Логотип Казан Утлары
Публицистика

40 ЕЛ ЭЧЕНДӘ ТАТАР СОВЕТ ФОЛЬКЛОРИСТИКАСЫ


Татар халык авыз иҗаты Бөек Октябрь
социалистик революциясеннән соң
бөтенләй яңа эчтәлек һәм югары
художество алымнары нигезендә үсеп
китте. Совет фольклорында Октябрь
тудырган гаять зур һәм яңа вакыйгалар,
азат тормыш төзү теләге белән сугарылган
совет кешеләре, аларның фидакарь хез-
мәтләре чагылды.
Иске тормышның җимерелүе, яңаның
җиңүе белән рухланган хезмәт ияләре
революциядән соң меңнәрчә җырлар,
бәетләр, яңа сөйләкләр иҗат иттеләр. Авыз
иҗатының борынгы байлыкларын да халык
үзенең культура фондына кертте.
Совет хөкүмәте шартларында фән һәм
культураның үсүенә тулы мөмкинлекләр
бирелү белән бергә, халык поэзиясе һәм
аны өйрәнү белеме булган фольклористика
фәненең үсүенә дә тиешле игътибар
бирелде.
Революциядән соң татар фольклоры,
башка барлык фәннәр белән беррәттән,
урта мәктәпләр һәм югары уку
йортларының уку-укыту программаларына
кертелде. Бигрәк тә, 1930 еллардан башлап
югары уку йортлары, музейлар һәм башка
культура оешмалары тарафыннан махсус
экспедицияләр оештыру юлы белән халык
авыз иҗаты әсәрләре җыйнала, туплана
башланды.
Революциягә хәтле булган чорда татар
фольклорын туплау һәм аны билгеле бер
тәртипкә салып бастырып чыгару
өлкәсендә К- Фукс, М. Иванов, И.
Снегиров, Г. Балинт, С. Рыбаков, Г.
Ваһапов, С. Куклә- шев, Ф. Катанов, К.
Насыйри һәм Г. Тукайлар белән беррәттән,
X. Бәдигый зур хезмәт күрсәтте.
X. Бәдигый татар фольклорын өйрәнү
эшендә К. Насыйри һәм Г. Тукайлар
тарафыннан башланган уңай традицияне
Октябрь революциясеннән соң уңышлы
рәвештә дәвам иттерүчеләрнең берсе
булды. Ул революциянең беренче
елларында ук үзенең 1912 елларда басылып
чыккан фольклор җыентыкларын яңадан
карап чыгып, төзәтеп бастыру эшенә
керешә *. Шактый зур тираж белән
басылып чыккан бу фольклор җыен-
тыкларының азат халыкны үз авыз иҗаты
байлыклары белән таныштыруда рольләре
зур булды. X. Бәдигый революциядән соң
да халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю һәм
алариы өйрәнүдә актив эшләде. 1930
елларда Казан дәүләт педагогия
институтында татар фольклоры курсын
укыту белән берлектә, студентлар
арасыннан фольклорчы кадрларны
хәзерләүгә дә зур әһәмият бирде.
Революциягә хәтле язган «Әдәбият
кануннары» исемле хезмәтендә үк халык
иҗаты әсәрләре турында гомуми теоретик
төшенчә биргән Галимҗан Ибраһимов
Октябрь революциясенең беренче
елларыннан ук татар халык иҗатын туплау
һәм аны фәнни өйрәнү эшенә зур әһәмият
бирә.
1926 елда «Безнең юл» журналының 5—
6 номерларында Г. Ибраһи- мовиың «Тел-
әдәбият мәсьәләләренең кирәкле бер
тармагы» исемле
1 X. Бәдигый. Халык әдәбияты. Мәкальләр.
Казан, 1919 сл.
139
мәкаләсе басылып чыга. Бу мәкаләсен ул
татар халык иҗаты фәнен үстерү өлкәсендә
шул елларда халык иҗатына булган
гомуми караш, бу өлкәдә булган
фикерләрне бергә туплау һәм алда торган
бурычларны билгеләү төсендә яза. Мәкалә-
сендә ул татар фольклористикасы фәнен
үстерү мәсьәләсенең шул көннәрдә
Татарстан Мәгариф Халык Ком иссар и аты
и ы ң гы й л ьм и үзәген - дә каралуы, бу
мәсьәләне көчәйтү буенча конкрет чаралар
күрелү йөзеннән Гыйльми Үзәкнең,
коллегия уты р ыш ы нд а М. Корбан га
леев, X. Бәдигый һәм Г. Рәхим составында
аерым комиссия төзелүе турында әйтә. Г.
Ибраһимов мәкаләсенең беренче өлешендә
бездә фольклорны өйрәнү тарихына
туктала һәм бу эшнең көчәйтелергә
тиешлеген раслап: «Бездә халык әдәбиятын
җыю, тикшерү, тәртипләү эше тел, әдәбият
мәсьәләләренең бик кирәкле бер тармагы
буларак хәзерге көндәге гыйльми-әдәбн
эшләребезнең алдынгыларыннан итеп
мәйданга куелырга тиешледер дип беләм»,
— ди.
Халык авыз иҗаты әсәрләренең халык
тормышын, көнкүрешен, тарихын өйрәнү,
телне, әдәбиятны баетуда булган урынын
билгеләү белән бергә, автор үз мәкаләсендә
фольклорны ничек язып алу, аны бастырып
чыгару кебек методик һәм оештыру
мәсьәләләренә дә туктала. Татар
фольклорының фәкать Казан татарлары
фольклоры белән генә чикләнеп калмаска
тиешлеген әйтә: «Без үзебезнеке дип татар
әдәби телен кулланган кабиләләрнекен
җыйнарга тиешлебез: Казан татарлары,
Касим татарлары, мишәрләр, алатырлар,
төмәннәр, типтәрләр», — ди.
1926 елда Г. Рәхим һәм ЛА. А. Васильев
тарафыннан «Фольклор һәм халык
әдәбиятын җыю өчен кулланма» басылып
чыга. Бу кулланмада фольклор нәрсә,
фольклорны җыюның әһәмияте,
фольклордан нәрсәләр җыярга, нинди
халык әсәрләрен язарга, кем авызыннан
язарга, ничек язарга кебек сорауларга
аңлатмалар бирелү' белән бергә, кул л а и м
а н ы ң азагы 11 д а гы «Җыелырга тиешле
материал» дигән бүлектә халык авыз иҗаты
әсәрләреннән нәрсәләр җыярга кирәклеге
күрсәтелә.
1930 елларда югары уку йортлары,
музейлар тарафыннан махсус фольклор
экспедицияләре оештырыла һәм татар
халык авыз иҗатын җыю, аны билгеле бер
системага салу эшләре башлана.
Советлар Союзы халыкларының авыз
иҗаты әсәрләрен җыю, аны фәнни өйрәнүг
һәм гомумән халык иҗаты әсәрләренә
игътибарны юнәлтү өлкәсендә А. М.
Горькийиың 1934 елда Совет
язучыларының беренче съездында
сөйләгән доклады гаять зур роль уйнады.
А. ЛА. Горький үзенең докладында язма
әдәбиятның башлангычы һәм аның беренче
чыганагы булган халык авыз иҗаты
әсәрләренә тарихи һәм фәнни бәя биреп,
фольклорның әдәбият һәм совет
культурасы үсешендә күренекле урын
тотарга тиешлеген бөтен ачыклыгы белән
күрсәтте. Съезд делегатларына мөрәҗәгать
итеп, ул: «Кабатлап әйтәм, сүз сәнгатенең
башы — фольклорда. Үзегезнең фольк-
лорыгызны җыегыз, аңардан өйрәнегез,
аны эшләгез: ул сезгә дә, безгә дә Союзның
шагыйрь һәм прозаикларына да күп
материал бирә. Без үткәй заманны никадәр
яхшырак белсәк, үзебез барлыкка китерә
торган хәзерге көннең бөек әһәмиятен дә
шулкадәр җиңелрәк, шулкадәр тирәнрәк
һәм шатлыклырак итеп аңларбыз», — ди.
Авыз иҗаты әсәрләренә Горькийиың зур
әһәмият бирергә чакыруы татар
фольклористикасының үсүенә, аның тагын
да югары баскычка күтәрелүенә бик нык
ярдәм итте. Башка өлкә һәм
республикалардагы кебек үк безнең
Татарстанда да барлык культура һәм иҗат
оешмаларының эшләре активлашты.
1935 елда Казан марксизм-ленинизм
институты Татарстанның Арча районы
авылларына, Казандагы Вахитов
исемендәге заводка, җитен комбинатына
беренче махсус фольклор экспедициясе
оештыра. Бу экспедициядә катнашучылар
тарафыннан 2000 нән артык җыр, 27 бәет,
32 әкият, 83 халык уены, 200 мәкаль һәм
әйтем, күп санда табышмаклар
140
язылып алына. Бу экспедиция вакытында
борынгы-традицион фольклорны туплау
белән бергә, яна — совет фольклорын җыю
эше буенча да беренче адым ясала.
1936 елда Татарстан совет язучылары
правлениесе тарафыннан төзелгән
фольклор экспедициясе Буа, Биләр, Саба
районнарында булып, татар совет
фольклорының барлык жанрларыннан
шактый күп материал алып кайта.
Төрле экспедицияләр оештыру һәм
урыннарда фольклор белән кызык-
сынучыларны эшкә тарту нәтиҗәсендә
утызынчы елларда күп кенә фольклор
җыентыклары да чыга.
1933 елда язучы-фольклорист Афзал
Шамов тарафыннан «Совет җырлары»
исемле җыентык чыгарыла. 1938—40
елларда «Татар халык иҗаты» җыентыгы
басылып чыга (төзүчеләре: А. Әхмәт, X.
Яр- ми); 1939 елда «Татар халык җырлары»
исемле җыентык басылып чыга
(төзүчеләре: А. Шамов, Г. Бә- широв) һәм
бу китап халык арасында зур популярлык
казана.
Революциягә хәтле татар халык
әкиятләрен халык теленнән язып алу һәм
аларны бастырып чыгаруда Г. Балинт һәм
Каюм Ыасыйри, Г. Фәезханов һәм Т. Яхии
кебек галимнәр беренче адымнарны ясый-
лар. Революциядән соңгы чорда (1924 елда)
А. Васильевның төрле курсларга килүче
укытучылардан яздырып алган һәм элекке
басма китапларда булган татар халык
әкиятләрен, риваятьләрен эченә алган
«Памятники народной словесности»
исемле әкиятләр җыентыгы (рус телендә)
басылып чыга.
Ләкин 1930 елларга хәтле булган
чорларда бездә татар халык әкиятләрен
халыкның үз авызыннан һәм аның да
сөйләү үзенчәлекләрен саклап язып алу
эше юлга салынмаган иде. Бу мөһим һәм
кирәкле бер эшне бездә беренче булып
Гомәр Бәширов башлады. Ул 1935—40 ел-
ларда Татарстанның төрле районнарына
чыгып, халык арасыннан М. Хәмидуллин,
М. Дәүләтшин кебек талантлы
әкиятчеләрне табып, алардан күп кенә
әкиятләр язып алды. Әкиятләрне халык
телендә сөйләгәнчә — фәнни нигездә язып
алып, аерым җыентык итеп бастырып
чыгару безнең татар фольклористикасы
фәненең үсүен күрсәткән бер факт иде
Әкиятчеләрнең иҗади үзенчәлекләре,
репертуарлары турында мәгълүмат бирүе,
Бәширов хезмәтенең фәнни әһәмиятен
тагын да күтәрә.
Коммунистлар партиясе һәм 'Совет
хөкүмәтенең халык талантлары һәм
аларның иҗатларына зур бәя бирүләре,
культура мирасын саклау, аңа ихтирам
белән карау кирәклеген күрсәткән конкрет
тарихи карарлары халык авыз иҗатына
мөнәсәбәтне, карашны яхшыртуга китерде.
Шуның нәтиҗәсендә 1940 елларда халык
авыз иҗаты үрнәкләрен эченә алган күп
кенә җыентыклар басылып чыкты. 1936
елда Москвада «Татар халык җырлары» рус
телендә чыкты. Ә. Ерикәй тарафыннан
төзелеп, танылган рус шагыйрьләре
тарафыннан тәрҗемә ителгән бу җыентык
укучыларны җырлар белән таныштыруда
уңай бер факт булды. Җыентыкка
бәетләрдән дә күп кенә үрнәкләр алынган,
тик бәетләрнең татар халык иҗаты
әсәрләренең эпик жанрына керүләренә
карамастан, аларның да «җыр» дип
бирелүләре («Песня об Уртавыле», «Песня
о продаже девушек» һ. б.) укучыларда
безнең фольклорның бәет кебек
үзенчәлекле бер жанры турында кайбер
аңлашылмау тудыруы мөмкин.
1941 елда карт укытучы Хәсән Гали
иптәш тарафыннан төзелгән «Мәкальләр
һәм әйтемнәр» җыентыгы басылып чыкты.
Җыентыкның М. Мамии иптәшнең
«Мәкальләр һәм әйтемнәр турында»
исемле гыйльми тикшеренү мәкаләсе белән
ачылып китүе бездә бу жанрның да җитди
өйрәнелә башлавы турында сөйли.
Күп еллар буена татар халык җырларын
җыю һәм аларны билгеле бер системага
салу, алар өстендә эшләүнең нәтиҗәсе
буларак А. Шамов иптәш татар халык
җырлары турында бер тикшеренү ясады.
1942
1 Халык әкиятләре. Төзүчесе Г. Бәширов.
Казан, Татгосиздат, 1940 ел.
141
«елгы «Совет әдәбияты» журналының 6
нчы номерында «Халык җырлары» исеме
астында басылып чыккан бу мәкаләдә А.
Шамов безнең җырларыбызиың
характерлары, төрләре, иң мөһиме,
аларның формалары һәм композицион
яклары турында тукталып, татар
җырларына шактый тирән анализ ясый. Ул
елларда безнең җырларыбызны фәнни
тикшерү өлкәсендә бердәнбер хезмәт
булган бу мәкаләдән соң, кызганычка
каршы, бу турыда башкача сүз әйтүчеләр
дә, бу жанр турында фикер алышучылар да
булмады.
1941 елда татар фольклоры фонды күп
еллардан бирле татар халык авыз иҗатын
җыю һәм өйрәнү өстендә эшләп килүче IT.
Исәнбәт иптәшнең ике җыентыгы белән
баеды.
Бу җыентыкларның берсе татар халык
авыз иҗатының вак төрләренә керә торган
табышмаклар жанрына багышланган иде
Җыентыкның башында Ы. Исәнбәт
иптәшнең «Табышмакларыбыз турында»
исемле кереш мәкаләсе урнаштырылган.
Китапка 1500 гә якын табышмак
җыйналган һәм китап азагында аларның
җаваплары, искәрмәләр һәм
табышмакларның кайсы районнарда
язылып алынулары күрсәтелгән. Безнең
табышмакларны күп санда туплап бастыру
һәм аларны фәнни-тикшеренү эшенең
башлангычы булган бу хезмәт татар фольк-
лористикасы тарихында үзенең хаклы
урынын алырга тиеш. Табышмаклар белән
бер үк вакытта Н. Исәнбәт иптәшнең
«Балалар фольклоры» исемле җыентыгы
басылып чыга 8 9. Бездә фольклорның бу
төре Октябрьга хәтле дә һәм аннан соң да
беркем тарафыннан өйрәнелмәгән. И.
Исәнбәт иптәш халык авыз иҗатының бу
төрен бик күп еллар буена зур тырышлык
һәм мәхәббәт белән өйрәнүе аркасында
җыентыкта балалар фольклорыннан күп
кенә үрнәкләр бирә алган. «Мәктәп
сериясе»ндә чыккан бу китапның «Балалар
фольклорын өйрәнү һәм аңа
классификация» исемле мәкалә белән
басылып чыгуы җыентыкның әһәмиятен
тагын да күтәрә.
1939 елда Казанда Татарстан тел,
әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү
институты ачылды. Бу институт янында
аерым фольклор секторының төзелүе татар
фольклорын өйрәнү эшләрен билгеле бер
( Табышмаклар, Җыючысы һәм төзүчесе Н. Исәнбәт. Татгосиздат, 1941 ел, Казан.
9 Балалар фольклоры. (Татар халкының балалар фольклоры.) Җыючысы һәм төзүчесе Н. Исәнбәт.
Татгосиздат, 1941 ел, Казан.
план белән оештырып җибәрергә
мөмкинлек бирде. Институтның фольклор
секторы халык авыз иҗаты өлкәсендә
эшләүче кадрларны сектор тирәсенә
туплау, махсус экспедицияләр оештыру
һәм урыннардагы фольклор белән
кызыксынучы культура көчләрен тарту
юлы белән институт янында махсус
фольклор фондын булдыруны беренче
чиратта эшләнергә тиешле бер эш итеп
куйды. Менә шушы чараларның берсен үт-
кәрү йөзеннән 1940 елның җәендә Себер
татарлары фольклорын җыйнау һәм
аларның тел үзенчәлекләрен өйрәнү буенча
беренче комплекс экспедиция
оештырылды. Бу экспедиция членнары
Төмән, Тобол, Тара һәм Новосибирск
өлкәсендә яшәүче татарлар авызыннан бик
күп санда әкият, тарихи җырлар һәхм
дастаннар, мәкаль һәм әйтемнәр язып алып
кайтты. Экспедиция членнарыннан
шагыйрь М. Садри музыкаль фольклор
әсәрләрен фонограф валикларына язып
алпы, ә тел белгече С. Әмиров Себер
татарларының тел үзенчәлекләрен өйрәнү
өчен кирәкле булган бик мөһим матери-
аллар туплады. Шул ук 1940 елның октябрь
аенда институт тарафыннан Татарстанның
Бондюг һәм Красный Бор районнарына (Г.
Бәширов, Ш. Маннур, X. Ярми составында)
махсус фольклор экспедициясе оеш-
тырылды. Бу экспедиция вакытында
гражданнар сугышы чорына карата булган
берничә истәлек, леген- дар командир
Чапаев турында сөйләк һәм бик күп санда
халык әкиятләре һәм җырлар язып алынды.
«Алпамша» дастанының татар халкы
арасында сакланган әкият варианты шушы
экспедиция вакытында
142
Бондюг районының Камай авылында
язылып алынды.
1940 елда фольклор секторы ини-
циативасы белән А. Шамов, X. Госман, Г.
Бәширов, Н. Исәнбәт, М. Мамин, А. Әхмәт
һәм шушы юлларны язучының катнашы
белән зур күләмдә татар халык иҗаты анто-
логиясен төзү эше башланган иде. Немец
фашистларының сугыш башлап
җибәрүләре аркасында бу мөһим эш
тәмамлана алмый калды.
Сугыш елларында фронтта да, тылда да
совет патриотизмы идеяләре белән
сугарылган яңа фольклор туды. Бу елларда
яңа әсәрләр туу белән бергә элекке
традицион фольклорга, аның да ил, дуслык,
батырлык, тапкырлык турындагы өлешенә
халыкта мәхәббәт тагы да артты.
Сугыш елларында алгы ут сызыгында
татар телендә чыккан уннарча фронт
газеталарының һәрбер номерында диярлек
борынгы патриотик җыр яңгырады һәм
тапкыр әйтелгән үткен мәкальләр дошман-
ны аяусыз кисәргә, безнең сугышчыларны
батырлыкка, тапкырлыкка, кыюлыкка
чакырган көчле лозунг булып хезмәт
иттеләр. Соңгы елларда Бөек Ватан
сугышы фольклоры турында аерым бер
диссертация язылуы (И. Надиров хезмәте)
бу чор фольклорының күплеген, байлыгын
күрсәтә. Ә киләчәктә бу геро- ик тарихи
елларда туган халык авыз иҗаты турында
уннарча фәнни хезмәт, гыйльми тикшеренү
язылыр.
Бөек Ватан сугышыннан сонды елларда
халык иҗатына игътибар тагын да көчәйде.
Ватан сугышы елларында һәм аннан соңгы
чорда Коммунистлар партиясе Үзәк Коми-
тетының әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре
буенча берничә тарихи карары чыкты. Бу
карарлар яктылыгында совет әдәбияты, ә
шуның белән бергә совет
фольклористикасы фәнен үстерү буенча да
зур эшләр эшләде.
1945 елда СССР Фәннәр Академиясенең
Казан филиалы оештырылуы, Тел, әдәбият
һәм тарих фәнни-тикшеренү
институтының шул филиал составына
кертелүе гуманитар фәннәр буенча фәнни-
тикшеренү эшләренең билгеле һәм ныклы
бер академик план белән алып барылуына
тулы мөмкинлек бирде. Институтның
планы буенча 1945—1950 еллар эчендә
Татарстан районнарына барлыгы 11
фольклор экспедициясе оештырылып, бу
экспедицияләрдә 30 дан артык фән
работниклары, язучылар һәм Казан дәүләт
университеты студентлары катнашты. Экс-
педиция членнары барлыгы 30 районның
200 колхозында булып, 243 халык әкияте,
20 меңнән артык җыр, 96 бәет, 1000 нән
артык мәкаль, табышмак һәм әйтемнәр, 362
халык уены, 70 тән артык сөйләк һәм истә-
лекләр язып алып кайттылар.
Татар халык иҗаты әсәрләренең
җыелуы һәм бер урынга туплануы
нигезендә шактый бай фонд төзелү татар
фольклорын тиешле бер системага салып
бастырып чыгару мөмкинлеген тудырды.
Менә шул нигездә 1946 елда зур күләмдә
татар халык әкиятләренең беренче китабы,
1948 елда җырлар җыентыгы, 1951 елда
«Татар халык иҗаты» исеме астында татар
фольклоры антологиясе чыгарылды. Ләкин
татар фольклорын җыю һәм туплау эше
тагын да киңәйтелергә һәм планлы рәвештә
дәвам итәргә тиеш иде. 1951—55 еллар
планы буенча Татарстан районнарын
өйрәнеп бетерү бурычы куелды ҺӘХМ бу
бурыч тулысынча үтәлеп, бу елларда
оештырылган 5 фольклор экспедициясе
вакытында тагын 45 район өйрәнелде. Бу
экспедицияләр вакытында яңадан 233
әкият, 38 мең җыр, 515 мәкаль һәм әйтем,
87 бәет, 126 халык уены үзләренә хас җыр
текстлары белән язылып алынды. Үткәй
бишьеллыкта безнең өлкәдә булган рус
фольклорын махсус рәвештә өйрәнү эше
юлга салынды һәм җыйналган материаллар
нигезендә 1955 елда «Татарстанда рус
халык поэтик иҗаты» исемендә җыентык
басылып чыкты (Төзүче һәм сүз башын
язучы В. Ф. Павлова). Бу җыентыкта элекке
Казан губернасында крестьян хәрәкәте—
Бездна вакыйгасын чагылдырган
сөйләкләр, Казан университеты
студентлары хәрәкәте турындагы җырлар,
колхоз төзелеше. Бөек Ватан сугышы
чорында туган фольк-
143
лор материаллары безнең өлкәдә булган
рус фольклоры характерын ачыклау өчен
мөһим материал булып хезмәт итә.
Татарстан районнарын өйрәнү эшенең
1955 елда төгәлләнүе күрше республика
һәм өлкәләрдә яшәүче татарлар халык авыз
иҗатын өйрәнергә тулы мөмкинлек
тудырды. Киров өлкәсендә яшәүче Нократ
татарлары, Удмуртия республикасындагы
Кистем, Глазов татарлары фольклорын
өйрәнү максаты белән 1956 елда дүрт
кешелек махсус фольклор экспедициясе
оештырылды. Бу экспедиция тел һәм
фольклор жанрлары төре ягыннан фәнни
әһәмияткә ия булган күп кенә материал
алып кайтты.
1957 елның август аенда Мордва
республикасында яшәүче мишәрләр
фольклоры өйрәнелде. Гомумән, шушы
бишьеллык эчендә Себер татарлары,
Оренбург, Урал, Касыйм татарлары һәм
Пенза, Горький мишәрләре фольклорын
өйрәнү, киләчәктә бу өлкәләр фольклорыңа
багышланып аерым-аерым җыентыклар
чыгару бурычы куела.
Бөек Октябрьдан соң үткән 40 ел
эчендә, бигрәк тә соңгы ун-унбиш елда,
Татарстан районнарын өйрәнү, күрше
өлкәләрдә булу һәм урыннардагы фольклор
сөюче, аны өйрәнүчеләр белән бәйләнеш
тоту аркасында институтта шактый зур
фольклор фонды төзелде. Хәзерге көндә и
нститу т фонды н д а (в а р и а нт л а р ы и
да исәпләп): 80 меңнән артык җыр, 1157
әкият (барлыгы 9397 бит), 557 бәет (37 294
юл), 14 780 мәкаль һәм әйтем, 3900
табышмак, 500 дән артык халык уеннары,
сөйләкләр, истәлекләр, авыл-колхоз
тарихлары, төрле тарихи урыннарга карата
булган легендалар һәм башкалар туп-
ланган. Соңгы елларда рус һәм татар
телләрендә күп кенә санда халык авыз
иҗаты җыентыклары басылып чыкты.
Казан дәүләт университеты, Казан, Чкалов,
Тобол педагогия институтларының тел,
әдәбият кафедралары янында татар
фольклорының аерым бер фән, махсус бер
курс буларак кертелүе, бу югары уку
йортларында татар фольклоры буенча
аерым диссертацияләр, махсус дипломнар
язылуы, халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю
буенча һәр елны фәнни экспедицияләрнең
оештырылуы—болар барысы да безнең
илдә халык талантларына, халык иҗатына
аерата зур ихтирам булуы турында сөйли.
Совет фольклористика фәненең марксизм-
ленинизм методологиясе нигезендә зур
уңышларга ирешүе татар фольклористика
фәненең үсүенә дә бик нык ярдәм итте.
Халык авыз иҗаты әсәрләренең барлык
төрләрен һәм җаир- ларын тарихи метод
нигезендә өйрәнү, аны халыкның уйлары,
теләкләре, киң катлау хезмәт ияләре мас-
саларының көндәлек эшләре һәм тор-
мышында булып торган реаль вакыйгалар
белән бәйләп тикшерү татар
фольклористикасы фәне өлкәсендә яшәп
килгән зарарлы буржуаз милләтчелек
карашларына нигезләнгән төрле
социологик һәм формалистик хаталардан
арынуын тәэмин итте.
Ләкин безне татар фольклористи-
касының данлыклы кырык ел эчендә
ирешелгән уңышлары тынычландырырга
тиеш түгел. Хәзерге көнгә хәтле эшләнгән
эшләр бу өлкәдә киләчәктә хәл ителергә
тиешле булган җитди проблемалар һәм
эшләнәчәк зур эшләргә кереш яки беренче
башлангыч адымны ясау дип каралырга
тиеш.
Фольклорны җыю һәм туплау,
/Кыйналган материалны фәнни эшкәртеп,
бастырып чыгару эше көчәйтелергә тиеш.
Без фольклор җыю эшенә һәрбер мәктәп
һәм аның укытучыларын, һәрбер клуб, уку
йорты, китапханә һәм аларда эшләүче мең-
нәрчә культура работникларын тартырга
тиешбез, һәрбер иптәш берәр генә мәкаль,
табышмак, җыр язып җибәргәндә дә безнең
фондта бик күп материал җыйналыр иде.
Бездә халыкның музыкаль фольклорын
җыйнау эше хәзерге көнгә хәтле бик начар
тора. Сүрән генә эшләп, бик зәгыйфь кенә
яшәп килгән музыкаль фольклор кабинеты
ябылгач, бу эш бөтенләй тукталды.
Республика халык иҗаты йорты бу өлкә
белән һич кызыксынмый. Бу юлда булган
менә шушындый зур өзеклекне искә алып
тел, әдәбият
һәм тарих институтының фольклор
группасы янында якын киләчәктә махсус
музыкаль фольклор кабинеты оештыру
күздә тотыла. Безнең фольклористлар
халык телендә булган фольклор
әсәрләреннән җырларның текстларын язып
алу белән бергә, шул җырларга җырлана
торган халык көйләрен дә язып алырга
тиешләр. Фольклор группасы янындагы
музыкаль кабинет тора- бара халык
музыкасы буенча фәнни эшләр дә
башкарырга тиеш.
Үткән 40 ел эчендә эшләнә алмаган,
ләкин якын киләчәктә хәл ителергә һәм
эшләнергә тиешле булган темаларның иң
мөһимнәреннән берсе итеп әдәбият һәм
фольклор проблемасын алырга мөмкин.
Хәзерге әдәбиятта зур урын тоткан халык
авыз иҗаты әсәрләренең язма әдәбият
белән ныклы бәйләнештә үсү юллары
фәнни нигездә тикшерелергә тиеш. Аерым
язучылардан Г. Тукай, Г. Ибраһимов,
Шәриф Камал, һ. Такташ, М. Җәлил, К.
Нәҗми, Мирхәйдәр Фәйзи, К. Тинчурин, Т.
Гыйззәт һәм башка бик күп совет
язучылары иҗатындагы фольк- лоризм
мәсьәләләре аерым рәвештә тикшерелүне
сорый. Хәзерге шагыйрьләр иҗаты, аның
да җыр өлешенең халык авыз иҗаты белән
ныклы бәйләнешкә керү проблемасы, шул
уңай белән яңа — совет фольклорының үсү
юлларын билгеләү мәсьәләсе аерым
рәвештә тикшерелергә, өйрәнелергә тиеш.
Бездә әкиятләр, җырлар, мәкальләр һәм
халык иҗатының башка жанрларының
художество үзенчәлекләре бик аз
тикшерелгән әле. Ә эпик әсәрләрдән
дастаннар,аларның халык авыз иҗаты
өлкәсендә тоткан урыннары бөтенләй
яктыртылмаган бер мәсьәлә. Казан
ханлыгы чорына карата булган «Җик
Мәргән», «Чура батыр», «Гайса улы Әмәт»,
«Казан бәете» һәм башка шуның кебек бик
күп эпик әсәрләр турында фикер әйтергә
күптән вакыт. Соңгы ике ел эчендә безнең
татар фольклоры өчен шактый үзенчәлекле
бер жанр булган бәетләр темасы эшләнә. Бу
өлкәдә булган тикшеренүнең нәтиҗәсе
буларак, 1959 елда бәетләр җыентыгы
шактый зур күләмдә рус һәм татар
телләрендә басылып чыгачак.
Татар фольклоры үрнәкләре рус телендә
бик аз басылып чыга. Якын киләчәктә рус
телендә басылып чыгачак халык әкиятләре
җыентыгыннан башка җырлар һәм
дастаннар, мәкаль һәм әйтемнәр рус теленә
тәрҗемә ителергә һәм без шул юл белән
башка милләт халыкларын да үз
фольклорыбыз үрнәкләре белән якыннан
таныштырырга тиешбез. Кыскасы, хәзер
без халык иҗаты әсәрләрен җыю һәм
бастырып чыгару юлы белән халыкның үз
рухи байлыгын үзенә кайтарырга, фольк-
лорның коммунизм өчен көрәштә булган
гаять зур ролен тагын да югарырак күтәреп,
фольклористика фәне алдында торган
бурычларны тирән идеялелек нигезендә
хәл итәргә тиешбез.