Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ЯЗУЧЫЛАРЫ ТУРЫНДА


«Татар теле — бөек шагыйрьләр теле. Татар теленә тәрҗемә ителү — шагыйрь өчен сөенечле хәл. Мин дә моңа бик шатланам. Татар халкы белән минем халкым телләре арасында якынлык бар. Мин татар шагыйрьләренең әсәрләрен оригиналларында укыйм һәм аңлыйм. Мин татар классик шагыйрьләрен дә, татар совет шагыйрьләрен дә яратам».
Назыйм Хикмәт төрек шагыйре.
«...Моннан егерме ел элек мин Кави Нәҗминең шушы гасыр башы классик шагыйре — царизм золымы астында иҗат иткән Габдулла Тукай турында сөйләгәнен тыңладым. Ул шагыйрь үзенең бер шигырендә әйтә:
Килде тоткынлык, түбәнләнде уемның куллары;
Хөр заман ак кул белән күкләрдә йолдыз чүпләдем.
... Ул — түгел күңелем эшеннән, тик ялан кулның эше; Кызмагыз бик, чыкса мәйданга басылган чүпләрем.
Әнә шундый кырыс башлангыч, Тукай һәм Мәҗит Гафури поэзиясе, Галимҗан Ибраһимовның... романнары Татарстан республикасы совет язучыларына юл хәзерләде».
«1944 елның 10 январенда Берлиндагы Моабит төрмәсендә палач балтасы бер шагыйрьнең башын чабып өзде. Шунысы гаҗәп, безгә, атып үтерелгән Гарсия Лорканың исемен ишетеп җаны тетрәгән, атылган Жак Декурның соңгы сүзләрен яки нацистлар тарафыннан асылган Юлиус Фучикның төрмәдә язган китабын тын да алмый укып чыккан французларга, ул совет шагыйренең хәтта исеме дә билгеле булмады. Бу безнең өчен оят иде. Бу кеше үзенең һәрбер туганы — Казандагы һәм Новосибирскидагы, Одессадагы һәм Сәмәркандтагы, Владивостоктагы һәм Ленинградтагы, Тбилисидагы һәм Ригадагы туганнары өчен үлде. Ул шулай ук безнең өчен — французлар яки чехлар өчен дә үлде. Ул д’ Этиен д’ Орве яки Пери кебек үк үлде...»
Луи Арагон француз язучысы.
/ ’ Ч I I 123
4 J 0 Ип
124
Юк, үлмәдең, гакыллы ир, мәшһүр Тукай, Тавышың яши кабатланып һәр буында, Халкың кебек бөек, матур җырларыңдай Синең гений яңгырап барыр гасырларга.
Җ. Җерманетто итальян язучысы.
«Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән немец халкын киң рәвештә таныштыруны без үзебезнең бурычыбыз итеп саныйбыз».
Макс Циммеринг J \ | немец язучысы.
«Безнең халык герое Юлиус Фучик белән татар шагыйре Муса Җәлил арасында зур охшашлык бар. Икесе дә коммунист. икесе дә гомерләренең актык көннәренә кадәр курку белмәгәннәр. 1944—1945 нче елларның авыр көннәрендә алар, бер-берсен белмәгән хәлдә, үзләренең җырлары аша очраштылар.
Күрәсең, шушы үзенә бер төрле туганлык охшашлыгы ар-касындадыр, Муса Җәлилнең исеме бездә һәрвакыт Юлиус Фучик исеме белән бергә яңгырый».
Ярослав Кабчиек Чехословакия шагыйре,
;; М
«Мин татар поэзиясенең һәм прозасының күкрәп чәчәк атуын телим, ләкин бу — әдәбият мәсьәләсенә җитди караганда гына булырга мөмкин...»
Максим Горький
«Галимҗан Ибраһимов иҗатының гүзәллеге аның күп кырлы булуында. Иҗатларының әһәмиятлелеге ягыннан үз туган ватаннарының чикләреннән бик еракларга китәргә лаеклы ху-дожниклардан берсе ул. Ул, башын югары күтәргән килеш, кешелекнең иң яхшы җырчылары семьясына керә ала... Аның әсәрләрендә барыннан да бигрәк гади һәм ачык реализм таң калдыра... Тышкы дөньяны күпьяклы һәм детальләштереп тасвирлауда Галимҗан Ибраһимовка бик аз язучылар гына тиңләшә ала...»
/7. С. Коган әдәбият тарихчысы.
«Совет поэзиясенең демократлылыгы, халыкчанлыгы Пуш-кинның, Лермонтовның, Чавчавадзеныц, Церетелиның, Акоп Акопянның, Вагифның, Сабирның, Абайның, Тукайның, Шев- ченконың, Леся Украинканың, Франконың, Грабовскийның, Крейцвальдның, Райнисның һәм безнең башка классиклары- бызның — демократ һәм реалист шагыйрьләребезнең халыкчан һәм демократик поэзиясеннән үсеп чыкты».
Самед Вургун әзербайҗаи шагыйре.
«Авыр сынау көннәрендә дә, җиңү көннәрендә дә, совет язучылары халык белән бергә булдылар. Фашист палачлары тарафыннан Берлин төрмәсе Моабитта башы киселгән татар
шагыйре Муса Җәлил үләр алдыннан шундый илһамлы юллар язды:
«Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда, Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә, Кирәк икән, үләм аягүрә, Балта белән башым киссәң дә».
Алексей Сурков рус шагыйре.
«Совет Татарстаны язучыларының иң яхшы әсәрләре дуслык традициясе белән сугарылганнар. Шул традиция аркасында сез үзегезнең халкыгыз, аның үткән һәм хәзерге данлы эшләре турында нәрсә язсагыз, барысы да бөтен совет халкына барып җитә, алай гына да түгел, илебездән читкә чыгып, кешелек бәхете өчен, тынычлык өчен көрәшнең куәтле коралына әверелә.
Татар халкының батыр улы, патриот һәм революцион көрәшче Муса Җәлилнең данлы исеме төрле милләттәге совет кешеләренең барысына да бертигез кадерле».
Ю- Либединский рус язучысы.
«Без, казах язучылары, Габдулла Тукайны, Абай кебек үк, үзебезнең гомуми элгәребез дип саныйбыз. Тукай безне бөек рус әдәбиятына, алдынгы рус культурасына якынайтучы булды».
«Татар язучыларының әсәрләре кыргыз теленә дә тәрҗемә ителә һәм иң ерак авылларда да укыла. Безнең халык азатлык өчен көрәшкән, татар халкының уй-теләкләрен, омтылышларын җырлаган бөек Тукайны онытмый. Россиянең турылыклы дусты Г. Тукайның әсәрләре бөтен совет әдәбиятының алтын фондына керде».
«Безнең Украина халкы Татарстанның сугышчы батырларын гына түгел, каләм батырларын да белә һәм ихтирам итә. Татар халкының сөекле язучыларын һәм шагыйрьләрен — бөек Тукайны, атаклы Гафурины, талантлы Такташны, ялкынлы шагыйрь батыр сугышчы Муса Җәлилне белә һәм ихтирам итә минем халкым...»
Габид Мөсрепов казах язучысы.
Касымалы Бакланов кыргыз язучысы.
Иван Не хода украин шагыйре.