Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

ДӘБИЯТ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕНӘ КАРАТА ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ
Октябрь ахырында Татарстан язучылары
союзы, Казан дәүләт университеты, СССР
Фәннәр Академиясенең Казан филиалы
каршындагы тел, әдәбият һәм тарих институты,
бергәләп, Бөек Октябрьның 40 еллыгы уңае белән
фәнни конференция оештырдылар.
Конференциядә татар совет әдәбияты
мәсьәләләренә багышланган алты доклад куелды.
Беренче докладны СССР Фәннәр акаде-
миясенең Казан филиалы тел-әдәбият һәм тарих
институты директоры Хәсән Хәйри ясады. Ул,
татар совет әдәбиятын өйрәнүдә алда торган
бурычларга тукталды, әдәбият тарихын өйрәнү
белән бергә аерым жанрларның үсеш тарихын да
өйрәнү кирәклеген күрсәтеп үтте. Казан
университетының татар теле һәм әдәбияты кафе-
драсы доценты Хатип Госман конференциягә
катнашучыларны революцион сәнгать өчен
көрәш тарихы белән таныштырды. Тәнкыйтьче
Гали Халит, М. Гафу- ри, һ. Такташ, М. Җәлил,
Н. Баян, X. Туфан һәм башкалар иҗаты
мисалында 1920 еллар поэзиясендәге төп
юнәлешләрне, омтылышларны күрсәтте.
Конференциянең икенче көнендә «1930 еллар
прозасында герой проблемасы» (X.
Хисмәтуллин), «Батырлык һәм поэзия* (Г.
Кашшаф), «Соңгы еллар прозасында конфликт
һәм характерлар» (Н. Гыйззәтул- лин) дигән
темаларга докладлар тыңланды.
Фикер алышуларда беренче булып суз алган
тәнкыйтьче И. Нуруллин татар әдәбияты тарихын
язуга керешкәнче кайбер мәсьәләләргә ачыклык
кертү кирәклеген әйтте. (Мәсәлән, җәдитчелек,
мәгърифәтчелек хәрәкәте, татар әдәбиятында
декадентлык һ. б.) Казан дәүләт университеты
доценты Я. Агишев өлкән язучыларыбыз- ның
иҗат хәзинәләрен өйрәнү эшенең начар торуы
турында сөйләде. Язучы Фатих Хөсни
«тәнкыйтьче чын художник һәм гражданин
булырга тиеш» дигән таләпне алга куйды.
Чыгып сөйләүләрдә катнашкан барлык
иптәшләр, конференциянең зур әһәмиятен
күрсәтеп, киләчәктә мондый сөйләшүләрне,
иҗади бәхәсләрне ешрак һәм зуррак хәзерлек
белән үткәрү кирәклеген әйттеләр.
ОКТЯБРЬ ҺӘМ ГРАЖДАННАР СУГЫШЫ ВАКЫЙГАЛАРЫНДА
КАТНАШКАН ЯЗУЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ
Бөек Октябрьның кырык еллыгын бәйрәм
итүгә хәзерлек көннәрендә илебезнең барлык
предприятиеләрендәге кебек үк Татарстанның да
клубларында, завод-фаб- рикаларында,
колхозларында, мәктәпләрендә революция,
гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы
ветераннары, хезмәт геройлары белән күп санлы
очрашулар булды. Татарстан язучыларының Г.
Тукай исемендәге клубында 18 октябрьда
үткәрелгән чираттагы әдәби җомга да Бөек
Октябрь көннәрен үз күзләре белән күргән, яшь
Советлар власте өчен кулларына корал тотып
көрәшкән олы буын язучылардан Мәхмүт
Максуд, Идрис Туктар һәм Афзал Шамов белән
очрашуга багышланды.
Очрашуга килгән эшче һәм студент яшьләр,
журналистлар, язучылар аларның бу көннәр
турындагы истәлекләрен зур кызыксыну белән
тыңладылар.
Соңыннан Горький исемендәге клубның
үзешчән түгәрәге членнары көче белән матур
концерт булды.