Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА КИТАПЛАР

Татар халкының бөек композиторы Салих Сәйдә- шевнең музыкаль мирасы һәр яктан игътибарга лаеклы. Аның әсәрләре мелодиягә бай, халык көйләренә
С. СӘЙДӘ 111 ЕВ
САЙЛАНМА
ӘСӘРЛӘР
Таткнигоиздат
1957
оста корылган, коммунистик идеяләр белән сугарылган. Шуның өчен дә С. Сәйдәшевнең музыкасы инде күптән уңыш һәм популярлык казанды.
С. Сәйдәшев профессиональ татар музыкасын башлап җибәрде һәм гомеренең соңгы көненә кадәр татар музыкасын баету өстендә эшләде. Милли музыкабызны үстерүдә С. Сәйдәшевнең роле бик зур.
Соңгы елларда С. Сәй-дәшевнең мирасын туплау һәм иҗатын өйрәнү буенча алып барыла торган эш җанланып китте. Мәсәлән, декада уңае белән рус һәм татар телләрендә басылып чыккан Я. Гиршманның С. Сәйдәшев турындагы монографиясе композиторның иҗат һәм тормыш юлын яктырта һәм музыка белән кызыксынучылар өчен шактый кыйммәтле китап булып тора.
Күптән түгел Таткниго- издатның матур әдәбият редакциясе С. Сәйдәшевнең «Сайланма әсәрләр»ен бас-тырып чыгарды. Китапта композиторның иң популяр һәм иң яхшы әсәрләре тупланган. Шагыйрьләребезнең сүзләренә язылган җырлар, балалар өчен җырлар, музыкаль драмалардан аерым җырлар һәм инструменталь әсәрләр урнаштырылган.
Музыкаль драмалар өчен язылган җырларда компо-зиторның якты таланты бигрәк тә киң ачылды. Шуңа күрә бу җырларның китапта зур урын алуы бик табигый. Аларны караганда, үзеңне татар театры-ның тарихын укыган кебек сизәсең.
Җырларның ноталары һәм текстлары да урнаштырылган. Текстлар икс телдә — рус һәм татар телендә бирелгән. Рус теленә тәрҗемә итүче — Р. Хи- самов.
Инструменталь әсәрләр арасында «Сакай маршы»н, «Каршылау маршы»н һәм атаклы «Совет Армиясе маршыэн күрәбез. Шулай ук «Наемщик» драмасыннан вальс һәм беренче пәрдәсеннән балет урнаштырылган.
Шулай итеп, бу китап С. Сәйдәшев иҗатының байлыгын, киңлеген һәм форма ягыннан төрлелеген күрсәтә. Республиканың музыка эшлеклеләре, җыр һәм музыка сөючеләр бу китапны, һичшиксез, яратып каршылар.
Китап бай оформлсниедә зур формат белән чыккан. Композиторның портреты урнаштырылган.
Китапны редакцияләү М. Мозаффаров һәм Ю. Виноградов тарафыннан башкарылган. Төзүчесе 3. Хәй- руллина. Әдәби редакторлары М. Садри һәм М. Хөсәен. М. Виноградова оформлениесе. Китапның бәясе 32 сум 50 тиен.
Бу яңа китап барыбыз өчен дә якын һәм кадерле булган Муса Җәлилгә багышланган поэма белән ачылып китә. Дөрес, Муса Җәлил турында күп кенә шигырьләр дә, поэмалар да, пьесалар да язылды инде. Әмма бу поэманың башкаларныкыннан аерымлыгы шунда — аны герой шагыйрь кичергәннәрнең кү-бесен үзе кичергән, фашистлар тоткынлыгын үзе татып белгән кеше яза.
...Ах, мин беләм әсир газапларын.
Сүзләр җитмәс бәлки сөйләргә.
Чыныктырды газап йөрәкләрне
Туган илне ныграк сөяргә.
...Тимер чыбык белән урап алган
«Лагерьда син хәзер бер тоткын.
Күп дусларның бары исеме
калган,
Гомерләрен йоткан бу упкын.
Нәби Дәүли фашистлар хөкем сөргән илне тетрәткеч итеп тасвирлый. Ул биредә әсирлекнең газаплары коточкычрак, вәхширәк булган саен Туган илгә булган мәхәббәтнең кө- чәйгәннән-көчәя баруын тасвирлый.
Поэма бик җылы язылган, автор геройның дошман тылында эш алып баруы турында, аның кичерешләре турында күбрәк яза; ә Моабит чоры, анда шагыйрьнең үлем көтеп
124
Ибраһим Салаховнын «Дала дулкыннары» исем- ’ле җыентыгына шагыйрьнең төрле еллардагы әсәрләре кергән. Аның 1933 елда язылган «Килү» шигыре Совет Армиясе сафларына бару, анда хезмәт итү шатлыгын күрсәтә. «Смольный җыры» С. М. Киров истәлегенә багышланган. «Ис-пан эпизодлары», «Хәбәш хатынының җыры», «Гренада» шигырьләре сугыш картиналарын чагылдыра. «Исәнмесез!», «Кара диңгез буенда», «Алатау» ши-гырьләрендә туган ил турында уйлану, туган илне сагыну моңнары яңгырый.
Мин аерылдым, Сездән ерак киттем... Кар таулары аша атладым. Ләкин, Сезгә булган җылы мәхәббәтне Салкын тайгада да сакладым.
Исәнмесез, дуслар! Исәнме син,
Яшьлегемнең яз ае
Казан!
Җырларыма сыймас шатлыгымны
Сәлам итеп бүген мин
язам,—
ди шагыйрь, Казанга һәм үзенең андагы дусларына мөрәҗәгать итеп.
Җыентыктагы шигырьләрнең кайберләре шат яшьлек һәм мәхәббәт турында («Иркәм елмаер әле», «Дроля», «Саубуллашу», «Таң алды») язылганнар. Аналар турында да матур- матур юллар бар:
Бар кайгыны ана үзенә җыя, һәр шатлыкка өсти
яңаны.
Нинди өмет, нинди шатлык белән
Ана сөя һәрбер баланы.
Ир баласы инде ата булган,
Кыз баласы инде яшь
ана.
Ә ул һаман алар өчен уйлый,
Алар өчен сызлый, ут яна.
Шагыйрьнең иҗатында намуслы хезмәт темасы
И. САЛАХОВ
ДАЛА ДУЛКЫННАРЫ
Таткнигоиздат 1957
зур урын алган: «Уйлар», «Мин бурычлы...», «Су сатучы кыз турында» һ. б.
Китапның редакторы X.
Камалов. Күләме 48 бит.
Бәясе 70 тиен.
«Күнелле сәхнә» җыен-тыгының тугызынчы китабы Ш. Рәкыйповның «Чуен багана» исемле бер пәрдәлек пьесасы белән ачыла. Әсәрдә бүгенге көн таләпләреннән артта калган, башкалар сүзенә колак салмыйча, артык мин-минләнеп йөри торган, үз тирәсенә ялагайларны җыйган һәм нәтиҗәдә колхозның эшен таркау хәлгә китергән председатель сурәтләнә. Шунда ук яшь агроном — үз колхозының эше белән тирәнтен кызыксынучы, анда кукуруз игүне
ятуы турында берничә сүз белән генә чикләнә һәм бик дөрес эшли. Бу турыда Му-
НӘБИ ДӘҮЛИ
ЮЛДА
Таткнигоиздат
1957
са Җәлилнең үзеннән яхшырак итеп әйтү һич мөмкин түгел.
Җыентыкка Нәби Дәүлн- нец 1937—38—39 елгы шигырьләре дә кертелгән, ләкин биредә аның 1954—55 елгы, бигрәк тә, 1956 елгы шигырьләре күбрәк, Монда лирик һәм сатирик шигырьләр шактый гына, шулай ук балладалар һәм мәсәлләр дә байтак.
Шагыйрьнең матур-матур лирик парчалары бар, бигрәк тә аның соңгы елларда язылган шигырьләре уңышлы. Мәсәлән, «Исемдә, исемдә», «Беренче адымда», «Сиңа», «Язмыш турында», «Кояш баеганда», «Ай» һ. б. шигырьләрне һәркем яратып, дулкынланып укырлык. Алардан лирик җылылык бөркеп тора, автор әйтергә теләгән фикерен матур поэ
тик образлар аша, үтемле итеп әйтеп бирә.
Нәби Дәүлинең бу китабын укып чыккач, аның юмор һәм сатира өлкәсендә көчле икәнлеге күзгә ташлана. Бигрәк тә анын «Авыл көндәлегеннән» циклына кергән «Кешенең «Тукран»га әйләнүе» шигыре кызыклы. Автор биредә эшләмичә, кеше җилкәсендә яшәргә өйрәнгән бер ялкауны фаш итә. Шулай ук җыентыктагы мәсәлләр дә авторның шактый ук үткен сатирик каләме барлыгы турында сөйлиләр.
Китапта шагыйрьнең рә-семе һәм аның турында биографик белешмә бирелгән. Редакторы X. Камалов, художнигы М. В. Виногра-дова. Бәясе 2 сум 80 тиен.
125
яхшыртырга тырышып йөрүче студентка-дипломант образы да бирелә. Комедиядә вакыйгаларның үстерелеше кызыклы, теле үткен. Авыл клубы тамашачылары аны яратып караячаклар.
Рәнсә Ишморатованың
сФирая», Ә. Камалның «Бу-ранда», С. Батталның
«Киртә», Җ. Әминнең «Аб- саттаров хикмәтләре» дигән бер пәрдәлек комедияләре дә авыл тормышыннан алып язылганнар. «Фирая» пьесасында, өлгергәнлек аттестатым бар дип, беркайда да эшләргә теләмәүче, шулай ук югары мәктәпкә укырга да керә алмаучы ялкау бер кыз күрсәтелә. «Буранда» исемле лирик комедиядә дә, «Мин— талант! Миңа ансат кына яшәргә мөмкин икән, бу минем бәхет», — дип. җиңел кәсеп эзләп йөрүче ялкау егет гәүдәләнә. «Киртә» пьесасында искелектән, вак милекчелек ин-стинктларыннан котылып җитә алмаган аналар күз алдына килеп баса. Болар- га аларның уллары — армиядән отпускка кайткан яшьләр каршы куела. «Аб- саттаров хикмәтләре»ндә авыл җирендә сәүдә эшенең начар куелуы, кайбер сельпо мөдирләренең яки сатучыларының пычрак эш-ләре, халык таләпләре белән исәпләшмәүләре фаш ителә.
Җыентыкта производство темаларына багышланган пьесалар да бар.
Г. Насрыйның «Кушамат» исемле күңелле комедиясендә мактанчык, ләкин булдыксыз һәм намуссыз
КҮҢЕЛЛЕ
СӘХНӘ
Таткни гоиздат 1957
бер тип — төзүчеләр брига- дасы бригадиры— «Гранит» дигән егет көлкегә калдырыла. Г. Зәйнашева- ның «Егет хәйләсе» пьесасында производство новаторларына, бигрәк тә яшьләргә игътибар итмәүче, аларның уйлап табу тәкъдимнәрен каплап яткыручы "бюрократ тәнкыйть ителә.
Риза Ишморатның «Шайтан таягы» дигән дүрт пәрдәлек комедиясе аеруча игътибарны үзенә тарта. Бу пьесада болан интеллигентлы булып күренгән, хәтта читтән торып инсти* тутта да укыган, ләкин үзенең азганлыгы-тузганлы- гы, корткычлыгы һәм мә- керлелеге белән анасы Марго ханымнан (дөресе — Мәрфуга) һич тә калышмый торган әшәке бер егет һәм аны аяусыз рәвештә фаш итүче үткен кызлар об-разлары тасвирлана.
Җыентыкның икенче бү-легендә шагыйрьләрдән X. Туфан, Ә. Исхак, М. Хөсәен, С. Баттал, А. Армадин, Ш. Галиевләрнең сатирик һәм юмористик әсәрләре урнаштырылган. Э. Хиса- мовның М. Хөсәен сүзләренә язылган «Ак каеннар» җыры ноталары бирелгән. Азакта конферанс өчен тормышның төрле якларына кагылышлы көлке хикәяләр, хәзерге темаларга Хуҗа Насретдин мәзәкләре китерелгән.
Җыентыкның редакторы һәм төзүчесе — Т. М. Нур- мөхәметов. Тышлыгы матур итеп художник 3. Н. Хө- сәенов тарафыннан эшләнгән. Күләме 196 бит, бәясе 6 сум 35 тиен.