Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯЛГЫЗЛЫК


...Шушы елның февраль аенда мин Казаннан ерак түгел Бөреле совхозына барып чыккан идем. Бу зур һәм бай бер хуҗалык, биредә нәселле кроликлар һәм кара төлке, кеш, чәшке кебек кыйммәтле җәнлекләр үрчетәләр. Совхозга минем беренче генә килүем түгел иде, моннан биш-алты ел элек килеп, мин биредә берникадәр вакыт торып киткән идем инде. Шуңа күрә совхоз үзе дә, аның кешеләре дә миңа бераз таныш иде.
Директорның иркен бүлмәсендә совхоз хәлләре турымда сөйләшеп утырган чакта, м«ин шул танышлардан берсе искә төшеп сорадым:
— Әйтегез әле, Николай Михайлович, сезнең хатын-кызлардан бер белгечегез бар иде, исеме, ялгышмасам, Тамара... Тамара... ничек кенә үзе?
— Тамара Сергеевкамы?
— Әйе, Тамара Сергеевна. Бармы ул ханым, эшлиме хәзер дә?
— Ә сез аны беләсезмени? — диде директор, минем соравыма каршы.
— Элек килүемдә ул миңа үзенең төлкеләрен күрсәтеп йөргән иде. Сезнең кара төлкеләр фермасында баш зоотехник иде шикелле ул... Дөресме?
— Дөрес, шулай... Ләкин хәзер юк ул бездә, китте бездән, күптән китте инде.
Николай Михайлович моны ничектер эчке бер кызгану белән әйткән кебек булды, һәм мин моңа, билгеле, игътибар итмичә калмадым, шунлыктан тагы да кызыксына төшеп сорадым:
— Ни өчен? Нинди сәбәп аркасында китте? Әгәр сер булмаса, бәлкем...
— Юк, сер түгел,—диде Николай Михайлович, минем сүземне бүлеп. — Ләкин аның китүенең сәбәбен бер сүз белән генә әйтеп бирү дә читен. Үзенә күрә бер вакыйга булды ул.
— Алайса сөйләгез әле, Николай Михайлович! Ул ханымның язмышы мине кызыксындыра. Элекке директор миңа аның хакында югары бәя биреп сөйләгән иде. Безнең өчен бик кадерле белгеч дигән иде ул... Аның ниндидер кызыклы тәҗрибәләре турында да сөйләп утырган иде. Хәер, сез үзегез дә монда күптәннән эшлисез бит, беләсездер?
— Әйе, беләм. Мин дә ул чакларда зоотехник идем, тик бүтән фермада...
— Шулай булгач, сөйләгез әле! Гафу итегез, болай үтенеп, мин сезнең вакытыгызны алмыймдыр ич?
— Зарар юк, конторда эш сәгате бетте, иркенләп сөйләшеп утырырга була хәзер—диде ул, көлемсерәп.
72
Чынлап та, кышкы көн сүнеп бара иде инде. Бүлмә эченә сыек караңгылык акыртын гына иңә башлады, шулай да ут кабызырга иртәрәк иде әле. Николай Михайлович, үзе әйткәнчә, озаклап сөйләшергә җыенгандай, иркен креслосының артына ята төште, өстәлдә яткан «Казбек» тартмасыннан үрелеп папирос алды. Бу кырыкларга җитеп килгән кеше моннан ике-өч ел элек кенә шушындагы белгечләрдән күтәрелгән директор иде. Аның белән беренче тапкыр гына очрашып сөйләшүем булса да, ул миңа ошап өлгерде. Фасон тотып маташмый, ягъни директор икәнлеген белдереп тору кайгысыннан азат, һәрвакыт үзенең табигый хәлендә, ләкин табигый хәленә аның бәйсезлек һәм үз-үзенә ышану хас булса кирәк, һәркем белән бертөсле, алдына килүченең йөзенә күтәрелеп карарга һәм сүзенә җавап бирергә иренми, кыскасы, чын кеше һәм әйбәт директор булырга тиеш.
...Менә ул миңа ике сәгать чамасы вакыт диярлек кеше язмышы турында сөйләде. Белмим, бик мавыктыргыч итеп сөйләдеме, әллә вакыйгасы бик гыйбрәтле идеме, ләкин мин хикәянең башыннан ахырына кадәр бер тапкыр да аның сүзен бүлмичә тыңлап утырдым.
— Сез беләсезме икән,—дип сүзен башлады Николай Михайлович,— Тамара Сергеевна безгә кырык беренче елның көзендә Ленинград янындагы бер совхоздан үзенең җәнлекләре белән күчеп килгән иде. Бик йончып, бетеренеп килеп җиткән иде ул... Сугыш аларны тиз килеп баса, хәтта совхозның күп җәнлекләрен иреккә чыгарып җибәрәләр... Тамара Сергеевна соңыннан шул җәнлекләренең таралмыйча совхоз ихатасына кире борылып-борылып кайтуларын сөйләгән иде... Бары җәнлекләрнең иң тазаларын гына берничә вагонга төяп, хатын-кыз, бала-чагаларны утыртып, Тамара Сергеевнаны шуларга баш итеп куеп, ашык-пошык озаталар. Тамара Сергеевнаның ире Ленинградта бүленеп кала, китәр алдыннан алар хәтта күрешә дә алмыйлар, кыскасы, мәхшәрдән качу була бу... Өч тәүлеклек юлны тупиктан-тупикка күчә-күчә өч атна киләләр, җәнлекләренең яртысы ачтан кырыла, үзләре дә ачыгып, керләнеп, бетләп бетәләр. Тамара Сергеевна өчен аеруча зур бәхетсезлек тагын шул була — юлда бердәнбер кызы чирләп үлә. Өч яшьлек баланың кечкенә гәүдәсен каядыр юл буенда күмеп калдыралар.
...Әнә шулай килеп җитәләр алар безгә... Ләкин сугыш, үзегез беләсез, кешене ташка әверелдерде. Кешенең, бәлкем, атна эчендә чәче агаргандыр, әмма бәгъре аның, тирән сызланудан соң, эретеп койган чуен шикелле катып калды. Шуңа күрә үз башыңа төшкәй хәсрәт турында сөйләү юк, елау юк, барысы да бик тирән яшерелгән, тик нидер өзелеп теләү, нәрсәгәдер теш кысып омтылу бар... Ленинградтан килүчеләргә карап моның шулай икәнлегенә ышанмыйча мөмкин түгел иде.
Тамара Сергеевна бездә дә кара төлкеләр фермасында баш зоотехник булып эшли башлады. Аның авторитеты үзе белән 6epia үк ияреп килде: югары белемле, зур хуҗалыкта эшләп тәҗрибә алган яшь белгеч иде ул... Шуның өстенә ул чын-чыннан Ленинград кешесе иде. Ленинградта туып-үскән, шунда укыган, шунда тормыш башлаган... Өс-башы да аның бүтәнчәрәк, йөреш-торышы да бүтәнчәрәк, сөйләшүе, хәтта көлүе дә бүтәнчәрәк, — кыскасы, зур культура мәркәзеннән килгән кеше, әйтик, безнең ише район халкыннан үзенә генә хас ниндидер бер нәфислек, пөхтәлек һәм әдәплелек белән аерылса, бу яшь ханым да күпләрдән шулай аерылып тора иде. Ул чын, яхшы мәгънәдә, ягъни тышкы калыбы белән генә түгел, эчке җаны белән дә интеллигент кеше иде. Мин әйтер идем хәтта, бу интеллигентлык аңардан ничектер менә, нәфис бер ис шикелле, аңкып тора кебек иде. Дөрес, безнең шартларда хуш ис акрынлап бетте, һәрхәлдә безнең борыннар сизми башлады, әмма асылда ул барыбер шундый ук культуралы, әдәпле, нечкә җанлы хатын булып калды.
73
Без аның Бөреле совхозында утырып калуына һич ышанмый идек. Хәер, ул үзе дә моны яшерми иде. «Сугыш кына бетсен!»—ди торган иде ул, вакыт-вакыт тирән көрсенеп һәм артыгын әйтеп торуны кирәк тә санамый иде. Гомумән, ул башта бик аз сөйләшә иде, гүя бөтен уе аның, магнитка тартылган тел кебек, шул туган шәһәренә, анда калган якын кешеләренә төбәлгән иде. Сүзсез йөрәгендә күпме сагыш, күпме борчылу таш булып ятканлыгын аның җитди-моңсу кара күзләре үк әйтеп тора иде. Бигрәк тә блокадада калган Ленинградтан бер хәбәр дә килмәү, иренең язмышы билгесез булу аны бик изә иде шикелле... Тик күп айлар үткәч кенә һәм эш дигән шифалы дәрьяга баш-аягы белән чумгач кына ул үзенең хәле белән килешкәндәй бераз тынычланган кебек булды. Анда да сүз чыккан саен Ленинградын сагынды, кире шунда кайтып яңадан искечә яшәү турында хыялланды. Өмет, өмет! Менә нәрсә кешене яшәтә бит!
Ниһаять, көтә торгач, Ленинград блокададан азат ителде, ахырда сугыш та бетте, һәм Тамара Сергеевнаның тормышына тулы ачыклык та керде. Иренең фронтта, әти-әнисенең блокада вакытында һәлак булулары беленде. Бүтән туганнары да кайсы-кая таралып беткәннәр икән. Шулай итеп, сугыш Тамара Сергеевнага иң авыр бәхетсезлек — ялгызлык бәхетсезлеген китерде. Иске өметләр сүнде, инде яңасын кем кабызыр?
Шулай да без аны үзенең Ленинградына кайтып китәр дип уйладык, ләкин ул ни өчендер китәргә ашыкмады. Туздырылган оясын кайтып күрәсе килмәдеме, яки кинәт туган бушлык аркасында дөньясына кул селтәдеме, белмим нәрсәдер, әмма яшь ханым күләгә төсле безнең арада һаман йөри бирде. Сүзе юк, өне юк, кечкенә бүлмәсен белә дә, фермасын белә, калганы гүя аның эше түгел!
Биредә шуны әйтергә кирәк, әле сугыш бетмәс борын ук безнең җәнлек тиреләрен Америка сатып ала башлаган иде. Сугыштан соң затлы мехларга сорау тагы да артты. Ләкин Американың бик еш мода алыштырырга яраткан хатыннарына мехның я ачыграк төслесе, я тоныграк төслесе кирәк була иде. Без, билгеле, бу таләпкә яраклашырга тиеш идек. Ләкин ничек итеп? Җәнлек бит кулдан эшләнми, үзе кебек мәйлектән туа. Аның төсен бик аз гына үзгәртү дә гаять катлаулы, нечкә эш... Менә шул эшкә Тамара Сергеевна кереште. Бик әһәмиятле нәрсә иде бу безнең өчен... Әйтергә кирәк, бер-ике елдан соң Тамара Сергеевна өметле генә нәтиҗәләргә дә иреште, ягъни аның ихтыяры белән безнең төлкеләр я ачыграк, я тоныграк төсле булып үсә башладылар...
Мин биредә бу эшнең махсус якларына керешеп тормыйм, әгәр кирәксә— анысын соңыннан сөйләрмен, ә хәзер тизрәк төп вакыйгага барып җитәсем килә. Билгеле инде, бу зур уңыштан соң Тамара Сергеевнаның дәрәҗәсе тагы да үсте, кадере тагы да артты. Бу аның үзенә дә, һичшиксез, зур юаныч, зур канәгатьләнү биргәндер. Ләкин ул безнең арада, оясыз кәккүк шикелле, һаман ялгыз иде...
Кырык сигезенче елның җәендә ул ял алып, ниһаять, Ленинградка кайтып китте.
Озатканда барыбыз да эчтән «моның бөтенләй китүедер, кире безгә кайтмас инде» дип, аңа һәртөрле уңышлар, бәхетләр теләп калдык. Ул үзе дә, ачыктан-ачык әйтмәсә дә, шундыйрак ниять белән кайтып китте шикелле... Озаткан чакта ул дымланган күзләре белән кызганыч елмаеп, безгә: «Хушыгыз, дуслар, әгәр күрешмәсәк, начар итеп исегезгә төшермәгез!»— дип китте. Моны инде чынлап та бәхилләшү дип аңларга кирәк иде.
Ләкин... ялы тулуга, Тамарабыз кире кайтып төшмәсенме! Сез, бәлкем, ялдан кайтмыйча калырга ярамый бит диярсез. Дөрес, әмма эвакуацияләнгән кешеләргә үзләренең торган җирләренә бер тоткарсыз кайтып китү хокукы бирелгән иде, шуңа күрә Тамара Сергеевна Ленин
74
градтан кечкенә бер гариза кисәге җибәрсә, шуның белән эше бетә иде. Ләкин ул кайтты, Ленинградтан Бөрелегә кайтты. Ни өчен, пи сәбәп? Үзе ул безгә бары:
— Сездә аяз көннәр күбрәк, шуның өчен кайттым,—дигән булды.
Асыл сәбәбен төпченеп сорашу, әлбәттә, читен иде, берәү дә моңа җөрьәт итмәде.
...Кайтты һәм яңадан үзенең фермасында, үзенең кыргый-сылу төлкеләре арасында эшләп йөри башлады.
...Айлар үтә, еллар үтә, рәхимсез вакыт кешегә бирелгән гомер йомгагын акрын гына сүтә бара. Тамара Сергеевна безгә килгәндә егерме- алты — егерме җиде яшьлек нәфис хатын иде, инде менә утыз бишкә дә җитеп килә. Кара чәчләрендә сирәк кенә ак җепләр дә күренгәли башлады. күз төпләрендә вак кына челтәр дә пәйдә булды, яңак сөяге астына беренче сызык та ятты. Ләкин шулай да ул яшьлек гүзәллекләрен җуеп бетермәгән иде әле. Гәүдәсе һаман шулай җыйнак-сылу, хәрә- кәт-йөреше җиңел, бите чиста, кара күзләре якты, иреннәре тулы, саф... Ләкин барыбер инде ул — көзге чәчәк, тагын берничә ел — һәм ул сабагында шиңәчәк.
...Бу әле кешенең, ничек дип әйтим, тышкы ягы, тышкы яктан булган үзгәреше генә. Ә аның эчендә ниндирәк процесс бара? Бу кадәресе тагы да катлаулырак һәм газаплырак түгелме?
Менә хәзер мин сезгә аның бездән китүенә сәбәп булган вакыйганы сөйлим. Чыннан да уйлап карагыз: гаепле идеме ул, әгәр гаепле булса — нидән гыйбарәт аның гаебе?
...Илле икенче елның җәй башында Тамара Сергеевна тота да Петр Котов дигән бер егет белән тора башлый. Атлаган саен кешеләр арасында була торган бу хәл шулай да күпләрне бик гаҗәпләндерде. Иң элек бу «кушылуның» алдан бернинди билгесе булмады, кинәт, көтмәгәндә килеп чыкты ул... Совхоз поселогы кечкенә җир, биредә кешенең һәр адымы күз алдында, ялгыз кешеләрнең бер очрашып сөйләшүләре дә хәзер үк халык теленә кереп китә... Ә Тамара Сергеевна эшен шундый шома йөрткән булса кирәк, бары җәйге иртәләрнең берендә ул Петр Котов белән үз квартирыннан чыгып, поселок урамыннан икәү янәшә атлап киткәч кенә кешеләр ни булганын белделәр. Белделәр... һәм хәйран калдылар. Ләкин көтелмәгән яңалык булганы өчен генә түгел... Мәсьәлә җитдирәк тора.
Кем соң ул, Петр Котов? Нәрсәсе белән, нинди кешелек сыйфатлары белән ул Тамара Сергеевнага яраган, аңа тиң була алган?
Иң элек шуны әйтергә кирәк: егет Тамара Сергеевнадаи нәкъ сигез яшькә кече иде. Хәер, безнең заманда тол хатыннарның үзләреннән шактый яшьрәк ирләргә тормышка чыгулары очрый торган хәл, моның ахыры ни белән бетә торгандыр, ләкин һәрхәлдә гаептән саналмый. Бу очракта да, чырай сытыбрак булса да, килешергә туры килә. Инде егетчең бүтән якларын алып карыйк: ул безнең ремонт мастерскойларында слесарь булып эшли иде. Урта кул слесарь, күбрәк фермаларга барып, водопровод трубалары төзәтеп йөри. Белеме шул биш-алты класс тирәсендә булгандыр. Хәер, яхшы кеше һәм итагатьле ир булыр өчен профессиянең әллә ни зур әһәмияте юк. Безнең район җирендә, әйтик, врач кыз белән шофер егетнең өйләнешеп, матур гына торуларын кай-чагында күрергә була. Ләкин һәр очракта да бу шулай дип әйтүе читен, әлбәттә. Биредә, газетчалап әйткәндә, уңышны тәэмин иткән нәрсә — кушылучыларның аң һәм культура дәрәҗәләре бер тигезрәк булуыдыр, ахрысы... Хуш, бу җәһәттән безнең Петя Котов ничегрәк иде соң? Мисал өчен Тамара Сергеевна белән янәшә куеп карасак, без аны ниндирәк кыяфәттә һәм сыйфатта күрер идек?
Күз алдыгызга китерегез: кич-кырын клуб алдында егерме бшп — егерме алты яшьлек чибәр егет басып тора. Өстендә аның кызыл майка
75
өстеннән генә кигән кара пиджак, тез башлары чыгыбрак торган кара чалбар, аякларында — көрән брезент ботинкалар. Ашыкмыйча папиросыннан «алкалар» җибәрә һәм чабак сагалаган чуртан шикелле кызлар күзәтә. Теләсә кемгә ташланырга тормый ул, сайлап кына дәшә, простой ферма кызлары белән эре сөйләшә, аларга ни әйтсә дә ярыйга саный, ә культурныйрак туташлар белән сүз башлый алса, аларга инде «сез үзегез», «без үзебез» дип сайрарга тотына, бөгелгәләп тә ала, кулларны да матур гына уйнаткалап куя. Мондый «нечкә» кыланышларны ул каяндыр отып алырга өлгергән иде инде, күрәсең, безгә килгәнче урыннан- урынга еш кына күчеп йөрүләр аның өчен бушка китмәгән. Азмы-күпме шомарган егет! Шулай да кызлар аның тирәсендә үзләрен, утка пешүдән курыккандай, сак тоталар иде.
...Иптәшләре арасында Петя бозык яки начар холыклы егетләрдән саналмый иде. Әтәчләнеп, кешеләргә бәйләнеп тә йөрми, юктан да тавыш куптарырга тормый, йодрыгы белән масаймый, теле белән мактанмый, кыскасы, тупаслыкны егетлеккә санап, скандаллар герое булып йөрүчеләрдән түгел иде. Ул хәтта аз сүгенә дә иде (ә бу әшәкелек бер категория яшьләр арасында шактый таралган чир бит), бик ачуы килгән чакта гына дүрт юллык шигырь әйткәндәй рифмалап сүгенеп җибәрә торган иде. Эчү белән дә артык мавыга иде дип әйтеп булмый аны, тик получка вакытларында гына салгалый иде. Бусы инде традициягә хөрмәт. Слесарь булсын да, получкада эчмәсен, имеш!
Егетнең максаты нәрсә, нинди интереслар белән яши ул? — Әйтүе читен. Нәрсәгә булса да омтылышын ул бервакытта да сиздермәде. Гомумән, аз сүзле егет иде ул, акылын эшләтергә яратмый иде шикелле, карасу шома йөзендә берни юк дияр идем, тик кеше әйткән пустяк сүзгә дә көлеп җибәрергә әзер тору бар. Сез тагын аны томана, мокыт нәрсә икән дип уйлый күрмәгез, һич алай түгел. Киресенчә, егеттә мин-минлек тә аллага шөкер, кирәк урында үзен тәкәббер тота да белә, кыюлык та җитәрлек (бигрәк тә хатын-кыз тирәсендә), ә инде берәрсе аңа кагыла калса, егет сүзен дә таба, йодрыгын да иснәтә белә. Так что, бу юаш икән дип, бармагыңны авызына тыга күрмә!.. Ләкин характеры белән ваемсыз, пошыну белмәс, нибарына канәгать булып яшәүче бер кеше иде ул. Андый кешенең тормыштагы кагыйдәсе: «Әйдә, ярар!».
Әмма ул төскә-башка бик чибәр егет иде. Урта буйлы, бик төз, җыйнак, тыгыз гәүдәле; көч үзендә яман булырга тиеш, беләкләрендәге таш кебек каты мускуллары буын-буын калкып тора. Кашлары куе кара, керфекләре озын, борыны туры, ияк очы чокырлы, ә тешләре үлчәп эшләнгәндәй тип-тигез дә ап-ак... Ялкау гына атлап йөри ул, гүя көче- куәте тамырларына кургашын булып таралган.
Менә шундый егет иде безнең Петя Котов, һәм шушы егет белән хөрмәтле Тамара Сергеевнабыз ачыктан-ачык тора башлады. Чыннан да хәйран калдырырлык һәм уйландырырлык хәл бит бу!
Сезне, бәлкем, ничек итеп алар табышканнар да кушылып киткәннәр дигән сорау борчый торгандыр? Бу кадәресе безнең шартларда читен эш түгел. Мондагы халык барысы да бер җиргә тупланган, барысы да бер хуҗалыкта эшлиләр, хәтта таптап йөргән сукмаклары да бер үк... Шулай булгач, Тамара Сергеевна белән Петяның күптән бер-берсен күреп йөрүләре бик табигый. Аннан Петя еш кына аның фермасына тегене- моны төзәтергә барып йөри иде, ихтимал, шул чакларда карап торырга болай зарарсыз, тыйнак кына күренгән аз сүзле чибәр егет яшь ханымның күңелен җилсетеп куйгандыр. Шуның өстенә мастерскойда эшләүче егетләрнең тулай йорты Тамара Сергеевна торган өйнең күршесендә генә иде. Бу да әледән-әле бер-берсенең күзенә чагылырга бер сәбәп. Аннары, ничектер юллары туры килеп, берничә тапкыр төнлә клубтан да бергә кайталар, һәм, ниһаять, егет, үз инициативасы беләнме, әллә чакыру буенчамы, Тамара Сергеевнаның өенә дә керә. Бер керә, ике
76
керә пәм озак та үтми шунда торып та кала. Күп кирәкмени, итәгеңә утлы күмер төшсә, кабынып китәргә... Сез аңлагыз, күпме еллар ир назы күрмичә яшәгән хатынның хәлен! Я, аның, дым эчкән туфрак шикелле, сагыш белән тулы йөрәгенә нинди генә орлык төшсә дә, ул тиз генә тамырланып китмәс идемени?
. .Билгеле, күпләр, аеруча хатын-кызлар, Тамара Сергеевнаның бу эшенә бары бер яктан гына карадылар: янәсе, аңа яшь, таза ир кирәк булган, һәм китте шушы хакта селәгәй агызып гайбәт чәйнәү... Белмим, хатыннар, бәлкем, мәсьәләнең бу ягын нечкәрәк аңлый торганнардыр, ләкин минем өчен, хәер, бер минем өчен генә түгел, ә Тамара Сергеев- нанн якыннан белгән күпләр өчен, мәсьәлә тирәнрәк һәм катлаулырак иде. Хәзер дә исемә төшсә ачуым килә: ир кирәк булган, имеш! Әйте- гезче, зинһар, кемгә ир кирәкми? Кемгә хатын кирәкми? Кешеләр балиг булгач та шул турыда уйлый, кайгырта башламыйлармы соң? Тамара Сергеевна гарип бер хатын түгел бит. Ни өчен һәркемгә яраган эш аңа ярамый? Ни өчен табигать тарафыннан һәр җан иясенә бирелгән теләктән бер ул гына мәхрүм булырга тиеш? Ханжалар карашы бу... Киресенчә, гомеренең иң матур чакларын тол үткәрергә мәҗбүр булган сау- сәламәт хатынның үзенә иш табып, ир белән тора башлавына сөенергә генә кирәк иде.
Ләкин, кабатлап әйтәм, мәсьәлә тирәнрәк һәм катлаулырак... Ялгызлык, әйе, ялгызлык!—Менә нәрсә, минемчә, аңлатса кирәк Тамара Сергеевна кичергән тирән йөрәк фаҗигасын... Юк, аңа ир генә түгел, кеше кирәк булган, дус кирәк булган. Кемнеңдер гел янында булуын теләгән ул, кемнеңдер аның тормышына кереп урын алуын теләгән ул. Шуның белән кешеләр арасына чыгасы, үзенең бүтәннәр кебек үк ишле-парлы булуын күрсәтәсе килгән аның... Ә бу нәрсә хатыннарга бик хас теләк, алар сайлаган кешеләрен яшереп тотарга яратмыйлар... һичшиксез, Тамара Сергеевна семья җылысын сагынган, шул турыда күп хыялланган булырга тиеш. Беләсезме, хатын-кыз йөрәге һәрвакыт кем турында булса да кайгыртып торуны ярата бит ул. Ир дигән кешенең күлмәгенә төймә генә тагып бирсә дә юаныч таба ул. Ниһаять, аның яңадан ана буласы килгәндер, бала өмет иткәндер, һәм, һич шик юк ки, ул, Тамара Сергеевна, мәхәббәткә сусаган йөрәгенең бөтен кайнар дәрте белән егетне яратып киткән булырга тиеш.
...Бик табигый хисләр, бик аңлаешлы теләкләр ич болар. Ничек туларны күрмәскә мөмкин ди? Безнең секретарь әйтмешли, просто кабә- хатство бу!.. Хәтта беренче тора башлаган чагында ул хис-теләкләр хатынның йөрәгендә берьюлы кабынып өлгермәгән булса да, барыбер соңыннан тумыйча калмас иде, чөнки алар тумаса — Тамара Сергеевна егет белән бәйләнешен дәвам итә алмас иде һәм ахыр чиктә үзен пычранып калган бер кеше итеп хис итәр иде.
Соң, белә идеме Тамара Сергеевна үзе хакында йөргән шул алама гайбәтне? Әлбәттә, белгәндер, хәле шундый аның, белмичә калуы мөмкин түгел. Ләкин ул аңа һичбер нинди борчылу, уңайсызлану яки кәефсезләнү кебек нәрсә күрсәтмәде. Гүя берни юк, бар да нормаль, бар да тәртипчә. Петя Котов белән кешеләр арасына чыгып йөрүдән һич тартынмый иде, аның белән култыклашып киносына да бара, бакчасына да чыгып утыра. Кайчан бергәләп шәһәргә дә барып кайталар. Әлбәттә, яңа гына кияүгә чыгып, бәхетен тапкан яшь кыз шикелле үзеннән-үзе сөенеп, очынып тору юк аңарда. Ул тыныч, ул басынкы, ул үзен күптәнге ир хатыны кебек тота, һәм Петяга булган мөнәсәбәтендә аның егетне үзенә чын ир, якын кеше итеп күрсәтергә тырышу сизелә иде... Ул бераз ябыга, суырыла төште, күз төпләре уелып, моңсу-тыныч карый торган күзләре зурайган кебек булды, ә акыллы йөзендә аның нидер көтүне чагылдырган бер дә югалмас җитдилек күренә иде.
77
Ләкин ничек кенә булмасын, әмма аларга караган саен ихтыярсыз- дан күңелне бер сорау борчый иде: ничек итеп Тамара Сергеевна бу Петяны үзенә тиң итә алды икән, нәрсә уйлап, ул аның белән тора башлады икән? Җаны теләгән елан ите ашаган, диләр. Бу үтә шәхси, нечкә эштә болай кызыксыну һәм борчылу урынсыздыр да, бәлкем, ләкин борчылмыйча мөмкин түгел иде. Чыннан да, Тамара Сергеевна үзе белән егет арасында никадәр тирән чокыр ятканлыгын, егетнең бер ягы белән дә үзенә лаек булмаганлыгын күрмәдеме икән?
...Юк, күргән булырга тиеш, һичшиксез, күргән булырга тиеш. Тамара Сергеевна кебек акыллы, сизгер хатынның кеше танымавына ышанып буламы соң! Алайса, эшнең сере нидә? Эшнең сере, минемчә, менә нидә булса кирәк:
Петя Котов кебек егетләрнең гадәттә кешене, бигрәк тә хатын-кызны, алдата торган бер сыйфатлары була. Алар, ягъни Петя кебекләр, үзләренең әнә шул ваемсызлыклары, беркатлы простойлыклары белән ничектер кулга ияләшердәй җәйлек кебек күренәләр. Әгәр аларны кулга алып, үзеңә буйсындырсаң, алардан менә дигән кеше ясап булачак. Бозылмаган яшь күңел — язылмаган чиста кәгазь, диләрме әле? Янәсе, бозылмаган яшь күңелгә бары изгелек белән яхшылыкны гына язып барырга була... Менә шушы романтикада булса кирәк эшнең сере. Ә бик үк таза җирлектә тумаган мәхәббәт романтикасыз, ягъни үз-үзеңне алдаусыз котыла алмый, күрәсең, һәрхәлдә мин, бу очракта кеше танымау түгел, ә кеше турында иллюзиягә бирелү булды, дип әйтер идем, һәм без моның шулай икәнен соңыннан үзебез дә күрдек.
Ләкин башта шуны әйтергә кирәк, Тамара Сергеевна Петя Котов белән язылышмыйча гына торды. Моның да үз логикасы бар иде. Егет ничектер бер сынау үтәргә тиеш, шул ук вакытта аны, гомерлек ир итәр өчен, колагыннан тартып дигәндәй үстерәсе дә бар әле. Бичара хатын үзенең шушы яшерен хыялларына ирешер өчен, яраткан Петясын кеше итәр өчен шактый тырышып карады. Хәтта кайбер нәтиҗәләргә дә ирешкән кебек булды. Моңарчы тулай йортта керле урын өстендә аунаган Петябызга мамык куна башлады. Иң элек, Тамара Сергеевнаның якын кешесе булып киткәч, аның беркадәр дәрәҗәсе күтәрелде, өлкәнрәк абзыйлар, совхоз җитәкчеләре аңа «Петр Васильевич» дип дәшә торган булдылар... Егет үзе дә эреләнеп, олысымаграк булып китте, йөзенә аның төче елмаю астына яшеренеп кенә «Шаярмагыз минем белән!» дигән масаю чыкты. Дөрес, өлкәнрәк кешеләргә ул моны күрсәтмәскә тырыша, ләкин ничек кенә тырышмасын, бик әйбәт тәрбиягә эләккән песи шикелле үз-үзеннән тук канәгатьләнүне беркая да куя алмый,— кыяфәт үзе үк кычкырып тора... Егетнең өс-башына да бераз культура йокты: майка өстеннән күлмәк киеп йөри башлады, пинжәк-чалбары үтүкләнгән, чистартылган булды, моңарчы тузгытып йөрткән чәчләрен дә матур гына итеп тарап куярга өйрәнде... Ашау-эчү ягы да үзгәрмичә калмады. Хәзер инде егетебез төшке ял вакытында мастерской күләгәсендә коры икмәк күшәп утырмый, ә көн дә Тамара Сергеевна биреп җибәргән завтрак — май яккан күмәч, пешкән йомырка, кайнаган сөт белән сыйлана... Болары әле кеше күзенә чалынган кадәре генә, ә яраткан хатын янында ул нинди тәрбия, нинди ихлас кайгырту күрмәгәндер?
...Шулай, дус кеше! Ләкин, кызганычка каршы, бу үзгәрешләр бары тышкы яктан гына иде шул. Ходай егеткә күктән көткән бәхетне җирдән табып бирде. Инде аңа шул бәхетенә ике куллап ябышырга, ходаем, кире ала күрмә, дип ялварып кына торырга кирәк иде; Тамара Сергеевна кебек кешене бит ул көндез чыра яндырып эзләсә дә яңадан табачак түгел! Ләкин Петя, дурак, өстенә ауган бу бәхетнең әһәмиятен дә аңламый, кадерен дә белми иде булса кирәк. Чөнки ул үзенең характеры белән дә, гадәтләре белән дә һич үзгәрмәде диярлек. Элеккечә ваемсыз,
78
фәнсез ул; аның өчен үгез үлсә — ит, арба ватылса — утын, һаман шул «әйдә, ярар!» дигән принцип белән селкенеп йөрүче кеше булып кала бирде. Тамара Сергеевна белән кушылуына ул чираттагы «җиңү» Һәм вакытлы бер эш итеп карады. Гәрчә шундый дәрәҗәле, матур, интеллигент хатынның аны тиң итүенә борынын күтәрсә дә, бу бары: «Күрдегезме, мин кемне эләктердем!» дип мактанудан гына гыйбарәт иде. Шуңа күрә бичара хатынга тиешле хөрмәт тә юк, аның кем икәнен аңлау да юк, аның яхшы исемен, абруен сакларга тырышу да юк... Ул гынамы әле! Иң аянычы, иң чиркандырганы тагын шул—егет чыннан да үзен Тамара Сергеевна янында бары ирлек вазифасын үтәп торучы итеп кенә таный иде шикелле... Әйе, әйе, гаҗәпләнмәгез, егетнең бөтен то- рыш-кыланышы моның шулай икәнлеген гүя исбат итеп тора иде.
...Менә ул иртәнчәк мастерскойга килә. Сүлпән генә эшкә тотына, йокысы калгандай киерелә-сузыла, әледән-әле яңак сөякләре шытырдаганчы исни... Беләсез инде, мондый чакта яшьләрдән кайберәүләр (Петя- ның үз ишеләре) шаяртырга яраталар, бер дә тартынмыйча: «Ничегрәк соң?», «Алайракмы, болайракмы?» дигән төсле күңелдән уйларга да оят булган сораулар бирәләр. Ә Петя нишли шул чакта? Берәү булса, кызыксынучыларның авызларын мәңге ачылмаслык итеп томалар иде, ә ул, ишәк, тегеләрнең әйткәннәрен раслагандай мәгънәле-төче итеп елмая, бик туры китереп әйткәнне ишетсә, «черти-и!» дигән булып башын да чайкап куя... Бөтен бәла шунда, минемчә, Петя Котов гомумән интим мөнәсәбәтнең никадәр изге-яшерен булырга тиешлеген, якын кешеңнең намусын, чисталыгын саклау белән бәйләнгән булуын аңлаудан ерак иде. һәм аның әнә шулай үз ишләренең пычрак шаяртуларына кинәнүен күргәннән соң Тамара Сергеевна очрый калса, аңа каравы әллә ничек авыр да, уңайсыз да булып китә иде. Бичара хатын өчен чеметтереп күңел әрни, шул ук вакытта аңа ачу да килә иде. Ихтыярсыз- дан әлеге гайбәтчеләр сүзе күңелгә килмичә калмый иде.
Ә Тамара Сергеевна — горур хатын, һаман элеккечә башын текә тотып, иренен кысып йөри бирә. Гүя беркемдә, бернәрсәдә дә эше юк, бары фермасын да өен, кара төлкеләрен дә Петясыи гына белә. Хәтта, мин әйтер идем, аның горурлыгы соңгы вакытларда көчәя төште, әйтерсең, горурлык аның өчен һәртөрле начар сүз, яман карашлардан саклый торган бер калкан иде... Әмма шулай да бу акыллы хатынның җаны тыныч булмаска тиеш иде. Ул әллә егетнең масаюын, аңа, үзеннән сигез яшькә олы хатынга, ничегрәк каравын, ниһаять, аның иң кадерле, иң яшерен хисләрен ятларга фаш итүен сизмәгәндер дисезме? Юк, сизгәндер, Петя аның өчен табышмак түгел ич! һәм горур ханымга вакыт-вакыт бик хурланырга да, әрнеп сыкранырга да туры килгәндер, әлбәттә. Ләкин ниләр генә кичермәсен, бөтенесен дә ул, бердәй, үзенең әнә шул горурлыгы, икенчедән, яшерен өмете белән җиңәргә тырышты булса кирәк... Әйе, бик гаҗәп иде болар барысы да безнең өчен, әмма вакыйга үзе ахырда бу сәер төенне чишеп бирде безгә!
...Сүз бит Тамара Сергеевнаның ни өчен бездән китүе турында башланган иде. Тыңлагыз, бу аяныч тарихның соңы бик гыйбрәтле.
Шул елның көзендә (ә алар—Тамара белән Петя — җәй башында тора башлаганнар иде) бер механикны Ленинградка алты айлык курсларга җибәрергә кушып, безгә главкадан язу килгән иде. Менә шул хәбәрне ишеткәч тә, Тамара’ Сергеевна тиз үк директорга килеп җитте. Ул бик үтенеп директордан курсларга Петр Котовны җибәрүен сорый башлады. Директор коры гына «карарбыз» дию белән чикләнгәч, ул парткомга да кереп сөйләште. Аңардан «ни өчен ул хәтле Петяны җибәрәсегез килә?» дип сорагач, Тамара Сергеевна, мескен, хәтта уңайсызланып та калды. Асыл теләген әйтергә кыймыйча, шунлыктан дулкынланып, ул Петяиың яхшы слесарь, әйбәт кеше булуын, тик аңа уку җитмәвен, исбат итәргә кереште. Хәер, ни өчен дип сорау урыйсыз да иде, болан да
79
хатынның теләген аңларга мөмкин иде. Әгәр курслар бүтән бер шәһәрдә булса, ул, бәлкем, бу кадәр ялварып сорамаган да булыр иде. Ләкин Ленинград бит, аның туып-үскән шәһәре! Я, ничек ул үзенең Петясын шунда җибәреп, укытып-йөртеп кайтарырга теләмәсен ди?
Әлбәттә, совхоз җитәкчеләре карашында Петя Котов курсларга җибәрер өчен бик үк лаеклы кандидатлардан түгел иде. Аңардан куда шәбрәк егетләр бар иде. Ләкин Тамара Сергеевнага хөрмәт йөзеннән, анын телдән әйтә алмаган изге теләген аңлап дигәндәй, Котовны курсларга җибәрергә булдылар.
...Китәр көннәр якылашкач, Петя мастерскойдагы иптәшләре алдында болай дип мактана икән: «Беләсезме, егетләр, минем Тамара миңа целый список төзеп бирде; менә, имеш, син, дустым, шуларның барысын да күреп кайтырга тиешсең. Эрмитаж, Смольный, Петергоф, Зимний, тагын әллә нинди двореңлар, әллә нинди музейлар — барысын да тезгән. Ә театрларны әйткән дә юк... Вообщем, агартырга уйлый мине, Тамарочка...». Бу юлы егетләр сүзне уенга бормыйлар, киресенчә, вәт шундый хатының булса иде, дип сокланалар, син, тиле, Тамара Сергеевна- иыц кадерен бел, диләр, тик арадан берсе шаяртып: «Ә рестораннарны күрсәткәнме?» дип сорап куя. Петя, гәрчә чәйханә буфетыннан юньлерәк җирне күрмәгән булса да, эре генә җавап бирә: «Аларын мин үзем дә табам...» ди.
Ниһаять, безнең асыл егетебез яңа пальто, фетр эшләпә киеп, Ленинградка китеп бара... Хәерле юл!
...Көннәр, атналар узалар, совхозда җәнлекләр үрчиләр, Петя берәүнең дә төшенә кереп борчымый. Бердәнбер борчылып торучы һәм сагынып көтүче — мескен Тамара Сергеевна. Башта егеттән кешегә күрсәтмәслек кыска-кыска гына кайнар «мәхәббәт» хатлары килә, аннан сирәгәя бара, ахырга таба онытылганда бер генә килә башлый. Хатларында «мәхәббәт» акрынлап сүрелә, аның каравы акча теләнү көчәя. Тамара Сергеевна, билгеле инде, акчасын да җибәреп тора, соңгы көнгәчә озын- озын хатларын да язып тора. Ләкин ул Петя киткәннән бирле ни өчендер боек йөрде, әлеге нидер буласын көткән киеренке җитдилек аның йөзеннән бер дә китмәде. Гомумән, мин аның, Петя белән бәйләнгәч, җәелеп бергхәсрәтсез дигәндәй, елмайган чагын күрмәдем.
Менә бер заман Петя Котовның кайтыр көннәре дә килеп җитте, һәм шул чакта бөтен совхоз халкын таңга калдырган гадәттән тыш вакыйга булды: язгы төннәрнең берендә Тамара Сергеевна совхоздан югала. Бу ни хәл бу? Икенче көнне Тамара Сергеевнаның күршесендә торучы хатын совхоз директорына бер конверт китереп тапшыра. Конверттан записка һәм бер кечкенә хат чыга. Запискасы Тамара Сергеевнадан булып, анда түбәндәге сүзләр язылган:
«Хөрмәтле Иван Петрович!
Мин совхозны ташлап китәргә мәҗбүрмен. Сәбәбен шушы записка белән бергә салган хаттан аңларсыз. Әлбәттә, минем болай «качып» китүем ярый торган эш түгел, мин моны беләм, ләкин, аңлагыз, бүтән чарам юк минем... Әгәр бер генә көнгә калсам да, сез барыгыз да мине юатып, үгетләп, кыстап биредә калырга, шулай итеп хурлыгым белән килешергә мәҗбүр итәр идегез. Мин моны булдыра алмыйм... Берничә көннән «ул» кайтырга тиеш... Шуңа күрә артык бер көн дә тормыйча китәргә булдым. Аңлагыз мине, кичерегез...
Мине эзләмәгез, яңа җиргә урнашкач, үзем хәбәр итәрмен.
Хушыгыз! Тирән хөрмәт белән: Т. В.»
Ә кечкенә хат Котовтан. Ул менә нәрсә яза:
«Исәнме, Тамара!
Син мине бик көтәсеңдер инде, сагынгансыңдыр инде бик. Конечно, аңлыйм мин моны... Үземнең дә теге ни, понимаешь, бик күрәсем килә. Ну вот нәрсә, Тамара, син ачуланма миңа... Мин ялгыз кайтмыйм бит,
80
то-есть. өйләнеп кайтам... Яраттым бит бер җирән шайтанны!.. Конечно, моны белү сиңа авыр булыр, ну, ничево, дөньяда ир бетмәс. Без бит синен белән болан, шаярып кына дигәндәй, тордык, ә миңа өйләнергә, семья карарга вакыт. Так что, син ачуланма и безнең араны өзелгәнгә сана.
Конечно, мин сине онытмам, ну мин хәзер бүтәнне яратам. Кем икәнен әйтмим, кайткач, үзең күрерсең. Менә шул. Барысы өчен дә рәхмәт. Минем сиңа шактый бирәчәгем бар шикелле, ио анысын акрынлап түләрмен.
Да, тагын сиңа шуны әйтеп куям: без кайткач, кара аны, миңа бәйләнеп, бузить итеп йөрмә, яме!
Ну пока исән бул! Сиңа бәхет телим.
Сәлам белән: Петр К.»
«Бузить итмә» дигән сүзнең астына Тамара Сергеевна үз кулы белән өч тапкыр сызып куйган.
Я. ничек, абзыкаем? Лач итеп төкердеме хам күпме яхшылык күрсәткән хатынның нәкъ бәгъренә? Качу түгел, беренче очраган ботакка асылынырсың!
Шул кичне без, совхозның җитәкчерәк кешеләре, директор бүлмәсенә җыелдык. Барыбыз да бик дулкынланган идек. Ләкин мәет чыккан өйдәге шикелле сүз таба алмыйча утырдык. Ни әйтәсең? Әлбәттә, эш ташлап качу һич тә ярамый, закон белән дә тыела ул, әмма бу очракта беребез дә Тамара Сергеевнаны гаепләргә җөрьәт итә алмадык. Хәтта директор да, шактый коры һәм кырыс кеше, нинди дә булса чара күрү турында авызын ачмады; тик ул әледән-әле «Ах, бу хатыннар, хатыннар» дип үрсәләнде, бер-ике тапкыр авыз эченнән генә сүгенеп тә куйды, аннан ант иткәндәй йодрыгын төйнәп, Петя Котовны кайтуы белән, бер көн тотмыйча, совхоздан куарга сүз бирде.
...Менә шулай китте бездән Тамара Сергеевна. Гүя төште дә югалды... Шунысы гыйбрәтле тагын: бу вакыйгадан соң кешеләр ничектер бер уңайсызлану хис иткән кебек булдылар, әйтерсең, ялгыз хатынның язгы төндә каядыр китеп югалуы бары аларның «каты йоклаулары» аркасында гына килеп чыкты. Аннан... акрынлап барысы да онытылды, тик менә сезнең кебек кызыксынып сорашучы очраган чакта гына искә төшереп сөйли торган бер вакыйга булып калды.
Николай Михайлович сүзеннән туктады, һәм без караңгы иңгән бүлмәдә озак кына тын калып утырдык. Була шундый вакыйгалар, алар күңелдә күп кенә уйлар тудырсалар да, ни өчендер төпченеп сорашасы килү теләген кузгатмыйлар. Вакыйга бик ачык булганга күрә генә түгел, ә акылга зур йөк булып төшкәнгә күрә шундыйдыр инде ул... Ләкин бер сорау күңелне һаман тырнап тора: Тамара Сергеевна табылдымы, кайда ул?
— Әйе, табылды, — диде Николай Михайлович, кулына яңа папирос алып.— Без башта аны туган-үскән якларына китеп бармадымы икән дип уйлаган идек. Ләкин хәбәр ерак Себердәи килде. Ул Иркутск өлкәсендәге зур бер җәнлекләр совхозына барып урнаша һәм яңадан зоотехник булып эшли башлый. Яхшы специалист бит ул... Былтыр Ленинградтагы халыкара аукционда аның үстергән төлкеләре югары бәя алдылар.
Мин тагын нидер сорамакчы булган идем дә, дәшмәдем. Әйткәнемчә, кеше язмышы турында кайчак эчтән генә уйлану яхшы.