Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ЛЕНИН ОБРАЗЫН ТУДЫРУ ЮЛЫНДА


Моннан унҗиде ел элек, әле Уфада
Башкорт дәүләт академия театрында
эшләгән чагымда, миңа, яшь совет
актерына, кешелек дөньясының бөек даһие
Владимир Ильич Ленинның сәхнә образын
тудыру бурычын йөкләделәр. Мин шундый
зур почетлы бурычны ышанып тапшыру-
ларына бер яктан чиксез куансам, икенче
яктан бик каты борчыла башладым. Чиксез
зур һәм авыр бурыч иде бу минем өчен —
милли сәхнәдә беренче тапкыр революция
даһие образын иҗат итү бит бу!
Актерлык практикамнан чыгып шуны
белом: әгәр дә мин драматург язган
образның уйлары-теләкләре, хисләре,
омтылышлары белән органик яши алуга
ирешә алсам, ул теләкләр, омтылышлар
үземнеке булып китә алса, калган ягы ул
кадәр кыен булмый; иҗат ителәчәк образ-
ның тышкы хәрәкәтләре әнә шул омты лит
ш л а р н и гез ен д ә, үзен н ән - үз е килеп
чыга, тик соңыннан ул хәрәкәтләр
арасыннан иң уңышлыларын сайлап аласы
гына кала. Мондый хәлдә актерлык
уңышың тәэмин ителгән була. Мәгълүм ки,
сәхнә образы тудыруның төп элементы —
гәүдәләндерә торган кешеңнең рухи
дөньясына керә белү, образның бөтен
теләкләре-омтылышлары белән самими
итеп яши белү. Әгәр дә инде бу нәрсәгә
ирешә алмасаң, иҗат иткән образың сиңа
шатлык китерә алмый. Шуның өчен актер
иҗатында образның эчке дөньясын ачуга
ирешү төп шартларның иң әһәмиятлесе
булып тора.
Гадәттә сәхнәдә иҗат ителә торган образ
тормыштагы билгеле бер шәхес булмыйча,
аерым шәхесләрдә очрый торган иң
характерлы күренешләрне бер үзендә
туплаган — драматург хыялы тудырган
әдәби образга нигезләнә. Бу образларның
сәхнәдә гәүдәләнеше төрлечә булырга
мөмкин — һәрбер актер аны, үз
материалыннан чыгып, үзенчә башкара,
аның кыяфәте, йөзе, йөреше, торышы,
хәрәкәтләре, башкаручы актерының
индивидуаль характерына карап, һәр
очракта төрлечә була, ул һәр очракта
үзенчәлекле оригиналь кеше була.
Әмма тарихи шәхесне сәхнәдә
гәүдәләндергәндә моның белән генә
канәгатьләнеп булмый. Актер тарихи
шәхес образын иҗат иткәндә, аның рухи
дөньясын күрсәтү белән бергә, тышкы
кыяфәтен, йөрешен, торышын һәм
хәрәкәтләрен дә ул кешенекенә охшатырга
тиеш. Димәк, актер бу очракта үз
кыяфәтеннән, үзенә генә хас булган
хәрәкәтләреннән китеп (чөнки аның үз
хәрәкәтләре тарихи шәхеснекенә
охшамый), үз табигатенә чит булган
йөрешне, хәрәкәтләрне үзләштерергә тиеш
була. Бу бик авыр һәм катлаулы бурыч.
Мин Владимир Ильич образына кадәр
икенче бер тарихи шәхесне — бөек
шагыйребез Габдулла Тукай образын
эшләгән идем. Анда да, образның рухи
дөньясын ачып бирү белән бергә, аның
тышкы күренешен дә ышандырырлык итеп
күрсәтергә тиеш идем. Ләкин ул образны
гәүдәләндерүнең бер яктан җиңеллеге дә
бар иде: Габдулла Тукайны
134
күрел белүчеләр бик аз, аның хәрәкәтләрен
фиксировать итеп алып калган
документаль фильмнар юк. Халык аны
рәсемнән күреп кенә белә. Әгәр дә мин
киемнәрем һәм гримымны Габдулла
Тукайга охшатып эшли алсам, образның
теләкләре, омтылышлары белән самими
итеп яши алгач, тамашачы мине Тукай итеп
кабул итә. Минем үземә генә хас булган
хәрәкәтләрне дә Тукай хәрәкәтләре итеп
таный. Бу шулай булды да. Күп
эзләнүләрдән соң, драматургии
материалны органик үзләштерү белән
бергә Тукайның нәкъ үзенә охшашлы итеп
грим салырга ирештем һәм тамашачы мине
Габдулла Тукай итеп кабул итте, спектакль
зур уңыш белән барды.
Ләкин Владимир Ильич Ленин образын
иҗат иткәндә, мин киемнәрне, гримны
охшату белән генә котыла алмыйм: чөнки
халык Ленинның киемен, йөз кыяфәтен
генә түгел, аның үзенә генә хас булган йө-
решен, гәүдә тотышын, кул хәрәкәтләрен,
башын борып куюларына чаклы барын да
белә. Бер яктан, документаль фильмнардан
аның үзен күреп белсәләр, икенче яктан, Б.
В. Щукин, М. М. Штраух кебек атаклы
актерлар иҗаты аша аның художестволы
фильмнарда тудырылган образларын күреп
беләләр. Бу, әлбәттә, минем алдымда
торган бурычны чиксез катлауландыра иде.
Башта без актер иҗатында образның
рухи дөньясын ачып бирү, аның теләкләре,
омтылышл-ары белән яшәү төп момент дип
киткән идек — ул хисләр белән самими
итеп яши алм*а-саң, уңышка ирешеп
булмый дигән идек. Бу, әлбәттә,
Г. Шамуков „Мылтыклы кеше" спектаклендә В. И. Ленин ролендә.
135
шулай. Ләкин Ленин образын тудырганда
аның үзенә .генә хас булган хәрәкәтләрен
күрсәтүгә шактый зур игътибар кирәк
булганлыктай, актер образның рухи
дөньясын күрсәтүгә, аның теләкләре,
хисләре белән яшәүгә тулысымча бирелә
алмый, ул дикъкатенең бик күп өлешен
тышкы кыяфәтне дөрес чагылдыруга бирә.
Бөтен игътибарны шуңа салып эшләгәндә,
Ленинга бик охшарга мөмкин — уңышлы
хәрәкәтләрне, гәүдә торышларын,
йөрешләрен — барын да бик охшатырга
мөмкин. Ләкин бу Ленинга бик охшаса да,
сәхнә образы була алмый. Бу фәкать
Ленинга хас хәрәкәтләрне халык алдында
демонстрацияләү генә була. Актерның
игътибары шул тышкы күренешләрне
дөрес күрсәтүгә юнәлтелгәнлектән, ул
образның эчке дөньясына кагыла алмый.
Димәк, тамашачы аның нинди уйлар,
теләкләр, омтылышлар белән януын сизми,
фәкать аның тышкы кыяфәтен генә күрә.
Миңа юлбашчының тышкы хәрә-
кәтләрен демонстрацияләү түгел, ху-
дожестволы сәхнә образы тудырырга кирәк
иде. Шуның өчен, рольне алып эшли
башлаганга кадәр зур әзерлек алып
бардым. Үз хәрәкәтләремнән читләшеп,
Ленинга гына хас хәрәкәтләрне үзләштерү
өстендә эшләдем. Мин үз алдыма шундый
бурыч куйдым: ул хәрәкәтләр минем үз
хәрәкәтләрем булып әверелсеннәр, сәхнәдә
обр азның омтыл ы шл ары, хисләре белән
яшәгәндә, алар үзлә- реннән-үзләре килеп
чыксын, сәхнәдә хәрәкәт иткәндә алар
минем игътибарымны биләмәсеннәр.
Моның өчен мин Владимир Ильичка багы
шл а нган до ку м ента л ь ф и л ьм и а р -
ны, «Ленин Октябрь көннәрендә» һәм
«Ленин 1918 нче елда» исемле
художествол ы ф ильмнарны кат-кат
карадым. Ленинның характерлы якларын
үзләштерүгә, аның образын хис итәргә
миңа аеруча окульптор Андреевның
«Лениниана» исемендәге скульптор
портретлар сериясе һәм аның шул
портретларны иҗат иткән чорындагы бик
күп төрле эскизлары ярдәм итте. Ул
эскизларның һәркайсында юлбашчының н-
инди дә булса берәр характерлы ягы
күрсәтелгән. Художник анда Л е ни н н ы ң
х а р а кте р л ы як л арын ачык итеп,
хәтердә нык калырлык итеп күрсәткән.
Шуңа күрә, миңа ул портретлар һәм
эскизлар фоторәсемнәр һәм документаль
фильмнарга караганда да күбрәк ярдәм
иттеләр. Грим салганда да мин скульптор
Н. А. Андреев эшләгән рәсемнән
файдаландым.
Барыннан да элек үз алдыма Владимир
Ильичны шәхес буларак мөмкин кадәр
тирәнрәк аңлау максатын куйдым. Моның
өчен юлбашчының гомер юлын
җентекләргә, аның эшләгән эшләрен
өйрәнергә, марксизмны иҗади үстерүгә
хезмәт иткән төп әсәрләрен кат-кат укырга,
шулар аша юлбашчының үз алдына куйган
максатларын аңларга кирәк иде. Бу
мәсьәләләрне аңлау — образны хәл итүнең
төп шартларыннан берсе һәм иң
әһәмиятлесе иде.
«Мылтыклы кеше»дә тасвирланган
дәверне — Октябрь революциясен ясау
чорын өйрәнүгә аеруча басым ясалды,
партия тарихының VIII нче бүлегендә
күрсәтелгән бөтен вакыйгаларны һәм шул
вакыйгаларда Ленинның ролен бик
җентекләп өйрәнергә туры килде.
Юлбашчыны шәхес буларак өйрәнү өчен
бик күп истәлекләр, аңа карата язылган
китапларны, Ленин ролен башкаручы
артистлар конференциясе м атер иа л л а р
ын ук ы ды м. Болар арасында
юлбашчының сеңе- лесе Мария Ильинична
истәлекләре, Г. М. Кржижановский, А. В.
Луначарский һәм П. М. Керженцев истә-
лекләре бар иде. Бу китаплар миңа теге яки
бу яклары белән шактый ярдәм иттеләр.
Ләкин аеруча зур ярдәм иткән китап М.
Горькийпың «В. И. Ленин» исемле әсәре
булды. Мин аны укыганда юлбашчының
җанлы образын тоям, ул менә минем
янымда, мин аның тавышын, тын алуын,
тамак кыруларын ише- тәм, аның хәйләле
итеп караган ялтыр күзләрен, аңа гына *хас
булган чәчсез киң ак маңгаен, гаҗәеп
энергияле җитез хәрәкәтләрен кү- рәм. Ул
минем белән сөйләшә төсле, тора-бара мин
үземне шул образ белән берләшкән итеп
сизәм. Өйдә утырганда, урамда барганда,
театр
136
га кергәндә, иптәшләр белән сөйләшеп
торганда һәм башка вакытларда
юлбашчының образын үземдә хис итәргә
тырышам. Соңыннан Горь- кийиың бу
китабын һәрбер спектакль алдыннан укый
торган булдым. Ул миңа һәрвакыт
юлбашчының образын хис итәргә ярдәм
итә.
Болардан башка Владимир Ильич
Ленинның сөйләү манерасын өйрәндем.
Моның өчен мин аның пластинкаларга
язылган ике реченнән файдаландым. Берсе
Я. М. Свердлов үлгәннән соң сөйләгән
рече, икенчесе «Нәрсә ул Совет власте?»
дигән рече. Мин бу речьләрдән аның
интонацион үзенчәлекләрен өйрәндем.
Соңыннан ул үзенчәлекләрне башта
башкорт, аннан татар теленә күчердем.
Ленин сөйләгәндә «р» авазын сакаулатып
әйтә. Аңа хас булган бу үзенчәлекне алып,
аны татар һәм башкорт телләренә күчерүне
кирәк тапмадым. Чөнки төрки телләрдә «р»
авазы бик күп очраганлыктан, ул сакаулык
һәрбер җөмләдә берничә тапкыр очрап,
сүзне бик ямьсезли — бу бер, икенчедән, ул
«кимчелек»ләрне популярлаштыруның
әллә ни кирәге юк, аңардан башка да
интонацион үзенчәлекне биреп була.
Бик озак вакыт шундый әзерлек алып
барганнан соң гына турыдан- туры
репетиция эшенә керешергә мөмкинлек
туды. Репетиция эшенә керешү өчен иң
элек моңа рөхсәт алырга кирәк иде.
Юлбашчы катнашы белән булган
әсәрләрне сәхнәдә әзерләү өчен партия
Үзәк Комитетының рөхсәте кирәк иде. Бу
рөхсәтне алу өчен юлбашчы образын иҗат
итәчәк актерның профессиональ осталык
дәрәҗәсе, мораль ягы турында
характеристика языла. Актерның юлбашчы
ролендәге төрлечә итеп төшерелгән
фоторәсемнәреннән аерым альбом төзелә,
һәм шул материаллар белән театр җи-
тәкчелеге һәм сәнгать идарәсе барып
рөхсәт ала. Бу рөхсәтне без зур дулкынлану
белән көттек. Ниһаять, безгә Н.
Погодинның «Мылтыклы кеше» исемле
пьесасына репетиция ясарга рөхсәт
бирделәр. Спектакль әзерләнеп беткәч, аны
кабул итәргә Москвадан махсус комиссия
килде. Ком исс ия с п ектакл ьн е карагач,
Ленин образын хәл итү дөрес нигездә, төп
басым образның рухи дөньясын ачуга
ясалган, ләкин образның тышкы
характерлы якларын камилләштерергә
кирәк әле, диде. Шуны төгәлләү өчен
өстәмә вакыт бирелде, һәм, ниһаять,
спектакльне комиссия кабул итеп,
тамашачы алдына чыгарга мөмкинлек
булды.
Мин Ленин образында беренче тапкыр
халык алдына чыгуымны һич онытмыйм.
Сәхнәдә күрсәтелгән С м о л ь н ы й к о р и
д ор ы п оч м аг ы.н нан борылып, халыкка
күренүем белән» тамашачы дәррәү аякка
басып көчле итеп алкышлый башлады.
Минем тез буыннарым тетрәде, хәлем
бетте, ихтыярымны җуеп, егылып китә яз-
дым. Ләкин бу алкыш шактый вакытка
сузылганлыктан, миңа хәл җыярга, үземне
кулга алырга һәм солдат Шадрин белән
булган Ленинның беренче сөйләшүен
башлап китәргә мөмкинлек бирде.
Беренче тапкыр юлбашчы ролендә
сәхнәгә, тамашачы алдына чыгарга
ирешүем өчен талантлы режиссер Виктор
Семенович Витт иптәшкә, ки м чел екл әр
емне күрсәтеп, ал арны төзәтергә ярдәм
иткән, һәрбер уңышлы адымымны хуплап
күңелемне күтәргән, дуслык карашлары
белән күңелемне җылыткан һәм эшемдә
кыюлык тудырган сәхнәдәшләремә ихлас
күңелемнән рәхмәт әйтүне үземнең
бурычым дип беләм.
1946 нчы елны Татарстанга килдем һәм
биредә, Татар дәүләт академия театры
сәхнәсендә, Владимир Ильич Ленин
образы белән чыктым. Татар ста нд а куелга
н «ЛА ы лтыкл ы кеше» спектаклен әзерләү
вакытында театр коллективы һәм режиссер
ярдәме белән мин моңача тудырган
образымны тагын да үстерү, камилләштерү
буенча эшләдем. Спектакльне Казан
тамашачысы җылы каршылады. План
буенча куелган спектакльләрдән тыш,
Ленинның солдат Шадрин белән очрашу
күренеше, бик күп мәртәбә тантаналы
кичәләрдә концерт программасына
кертелеп, сәхнәдә уйналып килде — ул эш
театрның уңышы итеп каралды. Ләкин мин
әле үземнең бу эшемнән тулысы нча
канәгать түгел.
Бүгенге көндә минем бөтен күңелемне
биләп алган бер теләк бар. Бик күптәннән
бирле яши инде ул теләк: татар
драматургларының берәрсе тарафыннан
язылган оригиналь әсәрдә Ленин образын
иҗат итәсем килә. Мин үземнең әлегә кадәр
эшләгән образымны алда эшләячәк эшемә
эокиз гына итеп карыйм. Хәзер мин бүгенге
тәҗрибәм белән, юлбашчы образын күп
еллар буенча күңелемдә йөртүем белән аны
тагын да әйбәтрәк, мөкәммәлрәк итеп
эшләр идем шикелле. Хәзер бу теләкнең
тормышка ашырылуына реаль мөмкинлек
күрәм. Күптән түгел генә драматург Нәкый
Исәнбәтнең 1936 елда язылган «Октябрь»
исемле драматик әсәре белән таныштым—
ул әсәр авторның архивында ята. Әсәрдә
татар халкының ничек итеп Октябрь
революциясенә килүе сурәтләнә. Анда
Ленин образы да бар. Ул әсәрнең сәхнәгә
менүе татар милли әдәбияты һәм сәнга-
тендә революция даһие образының беренче
гәүдәләнеше булачак. Оста итеп эшләгән
бай драматургии материалы белән безнең
күп актерларга, шул исәптән миңа да, иҗат
шатлыклары татырга мөмкинлек биргән бу
драматург бөек юлбашчы образын
сурәтләгән әсәрен озакламый тәмамлап
тапшырыр һәм күп еллардан бирле
күңелемдә саклап йөрткән, минем өчен
мөкаддәс булган әлеге теләкне тормышка
ашырырга мөмкинлек туар дип өмет итәм.