Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН БОЛЬШЕВИКЛАРЫ СОВЕТ ВЛАСТЕ ӨЧЕН КӨРӘШЛӘРДӘ


Октябрь революциясенең 40 еллык
бәйрәме көннәрендә совет халкы горурлык
белән үзенең үткән гүзәл юлына әйләнеп
карый, тагын һәм тагын революциянең
дәһшәтле елларын исенә төшерә. Юбилей
чорында бик табигый рәвештә Советлар
Союзының үткән юлын чагылдыра торган
китаплар чыгару көчәйде. Татарстанда да
бу өлкәдә шактый гына эш башкарылды
һәм башкарыла. Октябрь революциясе һәм
республикабызның совет чоры тарихы
буенча берничә китап чыкты. Бу китаплар
арасында А. Тарасовның «Казан
большевиклары Октябрь революциясен
хәзерләү һәм үткәрү чорында» XIII исемле
китабы күренекле урын тота.
Тарасовның бу әсәре хронологик яктан,
башлыча, 1917 нче елның февраль
буржуаз-демократик революциясеннән
Октябрь социалистик революциясенә
кадәр булган чорны эченә ала. Беренче
бүлектә автор Казан губернасының
революция алды чорында булган экономик
һәм политик хәлен чагылдыра, ә соңгы
бүлекнең икенче яртысында, Октябрь
кораллы восстаниесе җиңгәч, Совет
властен ныгыту өчен башланган көрәшнең
беренче адымнарын күрсәтә.
Китапның төп эчтәлеге Казан
большевикларының буржуаз-демократик
революциядән социалистик революциягә
күчү өчен көрәшен тасвирлаудан гыйбарәт.
Автор Татарстанда киң колач алган
эшчеләр, крестьяннар һәм солдатларның
революцион хәрәкәтен кыска һәм җыйнак
кына итеп күрсәтә. Бу хәрәкәтнең башында
большевиклар партиясенең Казан
комитеты тора. Бу комитет Коммунистлар
партиясенен карарларын, бөек Ленинның
күрсәтмәләрен, бигрәк тә аның Апрель
тезисларында бирелгән программасын
XIII А. А. Тарасов. Казан большевиклары Октябрь революциясен хәзерләү һәм үткәрү чорында. Рус
телендә. Таткнигоиздат, 1956.
1 Е. И. Медведев, А Н. Григорьев, М. Р. Булатов, «1917 елда Казанда Октябрь кораллы восстаниесе
турында». Мәкаләләр җыентыгы, Казан, Татгосиздат, 1949.
тормышка ашыру өчен армый- талмый
көрәш алып бара. Казан комитетының В. А.
Тихомирнов җитәкчелегендә яңадан
торгызылуыы- нан башлап, Октябрь
кораллы восстаниесенә кадәр булган
эшчәнлеге бу әсәрдә тарихи чынбарлыкка
туры килгән рәвештә тасвирлана. А. Та-
расов хезмәтенең төп әһәмияте менә
шушында. Архив һәм ул чордагы вакытлы
матбугат материалларына таянып, булган
әдәбияттан файдаланып, автор үз алдында
торган бурычны уңышлы гына башкарып
чыккан.
Ике властьлылык чорында алып барган
революция пропагандасының конкрет
формалары, оешманың мөһим карарлары
— боларның барысын да җентекләп
тикшерү һәм укучыларга җиткерү
авторның уңышы. Китапның калган
өлешендә (июль көннәреннән соң булган
революцион хәрәкәт, Октябрь кораллы
восстаниесен хәзерләү һәм үткәрү чоры)
фактик материал фәкыйрьрәк һәм саранрак
бирелгән. Ләкин бу җитешсезлек турында
әйткәндә тарихи чыганакларның август-
октябрь айларындагы вакыйгалар буенча
аз булуын күз алдында тотарга кирәк.
Казан партия оешмасының 1917 нче елгы
материаллары (протоколлары, карарлары,
отчетлары һ. б.) бөтенләй юкка чыккан.
Шуңа күрә төп чыганак булып, 31 иче
марттан алып 9 нчы августка кадәр чыгып
килгән
157
«Рабочий» газетасы тора. Кайбер фактик
материаллар буржуаз газеталарда бирелгән
(«Камско-Волж- ская речь», «Казанское
слово», «Казанская рабочая газета»,
«Крестьянская газета Казанского
губернского земства», «Корылтай»,
«Кояш», «Йолдыз», «Безнең тавыш» һ. б.).
Ләкин буржуаз вакытлы матбугат,
беренчедән, большевистик оешма турында
аз материал бирә, икенчедән, тарихи
вакыйгалар бу газеталарда бозып
күрсәтеләләр. Тарасов «Аваз» һәм «Кызыл
байрак» газеталарыннан җитәрлек
дәрәҗәдә файдаланмаган.
Китапта Казан оешмасының актив
членнарының революцион эш- чәнлеге,
элегрәк чыккан тарихи әдәбият белән
чагыштырганда ’, һичшиксез тулырак
бирелгән.
А. Тарасовның бу әсәрендә җи-
тешсезлекләр һәм төгәлсезлекләр дә бар.
Китапның иң зур җитешсезлеге —
милли мәсьәләгә урынның бик аз би-
релүендә. Казан губернасы күп милләтле
иде. Аида руслар һәм татарлар, чувашлар
һәм марилар, шулай ук башка халыклар
яшәде, алар кулга-кул тотышып
капиталистлар һәм помещиклар властена
каршы көрәштеләр. Рус булмаган милләт-
ләр арасында Казан большевиклары алып
барган революцион эш бик аз һәм үтеп
барышлый гына күрсәтелгән. Татар хезмәт
ияләре арасында зур эш алып барган ре-
волюцион оешма — Мөселман социа-
листлар комитетының тоткан урыны
ачыкланмаган. Бу комитет оешма буларак,
Тарасов хезмәтендә үзенең йөзен
югалткан, бөек революционер Мулланур
Вахитов фигурасы артына посып калган.
Социалистик комитетның тарихи
әһәмиятен ачыкламыйча, Казан
большевикларының татар хезмәт ияләре
арасында алып барган эшен тулысынча күз
алдына китереп булмый.
Китапның кайбер битләрендә тарихи
чынбарлыкны матуррак, яхшырак итеп
күрсәтергә омтылу, авырлыкларга һәм
кайбер ялгыш адымнарга күз йомып үтәргә
тырышу сизелә. Мәсәлән, Казан
большевиклары оешмасы Ленинның
Апрель тезисларын тиз генә үзләштерә һәм
аңлап җитә алмады. «Рабочий» га-
зетасында Апрель тезисларын ялгыш
яктырта торган материалларга да урын
бирелде. Шулай да оешма үзенең ялгыш
адымнарыннан арына барды һәм
партиянең генераль линиясен тормышка
ашыру өчен көрәште. Иптәш Тарасовның
китабында Казан оешмасының Апрель те-
зисларына карата булган кайбер ялгыш
карашлары күрсәтелми.
62 нче биттә 1917 нче елның җәй
урталарына большевистик партия
оешмалары Спас, Чистай, /Мамадыш,
Чебоксар һәм Казан өязләрендә барлыкка
килделәр дип әйтелә. Кызганычка каршы,
бу мәгълүматларның чыганаклары
күрсәтелмәгәннәр. Биредә кайбер
төгәлсезлекләр бар. Мәсәлән, Мамадыш
өязендә партия оешмасы 1917 нче елның
җәендә түгел, ә 1918 елның башында үз
эшен башлап җибәрә. Иптәш Тарасов үзе
дә 138 нче биттә Мамадыш өязендә Совет
власте өчен көрәшне аерым большевиклар
оештырдылар, ди.
113 нче биттә губерна азык комитеты
(губернский продовольственный комитет)
эшенә большевик Я- С. Шейнкман
җитәкчелек итте, дип язылган. Бу
положение бик үк дөрес түгел.
Комитетның председателе «сул» эсер
Штуцер булып, 8 нче Октябрьда Я. С.
Шейнкман аның ярдәмчесе булып
сайланды. Азык комитеты Казан Советы
карарларын тормышка ашыру өчен
көрәште, ә Советта исә җитәкчелек бу
чорда большевиклар кулында булды.
Китапның 136 нчы битендәге ис-
кәрмәдә «Казан большевикларының «сул»
эсерлар белән блогы 1918 нче елның
уртасына кадәр булды» дип язылган. Блок
булды һәм яшәде, -ди автор. Шунда ук
«сул» эсерларның Коммунистлар партиясе
тарафыннан үткәрелгән чараларга каршы
хәрәкәте Казанда Совет властеның беренче
көненнән үк башланды, дигән бик дөрес
сүзләр языла. Искәрмәнең икенче
өлешендә ките
релгән бу җөмлә большевиклар белән
«сул» эсерлар арасында блокның түгел, ә
көрәшнең булуын раслый.
Тарихи документларны тикшергәндә бу
блокның чикләре бик ачык күренә. Казан
большевиклары һәм «сул» эсерлар
революциянең тик кайбер мәсьәләләрендә
генә бергә хәрәкәт иткәннәр, ә күп кенә
политик проблемалар буенча алар капма-
каршы позицияләрдә торганнар. Казанда
Совет властен оештыру көннәрендә
эсерлар үзләре җитәкчелек иткән крестьян
секциясенең хокукларын бик нык
киңәйтергә тырышканнар, ә эшче һәм
солдат депутатлары секцияләренең эш
колачын кысу юлына басканнар. Казан
большевикларының ул чордагы җитәкчесе
Лев Романович Милх (Я. С. Шейнкман
Петроградтан кайтып өлгермәгән була)
«сул» эсерларның югарыда күрсәтелгән
концепцияләренә каршы чыга.
Казан губернасы крестьяннарының
дүртенче съездына (1918 нче ел, март
аенда) большевиклар XIV һәм «сул» эсерлар
бер-берсеннән җир белән күк шикелле
аерылып тора торган резолюция
проектларын кертәләр. Менә бу ике факт (ә
алар- ны бик күп китерергә мөмкин) блок-
ның нинди характерда булуын ачык
күрсәтәләр.
Китапның 110 нчы битендә иске стиль
белән яңа стильне бутау аркасында Казан
Советын большевиклаштыру процессы
ялгыш күрсәтелә. Корнилов фетнәсен тар-
мар иткәннән соң 31 нче августта больше-
виклар партиясенең Үзәк Комитеты власть
турында карар чыгарды. Шул ук көнне
Петроград Советы, 5 нче сентябрьдә
Москва Советы, ә 7 нче сентябрьдә Казан
Советы Үзәк Комитет тәкъдим иткән
резолюцияне кабул иттеләр. Шулай итеп,
Казан бу мәсьәләдә Москвадан ике көнгә
генә соңга калды. Ә ип. Тарасов әсәрендә
Казан Советы большевистик резолюцияне
20 нче сентябрьдә кабул итте дип
күрсәтелә. Китапта бөтен даталар иске
стиль белән бирелгән, тик 110 нчы биттә
генә бернинди искәрмәсез автор яңа
стильгә күчә.
Бу җитешсезлекләр һәм төгәлсезлекләр
китапның әһәмиятен берникадәр
төшерәләр, ләкин тулаем алганда ип.
Тарасов хезмәте Татарстандагы Октябрь
революциясе тарихын өйрәнүдә,
һичшиксез, зур урын тота. Билгеле,
берничә әсәр белән тарихның бу мөһим
чорын өйрәнү эше тәмамланмый әле. Та-
рихчылар, әдәбият белгечләре, эко-
номистлар һәм философлар каршында
республикабыз тарихының совет чорын,
шул җөмләдән Октябрь революциясе
чорын өйрәнү чираттагы мөһим
бурычларның берсе булып тора.