чыкса, кире әйләнеп кайт...
Башка шуның ише бик күп шомга ышанып яшәгән Хәйбүш кинәт үзгәрде. Яшь вакыттагы шуклыгы кире кайтты. Хәзер инде ул гарәпчә дога сүзләрен үчекләгән бала-чаганы очратса да элеккечә колакларын тартмый, үзе аларга кушылып китә иде.
— Аллаһеммә инни, безгә кунак килми, килсә китә белми, күчтәнәчен бирми, күчтәнәчен сорасаң, аршин белән кыйный.
Менә хәзер ул Печән базары кибетеннән иртәнге намазларын укып чыккан тук кибетчеләргә бәйләнүдән чак кына тыелып калды. Кадап, яндырып кычкырасы иде бер:
— Кая яшердегез безнең ризыкны?
Тагын баягы хәсрәтле уй аның йөрәген чәнчеп узды:
— Бүген дә кибеткә ипи килмәсә, ничек яшәрбез?
Ләкин үз хәсрәтен башкалар җилкәсенә салырга яратмаган Хәйбүш бу юлы да боек чырайлы күршеләрен елмайтырлык сүз тапты:
56
Зти мәохүм әйтә торган иде. Баш кына исән булсын. Баш исән fivica мал табылыр. Башка пычагым да булганы юк әмма мал юк.
У Ипи чиратында бөрешеп, дерелдәп торучыларны бу шаян сүз җыЛы. тып җибәргәнчәй булды. Көлкесе-чыны аралаш башланган гәп, зурва- кыйгаларга бәйләнешле, кызу әңгәмәгә әйләнде:
_ язга гына чыгыйк. Аннан рәтләнер иде шәт.
_ Раштуа буранында адашкан ач эт әйткән ди: — Яз җылысын күрсәм, сөяктән сарай салачакмын.
— Көзге җилгә кышкы салкын приказ биргән: — «Мин юлга хәстәрләнгәнче Рәсәйне әйләнеп чык. Тунлыларга сәламемне тапшыр. Тунсызлар белән үзем сөйләшермен».
— Шундый мәкаль бар: туңганнан учак яктырма, ачтан казан астырма.
— Байлар мәкале ул. Власть башына эшче халык менгәч ду килделәр ич. Туган туганга каршы, улы атасына каршы, янәсе, пычак күтәрәчәк.
Шул әләкне җүпләгәндәй, Болак буеннан тыңкыш тавыш белән җырлап килүче Мәрдәнша күренде.
— Әнкәйне суйдым...
Чираттагылар, беравыкка сөйләшүдән туктап, әсәренеп аңар карадылар. Атасы шикелле үк шыксыз озын буйлы, чекри күзле бу «сугыш чукмары»ның кыяфәте — «җиккән атны өркетерлек» иде. Өстендә чабулары көйгән кара бурка белән балаклары куыктай кабарган сырулы чалбар. Аякларында җирән йонлы эт тиресеннән тегелгән итекләр. Башында яшел тасмалы көдрә бүрек. Кулында ботак төпләре киселеп бетмәгән кәкре күсәк. Саргылт сакалы ябыштырып куйган төсле, алга өрпәеп тора. Күксе каплаган шикелле яшькелт күзләре, — үч кайтарасы дошманын эзләгәндәй, — һәр кешегә каныгып карыйлар. Чираттагылар, аның җырын ишеткәч тә, үзара ымлашып алдылар:
— Тилегә суд юк. Суйса да берни әйтә алмыйсың.
— Нилектән зәгыйфьләнде икән аның акылы?
— Крепостьтагы контр-монтрлар куылгач, Камалига Казанда рәт беткән, ди. Атасы артыннан улы да Ташкентка барып оялаган. Шунда алар Шайтанбазар дигән урында кунак йорты ачып җибәргәннәр. Тити- митиең булса, пожалуйста —баш өсте. Кәмали абзацның урын-җире җәюле, аш-суы әзер. Теләсәң, яшь кенә кыз да табып бирер. Теләсәң — әфиюн таптырыр. Күз алларын әлҗи-мөлҗи китерә торган әллә нәмәс- тәкәй эчертер. Менә шунда инде бу яктан сөрелгән шурачылар ниндидер бер хатынны бүлешә алмыйча җанҗал куптарганнар. Киткән талаш, купкан ызгыш. Шул буталышта Мәрдәншаның башына бакыр комган белән сыптырганнар. Акылга болай да чамалы егеткә җитә калган.
— Ә нишләп атасы аны бирегә җибәрткән?
Җавап бирергә өлгергәнче, Мәрдәнша килеп тә җитте. Хәйбүш картка усал итеп сөзеп карады да, күсәге белән аяк астындагы кар өемен тузгытып, җырлап җибәрде:
— Әнкәйне суйдым.
Әткәйне чалдым...
Чираттагы хатын-кызлар, куркынышып, капка астына өелделәр. Хәй- үш карт кына урыннан кузгалмады. Ул аның холкын белә иде күрә' сең, ияләйләрен шапылдатып, күрешергә теләгәндәй алга сузды:
— Әйттер шуны. Тыңлыйбыз.
таяк очын карга тыгып, күзләрен күккә төбәп, саргылт* ПАП и°“аРлагы уртасыннан бүлтәеп торган калын иреннәрен иләмсез киереп, такмакларга тотынды:
— ...Сеңелне тунап Бәкегә салдым...
57.
Хатын-кызлар авыр сулап куйдылар:
— Әстәгъфирулла...
— Явызлыгыннан үзен, сакла.
— Ник ирештерә инде аны бабай?
— Тиле дигән саен тигәнәк буе сикерә бит ул.
— Бар икән күрәселәребез.
— Тизрәк икмәк китерсеннәр иде ичмасам...
Мәрдәнша исә кызганнан-кыза барды:
— Ясагыз миңа Чалгыдан пычак. Казыгыз миңа Кабердә почмак. Беттең, Мәрдәнша... Киттең син әрәм. Калды сиңа тик Салкын җәһәннә-ә-әмм...
Кем белсен, бу тамаша күпмегә сузылыр иде тагын. Ипи олавын озата килгән кызылгвардеец, чанадан сикереп төште дә, Мәрданшаның беләгеннән кысып тотты:
— Документ!
Мылтыктан аткандай кыска, дәһшәтле яңгыраган бу сүз Мәрдәнша- ның гайрәтен капылт сүрелдерде. Ул кырыйга тайчалып, күзләрен акайтты:
— Шаштыңмы? Ниткән документ? Җибәр кулымны. Авырттырасың. Китәм алайса барыгызны да ташлап.
Чираттагылардан кайберләре, кызганып, аны араларга теләделәр:
— Җибәрегез булмаса, иптәш.
— Шыр тиле ул. Ходай диванасы.
— Сөйләнер генә шулай.
— Суйдым дип шапырынуын чынга алмагыз. Акылы чуалган аның...
Кызылгвардеец артык тыңлап тормады. Китерелгән икмәкне кибеттә эшләүчегә тапшырды да, Мәрдәншаны, ай-ваена карамастан, буш чанага утыртты һәм ике төрле сөйләргә урын калдырмыйча, җилкәсендәге каешлы берданканы кулына алып, Мәрдәншага кисәтеп әйтте:
— Күрәсеңме? Шым бул!
Икмәк исе Мәрдәншаны бик тиз оныттырды. Атлар шактый ераклашкач, ипи кибете яныннан узып барган төлке тунлы, каракүл бүрекле бер карт кына, чуклы шарфын иягенә тартып, сукранды:
— Ниткән замана бу! Акыллыга да көн юк. Тилегә дә. Мал ияләренә хөрмәт бетте. Илдән бәрәкәт очты. Санап-үлчәп ашарга калгач, ни рәте булсын тормышның!
Ул арада үз паегын алып чыгарга өлгергән Хәйбүш картка бу сүз ошамады:
— Ул мал ияләрен трибуналга тотып бирергә кирәк. Шулар үлчәп ашата. Шулар ачлыктан интектерә. Бишбалта Иманколын гына алып кара. Губернатор төшү белән үк ялт иттерде амбарын. Сыңар бөртек тә калдырмады. Халыктан яшергән игеннәрен озатып ята диләр астыртын.
Тунлы кеше кызарып бүртенде:
—- Диләр, диләр... Хаҗига тел тидермә. Изге кеше ул.
Хәйбүш тагын да үткәзебрәк әйтте:
— Изге булмаган кая! Алтын-көмешле җыен контрны симертеп ята. Дау зурга китте.
Советыңа барып чак! — дип, яшелле-зәңгәрле тавыш чыгарып, чинады төлке тун.— Тагын бер мөселман сәүдәгәренең башына җит.’ Комиссар ясарлар үзеңне!
Хәйбүшнең тавышында ачу һәм нәфрәт кайнады:
58
Бик булыр идем комиссар. Хәреф танымыйм. 1ак кына китап ev-ен сукалый алсам, өйрәтер идем синен, кебекләрне көнлек азыгын мУннай тире белән табарга. Хәзер шундый заман. Кем эшләми, ул аШа. мый’ Юк сезгә икмәк! Юк сезгә тынычлык!
' Тунлы карт, шарфын тагын борын өстенә күтәреп, күзләрен елт-елт йомгалап, адымын тизләтте:
__ Сөйләштермә мине. Тзмагыма салкын тидерәсең. Ләкин үз^ мыгырданудан туктамады. — Я, илаһи, нинди заманага калдык. Карты- яше барысы да котырды. Бер сынык икмәк өчен бугазыңны чәйнәрләр. Алла сакласын...
Хәйбүш карт, аңар тынычлык бирмичә, шактый озак ияреп барды:
— Майлы бәлеш ашаган тамакка тидерерсең суык. Бер сынык, имеш... Сез бит ул шул соңгы сыныкны халыктан тартып алучылар. Сез эшләгән явызлыкларның берсе дә онытылмас. Җәзасын татырсыз!
КИЛМЕШӘК
Караңгы иде әле. Мөбарәкша каядыр якында гына үкергән ишәк тавышына уянып китте. Әйтерсең, колакка чөй кагалар, тактадай кадак суыралар, әйтерсәң лә, бикле капканы каералар.
— И-a... И-а-и-ааа...
Тавыш та бар икән бозау чаклым җәнлектә. Бу әрсез тавышны беренче тапкыр ул, моннан күп еллар элек, Исламбулныц борынгы тар тыкрыгында ишеткән иде. Шул урамдагы мәдрәсә ятагында алты еллап вакыты үтте аның. Яшь гомернең дәртле чагы, яфрак төсле өзелеп, шунда калды.
Яшь чак — тиле чак. Өметләр бер кочак. Ә кесәдә соңгы тиен: — Җибәрсәнә үз ишләрем янына,.— дип шыңшый. Мөбарәкша аңа бармак кына яный:
— Ычкына алмассың. Ишләреңне җыеп, сума тупларга керешәм хәзер мин.
Исламбулдан ул таныш-белешне очратканда чигәгә куш бармак тидереп, төрек офицеры шикелле исәнләшергә өйрәнеп, озын мыек үстереп, гөл чүлмәгедәй җирән фәс киеп, җәдит хәлфә булып кайтты. Бистә хатын-кызлары аның әкәмәт кыяфәтеннән көлделәр:
— И, ахирәт. Төшеңә иңмәсен. Саташып, бастырылып уянырсың.
— Кара чуклы кызыл нәмәстәкәеи башына киеп чыкса, этләр куркып кача үзеннән.
Намазчыл картлар, чыелдык тавыш белән корьән укуын өнәмәсәләр дә:
— Изге якларда шулай өйрәткәннәрдер, бәлки, — дип үзләренчә юрадылар.
Дин сабагыннан башка белем күрмәгән яшьләрнең уе икегә бүленде. Иманкол хаҗи мәдрәсәсенең өлкән шәкертләре аны олылап сөйләделәр:
— Безнең хәлфәгә Әнвәр паша сер итеп әйткән: Урта диңгездән алып Япон утрауларына чаклы җирдә Туран дәүләте корачакмын, дигән. J 1өбарәкша хәлфә шул дәүләттә акча һәм сәүдә эшләрен алып барачак, имеш...
Бу хәбәрләрне ишеткән бистә яшьләренең күпчелеге аның турында гәпне озайтмастан:
— Җилкуар, килмешәк, — дип кушамат тактылар.
Көннәрдән беркөнне аны Габдулла Тукай очрата. Казан урамында төрекчә киенеп, катыргы яка эченнән шыксыз озын муенын сузып, кулларын ишкәк ишкәндәй еракка селтәп атлаган Мөбарәкшага капылт кына эндәшә ул:
Сез кем буласыз?
59
Мөбарәкша, сүзләрне борын аша чыгарып, төрекчә җавап кайтара:
— Госманлыез, әфәндем.
Тукай аның күзләренә ачулы шелтә тойгысы белән текәп карый:
— Госманлы булгач, Төркияңдә үз почмагың бардыр ич. Нишләп ил алмаштырып, нәсел яздырып, Россия татарлары арасында буталып йөрисең.
Бишбалта егетләреннән берсе бу сүзне шунда ук җыр калыбына сала:
— Исламбулдан кайтты бер ишәк, Үз иленнән бизгән килмешәк, Акча өчен җанын бирәчәк, Ике уйлап тормый тидия.
Тукайның тапкыр сүзне һичкемнән тартынмый әйтү кыюлыгын, милләтчеләрне, карагруһчыларны бөтен ил каршында адәм көлкесе ясавын, сатлык җаннарның маңгайларына мәңге бетмәс хурлык тамгасы басу сәләтен электән үк белә иде ул. Тукай белән ачыктан-ачык җанҗал куптарырга Мөбарәкшаның башына тай типмәгән. Җае туры килер. Исәп- хисапны башкача өзәр ул. Шыпырт кына... астыртын.
Унберенче елның язы җитә. Казан, Оренбург, Өфе мәктәпләрендә тентү үткәрелеп, Тукай, Гафури, Коләхметов әсәрләре җыелып алына. Казан жандармнарының башлыгы судны тизрәк оештырырга һәм гаепле- ләр исемлегенә Хөсәен Ямашевны да өстәргә куша. Суд уңышлы барып чыкса, Мөбарәкшаны, «патшага турылыклы хезмәте өчен», — көнчыгыштагы берәр илгә консул тылмачы — драгоман итеп билгеләтергә вәгъдә дә бирә ул. Дәрәҗәгә әвәс Мөбарәкша алдында шундый мөмкинлек ачылырга торганда гына Ямашев үлә һәм ел тулар-тулмас Тукайның да йөрәге тибүдән туктый. Халык шагыйрен югалту кайгысы ил буенча иңрәп яңгыраган хәсрәтле көннәрдә, Мөбарәкша Аксак Мөхәммәтҗан такма-гын бастырып тарата:
— Ничә ай вә ничә көн авырып үлгән, Кызылларның юан шәмнәре сүнгән...
Тукайга каршы һөҗүмнәрдә Мөбарәкша бармагы уйнаганлыгын фабрикант Вәлишин генә белә иде. Ләкин кыңгыр эш кайчан да булса бер сизелә икән. Телгә оста, каләмгә шома булып танылган Мөбарәкшаның карьерасы да искәртмәстән ишелеп, җимерелеп төшә.
Унҗиденче елның январе. Күз ачкысыз буран. Казан заводларында забастовка. Эвакопунктта эшчеләр җыелышы. Тимерче Мостафа сөйли:
— ...Яшәп булмый артык. Күтәрелегез, иптәшләр, көрәшкә! Үзегез өчен... Балаларыгыз өчен...
Мөбарәкша каршы чыгарга өлгерми, җыелыш тарала. Караңгы тыкрыкта кемдер, аның якасыннан тотып, өстәп-өстәп суга:
— Ашыкма, провокатор! Өлешеңне алып кит. Бусы «Урал»ны яптыруың өчен! Бусы Тукай өстеннән донос өчен...
...Менә хәзер ул, ничә атналардан бирле ерак Төркестанда—Иске Ташкентның арзанлы мосафирханәсендә, ишәк бугазыннан кайралып, ышкылып чыккан шыксыз тавышны тыңлый:
— И-a... И-а-и-ааа...
Шул тавышка уянып китү белән аның йөрәгендә, күксел ипи катысын кимерә-кимерә ярыкка сыйдырырга маташкан күсе төсле, тынгысыз ваем кабына:
— Олагасы иде берәр яры. Себергә, Кавказга, Төркиягә... Нәрсә бәйләп тота соң аны биредә? Казаннан еракта яшәү теләгеме? Себер тагын да ераграк ич. Төркестандагы татар байларының акчасына чыгарыла торган газетамы? һәр сүзеннән зәһәр сөрем аңкып торган шушы газетада номер саен диярлек ул, исем-фамилиясенең баш хәрефләрен генә
60
Kven берәр мәкалә бастыра. Андый газеталар Кавказда юкмыни? ДПы Тпп^ентка УЛ сәбәпләр генә ябыштырмый. Татар хатын-кызлары ара. гпмнпн беренче фабрикант яки беренче банкир оулырга омтылган һәм байчыкның тәмен яшьләй татыган, хәйләкәр, үз сүзле, өлгер Суфия аны шушы номерга бәйләп, сихерләгән төсле тота.
' Былтыр җәен, Мөбарәкшага ияреп, Петроградтан киткәч, теләсә кайсы ир-улакның күзе төшмәсен дипме, әллә башка бер мәкер беләнме, Суфия аны үзенең булачак ире дип йөрткәләсә дә:
' — Әткәй яныбызга күчсен әле, — дигән булып, кавышу сәгатен һаман кичектерә килде.
Юныс Вәлишин башта ук күңелен Төркестанга беркеткән иде. Су- фия аның өчен аулак урамнан җимеш бакчалы йорт та сатып алды. Ләкин әле теге борчу, әле бу кыенлык чыгып, Юныс байның сәфәрен тоткарлады. Идриснең гәүдәсен кайтартып, Вәлишиннәр. чардуганына җирләгәч, Иманкол хаҗи аның күңеленә шундый бер уй салды:
— Шәһит китте Идрис мәрхүм. Казанны дүрт ягыннан ут төртеп яндырсаң да үчең канмас, кордаш.
— Янгынны сүндерәчәкләр, — диде Вәлишин. — Бу бәдбәхет шәһәр халкын бала-чагалары белән бергә ач тотып, кырып бетерсәң дә хәләл. Казан советы складларында, тартып-сузып бүлсәң, ике-өч айлык ризык бардыр. Томаларга кирәк азык чишмәләрен!
Бу чагында эре державаларның штаблары Россиядә үз боерыкларын күндәм башкарырлык диктатор эзлиләр. Берәүләрнең телендә — үзе туып үскән якларны теләсә кемгә, теләсә күпмегә сатарга әзер атаманнар исеме әвәләнә. Икенчеләре карсак буйлы, кылый күзле Корниловка өмет баглыйлар. Калганнары — патша төшкәч тә, флотын ташлап Америкага сызган Колчакны мактыйлар. Бик күп урыннарда ике төрле власть яши. Тора торгач, шуларның берсе өстенлек алып китә. Дулкын артыннан дулкын төсле күтәрелгән вакыйгалар тезмәсендә советка дошман хөкүмәтләрнең, оешмаларның исемнәре, өермә бөтергән чүп-чарга охшап, газета битләре аша тәгәрәп кенә торалар:
— Учредилка. Рада. Корылтай. Милләт мәҗлесе. Мөсавәт, Мохта- рият. Алаш-Орда. Директория. Милли идарә. Шураи исламия...
Шулар арасына ышыкланып, Америка — Себергә, Англия — Кавказ белән Төркестанга, Франция — Донбасс белән Кырымга, ә Германия Украина белән Балтик буена басып керергә хәстәрләнәләр иде.
Юныс бай, өзлексез алмашынып, үзгәреп торган бу тотрыксыз хәлне, җим эзләгән карчыга комсызлыгы белән күзәтеп, кайдан ничек табыш йолку мөмкинлеген исәпләп чыккач, Хоканд автономиясенә якын Сәмәр- кандка юл тотты. Ләкин аңар карап Суфия Мөбарәкша белән тора башларга ашыкмады, тагын бер сылтау тапты.
— Абыйның кырыгын уздырыйк.
Идриснең кырыгы да үтеп китте. Яңа елны каршылау төнендә дә Мөбарәкша кыз куенына керә алмады. Өмет бөтенләй өзелеп барганда, Суфия, аны-моны әйтмәстән, шушы кысан, тынчу бүлмәдә куна калды. Мөбарәкша шундый озак көтеп алынган бу шашкын сәгатьтә аның кыз түгеллеген, төрле оятсызлыкка остарып җиткән азгын хатын икәнлеген күргәч, гарьләнеп, көнләшеп бәйләнә башлаган иде дә, Суфия кырт кисте:
— Бик кәпрәймә! Никах укылмаган. Син беренче түгел. Соңгысы Да булмассың. Гомеремне, дәүләтемне бер иргә генә корбан итәргә тиле мәллә мин. Просто, сынарга теләдем. Кайчандыр Бикләмишев синен турыда сүз чыккач: — «Евнух ул, алаша!»—дигән иде. Стало быть, ялгышкан.
Таң беленүгә Суфия әле һаман үз хәленә төшенеп җитмәгән Мөбз рәкшага, өйрәнелгән-күнегелгән эш турында сөйләшкәндәй, берничә сүз ташлап, йортына китте.
61
— Кичләтеп сугылырмын. Исеңдә тот: бүгенге төн турында берәүгә дә ләм-мим. Телеңне тыя алмасаң бел аны, ухажорларымнан кем дә булса бугазыңнан «кых!»
Мөбарәкша еламсырап зарланырга кереште:
— Ни кылануың бу, Суфия. Шушындый хурлыкны ничек күтәрим! Җансыз бер таш түгел ләбаса мин.
Суфия аның шулай кызгандырып сөйләвен элек тә яратмый иде. Бу юлы тагын да кырысрак тавыш белән үткәреп әйтте:
—Шыңшыма! Номерыңа биклән дә әфиюныңны кап! Тынычланырсың. Озакламый Ташкентка Мәдинә күчә. Тотармын да өйләндерермен. Туй расходы миннән.
Ничәнче төн инде менә, Мөбарәкша иске мәдрәсә чоланы кебек күңелсез номерда япа-ялгыз... Бар иде чаклар. Урамнан узган саен, аның артыннан пышын-пышын сөйләшәләр иде:
— Укыдыңмы мәкаләсен?
— Иртәгә аның лекциясе...
«Милләтебезнең хәзерге барышы һәм киләчәге» турында иде ул лекция. Зал тулы яшь сәүдәгәрләр, ак якалы егетләр, күзлекле курсисткалар. Иң арттагы рәттә генә сабын заводыннан биш-алты татар. Шома гына барган лекцияне бүлдереп, шулар арасыннан берсе аңа төбәп кычкыра:
— Җиңел табыш, майлы бәлеш — шул бит синең милләтең! Халкыңны чын-чыннаи яратсаң, аның азатлыгы өчен утка керер идең. Тукай кебек, Ямаш кебек дөрләп янар идең. Кайнар булып. Якты булып!..
Кая инде аңа ялкынланып яну! Черек усак кисәвесыман чыжлап көйрәүдән узмаячак ул. Барлы-юклы намус калдыгы Суфия табаны астында шундый оятсыз тупаслык белән тапталганнан соң да, аның башында, пәрәвезгә эләккән көзге чебен төсле зәгыйфь, сүлпән сүзләр генә талпындылар.
— Сөймәснеке сыймас... Язмышың шундый булгач, кая барырсың, кемгә сыенырсың. Яклаучың да, кызганучың да юк синең, нәсел-нәсәпсез үги килмешәк. Кем белән киңәшергә. Кемгә хәсрәтле серне ачарга. Кемгә әйтсәң дә, кеше кайгысы — кештәктә, иртән керә, кич чыга. Редакциягә барыр идең, анда да тузан бөртегеннән тау ясарга өйрәнгән гайбәтчеләр оясы. Аңласа, Гыйльметдин генә аңлар аны.
Патша төшү белән пүнәтәй Камалнның тиле кызын котыртып, ал- тын-җәүһәр тулы шкатулкасын чәлеп качкан Гыйльметдин, исем- фамилия алмаштырып, төс-кыяфәт үзгәртеп, Ташкенттагы иң яхшы гостиницага, ике бүлмәле номерга урнашкан иде. Алгы бүлмәдәге өстәлдә кайрак ташы белән чалгы пәкесен, ярага сибә торган агач череген, тәрәзә төбендәге болганчык сулы банкада йөзгән сөлекләрне, тартмалардагы үләннәрне, тамырларны, зур ләгән уртасындагы бакыр комганны, элгечләрдәге җирән таплы, чүпләмле сөлгеләрне күргәч, кем әйтә алыр аны элекке бутышник дип. Хәзер аның башында гөмбәз түбәле бохар кәләпүшенә уралган яшел чалма. Маңгаенда сары пыялалы күзлек. Өстендә буй-буй чапан. Аякларында саурыйлы читек. Яртылаш кыркылган сакал-мыегын кынага буяп йөрүе белән дә, — илаһи, үзеңә тапшырдым,— дип, бер үк сүзне авыз эченнән пышылдап кабатлавы белән дә ул коеп куйган борынгы ишан. «Олуг Төркестаи» газетасында басылган игълан бу охшашлыкны тагын да көчәйтте:
— «Бөтен Россиягә атаклы сөннәтче Сәйфетдин хаҗи мөселманнарга белдерәдер: ышбу гыйнварның алтысында Ташкентка килдем. Аз вакыт кына торачакмын. Кирәк әфәнделәр рәхим итсеннәр «Националь» гостиницасына. Балаларга иң соңгы ысулда сөннәт кылам. Алты-җиде һәм аннан олырак яшьтәге малайларны һичбер авырттырмый сөннәткә утыртам. Читтән килгән мосафирларны номерда сөннәт кылмак һәм •мөмкин. Вә дәхи тәндәге җәрәхәтләрне, кутырларны дәвалыйм. Теш
62
Мөбарәкша, беркатлы кыланып:
__ Малым юк шул...—дип зарлана башлаган иде дә, Гыйльметдин аның уйларын күзенә карап укыгандай әйтте:
— Кулыңнан миллионер кызын ычкындырмасаң, аит итеп әйтәм, аяк астында туфрак мин. Теләсә нинди баш китәрлек йомыш тапшыр, шартлап үлим, үтәрмен. Суфияның гына янчыгын ятлар кулына җибәрмә. Ул янчыктагы миллионнар белән, менә әйтте диярсең карт юләр, мин сине Казанга хан итеп кайтарам. Син хан, мин баш вәзир. Тәхеткә менеп алгач та иң беренче эшне төрмә'салдырудан башла. Яңа бистәдә берне, Бншбалтада икенчесен. Ә иске бистә өчен Болакның ике яры буйлап.
Бер-берсенең уйларын ярты сүздән аңлап өйрәнгәнлектән, гәпне артык сузмыйча, икесе дә бер-берсенең бөерләренә төрткәләп, күз кысышып көлделәр:
— Ах син, сөннәтче бабай!
— Ах син, шәкерт азгыны!
Менә хәзер шул очрашу исенә төште дә, Мөбарәкша тиз генә киенеп, урамга чыкты.
Ялангач өянке ботакларында таң җиле шаулый. Урам буйлап аккан арыкларда былтыргы яфраклар йөзәләр. Шәһәр әле яңарак уянып килә. Берәм-сәрәм таяклы картлар очрый да гәүдәсенә озын чапан, битенә ат кылыннан тукылган пәрәнҗә бөркәнеп, базарга ашыгучы хатыннар уз- галый. Тора-бара урамнар җанлана төште. Су тегермәненә ярарлык зур тәгәрмәчле арбаларын тартып җай гына атлап барган ишәкләр күренгә- ли башлады. Мөбарәкша төнге кизүдән кайтып килгән атлы кызыл гвардеецлар күзенә чалынмаска тырышып, йөкле арбаларның берсенә ышыкланды. Шушы урамны узасы да, аннан сулга. Шундагы тыкрык чатында «Националь» гостиницасы.
Яхшыму?—дип үзбәкчә эндәште гостиница тротуарын себергән дворник.
Мартның салкын иртәсендә дә юка бишмәттән аерылмаган бу такырбаш дворник аның кемгә ияләшкәнен яхшы белә күрәсең, себерүеннән туктамый гына, Мөбарәкшаны истән яздырылык хәбәр әйтте:
Даменла Сәйфетдин әкә Сәмәрканд тарафига китеп барды кү...
«Олуг Төркестан» редакциясе урнашкан йортта Мөбарәкшаны тагын да күңелсезрәк хәл көтә иде:
Ишеттегезме, Вәлишин кызы, Ташкенттагы йортын сатып, акча тулы чемоданын сөннәтче Сәйфетдиннән күтәртеп, атасы янына сызган.
Мөбарәкша тыны кысылып, күзләрен иләмсез акайтып, сорады:
— Кайчан? Кем күргән?
., Ишеге яртылаш ачык бүлмәдән җирән мыеклы берәү, мыскыллап әйткәндәй, җавап бирде:
— Бәндәгез шаһит. Бүгеи төнлә озаттык.
1 өоарәкша кинәт хәлсезләнеп, ишек яңагына таянды:
Ник шундый ашыгыч...
жип-м акыйгаларның барышы ашыктыра, әфәндем хәзрәтләре! — ДИДС мыек һәм бу юлы аның тавышы, бизгәк тоткандай, калтыра <■
СУЫШМЫЙ Бавыр татларын аламын. Эчәк авыруын төзәтәм. Бала та- будан мәхрүм хатыннар өчен, ирлек куәтен җуйган мөселманнар Өчең SHM ана үләне, кырыктамыр, ифидра кузмнч һәм башка шифалы Да. пҮдРарым бар Тиз арада савыккайсыз, иншалла...»
РУ Эшне менә шулай җайлап җибәрде I ыильметднн. Бер генә нәрсә бовчый аньг Ташкентта да Совет власте. Ычкынып булса, аның күңелең Бохара тарта. Ни әйтсәң дә, тәхетен саклый алган әмир канаты астында аның өчен тынычрак булачак.
Шушы арада гына, ничектер сүз уңае туры килеп Мөоарәкшаны да. ул җилкендереп алды:
‘ ___ Тити-митиле мөселманга Бохарадан да шәп урын юк хәзер.
63
дерелдәп ишетелде. — Казанда эшләр харап. Болак аръягында милли катастрофа. Барлык татар эшчеләре Ленин фиркасын яклап, көрәшкә чыкканнар. Хәрби шура туздырылган. Мөселман байларына контрибуция. Ә сез, фаҗиганең ни дәрәҗә зурлыгын аңламыйсыз. Нинди коточкыч давыл күтәрелгәнен сизмисез. Тапкансыз бикәчләп йөрер вакыт!
Мөбарәкша нәрсәне булса да аңларлык хәлдә түгел иде. Бу сүзләр аңар күктән таш яугандай тоелды. Аның гәүдәсен, гүя, шул таш өеме баса бара һәм, каяндыр бик ерактан, тонык кына булып әлеге тавыш ишетелә:
— Номерына илтеп ташлагыз! Елак мелодрамалар заманы үтте инде. Ут һәм кылыч, таш кебек шәфкатьсез каты йөрәк кирәк хәзер. Шунсыз булмый. Шунсыз безне ул давыл чүп урынына бөтереп, әллә кай җәһәннәмгә илтеп ыргытачак.
Шул сүзләргә аралашып, коридор почмагында телефон чыңлады.
Кемдер, трубканы алып тыңлауга, ут капкандай сискәнеп кычкырды:
— Эш харап, әфәнделәр! Юныс бай кулга алынган.
Әллә ничә тавыш берьюлы гүләде:
— Сынды терәк.
— Чуалып бетте бөтенесе.
— Безне дә каптырырлар, пожалуй.
— Сызыйк булмаса.
Бу шаукымлы сүзләр Мөбарәкшаны айнытып җибәрделәр һәм ул, җир тетрәгән вакыттагыча өркеп, җирән мыекның чабуына ябышты:
— Ә Суфия ханымның чемоданы? Кайда ул? Исәнме?..
Җирән мыек көрсенеп сызгырды гына:
— Өфффет!
Былтыр җәй урталарында семьясын Кытайга озатып, үзе биредә калган чәй сәүдәгәрен бик күпләр:
— Колаксыз Шәйхи, — дип йөртәләр.
Егерме еллар элек Бохарада укыган ул. Мәдрәсә ишанының янчык тулы алтыны югалгач, аңардан шикләнеп, уң колагын кискәннәр дә, агулы үрмәкүчләр, чаяннар оясына — караңгы базга япканнар. Ул күзен дә йоммый такмаклап ант иткән:
— Җир упсын. Чәчрәп китим. Урламадым...
Икенче көнне, камчы белән суктырырга дип, баз капкачын ачсалар — ялт иткән моның эзе. Шактый еллар күздән югалып, онытылып беткәч, Оренбурга килеп чыккан бу. Тышкы кыяфәтеннән танырлык та түгел. Башында монгол бүреге. Өстендә кытай бишмәте. Кәрван-Сарай базарында камыш әрҗәле чәйләрне җырлап кына сата ди:
— Киләдер лә кәрван, ай-н киләдер
Бохарадан түгел лә, Хивадан...
Мал туплап, Иманкол хаҗи балдызына өйләнеп, сугыш алдыннан Казанга күчкәч, ул Болак буендагы чуен капкалы, ике катлы таш йортта ни өчендер бикләнеп яши башлый. Олы бәйрәмнәрдә генә аның, уң колагын чалма койрыгы белән каплап, ябык фаэтонда мәчеткә узып китүен күргәннәр. Гает укылуга мулла белән мәзинне, баҗасы белән аның компаньоны Хизбулланы ияртеп кайта да, кунакларны озаткач, камышлыктагы әкәм-төкәм төсле тагын үз кабыгына йомыла.
Тымызык күлдә корт уйный, дигәндәй, сугыш башлануга, чәй запасын яшереп, итәк астыннан сатуга күчә, Казанда совет власте урнашкач, бу кәсепне дә туктатып, кәгазь акчаларны алтынга әйләндерә дә юкка чыга. Таиыш-белешләре аны, Кытайга юнәлде ахры, дип юрап йөргәндә, Оренбурдаи хәбәр килә:
64
— Колаксыз Шәйхи Җаек кодагыйларының башлыгына көмеш ияр. „ яйгыо бүләк иткән. Атаман Дутов вәгъдә биргән ди аңар: Мәскәү ттхетенә* утырырга барышлый Казанга тия узам. Мөселман байларының алыннан совет тартып алган малларны үзләренә кайтартам.
" щул хәбәр таралган көннәрдә Шәйхулла бай йортында һөнәр курслары ачылып, икенче каттагы бүлмәләргә авыл яшьләре урнаштылар. Закир малае Рөстәмнең дә Казан белән танышлыгы шуннан башланды.
...Бүген курсантлар ял итәләр. Рөстәмнең иптәшләре паек шикәрен солы боткасына алмашу теләге белән иртәнге базарга чыгып киткәннәр. Ике кроватьлы кечкенә бүлмәдә ул бер ялгыз хәзер. Тышта тагын да суыта төшкән бугай, тәрәзә пыяласында абага үләнесыман бизәкле боз ялтырый. Болытлармы агыла, төтенме тузгый — бүлмә эче ярым караң- гы. Күк йөзе әллә нидә бер ачылып куйган арада, тәрәзә өлгеләрендә кояш уйнаклап, стенадагы зур рәсем күңелле яктырып китә.
Беренче кичтә үк Рөстәм бу рәсемгә, үзе туып үскән таныш урыннарны күргәндәй, озак төбәлеп караган иде. Менә хәзер дә былтыргы камыл уртасыннан кыяк чыгарган үләннәр, ботаклары бөтерелгән агачлар — аның күңелендә сагынып, ирегеп көтелгән яз башы тойгыларын яңарттылар. Урманга чиктәш басулыкта җир сукалаучы, киндер фуражкалы, тезгәчә төшеп торган киндер күлмәкле, ак сакаллы карт артыннан, ялан тәпи килеш тырмалап үтәсе килде аның. Шундый тере итеп ясалган ул, гүя җир башына җитеп борылуга, кытыршы бармаклары белән сакалын аралап, бер кулын маңгаена терәп, куе кашлар астыннан Рөстәмгә карар төсле.
Курсларга элегрәк килгән Чистай егете:
— Бабакаең Толстой булыр бу! — дигәч, Рөстәм ышанмаган иде:
— Кем хатыны әйтә?
Чистай егете, мыек шыта башлаган өске иренен кабартып:
— Эх, кәбәм, — дип елмайды да, йөрәгендә ургып ташыган моңны яшерергә көче җитмәгәндәй, җырлап җибәрде:
— Чәч толымнарың сары ука.
Саргайтасың, җаный, ник юкка?..
Була шундыйлар. Рәтләп танышырга да өлгермәгән кыз белән әллә кайчаннан бирле йөрешкәндәй кыланалар. Чистай егетенең дә беренче сүзләре Рөстәмгә шулай тоелды. Күгелҗем чәчәкле чынаяк кирпеч белән тышланган мич янындагы кроватенда ятканнан соң да, җыр аралаш озак сөйләнде ул.
— Иллә таза карт булган. Толстойны әйтәм. Күр, ничек сукалый... Курслар ачылган чакта типография кызлары бүләк иттеләр аны. Арада шундый бер чибәр бар. Күрсә идең, туганкай, күк сәдәптәй күзләрен. Керфек кагып бер караса, беттең малай... Такыр ла басу, кысыр җир, ат ашамый үләнен. Гыйшкың каты, үләмен...
Ул сүзләргә Рөстәмнең әллә ни исе китмәгән иде. Мәрфуганы эзли барган җирдән Нәсимәгә юлыгып, аңардан Зәйтүнәнең типографиядә эшләвен ишеткәч, йөрәге сыкрап куйды. Берничә тапкыр ул, курсларда дәрес беткән саен, типография тирәсен әйләнеп кайтты. Очрый калса, нәрсәдән сүз башларга? Исәнләшеп күрештең ди. Шуннан соң? Зарланыргамы? Эчем поша, янәсе... йөрәгем яна. Эчең пошса, су эч, йөрәген янса, боз яла, дип киңәш бирмәсме?.. Хат язарга кирәктер, бәлкем. 1ӘКИН Рөстәмнең моңарчы үз исеменнән берәүгә дә хат язганы юк. Ә Чистаи егете, Рөстәмгә күрсәтми генә, көн саен кемгәдер хат җибәрә. Укысаң икән берәрсен үрнәк өчен. Өлге итеп... Белергә кирәк әле- <<чибәр кыз» дигән булып, Зәйтүнәнең башын әйләндермәсен. Шомарган
1ка ошый ул. Кызыклы китаплардан йолкыштырган сүзләрне кЫСТь рып сөйләве дә, шушы яшьтән мыек үстерүе дә, бөдрә чәчләренең бер
тотамын чигә өстенә чыгарып йөртүе дә токтымалга түгел, әлбәттә. Рөстәм аның белән янәшә басса, югала да кала. Буе, кыяфәте белән генә түгел, шәһәрчә киенүе белән дә өстенлек Чистайда. Каян, ничек кулга төшергәндер каеш баулы, австрийский ботинканы, өрелеп торган галифе чалбарны, җиз төймәле гимнастерканы... Тагып җибәрергә алтатар гына җитми. Анысы да булса, бастыр да куй үзен вокзал каршына. Эшелон туктаган саен солдатлар аңар ялыначаклар: — Иптәш комендант! Безнең поездны алданрак җибәрче!..
Шулай уйланып утырганда түбән каттагы тышкы ишектән шагыр- шогыр кергән аяк тавышлары ишетелде. Курсантлар, күрәсең.
Бүлмәләренә узышлый шаулап алдылар.
— Ашаттылар ботка!
— Исән калуыңа куан.
— Исерек бугай теге почык танау. Кылыч белән чаба язды атын.
—Ярый әле, атыш башланганчы базардан тайдык...
Рөстәм базардагы хәлне сөйләтү өчен алар янына керергә әзерләнгәч кенә, Чистай егете ишекне аягы белән тибеп ачты да, кулларын киң селтәп, түргә атлап китте:
— Ша-го-о-м арыш... Айт-два...
Иртә белән мамык эчле тужуркадан гына иде ул. Хәзер аның өстендә шинель. Башында солдат бүреге. Сул җиңендә кызыл тасма. Билендә буш кобура тагылган брезент каеш.
Рөстәм:
— Җә инде, Зөфәр! Бу ни эш? — дип эндәшсә дә, Чистай егете кобурасын ычкындырып, аңар төзәгәндәй кыланып, кровать арасына кысрыклады:
— Руки вверх!
Бу тамашаны карарга күршеләр җыела башлагач кына ул, шаярудан туктап, кобураны бәләкәй сандыгына салды.
— Шүрләдеңме?
Рөстәм, сер бирмәскә тырышып, үртәп әйтте:
— Тилегә кем мылтык тоттырсын. Кабык кына ич ул нәмәстәң.
— Кабык эчендә балык, — диде Зөфәр. — Буржуй башын тешләп өзә торган чуртан оясы бу. Алтатарын иртәгә бирәләр. Патроннары белән... Бушаган арада минем янга — крепостька килеп чык. Пролетарский батальон. Комендантская команда...
Курсантлардан берсе шуңар ялгап:
— Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан — унтер, карга — ефрейтор, торна писарь чагында...—дип әйтә башлауга, куырып кына алдылар:
— Ничек оялмыйсың, җүләр!
— Әле генә күреп кайттың ич контрларны. Көпә-көндез Казан уртасында мылтык шартлату хәерлегә түгел.
—• Андый почык танаулар меңләп ди хәзер. Патша офицеры. Хәрби шура. Милли шура. Чорт-гурт...
— Мондый хәтәр вакытта безгә дә такта юнып утырырга туры килмәс.
— Ярман белән мир ясау кәгазенә кул куясы урында эшне бозып кайткан ди теге, кем әле... Тыр-тыр-тырский...
— Чит ил буржуйларына капка ачып йөри хәерсез.
— Ишеттегезме? Бу йортның хуҗасы Шәйхи бай шушы кыш башында Оренбурга азык эзли киткән тугыз рабочийны дутовчыларга тотып биргән. Сакмар буендагы талларга бәйләп яндырганнар бичараларны. Тере кешеләрне утка ташлаткан бит колаксыз спекулянт. Маңгаена тондырыр идем мин ул ерткычның бармак тикле кургашын!
5. «С. Ә.’ № II.
65
66
Рөстәм мондый сүзләргә катнашырга белеме җитмәүдәнме, тынлык саклап. Зөфәрне озата чыкканда гына сорады:
— Ничек син җиңел генә урнаштың?
Зөфәр барысы белән дә исәнләшеп, баскычтан төшеп барышлый, аның үзенә генә сер итеп әйткәндәй, җавап бирде:
— Булыр җиңел. Көн дә бер заявление язып теңкәләреиә тигәч кенә алдылар.
Рөстәм елмаеп куйды:
Тиле дә соң мин. Типографиядәге кызларның берсенә хат язасың икән дип йөрим бит.
Зөфәр, урамга чыгып бераз баргач, күзләрен еракка текәп, шул ераклыкта кемнедер шәйләгәндәй' адымын кызулатып, әйтте:
— Кама буенда үз кызым бар минем, дөньяның беренче чибәренә алышасым юк аны. Бүген үзе янына кайтып китәр и'дем. Заманасы тыныч түгел. Ишеттең ич, ничек болгана Казан...
Рөстәм борчылып әйтте:
— Күрдеңме базардагы атышны?
Зөфәр Болак күперенә җиткәч, күк буяулы такта сандыкны таш кү-> пер кырыендагы баганага куеп, ял итәргә туктады.
— Күрмәсәм дә ишетеп беләм. Крепостьта иде — Якубов фамилияле большевик килеп чыкты безнең янга. Шул әйтә: егетләр, әзер торыгыз. Татар байлары кораллы көч туплыйлар. Биредә хәрби съезд. Өфедә милләт мәҗлесе. Оренбурда корылтай.һ ярый, хуш хәзергә. Очрашырбыз әле.
Рөстәм, аны күпер аша озатып, Болак аръягындагы урам буйлап, Кабан күленә табан китте. Зөфәр сөйләгән хәлләр турында уйланып барганда, мунча почмагыннан борылган трамвай звоногы аны сискәндереп җибәрде. Башын күтәреп караган иде, вагон баскычыннан аңар һич көтмәгәндә Зәйтүнә кул изәде. «Ничек үскән, ничек чибәрләнгән!» — дип кычкырудан чак кына тыеп калды ул үзен.
Биле бөрүле, җиң очлары чигүле, коңгырт бәрән тун Зәйтүнәнең гәүдәсен тагын да озынрак күрсәтә. Көрән чәчләре, кыскарттырган ахры, былтыргыча толымлап үрелмәгәннәр, кырыйга авыштырып, түбәсен батыра төшеп кигән көмешсыман сары мех бүрек астыннан ял кебек таралып торалар. Шыгырым тулы .вагон баскычына юлда барышлый гына эләккәнгә охшый ул, чуар бияләйле куллары белән тоткага ябышып, терсәкләре белән башкаларны кысрыклап, эчкә үтәргә тырыша. Бозлы рельсләр өстеннән сикергәләп барган иске вагон, як-якка таралып төшәргә җыенган кебек, тыкылдый. Ватык тәрәзәләреннән куе төтеисы- ман аксыл бу тузгый. Кемнәрдер эчтә үзара талашалар. Бу шау-шу Зәйтүнәнең, кар кунган керфекләрне бияләй сырты белән сыпырып, елмаеп эндәшүен ишеттерми, башка тавышлар белән бергә укмаштырып йота бара иде. Тау астына кызурак әйләнә башлаган тәгәрмәчләр, нәрсәгәдер^ төртелгән шикелле, шып итеп туктагач кына Рөстәм куып җитте. Шактый җир ашыгып йөгерүдәнме, кул тотып күрешәсе урынга, Зәйтүнәнең тун чабуына ябышып исәнләште дә, уйлап килгән барлык сүз4 ләрен берьюлы актарып салды:
Иртәичәк язу-сызу, исәп-хисап. Көндез мастерскойда. Аш кына сыеграк. Аның каравы бүлмә җылы. Толстой өчен рәхмәт. Кичегеп кил- Де-м и!.Ул- Ярый, хәерле булсын.
Зәйтүнә аңлап җиттеме, юкмы, вагон кузгалуга:
Сөйрәтеп төшерәсең ич. Җибәр чабуны! —диде дә, элеккечә ваемсыз көләч чырай белән китеп барды.
Рөстәм юл буенча үз-үзен тиргәп кайтты:
х, уңмаган да соң мин. Кайчан, кайда очрашабыз дип әйтәсе ур нга, ашау ягы такыр, имеш. Озатырга кирәк иде, ичмасам.
67
МАТВЕИЧ НЫҢ ДУСЛАРЫ
Мастерской дип тә, фабрика дип тә, төрлечә аталып йөртелгән бу предприятие — сугыш елларында Казан земствосы карамагына, ә революциядән соң Совнархозга күчкән иде. Ниләр генә ясалмый биредә: шкафлар, парталар, өстәлләр, урындыклар... Шунда ук зур бер сарайда такта яралар. Аның күршесендәге таш йортта имәннән сиртмәле диван, көзгеле гардероб кебек кыйбатлы җиһазлар эшләнә.
Кайчандыр сугыштан элгәре ярминкә вакытларында башка шәһәрләрдән килгәләүче купецлар үзләренең кунак һәм ятак бүлмәләре өчен биредән мебель сайлап алганнар. Хәзер инде аларның башына бүтән хәсрәт төште. Аккош мамыгы тутырылган йомшак түшәкләрдә генә иркәләнеп яткан ул байларның назлы гәүдәләре хәзер, хода белсен, кай- ларда ауныйдыр: ерак Себернең җимерек вокзалындамы, Бохар чәйханәсенең балчык идәнендәме, әллә, алар әйтмешли: алла сакласын, Губ- чека подвалындамы... Былтыргы көздән бирле аларның бик күбесе чегән тормышына күчте. Ләкин аларның:—Ахырзамаи җитә, имеш, дип, җир йөзендә адәм нәселе корый икән, — дип юрауларына карамастан, эш кайный, тормыш елгасы яңа эздән шаулап ага. Губсовнархозның агач эшкәртү фабрикасында да иртәдән алып кичкәчә пычкы чыңлый һәм, кызып киткән биючеләрнең тупылдатып аяк басулары төсле, чүкеч, өтерге, юнгыч, тукмак тавышлары яңгырый.
Иске армия тарала башлагач та Казанга кайткан Егор Антонов, якын дусларын чакырып, Саимә белән кавышу көнен бәйрәм итте дә, шушы фабрикага эшкә урнашты. Элекке ярминкә лабазлары артында биек койма белән уратылган ишек алдының иркенлеге, чисталыгы, агач эшкәртү цехының Казанка елгасына караган зур, якты тәрәзәләре һәм нарат такталарында гәрәбәсыман ялтыраган чәер тамчыларының таныш исе — ишек ачып кергән уңайга ук аның күңеленә ошады. Биредә эшләүчеләрнең якын туганнар төсле үзара татулыгын да сизгәч, бу цех аның өчен күп еллар буенча йөрәңне ашкындырып үзенә тарткан, сагы- нылган урын булып күренде.
Иң элек аны Иван бабай Матвеич таныды:
— Әһә!—дип куанып кычкырды ул һәм Лев Толстойга охшатын- кыраган зур сакалыңнан пычкы чүпләрен сыпырып төшерде. — Безнең полкка тагын берәү. Рәхим итегез, Егор Кузьмич, артель өстәленә!
Ул үзе дә бирегә күптән түгел генә әле, Елга аръягы отрядына язылган кече улы Петр урынына кергән иде. Газеталарда язылуынча, ул отряд хәзер Оренбург янында дутовчыларга каршы сугыша.
Иван Матвеичпы халык яратып сөйли: зирәк акыллы, алтын куллы кеше. Син аңар ташландык бер тимер кисәгең биреп кара. Матвеич шундый фокус күрсәтер — алтын-көмешең бер якта торсын. Яшь чагында ук. ефәксыман йомшак чәчләр киң маңгай кырыена килешле таралып тор-, ганда һәм күзләренең акыллы, кайнар карашыннан, кызлар йөрәге лепелдәп типкән елларда ук, аның тылсымлы сәләтен, нечкә осталыгын, искиткеч матур һәм затлы әйберләрне әкияттәгечә өлгерлек белән эшлә- вен кайберәүләр көйләшеп, кайберәүләр сокланып сөйлиләр иде. Нинди генә хәбәрләр йөрми иде аның турында:
— Ул, янәсе, җеннән булдыклырак, алладан зиһенлерәк.
— Аның бабасы — агелчән борчасын дагалаган Тула тимерчесенә кода тиешле, имеш.
Хикмәтле тамашалар күрсәткән тимер сандугач турында әкият бар. Менә әйтте диярсез, андый хәлнең Матвеич катнашыннан башка булуы мөмкин түгел.
— Ә мин шундый хәбәр ишеттем. Гарәб солтанының сараенда әкәмәт бер сәгать булган. Эче тулы курчак, ди. Шул курчаклар сәгать суккан саен тере кешеләр кебек җырлап бииләр икән. Хәзер ул сәгать- 5»
68
не Парижга күчергәннәр. Күчүен күчкән, йөрүдән туктаган. Матвеичка пйтеп караганнар. Ә ул кулын гына селтәгән. Патшалар белән эш итәргә яватмый ул. Ә менә безнең үз кешеоез - мастеровой, эшче, борынгы будильникны көйләп бирүне үтенсә, ул ялындырып тормый, тегеңдә- монда төрткәләп, боргалап, таки ходка җибәрә. *
__ Ни әйтсәң дә безнең Рәсәй булдыклы кешеләргә бай. Ломоносовны гына алып кара. Гади мужик семьясыннан. Ә ни чаклы кирәкле белемне Россиягә йөзе белән әйләндергән! Тимер юлдагы иң беренче чуен айгырны кем җикте? Безнең Иделдә иң беренче ут көймәсен кем йөздереп җибәрде? Яки, әйтик, оча торган аппаратны? Барысы да безнең Рәсәй осталарының эше! Матвеич та шул ук токымнан. Халык өчен җанын бирергә әзер. Тырыш кеше...
һәм чынлап та, Матвеич кулы белән эшләнгән кайбер әйберләр шушы көнгәчә бистә эшчеләренең фатирларында сакланалар. Алар арасында ниләр генә юк: уеп бизәк төшерелгән имән тумоочкалар, чокып эшләнгән чәчәкле бакыр савытлар... Якынрак дусларына ул аларның. туйларында, туган көннәрендә тагын да кызыклырак әйберләр истәлек итеп биргән: бер тиенлек бакырдан эшләнгән йозак, булавка зурлык корычтан ясалган тугыз ачылмалы пәке, бөтен наборы шырпы тартмасына сыярлык агач эшкәртү кораллары... Зурайткыч пыяла аша карасаң, ул кечкенә әйберләрнең һәркайсында борынгы тамганы — Иван Матвеич Карповның баш хәрефләре санынча өч җәпле якорь рәсемен күрергә мөмкин.
Революциягә чаклы тагын шундый бер хәл булган. Беркөнне кичләтеп аның янына печатник Максимыч керә. Кысан бүлмәдә вак эш белән мавыгып утырган Матвеичка төртеп әйтә ул:
— Яшең олы инде, кордаш. Уенчыклардан бизәргә дә вакыт.
Матвеич сүз эзләп кесәгә керми.
— Шырпы башы — тарыдай, ә ялкыны — Ослан тавыдай.
— Шырпы эшкә ярый, — дип каршы төшә Максимыч. — Ә бу нәрсәгә?
Матвеичның үз тугызы тугыз.
— Диңгез тамчыдан башлана. Тау — ком бөртегеннән. Син уенчык дип кимсеткән бу нәмәстәкәй аркасында Казан губернаторының зур хәсрәткә таруы бик мөмкин.
Ул көнне Максимыч бу сүзләрне шапырынуга юраган иде. Караңгы реакция еллары башлангач, бөкләмичә дә түш кесәсенә сыярлык җыйнак листовкаларның Матвеичның шайтан да эзләп таба алмас кечкенә станогында басылуын күреп, хәйран калды. Ул бәләкәй типография сайрый торган кошлар читлегенә бик оста яшерелгән иде. Унҗиденче ел азагында Казан Советына сайлау хәзерлеге башлангач, Максимыч карт мастерның ул хезмәтен искә төшерде.
— Безнең җилкәдә хәзер бөтен Казан, — дип башлады ул Бишбал- та эшчеләре җыелышындагы речен. — Нигезенәчә куптарып тазартасы, өр-яңадан корасы эшләр күп. һәр тармакта безгә Карпов иптәш кебек намуслы, тәҗрибәле кешеләр кирәк.
Эшчеләр бистәсе Иван Матвеичны үзенең иң хөрмәтле депутаты итеп сайлады. Хәзер ул ничектер яшәреп тә киткәнсыман. Сакалын сакласа да, аның хәзер элеккечә буын сызлаудан, тән чыйраудан, сөЯК сыкраудан һәм башка шуның ише һич көтмәгәндә астыртын эләктереп алучан төрле авырулардан зарланмый башлавы — барысыннан битәр аның карчыгын — Авдотья Михайловнаны сөендерде. Бары тик КәЖ истәсендә төрле шифалы үләннәр, тамырлар сатып яшәгән Варвар ә и генә Матвеичның капылт үзеннән бизүен бер дә ошатмады. Матв ичның андый дарулар артыннан йөрергә вакыты юк шул, Казан шәһәр
™ның халык мәгарифе секциясенә член булып язылган иптәш К Р ң эше муеннан хәзер. Язу тану эшендә җитезләрдән саналмаг
69
бер кешенең шундый секцияне сайлавы кайберәүләргә сәер дә тоелды. Матвеич исә кемнәндер шул турыдагы соравына эре генә җавап кайтарган, ди.
— Ижица, ять, фита кебек иске режим хәрефләре белән мин болай да дус түгел идем. Әлифбаның үзенә карата минем претензиям юк!
Егет чагында ул шомлы да, серле дә булып тоелган хәрефләргә шик аралаш сак бер кызыксыну белән карый иде. Кайчандыр аның белән бер полкта хезмәт иткән Максимыч, япон сугышы беткәч, аңар һөнәрчелек тамгасына — өч җәпле якорьга үзенең, атасының, бабасының баш хәрефләрен кушып язарга киңәш бирде. Матвеич гомерендә беренче тапкыр шул өч хәрефнең кирәклеген аңлады һәм аларга үз осталыгының данын төрле килмешәкләр үзләштерүеннән саклый торган билге итеп карарга өйрәнде.
Өч хәреф — укый-яза белү дигән сүз түгел әле. Аларга атланып әллә ни ерак китә алмассың. Каптыргычка, ыргакка охшаган басма һәм язма билгеләрнең барысын да танырга өйрәнсәң генә, байлар яклы белдеклеләрнең эшчеләрдән яшереп асраган серләрен ачып булачак. Максимыч бу теләкне дә үтәүгә булышты. Әлифбаның алкага кидерелгән ике ачкычсыман тырпаеп торучы азаккы хәрефенә барып җитүгә, Матвеич куанып куйды:
— Я! рус телендә — мин!—дигән сүз бу. Хәзер инде мин аны беркемнән дә кыерсыттырмам. Эшче кеше: — Мин! — дип әйтә икән, ул үзенең тормыштагы урынын аңлап, җир йөзендәге барлык ямьне, матурлыкны үз кул көче белән тудыруына һәм шул матурлыкка яшәү көче бирә алуына горурланып әйтә. Бер әйбер эчемне пошыра. Күнегел- мәгәнлектәнме, бу хәрефләрнең кайберләрең буташтырам әле мин. Аларны хәтердә ныгыту өчен миңа йөрәккә ятышлы, хәйләсез, алдаусыз китап кирәк.
Шундый китапны эшчеләр бистәсендәге кичке мәктәп учителе Гафур Әхметов табып китерде. Матвеич ул китапның исемен хәрефләп укып чыккач, ни өчендер кәефсезләнеп, кулын селтәде.
— Мин сораган китап түгел бу, туганкай. Җырга мин үзем дә мастер. Җырны аны яше-карты китапсыз да отып ала. Бәйрәм көнне минем җан кисәк карчыгыма бер йомры эчертеп кара әле, ул сине шундый моңлы, сагышлы җырлар белән сыйлар, бергәләп үкерерсең.
Китапны ул, учитель аңар беренче сүзләрен укып күрсәткәч кенә, алып калырга риза булды.
— Диңгезнең чал яйласында җил болытлар җыеп йөри...
Бу сүзләрне ишетүгә, Матвеич — полициядән яшереп басылган юка китапны аулакта, үзе генә укып чыгарга күңел беркетте. Гафур учитель белән Максимыч: — «Китапны укып чыккач нәрсә әйтер икән?» — дип, бик кызыксынып көттеләр. Ләкин аңарда шундый көтелмәгән теләк туасын берсе дә күз алдына китерә алмады. Икенче көнне үк Матвеич карт печатникка борчулы тавыш белән эндәште.
— Бу хәрефләрне танырга син өйрәттең. Хәзер инде син миңа бер яхшылык күрсәт, аларны ничек итеп булса да оныттыра күр! Барысын берьюлы. Ансыз да кайгы-хәсрәтем җитәсе. Ә син, шайтан белсен, нинди җәһәннәмгә илтеп тыктың мине, җан көйдергеч азаплар эченә. Син биргән җырны укыдым, якындагысын укыдым. Шуннан күз алдымда бөтен дөнья асты өскә әйләнеп китте. Син, зинһар, ул хәрефләрне минем башымнан тартып чыгар да үзең белән алып кит. Шулай эшлә: мин элеккечә бер ни белмим, шуның белән точка!..
Максимыч аны юатырга тырышты:
• Тормышта күп нәрсәне онытырга мөмкин. Ләкин әлифба синең белән соңгы сулышкача аерылмый бергә барачак. Ул инде синең миеңә аралашып, сеңеп беткән. Син аны хәзер бернинди чәнечке белән казып ташлый алмыйсың.
70
_ дх С11П, — дип Матвеич үпкә аралаш сукранды. — Дус кеше. Bv тынгысыз уку дәрте белән мин кайда олагыйм хәзер?.. Күр дә тор’ берәр бәла куптарам. Ә җавабын кем бирер?
Пәкнн ул бернинди бәла куптармады. Элеккегә караганда да тын- рак тынычрак яши башлады. Якшәмбе көннәрдә инде ул трактирларда та элеккечә шауламый, «казенка» бусагасы төбендә дә аунап ятмый. Шимбә көн кичен, авыр эш атнасы беткәннән соц да ул үзенең күндәм Авдотьясыннан ягымлы тавыш белән: — «Бик арып кайттым, бер генә йотым бирче!» — дпп сорарга да оныта башлады. Хатыны аның кыска ял сәгатьләрендә китап укып утырганын күргәләсә дә, үз-үзен ирләр эшенә катнашудан тыя килде. Семья тормышына тын, йомыкый исереклек чире кебек килеп кергән бу гадәткә ул шулай күнегеп тә китәр иде, бәлки. Көтелмәгән бер хәл аның йөрәгенә гомерлек борчу салды.
Русларның май чабу бәйрәме башланган көннәр иде. Авдотья Михайловна, таба майлап, белен пешерергә кереште. Кинәт, көтмәгәндә, гадәттәге вакыттан иртәрәк, чабуына ут капкан төсле кабынып, Иван Матвеич кайтып керде. Ишекне ашык-пошык бикләде дә, кесәсеннән бер төргәк ниндидер кәгазьләр чыгарып, мичкә ыргытты. Озакламый ишек шакыдылар. Матвеич кызарып янган күмер өеменә бер кочак йомычка салгач, ашыкмый гына ишекне ачты. Өчәү керделәр: мыек очлары өскә очлайтып бөтерелгән яшь жандарм, аның артында күптәнге таныш бутышник Гыйльметдин белән дегет сатучы Пашка Блохин. Күпме генә җентекләп актарынсалар да, берни таба алмый, буш кул белән киттеләр. Блохин гына урамга чыккач, тагын борылып, тәрәзә каршында озак әтәчләнде һәм чыелдык тавыш белән ярсып, гайрәтләнде:
— Табармын! Әйттем, -табачакмын... Җир астыннан булса да казып чыгарачакмын!
Матвеич исә, әле телен күрсәтеп, әле өч бармактан сүзсез дә аңлашыла торган фигура ясап, үчекләп озатты.
Ул чагында шушы карагруһчы белән күп еллардан соң шәһәр советы коридорында очрашырмын дип, кемнең уена кереп чыксын! Ә очрашырга туры килде. Хәзер ул ниндидер кустарьларның вәкиле, имеш. Озакламый шул ук коридорда Төркстанга качкан фабрикант Вәлишии- ның кайиише — Хәммат Галикеев күренде. Матвеич, алар белән юлыгуга ачуы кабынып, коридорга аркылы басып, кычкырды:
— Нинди җил китереп ташлады, әрсез әфәнделәр! Күтәрегез тизрәк биредән үкчәләрегезне!
Аның төксе чыраеннан Пашка өрексә дә, Хәммат сиздермәскә тырышты.
— Кызмагыз, сударь, ягъни, гафу итегез, иптәш...—дип, юмалап эндәште ул. — Начальникларыгыздан сорагыз, ни өчен безнең партия вәкилләренең биредә булуларын аңлатып бирерләр.
Бу сүз Матвеичка бик сәер тоелды.
— Ниткән партия тагын?
Хәзер инде Блохин да кыюлана төште.
Газетадан укыгансыңдыр: бу сайлауларда безнең социалист-рево- люционерлар исемлегеннән дә берничә депутат сайланды.
^м"’ ~ дип> мыскыллап тамак кырды Матвеич. — Сез биредә полиция бурзайларына оя кормакчы буласыз икән. Анысы барып чыкмас. Сезгә кулай бүтән урын бар.
Карт мастерга икәүләп каныктылар:
— Кайда?..
таЛо1аТВеич’ алаРны коридор эченә артык җибәрмичә, тышкы ишеккә табан кысрыкларга тотынды:
— Дамба артында... Шәһәр тиреслегендә!
71
Егор белой күрешкәч тә ул, шушы бәрелешне искә төшереп, атналар 6ve үзен борчыган уйларны, кичерешләрне әйтеп салды:
— Бик вакытлы кайттың әле. Тормыш хәзер, туганкай, язгы ташкын шикелле, шаулый, кайный, яр кырыйларына төрле чүп-чарны чыгарып ыргыта. Безнең Казанда да әшәке чүп шактый җыелды. Кайсы электән үк шушында оялаган, кайберләре башка шәһәрләрдән килеп сырышкан. Берсенең дә упкынга батасы килми, күсе кебек ябышалар. Ә без аларны тнрәпгәрәк чумырабыз. Төпкәрәк төш, кода! Чоигылга!
Мастерскойдагыларның барысы да Блохин белән Галикеевка каршы кискен чара күрергә хәстәрләнделәр. Ләкин озакламый кустарьлар белән приказчиклар үзләре үк аларның мандатларын тартып алдылар. Дөрес, Иван Матвеичка берничә союзда һәм артельдә булырга туры килде. Үзенә ярдәмгә ул телгә чая Фәйрүзәне дә ияртеп барды. Кустарьлар Матвеичның гадел кеше икәнлеген беләләр. Фәйрүзә исә татар приказчикларының музыкаль-драма түгәрәгендә ярты елга якын инде катнашып килә. Бик күпләр аның моңлы тавышын һәм кешеләр турында кайгыртучан, сизгер күңелле булуын сокланып сөйлиләр. Приказчиклар җыелышында ул больницадагы атасы җибәргән хатны гына укыды. Ләкин карт учитсльнең бу хаты йөрәккә шундый үткәзеп язылган- лыктанмы, җыелыш — күп кешеле вокзалга сыңар аяк басарлык та буш урыны калмаган поезд килеп туктаган төсле, берьюлы шауларга тотынды:
— Буржуй холуйларын барлык ярыклардан әллә кайчан төтәсләп куарга вакыт!
— Үзебездә дә бар гаеп. Ваемсыз кыланганбыз.
— Учительгә рәхмәт. Туры киңәше өчен.
— Инде акыллырак булырбыз. Тикшерә төшәрбез.
— һәрвакыт большевиклар белән бергә барырга кирәк. Иң дөресе шул.
Бу җыелыш турында Егор шул ук кичне Саимәдән ишеткән иде. Ләкин хәлнең ни чаклы үткен торуын күз алдына китереп җиткермәде. Бәлки бу эш беткән саен Саимә янына һаман әле тәүге очрашу вакы- тындагыча ашкынып, дулкынланып кайту аркасында шулай булгандыр. Көтеп, сагынып алган кичке сәгатьләрне ул шатлык белән, наз белән, соры урманнарының матурлыгы, Идел ярларының язгы яме турындагы җыр белән бизәргә ярата. Солдат котелогындагы бәрәңге өйрәсе дә, кечкенә лампаның тыныч яктысы да, тимер мич өстендәге калай чәйнекнең шаулап кайнавы да — аның дәртле күңелендә хыяллар, куанычлы тойгылар тудыралар. Бу тойгылар, хыяллар—тагын кабынып китәргә торган сугыш турындагы, аерылышу турындагы борчулы уйларны читкәрәк тибәрәләр. Саимә аңа татар байларының фетнә куптарырга маташуларын, ниндидер Идел — Урал дәүләте оештырырга һәм ул дәүләтне Америкадагыча «Штат» дип атарга җыенуларын әйткәч, Егор мыек астыннан елмаеп кына куйды:
— Ат дагалаганда бака ботын кыстыра диләрме әле?
Биш-алты атна вакыт узарга өлгермәде, Егор тыныч яшәргә туры килмәячәген бөтен ачыклыгы белән сизде. Менә бүген ул йөрәген талаучы шул кайгыны басарга теләгәндәй, эшен кызулата төшә, такталарның артык-портыгын ярсыбрак кисә, ышкы сабына бөтен көчен салып баса. Шул ук вакытта аның һәр хәрәкәтендә, тирәннән уйчан якты сир- пеп торган күзләрендә, чувашча һәм татарча сүзләр аралаш җырында—яшел урманга, тормышка, кешеләргә ягымлы мәхәббәт, иркәлә-неп бозылмаган мәхәббәт яши. Эшкәртелгән тактаны үз өеменә, ишләре янына куяр алдыннан ул, кытыршы учы белән сыйпап, шыпырт кына берәр сүз әйтә:
— Кайсы урманда үстең икән, сылу нараткаем!
72
Ул үзе ДӘ сизми кала, шул сүз җырга тоташып китә:
— Дөм-дөм урман, дөм урман, Син ник болан шаулыйсың...
Шуннан, күптәнге танышын очраткан кебек, икенче агачны эшкәртергә тотына:
— Кайгырма, энекәш. Ботакларыңны юнарбыз, оалкып, чыңлап
торырсың... о о „
Б\- гадәтен ул эштән кайтышлый да онытмый. Саимә янына күпме генә ашыкса да, татарлар арасында «Бакыр бабай» дип йөртелгән Дер. жавин памятнигы янындагы бакчага кермичә уза алмый. Шунда үсен утырган ак чыршынын, куе, йомшак ылысларын тоткалап, ботаклардагы карларны селкеп төшерә. Язмышын атасының кырыс ихтыяры богаулаган Саимә өчен җаны әрнегәндә, Егор еш кына шушы агач әйләнәсендә арлы-бирле уйланып йөрергә күнеккән иде. Чәнечкеле куаклар, соры акацияләр уртасында ялгыз үскән бу ак чыршы да, аның шикелле үк, ирешеп булмас мәхәббәт турында тын гына моңаеп утырадырсыман тоела иде.
— Япа-ялгыз бичара. Шыр ятим...
Соңыннан, Байкалның кыргый ярында, ташлы балчыкка көчле тамырлары белән чытырдап ябышкан эрбет агачын очраткач, Егор Казан бакчасындагы ак чыршы турында ямансулап куйды һәм аның күңелендә аларның икәвен дә янәшә утырту теләге туды.
Менә хәзер Егорның җырында араларың таулар, дәрьялар аерган шул ике агачның сагышы яңгырый:
— Кара урман... Дөм урман...
Кичке караңгы төшкәнгә дә бераз булып килә инде. Озакламый ишектән төнге каравылчы Хәйбүш бабай керергә тиеш. Аның кулында ачкычлар шылтырауга, Егор эш коралларын тартмага салыр һәм юллары бер якка туры килгән сипкел битле Рөстәмгә күңелле генә эндәшер:
— Буяуларыңны җыештыр!
Ләкин бүген, яшьләрдән зур гына төркем Кызыл Армиягә язылырга киткәч, аның эче поша башлады. Башка эшчеләр аларны озата киттеләр. Цех бушап, тынып калды. Такта бүленте артында Матвеич беләк Рөстәм калды да, бу якта — Егор.
— Каты көннәр килер дә... — дип, пошынып, акрын гына җырлады ул. — Катып китәр йомшак җан...
Матвеичның йөрәгенә үтте ахры бу моң, ызалаиып кычкырды:
— Бу ниткән бетмәс кайгы синдә, Кузьмич?
Егор, шомартылган такта кисәген күтәреп, аның ягына чыкты.
— Яхшы шкафка барырмы икән бу? — дип киңәшкән тон белән эндәште ул. — Яшь киленнәр өчен көзге дә куеп җибәрсәң... Тик бер нәрсәне телик: безнең көзгеләр хатын-кыз күз яшеи күрмәсеннәр иде...
Матвеич, Рөстәмнең кыска, каты чәчен сыйпый-сыйпый, борчулы хәбәр әйтте:
Мин карт кеше инде, кичерегез, сөйкемле җеннәрем! Сезне кү-ңелсезләндерәсем килмәгән иде дә бит... Нишлисең... Сугыш төтенен тагын бер кат иснәргә туры килер ахры, нәләт төшкереие!
Рөстәм аңар әсәренеп карады һәм аның күзләрендә, якынлашып килгән яшенле болыт шәүләсе кебек, ваем чагылды.
— Нәрсә бар, бабай?..
- Болгаталар, — дип ачынып әйтте Матвеич. — Бутарга телиләр оезне. Чухом бәреп керергә җыеналар.
Бу хәбәрдән Егорның йөзенә ачу чыкты:
Ни җитми аларга?..
Матвеич кыска гына аңлатып бирде:
73
— Җир җитми. Шул азаплы җиребезне Америка камчысы астында йөрәк каны белән, маңгай тире белән сугарырга менә син җитмисең, мин һәм Рөстәм җитми.
Шул турыда сүз кызып киткәч, алар ишектән кыска тун, чуар йонлы колакчын киеп, берданка каешын иңбашына элеп кергән Хәйбушны шәйләми дә калдылар. Ерактан күрүчәи үткен, корычтай күгелҗем күзләре белән, ике якка очлап таралган чал сакалы белән — ул һаман да әле бакенщик чыраен саклый, гүя ул биредә язга чаклы гына эшләячәк. Ослан тавында карлар эреп, Иделдә боз кузгалуга:—Хуш, сау бул, без үзебезнең эшкә киттек! — диячәк.
Идел аны, әйтерсең лә, үз янында торырга чакыра һәм ул Идел буендагы вакыйгалар турында һәр очраган танышыннан җентекләп сораштыра. Аның, каядыр Тверь губерниясендәге беренче кизләүдән башлап, унике футлык рейдка чаклы, яр буйлап узасы, шундагы якташларының тормышын күрәсе, Стенька Разин кыясына күтәреләсе, Пугач явы ышыкланган тау тишекләрендә буласы, Идел пароходлары эшләнә торган заводлар белән танышасы, югарыдан саллар агып төшүен, түбәннән — диңгез тирәнлегеннән, Кавказ таулары астыннан ничек итеп иксез-чиксез байлык чыгарылуын үз күзе белән тикшереп йөрисе килә...
Озын гомер эчендә бу кайнар теләккә һаман әле ирешеп булмаса да, Жигули тауларының соклангыч матурлыгын, яр буе шәһәрләренең шау-шулы тормышын күрү өмете һаман, сүрелми. Бер ел чамасы инде, аның йөрәгендә тагын бер ашкынулы хыял кабынды һәм аның күз аллары, таң хәбәрчесе — Чулпан йолдызын күргәндәй яктырып киттеләр.
— Миңа Владимир Ильичны күрергә кирәк, — диде ул Матвеичка һәм аны үзе генә белергә тиешле сер итеп әйтте. — Ул да безнең Идел буенда туган кеше. Бер сүздән аңлар. Сугышны ничек тә булса кичектереп булмасмы икән? Эш муеннан югыйсә. Ипкә саласы нужалар күп...
Картайган көндә шундый яшь бер җилкенү белән кузгалган бу теләкне ул бүген башкалар алдында да әйтмичә түзмәде:
— Син миңа, Матвеич, бер әйбер ясап бир әле. Сәгатьтәге төсле түгәрәк пыяласы да булсын. Җыйнак кына, матур гына фонарь, дип әйтәсем килә. Буш кул белән барырга күңел тартмый. Төнлә китап караштырырга, халыктан килгән хатларны укырга ярап куяр иде, бәлки...
Матвеичның ваемлы йөзе бердән ачылып китте.
— Әйбәт уйлагансың, Хәйбул Валиевич! Андый әйберне килештереп эшләп чыгаруы үзе зур бәхет. Бәйрәмгә туры китерәсе иде аны. Эш көннәрендә, үзең беләсең, Россиянең кырык ягыннан халык җыела, торгандыр. Ил зур, кеше күп, ә ул — безнең өчен бердәнбер...
Рөстәм, ике картның кем турында киңәшүләрен анык белмәсә дә, сүзгә кушылды.
— Күп булса ике ай. Беренче май бәйрәме җитә бит.
Хәйбушкә аның белдекле булып кылануы ошамады.
— Кайчан нинди бәйрәм буласын синнән сорамыйлар. Олылар гәбенә катнашырга иртә әле сиңа.
— Иртәсен иртә, — дип шаяртып әйтте Егор. — Аның каравы тәрәзәне оста чиртә.
Бу сүзне Матвеич шунда ук элеп алды.
— Кем тәрәзәсен?
Хәйбуш, Рөстәмне оялтырга теләп, күзен кысып елмайды:
— Әйтимме икән. Чиле-пешле гашыйклар гына шулай котыралар. Бөтен бистә сөйли. Зәйтүнә тәрәзәсенә кемдер чуен кебек такыр сукмак салган, ди. Гәрәйгә юлыга күрмә, ул гадәтеңнән момент биздерер.
74
Рөстәмнең бите ут капкандай кызарды. Шулай да ул сүзне икенче якка борып җибәрерлек көч тапты.
— Газетада язганнар ич. Быелгы язга зур бәйрәм көтелә дип.
— Синең ише уҗым бозавына тагын газета укырга,— дип кызып китте Хәйбуш. — Чал сакаллы бабаң белмәгән нечкәлекне синме аерасың?
Рөстәм бәхәсләшеп тормады. Егор аңа ымлап ишеккә күрсәтте һәм алар, картларны аулакта калдырып, урамга чыктылар.
Бушап калган " Болак буеннан кайтуы күңелле иде. Коры суыктан аяк астында кар шыгырдый. Аяз күктә, әле яңарак үтеп киткән нефть баржасының майлы эзе кебек, төтен таплары йөзәләр һәм тәрәзәләрнең бозлы пыяласы аша тонык ут шәүләләре җемелдәп калалар.
Егор, Рөстәмнең текә холыклы Хәйбушка һәм үзенең урыйсыз шаяртуына карата үпкәсен таратырга, күңелен күтәрергә тырышып әйтте:
_ Син ачуланма инде. Аны-моны уйлап түгел, телдән ычкына ич шулай...
’ — Сез беләсез бит, — диде Рөстәм, һаман тынычлана алмыйча. — Гади танышлар гына без. Ара-тирә ул эшләгән библиотекадан китап алгалыйм икән, начар гадәтмени ул?..
Егор шуны ук җүпләде:
— Бик яхшы. Шулай кирәк. Ярый, бетсен. Баягынак син сөйли башлаган идең. Бүлдерделәр. Әйт әле, ничек, теге шамакай хан булам дип саташамы?..
Тиз атлаудан, Кремль үренең текәлегеннән Рөстәм ешрак сулый башлады, шуңармыдыр, аның сүзләре дә өзелеп баргандай яңгырый иде:
— Өфедә дип әйтимме. Әллә арырак. Оренбургта. Борынгы мәчеткә контр-монтрлар җыелганнар. Әлеге шамакай шунда чыгып сөйләгән. Фамилиясен дуңгызның оныттым. Шул үзе инде. Яшел чапаннан. Башында Исламбул фәсе. Калмык битле. «Хан булырга телим,—дип әйтә ди. — Төшемдә күрдем. Уң ягымда Мөхәммәт пәйгамбәр, сул ягымда Чыңгыз патша...» Тәрәзә ачык икән. Узып баручы солдат, тәрәзәдән башын тыгып, йодрык кизәнгән: — «Уставны бозма, янәсе! Закон буенча ханга дүрт җаисакчы кирәк. Уңнан, сулдан синеңчә булсын: Чыңгыз белән Мөхәммәт. Ә алдан ишәккә атланып атаман Дутов. Артыңнан — мериканский жандарм!»
Бу сүздән Егор, Кремль тавына менгәч тә, Рөстәмнең телогрейка чабуыннан тарта-тарта, тыела алмый көлде:
— Эчемә кату чыгардың. Каян ишетәсең шундый кызыкларны...
Шуннан, кинәт кенә нәрсәдер исенә төшеп, сорады:
— Сезнең өяздә урман зурмы?
— Чыбык очы да юк. Әби патша заманында ук лашманнар кисеп бетергәннәр.
— Ә безнең Соры урманын шайтан үзенең барлык җеннәре белән үлчәп чыга алмас. Дүрт губерния җирен каплап тора ул. Җәйге таңда кереп кара әле син, бөтен кайгыңны коя да төшерә. Ул, мин сиңа әйтим, зифа каеннар, яфракларын мөлдерәтеп, яннарына дәшкәндәй күре' нәләр: «Чибәр егет, безнең белән ял ит. Шушыннан матур төш тапмассың». Өрәңге — чуваш кебек юмарт агач. Кызыктырып, шыпырт кына чакыра: — «Көянтә ясарга җыенасыңмы? Әйдә, кая китмәгән безнең баш, алып кына җибәр үземне!» Усакны әйткән дә юк. Ул ■— каты куллы әти-әни кызы кебек юаш. Тик торганда да өркеп яши. КуркаК
әм сак кош шикелле. Җилсез кызу көндә дә, аның яфраклары өзлексез ~‘релдәп, калтырап торалар. Янәсе ул ялынып үтенә: — «Абый җаным, гмп ЫҢНЫ Күрсәтә КҮРМӘ’ Син яхшы бит. Рәнҗетмә мине...» Ничек ка- н S оИ₽ӘК' Ул үзе бер әкият, кызлар җыры төсле. Скрипканы тикмә-
— —w «гачтан ясамыйлар. Алтыннан эшләп кара әле син, эч пошыр*
гыч кибет чыңыннан башка тавыш чыкмаячак. Ә тиешле агачын табып, кыллар сузып, смычокны бер генә тидер! Шундый моң яңгырар, ашау кайгысын да онытырсың. Мин сиңа, Рөстәм, Соры урманын күрсәтәм әле. Дөньялар гына тыныч торсын. Саимә дә бергә барыр. Ул урманның хикмәтен аңлый. Яшь чагында ук мин аңардан татарча бер мәкаль ишетеп шаккаттым. «Агач ямьле җимеше белән, кеше — үзенең эше белән».
Рөстәм бу гаҗәп сүзләрне, тынын эчтән сулап тыңлады һәм тере агачка шундый көчле мәхәббәттән башка агач эшкәртүче чын мастер булу мөмкин түгеллеген аңлады. Егор, паровоз гудогы һәм Хәйбуш кулындагы такылдавык тавышы белән ара-тирә бүлгәләнгән төнге тынлыкка колак салып, кызыксынып сорады:
— Сиздеңме сии, безнең картлар кемгә бүләк хәзерлиләр?
Рөстәм сарай гына әйтте:
— Анысы аларның үз эше.
— Юк, — дип, кырт кисте Егор.—Ул эш безнең барыбызга да кагыла.
Рөстәм аптырап сорады:
— Ничек?
— Берәүгә дә такылдамассыңмы?
— Берәүгә дә!
— Ә Зәйтүнә?
— Аңа да, хәтта. Я инде, сузма.
Егор, күңеле нечкәреп, дулкынланып әйтте:
— Ленинга ул бүләк. Әйдә без дә берәр нәрсә хәстәрлик. Соры урманыннан иң чыдам агачларны сайлап, әйтик: чикләвек, каен, — язгы кояш нуры белән, Идел җиле белән киптерербез. Шуннан мин скрипка ясармын. Сии аны гәрәбәдәй алтынсу лак белән ялтыратырсың. Гәрәйгә дә әйтербез. Барлык илләр белән тынычлыкта, дуслыкта яшәргә теләвебезне аңлатып, скрипканың киң җиренә шундый бер рәсем ясасын: Байкал ярындагы эрбет агачын. Янәшәгә үзебезнең ак чырш