Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЙӨРӘКТӘ ЯҢГЫРАГАН ҖЫР


Муса Җәлил шигырьләрендәге хисләр гүзәллеген һәм фикер куәтен без моңарчы да бөек Низами телендә бер тапкыр ишетеп күргән идек.
Ул кичә безнең һәммәбезнең дә хәтерендә, ә кичәнең үзендә катна-шучыларның күз алларында: трибу-нада көмешләнгән чәчле шагыйрь шигырен укый. Аның йөзендә зур һәм эчкерсез мәхәббәт чагылышы балкый, моңсурак күзләрендә тирән дуслык, хәтта, мин әйтер идем, кардәшлек нурлары чагыла, йөрәгеннән чишмәдәй чыккан тавышында матур аһәң тирбәлә, тантаналы да, салмак та, көйле дә булып сузылган интонация яңгырый...
Минем шагыйрь дустым, шагыйрь кардәшем, Даның синең Кавказ тавыдай бөек, Шул дан белән бергә минем дә эшем Күтәрелде өскә, бер байрак кебек.
Шыгрым тулы зур зал йотлыгып аны тыңлый. Бу — совет халыкла-рының иң талантлы зур шагыйрьлә-реннән берсе Әзербәйҗанлы Самед Вургун.
Шигърият күгендә канат киереп очкан бу Кавказ бөркетен Идел буе ярларына килеп чыгарга нәрсә мәҗбүр иткән соң? Шагыйрьнең шагыйрьгә булган дуслык мәхәббәте. Әзербәйҗан шагыйре Самедиың татар шагыйре Мусаны туган күрүе. Бу туганлык нигезендә, ике шагыйрьне генә түгел, ә күп миллионлы совет халыкларын берләштергән, дуслаштырган, җиңелмәс бер мораль көчкә әйләндергән совет патриотизмы ята.
Шул кичәдә хөрмәтле дустыбыз һәм кунагыбыз Самед Вургун Муса Җәлилнең җырларын, шигырьләрен Әзербайҗан теленә тәрҗемә итәчәге турында, бу эшне, ул картлык басу һәм авыру булуга да карамастан, башкарып чыгарга тырышачагы турында дәртләнеп әйткән иде. Бәхет- сезлеккә каршы, каты авыру шагыйрьгә теләгенә ирешергә мөмкинлек бирмәде. Ул башлаган эшне, арабыздан вакытсыз китүеннән соң, иптәшләре, дуслары башкардылар.
Менә безнең кулыбызда тышлыгына алтын хәрефләр белән «Гәһрәманлыг маһнылары» дип язылган 200 битле шигырьләр китабы. Бу Муса Җәлилнең 1955 елда «Молодая Гвардия» нәшрияты рус телендә басып чыгарган «Героическая песня» китабының әзербайҗанчага тәрҗемәсе.
Муса Җәлил иҗатының лейтмотивы булып яңгыраган «Җырларым» шигыре белән башланган бу китап ике зур бүлектән тора: беренче бүлеккә («Дустымның хатирәсе» дип гомуми исем белән ачыла ул) шагыйрьнең 1926—1941 еллар эчендә язылган 23 шигыре һәм «Моабит дәфтәрләреннән» исемле икенче бүлеккә 52, барысы 75 шигыре тәрҗемә ителгән.
Тәрҗемәләрне әзербәйҗан ша-гыйрьләреннән Г. Бөекага белән Ә. Зиятай иптәшләр башкарган, китапның редакторы әзербәйҗанлы дустыбыз шагыйрь Исмәгыйль Солтан. Ул китапка укучыны дулкынландырырлык сүз башы да язган.
Гомумән, тәрҗемәчеләр Муса Җәлил шигъриятенең үзенчәлеген
119
сакларга тырышып эш иткәннәр. Алар Муса шигырьләрендәге фикер байлыгын бер телдән икенче телгә күчергәндә шул ике халык теле өчен дә хас булган уртак сүзләр, образларны да таба алганнар.
Мәсәлән, бу сүзләрне куәтләп, без бу урында бер тәрҗемә үрнәген китереп узыйк.
Муса Җәлилнең иң көчле шигырь-ләреннән булган «Ышанма»ның тәрҗемәсен алып карыйк.
Татарчасында:
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, Алмаштырган илен, — дисәләр, Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.
Әзербәйҗанча тәрҗемәсендә:
Хәбәр кәтирсәләр нә заман сәнә «0, сатды вәтәни, дөнүкдүр үзү». Инанма, әзизем! Гәлбиндә мәнә Сәвкиси оланнар демәз бу сөзү.
Бу дүрт юлдан күренгәнчә, тәрҗе-мәдә, мөмкин кадәр, оригинал саклану гына түгел, ә шигъри төзелеш формасы да сакланган һәм, нәтиҗәдә, бу дүрт юлны без Муса Җәлил шигыренең дәртле интонациясе белән укыйбыз.
Дөрес, тәрҗемәчеләр мондый тө-гәллелеккә бөтен тәрҗемәләрендә дә ирешә алмыйлар һәм бу мөмкин дә булмаган бер эш. Мондый хәлләрдә төгәллеккә ирешәм дип әсәрнең мәгънә-фикер ягына зыян китермәскә кирәк. Димәк, тәрҗемә нәтиҗә сендә шигырьдәге сүзләр үзгәрсәләр яки үзгәрә төшсәләр дә, фикер, мәгънә үзгәрмәскә тиеш. Хәер, бу тәрҗемәләрдә шуның ише мәгънә үзгәрүләре күренмәсә дә, әмма «ирекле тәрҗемәгә» бирелеп китүләрне очратып була. Бәлки бу хәл тәрҗемәчеләрнең Муса Җәлил ши-гырьләрен турыдан-туры татарча вариантларыннан алмыйча, ә тәрҗе-мәдән тәрҗемә итү аркасында да килеп чыккандыр. һәрхәлдә бу мәсьәлә белән тәрҗемә өстендә эшләүче һәм бу иҗади эшнең законнарын белүче иптәшләр шөгыльләнергә тиешләр. Телләре бер-берсенә якын һәм аңлаешлы халыкларның әдәбиятын тәрҗемә иткәндә турыдан-туры шул телнең үзеннән, подстрочник ярдәмендә, тәрҗемә итү, һичшиксез, җитди уңышлыкларга китерәчәк. Димәк, бу эшне нәшриятлар күз алларында тотарга тиешләр.
Ничек кенә булмасын, без әзер- бәйҗанлы дусларыбызның бу хез-мәтләрен котлап каршы алабыз һәм Ленин премиясе лауреаты, патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил иҗатын әзербәйҗан хезмәт ияләренә үз ана телләрендә җиткерүне мактарлык эш дибез.
Без Муса Җәлилнең әзербәйҗан телендә басылып чыккан китабын әнә шулай күздән кичереп чыкканда, Мусаның «шагыйрь кардәше» Самед Вургун шигырен тагын бер кат тирән канәгатьләнү белән кабатлыйбыз:
Илләрне гизә шигырь, чикләрне аша, Яңгырый ул ничә мең йөрәктә, җанда, Сиңа улым дип, балам дип дәшә /Минем туган йортым Әзербәйҗан да.