УТЫЗ ӨЧ КӨН
VII
Сөләйман өч көн, өч төн буенча бүлмәсеннән һавага чыкмыйча хикәя язды. Аны сораучыларга «өйдә юк» дип әйтергә швейцарга алдан әйтеп куюга карамастан, әллә кемнәр килеп-килеп аның ишеген дөбердәтеп киттеләр. Ишекнең ачкыч тишеге кәгазь белән капланганлыктан, ишек дөбердәтүчеләргә әйдәшү түгел, хәтта йөзен дә бормады. Бикләнеп эчеп, исереп яткан зәһәр алкоголик төсле, дөньядан аерылып, хикәясенә ба- шы-аягы белән чумды. Өч тәүлек буенча ул хикәясендәге каһарманнар белән сөйләшеп, аларның тормышлары белән торып, алар төсле үк шатланды, газапланды. Аларның йөрәк кайгыларын үз йөрәгендә кайнатып кәгазь өстенә төшерде.
Хикәя каһарманнарының авыр тормышлары, газаплары, эксплуата-торлардан күргән каһәрләре тулы да, тирән дә булып чыктылар. Менә шул каһәрләргә каршы каһарманнарның көрәш методлары тирәсендә аның башы бөтенләйгә чуалды. Ул изелүчеләргә изүчеләргә каршы көрәш юлларын хикәясендә күрсәтә алмыйча азапланды. Көрәш методларын өстән генә белә дә шикелле. Ләкин аны йөрәге белән хис итә алма- ганлыктан, алар тирән дә, көчле дә булып чыкмадылар. Менә шул хәл аның күңелендә физик газаплардан да катырак газаплар тудырды. Бу газапларны ул туп-туры үзенең талантсызлыгына йөкләде. Шул сәгатьләрдә үзенең язучы булганчы, ломовой извозчик булмавына ачуы килде. Шушы минутларда ул чын күңелдән ломовой извозчикларның кәсепләренә кызыкты.
Ул, ярсып көрәш методларын күрсәтеп язган табакларны ерткалап ташлап, хикәядә изү моментларын күрсәтү белән генә канәгатьләнергә булып, хикәяне яңабаштан, яңа нигездә язарга кереште. Коридор сәгате өчне сукса да, бүлмә эче эңгердәге төсле караңгы иде. Бу караңгылыкны көньягыннан бөтен дөньяны каплап килгән куе кара болыт тудырды. Еракта гөрселдәгән тавышларның туп тавышларымы, әллә күк күкрәвеме икәнлеген дә ул аера алмады. Сөләйман, хикәясен уклаулап төреп, кулына тотып, редакциягә китте.
Өч тәүлек буенча урамга чыкмыйча, кеше йөзе күрмичә, бүлмәсенә бикләнеп эшләп утырганлыктан, урамга чыккач, аңа август һавасы да, кешеләр дә әллә ничек сәер тоелдылар. Шуңа күрә ул Устье ягыннан сирәк-сирәк ишетелгән туп, пулемет тавышларына да артык әһәмият бирмәде. Чөнки ул тавышларга аның колаклары ияләшкәннәр иде инде.
1 Ахыры. Башы 9 нчы санда.
6
Кинәт Бакалтай ягыннан көчле канонада башлануга, барган җиреннән кинәт туктап, як-ягына каранды. Якын-тирәдә бу канонаданың хикмәтен сорарлык кешеләр очрамагач, Проломный урамга таба йөгерде. Мондагы халык янгын вакытындагы төсле курыккан йөзләр белән каядыр йөгерәләр. Сорауларга кул селтәп кенә җавап бирәләр. Штаб тирәсендә атлы, җәяүле, мотоциклларга, велосипедларга атланган кораллы кешеләр кайнап торалар. Бу күренеш Сөләйманның йөрәгенә билгесез курку салды. Ул бөтен көченә редакциягә таба йөгерде. Московский урам буйлап кораллы эшчеләр отрядының Устьега таба ашыгып үтүләремдә аңа серле булып күренде. Грузовик автомобильләргә, ломо-вой арбаларына төялгән кешеләрнең, кулларындагы винтовкаларын һавага күтәреп, атларны бөтен көчкә чаптыра-чаптыра вокзал ягына таба үтүләре хәтәрнең канонада ишетелгән якта икәнлеген ачык күрсәтте. Көньягыннан күтәрелгән куе кара болыт якынлашкан саен куера, карала барды. Ул каралган саен, шәһәр өсте дә караңгылана барды. Сөләйман, сулышына кабып редакциягә керүгә, аптыравыннан бусага төбендә катып калды. Редакциядә бер сотрудник та күренмәде. Идән, иске газеталарга. кәгазь кисәкләренә күмелгән. Камзулы астыннан озын ак күлмәген чыгарып, ыштан балакларын салындырып, редакция йортының хуҗасы Шәмсетдин байның бер хатын белән редакциядән өстәлләр чыгарып торганын күрүгә:
— Әйтсәгез лә, бу ниндәй хәл?!—дип, аңа мөрәҗәгать итте.
Шәмсетдин бай, аның соравына игътибар итмичә, каты һәм дорфа тавыш белән:
— Торма юл өстендә!.. Әллә күзең чыкканмы?.. — дип кычкырып, өстәлне ишектән алып чыгып китте.
Сөләйман, редакциядән чыгып барганда, капка төбендә себеркесенә таянып, туп тавышлары ишетелгән якка һавага карап торган дворник катына туктап:
— Кара әле. агай, бу ниндәй хәл? — дип сорады.
Дворник, күзләрен һавадан төшермичә генә:
— Миннән сорыйсыңмы? — диде.
— Ийе. Бу ниндәй хикмәт?
— Шартлауларны әйтәсеңме?
— Ийе.
— Син үзең белмисеңмени?
— Белсәм, сорап та тормас идем, — дип, Сөләйман борчылды.
Дворник, күзләрен һавадан алып, аларны Сөләйманга юнәлдереп:
— Гөрселдәп шартлаганнары туп тавышы. Сугыш җирендә канонада, диләр. Әтәч шикелле кыткылдаганы — пулемет, — диде.
— Кемнәргә каршы шартлыйлар соң алар?
— Безгә каршы булырга кирәк. Ник дисәң, тупның үз тавышына караганда, ядрә шартлаулары якынракта ишетелгән төсле. Әнә, әнә! — дип, дворник тагы күзләрен һавага күтәрде. Шул арада пулеметлар, пуля ящиклары төягән арбалар артыннан тиргә баткан кораллы кешеләр яңа дамба ягына таба йөгерделәр. Туп тавышларына кушылып, еракта күк күкрәде, һава дулкыны мостовойга бәрелеп тузан күтәрде.
Шул арада завод-фабрикаларның гудоклары, көйли-көйли, ярсып кычкырта башладылар. Бу хәл серле тамашаның серен тагы да тирәнәйтеп, куркынычны көчәйтте. Сөләйман йөгерә-йөгерә вокзалга таба китте. Вокзал тирәсендә кораллы эшчеләрнең, гаскәрләрнең бер төркеме пулеметлар рәтлиләр. Бер төркеме бер тупны вокзал перронына өстерәп алып киттеләр. Туп арбасыннан бушаган атларга атланып, кызылармеецлар Бакалтайга таба чаптылар. Өч кызылармеец тәп-тәбәнәк багаж арбасына төялгән туп ядрәләрен туп артыннан өстерәп алып киттеләр.
Кара болытлар якынлашкан саен, күк күкрәве көчәя барды. Кара болытлар каралган саен, яшеннәр яктырак яшьнәде. Сөләйман вокзал
7
ның перронына үтмәкче булды. Ишектә сакта торган сакчы татар кызыл- гвардеец, аның күкрәгенә штыгын терәп:
— Нәрсә монда эшсез чуалып йөрисең? Яхшы чакта китмәсәң, штык белән корсагыңа кереп чыгарга да кыйммәт алмам мин!..— диюгә, Сөләйман ашыга-ашыга крепостька таба йөгерде. Крепость капкасы төбендә дә кораллы гаскәрләр күренүгә, ул крепость стенасы буйлап, бөкре күпергә таба йөгерде. Крепостьның бөкре күпергә таба карап торган почмагындагы тәбәнәк, түгәрәк башня төбендә кешеләр күренгәч, аның эченә җылы кергән төсле булды. Интеллигент кыяфәтле бу кешеләр Бакалтай ягына төртә-төртә иәрсә турындадыр бик кызулык белән бәхәс алып баралар иде. Сөләйман аларның яннарына туктауга, алар аңа бертөрле игътибар күрсәтмичә бәхәсләрен дәвам иттеләр. Араларыннан киң читле кара эшләпә кигән француз сакаллы берсе:
— Пуля монда хәтле җиткәндә, аның көче тавык үтерерлек тә калмый, — диде.
Өстенә озын саргылт пальто, башына котелок кигән озын буйлы чандыр кеше, француз сакалга каршы килеп:
— Сез, хөрмәтле әфәндем, бу сүзләрегез белән инерция законнары белән таныш булмавыгызны гына күрсәтәсез, — диде.
— Сез моның белән ни димәкче буласыз, хөрмәтлем? — диде француз сакал, бу сүзләргә күркә төсле кабарынып.
— Безнең винтовкалардан чыккан пуляларның көче, энерция законы буенча, сигез чакрымлык аралыкта кешене рәхәтләндереп үтерә алалар.
Француз сакал, гайрәтен баса төшеп:
— Безнең пулялар, бәлки, шулайдыр да. Чехлар пулясының көче безгә билгесез әле, — диде.
Өстенә киң чесуча костюм, башына панама эшләпә кигән туп төсле түгәрәк берәү сүзгә катнашты:
— Чехларда төрлесе булуы мөмкин. Самараны алганда дөм-дөмнән дә төкерткәннәр, ди. Гайрәтле, батыр халык...
Идел өстенә төшкән туп ядрәләреннән туган фонтаннар минут саен күбәя, көчәя бардылар. Туп, пулемет тавышларына кушылган яшен, күк күкрәүләр Устье һәм Бакалтай өстендә коточкыч күренеш тудырдылар. Күк күкрәү белән туп тавышларын аерып булмый башлады хәтта. Идел, Устье өстенә күктән ак марля пәрдә төшкәндәй булды. Бу пәрдә секунд саен шәһәргә таба якынлашты, крепость стенасына берничә эре яңгыр тамчысы бәрелде. Канонада тавышлары арасында күк йөзен икегә бүлгән төсле, кәкре-бөкре булып, озынаеп яшен яшьнәде. Шул арада нәкъ крепость өстендә һава чатыр-чотыр килеп, күк күкрәп, бер-бер артлы ике тапкыр гөрселдәтте. Француз сакал куркудан стена буена йөгереп барып посты. Башына зур панама кигән чесуча костюмлы түгәрәк кеше, батырлыгын күрсәтергә теләп, урыныннан кузгалмыйча гына:
— Яшен аттымы, әллә туп ядрәсе төштеме?—дип, як-ягына каранды.
Озын пальтолы, озын, чандыр кеше, иреннәрен кәкрәйтеп елмая- елмая:
— Туп ядрәсе төшсә, эшләпәгез күптән Сөембикә манарасының аена менеп атланган булыр иде, — дип, зонтигын корып җибәрде.
Яңгыр тамчылары крепостьның стеналары белән ашыга-ашыга сөйләшә башладылар.
Устье өстендә шартлаган туп ядрәләренең тавышларына ияреп тагы күк күкрәде. Идел өстендә куе, кара төтен чыгарып торган бик күп пароходларның хәрәкәтләре томан эчендәге төсле күренеп алды. Крепость өстендә тагы күк күкрәде. Иске, яңа һәм бөкре күпер дамбаларында тузан күтәрелде. Давыл телеграф, телефон чыбыкларында курай уйнарга кереште. Яңгыр чиләктән койган төсле коя башлады. Крепость буендагы халык, пальто, костюм итәкләрен башларына каплап, Воскресен-
8
ский урамга таба йөгерә башладылар. Сөләйман да аларга иярде. Аның өстендә кара сатин күлмәктән башка киеме булмаганлыктан, ул башкалар төсле итәге белән башын каплый алмады. Сөләйман, номерына кайтып кереп, чыланган күлмәген алыштырды. Алмашка башка чалбары булмаганлыктан. ул аны салып, сыгып, матрац өстенә җайлап салды да тизрәк кипсен өчен үзе аның өстенә менеп ятты.
Давыл туктаса да, яңгыр төн буенча сибәләп торганлыктан, Сөләйман номерыннан беркая да чыга алмады. Туп, пулемет тавышлары тынсалар да. винтовкалар шәһәрнең бөтен караңгы почмакларында төн буенча сөйләшеп чыктылар.
Сөләйманны иртә белән йокысыннан коридордагы шау-шу уятты. Ул ашыгып, юынып-нитеп тормыйча, коридорга чыкты. Номерларның ад-министрациясе һәм тагы берникадәр халык сигезенче номерның ишек төбендә шаулашып торганны күргәч, Сөләйман да барып аларга кушылды. Номерның бухгалтеры сигезенче номерның ишегенә ачкыч яраштыра башлауга, шул ук номерларда торучы генерал Замфиров килеп:
— Гражданнар, сезнең бу эшегезне мин дөрес тапмыйм. Бу номерда торучы көнчыгыш штабында эшләүче җаваплы эшче. Моның өчен ул үзе дә, штабы да сезгә рәхмәт әйтмәс!.. — диюгә, бухгалтер, ачкычны ишектән алып, генералга ачуланып карап:
— Без нәрсә эшләгәнебезне үзебез беләбез, генерал әфәнде. Без — комиссия!.. — диде.
Челән төсле озын, ябык генерал, җилкәләрен бөрештереп:
— Штаб тентергә тиеш тапса, ул аны үзе башкарыр иде. Сез, егет, миңа әкият сөйләмәгез. Аннан соң, әфәнделәр, бу номерда торучы спекулянт та, контрреволюционер да, гади кызылгвардеец та түгел. Штабның җаваплы эшчесе, иске армия полковнигы, зур белгеч!.. — дип, күзләрен халык өстенә йөртеп алды.
— Эш нидә соң? Нәрсә булган?!. — дип, Сөләйман сүзгә катнашуга, бухгалтер, янында басып торган номерларның посыльные Николинга төртеп күрсәтеп:
— Менә бит үз күзе белән күргән, — диде.
Генерал шактый каты һәм үз-үзенә ышанган тавыш белән:
— Бернәрсә дә күрмәгән ул. Бер посыльный малайның сүзенә карап, берәүнең тора торган бүлмәсенә комиссия дигән булып погром ясау, иске заман законнарына гына түгел. Совет законнарына да сыеп җитми, әфәнделәр!.. — диюгә, посыльный Николинның ачуы килде булса кирәк. Ул, бик тиз генә башыннан кепкасын салып, учына йомарлап алды да:
— Иптәшләр, ялган сөйләргә минем башым ике түгел. Үз күзем белән күргәнне әйттем мин. Хәзер иске режим түгел. Авызга йозак салырга, шалиш, генерал, — диде.
Бухгалтер «дөрес» дип Николинның сүзенә көч бирде.
— Нәрсә күрдең соң син үз күзең белән? — дип, Сөләйман посыль- ттыйның күзләренә туп-туры карап алды.
Николин, ялт иттереп кепкасы белән куе бөдрә чәчеп каплап, сөйләргә тотынды:
— Кичә мин 64 нче номерда торучы гражданканы Устьегә озата төшкән идем. Пристаньдә бер пароход әсәре күренмәде. Яр буендагы кызылармеецлар бер урыннан икенче урынга пулеметлар күчереп йөриләр. Түбәннән бер-бер артлы тезелеп менеп килгән пароходлар күренүгә, туп ядрәләре Устьегә төшә башлады. Суга төшкән ядрәләр шартласа харап икән, Сөембикә манарасы биеклегенә суны күтәрә икән. Шул, кызылармеецлар пулеметлардан, винтовкалардан пароходларга таба төкертә башладылар. Ә пароходлар һаман якынлашалар. Бер пароход Любиков пристанена туктауга, пароходтан атыша-атыша бик күп солдатлар, погонлы офицерлар пристаньга төшә башладылар. Шул арада
9
дебаркадерның икенче катына пулемет менгереп, шуннан кызылармеецлар өстепә сиптермәсеннәрме! Кызылармеецлар да аларга каршы пуляны кызганмадылар. Дебаркадердагы пулемет янында басып торган бер офицерның чәнчелеп суга төшкәнен ап-ачык күреп тордым. Шул арада югарыдан төшеп килгән пароходлар түбәннән менгән пароходларга туплардан сиптерә башладылар. Идел өстендә чистый буран, шайтан туе купты. Шул арада, мин ышыкланган электр будкасына йөгереп килеп, шушы номерда торучы граждан ышыкланды. Кулында наган. Иөзе агарынган. Мин аны таныдым, ә ул мине танымады. Мин әйтәм, гражданин, мин әйтәм, бу миндәй сугыш, мин әйтәм. Ул күзләрен пристаньга туктаган пароходтан ала алмыйча: «Бу, ди, сугыш түгел, маневр гына». Шулай диюгә, үзе тнз-тиз генә өч тапкыр чукынып алды да, сул кулына борын яулыгын күтәреп, әлеге кызылармеецларга таба пулеметтан сип-тергән пароходка йөгерде. Шуннан бераз вакыт узуга, йортлар артыннан кызылармеецлар чыгып, ура кычкыра-кычкыра пароходка таба йөгерә башлагач, пароходтан пристаньга төшкән солдатлар, офицерлар, атыша- атыша, пароходка кереп киттеләр. Югарыдан төшеп килгән пароходлар якынлаша башлагач, әлеге пароходлар кире түбәнгә таба төшеп киттеләр. Туп тавышына чыдар хәл юк. Идел өсте судан күтәрелгән фонтаннардан урман төсле булды. Карасаң, ул чехларның пароходлары булган икән. Шул берничә сәгать эчендә Устье тирәсендә кешеләр чебен төсле кырылдылар. Электр будкасы булмаса, минем дә баш киткән иде. Пулялар саранчалар төсле очып йөрделәр. Тик күзгә генә күренмиләр. Менә бу бүлмәдә торучы — изменник, контр булып чыкты. Аның чехлар пароходына утырганын үз күзем белән күрдем. Ә син: «Нәрсә күрдең соң син үз күзең белән?» дигән буласың,—дип, Сөләйманга карап, үпкәләгәнлеген аңлатты.
Генерал, канты сүтелгән чалбарның кесәләренә кулларын яшереп, тар җилкәләрен уйната-уйната, сүзсез генә үз бүлмәсенә кереп китте. Нәкъ шул вакытта номер алдында, урамда, туп ядрәләре шартлаган төсле булды. Коридордагы халык, сигезенче номерны онытып, кайсылары үз бүлмәләренә качтылар, кайсылары урамга чыгарга ашыктылар. Сөләйман урамга чыгучыларга иярде. Урамга чыгуга, беренче булып атларга атланган кораллы кешеләрнең атларын бөтен көчкә чаптырып крепость капкасыннан кереп киткәнлекләре күренде. Устье ягыннан ишетелгән канонада бүген кичәгегә караганда да көчлерәк ишетелде. Сөләйман басып торган җирдән йөз метр чамасында тротуарга төшеп туп ядрәсе шартлады. Сөләйман мәсьәләнең үзәгенә төшенер өчен мөселман коммунистлары клубына барган чакта, колак төбендә яңгыраган туп тавышы берничә секундка аның башын чуалткандай булды. Проломный урамны кистереп чыкканда, уң кул якта, бик якында ут көлтәсе күренеп, тагын туп шартлады. Штаб алдындагы бу туп Балык базарына таба тагы берничә ядрә җибәрде. Штаб алдында кайнап торган гаскәрләрдән аның янына якын барырлык түгел иде. Сөләйман мөселман коммунистлары клубы алдында да кайнап торган бик күп кораллы кешеләрне күрүгә, аның ба-шында мондый сорау туды: «Бу кораллы гаскәрләр, кешеләр ни дип шәһәр уртасында кайнап торалар? Әллә чехлар шәһәргә үк керделәрме икән?..» Шундый мөһим һәм куркыныч чакта кораллы кешеләрнең шәһәр уртасында болай буталуларына Сөләйман бертөрле дә мәгънә бирә алмады. Клуб алдындагы кораллы кешеләр арасында таныш йөзләр очра- масалар, ул, бәлки, клуб алдында туктамаган да булыр иде. Ул кораллы бу кешеләрнең интернационал коммунистлар отряды икәнлеген һәм алар- ның сугышка чыгарга шәрык фронты штабыннан фәрман көтеп торган- лыкларын белгәч, аның күңеле бераз тынычлангандай булды. Бу отряд эчендә ул төрек солдатларын күрүгә, үзенең кулында мылтык булмавына бераз уңайсызланып та куйды хәтта. Шул арада клубтан урта буйлы, дәртле йөзле, озын, кара чәчле, отрядның командиры чыгып, ауга чыгар
10
га хәзерләнгән лачын төсле сугышка дәртләндереп торган, яшь кенә, ыспай сынлы командирга борылып:
— Хаҗи, син хәзер мөселман социалистик полктан бер-ике ротаны монда алып кил. Штабның фәрманын көтеп торып булмас. Туп ядрәләре Болакка төшә башладылар. Дошман көчле десант төшереп, тимер божра булып шәһәр өстенә килә булырга кирәк, — диюгә, Хаҗи атка атланып, бөтен көчкә чаптырып, мөселман социалистик полкының штабына китте. Сөләйман сугышка чыгарга хәзерләнгән кораллы бу кешеләр янында коры тамашачы булып кына калырга уңайсызланды. Гомерендә кулына мылтык алмаганлыктаи, мылтык сорарга да уңайсызланды. Шул минутта ул үзен, җәмгыятьтән читтә торган, революция өчен бер кыйммәте, кадере булмаган булдыксыз, вак җанлы, түбән кеше итеп хис | итте. Ул кая барырга, нишләргә белмичә, баскан урынында бераз тик торганнан соц, башын бөгеп, Печән базарына таба китте. Һәр көн кырмыска оясы төсле кайнап торган бу базарда, ит кибетләре янында иснәнеп йөргән ач этләрдән башка, базарның үз кешеләре күренмәделәр. Анда хәзер татар-башкорт батальоны сугышка чыгарга хәзерләнеп тора иде. Шәһәр өстен тагы кара болыт каплап алды. Вокзал, күл күпере һәм чүплек башларыннан винтовкадан атылган залплар Сөләйманга аермачык булып ишетелделәр. Шартлаган туп ядрәләренең тавышлары Яна бистә өстендә һәм Крестовников заводы тирәләрендә яңгырый башладылар. Сөләйман соңгы елларда туп, пулемет тавышларына беркадәр ияләшкән булса да, бүгенге туп тавышлары, бүгенге пулемент тавышлары аны шомландыра, аны чынлап куркыта иде. Ул шул шомлы тавышларны шәһәр өстеннән куар өчен бернәрсә дә эшли дә, булдыра да алмавына чын күңелдән гарьләнде. Ләкин аңа карап кына тупларның гөрселдәүләре дә, пулеметларның кыткылдаулары да туктамадылар. Киресенчә, көчәйгәннән-көчәя, якынайганнан-якыная гына бардылар. Ул үзе дә сизмәстән туп тавышлары ишетелгән якка таба юнәлде. Казаковлар мәчете тирәсенә җитүгә, тагы яңгыр ява башлады. Күл күперенә җитәрәк, бер йортның парадныена басып торган арада, илле-алтмыш кызылармеецның атыша-атыша чигенүләрен күргәч, бөтенләй аптырап, шашынып калды. Урам буйлап сызгырып корбан эзләгән пулялардан качып, йортларның стеналарына сырыла-сырыла печән үлчәүләренә таба кире кайтты. Бу вакытта инде татар-башкорт батальоны урамда сугыша иде. йортларның тәрәзәләреннән, Балык базары һәм Пләтән ягыннан алар өстенә рәхимсез рәвештә ут ява иде. Әби патша чиркәвенең манарасыннан да алар өстенә пулеметтан кургашын яңгыры яудырып тордылар. Батальон чиркәү манарасына бер-бер артлы берничә залп җибәрүгә, пулемет тынды. Ләкин башка яклардан алар өстенә явып торган пуля яңгыры көчәя барды. Беренче татар полкыннан көтелгән ярдәм килмәгәнлектән, батальон гаять читен хәлдә калды. Бер сәгать эчендә батальонның өчтән ике өлеше дошман пуляларына корбан булды. Батальонның командиры, бу капчыкта торып дошманнарны җиңү мөмкин булмавын аңлап, чигенергә фәрман бирде. Исән калган һәм үз аягы белән йөрерлек хәрәкәтле кызылармеецлар, пулеметларын һәм патрон ящикларыи күтәреп, Московский урам буйлап чигенә башладылар. Бу чагында Пләтәигә, Балык базарына, Воскресенский урамга һәм Кремльгә аклар кергәннәр иде инде. Устье һәм Бакалтай тирәләре дә алар кулында булганлыктан, иске һәм яңа дамбалардан чигенеп булмады. Аларга Ташаяк аркылы үтеп, бөкре күпердән кичәргә туры килде. Монда да Кремльдән атылган дошман ядрәләре аларга тынычлык бирмәделәр. Ни булса да, бу батальон пулеметларын дошманга калдырып китмәделәр. Алар туктаусыз Уразлы авылына хәтле чигенделәр.
Уразлы авылы Казаннан утыз чакрымнар чамасы читтә торса да. мондагы кулакларның, алдан хәзерләнгән план буенча, чигенүчеләргә ау корганлыклары билгеле булды. Бу авылның кулаклары, муллалары
11
аерым-аерым чигенүче жаваплы совет эшчеләренең атларын, автомобильләрен туктатып, үзләрен кулга алып, акчаларын талап, шәһәрдәге контрреволюциям тырышып ярдәм иткәнлекләре күренде. Татар-башкорт батальоны, кулга алынган жаваплы эшчеләрне коткарып, акчаларын кире кайтартып, авыл ярлылары белән бергәләп кулаклардан авылны әрчергә кереште.
Татар-башкорт батальоны сугышкан чакта, Сөләйман водопровод будкасы артына ышыкланды. Батальон чигенгәч, аңа анда калырга мөмкинлек булмады. Секунд саен үлем китергән пулялардан коты очкан Сөләйманның йөрәк каны башына йөгерде. Ул Пләтән ягына үтә алмады. Чөнки анда да бик каты сугыш бара иде. Ул, тагы стеналарга сырыша- сырыша, Тихвинский урам буйлап вокзалга таба китте. Ашлык базарына таба тәртипсез рәвештә чигенеп килүчеләрне күрүгә, кире кайтып, үзе укып чыккан мәдрәсәнең челтәрле тимер капкасыннан кереп, мәдрәсәнең кочегаркасына тәрәзәдән сикереп төште. Паровой казанны әрчеп торган кочегар Ситдыйк, казан эченнән чыгып, караңгыда Сөләйманны карак дип уйлап, аның якасына ябышты. Ләкин иске танышлар бер-берсен тавышларыннан бик тиз танып алдылар.
Караңгы төште. Яшен яшьнәп, күк күкрәп яңгыр ява башлады. Башка вакытларда Сөләйманның йөрәген тетрәткән күк күкрәү тавышлары, бүгенге туп, пулемет тавышлары белән чагыштырганда, йөрәгенә тынычлык китерүче йомшак, мөлаем авазлар булып кына ишетелделәр.
Туп тавышлары бераз тынсалар да, пулемет, мылтык тавышлары төн буенча бер генә минутка да туктамадылар. Бу хәлдә номерга кунарга кайтуы үтә хәтәр булганлыктан, Сөләйман кочегар Ситдыйк агай янында кунарга калды. Сөләйман, табуреткага утырып, куллары өстенә башын куеп, бу төнне йокламыйча үткәрде. Кочегар Ситдыйк агай да, бүлмә буйлап арлы-бирле йөреп, бу төнне йокысыз үткәрде. Ул сәяси хәлләрне аңлаудан ерак булса да, бу хәлләрдән шомланганлыгын аның һәрбер хәрәкәте күрсәтеп тора иде.
Таң атты. Мәчет манараларыннан карт әтәчләр төсле азанчылар азаннарын кычкырдылар. Бөтен шәһәр чиркәүләре әчкел-төчкел чаң тавышлары белән бөтен шәһәрне күтәрделәр. Әтәчләр кычкырды. Этләр улады. Пулемет, мылтык тавышлары һаман яңгырады.
Сөләйман белән кочегар Ситдыйк агай, мәдрәсә чормасына менеп, күзләрен шәһәр өстенә юнәлдерделәр. Кичәге яшенле кара болытлар әле таралып бетмәгәннәр иде. Гадәттәгечә ашыкмыйча гына кояш та бүген кызарып чыкмады. Шәһәрнең манараларына нурларын төшермәде. Шәһәр Сөләйманга үлгән төсле булып тоелды. Чөнки урамнарда арыш камырыннан әвәләнгән зур сумсаларга ошашлы нәрсәләр кигән кешеләрдән башка бер жан әсәре күренмәде. Иң элек зур йортларның капкалары ачылдылар. Этләр, йорт хужалары, тагы ниндидер серле кешеләр. тимер капкалардан берәм-берәм чыга башладылар. Мәчет алларында сөйләшеп торган чалмалы-чалмасыз кешеләр тирәсенә берәм-берәм халык жыела башлады. Бу кешеләрнең йөреш-торышларында, үзләрен тотуларында, хәрәкәтләрендә, хәтта сакалларын сыйпауларында да бәйрәм көннәрдәге төсле шатлык сизелеп тора иде. Ә шәһәр читләрендә туп, пулемет тавышлары һаман туктамый әле.
Бакалтай ягыннан ишетелгән кичәге пулемет тавышлары, шәһәр өстенә үлем китергән төсле, шомлы булып ишетелгәннәр иде аңа. Шәһәр читләрендә яңгыраган бүгенге пулемет тавышлары шәһәргә кергән әжәлне куып чыгаручы көч төсле булып тоелдылар аңа. Ул, чормадан төшеп, кочегар Ситдыйкның жилкәсенә кулын куеп:
— Ситдыйк агай, хәлләр бөтенләй үк өметсез күренми әле. Шәһәр читләрендә большевикларның пулеметлары сандугач булып сайрап тора
12
лар. Белмәссең, кичкә таба сумса башларны шәһәрдән куып чыгарулары да мөмкин, — диде.
Кочегар Ситдыйк, җанланып аякка басып:
— Шулай дисеңме? — диюгә, Сөләйман үз хәбәренә үзе мавыгып китеп:
— Миллионлы гаскәргә хуҗа булган бөтен Россия алпавытларының, байларының алласы булган патшаны, Керенскийны җиңгәнне, килмешәк сумса башларны ничек җиңә алмаслар икән,—диде.
Кочегар Снтдыйкның йөзен өмет елмаюы яктыртып җибәрде. Бу елмаю Сөләйманга кичәдән бирле югалып торган гайрәтен кире кайтарган төсле булды. Бу елмаю, салкын душ төсле, аның бөтен әгъзаларын тазартып, яшь тәнен сафландырып җибәргәндәй тоелды.
Өчаяк өстендә калай чәйнектә кайнап чыккан такта чәйне эчкән арада Сөләйман, мөселман социалистлары комитеты билетын, мәгариф бүлеге удостоверениесен кочегар Ситдыйкка сакларга калдырып, патша паспортын чалбар кесәсенә салып, урамга чыкты. Зур йортларның капка төпләрендә халык төркем-төркем булып җыйналып торса да, урамда йөрүче кешеләр бик сирәк-сирәк кенә күренделәр. Эшчеләр тора торган йортларның капкаларыннан чыгачак арслаинарны сагалаган аучылар төсле, сумса башлы кораллы кешеләр мостовой уртасында әрле-бирле йөреп торалар.
Үз бүлмәсенә кайтканда, Сөләйманга тагы шул ук Печән базары аркылы үтәргә туры килде. Базарның бүгенге күренеше аиы тәмам куркуга төшерде. Халык базарның мәйданына сыеша алмый. Шәһәрнең байлары, муллалары, алып-сатарлары, мещаннары, яучылары, спекулянтлары, караклары — барысы монда җыйналган. Чөнки кичәге, бүгенге һәм иртәгә булачак «кәттә хәбәрләрнең» үзәк станциясе монда иде. Сөләйман, гәрчә базар хәбәрләренә ышанмаса да, мондый зур вакыйгалар вакытында дөньядан аерылып торуы мөмкин булмагаилыктан, ул да халык өермәсе эченә кереп китте. Ләкин ул бернәрсә дә аңлый алмады. Чөнки аларның барысы да сөйлиләр иде. Шул арада атка атланган, баштанаяк коралланган бер офицер, халыкны ерып, мәйдан уртасына үтте. Чүлмәктәге ботка уртасына кашык утыртып куйган төсле, халыкның башлары өстендә офицерның җилкәләрендәге погоннары белән фуражкасындагы кокардасы кояшсыз көндә дә ялтырап алдылар. Сөләйман погонлы офицерның Әсфәндияров икәнлеген белгәч, куркудан бө-реште. корышты, йөрәген тимер кыскычлар беләи кыскан төсле булдылар. Ул булдыра алган хәтле офицерның күзенә чалынмаска тырышты. Әсфәндияров, ияренең өзәнгеләренә басып, уң кулы белән җиңелчә генә биленә таянып:
— Мөселманнар, газиз дин кардәшләр!.. — диюгә, базар кабер төсле тынып калды. Бу хәлне күрүгә, ул батыраеп, батыр тавыш белән:
— Мин, халык армиясе, Хәрби шура һәм шәһәребездәге бөтен кораллы көчләр исеменнән, мөселманнарны большевиклардан азат булган көн беләи тәбрик итәм!—дип кычкырды. Тәкбир, ура тавышлары базар өстендә яңгырады. Офицер, базар өстеиә күзен йөртеп:
— Берәүләрнең йөз еллар буенча әби-бабадан килгән дәүләтләрен талаучы, дин дошманнары большевикларны батыр чех гаскәрләренең ярдәме белән шәһәребездән мәңгегә кайтмаслык итеп сөреп чыгардык,— диде.
Базар өстендә тагы тәкбир тавышлары яңгырады. Бу юлы хәтта телефон чыбыкларына кунаклаган чыпчыклар да бу тавыштан куркып очып киттеләр. Погонлы офицер тагы батыррак тавыш белән дәвам итте:
— Җәмәгать, газиз дин кардәшләр! Большевиклар бәласеннән газиз милләтебезне кемнәр коткарды дип беләсез?.. Батыр чех гаскәрләре белән берләшкән данлы рус армиясенең офицерлары, кичә Самара, Сем-
13
бер шәһәрләрен большевиклар кулыннан сугышып алып, бүген безнең шәһәребезне большевизм тоткынлыгыннан азат иттеләр. Бер айдан Мәс- кәүдә булырбыз. Бер елдан Россиянең йөзләгән губерналарында, меңләгән өяз калаларында, иксез-чиксез авылларында бер генә дә исән большевик калмаячак. Шушы якты көннәрне күрергә теләсәгез, чехларга һәм халык гаскәренә кулдан килгән бөтен ярдәмнәрне күрсәтергә кирәк. Милләтебезнең терәкләре — байлар, сез малларыгыз белән, газиз динебезнең баганалары — муллалар, сез вәгазьләрегез белән бу ярдәмне беренче нәүбәттә сез күрсәтергә тиешсез. Большевиклар агуы белән агуланып җитмәгән эшчеләр, сез хуҗаларыгызга кире кайтарылган завод- фабрикаларда искечә тырышып эшләгез!.. Крестьян агайлар, большевиклар коткысы белән алпавытлардан талап алынган җирләрне бүген үк кире иске хуҗаларына кайтарыгыз!.. Сәүдәгәрләр, большевиклардан яшергән малларыгызны кибетләргә чыгарыгыз. Сату итегез, баегыз, рә-хәтләнегез! Җәмәгать, шәһәрнең тынычлыгын саклау һәрбер граждан өстендә бурыч булып тора. Большевикларны өйләрендә яшергән кешеләргә үлем җәзасы белән җәза биреләчәк. Хәзердән квартал комитетлары төзегез. Большевикларны эзләү, тоту квартал комитетларына да йөкләнә. Кайда гына большевик күрсәгез дә, шул сәгать аны тотып, контрразведка кулына тапшырыгыз...
Шул арада мәйдан уртасында ломовой арбасы пәйда булып, ^аның өстендә Габдулла мулла күренде. Ул, намазга ниятләгән төсле, башта чалмасының койрыгын кыстырган җиреннән ычкындырып:
— Мөселманнар!.. Хәзер генә сезнең алдыгызда сөйләгән әфнсәр әфәнденең сүзләре барысы да бик тугыры, бик дөрес. Каһарман чех гаскәрләренә ярдәм итү бүгенге көндә һәр мөселманга фарыз. Бик саваплы эш. Бүген сез чехларга мең сум иганә бирсәгез, аның урынына алла сезгә ун мең бирер. Мөселманнар, кулында корал тотарга кодрәте булган һәрбер мөселман бүген чехлар сафында булырга тиеш. Улларыгызны чехлар гаскәренә яздырыгыз. Большевикларга каршы сугышучы гаскәрие иыгыту — дин исламны ныгыту белән бәрабәр,—диде.
Габдулла мулладан соң, майланып катып беткән киемнән берәү, арбага менеп, батыр, калын тавыш белән сөйли башлады:
— Иптәшләр, бу офицер да, бу мулла да сезне алдалыйлар. Алар- ның чехлар дигәннәре дә, халык армиясе дигәннәре дә контрреволюция. Бер атнадан соң шәһәрдә бер чех солдаты, бер офицер калса, башымны кисәргә бирәм. Артны-алны абайлап, уйлап эшләгез, иптәшләр...— дип, сүзен бетерә алмады, җир астыннан чыккан төсле, ике чех солдаты белән берничә юан муенлы татар майлы киемле кешене арбадан өстерәп төшереп, башын-күзен канга батырып кыйный-кыйный мәчет алдына өстерәп китерделәр һәм Мөхәммәтҗан хаҗиның ларегы янында почмакка сөяп, меңләгән халык алдында атып үтерделәр. Үлгән гәүдәне аягыннан өстерәп, тротуар аркылы яткырып, урыныннан кузгатмаска дип әмер биреп киттеләр. Әле моннан берничә минут кына элек, батыр, матур калын тавыш белән акыллы сүзләр сөйләгән бу кешенең үлек гәүдәсен, тротуар ташына аккан канын күргәч, Сөләйманның башы әйләнде. Ул, чак-чак кына егылмыйча, телеграмм баганасына сөялде. Шул хәлдә күпме торганын хәтерли алмады. Тик арба өстеннән ишетелгән тавышка уянып киткәндәй булды. Күзләрен арбага төшерде. Арба өстендә Хәлил кызып-кызып сөйли иде. Аның сүзләреннән Сөләйманның коты очып, ул учы белән йөзен каплап, шомлы бу митингтан качарга теләде. Захарский урамына җиткәч кенә, аңына килеп, артына борылып карады. Базар өстеннән көчле тәкбир тавышлары ишетелде. Колак төбендә үк диярлек бер-бер артлы берничә кат мылтык атылды. Мылтык тавышлары ишетелгән якка борылуга, аның күз алдында башларына майланып беткән кепкалар кигән ике яшь егет, киселгән зифа нарат
14
агачлары төсле, мостовойга егылдылар. Чех солдатлары мылтыкларыннан яңа гына атылган пуляларның буш патроннарын чыгарып, аксак татар артыннан, күлле болында үрдәк эзләгән аучылар төсле, Сөләйман яныннан үтеп барганда, аларның:
— собачья смерть!.. —дип, саф рус телендә әйтелгән бу сүз
ләре Сөләйманның йөрәгенә зәһәрле уклар булып кадалдылар. Чех солдатлары киеменә киенгән бу кешеләрнең бу күренешләре Вагыйзов- ның: «Чехлар тирәсенә Россиядәге бөтен контрреволюцион көчләр җыйналалар» дигән сүзләрен тагын бер кат хәтеренә төшерде.
Атар өчен чехларга кеше табып бирүче аксак татарны Шәрифҗан бай туктатып, җилкәсеннән сөеп кага-кага:
— Бәрәкәлла, рәхмәт, энем. Шул кирәк ул мордарларга. Моның өчен сиңа, энем, дөньяда да, ахирәттә дә әҗер булыр. Вексельләреңне бер сүзсез учетка алачакбыз, алла боерса. Губернаторга синең бу егетлекләрең турында үзем әйтәчәкмен, — диюгә, аксак татар ямьсез, нурсыз йөзен елмайтып, чех солдатларына алга барырга башы белән ишарә ясап, үзе як-ягына карана-карана дәңгезләп алар артыннан китте.
Чех солдатлары киемнәренә төренгән, ерткычлыкның чигенә җиткән ак бандитларның урамнарда почмак саен эшчеләрне, революционерларны, совет хезмәткәрләрен болай атып үтереп йөрүләре Сөләйманның котын алды. Иске танышы Сәетзадәнең квартирасы берничә йорт аша гына булганлыктан, аңа кереп яшеренергә уйлады. Сәетзадә тора торган йортның капкасы алдына җыйналган халыкның күренеше аны шомландырды. Куркыныч булса да, иске танышына кереп урамдагы хәлләр турында нәтиҗә ясамыйча китүгә вөҗданы ирек бирмәде. Халык арасыннан тыкшынып йортка керүгә, чех солдатының мылтык көпшәсе алдында басып торган Сәетзадәне күргәч, аның йөрәгенә кызган тимер баскан төсле булдылар.
Чех солдатының җиңеннән тарта-тарта чар-чор килеп, ефәк күлмәкле бер юан хатын:
— Комиссар ул, комиссар. Ата большевик. Совет судыннан килеп үзебезнең йортыбызны язып киткән иде,—диде.
Сөләйман, иске танышы Сәетзадәне яклап, чех солдатына нәрсәдер әйтмәкче булды. Ләкин бугазына кысылган төен тавышына чыгарга ирек бирмәде. Ул үзенең көчсезлегеннән оялып, як-ягына каранды. Сәетзадәне яклаучылар күренмәгәнлектән, аны яклауны үз өстенә алып, чех солдатының, алдына басып:
— Бу кешене мин беләм. Хыянәтләрдән ерак, намуслы кеше ул,— диде. Чех солдаты, Сөләйманга мылтыгын терәп:
— Син үзең кем?.. — дип сорауга, Сөләйман чех солдатына җавап кайтара алмыйча аптырап, каушап калды. Чех солдаты Сөләйманга читкә тайпылырга, Сәетзадәгә алга атларга кушты. Сәетзадә буйсынды. Халык аңа юл бирде. Сәетзадә капкадан чыгып мостовой уртасына җитүгә, бер-бер артлы ике тапкыр мылтык шартлады. Сәетзадә чайкала- чайкала берничә адым атларга да өлгерә алмады, мостовойга йөзтүбән егылды. Хатыны белән кызы, йөрәк өзәрлек тавышлар чыгарып, аның канлы гәүдәсенә ташландылар. Чех солдаты, ашыкмыйча гына обоймадан атылган патронын чыгарып, ефәк күлмәкле юан хатын белән алга таба китте. Халык арасыннан берәү кайгылы, авыр тавыш белән:
— Нахакка аттылар кешене, нахакка!..—диюгә, үлек тирәсендәге халык мыгырдашып алдылар. Сөләйман, атасының башы очына тезләнеп, үкереп-үкереп елап торган кызның башыннан сыйпап:
— Нәсимә, әтиеңне өйгә алып керик!..—диюгә, үзе бөгелеп үлекнең куллары аркылы беләкләрен үткәреп, аны торгызып утыртты. Тагы берничә кеше булышып, җансыз гәүдәне өйгә таба күтәреп алып киттеләр. Капка төбендә корсагын кашып торган йорт хуҗасы үлекне күтәргән кешеләргә бәйләүдәге эт төсле ташланып:
15
— йортка кертергә рөхсәт юк! Эзләгәнен тапты. Әнә аунасын шунда!..— дип, мостовойны күрсәтте.
Халык арасыннан кайберәүләр үлекне үз фатирына кертүне сорый башлагач, йорт хуҗасы капкаларын ябып, эчтән терәтеп тә куйды. Үлекне стена буена тротуарга яткырдылар. Берникадәр вакыт узганнан соң, йорт хуҗасы зур каракүл бүреген кашларына хәтле басып киеп, брезент зонтигын тотып, американ кәвешләрен таш тротуарга бәрә-бәрә, базар ягына таба китте.
Сөләйман бу уңай хәлдән файдаланып, йортка кереп, капканы ачты. Сәетзадәнең, гәүдәсен фатирына алып керделәр. Үзе зияратка кабер казырга кушарга китте.
Шәһәрдә трамвайлар йөрмәгәнлектән, Сөләйман зияраттан номерына җәяү кайтканчы эштән чыгып арды. Бу чагында аның әгъзаларыннан бигрәк җаны арыган иде. Чөнки чехлар тарафыннан үтерелгән кешеләрнең саннары шәһәр читендәге урамнарда тагы да күбрәк иде. Коточкыч бу күренешләр аңа бик начар тәэсир иткәнлектән, ул үзен яртылаш үлек дип хис кыла башлады. Урамнардагы дәһшәтле күренешләрдән качып, бүлмәсенә бикләнеп, аның бераз тын аласы килде. Ул, номер баскычыннан өченче катка бер сулыш белән йөгереп менеп, номерының ишегенә бәрелде. Ул бикле иде. Ачкычы белән ачарга маташканда, ишек ачылып, бусагада басып торган офицерны күреп, аптырап калды:
— Гафу итегез, ялгышканмын. Мин унынчы номерда торам, — дип, номер ишегенең башына күзен күтәрде. Ишек башында ялтырап торган «10»лы номерны күргәч:
— Ялгышмаганмын. Минем номерым шушы икән. Сез соң ничек бо- лай, минехм номерымда?!. Ул бит бикле иде,—диюгә, япон сигареты көйрәтеп торган офицер, янындагы икенче бер офицерга борылып:
— Бу кешене яхшылап тикшерегез!.. — диде. Номердан ике офицер чыгып, коридорда Сөләйманны оекларына хәтле тентеп, конторага алып барып, кенәгәләрдән аның фамилиясен таптырып, бер чех солдатына тапшырдылар. Солдат, мылтык түтәсе белән Сөләйманның кабыргасына төртеп, алга атларга кушты. Бу минутта Сөләйманның күз алдында озын коридор, зур көпчәккә әверелеп, әйләнә башлады. Урамдагы атылган кешеләр арасында үз гәүдәсен дә күргән төсле булды. Зияратта Сәетзадә белән бергә үзенә кабер казырга кушмавына үкенгәндәй булды. Швейцар белән күрешеп чыгып барганда, ишектән офицерлар төркеме ашыгып кергәндә, Сөләйман, пробка төсле урамга атылып чыгуга, аны озатучы солдатның эчтә бүленеп калганын сизеп, күз ачып йомганчы почмакта җыйналган халык төркеме арасында суга чумган төсле юкка чыкты. Шул ук секундта Кремльгә таба ашыгып барган халык арасына кереп, аларга ияреп китте.
Спасский башнясы алдында җыйналган, яхшы киемнәргә киенгән халык шау килә. Бөтен бугазга акырып, большевикларны, комиссарларны сүгәләр. «Большевикларга үлем!..» дип акырыналар.
Җирдә үлеп яткан бер кыз белән бер егетнең гәүдәләре янында батырлык күрсәтеп, горурланып басып торган погонлы офицерларның бу күренешләре Сөләйманның күз алдына урта гасыр палачларын китереп бастырды. Кызның чигәсеннән дөм-дөм пулясе үткәнлектән, аның йөзе канлы ит кисәгенә әверелгән. Ә егет кояш яктысыннан күзләрен йомган төсле тыныч йөз белән сузылып яткан. Аның ак йөзендә курку күрсәткән бер генә галәмәт тә юк. Тик култык астыннан агып торган кан гына аның үлек икәнлеген күрсәтерлек шаһит иде. Мостовойда җансыз яткан бу егетнең йөзе Сөләйманга таныш төсле тоелды. Бу хәл аны үлекләргә каршы якынлашырга мәҗбүр итте. Үлекнең йөзенә тәмам якын килеп караганнан соң, Сөләйман яулыгы белән йөзен каплады, күңелендәге
тирән хәсрәтен толпадан яшерергә теләде. Шул арада берәү аңың иңсәсенә шактый ук нык төртеп:
— Кызганасыңмыни? Дусың идеме әллә?.. Әллә, бәлки, син үзең дә комиссарсың!.. — диюгә, Сөләйман, үзен фителе яндырылган порох мичкәсе өстендә утырган төсле хис иткәнлектән, бөтен көчен, гайрәтен бер ноктага җыеп, ятып калганчы, атып калу уе белән:
— Син үзең кем? Син үзең кем? Кая документың?—дип, теге кеше өстенә ташланып җикеренә башлауга, теге кеше каушап, чигеиә-чигенә халык арасында юкка чыкты.
Сөләйман соңгы тапкыр үлекнең йөзенә карап, «Ташаяк» аркылы вокзал ягына таба юнәлде. Иске дамбага җиткәч, халыкка ияреп, Биш- балтага таба юл тотты. Ләкин анда да кереп сыенырлык ышанычлы урын булмаганлыктан, паром белән Ягодныйга чыгып, туп-туры имәнлеккә юл тотты. Бер карт имәннең төбенә утырып, шәһәрдә күргән вакыйгаларны берәм-берәм башыннан үткәрә башлады. Тоташтай унсигез ел буенча яшәгән шәһәрдә, шушындый авыр, куркынычлы вакытларда барып сыенырлык бер урын табылмавы аны куркытты. Ул бу хәлнең сәбәпләрен, серләрен эзли башлады. Көз көне аучылар үрдәк аулаган төсле, шәһәр буйлап большевикларны, совет хезмәткәрләрен аулап, атып йөргән ак бандитлар ягына кире кайтуны вөҗданы күтәрмәде. Шуңа күрә ул, Идел яры буйлап куакларга ышыклана-ышыклаиа, Зөягә таба юл тотты. Чөнки бүген иртә белән Печән базарында, митинг вакытында, большевикларның Зөягә таба чигенүләре турындагы хәбәрләр аның колагына чагылган иде. Ул большевиклар янында гына исән калуына ышанганлыктан, алар ягына тизрәк чыгарга ашкынды. Ләкин көн озын бернәрсә дә ашамаганлыктан, караңгы төшкәнче дүрт-биш чакрымнан артык җир китә алмады. Бер куак төбендә дымлы комга ятып хәл җыярга булды. Ләкин никадәр арыган булса да, тыныч йоклый алмады. Үлекләр, каннар, коточкыч күренешләр белән төн буена саташып чыкты. Ул дымлы комнан башын күтәргәндә, кояш шактый күтәрелгән иде инде, һәрбер адымы аны большевиклар станына якынлаштырганлыктан, аяктан егылганчы туктамаска булды. Васильевога җит-кәндә, кояш күкнең нәкъ уртасына менеп утырган иде инде. Якын та-нышларыннан бер мөгаллимнең Васильевода дачада торганлыгы хәтеренә төшүгә, Иделгә төшеп, су кереп, дачага менеп китте. Бу чагында Васильевоның авылы да, дачалары да Советлар кулында иде әле. Танышы аны көтелмәгән рәвештә бик зур шатлык, якынлык белән каршы алды. Сөләйманның чехлардан качып килүе турындагы хәбәр бик кыска вакыт эчендә таралып өлгергәнлектән, дачада торучылар аны чебеннәр төсле сырып алып, шәһәр хәлләре турында сораштыра башладылар. Сөләйман шәһәрдә чехлар тарафыннан эшләнгән ерткычлыклар, коточкыч хәлләр турында сөйли башлауга, дачникларның кайберәүләре аның сүзләренә ышанмауларын белдерделәр. Чөнки чехлар турындагы хәбәрләрне монда аллы-гөлле ялган төсләргә буяп, матурлап таратырга өлгергәннәр иде инде. Мондый ялган хәбәрләрне таратучылардан битәр, шул ялганнарга ышанучыларга Сөләйманның ачуы килде. Мондагы да-чаларның хуҗалары — байлар сандыкларын, балаларын крестьян арбаларына төяп, кәрван-кәрван булып, шәһәргә — чехларга кайта башладылар. Аларны бу эшләреннән туктатучы кешеләрнең бу тирәдә күренмәүләре Сөләйманның күңеленә тирән курку салды. «Әллә чынлап та Советлар власте бетәме икән?» дигән шөбһә беренче тапкыр аның алдына килеп басты.
Сөләйманның чехлар турындагы шәһәрдән алып килгән хәбәрләренә мөгаллим ышанды. Ул шәһәргә күчәр өчен бәйләп, әзерләп куйган төеннәрен чишеп, ни булса да большевиклардан аерылмаска, ни күрсә дә алар белән бергә-бергә күрергә риза булып, дачада калырга булды.
Зур дачаларда торучыларның барысы да шәһәргә күчеп беттеләр. Дачаларның ишекләре йозакларга бикләнде. Тәрәзәләренә такталар ка-дакланды. Моңарчы гөрләп торган Васильево дачалары ташландык урын булып калды. Әле кичә генә паркны тутырып шаулаган халык диңгезе урынына мөгаллим, бер доктор һәм аптекада хезмәт -итүче бер еврейның семьялары гына калдылар. Бу өч семья, Сөләйманның председательлеге астында утырыш ясап, хуҗалары шәһәргә, чехлар ягына күчеп киткән яхшырак дачаларга күчәргә карар чыгардылар.
Мөгаллим кызыл малчы Ашыт Сибгат дачасын үзенә сайлап алды. Доктор тимерче Залымның дачасына күченде. Аптекада хезмәт итүче еврей доктор янына бер бүлмәгә күчте.
Сөләйман иң элек Ашыт Сибгат дачасының базы белән кызыксынды. Базда кисмәкләп сары май, тозлаган итләр күргәч, чәй, шикәр, он шикелле нәрсәләр эзләргә кереште. Бер чоланның йозагын балта түтәсе белән йомшартып эчкә керүгә, аптырап калды: башланмаган биш потлы бер капчыкта нулевой ак он, бер чирек капчык шикәр комын күреп, шатлану урынына чын ачулары чыкты. Чоланның киштәләрендә торналар төсле тезелешеп утырган варенье банкаларын күрүгә йөрәге сызланып киткән төсле булды. Маңгаен тир басты. Әле күптән түгел, Ашыт Сибгатнең бер митингта: «Советлар безне ачка үтерәләр, ачлыктан аяклар йөрмәс булды бит инде, җәмәгать!» дигән сүзләре исенә төшеп, варенье банкаларының берсе эчендә соры күзләрен ялтыратып Ашыт Сибгат үзе утырган төсле күренде аңа. Ачудан балта түтәсе белән банкага кундырды. Банка челпәрәмә килеп, кура җиләк вареньесе, хуш исләрен чыгарып, ашыкмыйча гына идәнгә ага башлады. Тавышка чоланга кергән мөгаллимнең хатыны алдында Сөләйман уңайсызланып, кирәксезгә һәм урынсызга күрсәтелгән батырлыгыннан гарьләнеп:
— Караңгыда ялгыш балта тиеп китте каһәргә!..—дип акланырга тырышты. Буржуй ачуын варенье банкасыннан алуы өчен Сөләйман бик хурланды.
Туп, мылтык, пулемет тавышлары тирә-юньдә яңгырап торсалар да, нарат урманының саф һавасы аның аппетитын киметмәде. Ашыт Сибгатнең нулевой ак оннары, майлары, вареньеләре аның карынын туйдырсалар да, рухы аның ач иде. Карын ачлыгына караганда, рух ачлыгының газабы авыррак икәнлеген ул шушы дачада бик ачык сизенде. Аның һәр көн бер тапкыр авылга барып крестьяннар белән бүрәнә өстенә утырып сөйләшеп кайтулары гына рухына азык була алмадылар.
Ике сыйныф кара-каршы очрашып, яшәү яисә бетү дигән мәсьәләләрне алга куеп, бугазга бугаз килеп сугышкан бер вакытта, бер байның калдык кисәкләре белән тамак туйдырып гамьсез торуның хурлыгы Сөләйманны чынлап борчый башлады. Бу хурлыклы яшәүдән котылыр өчен большевиклар ягына, Зөягә күчүдән башка юлның булмавын аңа акылы күрсәтсә дә, вак буржуаз дәртләре белән генә дәртләнергә өйрәнгән йөрәге бу юлы акылыннан көчлерәк булып чыкты.
Ул, мөгаллим семьясының аңардан үзләрен ташлап китмәскә үтенүен баһәнә итеп, урыныннан кузгалмады. Бөтен бер сыйныфның файдасы өчен көрәшүне бер семьяның тыныч йокылары өчен корбан итүнең бик зур җинаять икәнлеген аңласа да, йөрәгендәге вак буржуаз хисләрен саф •акыл теләкләренә буйсындыра алмады.
Дүрт көн, дүрт төн шулай вөҗдан газабы эчендә, билгесезлектә вакыт үткәргәннән соң, бишенче төннең таңында тәрәзә кактылар. Сөләйман, сикереп торып, тәрәзәгә йөгерде. Тәрәзә төбендә басып торган кораллы өч кешене күрүгә аның йөрәген тимер кыскыч белән кыскан төсле булдылар.
Бер минут эчендә мөгаллимнең семьясы бөтен бала-чагалары белән аякка калыкты. Елаш башланды. Тәрәзә төбендә басып торган кораллы кешеләргә күренергәме, күренмәскәме дигән «зур» мәсьәлә турында ки-
.с. Ә.' № ю.
17
18
ңәш башланды. Ә тегеләр тышкы яктан юри үч иткән төсле туктаусыз кагып торалар. Кораллы бу кешеләрнең икесенең өстендә майланган блузалар, берсенең генә өстендә солдат шинеле иде.
Сөләйман калтыранган кулы белән тәрәзәнең җиз келәсен ычкындырып, тавышына ^мөмкин хәтле батырлык кертергә тырышып, тәрәзә ярыгыннан тышка таба борынын гына чыгарып:
— Сезгә кем кирәк?—диде.
Кораллы кешеләрнең солдат шинеле кигәне тәрәзәгә якын килеп, йомшак тавыш белән:
— Иптәш, сездә самовар куеп чәй эчеп булмасмы?..—диюгә, Сөләйман, шатлыктан, тәрәзәдән сикереп төшкәнен дә сизмәде, кораллы кешеләргә кулын бирә-бирә:
— Була, бик була. Әйдәгез, рәхим итегез, иптәшләр!.. Без үзебез дә монда кунак кына. Бу бер буржуйның дачасы. Безнеке түгел. Варенье дә бар, ашарга да бар... — диюенә каршы теге кешеләр үзләрендә дә шикәр барлыкны аңлаттылар.
Самовар кайнады. Бу кешеләрнең өстәл артында утырганда да вин-товкаларын аяклары арасына кысып утырулары Сөләйманның эчен пошырды. Ул кораллы кешеләрнең шөбһәләрен бетерер өчен, яңадан үзенең буржуй булмавын, Советлар ягында булуын төрле матур сүзләр белән аңлатырга тырышты. Шәһәрдә большевикларны, эшчеләрне чехлар урам почмакларында үрдәкләрне аткан төсле атып йөрүләрен үз күзе белән күргәнлекне сөйләгәндә, кораллы кешеләр ашаудан туктап, бик җентекләп тыңлап тордылар.
Шинельле эшче читтә утырган мөгаллимгә күз төшереп, акрын тавыш белән:
— Шейнкман иптәшне дә атканнар ди, имеш, шул турыда бернәрсә дә ишетхмәдегезме?—дип, Сөләйманның күзләренә туп-туры карап куйды.
‘ — Юк, ишетмәдем, — диде Сөләйман.
— Кремль капкасы алдына чыгарып атканнар, ди, зверьләр.
Кызылгвардеецның бу сүзләре Сөләйманның хыялын үткен шомлы көннәрнең дәһшәтле күренешләренә кайтардылар. Аның күз алдына Спасский башнясы алдында яткан егетнең үле гәүдәсе килеп басты. Ул йокы арасында саташкан төсле тонык тавыш белән:
— Дөрес, дөрес. Кремль алдында... Мин аны ул чагында танымаган идем. Хәтеремә китерә алмаган идем. Хәер, ул чагында мин кеше танырлык хәлдә түгел идем. Ул булдымы икәнии?!.—дип, башын тезләренә төшереп, учлары белән йөзен каплады.
Бу чагында Сөләйман чын күңелдән кайгырды. Ләкин бу кайгы шинельле кешегә рыя булып күренде булырга кирәк. Шуңа күрә аларнын берсе:
— Монда сез нишләп торасыз?.. — дип, Сөләйман өчен һич тә көтелмәгән сорауны бирде.
Сөләйман башта кызарынды. Ләкин мондый чакларда, җавапсыз ка~ лу хәтәр икәнлеген белгәнлектән, мөмкин хәтле тыныч тавыш белән сөйләргә тырышып:
— Мин шәһәрдән, чехлардан монда качып килдем,—диде.
— Иртәгә чехлар монда килеп керсәләр, нишләргә уйлыйсыз?—дигән икенче сорауга Сөләйман, җавап таба алмыйча, мөгаллимгә карап алды. Шул арада якында гына бер-бер артлы ике туп шартлады. Кызылармеецлар, чәйләрен эчеп бетермичә, ашыгып чыгып киттеләр. Сөләйман гадәттәгечә, яңа хәбәрләр ишетергә дип, авылга барганда, паркның барлык аланнарында төркем-төркем булып торган кораллы кешеләр күренгәч, авыл онытылды. Ул, Кызыл Армия төркемнәре арасына кереп, яңа хәбәрләр, фронттагы хәлләр турында сораштыра башлады. Шулай бер төркемнән икенче төркемгә сораштырып күчеп йөргән
19
вакытта, күн тужурка өстеннән буган киң каешына наган кыстырган бер кеше аның янына килеп:
— Гражданин, минем белән әйдәгез! — дип, аны паркның икенче ягына таба алып китте. Аны зур дачаның берсенә кертеп, кесәсендәге бердәнбер документы булган патша паспортын карадылар. Соңыннан аны икенче бүлмәгә алып кереп, сакалы, мыегы кырган, чәчләренә чал кергән кеше каршысына утыртып, сораштыра башладылар.
Сөләйман соңгы көннәрдә күргән хәлләр хакында һәм үзенең чехлар кулыннан ничек итеп котылу турында матурлап, озын итеп сөйләп бирде. Бүлмәдәге кораллы кешеләр аның сүзләрен бик җентекләп тыңлап торганнан соң, өстәл артына утырган кеше, мөлаем карашлы зәңгәр күзләрен аңа тегәп:
— Нигә соң сез чехларга каршы сугышмыйсыз? — диде.
Көтелмәгән бу сорау Сөләйманны аптырашта калдырды. Аның бугазына чия төше тыгылгандай булып, тамагын кат-кат кырып:
— Мин гомеремдә кулыма мылтык тотканым юк. Мин бу турыда уйлап карармын әле,—диде.
Сөләйманның керсез, серсез бу сүзләре өстәл артында утырган кешегә ошады булса кирәк. Ул елмаеп:
— Ярый, барыгыз, уйлагыз. Никадәр тизрәк бер фикергә килсәгез^ үзегез өчен яхшырак булыр...—диюгә, Сөләйман бүлмәдән чыгып, туп- туры Ашыт Сибгат дачасына таба китте.
Тагын шулай бер эшсез, хәрәкәтсез ике тәүлек үтте. Бу ике тәүлек эчендә Васильево дачаларына урнашкан кызылармеецларның саннары ун өлешкә артты. Пулеметлар, патрон ящиклары, күчмә кухняларның саннары да арткаииан-арта барды. Куаклар артында яшеренгән тупларның борыннары да күренгәли башлады. Кызылгвардеецларпың саннары арткан саен, Сөләйманның да, мөгаллимнең дә күңелләре күтәрелә башлады. Йокылары тынычланды. Бер көнне Сөләйманны йокысын^ нан гадәттәгедән иртәрәк шомлы тынлык уятты.
Тынлык китергән куркынычның шаулап килгән куркынычка караганда да бик күп өлеш шомлырак, серлерәк икәнлеген Сөләйман үз гомерендә беренче тапкыр сизде. Битләрен дә юмыйча тышка чыгыпг кызылармеецлар яткан аланның берсенә таба йөгерде. Алан буш иде. Кичә генә дачаның паркын тутырып яткан кызылармеецлар урынында ватык ящиклардан, буш консервы савытларыннан башка нәрсә күренмәгәч, Сөләйман шашкан төсле дачаның паркы буйлап йөгерә-йөгерә кызылармеецларны эзли башлады. Паркта бер җан иясе күренмәде. Тимер юл буйлап Зөя ягына таба кораллы җәяүле кешеләрнең тавыш- сыз-тыисыз үтеп барулары Сөләйманны тагы ныграк шомландырды.
Штык башларындагы кечкенә кызыл флаглардан гына аларның кы-зылармеец икәнлекләрен төшенде.
Кызыл гаскәрләрнең тавышсыз-тынсыз, ашыкмыйча гына чигенүләре- Сөләйманның йөрәген тагын куркынычлы шөбһәләр белән тутырды. Көн озын Васильево дачалары тавышсыз-атышсыз, кешесез буш торды. Төн булды. Шомлы тынлык дәвам итте. Таң беленүгә, шәһәр ягыннан туп, пулемет тавышлары ишетелә башлады. Кояш чыгуга, дачаның паркы өстендә, әкиятләрдәге аждаһалар төсле, кара-каршы очып торган туп ядрәләре сызгыра, ыжгыра башладылар. Кайсыбер ядрәләр, Сөләйманнар торган дача тирәсенә төшеп, шартлый башладылар. Бер ядрә ишекләре, тәрәзәләре кадакланган ике катлы зур дачаның түбәсенә төшеп, ут чыгып, дөрләп яна башлады. Берничә сәгатьтәй соң бу дача йорты урынында кайнар көл генә өелеп калды.
Караңгы төшүгә, туп тавышлары тынды. Анда-саида гына еракта мылтык тавышлары ишетелде.
Докторның да, еврейнец дә семьялары Сөләйманнар торган дачага җыелдылар. Сугыш вакытында кулына корал тотып сугышучыларга 2*
20
караганда, ике ут арасында калган коралсыз кешеләрнең күбрәк санда һәлак булулары турында доктор тарихтан мисаллар китереп, үзен дә, тыңлаучыларны да куркуга салды. Империализм сугышы вакытында сугыш сафларында йөргән бу доктор Ашыт Сибгатнең базын блиндаж итеп файдалану турында проект кертте. Шул проект буенча, баз өстен сүтеп, аның өстенә калын-калын бүрәнәләрне биш кат аркылы-торкылы итеп өеп куйдылар.
Төн буенча туктамыйча блиндаж өстендә эшләп, арып-талып өнгә кереп ашарга утыргач кына, дача паркы өстендә тагы туп ядрәләре ыжгыра башладылар. Ясалган чәйләрен, күмәч кисәкләрен кулларына тотып, барысы да блиндажга кереп ышыкландылар. Берничә сәгатьтән соң туп тавышлары бераз тынган төсле булды. Сөләйман батырлыгын күрсәтер өчен блиндаждан чыгып курка-курка гына як-ягына каранды. Агачларга ышыклана-ышыклана шәһәр ягыннан килгән кораллы кешеләрне күрүгә, эт күргән әрлән төсле, күз ачып йомганчы, блиндажга төшеп, хәтәр сәгатьләрнең якынлашканын аңлатты. Блиндаж эчендә елау башланды. Ләкин доктор хатын-кызларга иркенләп еларга ирек бирмәде. Берничә минутка блиндажның эче кабер тынлыгына чумды.
Өстә бик якында аяк тавышлары ишетелде. «Блиндаж» авызы төбеннән үк бер-бер артлы ике тапкыр мылтык атылуга:
— Чыгыгыз, сволочьлар! — дигән, зобани тавышы төсле, бер аваз ишетелде. Башлап кем чыгу турында бәхәс барганда, блиндаж авызыннан эчкә таба сузылган винтовка көпшәсен күрүгә, бала-чага, хатын- кызлар тагын үз эшләренә — еларга керештеләр. Мылтык көпшәсеннән елтыр итеп ут чыкты. Еврейнең ике яшьлек кызы бик каты илереп җиргә егылды. Блиндаж эчендә тавыш тынды. Кызның анасы җирдән баласын кулына күтәрүгә:
— Балам, балам!.. — дип, сүзен әйтеп тә бетерә алмады, баласы белән бергә җиргә егылды. Сөләйман эшнең җитди бер ноктага килеп терәлгәнен аңлап, җанын учына йомарлап, башын блиндаждан чыгаруга, иңсәсенә мылтык түтәсе төшеп, бугазыннан тимер кыскычлар белән кыскан төсле, аны өстерәп һавага чыгарып, типкәли-типкәли:
— Шпион!—дип һәм тагы патша офицерлары гына сүгенә ала торган иң начар сүзләр белән сүгенеп, берничә тапкыр борыны, авызына итек эләккәч, сынган тешен төкереп, сикереп аякка басты. Мөгаллимгә дә, еврейгә дә, докторга да, хатын-кызларга да, баласының үлгән гәүдәсен кочаклап чыккан анага да мылтык түтәләреннән өлеш чыгарылды. Доктор, егылган җиреннән башын күтәреп, шашкан кеше төсле:
— Петр Иванович, Петр Иванович!—дип кычкыра башлады. Винтовка түтәләре белән аларны каршы алган офицерларның берсе, тавышына йомшаклык кертергә тырышып:
— Сез ничек монда, доктор!?—дип, винтовкасын җилкәсенә асты.
— Шәһәргә кайта алмыйча бүленеп калдык, Петр Иванович, бүленеп калдык, — дип, уң кулы белән билен сыйпарга кереште.
Документлар тикшерелә башлады. Доктор Сөләйманның шпион түгел-леген аңлатырга тырышса да, офицер ике солдатка Сөләйманны алып китәргә кушты. Баласының үле гәүдәсе өстендә аптырап, катып торган еврейне дә алып киттеләр. Блиндаж яныннан бер йөз адымнар китүгә, еврей, аңына Килеп:
— Кызым, кызым!..—дип, туктап кычкыра башлагач, наган атылды. Еврей берничә секунд баскан җирендә чайкалып торды да җиргә егылды. Сөләйманны бер дачаның юеш базына төшереп, баз капкачын ябып киттеләр.
Сөләйман юеш базда утырырга урын таба алмагач, лайлалы юеш стенага сөялеп сәгатьләр буенча үлемен көтеп арып, басып торырлык хәле калмагач, аяк астындагы былчыракларны әрчеп җиргә утырды. Бераздан терсәгенә таянды. Соңыннан сузылып ятты. Аның колагын
21
да атылган еврейнең соңгы авазы яңгырады. Күз алдыннан ике яшьлек бөдрә чәчле, чәчәк төсле матур кызчыкның үле гәүдәсе китмәде. Бик озак вакытка хәтле күзенә йокы кермәде. Дөм-караңгы базда үткән минутлар сәгатьләр булып, сәгатьләр тәүлекләр төсле озын тоелдылар. Допроска чакырып чыгарсалар, ничек итеп җавап бирү турында уйлый-уйлый йокыга китте.
Төшендә бик матур бер кыз нәфис бармаклары белән матур итеп тоткан ак гөл белән аның алдында уйнап тора, имеш. Сөләйман кызның кулыннан гөлне алмакчы булды, кыз гөлне бирмәде. Егет кызның кулыннан тотмакчы булды. Кыз тоттырмады. Ак гөл белән егетнең колакларын кытыклап торган кызны Сөләйман кочакламакчы булды. Ләкин аның куллары күтәрелмәделәр. Бу хәлне күргәч, кыз кулындагы матур гөл чәчкәсе белән егетнең маңгаен, битләрен, ияк асларын кытыкларга кереште. Бу хәл Сөләйманга бик кызык төсле тоелды. Ул, бердән, кытыгы килүдән, икенчедән, каршысыида елмаеп басып торган матур кыз алдында көлкегә калуыннан шаркылдап көлә башлады. Көлгән саен, кулларына да, аякларына да көч керә барган төсле булды. Матур кыз гөле белән аның борынын кытыклый башлагач, аның чыдарлык хәле калмады. Бер сирпелү белән кызның беләгеннән эләктереп алды. Кыз, егетнең кулыннан беләген ычкындырыр өчен, тирә-якка омтыла башлады. Сөләйман кызның йомшак беләген кулыннан ычкындырмады. Кыз икенче кулы белән чәченә кыстырган бик нечкә, бик үткен тешле тимер тарагын алып, егетнең кулына батырды. Сөләйман авыртуга чыдый алмады, уянып китте. Аның йомарланган учы эчендә песи хәтле күсе иде.
Бөтен тамырлары буйлап электр тогы йөгергән төсле, ул үзен-үзе бе-лештермичә сикереп торды.
Берникадәр вакыт узганнан соң гына күсе тешләгән баш бармагының авыртканын сизде. Күсе агуы канына таралмасын өчен, сыер сауган төсле, канга буялган баш бармагын саварга кереште. Юеш, салкын базда җәйге киемнән ята-ята салкын тиеп, аның аркасы бөгелә алмаслык булып катты. Калак һәм күкрәк сөякләре, теш сызлаган төсле, сызлый башладылар.
Базның капланган авызыннан тычкан күзе хәтле генә булса да яктылык әсәре күренмәгәнлектән, Сөләйман вакытның төнме, иртәме, кичме икәнлегенә төшенә алмады. Тәнендә эсселек барлыгын тамагы кибүдән сизде. Баз эчендә тамак җебетерлек берәр нәрсә табылмасмы дип, арка сөякләренең сызлавына карамастан, дүрт аякланып, пычракка бата- бата, капшанып йөрсә дә, ватык чүлмәк китекләреннән башка бер нәрсә дә таба алмады. Яңадан базның юеш идәненә куллары белән аякларын кочаклап утырды.
Якты дөньяны күрә алмыйча, шушы караңгы, юеш базда, күселәр арасында үлеп калуы турында куркынычлы уйлар чолгап алдылар аны. Ләкин якты дөньяда да аны хәзер барыбер үлем генә көткәнлектән, юеш базда тавыш-тын чыгармыйча ятуны артыграк тапты. Шулай да бу хисләр озакка сузылмадылар. Караңгы базда күселәргә азык булып эзсез югалуга караганда, якты кояшка карап, ак бандитларның йөзләренә төкереп үлүне артык табып, бөтен көченә кычкыра, акыра башлады. Ләкин аның тавышын ишетүче дә, аңа ярдәмгә килүче дә, шулай ук аңы үтерергә алып чыгучы да булмады. Тавышы карлыгып, бугазыннан аваз чыгара алмагач, ватык чүлмәк кисәкләрен базның түшәменә ыргытырга кереште. Ләкин ул тавышлар җир өстендәгеләргә түгел, аның үзенә дә рәтләп ишетелмәделәр. Баштарак җир өстендә чабып үткән атларның аяк тавышлары ишетелгәли иде, менә инде әлләни гомердән бирле җир өстеннән җан иясе барлыгын белдергән бер тавыш та килми, хәтта туп тавышлары да ишетелми. Тере килеш кабергә күмелгән хәлнең бөтен куркынычы, дәһшәтләре аны чолгап алдылар. Тагын берничә
22
вакытлардан соц яткан жнреннән тора алмаячагын унлап, азмы-күпме көч бар чагында котылу чаралары турында план корып, эшкә кереште. Чүлмәк китеге белән базның авызы турысында югарыга менәр өчен стенага аяк басып торырлык киртләчләр казырга кереште. Шул киртләчләр буйлап менә торгач, кулы базныц капкачына бәрелүгә, аның күңеле котылу өмете белән яктыргандай булды. Ләкин бу өметнең, бу шатлыкның гомере озын булмады. Чөнки базныц авыз капкачын ачу түгел, Сөләйманның көчсез кулы аны селкетә дә алмады. Шулай да ул өметне өзмәскә тырышты. Бер кулы белән баз авызының бурасына ябышып, икенче кулындагы чүлмәк китеге белән бура буйлап өскә таба казып торганда, башы әйләнеп, барлык өметләре белән бергә киредән базның юеш идәненә егылып төште. Ул инде артык урыныннан тора алмады.
VIII
Офицерлар Сөләйманны кулга алып, аптекада хезмәт итүче еврейне атканнан соң, тәүлек ярым үткәч, бик каты сугыш соңында кызыл гаскәрләр ак бандитларны Васильеводан сөреп чыгарып, эзәрләп артларыннан куып киттеләр.
Мөгаллим, парк һәм урман эчендә Сөләйманның атылган гәүдәсен никадәр тырышып эзләсә дә, таба алмады. Башы, йөзе кылыч белән тапаланып танымаслык хәлгә китерелгән бер гәүдәне башта Сөләйман гәүдәсе дип уйлады, ләкин тикшерә башлагач, аның чәчләре сары, куллары слесарь куллары булып чыктылар.
Ире белән кызы ак бандитлар тарафыннан атылган еврей хатыны белән мөгаллим кызыл гаскәрләрнең штабларына барып хәлне аңлаттылар. Штабта аларны бик игътибар белән тыңладылар. Атылган кешеләрнең фамилияләрен һәм адресларын язып алып калдылар. Болар белән сөйләшкән кеше, бер кызылармеецны чакырып:
— Иптәш Никоноров, сез хәзер барып ак бандитларның штаблары торган йортның тирә-юнендәге дачаларны тикшерегез!—диюгә, кызылармеец якын иптәшенә эндәшкән гади тавыш белән:
— Нәрсә табарга кирәк соң, командир иптәш?—диде.
Командир:
— Алар монда күп кенә дачникларны атып киткәннәр. Менә бу иптәш тә сезгә булышыр, — дип, мөгаллимне күрсәтте һәм:—Ул бандитлар кешеләрчә үч тә ала белмиләр бит,—дип, икенче бүлмәгә кереп китте. Кызылармеец, мөгаллимгә борылып:
— Сез, иптәш, мәшәкатьләнмәгез, без үзебез дә башкарырбыз, иртәгә шул вакытларга монда килеп чыгыгыз, — дип, үз эшенә китте.
Хәсрәттән, хәлдән тайган еврей хатыны бүлмәдә уты-рып калды. Мө-галлим, штабтан чыгып, Сөләйман турында берәр хәбәр белеп булмасмы дип, авылга китте. Юлда аңа яр буйлап килүче егермеләп крестьян егетләре очрады. Кызыллар турында сораштыра башлагач, мөгаллим, алар- дан бераз шикләнеп:
— Кызыллар нигә кирәк соң сезгә? — диюгә, егетләрнең берсе алга чыгып:
— Кирәк дигәч, кирәк. Кирәкмәсә, синнән сораш тормаслар иде, —- дип ачулана башлады. Мөгаллим, кулы белән изәп:
— Әнә анда алар, — диде.
Икенче бер егет:
— Алдаламыйсыңмы? — дип, мөгаллимнең каршысына басыш, күзләренә туп-туры карап алды.
— Нигә алдарга? Кирәксә, озатып куярга да була,—дип елмайды мөгаллим.
23
Бу елмаю егетләрнең күңелләренә шик төшерде булса кирәк. Алар мөгаллим күрсәткән якка бармыйча, аңа ияреп авылга таба юнәлделәр. Авылда крестьяннар белән сөйләшеп аңлашканнан соң, бу егетләрнең Кызыл Армиягә күңелле булып язылырга килүче күрше авылның егетләре икәнлекләре аңлашылды. Шул арада атка атланган кораллы кеше, җыелган халык янына килеп туктап:
— Председатель кайда?—дип сорады.
Ямаулы күлмәкле, тузган чәчле, пәһлеван гәүдәле бер крестьян бик гади тавыш белән:
— Кабердә, — дип җавап кайтарды.
— Мин сезнең белән шаярып сөйләшер өчен килмәдем, иптәш! — диде атлы кеше. Пәһлеван кыяфәтле крестьян, тузган башын чайкап, чәчләрен рәтләгән булып:
— Минем уйнарга вакыт юк, иптәш. Ышанмыйсың икән, каберен күрсәтергә дә була. Кичә генә гәүдәсен эзләп табып күмдек. Туфрагы да кибәргә өлгермәгән әле,—дигәч, кораллы кеше, картрак крестьянга борылып:
— Совет председателе кайсы өйдә тора?—дип сорады. Карт крестьян, урыныннан торып, башыннан салган бүреге белән култык астын кашый-кашый:
— Өен күрсәтергә була. Өс исән, үзе әрәм булды — аттылар, — диде.
— Кемнәр?
— Совет кешеләрен кемнәр ата, шулар аны да аттылар.
— Аның урынына калган кеше бардыр бит?
— Нигә булмаска. Кеше үлгәнлек белән дөнья бетми бит. Бүген иртә белән печатен Михайлага тапшырдык, — диде карт крестьян.
— Михайла дигәнегез кайда? Кайсы өйдә тора.соң? —диюгә, ямаулы күлмәкле, тузган чәчле кеше, кораллы кешенең янына килеп, атының .ялын сыйпый-сыйпый:
— Михайла ул менә мин булам. Печать тәрәзә башында, — диде.
Атлы кеше атыннан сикереп төшеп:
— Менә нәрсә, Михайла иптәш, безгә егерме биш подвода кирәк,— диде.
— Кемгә ул сезгә? Хуҗалар күбәеп китте бу арада. Бүген болай, • иртәгә тегеләй, кемгә подвода кирәк?
— Кызыл Армия өчен бик тизлектә егерме биш подвода кирәк.
— Шулай диләр аны. Ә ул безгә, имеш. Кем белеп бетерсен сезне, әллә син чех, әллә син кызыл,— диюгә, карт крестьян, алар янына килеп:
— Атлар кырда иде бит, иптәш. Күчәрләрен майларга дегет тә юк, сбруйлары да эштән чыккан. Шулай бит, Михайла? — дип, башын Михайлага таба борып куйды. Михайла, башта култык астын, соңыннан савырын кашый-кашый:
— Шулаеи-шулай да, подводалар бирергә кирәк булыр, — диде.
— Чехларга бирдек бит инде. Әнә бер атна булды инде, атлар да юк, хуҗалары да кайтмый,—диде сакаллы кеше.
— Болар чехлар түгел, болар үзебезнекеләр. Бирмичә ярамый. Ничә подвода дидең?—диде Михайла.
— Егерме биш.
— Кайчанга кирәк?
— Хәзер үк.
— Хәзер үк булмас, кичкә таба әзерләрбез.
— Безгә хәзер кирәк. Без сезне озак йөртмәбез. Иртәгә шул вакытларда өйләрегезгә кайтырсыз,—дигәч, Михайла, тузган башын бераз кашып торганнан соң, карт крестьянга борылды:
— Дядя Михай, хәзер үк кирәк ди бит ул. Синең атың өйдә бугай, әйдә, җитә башла. Дядя Матвей, синең ат өйдәме?
24
— Белмим, —диде 1Матвей. Крестьяннар берәм-берәм атларын җигәргә тарала башладылар. Михаила белән кораллы кеше икәүләп авылның икенче башына таба киттеләр. Мөгаллим кызыл гаскәргә күңелле булып язылырга килгән егетләрне штабка алып китте.
Кыр капкасын чыгып барганда, боларга авылның электәге кибетчесе Даниил агай очрап, башыннан бүреген салып, сакалын җиргә тиярлек итеп башын орып, сүзне болай башлады:
— Лесничийдан кайтып киләм. Шәһәр хәлләрен сорашырга барган идем. Ул чехлар дигәннәре болай гына икән. Аның чыны народная армия икән. Крестьяннарга салынган разверстканы бетерер өчен генә сугышалар, имеш, чынмы икән?—диюгә, мөгаллим шактый каты тавыш белән:
— Ялган!—диде.
— Без надан халык, белеп тә, аңлап та җитә алмыйбыздыр инде. Шәһәр базарларында ак күмәч, ит, май, чән-шикәр, мануфактура тулып ята дигән булалар, чынмы икән?
— Барып кара, күрерсең,—диде бер егет.
— Күктә йолдыз ни хәтле булса, народная армиянең солдатлары да шул хәтле күп дигән булалар. Французлар да, англичаннар да, японнар да народная армиянең кулын тоталар дигән булалар. Бик зәһәр сугышалар, ди, народная армияне әйтәм, плен алу юк, ди. Бигрәк тә доброво- лецларга ачулылар дигән булалар. Большевикларның юньлеләре народ- ныйлар ягына күчкәннәр дигән булалар. Питердә дә, Мәскәүдә дә большевикларга каршы бунт башланган дигән булулары чынмы икән?
Анарга җавап кайтаручы булмагач, ул сүзендә дәвам итеп:
— Бер уйлаганда халык үзе гаепле шул. Патша начар дип, аны төшереп, Керенскийны куйдык. Ул да ярамады, аны төшереп, большевикларны куйдык, — диде.
— Большевикларны сез куймадыгыз! —дип җавап кайтарды бер егет.
— Мин дә шулай дим, халык үзе гаепле дим. Инде, большевикларны яратмыйча, народный армияне куя. Барыбер патшасыз халык юньгә килмәс. Ничә мең еллардан бирле килгән законны бозып буламы соң аны? Без картайдык инде, безгә барыбер. Большевик та ярый безгә, башкасы да ярый безгә. Әмма да патшасыз эш барып чыкмас.
Егетләрнең берсе, ишарә белән картның сүзен бүлдереп:
— Бу карт безнең авылның Пахомичы белән бертуган микән әллә^. ‘ икесе дә бер сүзне сөйлиләр. Вера разный булса да, аларның бог один күренә, — диюгә, барысы да көлештеләр. Икенче егетнең:
— Кулаклар белән этләргә эш табылды хәзер,—дигән сүзе Даниилның эченә, кату чыгарган төсле, тәэсир итеп, барган җиреннән кинәт туктап, егетләрнең артларыннан карап калды. Авылдан чыгып килгән, кораллы кешене күргәч тә, ул, уң якка куаклыкка кереп, күздән югалды.
IX
Сөләйман күзен ачып, кояшны күрүгә, бер сирпелү белән торып утырды. Тирә-юнендә мылтыклы, кылычлы, билләренә бомбалар аскан кешеләрне күрүгә, хәле бетеп, тагы егылды.
Кораллы кешеләрнең берсе котелоктан аңа салкын су эчерде. Бу су аның тамырлары буйлап китеп, миен каплаган кара пәрдә ачылган төсле булды. Ул тагын торып утырды.
— Тагын эчегез, иптәш, — диюгә, аның иреннәре тагын салкын суга чыландылар. Ләкин колагында яңгырап торган «иптәш» сүзе салкын судан да артыграк хәл кертте аңа. Тирә-юньдә басып торган кораллы кешеләрнең йөзләре берьюлы аңа якын кардәшләрнең йөзләре төсле якын һәм сөйкемле булып күренделәр. Бер кызылармеец аңа котелок белән тутырып кайнар ботка китереп бирде. Бу ботка төсле тәмле ашнь?
25
гомерендә дә ашаганы юк төсле тоелды аңа. Ләкин котелоктагы ботканы ашап бетерергә санитар аңа ирек бирмәде. Аның янына командир килеп сораштыра башлады. Бер кызылармеец аның сүзләрен блокнотка теркәп барды. Соңыннан аны мөгаллим торган дачага озатып куйдылар. Аиын арка сөякләре, күкрәге сызлап торганлыктан, көчкә-көчкә генә сулыш алып, чәйне дә урыныннан тормыйча гына эчте. Мунчага ягып, аны эссе ләүкәгә менгереп, тәнен куй мае белән уып, җиде кат юрган астына яткырып, җиде тирен чыгарттылар.
Сөләйман иртә белән сәгать биштә үк торып, самовар куеп, бер ялгызы бер самоварны бушатты.
Мөгаллимнең семьясы йокыдан торганда, ул террасада язып утырадыр иде инде. Нәрсә турында яза иде соң ул?.. Ул культуралы дип исәпләнгән офицерларның котырган бүреләр белән генә тиңләргә мөмкин булган вәхшилекләрен һәм культурасыз дип исәпләнгән кызылармеецларның кешеләрчә булган мөнәсәбәтләренең нигезен табарга тырышты. Кешелек дөньясына газап тудыручы сыйныфны җиңәр өчен көрәш мәйданына чыккан яшь, таза, саф күңелле яшь сыйныфның көрәш фәлсәфәләре хәзер инде аның алдында ачылып җиткән төсле булды.
Юеш баз тудырган авырулардан арынып җиткәч тә, аны үлемнән коткаручы Кызыл Армия сафына барып үзенең хезмәтен тәкъдим итү турында да уйлый башлады. Сәгатьләр үткән саен, бәдән һәм рух ягыннан ныгый барганлыгын сизде. Сәгатьләр үткән саен, сыйнфый көрәшнең зурлыгы, аның фәлсәфәсенең тирәнлеге аның алдында ачыла барды. Ләкин бәхетле сәгатьләр озакка сузылмадылар. Баздан чыкканның өченче төнендә, бик каты ишек дөбердәтеп, аны уяттылар. Тагын бөтен барлыгын караңгы баз куркынычлары чолгап алды. Ишек дөбердәтүгә тыштан сүгенгән сүзләр дә кушылгач, Сөләйман мәсьәләне аңлады. Кач- макчы булып тәрәзәгә бәрелде. Тәрәзә төбендә мылтыклы күләгәләр күренде. Ишек ачылды. Баштанаяк коралланган алты кеше өйгә кереп, «Руки вверх!» дип команда бирделәр. Егерме яшьләр чамасындагы сип-келле битле егет алга чыгып, кылычын кынысыииаи чыгарып, өстәлгә бәрде. Өстәлдәге чынаяклар, тәлинкәләр шаулап идәнгә коелдылар. Әлеге яшь егет кораллы кешеләрне ишек, тәрәзә турыларына бастырып, үзе мөгаллим алдына туктап:
— Сездә чехлар бармы? — дип сорады.
Мөгаллим, куркудан калтыранып:
— Юк, — диде.
Сипкелле егет, Сөләйман алдына басып:
— Офицерлар бармы?—дип сорады.
Сөләйман, булдыра алган хәтле салкын канлы булырга тырышып:
— Юк,—дип кырт кисте.
— Син үзең кем соң, сволочь!—дип, сипкелле егет сул йодрыгы белән Сөләйманның ияк астына төртте. Сөләйман бер сүз дә эндәшмәде. Тәрәзә төбендә басып торган кораллы кешеләрнең берсе, ике адым алга атлап, сипкелле битле малайга честь биреп:
— Ваше благородие, бомба! —дип, бармагы белән тәрәзә төбенә күрсәтеп катып калды. Сипкелле битле егетнең йөзе агарынды. Үзе сизмәстән кылычын кынысына тыгып:
— Кайда? — дип, күзләрен честь бирүчегә акайтты.
Честь бирүче солдат, артка чигенеп, тәрәзә төбендә яткан ялтыравыклы түгәрәк нәрсәгә тагы бер кат бармагы белән төртеп күрсәтте. Сипкелле битле егет, тәрәзәгә якын барырга куркып, кинәт мөгаллимгә таба борылды:
— Сез аны каян алдыгыз?
Мөгаллим, бу көтелмәгән сорауга тиз генә җавап таба алмыйча, авыз эченнән нәрсәдер мыгырдап алды. Сипкелле битле егет, мөгаллимнең каршысында яшь әтәч төсле гайрәтләнеп:
26
— Каян алдыгыз дим мин сиңа, холуй! — днп, мөгаллимнең яңагына сугып җибәрде. Бу сугу мөгаллимгә көч керткәндә!! булып:
— Кибеттән сатып алдым!—дип, мөгаллим бөтен авазына кычкырып җибәрде. Хатыны, балалары елаша башладылар.
Сипкелле битле егет:
— Ялганлама!—дип, икенче яңагына да сугып җибәрде. Бу хәлне карап торган мөгаллимнең хатыны, алга чыгып:
— Бала уенчыгы ул. Аның сабы да бар иде, кубып төште. Аиыц эчендә борчаклары да бар, — дип кычкырып еларга кереште.
Сипкелле битле егет шуннан соң гына тәрәзә төбендәге түгәрәк калай шарны кулына алып, колагына күтәреп шалтыратып карады, аннары идәнгә ташлап:
— Тентегез! — днп фәрман бирде.
Бүлмәләрне тентегәнче, таң да атты. Кораллы кешеләр үзара колактан колакка сөйләшкәннән соң, сипкелле битле егет, бу юлы наганы белән янап, Ашыт Снбгатнең сандыклары куелган бер бүлмәгә күрсәтеп:
— Без килгәнче сандыкларны ачсагыз, барыгызга да үлем!—дип, чыгып киттеләр.
Васильевога яңадан аклар кергәнлекне аңлагач, Сөләйман белән мөгаллим көн озын урман эчендә яшеренеп йөрделәр. Караңгы төшкәч, өйгә кайтып ашарга утыргач кына, төнлә килеп тентеп киткән акларның өч солдаты килеп, барлык сандыкларны, киемнәрне арбага салып алып киттеләр. Бу хәлдән соң Сөләйман белән мөгаллим, юрганнарын култыкларына кыстырып, йокларга урман эченә куаклар арасына кереп яшеренделәр.
Сөләйман төн буенча йоклый алмыйча уйланып чыкты. Билгеле тоткан бер юлы, ачык мәсләге булмауга аның эче пошты. Моннан соң инде ике урындык арасында яшәүнең мөмкин булмавын бик ачык төшенде.
Чехлар, народный армия ягында кешелек дөньясы өчен иң куркынычлы коктрреволюциянең оешканлыгын үз күзе белән күреп, үз җилкәсендә татыганлыктан, контрреволюциягә каршы көрәшергә дип кара урманның караңгы төнендә үзенә-үзе сүз бирде.
Сөләйман, Октябрь революциясенең беренче көненнән башлап, үзен чын советчыл интеллигент дип исәпләп йөри иде. Шуңа карамастан, аның тирәсендә әйләнүчеләрнең, хәтта кайбер дусларының шәрә контррево- люционерлар икәнлекләрен дә ачык белә иде. Үзенең дә катгый моментларда ике урындык арасында калуы иттифакый гына туган хәл түгел. Революция үзенең батырларыннан катгый эш, хәрәкәт сораган бер вакытта, аның контрреволюциягә каршы көрәшү урынына куаклар арасында качып-посып йөрүе бу вакытта хурлыклы оят булып күренде аңа. Революция таләп иткән конкрет эшнең хәрәкәтенә чара күрмәве өчен, ул үзен революция каршында гаепле дип хис итте. Бу хәл аның вөҗданы өстенә авыр таш булып утырды.
Дөрес, чех солдатлары киеменә киенгән офицерларның Казан урамнарында чын революционерларны, эшчеләрне, совет хезмәткәрләрен үтереп йөрүләренә чын күңелдән газапланды. Ләкин шушы вәхшилекләргә каршы чара күрмәгәч, коры газапланулардан гына революция өчен нинди конкрет файда бар?
Аклар аны тере килеш кабергә күмделәр. Шуның үчен алыр әчеп генә булса да, акларга каршы көрәш юлында нинди хәрәкәт яисә нинди конкрет адым ясады? Аклар кабереннән аны коткаручы Кызыл Армия файдасына нәрсә генә эшләде?
Менә шундый сораулар аның миендә төн буенча кайнап тордылар.
һәрбер намуслы граждан алдына революция тарафыннан куелган со-рауларга, бурычларга эш белән конкрет җавап бирер өчен, нинди генә юллар белән булса да Зөягә барып, Кызыл Армиягә күңелле булып язы
27
лып, кулына винтовка алып, революцияне якларга үзенә-үзе сүз бирде. Бу карардан соң аның башы сафланып, вөҗданы тынычлангандай булып, күңеле күтәрелеп китте, йөрәге дә батыр һәм тигез типкән төсле тоелды аңа. Караңгы урманның куаклары арасында үткәрелгән караңгы төн аның күңеленә шушы яхшы уйларны салдылар.
Сөләйман иртә белән чәй янында караңгы төн тудырган якты уйлар турында мөгаллимгә сөйләде. Бу сүзләрдән соң мөгаллимнең каршы- сындз Сөләйманның кадере кинәт күтәрелеп китте. Сөләйман бүген төнлә кызыллар ягына качып чыгу өчен авыр, куркынычлы сәфәргә чыгарга карар бирде.
Ләкин актык документы булган патша паспортын да аклар алып кал-ганлыктан, документсыз кызылларның да аны кабул итмәүләре куркынычы алга басты. Хәер, аны баздан коткарган кызылармеецларның берәрсе очраган тәкъдирдә хәлнең бик җиңел җайлануына ышанып, актык шөбһәләрен дә күңеленнән чыгарды.
Бу катгый карар аны шатландырды. Ике урындык арасында буталудан котылуына чын күңелдән куанды. Шундый зур тарихи көрәш көннәрендә шаһит булып тик йөрүче обыватель булмыйча, хаклык ягына күчәргә чын күңелдән омтылуы белән мактанды. Бу сәгатьләрдә ул үзен яңа туган яңа кеше итеп хис итә башлады. Икеләнү газапларыннан котылуы аның күңелендә яңа, таза тойгылар тудырып, аны алдагы көрәшләргә дәртләндерделәр.
Көндез аклар фронтын үтеп чыгуы мөмкин булмаганлыктан, ул төнге сәфәргә иртәдән үк хәзерләнә башлады.
Мөгаллимнең иске тужуркасына төймәләр такты. Күлмәген мөгаллимнең хатыны юып бирде. Хәтта оекларын да яматтырды. Урталайга киселгән бөтен бер ипи һәм дәфтәрләр белән берничә китап салып, кечкенә капчыкның авызын бәйләп, аркага асар өчен баулар әзерләп торган арада, террасада тупас аяк тавышлары ишетелде.
Погонлы офицер белән дүрт солдат бүлмәгә кереп бастылар. Документлар тикшергәннән соң, документсыз Сөләйманны ике мылтык уртасына бастырдылар.
Офицер калган солдатлар белән бүлмәләрне тентергә кереште. Дачада булган бөтен нәрсәләрне, кием-салым, азык-төлекләрне бер почмакка өеп куеп, бер солдат нәрсәләр янында сакта калды. Калган солдатлар офицер артыннан Сөләйман белән мөгаллимне алып киттеләр. Штабта аларпы караңгы чоланга ябып биш сәгать тотканнан соң, допрос алыр өчен бер бүлмәгә керттеләр. Чал чәчле, погонлы полковник допрос алырга кереште. Сөләйманның аклар кулында бер тапкыр авызы пешкәннән соң, ул полковникның күзенә карап ялганларга тотынды. Аның ялганнарын мөгаллим раслап торды. Алар, большевиклардан качып, шәһәргә барышлый гына, монда туктаганлыкларын сөйли-сөйли, үз ялганнарына үзләре аптырап калдылар.
Полковник аларга бер сәгать эчендә шәһәргә күчеп китәргә фәрман бирде. Әгәр дә бер сәгатьтән соң дачада күренсәләр, очраган җирдә атылачакларын аңлатты.
Мөгаллимнең хатынын да, аксак карт анасын да, берсеннән-берсе кечкенә өч баласын да, самоварын да ташлап калдырып китәсе килмәде. Ялынып-ялварып Сөләйманнан ат яллап килергә авылга баруын үтенде.
Авылда шәһәргә ат җигеп барырга риза булучы бер крестьян да табылмады. Аларпың барысы да ’сүз беркеткән төсле:
— Чехларга бүләк итә торган атларыбыз да, арбаларыбыз да юк. Әнә акчага кызыгып байларны шәһәргә озатучыларның атнадан артык инде атлары да юк, үзләре дә юк, — дип кенә җавап бирделәр. Бүрәнә өстендә гәпләшеп утырырга ярата торган дедушка Клим, Сөләйманны читкә .алып китеп:
28
— Вакытыңны әрәм итмә. Авылда бер ат та юк. Барысы да урманнарда ишерелгәннәр, — диюгә, күз кырые белән генә Сөләйманга карап:— Уйлый торгач, чехлар, боярлар ягына күчәргә булдыңмыни? — дип сорады. Акыллы картның бу сүзләре Сөләйманның йөрәгенә инәләр төсле кадалдылар. Ул кызарынды. Маңгаена бөртек-бөртек тир чыкты.
— Аклар дачада калырга кушмыйлар. Бер сәгать эчендә шәһәргә күчмәгән кешеләрне тотылган җирләрендә атып үтерәчәкләр, — дип, карт алдында акланырга тырышты. Картның бөтен хәрәкәтләре аның сүзләренә ышанмаганлыгыи күрсәтеп тора иде. Сөләйман, картның үзен уңайсыз хәлгә куярга теләп, аның күзләренә туп-туры карап:
— Сез миңа моңарчы ышана идегез бит, — диде. Ләкин карт уңай-сызланмады да, аптырап та калмады. Озын сакалын бармаклары белән аралаштыра-аралаштыра:
— Авыздан чыккан һәрбер сүзгә яшь балалар белән юләрләр генә ышаналар. Ә минем сакал кендеккә җиткән, — дип, Сөләйман белән кү-решмичә, үз юлына китте.
Сөләйман, авылдан ат табудан өметен өзеп, ашыга-ашыга дачага таба кире китте. Дача белән авылны аерган ярга төшүгә, яр буйлап бөтен көчкә чаптырып килгән, туры атка атланган чех солдаты аның, алдына килеп туктады. Ат күбеккә манчылган танауларыннан бу чыгарып тора. Чех солдатының җилкәсендә кавалерия мылтыгы, кулында наган, билендә бомбалары ялтырап тора. Ул, наганын Сөләйманга төзәп:
— Народная армиянең штабы кая урнашты?—диюгә, Сөләйман бер сәгать эчендә дачадан шәһәргә күчеп китәргә фәрман биргән офицер торган йортны аклар штабы дип белеп, атлы чех солдатын яр башына менгереп:
— Әнә яшел түбәле зур йортны күрәсезме? Әнә капкалары башында пыяла шарлары да ялтырап торалар. Шул йорт штаб булса кирәк, — диде. Аның җавабы солдатны һич канәгатьләндермәде булса кирәк. Ул, урыныннан кузгалмыйча, наганын Сөләйманга төзәгән килеш калды. Ә үзе кара кош төсле як-ягына гел карана да карана иде.
— Дөресен сөйлә, ялганласаң, миннән мәрхәмәт көтмә. Я, әйтеп кара, әле, народная армия гаскәре кайчан монда килеп керде? Я, я, әйтеп кара әле?—диде.
Сөләйман мөмкин хәтле дөресен сөйләргә тырышып:
— Кичә,—дип җавап кайтарды.
— Саннары күпме? —дигән сорау Сөләйманны куркуга салды. Чөнки мондый чакларда авыздан чыккан сүз урынына маңгайга пуля керүе җинел бер эш икәнлеген уйлап, «белмим» сүзе белән котылмакчы булды. Ләкин «белмим» җавабы чех солдатын канәгатьләндерү түгел, хәтта ачуландырды гына. Ул урынында биеп торган атын Сөләйманнан берничә адым артка чигендереп:
— Ничек белмисез, ди? Сез сукыр түгел бит. Күз алдындагы хәлләрне аңламаслык аңгырага да охшамыйсыз. Бәлки, сез мине юри кызыллар штабына озатып, тозакка төшерергә уйлый торгансыздыр? Бәлки, сез үзегез дә кызылларның разведчигыдыр? Мондый чакта нишләп сез монда буталып йөрисез, ә?!. — диде.
Солдатның бу сүзләре Сөләйманны тәмам аптырашта калдырды. Мөмкин хәтле ул солдатның йөзенә карамаска тырышты. Чех солдаты,, бераз ачуын йомшарта төшеп:
— Дөресен сөйлә, барыбер мин сине штабка үзем белән бергә алып барачакмын. Бер генә сүзең ялган булса да, сөйләшеп тормам, — дип,, наганын уйнатып алды. — Я әйт әле, пулеметлары бармы?
— Бар.
— Күпме?
— Биш-алтыдан артык күренмәде.
— Безнекеләр тупларны кая урнаштырдылар?
29
— Әнә шул куаклар артыннан аттылар. Сез мине, зинһар, тотмагыз. 'Штабтагы офицер безгә бер сәгать эчендә шәһәргә күчәргә кушты. Юкса, тоткан җирдә атып үтерәчәкләр безне.
— Әйдә, алга атла. Сөйләгән сүзләрең ялган булып чыксалар, шәһәргә күчәргә сиңа туры да килмәс, — дип, атын акрын гына атлата башлады.— Туплар шушы куаклар артында дисеңме?
— Әйе, әнә теге куаклар артында да бар,—дип, Сөләйман кулы белән изәп күрсәтте. Шулай сөйләшә-сөйләшә, дачага таба барганда, •урман эченнән пулемет кыткылдый башлады.
Чех солдаты, берсүзсез, атын кинәт кирегә борып, ярга төшеп, атын бөтен көчкә чаптырып, Зөя ягына таба китте. Каяндыр атылган туп ядрәсе атлы чех солдаты чабып барган ярга төшеп, юеш җирне һавага ыргытты, атлы чех солдаты кош шикелле оча гына. Куаклар артыннан тагы туп атылды. Монысының ядрәсе, елан төсле сызгырып, Сөләйманның түбәсеннән үтеп, яр читендәге имән агачына бәрелеп, аны сындырды. Сөләйман бу хәлне күрүгә бөтен көчкә дачага таба йөгерде.
Ул дачага килеп кергәндә, бүлмәдә иске самовардан башка бернәрсә дә калмаган иде инде... Почмакларда бөрешеп, елашып утырган хатын- кызлар, бала-чагалар Сөләйманны күрүгә елауларыннан туктап, барысы да күзләрен аңа юнәлдерделәр. Сөләйман, бу хәлне күрүгә, гаепле кеше төсле, башын аска бөгеп:
— Ат булмады, булуы да мөмкин түгел. Крестьяннар шәһәргә ат белән барырга чехлардан куркалар,—диде. Мөгаллим урыныннан :торып:
— Атка салырлык бернәрсә дә калдырмадылар. Теге офицер килеп, бар нәрсәләрне төятеп алып китте. Моны ничек калдыруларына исем китә, — дип, бер кулына иске җиз самоварны, икенче кулына ике яшьлек улый кочаклап: — Әйдәгез, җәяү киттек, юкса, ул котырган офицерлар үзебезне дә бетерәчәкләр, — дип ишектән чыгып та китте. Сөләйман аксак карчыкны култыклады. Мөгаллимнең хатыны калган ике баласын җитәкләде. Тимер юл читендәге сукмак буйлап, бер-бер артлы тезелешеп, шәһәргә таба юл тоттылар.
Васильево дачаларыннан бер километр чамасы ераклыкта тимер юл борылып урман эченә кереп китә. Әнә шул борылышка җитүгә, акларның яшеренеп торган бронепоезды күренде. Бу тирәдә башка юл бул- маганлыктаи, Сөләйманнарга бронепоезд яныннан үтәргә туры килде. Алар бронепоезд янына җитүгә, бронялы платформа өстендә өчаякка беркетелгән трубалардан карап торучылар арасында ике офицер, сикереп җиргә төшеп, Сөләйманнарны туктаттылар. Документлар сорадылар. Мөгаллимне семьясы белән бер солдат сукмак буйлап алга таба алып китте. Документсыз Сөләйманны ике офицер уртага алып, бронепоезд вагоннарының берсенең баскычына басып торган офицер алдына китереп, берсе честь биреп, Сөләйман турысында рапорт бирде. Баскычта басып торган офицер рапортны кабул иткәннән соң, берсүзсез, Сөләйманга бик җентекләп карап торгач:
— Нинди йомыш белән син бүген авылга бардың?—дип Сөләйманга сорау бирде. Урман уртасында торган бронепоезддагы офицерның аның авылга баруын белүенә Сөләйман башта бик гаҗәпләнде. Шул гаҗәпләнү аркасында офицерның соравына җавап кайтарырга да онытты. ■Офицер, һәрбер сүзен аерым-ачык әйтергә тырышып:
— Син минем нәрсә турында соравымны ишеттеңме?—диде.
Сөләйман:
— Авылга мин шәһәргә кайтыр өчен ат ялларга дип барган идем, народная армия штабыннан безгә бер сәгать эчендә шәһәргә күчәргә фәрман бирелгән иде, — диюгә, офицер шактый йомшак тавыш белән:
— Штаб фәрманы турында кәгазегез бармы? —дип сорады.
— Безгә тел белән генә әйттеләр.
30
Офицер, тавышын тагы йомшартып:
- Авылга ат ялларга бардым дидең, шулаймы?
— Әйе.
— Кая соц ул ат? Әллә икенче юл белән киттеме?
- Крестьяннар шәһәргә ат җигеп барырга риза булмадылар.
— Нигә алар риза сулмадылар?
— Куркалар.
— Кемнән алар куркалар?
Сөләйман офицерның бу соравына җавап кайтармады. Офицер да. аны кыстамады. Җилкәсенә полковник погоннары таккан бу офицер, ашыкмыйча гына кесәсеннән көмеш портсигар чыгарып, тәмәке кабызды. Шул вакыт вагон эченнән шәфкать туташы киемнәренә киенгән бик матур кыз чыгып, офицерның артына басып,, Сөләйманга күзләрен төшерде. Бу матур күзләр белән Сөләйманның күзләре очрашуга, ул сискәнеп китте. Ничектер бу күзләр аңа таныш күзләр төсле тоелды. Ул бу күзләрнең иясен исенә төшерә алмады.
Чөнки матур йөзнең күп кенә өлеше кызыл крестлы ак яулык белән капланган иде. Ачык калган җирләрен кыз үзе кулындагы ридикюле белән Сөләйманнан капларга тырышты, фәкать күзләрен генә аңардан яшермәде.
Офицер кызга борылып елмайды. Кызга Сөләйманны ачыграк күрсәтергә теләгән төсле тагы бер баскыч аска төшеп:
— Авылдан чыккач, кая бардың? — днде.
— Авылдан туп-туры дачага иптәшләрем янына кайттым.
Офицер «иптәшләр» сүзен җирәнеп әйтергә теләп:
— «Иптәшләрең» кемнәр?—диде.
Сөләйман мөгаллим семьясы киткән якка күрсәтте.
— Ни өчен синең документың юк?—диде офицер.
— Документымны кайтармадылар.
— Кемнәр?
— Офицерлар.
Офицер матур кызга борылып тагын елмайды. Бу елмаю Сөләйманның йөрәген телеп алды. Башына кан йөгерде. Ул, тавышына мөмкин хәтле кыюлык кертергә тырышып:
— Тентү вакытында документларымны алып кайтармадылар, — диде.
Офицер тәмәке көлен бармагы белән ыспайлап кага-кага:
— Монда син күптәннән торасыңмы? — дип сорады. Сөләйман:
— Бер атна чамасы,— диюгә, офицер кызга һәм янында басып торган башка офицерларга карап тагы елмайды. Сөләйман, матур кыз алдында кызганыч хәлдә калуына хурланып, күзләрен кыздан алып, йөзен читкә борды.
Читләренә бүрәнәләрдән ике кат бура бурап, бураларның арасына капчыклар тутырган платформа өстендә офицерларның өчаякка беркетелгән трубаны төрле якларга әйләндерә-әйләндерә карауларына Сөләйман мавыгып китеп һәм таныш күзләрнең иясен исенә төшерергә тырышып торганда, допрос алучы офицерның үткен, зәһәр карашларыннан бер мәлгә котылып торды.
Ләкин офицер Сөләйманның йөзеннән бер секундка да күзләрен алмады. Киресенчә, Сөләйманның платформа өстендәге подзорный трубага исе китеп карап торуын күргәч, тычкан сагалаган песи төсле, бөтен игътибарын корбанына юнәлдерде. Кулындагы янып та бетмәгән папиросын акрын гына җиргә ташлап:
— Сине бронепоездның бөтен нәрсәләре бик кызыктыра булса кирәк, — диде.
Бу сүзләргә Сөләйман уянып киткән төсле булып, ни дип җавап кай-
I
тарырга да белмичә, күзләрен аска төшерде. Офицер тагын көмеш порт-сигарыннан тәмәке ала-ала:
— Яр башында синең белән сөйләшеп торган атлы солдат кем иде?—дип, янып торган шырпыны Сөләйманның йөзенә ташлады.
Офицерның бу мөгамәләсенә Сөләйман хурланды. Шул хурлануны офицерга аңлату өчен йөзен икенче якка борды. Офицер барлык көченә Сөләйманның яңагына сугып җибәргәч, егетнең башы әйләнеп, чак-чак кына аяк өстендә басып кала алды. Офицер бу юлы калын тавыш белән:
— Нәрсә турында сөйләштегез? —дип сорады.
— Ул миннән народная армиянең штабын сорады.
— Шуннан соң?
— .Пулеметтан ата башлагач, ул минем янымнан чабып китте.
— Кайсы якка таба чабып китте?
Сөләйман кулы белән Зөя ягына таба ишарә ясады.
Офицер Сөләйманның тирә-юнендә басып торган офицерларның берсен бармагы белән ымлап, үз янына чакырып алды һәм аңар нәрсәдер әйтте. Бу вакытта матур кызның күзләрендәге куркыныч дәһшәт Сөләйманның йөрәгенә үтеп, аның тибүен туктаткан төсле булды. Кыз Сөләйманның йөзенә тагын бер кат карады да, күзләрен ридикюле белән каплап, вагон эченә ашыгып кереп китте. Ике солдат Сөләйманны уртага алып, урманга таба алып киттеләр.
Тимер юл буйлап сузылган окоптан чыгып, бронепоездга таба килүче кораллы кешеләр арасындагы бер кешене күрүгә, Сөләйман, шатланып, кулларын һавада бутый-бутый:
— Әсфәндияров, поручик Әсфәндияров!—дип кычкыра башлады. Поручик Әсфәндияров, янындагы офицерлар белән, Сөләйманның алдына туктап, бер сүз дәшмичә Сөләйманга карап торганнан соң, солдатларга борылып:
— Моны кая алып барасыз? —диюгә, солдатның берсе турыдан-туры:
— Атарга!.. Шпион, — диде. Солдатның бу сүзе Сөләйманга аның йөрәген тишеп чыгачак пулядан бик күп өлеш дәһшәтлерәк һәм куркынычрак тоелды. Шул бер секунд эчендә урман күккә менде, күк җиргә төшкәндәй булды. Сөләйман, актык көчләрен җыеп, солдатларга карап, ялварган тавыш белән:
— Менә бу поручик әфәнде мине бик яхшы белә. Без аның белән күптәнге танышлар,—диде. Шул ук вакытта Әсфәндияровка таба боры-лып:— Әсфәндияров туган, поручик әфәнде, әгәр дә сез очрамасагыз, мине, мине... нахакка...—дип, сүзен әйтеп бетерә алмыйча, алга омтылып:— Рәхмәт, туган, рәхмәт!—дип, поручикка ике кулын берьюлы сузды.
Әсфәндияров, аның кулын алмыйча, дорфа тавыш белән:
— Мин сезне белмим, Сөләйман «иптәш», — дип, иптәш сүзенә аеруча басым ясап, зәһәр елмайды. Бу елмаю Сөләйманны шаштырды. Сөләйман, кулларын алга сузып, ялварган тавыш белән:
— Әсфәндияров әфәнде, минем гомерем, тормышым сезнең... сезнең... сезнең... бер сүзегез миңа гомеремне, тормышымны кайтарачак. Сезнең бер сүзегез мине...—диде.
Поручик, Сөләйманны бүлдереп:
— Шпионнарның тормышларында да, гомерләрендә дә минем эшем юк! — дип кырт кисте.
Сөләйман, кыска вакыт эчендә мөмкин хәтле күбрәк сүзләр әйтергә теләгән төсле, тотлыга-тотлыга:
— Мин шпион түгел... минем гомеремне кызганыгыз!.. Әсфәндияров әфәнде, Әсфәндияров әфәнде!—дип, поручикның җиңенә ябышты. Әсфәндияров, аны дорфа рәвештә этеп җибәреп:
— Мин сезне беренче һәм ахыргы тапкыр күрәм, — диде дә, Сөләйманны атарга алып баручы солдатларга борылып:
31
32
;— Ә сез, холуйлар, нәрсә катып торасыз? Җинаятьчене шулай сак-лыйлармы? — дип кычкырды. Солдатлар Сөләйманның җилкәсеннән эләктереп Әсфәндняров яныннан алдылар. Сөләйман артка каерылып:
— Поручик әфәнде, сез мине үтерәсез, сез!—дип кычкырды.
Әсфәндняров бик тыныч тавыш белән:
— Мин сезне белмим, — дип, борылып бронепоездга таба китте.
Әсфәндияровның кансызлыгына ачуы килүгә чыдаша алмыйча, Сөләйман:
— Ялганлыйсың, подлец, беләсең!.. Ялганлыйсың, палач! Палачлар, палачлар!—днп, йөрәк өзгеч тавыш белән кычкыру урынына акыра башлады.
Солдатлар аны, винтовка түтәләре белән кыйный-кыйный, урман эченә алып кереп киттеләр. Аның тавышы урманда һаман яңгырады. Берничә минуттан соң Сөләйман тавышы килгән урман эчендә биш-алты мылтыктан атылган тавыш ишетелде. Сөләйманның тавышы тынды. Әсфәндняров белән янәшә баручы офицер, барган җиреннән кинәт туктап:
— Залп, бу нинди хәл!—дип, Әсфәндияровның күзләренә карады. Әсфәндняров, кесәсеннән тәмәкесен чыгара-чыгара:
— Зрәгә пуля әрәм итәләр, холуйлар!.. Аңа бер пуля да җиткән бит!—дип, папиросын кабызды.
X
Ак бандитларның үлем пуляларыннан үзен коткаручыларны Сөләйман күрә дә, белә дә, сизә дә алмады. Тик аны атарга хәзерләнгән солдатларның җирдә яткан үлек гәүдәләрен күргәч тә, ул кайсы якка барасын белештермичә, караңгы төшкәнче туктамыйча урман буйлап йөгерде.
Кара урманның караңгы төне аны аклардан яшерсә дә, коралсыз, документсыз чехлар фронтын кичеп, кызыллар ягына чыгарга йөрәге җитмәде. Аучы ядрәсеннән котылган җәнлек төсле бер тәүлек буенча урман эчендә йөргәннән соң, яшерен сукмаклар буйлап качып-посып аклар хөкем сөргән шәһәргә кайтырга мәҗбүр булды. Ләкин шәһәргә кайту белән аның хәле яхшырмады.
Үткән берничә атна эчендә шәһәрдәге хәлләр Сөләйман өчен аңла-шылмаслык дәрәҗәдә үзгәргән булып күренделәр. Патша офицерларының, жандармнарының, базар корольләренең хөкеме йөргәнлекне шәһәргә кайтып керү белән ул бик ачык сизенде.
Алай уйлады, болай уйлады. Анда бәрелде, монда сугылды. Ләкин барып сыенырлык ышанычлы бер урынны, бер кешене очрата да, таба да алмады. Чөнки ышанычлы танышларның күбесе шәһәрдән качып киткәннәр. Кайсылары үзләре яшеренеп йөриләр. Кайсылары кулга алынганнар, кзйберәүләре атылганнар. Унсигез ел торган зур шәһәрдә ул үзен кара урманда адашкан качкын төсле хис итте.
Ахыр чиккә җиткәч, юл өстендә туры килгән күптәнге таныш подвалчы Помидор Сафаның подвалына кереп, бурычка йөз сум акча һәм берничә көнгә паспортын биреп торуны үтенде. Мәдрәсәдә бергә укыган, бер ел урындаш та булып торган Помидор Сафа башта аның сүзләрен бөтенләй ишетмәгәнгә салынды.
Ләкин Сөләйманның йөдәтүенә аптырагач, кибете кешеләрдән бушагач, Помидор Сафа алма ящигы өстенә утырып, алъяпкычы белән бик озаклап йөзен сөртә-сөртә:
— Йөз сум акчам юк. Пашпуртымны бирмим. Соң син үз акылың бел~н уйлап’ кара, бәрәкәт. Бурычка акчалар тарата торган чакмыни хәзер? Бүген исән, ә иртәгә, бәлки, сине атып та үтерерләр. Син, кадерле газиз вакытыңны әрәм итеп, булмый торган эшләр артыннан йөрмә. Әнә мәйданга бар. Бүген анда митинг. Мөнбәргә чыгып, большевикларны
сүгеп бер-ике авыз сүз әйтсәң, акчаң да булыр, пашпурт та бирерләр. Үзең дә исәи калырсың. Депутат булырлык башың белән болай кимсенеп йөрмә,—дип, алма ящигын ачып, пешмәгән яшел алмаларны кибет ләүкәсенә пөхтәләп, матурлап тезәргә кереште.
Сөләйман, Помидор Сафаның киңәшләренә каршы бер сүз дә әйтмичә, подвалдан урамга чыкты. Мостовой уртасыннан өч солдат башы- күзе канга буялган бер кешене өстерәп баралар. Алар артыннан, күкрәгенә баласын кысып, бер хатын елап бара. Бу тамашага халыкның исе китмәүгә башта Сөләйман аптырады. Ләкин үз хәле хәл булганлыктан, берәр таныш кешене очрату уе белән мәйданга митингка китте.
Беренче карашта Сөләйманга бу митинг җеназа намазы төсле булып күренде. Ләкин күзләрен тирә-юньдә җентекләбрәк йөртә башлагач, аңа элекке уеннан кайтырга туры килде. Мәйданның бер башында атларга атланган, гаскәриләрчә яхшы киенгән, кылычлы, каракүл бүрекле, пирог, кавын башлы татар егетләренең саф-саф булып тезелеп торуларына Сөләйман бик кызыксынды. Бигрәк тә башкалардан аерым торган, җирән биягә атланган, башына күк фәс кигән кылычлы кеше аңа кызык булып күренде.
Мәйдан уртасындагы мөнбәр өстендә хәрби шура офицерлары, берничә атаклы бай, и|ке мулла һәм жонглерлар төсле кабарынып чех офицерлары басып торалар. Бу күренештән Сөләйман бернәрсә дә аңлый алмады. Янында басып торган илтер бүрекле берәүгә борылып:
— Бу нинди хәл?—дип сорады. Илтер бүрекле — җирән биягә атланган күк фәсле кешедән күзләрен ала алмыйча:
— Парад бугай, — диде.
— Нинди парад?
— Хәйрулла әфәнде төзегән милли мөселман татар эскадронына парад буласы, ди, — диюгә, мөнбәр өстендә басып торган прапор Мозаффа- ров, кулына кокардалы фуражкасын тотып, җирән биягә атланган күк фәсле кешегә таба изи башлады. Күк фәсле кеше, канаты имгәнгән карга төсле, ияре өстендә берничә тапкыр талпынганнан соң гына җирән биясен хәрәкәткә китереп, нәрсәдер акырды, нидер кычкырды. Каракүл бүрекле атлы малайлар, эссе көнне бергә укмашкан сарыклар төсле, укмаша, бутала, чуала башладылар.
Күк фәсле кеше тагын акырды, тагын кычкырды. Кылычын кыиысын- нан чыгарып, маңгае турысына күтәреп мөнбәргә таба юнәлде. Аның артыннан, уртасына алтын белән ук җәясе чигелгән яшел байрак күтәреп, ак атка атланган берәү китте.
Атларга атланган каракүл бүрекле егетләр дә кылычларын чыгарып яшел байракка иярделәр.
Алар шулай мөнбәр алдыннан үткән чакта, мөнбәр өстендәге офицерлар, муллалар, байлар урра кычкырдылар, тәкбир әйттеләр.
Җирән биягә атланган күк фәсле кешенең казылыкчы Хәйрулла икәнен белгәч, Сөләйманның аңа карап эче катып көләсе килде. Ләкин кесәдә документ юклыгы көлкесен йотып калырга мәҗбүр итте.
Казылыкчы Хәйрулла кул астындагы милли эскадрон мөнбәр алдыннан үтеп китеп кенә калмады. Алар бик тизлек һәм осталык белән мәйданга җыелган халыкны тирә-яктан уратып алдылар.
Бу күренеш Сөләйманны шомландырды. Ул казылыкчы Хәйрулланың күзенә күренмәс борын мәйданнан таярга уйлады. Ләкин аны эскадрончылар боҗра эченнән чыгармадылар.
Митинг башланды.
Прапор Мозаффаров, митингны ачуга, Россияне большевиклардан арчу өчен мөселман агай-эненең ярдәме кирәклекне аңлатты. Моның өчен кулына корал тотарлык агай-эненең «Народная армия»гә күңелле булып язылырга тиешлек турында озын итеп нотык сөйләде. Муллалар
з. вс. ә.- № ю.
33
34
бу эшнең ислам дине каршында һәм алла алдында мактаулы эш икәнлеген күрсәтеп сөйләделәр.
Байлар большевикларга каршы сугышу өчен күңелле булып язылучыларга акчалар бирергә дә ышандырдылар.
Шул арада штабтан өстәл чыгарып, мөнбәр алдына куйдылар. Өстәл артында утырган ике офицер күңелле булып язылырга теләүчеләрне язар өчен дип кәгазьләр әзерләделәр.
Ләкин мәйдандагы йөзләгән халыктай өстәл катына барып «күңелле» булып язылучы берәү дә булмады.
Шул арада шәһәр өстендә бик югарыда ике аэроплан күренде. Хәрби шураның штабы — Апанаев йорты алдында торган пулеметтан һәхМ вин-товкалардан аэропланга төзәп ата башладылар.
Мөнбәр өстендә прапор Мозаффаровтан башка кеше калмады. Бу хәлләргә мәйдандагы халык бутала башлагач, прапор Д'Уозаффаров фу- ра?ккасын кулына алып, күк фәсле кешегә таба тагы изи башлады.
Штабның капкалары ачылды, сарыкларны аранга куып керткән төсле, мөселман эскадроны халыкны Апанаев абзарына куарга кереште.
Сөләйман «митингның» хикмәтен аңлап алып, Апанаев абзарына ябылмас өчен, анда бәрелде, монда сугылды, ләкин эскадрон егетләренең кылычлары аны боҗрадан чыгармадылар. Эскадрон боҗрасы кысылган саен, мәйдандагы халык штабның ачык капкасына якынлаша барды. Мәйдан өстен шау-шу, кычкырыш, сүгенү чолгап алды. Бу тавыш эчендә казылыкчы Хәйрулланың сүгенүләре һавада аермачык яңгырады. Мәйдандагы халыкның яртысын Апанаев абзарына көчләп куып керт- ' кәнне күрүгә, Сөләйманның йөрәген курку чолгап алды. Шуңа күрә ул ни булса, шул булыр дип, өстенә таба килгән эскадрончы атының авызына кепкасы белән сугып, боҗрадан ычкынып, бөтен көченә Пләтәнгә таба йөгерде.
Артыннан куып килүчеләр күренмәгәч, Сөләйман тынычланды. Кая барганын абайламыйча, бара торгач, бер капкадан бик ыспай кыяфәтле татар кызы чыгып, килешле, матур йөреш белән аңа таба килә башлады. Сөләйманга бу матур йөреш таныш төсле күренгәнлектән, кыздай күзен ала алмады.
Сөләйманның күзләре кызның күзләре белән очрашуга, алар икесе дә аптырашып калдылар. Кыз, үзенең аптыравын яшерергә теләгәндәй, кинәт кире борылып китте. Сөләйманга бу күзләр таныш төсле булып тоелдылар. Ул, адымнарын җәһәтләтеп, кызны җитеп үткәндә, аңа тагын карап алды. Кыз елмайды. Бу елмаю Сөләйманның дөньясын оныттырды. Ул кыз алдына чыгып, берьюлы ике кулын сузып:
— Татьяна Тарасовна! —дип Тегәрҗеп урамын яңгыратты. Кыз, барган җиреннән туктамыйча гына:
— Тссс!.. Акрын!.. Күрәсез ич, мин хәзер татар кызы,—дип, нәфис бармаклары белән нечкә ефәк шәл астындагы калфагын рәтләп куйды.
Сөләйман, югалган сеңелесен очраткан төсле, чын күңелдән шатланып сорады:
— Ни өчен сез бу кыяфәттә? Әллә...
Кыз, аның сүзен бүлдереп, татар кызлары төсле, шәл чите белән йөзен капларга тырышкан булып:
— Ә сез үзегез ничек болай монда? Сез бит Васильевода идегез бугай? — диде.
— Барысын сөйләр өчен сәгатьләр кирәк, ә минем һәрбер минутым хәтәр эчендә хәзер. Барып керергә урыным, кесәмдә һичбер төрле документым юк. Хәтта тәмәкем дә юк.
Кыз Сөләйманга елмаеп карап:
— Мин хәзер тәмәке сатмыйм шул, — диюгә, каршыга килгән кешеләрне күреп, кинәт шәл чите белән йөзен каплап:
з* 35
Сак булыгыз, шикле кешеләр. Миңа иярмәгез! —дип, чатка җитүгә, сул якка борылып китте.
Каршыга килгән ике татар, әллә иттифакый, әллә берәр яман ният белән кыз артыннан киттеләр. Сөләйман Яна бистәгә барып кергәнче артына борылып карамады. Бу очрашу Сөләйманга төш шикелле генә күренеп узды. Кыз артыннан китмәвенә үкенде. Хәер, эш үткәннән соң үкенү аның табигатенә сеңешкән бер чир иде инде.
Яңа бистәдә зиярат сакчысыннан башка аның бер танышы да юк иде. Документсыз шәһәргә кайту куркыныч. Тамак ач. Менә шул хәлдә ул Яңа бистәгә килеп керде.
XI
Сөләйман зиярат сакчысына кунарга килгәнлеген турыдан-туры әйтергә шикләнде. Бүген генә үлгән бер иптәшенә кабер сайларга килүен белдерде. Зиярат сакчысы, аның ялганын сизгән төсле, тимер көрәген җилкәсенә күтәреп, зияратның икенче башына бара-бара:
— Бүген булмас. Иртәгә дә кырык алты заказ бар. Берсекөнгә хәзергә бер генә заказ булып тора. Икенчесе син булырсың, алла боерса,— дип, туктап, кабер казырга кереште. Сөләйман, чирәмгә утырып, сүз урынына сүз булсын дигәндәй:
— Бөтен каберләрне берүзең генә казыйсыңмы әллә син?—диюгә, сакчы кулларын төкерекләп, тимер көрәгенең сабына тагын да ныграк ябышып:
— Ун кеше эшен дүртебезгә башкарырга туры килде бүген,—диде.
— Башкалар кайда соң?
— Бүген гупчы эшкә чыкмадылар.
— Нигә?
— Әллә ядрә тиеп үлгәннәр, әллә сугышка алып киткәннәр үзләрен, ә халык аны-моны белми, үлә дә үлә. Иртәдән бирле авызга бер локма капкай юк. Менә тугызынчыны башладым. Тагын унсигез кирәк. Алариы күмә-күмә үзең үлеп калырсың монда, дурак. Кабер казу минем эшмени? Мин мөҗавир. Минем үз эшем дә үземә җитәрлек. Ниемә дип ашыга- ашыга үлә бу халык?
— Барысы да үзе теләп үлмиләрдер лә анысы.
— Менә шуңа күрә кулга көрәк алдым да бит. Эшләр болай барса, зияратта урый җитәчәк түгел, — дип, ачулапа-ачулана, кара туфракны кабер читенә өя барды.
Капкадан җеназа күтәреп халык керде.
— Мөҗавир, мөҗавир!—дигән тавыш ишетелүгә, сакчы, кабердән чыгып, ачуланып, көрәген җиргә ташлап, тозлап-борычлап сүгенергә кереште:
— Кара инде, кара боларны! Китереп тә җиткергәннәр. Кая ашыга бу дурак халык. Сиксән ел ашатып-эчертеп тотканны, үлгәч бер көн дә тотасылары килми. Мәет ипи сорамый ич ул. Өйдә яттымы, гүрдә яттымы— барыбер түгелмени бер дөмеккәч!
— һавалар эссе бит.
— Ул мордарга монда салкынча булыр дип уйлыйсыңмыни? Ләхете каплануга, беспересадка тамукка алып китәчәкләр бит ул карунны.
— Сии аны беләсеңме әллә?
— Белмәскә, Кәҗә Якуп ич ул. Аның шаукымы җитмәгән кеше шәһәрдә бар микән? Малай чагымда мине дә кибетендә өч ел бушка хезмәт иттерде, ләгыйнь! Жалованье бирер вакыт җиткәч, куып чыгарды. Ә менә хәзер каберен дә миннән казыта. Үлгәч тә игелек күрсәтмиләр, фиргавеннар! Ачуымны бик китерсәләр, ләхете түренә эт үләксәсен күмеп куярмын тагын.
— Аннан ни була?
36
— Булганда нинди генә була, чыдап кына тор. Кыямәткә хәтле ул эт аның йөрәген кимереп торачак шунда.
— Хәтәр икән, — дип, Сөләйман елмаеп куйды.
Җеназа кабер янына килгәндә, тимер көрәк яңа гына сары балчыкка җиткән иде әле. Кәҗә Якупның өченче хатыныннан туган кара сакаллы, эт күзле улы, казылып бетмәгән каберне күрүгә:
— Бу ни эш бу? Әле һаман әзер түгелмени?—дип, муенын кабер эченә таба сузды. Кабер казучыдан хәбәр булмагач, эт күзле кеше, кабер читенә кунаклап:
— Нигә эндәшмисең, әрәм тамак, моңарчы ни карадың соң син? — диде.
Сакчы, эшендә дәвам итеп:
— Сиксән ел көткәнне бер сәгать кенә көтәр әле,—дип коры гына җавап кайтарды. Кәҗә Якупның улы муенын тагын да аскарак сузып:
— Син нәрсә лыгырдыйсың анда?—диде.
— Балчыгы каты, мәрхүмнең йөрәге төсле үк, тимер көрәк беләи дә алыр хәл юк, — диде сакчы.
Эт күзле кеше, кунаклаган җиреннән торып, Сөләйманга акаеп кычкырды:
— Ә син ниемә дип бәбәкләреңне туңкайтып, шаккатып торасың? Нигә булышмыйсың?
Сөләйман үзен кабер казучы дип уйлауларына кәефе килеп:
— Көрәкнең сабы сынды, — диде.
— Башка көрәк алып килергә аякларың кормагандыр бит?
— Башка көрәкләр юк.
Сөләйманның соңгы җавабыннан соң, Кәҗә Якупның улы, җеназа тирәсендәге халыкка борылып:
— Менә күрдегезме ул большевикларны? Большевиклар үлгәч тә ага-энегә игелек күрсәтмиләр. Зиярат өстендәге тимер көрәкләрен дә калдырмаганнар бит. «Үзем тапкан мал түгел, байларныкы жәл түгел» дигән эшләре булгандыр, үзләренчә,—диде.
Табут күтәреп торган мещаннар, байлар, Кәҗә Якуп улының сүзләрен раслап, мыгырдаштылар. Кәҗә Якупны күмешергә Сөләйман да булышты.
Табутлар конвейерга куелган төсле бер-бер артлы капкадан кереп тордылар. Сөләйманның кулына каяндыр тимер көрәк эләгеп, ул да каберләр казышырга һәм үлекләрне күмешергә сакчыга булышты.
Тәмам караңгы төшкәч кенә аларның эшләре бетте.
«Бу чагында төнлә Бишбалтага кайтуы куркыныч», — дип, Сөләйман, хәйләләп, зиярат сакчысының өендә төнен үткәрергә мөҗавирдан рөхсәт алды. Тимер көрәкләрне чоланга куеп, өйгә кереп, сакчы җиделе лампаны кабызды. Сәке астындагы сандыктан ипи һәм кыярлар чыгарып өстәлгә куйды. Үзе, Сөләйманның алдына басып, мыек астыннан елмаеп:
— Менә хәзер яртыны сындырсаң, әмма да бәрәкәтле булыр иде, егет, ә? Кыярлары да закускага дип чәчрәп торалар,—диюгә, мыекларын җайлап куйды.
Зиярат сакчысының бу тәкъдиме Сөләйманга бик ошады. Ул, онытылып, табуреткадан сикереп торып, бүлмә буйлап йөреп китте.
— Рәтләп булганда, «бөтене» дә зыян итмәс иде лә анысы, — диде.
Сакчы, җанланып:
— Таш булса, рәтләве чүп тә түгел. Коесы күршедә генә, — дип, зур пычак белән ипи кисәргә кереште. Кесәсендә бер генә тиен дә акчасы юклыгы Сөләйманның исенә төшкәч, ул кире табуреткага утыра-утыра:
— Үзе куганны мин эчмим,—диде.
— Үзе куган ярамаса, зәмзәм төсле, саф үлекләрне терелтә торган рафинад бабаңны да табарга була. Әле әйткәнчә, таш булса, адәм башын да табарга була безнең тирәдә. Ташта гына хикмәт.
37
Сөләйман сакчының күзләреннән «корты» кузгалганны күреп, аны? боектырмас өчен, сүзне болан башлады:
— Дөресен әйтергә кирәк: минем хәзер кесәмдә бер тиен дә акчам юк. Сине дә расходлаидырасым килми. Әгәр дә иртәгә хәтле миңа бурычка биреп торырлык акчаң булса, хөрмәт миннән, — диде.
Бу сүзләрдән соң, сакчы бераз уйлап торды да:
•— Каенга терәтмәссеңме икән?—диде.
— Андый гадәт миндә юк. Акчаң булса, миңа ышансаң, минем исәпкә, үзең әйтмешли, яртыны сындырырга була.
Сакчы:
— Соң бит хәзер генә «бөтен» булсын дигән идең,—дип кабарынып алды.
— Акчаң җитәрлек булса, мин «бөтен»гә дә каршы түгел. Закускага кыяр гына булгач, әллә ярты да җитәр микән?—дип, Сөләйман назланган булды.
Сакчы:
— Бер булгач, булсын инде. «Бөтен» кирәк булыр ахры, — дип, сәке өстендәге шакшы көрпә астыннан шундый ук шакшы чүпрәккә төрелгән акчаларны алды:—Мә, тот, исән булсаң, түләрсең, үлсәң, кабереңне барыбер миңа казырга туры килер,—дип, Сөләйманның учына керенкалар төртте. Сөләйман, уңайсызланып, табуреткасыннан тора-тора:
— Дөресен әйтергә кирәк: мин бу акчаларыңны ике-өч көнсез кайтара алмам, бәлки, берәр атна, берәр ай да үтеп китәр. Шәһәргә большевиклар кергән көнне акчаларыңны үзем китереп тапшырачакмын, — диюгә, сакчы уң кулы белән үз сакалына ябышты:
— Ә кермәсәләр?
— Керүләрендә һич шөбһә юк.
— Шулай дисеңме?
— Менә мин әйтте диерсең.
— Ниятең барып чыкса, кайтармасаң да риза.
— Юк, ул алай түгел. Кайтарам дигәч, кайтарам.
— Ала каргада аласың булсын, дигәндәй, исән булсаң, бер түләрсең әле. Түләмәсәң дә, аннан гына дөнья җимерелмәс әле. Дөнья ике килми. Барыбер беркөн, әнә баягы Кәҗә Якупны күмгән төсле, безне дә күмеп куярлар. Әнә ул алтмыш ел буена кешеләрне елата-елата мал җыйган. Бүген без аны күмдек. Җыйган маллары кемгә калгандыр, ә каберен мин казыдым. Шулай ул дөнья. Әнә офицерлар урамнарда эшчеләрне атып йөриләр. Иртәгә үзләрен атарлар. Дөнья ул тәгәрмәчтәй — гел тәгәри дә тора. Кая, булмаса, селкенергә кирәк. Иртәгә таңнан торып каберләр казыйсы бар бит, — дип, дөрләгән лампаның фитилен кысты.
Сөләйман учындагы акчаларны аңа сузды:
— Син инде үзең рәтли күр! Урынын да беләм дисең.
Сакчы:
— Була ул. Ә син алайса самоварга ут сала тор! —дип, кулына калай чәйнек тотып, ишектән чыгып китте.
Ләкин самоварның кирәге булмады. Калай чәйнек «өметле» яшь язучы белән кабер казучының гәпләрен килештерде.
Сөләйман соңгы көннәрдә башыннан кичергән хәлләрне сөйләгәндә, чәйнекнең иясе аның сүзен бүлдермәс өчен, телен генә шартлатып торды. Бу тел шартлату Сөләйманны кыздыра барды. Ул, изүләрен чишеп җибәреп, сөйләп китте:
— Хаин, сатлык җан поручик Әсфәидияров мине танымады. Аиың шулкадәр алҗак, кансызлыгын күреп, чәчләрем үрә торды. Үлемнән куркып түгел, ак офицерның ерткычлыгына карап чәчләрем үрә торды. Шулай итеп акларның ике солдаты мине атар өчен урманга алып керделәр. Башта: «Акчаң бармы?» диделәр. Мин: «Юк» дигәч, бөтен җиремне тентеп, өстемнән менә шул тужуркам белән чалбарымны һәм менә
38
шушы штиблетларымны салдырып, бер агачның төбенә бастырдылар. Үзләре, берничә адым читкә китеп, мылтыкларын миңа таба төзәп маташкан арада, берничә кат бер-бер артлы мылтык атылды. «Менә үлдем, менә хәзер егылам» дип торганда, күзем мине атучы солдатларга төште. Аларныц икесе дә җирдә үлеп яталар иде. Шуннан мин җирдә яткан киемнәремне култык астына кыстырып, яланаяк, чалбарсыз, бөтен көчкә әйдә элдерт. Арттан: «Иптәш, иптәш, тукта!» дигән тавыш ишетелгән төсле булды. Ләкин минем хәлем туктарлык түгел иде. Куркудан үземне үлемнән коткаручыларны да белә алмадым...—дип, Сөләйман башын кулларына куеп сүздән туктады. Сакчы, бераз вакыт сүзсез торганнан соң:
— Минем пашпорт бар, — диде. — Миңа аның пычагыма да хәҗәте юк. Мине пашпортсыз да бөтен шәһәр таный. Ләкин анда илле биш яшь дип язылган. Сары чәчле, уң күзе юк диелгән. Күз дигәннән, әле баягынак без күмгән Кәҗә Якуп чыгарды бит минем күземне.
Күптәнге эш. Әллә кырык ел үткәндер. Аңарда хезмәт иткән чакта, җомга көнне йортын себереп тора идем. Кәҗә Якуп, һәйбәт бикасап чапаннан җомга намазыннан кайтып килешли, капка төбендәге чүпне күреп, каршысына мине чакырып алды да:
— Моны нигә себермәдең, күзең чыккан нәрсә?—дип, колак төбенә берне ямады. Мин чәчрәп барып башым белән капка баганасына бәрелдем. Башның авыртуына чыдый алмыйча, белештермәстән мин аңа себерке белән кизәнгәнмен, имеш. Үзем хәтерләмим. Шуннан ул кулымнан себеркене тартып алып, башка, күзгә, кай җирең кычыта... Кыйнауга чыдый алмагач, мин ат абзарына качып кереп, караңгы почмакка постым. Шунда себеркенең бер чыбыгы күзгә кадалган. Бер айдан үземне дә куып чыгарды. Өч ел буенча тамак ялына хезмәт итеп, бер күзне калдырып чыгып китәргә туры килде.
Бер байдан икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә күчә-күчә, менә унбиш ел тоташтан зиярат каравылчысы булып торам. Мин үзем хезмәт иткән байларның күбесен күмдем инде. Үземне кемнәр күмәр икән... Эшкә ашарлык булса, пашпортны бирәм. Әмма ләкин анда «сары чәчле, бер күзе юк», — дип тамга салынган. Иртәгә таңнан торып кырыклап кабер казырга кирәк. Эшләр болай барса, киләсе елга үлүчеләр өчен зияратта урын да калмас. Сиңа, Сөләйман дус, мин һәрвакыт урын табармын. Кабереңне курчак төсле итеп кәзләп, матурлап куярмын. Син, Сөләйман дус, мин исән чакта үлеп калырга тырыш. Югыйсә, башкалар синең кабергә сан күрсәтмәсләр. Ә мин аны гөл чәчәге төсле матурлармын. Иртәгә кырык дуска кырык кабер кирәк. Сине мин Гәрәй хаҗи белән янәшә күмәрмен. Әмма ләкин справка номерын алмыйча үлмә. Номерсыз күмәргә рөхсәт юк, рөхсәт юк, рөхсәт юк!.. — дип, башын бе-ләкләре өстенә куеп, өстәлгә ятып йокыга китте.
XII
Анда-санда бәрәңгеләре генә очраган коры суда пешкән өйрәне ашаганнан соң, эшче, Сөләйманны сыртка, Кабан күленә карап торган койма буена алып чыгып:
— Габделхак агаң сиңа ни эшкә кирәк иде соң? — диде.
— Бик кирәк иде. Сез аның фатирын миңа күрсәтә алмассызмы? — диюгә, эшче, як-ягына каранып:
— Үзе өйдә юк. Хатыны белән кызын заложник итеп казаматка алып киттеләр. Син мине таныйсыңмы соң? — диде.
— Төсмерлим, ләкин кайда очрашканны артык хәтерли алмыйм.
— Беренче Май демонстрациясе турында, мөселман социалистлар комитетына Габделхак белән барып, үзең белән сөйләшкән идек бит.
39
— Хәтерләмим.
— Хәер, ул чагында минем сакал бар иде шул. Ә хәзер күрәсең!.. — дип, учы белән шоп-шома ияген сыйпап, тирән итеп сулап алды.
Сөләйман гомерендә беренче тапкыр күргән бу кеше алдында «серне» ачаргамы, юкмы, дип уйланып торганда:
— Тартасыңмы?—дип, эшче аңа түгәрәк калай савытына салынган махоркасын сузып, үзе уч эчендә шырпы кабызып, тәмәкесен яндырды. Алар бер-берсенә тәмам ышанып җитмәгәнлектән, сүзне каян башлау турында уйланып, тәмәке тартырга тотындылар. Аларны бергә очраштырган Габделхакның исеме бу юлы да аларга сүз башларга ярдәм итте. Эшче, тәмәке төпчеген җиргә ташлап, аны итек башы белән сүндерә- сүндерә:
— Габделхакны күптәннән беләсеңме соң сии?—дип сорады.
— Ул минем күптәнге таныш.
— Күптәнге таныш булгач, нигә соң син аның кызыллар ягында икәнлеген моңарчы белмәдең?
— Мин үзем дә әле кичә генә шәһәргә кайттым.
— Үзең теләпме?
— Үзе теләп бу җәһәннәмгә кеше кайтамыни?
— Габделхакта йомышын бар идемени?
— Минем һичбер төрле документым һәм ышыкланырлык урыным юк. Берничә генә көнгә булса да, аның фатирында урнашмакчы идем.
— Моңарчы кая тордың соң?
— Дачада торган идем. Аклар пулясыннан кичә көчкә генә башымны коткардым. Документларны, акчаларны талап алып калдылар. Хәзерге вакытта документсыз йөрүе, үзең беләсең, ансат түгел.
— Документ белән дә рәхәт түгел лә анысы. Соң, хәзер нишләргә уйлыйсың?
— Документ табылса, шәһәрдәй таярга дип уйлап торам.
— Дачада кайда торган идем дидең әле?
— Васильевода.
— Васильеводан Зөягә күчүе җиңелрәк түгел идеме соң?
— Сез миңа ышанмыйсыз, күрәм?
Эшче, кесәсеннән тәмәке кәгазе чыгарып, аны пөхтәләп ерта-ерта:
— Моңар хәтле ышануларны да алла кабул итсен, — диде. — Әнә теге вакытта, революция башында Тукмаковлар, Байталовлар да хөррият, фәлән-төгән, дип йөргәннәр иде бит, ә хәзер хөрриятне акларга баш-аягы белән чухым саталар. Хәрби шурасы да жилкуар хыянәтче кон.р булып чыкты. Ә син ышан дисең.
Эшченең бу туры сүзләреннән соң Сөләйман бөреште, корышты. Дөрес сүзләргә каршы куярлык бер дәлиле дә булмаганлыктан, ул урыныннан торып:
— Мин шпион түгел. Мин... мпи... — дип, тавышы карлыгып, сүзен әйтеп бетерә алмыйча капкага таба юнәлде. Эшче, капка төбендә Сөләйманны туктатып:
— Ярый, хәерле булсын. Теләсәң, бүген бездә кунып китәрсең. Ләкин тыныч дип әйтә алмыйм. Тентүләр, кулга алулар, судсыз-нисез атулар безнең тирәдә дә һәр көн диярлек булып тора,—диде.
Алар өй алдында торган чиләктән чүмеч белән чүмереп су эчеп, өйгә кереп идәнгә түшәлгән урынга яттылар. Яткач та алар шәһәр хәлләре турында бик озак сөйләштеләр... Сөләйманның күзенә йокы кермәде. Иртәгә кайда кунуы, нәрсә белән тамак туйдыруы һәм шәһәрдән качып чыгуы турында юллар эзләде, планнар корды.
Эшче белән соңгы вакыйгалар турында сөйләшү Сөләйманга яңа мәсьәләләр турында уйларга юллар ачты. Эшче авызыннан ишеткән татар буржуазиясенең һәм ялагай интеллигенциянең контрреволюциягә булган мөнәсәбәтләре һәм шәһәрдәге хәлләр аның күз алдыннан берәм-
40
берәм үтә башладылар. Мәсәлән, тәхеткә патша менгерү, Милюковны хөкүмәт башына кайтару, Муса әфәндене мөфти итеп кую һәм башка шуның ише контрреволюцион мәсьәләләр турында либерал дигән татар буржуазиясе мәйданнарда, базарларда, чәйханәләрдә ачыктан-ачык сөйләп торган көннәре иде.
Төрле төстәге милләтчеләр, февраль революциясе вакытында демон-страциягә катнашулары өчен генә үзләрен «халыкчы зыялылар» дип йөрүче ялагайлар, милли идарәнең спекулянтлары, «Хәрби шура» саламторханнары Идел-Урал штаты дигән уйларыннан да бөтенләйгә ваз кичтеләр. АҮеньшевиклар, либерал милләтчеләр, погромчы карагруһлар белән берләшеп, эсер Фортунатов, монархист Семеновлар һәм чехлар командасы алдында ләнкә көчекләр төсле биеп, акларның контрразведкаларына большевикларның исемлекләрен тапшырып, «татар, рус халкы» исеменнән алариыц атылуларын сорап йөрделәр.
Аклар фабрика-завод складларыннан азмы-күпме кыйммәте булган сөтен нәрсәләрне, хәтта эшләнмәгән чи тиреләргә хәтле барлык малларны баржаларга төяп, озатып тордылар.
Дәүләт банкысыидагы алтыннарны, грузовикларга төяп, көпә-көндез ашыга-ашыга пароходларга ташып тордылар.
Эшчеләрне, гомумән, Советлар яклы булган хезмәт ияләрен меңәрләп кулга алып, төрмәләрнең ишек алларында, шәһәр бакчаларында, Казанка буйларында йөзәрләп атып үтереп тордылар.
Квартал комитетлары, аучылар җәнлекләр эзләгән төсле, йорт саен., квартира саен йөреп, большевикларны эзәрләп йөрделәр.
Шул ук вакытта офицерлар, купецлар, дворяннар клубларында, бай йортларында банкетлар, раутлар, исерек кичәләр, фәхеш, гомумән, вакханалия көннән-көн көчәя барды.
Бандитизм хөкем сөргән бу шәһәрдә аз гына намусы булган кешегә бер көн торырлык мөмкинлек, суларлык һава калмады. Казылыкчы Хәйрулланың бай малайларыннан төзелгән милли мөселман эскадроны авылларга чыгып, солдат, подвода бирүдән баш тарткан крестьяннарны, инешләрдәге казларны, үрдәкләрне, йорт алларындагы тавыкларны, этләрне атып, кылычлары белән чабып сугыш һөнәренә өйрәнделәр.
Мөслимәләр җәмгыяте дә «тарихи көннәрдә» контрреволюциям үзенең турылыклы хезмәтен күрсәтергә тырышты.
Ул искиткеч бер уңганлык белән бай хатыннарын, бай кызларын үз тирәсенә җыйнап алып, большевикларны бетерешергә кулыннан килгән барлык ярдәмнәрне күрсәтергә тырышты.
Кырык ел буенча үзенә тиң кияү таба алмыйча карт кыз булып калган Юныс байның кызы Нәсимә туташ, Керенский үрнәге буенча, татар хатын-кызларыннан тимер дружина төзергә кереште.
Дружинаның командиры үзе булачагы турында бөтен шәһәргә дан таратса да, аклардан да аңа өйләнергә теләүче офицер табылмады. Шулай булса да дружинаның исемлеге төзелде.
Ләкин Дворянское собраниедә яткан офицерларның күңелләрен табудан бушый алмаган энҗеле калфаклы бу дружинага сугыш һөнәренә өйрәнергә дә, сугышка чыгарга да насыйп булмады.
Шул ук мөслимәләр җәмгыятенең юлбашчылыгында, Рәхим байның хатыны Мәкәрҗә Мәрьям, чаярак бай хатыннарын үз тирәсенә җыйнап, аклардан яшеренеп торган кешеләрнең фатирларын акларның контр-разведкасына белдереп торуны үз өстенә алды.
Әлбәттә, бу чагында шәһәрдәге революцион эшчеләр, хезмәт ияләре дә тик ятмадылар.
Шәһәрнең төрле җирләрендә яшеренеп калган большевикларның җи-тәкчелекләре астында акларга каршы оешуның тәэсире бигрәк тә эшче районнарында, заводларда сизелде. Аеруча бу хәл Ягодный эшчеләре арасында үзенең ачык көчен һәм тулы йөзен күрсәтте. Шуның аркасын
да забастовкаларга хәзерлекләр һәм аклар игълан иткән мобилизация пунктларына барудан баш тарту шикелле хәлләр көниән-көн арта барды.
Мәскәү, Петроград, Казан һәм башка шәһәр эшчеләреннән, крестьян-нарыннан төзелгән батыр кызыл полклар, офицерлардан, эсерлардан, чехлардан төзелгән полкларны, үлем батальоннарын кырып, тар-мар итеп шәһәргә якынлашкан саен, аклар кулында калган хезмәт ияләренең ак бандитларга каршы нәфрәтләре, йөрәкләрендә көрәш тойгылары арт- каннаи-арта барды. Моны соңыннан Ягодный эшчеләре тарихи восстаниеләре белән ачык күрсәттеләр.
Сугыш сафларында хәлләре начарланган саен, акларның эшчеләргә каршы юиәлтелгән вәхшилекләре дә арта барды. Бу хәлләр моңарчы, Сөләйман төсле, ике урындык арасында калган кешеләрнең Советлар урындыгына таба юнәлешләрен көчәйтүгә, әлбәттә, бик зур ярдәм итте.
Капка төбеннән кайтып, өйгә кереп, идәнгә яткан эшче Сөләйманга әнә шул хәлләр турында сөйләде. Эшче сөйләгән шул хәлләр турында Сөләйман уйлый-уйлый, йокыга китәм дигәндә генә, урамнан тәрәзәгә каккан тавыш ишетелде. Төн уртасындагы шомлы бу тавышка Сөләйман урыныннан башын күтәреп, колагын тәрәзә ягына салып тынсыз калды. Тәрәзәгә тагы бер-бер артлы дүрт тапкыр чиерттеләр. Сөләйман борынын сызгырта-сызгырта йоклап яткан эшченең кабыргасына төртеп хәтәр якынлашканын белдерде. Эшче дә, тавыш-тын чыгармыйча гына башын мендәрдән күтәреп, тәрәзәгә таба муенын сузды. Тәрәзәгә тагы дүрт тапкыр чиерттеләр. Эшче, урыныннан сикереп торып:
— Әйдә, егет! — дип, Сөләйманны үз артыннан йортка алып чыкты.— Капка ачылуга тамак кырмасам, әнә шул коймадан сикереп төшеп, Кабан күле буйлап уңга таба таярсың. Тамак кырсам, беркая да китәсе булма, — диде. Капка ачылды. Ике тапкыр тамак кырган тавыш ишетелде.
Капкадан бер-бер артлы өч кеше кереп, туры эшченең өенә таба үтеп киттеләр. Капкаларны бикләп, Сөләйманны йортта калдырып, эшче үзе дә теге кешеләр артыннан өйгә кереп китте. Сөләйман чүп-чар ящигы почмагына сөялеп, берникадәр вакыт торганнан соң, эшче сүзсез генә ымлап аны да өйгә алып керде. Сөләйман бусаганы атлап керүгә, өч кешенең берсе шырпы сызып Сөләйманның йөзен яктыртты. Сөләйман, каршысында басып торган кешегә ташланып:
— Нәби иптәш!—дип кычкырып, аны кочаклап алды.
Нәби сүзсез генә учы белән аның авызын каплады.
Бүлмә электәге төсле үк караңгыга чумып, тынып калды.
Бердәнбер тәрәзәле тәбәнәк караңгы бүлмәнең түренә таба үтеп, акрын, салмак тавыш белән:
— Иптәшләр, бу кешене мин беләм. Ласточка иптәш тә аның турында миңа әйткән иде. Я ничек, документ әмәлли алдыңмы? — диде Нәби.
— Юк,—диде Сөләйман.
Нәби, тавышына җитдилек 1,<ертеп:
— Бетте. Мәсьәләгә кайтыйк. Ягодный эшчеләреннән үрнәк алырга кирәк. Петров иптәш төсле батыр егетләрегез кая соң сезнең?—диде.
— Кирәк чагында егетләрдән эш тормас ла анысы. Ләкин чикләвек бик каты күренә, — диде берәү.
— Йомшак чикләвекне корт та ашый ала аны. Катыны ярырга кирәк. Әнә Ягодный эшчеләре каты дип катып тормыйлар. Акларга үзләре чикләвек хәзерлиләр. Әнә ул чикләвекләрне нинди тешләр яра алыр икән? Безгә дошманга сырттан торып удар бирергә кирәк. Ул эшне сезнең завод башлап җибәрергә тиеш иде бит. Ә сез ачык сугышка чыгу түгел, моңарчы бер забастовка да оештыра алганыгыз юк, — диде Нәби.
— Сөйләргә җиңел. Ә сезнең наборщиклар нәрсә коралар? Күпчелеге меньшевиклар сыбызгысына бииләр бит. Ә син забастовка дисең.
42
Син үзең безнең шартларда бер генә көн эшләп карасаң, хәлне сизәр идең. Безнең завод төрмәгә әверелде хәзер. Капкаларда солдатлар. Цехларның ишек төпләрендә солдатлар. Ачуым килмәгәе, бәдрәфләргә дә сак куелган. Ә син забастовка дисең. Болай да һәр көн диярлек, заводта эшчеләрне төрмәләргә ташып торалар. Хәбибуллин, Николаев, Тарасов иптәшләрне завод ишек алдында аттылар, — диде берәү.
— Наборщикларны якламыйм мин. Алар өчен хурланам гына. Мәсьәлә алар турында түгел, сезнең завод турында бара. Октябрь көннәрендә һәм шәһәргә аклар кергән вакытта сезнең завод үзен күрсәтә алдымы? Күрсәтә алды. Хәзер дә ул революцияне саклап калу юлында үзенең батырлыгын күрсәтә белергә тиеш. Бер атнадан, күп булса, ун көннән, шәһәргә безнең батыр Кызыл Армиябез килеп керәчәгендә һичбер шөбһә юк. Фронтта арсланнарча сугышкан Кызыл Армиягә аклар кулында бүленеп калган эшчеләрнең дә ярдәмнәре кирәк. Шулай бит, Сөләйман иптәш?—дип, Нәби Сөләйманнан берничә сүз әйтүен теләгәнлекне белдерде.
Сөләйман, башта нәрсә әйтергә белмичә, аптырап, каушап калды. Ләкин акрын-акрын фикерләрен башына җыеп:
— Мин, иптәшләр, большевик та, эшче дә түгел. Мин үземне Октябрьдан соң гына тулы хокуклы граждан дип исәпләүче бер интеллигент. Чехлар флагы астына укмашкан контрреволюциянең октябрь биргән хокукларны сездән генә түгел, ягъни эшчеләрдән генә түгел, менә бездән дә, укымышлылардан да тартып алу өчен көрәшкәнен мин хәзер аңладым. Дөрес, бүгенгә хәтле контрреволюциягә каршы кулыма корал алып көрәшү чарасына керешкәнем юк әле. Ә контрреволюция үзенең муллаларын, попларын, генералларын, офицерларын, байларын, аумакай интеллигентларын, хәтта хатын-кызларын да большевикларга каршы көрәшү өчен сәфәр берлегенә китергән. Шуларны күрә торып, ике урындык арасында кысылып калу оят та, хурлыкта, җинаятьтә хәзер.
Мин, иптәшләр, хәзерге вакытта сездән дә ярлырак. Минем бүлмәм дә, пашпортым да, сездәге шикелле нык идеям дә юк. Көрәш көннәрендә бүлмәсез дә, пашпортсыз да яшәргә мөмкин. Әмма билгеле бер идеясез яшәп булмый икән. Мин шушы хакыйкатьне дә хәзер аңладым.
Әгәр дә кызыл гаскәрләр булмаса иде, аклар ябып калдырган базда мин күселәргә азык булачак идем. Кызыл гаскәр разведкасы коткармаган булса, хәзер минем гәүдәм Васильево урманында череп ятар иде. Гомеремне кире кайтарып, гражданлык хокукы биргән большевиклар ягыннан торып, контрреволюциягә каршы көрәштерә торган нык идеягә мохтаҗ мин хәзер. Минем дә революция өчен... — дип, сүзен әйтеп бетерә алмады, бик каты итеп капка дөбердәтә башладылар. Өй хуҗасы, йортка чыгып, шул ук минутта кире кайтып:
— Аклар... облава! — диюгә, Сөләйман өйдән чыгып, койма аркылы төшеп, уң якка таба Кабан күле буйлап йөгерде.
XIII
Исмәгыйль байның кунак бүлмәсен кандилләрдән төшкән нурлар инә төшсә дә күренерлек итеп яктыртканнар. Большевиклардан яшергән кыйммәтле паласлар, бархат эскәтерләр кире үз урыннарына кайтканнар. Чачаклы асыл күлмәкләргә киенгән пудралы йөзле яшь хатыннар, крепдешин, файдешин платьеларга төренгән калфаклы кызлар, тутый кошлар төсле кабарынып, кирәккә дә, кирәкмәскә дә зал буйлап почмактан почмакка йөреп торалар. Милли мөселман эскадрончылары, билләренә аскан кылычларына абыпа-сөртенә, шпорлы итекләрен мөмкин хәтле ныграк басарга тырышып, яшь кызларны култыклап зал буйлап сәер кылалар.
43
Матбага хуҗасы Хәлил бер почмакта офицерлар белән сөйләшеп утыра. Милли мөселман эскадронының «командиры» казылыкчы Хәйрулла, казаки өстеннән бер якка кылыч, икенче якка наган асып, кәнәфигә җәелеп утырган Исмәгыйль байның каршысына басып, кулларын бутый- бутый әллә нинди «зур» мәсьәлә турында сөйләшкән кеше төсле итеп үзен күрсәтергә тырыша.
Күк фәс уртасындагы кокарда аның җинаятьче йөзен юләрсымак итеп күрсәтә иде.
Исмәгыйль байның ярым дивана, эскадрончы, кокаинист улы, адым саен үкчәләрен бер-берсенә бәреп, шпор тавышларын мөмкин хәтле көчлерәк чыгарырга тырышып, зәвык белән киенгән бик матур бер кызны култыклап, зал буйлап йөртеп, очраган бер кунак алдында туктап:
— Таныш булыгыз, Зөләйха Сафарова. Атасы полковник. Кырым мөселманы!.. — дип, кызны бөтен кешеләр белән таныштырып йөрде. Озак та үтмәде, залдагы бөтен егетләр, офицерлар, шикәр кисәгенә җыелган чебеннәр төсле, Зөләйха туташны урап алдылар. Башка кызларның бу хәлгә эчләре пошты. Кызның җитешмәгән җирләрен табарга тырышып, төрле почмакларда гайбәт мәҗлесен ачтылар.
Чандыр йөзле, колга төсле килешсез буйлы бер татар офицеры, Зөләйха туташның казанча да, кырымча да, татарча да сөйләшә белмәвенә гаҗәпләнеп һәм шикләнеп, Исмәгыйль байның улын читкә алып:
— Нинди чеби ул? Каян килгән?—диде.
Исмәгыйль байның диванасымак улы:
— Нәгызь бит, ә?—дип, мактанып алды.
— Кем соң ул, фамилиясе ничек?—диде офицер.
— Кырым мөселманы. Исеме Зөләйха, фамилиясе Сафарова. Атасы полковник, — диде.
— Нигә татарча белми?
— Гомер буе Петроградта руслар арасында торганнар. Шуңа күрә татарча түгел, кырымча да өйрәнә алмаган. Үзе нәгызь бит, ә?.. Өйлән- .гәндә дә бата торган мал...
— Монда нишләп кенә тора соң ул? —дип офицер тагы сорады.
— Электә аларда гувернантка булып торган хатын хәзер Казанда тора икән. Шуңа кунакка килеп бүленеп калган. Тукта әле, нигә болай җентекләп сораштырасың?.. Әллә күзең төштеме, юньсез?—дип, хуҗа малае үпкәләп борылып китте.
Зөләйха туташ эскадрон егетләренең барысына да ошады булырга кирәк. Чөнки алариың барысы да, балга җыелган чебеннәр төсле, гел аның тирәсендә әйләнделәр. Зөләйха туташ милли мөселман эскадронының командиры белән танышасы килгәнлекне аңлатуга, күк фәсле казылыкчы Хәйрулланы аның алдына китереп бастырып таныштырдылар.
Казылыкчы командир, итләрнең сортларын аера белгән төсле, хатын- кызларны да сортларга бүлә белә иде. «Менә бу мал икән!» дип эченнән уйлап, Зөләйха туташны култыклап, караңгырак почмакка алып барып, хатыннарыннан зарланырга кереште:
— Карт хатыным зерә дә надан, шуның өстенә баласы да булмагач, мулла кызын алган идем. Анысы да кысыр булып чыкты. Шуның өстенә зур мәҗлесләр була торган порядканы да белми, — дип, байлыгы һәм казылык фабрикасы турында мактанырга кереште. Зөләйха туташ, аңа кырын-кырын карап, сөйкемле елмаеп:
— Әтием полковник, абзам гусар офицеры булганлыктанмы, әллә үземдә дә гаскәри рух булганга күрәме, сезнең эскадронны бик яраттым, — диде.
Казылыкчы Хәйрулла, күсе күзләре төсле ямьсез, җинаятьче күзләрен майландырып, ит урлаган песи төсле, як-ягына ялт-йолт каранып:
4 1
— Ә командир үзе ничегрәк соң?—диде.
— Командир турындагы фикеремне командирның үзенә генә әйтәчәкмен, — диюгә, казылыкчы көрәк хәтле учы белән кызның беләген йомарлады. Кыз беләген «командирның» тупас учы эченнән коткарырга тырышып:
— Ләкин бүген үк түгел, — дип, оялгансымак күзләрен аска төшерде. Казылыкчы Хәйрулла, хөҗерләнеп, ата күркә төсле бер урында таптанып:
— Хәзер үк әйтсәгез, уңайрак булыр иде. Үзегез беләсез: без бит сугыш кешесе. Бүген исән, иртәгә шәһит булып китүең дә мөмкин,—диюгә,, кыз, исенә кызык бер хәл төшкән төсле, җанланып:
— Сугыш дигәннән, сезнең эскадроныгызда хәзергә ничә кеше? — диде. Казылыкчы «командир», күк фәсен каш өстенә төшереп, көязләнеп:
— Хәзерге ике йөз сиксән кеше. Өч йөз ат. Мәскәүгә барып җырлап кергәндә, дүрт мең кеше, дүрт мең ат булачак, — диде.
Кыз елмаеп:
— Мәскәүгә кайчаннарга барып керергә уйлыйсыз? —дип сорады.
— Хәзергә кистереп әйтүе кыен. Шулай да өч-дүрт, биш, алты айдай да кичекмәс дип уйлыйм.
— Кемнәр сезгә жалованье түли? — диде кыз.
— Минем эскадронда барысы да бай егетләр. Мин эскадроныма күңелле булып кергән әүкатьле егетләрне генә кабул итәм.
— Атлар да үзегездәнмени?
— Атлар да, шпорлар да, иярләр, снаряжение дә — барысы да үзебездән. Кылычлар белән винтовкалар гына «Народный армия»дән.
— Хәрби шура җәяүле мөселман полыгы төзергә җыена бугай?
— Булдыра алмый алар. Большевикларны бетергәч тә, хәрби шура үзем булам, алла боерса, — диде казылыкчы.
— Кайчанга алар бетәрләр икән? Большевикларны әйтәм. Әллә, бәлки, бетмәсләр дә.
— Бетә, бетә. Бетүендә һичбер шик юк. Капель гаскәре килеп җитүгә, көлләрен күккә очырабыз, алла боерса.
— Кайчан киләчәк бит әле ул. Ә большевикларның Юдин дигән командирлары бик күп гаскәр белән Красная Горканы алган ди инде.
— Алса ни, Капель килгәч, ал арны куып җибәрү чүп тә тормаячак. Капель гаскәре Зөя ягыннан аларның сыртына төшәчәк. Ә без — бу яктан. Тәбегә эләккәч, кая бара ала?! Большевик бетә, алла боерса. Бетүендә һичбер кәләм юк.
Хәлил белән Исмәгыйль бай, казылыкчы янына килеп утырып, Зөләйха туташка таба күзләрен майландыра башладылар. Хәлил белән кызның күзләре бер-берсенә очрашуга, кыз аңа карап сөйкемле итеп бер елмайды да урыныннан торып почмакта үзара сөйләшеп торган кызларга таба китте.
Хәлил, чыпчык сагалаган мәче төсле сак адымнар белән, читләтә- читләтә кызга таба юнәлде. Кызны Хәлил кулга төшерергә тели ахры дип, казылыкчы командир аның артыннан китте. Бу хәлне күзләп торган Исмәгыйль байның юләрсымак улы, каршы төшеп, аларны туктатты. Исмәгыйль бай, улы белән казылыкчы арасында җәнҗал чыгудан куркып, ул да барып аларга кушылды. Зөләйха туташ, мәсьәләне аңлап, хуҗа" кызының колагына нәрсәдер әйтеп, кунак бүлмәсеннән чыгып ук китте.
Хуҗа кызы, Зөләйха чыгып киткән ишеккә аркылы торып:
Зөләйха туташ үз йомышы белән генә чыкты, хәзер ул кайтып керә, аның артыннан ирләргә чыгарга ярамый, дип, ишекне ябып ук куйды.
45
Хәлил, офицерларны читкә алып китеп, кулларын бутый-бутый, баш-каларга ишеттермичә, нәрсәдер аңлатырга тырышты. Исмәгыйль бай белән казылыкчы Хәйрулла да аларга барып кушылдылар. Мәсьәләнең төбенә төшү турында сүз китте, бәхәс китте. Башка егетләр Зөләйха туташның кире кайтып кергәнен ишек төбендә көтеп торганда, Хәлил •белән ике офицер Зөләйха туташ чыккай ишектән ашыгып чыгып киттеләр. Хуҗа кызы аларның җиңнәренә ябышып: «Ярамый, ярамый!» дип кычкыра-кычкыра алар артыннан китте. Исмәгыйль бай белән казылыкчы «командир» эскадрон егетләреннән берничәсен ияртеп, ашыгып, икенче ишектән чыгып киттеләр.
Хәлилгә ияреп чыккан офицерлар, бөтен бүлмәләрне айкап чыктылар, хәтта бәдрәфханәләрие дә тикшерделәр. Зөләйха туташ бер җирдә дә табылмагач, йортка чыктылар. Анда да табылмагач, чормаларны тикшерделәр. Зөләйха туташ, күлгә төшкән таш төсле, юкка чыкты. Кунаклар акрынлап кире кунак бүлмәсенә җыела башладылар. Хәлил, ачудан кызарынып бүртенгән йөзен яулык белән сөртә-сөртә, бүлмә уртасына басып:
— Әфәнделәр, Кырым полковнигы кызы дип үзен күрсәткән кыз пол-ковник кызы да түгел, татар да түгел. Исеме дә Зөләйха түгел. Ул боль-шевиклар вакытында тәмәке сатып йөрүче рус кызы иде. Мин ул чагында ук аңардан шикләнә идем. Ул шикләнүләрем менә хәзер чын булып чыктылар. Ул кызның большевиклар ягыннан килгән шымчы икәнлегендә хәзер шөбһәм калмады,—диде.
Моңарчы эшнең нигезен аңлап җитмәгән кунаклар бертавыштаи:
— Зөләйха туташ шымчы, фискаль, шпион!—дип, гаҗәпләнеп баскан урыннарында берничә секундка хәрәкәтсез калдылар. Хәлил, бик зур эш эшләгән кыяфәт белән:
— Борын төбеннән большевикларның шпион кисәген качыруның хурлыгын кая куярга кирәк! Батыр чех гаскәрләре, каһарман офицер туганнарыбыз, юлбасарлар төсле, большевикларга, Кызыл Армиягә каршы сугышып торган бер заманда, батыр Чынгыз балаларының шпион кыз кисәген тота алмаулары һәм хурлык, һәм гарьлек, әфәнделәр, — диюгә, ике офицер белән берничә кылычлы бай малае, наганнарын кулларына алып, шпион кызны тотарга дип чыгып киттеләр.
Моңарчы берсүзсез торган казылыкчы Хәйрулла, күсе күзләрен акайтып, авыз читләрен күбекләндереп, аягы белән җиргә, футбол тубы зурлыгындагы йодрыгы белән өстәлгә бәрә-бәрә:
— Ул шпион кыз монда ничек кергән, кем керткән?! — дип акыра башлагач, кунак бүлмәсендәге барлык кунаклар шпион кызны алып килүчене үз араларыннан эзләп, бер-берсен берәм-берәм тикшерергә керештеләр. Шпион кызны мәҗлескә алып килүче хуҗа малае булып чыкты. Аны кунак бүлмәсенең уртасына бастырып, Хәлил белән казылыкчы Хәйрулла допрос алырга керештеләр. Хуҗа малае, агарынып, калтыранып:
— Мин Зөләйха туташ белән бер атнадан бирле таныш инде,— диде.
— Кая һәм ничек таныштыгыз? — дип Хәлил сорау бирде.
— Дворянское собрание алдында танышкан идем. Шәһәрнең яшьләре белән танышасы килгәнлекне әйткәч, аны мәҗлескә алып килгән идем шул. Валлаһи, җир йотсын, шпион икәнлеген белмәдем!—дип, үкерә-үкерә елый башлауга бума зәхмәте тотып, бүлмә уртасына егылып, авызыннан күбекләр чыгарып, автомобиль таптап киткән тавык төсле, бөрешә-корыша башлады.
Исмәгыйль бай белән кылычлы бай малайлары шпорлы малайны идәннән күтәреп, икенче бүлмәгә алып чыктылар.
Хәлил белән казылыкчы Хәйрулла шпион кыз турында хәбәр итәр ■эчен акларның контрразведкасына киттеләр.
46
XIV
Сөләйман караңгыда чокырлы-чакырлы Кабан күле буйлап «Мәлихә» куаклыгына хәтле барды. Шунда бер куак астына утырып, штиблетының купкан олтанын рәтләргә тотынды. Төньяктан искән көзге салкын җилдән бер кат күлмәк белән нечкә тужурка гына саклый алмады. Ул «Аркадия» бакчасына барып ышыкланырга уйлады. Шунда, ташландык бер ларекка кереп, аны-моны абайламыйча, җиргә сузылып ятты.
Ул уянганда көн яктырган иде инде. Аны көннең яктылыгыннан битәр яман ис борчыды. Ларек эченнән чыгуга, кулларының, тужурка һәм чалбарларының шакшыга пычранганын күреп, җирәнүдән бөтен тәненә каз ите чыкты. Кабан күленә төшеп киемнәрен юарга кереште. Су буендагы салкын җил аның үзәгенә үтте. Юылган киемнәрен бер куакка элеп, үзе күлмәкчән куак астына бөрешеп ятты. Ләкин күл буендагы куак та аңа тыныч урын була алмады. «Аркадия» бакчасының түрендә кешеләр тавышы ишетелүгә, юеш киемнәрен киеп, Кече Кабан күле буйлап лагерь урманына таба юнәлде. Ләкин мылтык тавышлары аны кире кайтырга мәҗбүр иттеләр. Ул, Архиерей дачасы аркылы чыгып, олы юлга кермичә генә, үзәннәр буйлап Столбище авылына таба китте. Штиблетының олтаны бөтенләйгә кубып төшкәнлектән, аны салып бөтәрләп кесәсенә тыкты. Үзән буйларындагы каты үләннәр, кипкән әремнәр, шайтан таягы уклары аның штиблетсыз аягын эштән чыгардылар. Ялангач аягының авыртуына карамастан, һаман алга барды.
Столбище авылына кергәндә, кояш баеган иде инде.
Ул авыл башындагы берничә өйнең тәрәзәләренә барып ипи сорады, — бирмәделәр. Кунарга урын сорады, — кертмәделәр. Авылның уртасына, чиркәү мәйданына таба үтәргә курыкты. Авыл читендәге бик начар бер йортның җил капкасы янындагы бүрәнәгә утырып, аягыннан шайтан таягы укларын чыгарып азапланганда, өйдән ир уртасы бер крестьян чыгып:
— Каян киләсең, дус кеше?—дип, аның янына бүрәнәгә утырды. Крестьянның йомшак тавышы Сөләйманга җан керткәндәй булды. Ул шайтан таякларының уклары белән җәрәхәтләнгән аягын олтансыз штиблетына тыга-тыга:
— Шәһәрдән, — дип, шунда ук йомшак тавыш белән җавап кайтарды.
— Шәһәрдә нинди яңалыклар бар? Кызыллар шәһәргә кермәделәрме әле?
— Юк әле.
— Ничек уйлыйсың, керә алырлармы? Шул турыда акыллы кешеләр ни диләр?
Крестьянның бу сүзләре, аның кемнәр ягында икәнлеген ачык күрсәт-кәнлектән, Сөләйман батыр тавыш белән:
— Большевикларның шәһәргә керүләрендә беркем дә шикләнми. Бер атнадан, күп булса, ун көннән шәһәр кызыллар кулында булачак,— дип наборщик Нәбинең сүзләрен кабатлады. Крестьян, Сөләйманны баштанаяк тагы бер кат карап чыгып:
— Кая барасың? — диде.
— Кая барганлыгымны үзем дә белмим. Менә бер тәүлек инде бер кисәк ипи күргәнем юк. Әнә штиблетның да олтаны кубып төште,—дип, ялангач аягын крестьянга таба сузды, һәм шул ук вакытта кесәсеннән олтаны купкан штиблетны чыгарып крестьянның кулына тоттырды.
Крестьян, штиблетының купкан олтанын рәтләргә тырышкан төсле маташып:
— Качыпмы, үз теләгең беләнме?—дип сорады.
— Качып, — диде Сөләйман.
— Әллә син большевикларданмы?
47
— Түгел.
— Нигә качасың соң?..
Крестьянның бу соравына Сөләйман җавапны тиз генә таба алмады. Чөнки ул үзенең качуын бер идея өчен көрәш нигезе итеп күрә алмый иде әле. Фәкать үлемнән курку тойгылары гына аны шундый уңайсыз хәлгә куюын ул хәзер генә аңлаган төсле булды. Кирәксезгә шундый кызганыч һәм көлке хәлдә калуы өчен, ул крестьян алдында оялды. Янында утырган крестьяннан һәхМ аны чолгаган караңгы кичәдән оялды. Бу чагында Сөләйман, чынлап та, күргән газапларының кем өчен, нәрсә өчен һәм нинди идея өчен икәнлегенә бертөрле дә мәгънә бирә алмады. Ләкин крестьянның «Нигә качасың?» дигән соравын җавапсыз калдыруның килешмәвен дә аңлады. Ул, җавап эзләгән төсле, тужурка кесәсен бик озак актарганнан соң:
— Шәһәрдә аклар арасында торырлык хәл калмады. Эшчеләрне, совет яклы кешеләрне көне-төне атып, үтереп торалар, — диде.
— Авылларда да шул хәл. Бер тәүлек ашаганым юк дисеңме?
— Әйе.
— Әйдә, өйгә кереп карыйк, берәр нәрсә табылмасмы? — диюгә, крестьян белән Сөләйман өйгә кереп киттеләр.
Крестьян, тәбәнәк ишектән бөгелеп өйгә керүгә:
— Марфуша, кунак бар. Ипи-тоз белән каршы ал, — диде. Ямаулы сарафан кигән таза, матур хатын ачык йөз белән Сөләйманга түрдә урын күрсәтте. Тәбәнәк түшәмле җылы өй Сөләйманга шәһәрдәге гостиница номерыннан да сөйкемлерәк, ягымлырак булып күренде. Бер табак бәрәңгене бушатканнан соң, идәнгә салам түшәккә ятуга йокыга китте. Иртә белән таң беленер-беленмәс крестьян аны уятып:
— Иптәш, әнә шул икмәк белән бәрәңгеләрне ал да юлыңда бул. Авылга «Шура»ның атлы солдатлары тагын килделәр. Әнә үтеп баралар, — дип, тәрәзәгә күрсәтте.
Милли мөселман эскадронының кораллы бай малайларын күрүгә, Сөләйман, бәрәңгеләрне тужурка кесәсенә салып, ипине куенына кыстырып, арт капкадан чыгып тайды. Шайтан таягы уклары кадалган табан асты ут булып янып, йөрергә уңайсызлый башлагач, ул куаклыкка чишмә янына утырып, ипи белән бәрәңгеләрне төпләп, төнен шунда үткәрде.
Иртә белән матур булып кояш чыкты. Куаклыкта ниндидер кошлар чырылдаштылар. Ипи белән бәрәңгенең истәлекләре генә калганлыктан, аягының шешенә, авыртуына карамастан, төньякка таба, тагы үзәннәр буйлап китте.
Юлда басудан ясмык төяп авылга кайтып барган бер карт крестьянга очрап, ул аны йөк түбәсенә менгереп утыртып, өенә алып кайтып, чәй белән сыйлады. Картның уисигез-унтугыз яшьлек бик матур, мөлаем бер кызы бар икән. Чәйдән соң кыз, кызыл башлы чиста сөлге биреп, Сөләйманны мунчага озатты. Мунчадан чыгуга Сөләйманның аягындагы шешенә пешкән суган бәйләде.
Карт, дөнья күргән, газеталар укыштыру аркасында күзе ачык булганлыктан, йөрәгендә төен булып торган хәсрәтләрен Сөләйманга чиште.
Акларның кансызлыкларыннан, авыл байгураларының котырынуларыннан зарланды. Кызыллар акларны җиңә алмаганда, Ленин алып биргән җирләрнең киредән алпавытларга кайтуы турында кайгырды. Мортаза, Нигъмәтҗан байгураларның авылда хуҗалык итүләренә пошынды. Бу карт крестьян юмартлыгы белән дә, күзенең ачыклыгы белән дә Сөләйманга бик ошады. Картның кызы күрекле Мөршидә дә караган саен егеткә матуррак, тәрбиялерәк булып күренде.
Карт, Сөләйманны берничә көн үзендә яшереп тотарга риза булганлыгын белдергәндә, кеше күзенә күренмәвен шарт итеп куйды. Чөнки
48
Советлар чагында байгуралар белән үз арасыннан кара мәче үткәнлектән, хәзер үз хәленең дә хәл икәнлеген төшендерде.
Аталы-кызлы бу кешеләрнең бу кадәр кешелекле, яхшы күңелле бу-луларына Сөләйман аптырап калды. Еллар буенча шәһәр мещаннары арасында пыскып, халык арасына чыгып дөнья күрмәвенә үкенде. Караңгы авылларда шушындый яхшы кешеләрнең очравы гади халыкка аның мәхәббәтен арттырды. Тамак тук, өй дә җылы булганлыктан, Мөр- шидәне шәһәрчә киендергәндә, калада беренче матур кыз булачагы ту, рында да уйлаштыра башлады. Ике тәүлекне ул шулай тынычлыкта үткәрде. Өченче тәүлекнең таңында, казылыкчы Хәйрулла төзегән милли мөселман эскадроны, авылга килеп, башка крестьяннар белән берлектә картны да аты белән подводага дип көчләп шәһәргә алып киттеләр. Өйдә Сөләйман белән Мөршидә икәү генә калдылар.
Эскадрончылар картны подводага дип алып киткәндә, Сөләйман салам астында яшеренеп калганлыктан, карт белән күрешә дә алмады. Шуңа күрә картның аның турында кызына нәрсә әйтеп калдыруын бик беләсе килде. Аклар, кызыллар турында читләтеп сөйләшкәннән соң, Сөләйман сүзне болан башлады:
— Мөхәммәтша агайны кая болай алып китәсе булдылар?—дип, кызның күзләренә туп-туры карап куйды. Мөршидә, егетнең бу карашыннан уңайсызланып, озын керфекләрен аска төшереп:
— Шәһәргә дип алып киткән булдылар, — дип, коры гына җавап кайтарды.
— Озаккамы?
— Белер хәл юк.
— Мөхәммәтша агай үзе ни диде соң?
— Атка да, үзенә дә биш көнлек азык алып китте.
— Шулай ук озакка алып киттеләрмени?
— Биш көннән кайтарсалар, бик яхшы булыр иде дә бит канә, озаграк тотуларыннан куркам.
Мөршидәнең соңгы сүзләре Сөләйманның күңеленә курку салды. Атасы болай озын сәфәргә киткән булгач, яшь егет белән икәүдән-икәү генә калырга Мөршидә, әлбәттә, куркыр, телгә керүдән уңайсызланыр, шуңа күрә Сөләйман, үзен билгесез сәфәргә әзерләп, аягындагы шешен чишеп карады. Шеш каты иде әле. Сызлавы да арта барганлыктан, бу авыру аяк белән ничек итеп юлга чыгарга кирәк? — дип чын-чыннан кайгырды. Барлык хәрәкәтләре белән юлга хәзерләнүен кызга сиздерергә тырышса да, ләкин Мөршидә бернәрсә дә сизмәмешкә салынды. Кызның болай бернәрсә дә сизмәмешкә салынып йөрүен аның тәрбиялелегенә сылтап, китүе турында сүзне үзе башларга булып, шешенә куяр өчен кыздан пешкән суган сорап алды. Мөршидә, тәҗрибәле шәфкать туташы төсле, пешкән суганны Сөләйманның шешенә үз кулы белән каплап, чиста аяк чолгавы белән бәйләп тә куйды.
Сөләйман, кызның кулын алып, рәхмәт әйтеп, туган сеңелесен сөйгән төсле аның кулын сыйпый-сыйпый:
— Мөршидә, менә синең төсле сеңелем булса, мин нинди бәхетле булыр идем,— диюгә, кыз, үз дәрәҗәсен үзе аңлаган төсле елмаеп, кулын Сөләйман кулыннан ала-ала.
— Синең төсле абыем булса... хәер, өйдә утырмас иде. Сугышка киткән булыр иде шул,—дип, күбәләк канатлары төсле матур керфекләрен күтәреп, Сөләйманга карады.
Бу караш чишмә суы төсле саф, яшь бала карашы төсле гөнаһсыз, ак гөл төсле матур, Идел төсле тирән иде. Бу чагында ул Сөләйманга тагы да матуррак, тагы да акыллырак булып күренде. Ләкин «хәер, ул өйдә утырмас иде, сугышка киткән булыр иде шул» дигән сүзләре Сөләйманның йөрәгенә уклар булып кадалдылар. Егет башы белән куян төсле качып-посып йөрүеннән хурланды. Илнең батыр егетләре, намуслы
ирләре, ничәмә-ничә йөз еллардан бирле көтеп алынган хөрриятне, рево-люцияне саклап калу юлында кулларына корал алып көрәшкәндә, ул аягындагы шешен дә кыздан бәйләтә...
Кыз, егетнең йөзендә вөҗдан газаплары сиздереп торган әрнү билгеләре күреп, аны кызганып, йомшак, ягымлы тавыш белән.
— Аягың бик авыртадыр ахры, — диде.
Сөләйман:
— Аяк авыртуына чыдап була, йөрәк авыртуы читен икән, —дип, кызның кулын алды. Кыз яулык чите белән йөзен каплады.
Шул хәлдә алар берничә секундка сүзсез калдылар.
Сөләйман, китәргә хәзерләнгәнлеген аңлатырга теләп:
— Мөхәммәтша агайга хөрмәте өчен рәхмәт тә әйтә алмыйча калдым,— диюгә, кыз, кулын Сөләйманның кулыннан ычкындырып:
— Әйтерсең әле, — дип, яулыгын рәтли-рәтли, матур, зифа сынын уйнатып, җиңел, килешле адымнар белән ишектән чыгып китте.
Кызның соңгы сүзләре егетнең йөрәген җәйге кояш кар астыннан чыккан җирне җылыткан төсле җылытты.
Яхшы кешеләр, батыр егетләр, матур кызлар яшәгән дөньяда аның торасы, торасы, яңадан чиксез күп еллар яшисе килде. Үз кул көчләре белән көн итүче шушы яхшы кешеләрнең, намуслы егетләрнең, күрекле кызларның рәхәт тормышка омтылышларын бетерергә теләүче, шул кешеләрне яңадан байларга, алпавытларга кол итәргә тырышучы акларга каршы аның күңелендә тагын да кискенрәк нәфрәтләр туды. Үзенең юлсызлыгыиа, булдыксызлыгына ачуы килде.
Мөршидә өйгә кереп самоварга ут салды. Лампа пыяласын сөртте. Чәй урыны хәзерләде.
Сөләйман, шүрлектәге вак-төяк китаплар, газеталар арасында үз хикәясе басылган бер данә журнал номерын күреп, башта куанды, соңыннан оялды. Хикәясенең бу йортта булуына куанды. Үзен революция тарафдары дип йөргән яшь язучының, сау-сәламәт егетнең, революция белән контрреволюция арасында канлы көрәш кискенләшкән бер вакытта, мылтык тавышыннан качкан куян төсле, качып-посып йөрүенә хурланды. Гомерендә беренче тапкыр күргән кешеләрнең ярдәмнәренә сыенуы өчен оялды.
Мөршидәнең, авыл кызларында гына була торган уңганлык һәм көязлек белән, тимгелләп ялтыраткан җиз самоварны «дерт» иттереп сәкедәге калай поднос өстеиә утыртуы егетнең башыннан уйларын качырды.
Мөршидә белән СөЛәйман, бер-берсеннән уңайсызланып, яшь бикәчләр төсле кара-каршы утырып чәй эчә башладылар.
Сөләйман, бу йорттан китәргә вакыт җиткәнлекне тагы бер кат аңлатырга тырышып:
— Мөхәммәтша агай кайткач та минем исемнән бик күп рәхмәт әйтә күр инде син, Мөршидә. Якты йөз белән, туганнарча кунак итүең өчен үзеңә дә бик-бик рәхмәт! — диде.
Мөршидә, саф йөрәкле яшь кызларда гына була торган утлы матур күзләре белән Сөләйманга туп-туры карап:
— Китәргә булдыңмыни?—диде.
— Китәсем килмәсә дә, китәргә бер кирәк бит.
— Ашыгыч эшең бармыни?
— Югын юк та бит...
— Алай булгач, нигә ашыгасың? — дип, кыз аның сүзен бүлдерде.
— Җитәр инде, сезне болай да мәшәкатьләдем.
— Безгә нинди мәшәкать булсын, ди. Син яшь бала түгел лә, елап теңкәгә тимисең ич,—дип, Мөршидә Сөләйманга ясалган чынаякны сузды. Кызның соңгы сүзләре егетне үтерде.
Ул, йөзендә ут булып янган кызыллыкны кызыл сөлге башы белән каплап, тирләмәгән маңгаен сөлге башы белән ышкый-ышкый, үзенең
< „с. ә.- № ю.
49
50
яшь баладан да көчсезрәк хәлгә төшүе турында унлап, бик уңайсызланды. Мөршидә, аны бу уңайсыз хәлдән коткарырга теләгәндәй:
— Әти үзе әйләнеп кайтканчы сине кунак итәргә дип, миңа әйтеп калдырды, — диде һәм икмәк куелган тарелканы аның алдына куйды. Сөләйман, бу сүзгә тиешле җавап таба алмыйча һәм шул ук вакытта эчендәге шатлыгын да яшерә алмыйча, ашыгып, кабаланып:
— Мөхәммәтша агай үзе шулай дип әйтеп калдырдымыни?—дип ычкындырды.
— Әйе. Теләсә, мин әйләнеп кайтканчы рәхәтләнеп торсын, тик кеше күзенә генә күренә күрмәсен. Барыбер аның аягы тиз генә эшкә ярамас. Үзем кайткач, теләгән җиренә ат җигеп озатып куярмын, диде.
— Синең әтиең—алтын кеше. Чынлап, бик яхшы кеше икән. Сезнең бу яхшылыгыгызны, гомерем булса, мин һич оныта алмам. Мөмкин булырлык булса, әтиең кайтканчы зур шатлык беләи мин сездә калыр идем. Ләкин сиңа уңайсыз булуы бар бит.
— Нигә уңайсыз булсын икән. Киресенчә, шундый хәтәр вакытларда ир-атның өйдә булуы бер дә булмаганнан яхшырак бит.
Сөләйман үзе дә сизмәстән тамагын кырып, күңеленнән аз гына масаеп та алды. Ләкин ул, бу масаюны кыздан яшерергә теләп, сүзие дәвам иттерергә тырышты:
— Күрше-колан, кеше сүзе бар дигәндәй, икәүдәи-икәү генә бер өйдә калганны сизенүләре бар. Гайбәткә юл булмасын дигән сүз генә.
— Халыкның кайгысы анда түгел әле. һәркемнең үз хәсрәте үзенә җитәрлек, — диде кыз.
— Кеше сүзе кеше үтерә, дигәннәр борынгылар.
— Син ул сүзне хикәяңдә дә язгансың.
Кызның бу сүзләре Сөләйманга электр тогы төсле тәэсир итте. Сөләйман ашъяулык аркылы кызга таба муенын сузып:
— Син минем ул хикәямне укып чыктыңмы әллә?.. — дип сорады.
— Үзеңне күргәч, тагы бер кат укып чыктым. Бик кыска бит ул. Аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәләрен үзеңнән сорарга дип торадыр идем.
Кыз да үз нәүбәтендә укый белүе белән бераз мактанып алды. Чөнки бу авылда хатын-кыз арасында түгел, ирләр арасында да укый-яза белүчеләр бик чамалы гына иде.
һәрбер язучы укучысыннан җылы сүз ишетергә яратканлыктай, Сөләйман да хикәясе турында кызның фикерен бик беләсе килде. Шуңа күрә ул, үзен кыз алдында мөмкин хәтле җитдирәк күрсәтергә тырышып:
— Хикәямне яраттыгызмы соң?—дип, кыз авызыннан мактау сүзен көтеп, аның матур күзләренә туп-туры карады.
Мөршидә, тәнкыйтьче булмаганлыктан, күңелендәгеме ачыктап-ачык әйтергә тиеш табып:
— Эч пошканда укырга ярый инде шунда. Әмма ләкин «Казакъ кызы» дигән китап күңеллерәк, — диде.
Кызның бу сүзләре, язучы егетнең маңгаена чиерткәндәй булып, аны кире үз урынына утырырга мәҗбүр итте. Кызның туры сүзен җавапсыз калдыру'уңайсыз булды. Шуңа күрә ул, кызның сүзенә артык әһәмият итмәгәнлеген күрсәтергә тырышып:
— «Казакъ кызы» зур әсәр ул. Ә минем әсәрем кечкенә хикәя генә,— диде.
Кыз, замазка белән ямалган чынаягын ап-ак сөлге белән сакланып кына сөртә-сөртә:
— Кечкенә яулыкларны безнең авыл кызлары зур яулыкларга караганда да матуррак итеп чигәләр, — диде.
Авыл кызының саф күңелдән әйтелгән бу сүзләре Сөләйманның ике күзен дүрт итте. Ул, кызга җавап эзләп, сугышыр алдыннан җим чүплә
4* 51
гән әтәч төсле, ашъяулыктагы икмәк төерләрен чүпләргә кереште. Кыз аның җавабын көтмичә:
— «Казакъ кызы»и язган язучы исәнме әле?—дип сорады.
— Исән.
— Яшьме?
— Яшь.
— Кайсы якта калды?
— Ничек кайсы якта?
— Кызыллар ягындамы, аклар ягындамы? дигән сүзем.
— Кызыллар ягында.
Егетнең соңгы җавабына кыз җанланып, шатланып:
— Мин үзем дә шулай булыр дип уйлаган идем. Ник дисәң, акларны бит аларны кешеләр өстенә кояш чыгарудан котлары оча торган халык диләр. Бер бетәр көннәре булыр микән шул юньсезләрнең? —диюгә, бүлмәдә көзге чебеннәрнең канат тавышларыннан башка тавыш ишетелмәде.
Бу тынлык кызның эчен пошырды булырга кирәк. Авыз эченнән генә көйләгән булды. Сөләйманның авызыннан сүз чыкмады.
Мөршидә идәндә буш шырпы кабы белән уйнап торган песи баласы белән сөйләшеп алды. Егет аның сүзенә кушылмады. Кыз чыдамады:
— Аягыңның хәле ничек?—дип, сүзне үзе башлады.
— Авырта.
— Сулкып авыртамы, әллә әрнепме?
— Сулкып.
— Алайса шеше тиз тишелер,—дип, самоварны мич алдындагы бердәнбер кечкенә өстәлгә куеп, ашъяулыкны йортка чыгарып селкеп кереп, мич алдындагы бауга элеп куйды. Тәрәзәләрнең пәрдәләрен рәтләп чыгып, сәке өстенә түшәк җәеп, мендәрләрне кабарта-кабарта урын әзерләргә кереште.
Сөләйман, кызга сиздермичә генә, аның һәрбер хәрәкәтен тикшереп торды. Кыз аның алдында үсә барды. Матурлыгы артканнаи-арта барган төсле булып тоелды аңа. Урын җәйгәндә кызның сыны аңа бигрәк тә зифа булып күренде. Канатлы ак алъяпкычы эченнән беленер-беленмәс кенә булып торган күкрәкләре, билләренең нечкәлеге, аякларының озын һәм турылыгы, матур муены өстендә башының да әллә ничек күңелле, матур булып утыруы егетнең йөрәгендә ләззәтле калтырау тудырды. Ләкин бу күренеш Сөләйманның күңелендә кызга карата һичбер төрле ямьсез тойгылар уятмады. Язгы матур саф гөлгә карап сокланган төсле генә, ул аңа карап сокланып торды.
Сөләйман, кызның тышкы матурлыгына мавыгып, сүз башлар өчен башында бер җөмлә дә оештыра алмады.
Кыз урынны җәеп бетергәннән соң, бер мендәр белән калын корама юрганны кочаклап, Сөләйманның янына ук килеп:
— Ятканда утны сүндерергә оныта күрмә!—дип, үзе ишеккә таба юнәлде. Сөләйман, урыныннан торып:
— Син кая киттең?—диде.
— Келәткә.
— Анда салкын булыр бит, — диюгә, кыз, елмаеп:
— Монда артыграк эссе булып китүе дә бар шул, — дип, өйдән чыгып китте.
Беренче әтәч кычкырганчы, Сөләйманның күзенә йокы кермәде. Аның күз алдында Мөршидәнең гәүдәсе төрле кыяфәтләргә кереп, аның чуар күңелен чуарландырганнан-чуарландыра барды. Мөршидәгә өйләнү турында да аның башына фикерләр килде. Төшендә дә Мөршидә белән әвәрә булып чыкты.
Сөләйман самовар трубасының гөрләгән тавышына уянды. Чәй алдында алар бер-берсеиең күзләренә туры карарга уңайсызландылар.
52
Бер-берсе турында төнлә уйланган уйларның, әшкарә булуыннан куркып, сүз башларга кыймадылар. Бу хәлдән аларны ишек алдындагы әтәч тавышы коткарды. Куркыныч якынлашканны белдереп, әтәч кетәкли башлауга, Мөршидә, урыныннан сикереп торып:
— Тилгәнме икән әллә?—дип, ашыгып йортка чыгып китте. Бүген кызның, сыны егеткә тагы да күренеклерәк, тагы да зифарак булып кү- ренде. Мөршидә ишектән кергәндә, бит алмалары матур булып кызарган иде. Бу хәл Сөләйманга башлап сүз кушарга юл ачты. Кызның күңелен дулкынландырган серне тизрәк белер өчен, мәсьәләне җиңелгә санарга тырышып:
— Тилгәнне бик тиз озаттың син, Мөршидә,—диде.
Мөршидә, күңелендәге ачуны яшермичә, борынын канатландырып:
— Салах байның эте кергән. Өченче елны да ике тавыгыбызны буган иде. Этләре дә үзләре төсле үк. Торганнары — илгә зыян, — диде.
— Атарга кирәк аны.
— Мөселман эскадроны килеп, инештәге казларны, үрдәкләрне атып китә белделәр. Шул мордарны атмадылар бит.
— Нигә атсыннар. Шул этләрнең хуҗаларын яклыйлар бит алар.
— Советлар чагында халык шау-шу чыгаргач, чылбырга куйганнар иде. Аклар Казанны алган көннән башлап, үзләре дә котырындылар, этләрен дә бәйдән ычкындырдылар.
Мөршидә көнозын өй тирәсендә бертуктаусыз эшләп йөрде. Сөләйман печәнлеккә менеп, яна хикәя турында уйлый-уйлый йокыга китте, Мөршидә аны ашарга көчкә генә уятып төшерде. Сөләйман, дөньяның асты-өскә килеп, кайнап торган шундый хәтәр көннәрдә гамьсезлегеннән оялып, кыз алдында акланырга теләп:
— Бүген төн буенча йоклый алмадым, — диде.
Кыз, матур кашларын уйнатып:
— Нигә ул алай икән? Безнең өйдә борча да, кандала да юк лаба- са, — диде.
— Ә син йоклый алдыңмы?
— Бик рәхәтләнеп.
— Салкын булмадымы?
— А\ин салкыннан курыкмыйм. Әллә сиңа эссе булдымы?
— Эссе дә, башкасы да булгандыр инде.
— Бүген кичкә келәткә чыгып йоклап кара.
— Ә син?
— Мин өйдә калырмын. Мин эсседән дә курыкмыйм.
— Келәттә дә барыбер йокы алмас.
— Көндезләрен күбрәк йоклыйсың шул син.
Кызның соңгы сүзе егеткә артык бу темага кайтырга урын калдырмады. Ул, бу уңайсызлыктан үзен коткарырга теләп:
— Бүген син, Мөршидә, ашны бигрәк тә тәмле итеп пешергәнсең. Рәхмәт, күп яшә! — дип, өйдән чыгып, тагы печәнлеккә менеп ятты. Чөнки көндезләрен өй эчендә, ишек алдында күренү хәтәр иде. Ирексездән вакытының күбрәк өлешен аңа печәнлектә уздырырга туры килә иде. Ләкин шәһәрдән шактый еракта торган караңгы авылның тыныч печәнлеге дә аңа тулы тынычлык тудыра алмады.
«Урман кискән чакта йомычкалар очмый булмый» дигәндәй, капма- каршы торган ике сыйныф арасында барган канлы көрәшнең тәэсире авыл эчендә генә түгел, хәтта әнә шул печәнлектә дә бик нык сизелә иде. Әгәр дә революциянең язмышы Сөләйман төсле кешеләрнең кулында булган булса, аның кабере өстеиә дошманнар әллә кайчан имән казык кагып куйган булырлар иде инде дип, сугыш мәйданында үзләре тудырган революцияне саклап калу юлында көрәшүче революцион сыйныфның никадәрле зур әһәмияткә ия булганлыгы турында ул ныклап уйлый башлады. Шуңа күрә моңарчы һичбер вакытта булмаган рәвештә, аның эш
53
челәр сыйныфының көченә һәм аларны әйдәп баручы Коммунистлар пар-тиясенә аның ышанычы белән бергә тирән ихтирамы артты.
Нинди генә төстәге, нинди генә ялган идеяләрне күтәреп чыккан контрреволюция булмасын, аларпың барысының да нигезләре бер икәнлегенә ышанды. Ул нигезләр күпчелекне азчылыкка буйсындыру, бер кешенең көченнән икенче кешегә файдаланыр өчен юллар ачу икән...
Менә шул темага хикәя язарга ул план корды. Гражданнар сугышының дәһшәтләре, зурлыгы, тирәнлеге аның башына шушы фикерләрне салды.
Сөләйманның аягындагы шеше тишелүгә, өстеннән зур йөк төшкән төсле булды. Ике көн эчендә ярасы да бетәште. Штиблетының олтанын ямап куеп, сәфәргә чыгарга Мөхәммәтша агайның кайтканын көтә башлады.
Көткән биш тәүлек үтеп китте. Мөхәммәтша агай кайтмады.
Сигез тәүлек үтеп итте. Мөхәммәтша агай үзе кайту түгел, исәнлек- саулык турында хәбәре дә килмәде.
Мөршидә борчылды. Атасы кайтканчы Сөләйманнан китмәвен үтенде:
— Хәтәр чаклар, бөтен йортта бер башым. Дошманнарның уен белмәссең, хурлап ташлаулары да бар. Кичә авылдан унтугыз кыз кешене калага төрмәгә алып киткәннәр. Байлар очы бөтенләй котырынган. Күзләренә ак белән кара күренми. Совет яклы кешеләрне акларга чагып кына торалар. Өйгә кереп, мине дә хурлап ташлаулары бар. Әткәйнең совет яклы икәнлеген алар беләләр. Синең бездә ятканны Мәхүб түтидән башка берәү дә белми хәзергә. Аңардан сер чыкмас. Аклар авылга кергәч, ирен — Ибраһим абзыйны — үз капкасы төбендә атып үтерделәр. Советта эшләгән иде. Әти кайтканны көт инде син. Безнең күршеләр — ярлы кешеләр, зыяннары тимәс. Байлар очы гына белә-нитә күрмәсен иде инде. Алар әтигә дә, миңа да теш кайрыйлар.
— Сиңа ни өчен?
Мөршидә:
— Бар инде, бер туры килгәндә сөйләрмен,—дип, тәрәзә пәрдәләрен корып, җиделе лампаны кабызырга дип сузылды. Сөләйман, иркәләп, акрын гына аның биленнән алып:
— Кабызма, керосинны юкка әрәм итмә. Менә шушында караңгыда утырып сөйләшүе күңеллерәк тә булыр, — дип, кызны сәкегә үз янына утыртты. Кыз, биленнән тотуга да, сәкегә утыртуга да бернинди дә каршылык күрсәтмәде. Бу хәл Сөләйманны беркадәр әрсезләндерде. Ул, кызны кочагына алып, күңелендәге барлык серләрен кызга ачып салырга булды. Калтыраган тавыш белән сүзне болай башлады:
— Мөршидә, син минем кем икәнлегемне беләсеңме?
— Барлык кешене каян белеп бетерәсең аны.
— Син бит әле минем кем һәм нинди кәсеп белән тамак туйдырганымны да белмисең булыр.
— Әкиятләр язып сатам дисең ич.
— Анысы шулай. Ләкин бит әле син минем нинди кеше икәнлегемне дә белмисең.
— Бер очрашуда гына кешене каян беләсең. Чит кешеләрне түгел, үз авылыңдагы кешеләрне дә белеп җиткереп булмый. Әнә безнең авылның Кап-йот Низамның улы советлар вакытында, күкрәгенә кызыл тасма тагып урамда булсын, җыелышларда булсын бөтен кешеләрдән артык шау килеп, совет яклы булып йөргән булган иде. Авылыбызга аклар килеп кергәч, авыл советы кешеләрен чехларга чагып, нихәтле кешенең башына җитте.
— Мин бервакытта да Кап-йот улы төсле икейөзле булганым юк һәм булмам да. Начармы, яхшымы, эчемдәге тышымда минем.
— Кешенең эчендәгесе белән тышындагысын белер өчен гомер кирәк.
54
— Аңлашылды. Син миңа бик үк ышанып җитмисең әле булырга кирәк, шулаймы?
— Шулай.
Сөләйман, кызның кулларын алып:
— Нинди саф күңелле син, Мөршидә! Менә шуңа күрә мии сине яратам да.
Кыз:
— Яратам?.. — дип, яулык чите белән йөзен каплап, эче катып, чай- кала-чайкала көлә башлады.
Сөләйман, аны кочаклап, күкрәгенә кысып:
— Сөям мин сине, Мөршидә. Әгәр дә риза булсаң, Мөхәммәтша агай кайткач... — дип, сүзен әйтеп бетерергә йөрәге җитмәсә дә, кызның маң-гаеннан үбәргә батырлыгы җитте. Кыз, бер сирпелү белән аның кочагыннан ычкынып, җиделе лампаны яндырып, Сөләйманга арты белән мич кырыена барып сөялде. Сөләйман, аның янына барып, кулларын кызның җилкәләренә куеп:’
— Чынлап яраттым бит мин сине, Мөршидә, — диде.—Мөхәммәтша агай кайткач та сине үземә кәләш итеп сорамакчы булам. Әгәр дә син...
Кыз, аның сүзен бүлдереп:
— Сорама, була торган эш түгел, — диде.
Сөләйман, кызның башын үзенә таба борып:
— Була торган эш түгел дисеңме?—дип сорады.
— Шулай дим.
— Ни өчен?
— Сиңа шәһәр кызлары да бетмәгән.
— Мин сине яраттым. Яратам. Һәм гомер буе яратачакмын!
Кыз, башын аска төшереп, сәкегә утыра-утыра:
— Соңга калдың, абый,—дип, йөзен яулык чите белән каплап, үксеп-үксеп еларга тотынды. Сөләйман аны, кулларыннан, маңгайларыннан үбә-үбә, юатырга тырышты:
— А\өршидә, җаным, мин уйнап, яисә мыскыл итәр өчен, алдар өчен дип бу сүзләрне сөйләмәдем. Печәнлектә бик озак уйлаганнан соң гына шул карарга килдем. Дөньялар рәтләнүгә, большевиклар шәһәрдән акларны куып чыгарган көнне үк мин сине үзем белән шәһәргә алып китәрмен. Үзем язармын, эшләрмен. Син укырга керер идең. Бик күңелле торырбыз.
Мөршидә, урыныннан торып:
— Яхшы ниятең өчен рәхмәт, абый, — диде. — Син, бәлки, чыннан да бик яхшы кешесеңдер. Синең хикәяң дә яхшы. Начар кеше булсаң, әти дә сиңа ышанып мине калдырмаган булыр иде. Минем әтием дөньядагы иң яхшы кешеләрнең берсе ул. Әнидән дүрт яшемдә ятим калдым. Минем хәтерем өчен, йортка үги ана кертмәде. Минем үз ишем, сөйгән егетем бар. Мин дә, әти дә аңа вәгъдә бирдек. Мии аны көтәрмен. Сиңа шәһәрдә үз тиңнәрең табылыр.
Сөләйман кызның бу сүзләреннән соң, аптырап, бик уңайсыз хәлдә калды. Ул кызга җавап бирерлек сүзләр таба алмады. Кулларын чалбар кесәләренә тыгып, идән буйлап арлы-бирле йөргәннән соң, яңадан А1өршидәнең янына килеп:
— Көтәрмен дисеңме? — дип сорады.
— Әйе, көтәрмен.
— Кая соң синең ул егетең?
— Еракта.
— Шахтада?
— Түгел.
— Шәһәрдә?
— Түгел.
Сөләйман гасабиланып:
55
— Еракта дип инде, аэропланга атланып күккә менеп китмәгәндер бит, — диде.
— Сугыш сафында ул.
Кызның соңгы сүзе Сөләйман өстенә салкын су сипкән төсле булды. Ул, идәннән нәрсәдер эзләгән төсле, башын салындырып, акрын гына яңадан идән буйлап йөрергә кереште.
Мөршидә дөрләргә якынлашкан лампаның фитилен кысты. Өй эчендәге тынлыкны мич ярыкларындагы чикерткәләрдән башка бозучы булмады. Сөләйман, һич кирәкмәстән тужуркасын салып, тузанын кагып, яңадан кия-кия:
— Син аны сугыш сафында дисеңме? — дип сорады.
— Әйе.
— Кайсы яктан торып сугыша?
— Кызыллар ягыннан торып, акларга каршы сугыша бәгърем. Үзе теләп язылды. Син моны берәүгә дә әйтә күрмә. Байлар очы белә калса, миңа да, әтигә дә көн күрсәтмәсләр.
— Кем соң синең сөйгән егетең?
— Үз авылыбызныкы. Вәлиәхмәт атлы. Бик уңган, батыр егет. Күрсәң, син дә аны яратыр идең.
— Вәлиәхмәт, Вәлиәхмәт... Вәлиәхмәт атлы дисеңме?
— Әйе, Вәлиәхмәт.
— Ә соң син аны яратасыңмы?
— Яратмасам, вәгъдә биргән булыр идеммени? Яратам шул бәгъремне, бик яратам. Дошманнарны җиңеп, исән-сау кайтсын гына иде инде, илаһым.
— Әллә партиягә дә язылдымы?
— Ул хәтлесен белмим. Әмма ләкин Советлар дип үлеп тора иде инде. Аклар керер алдыннан гына, яшьлегенә карамастан, Советка да сайлап куйганнар иде үзен.
— Председатель итепме?
— Түгел. Председатель Рәхимҗан абый булган иде. Мәрхүм, кече күңелле, бик яхшы кеше иде. Авылга кергәч тә, аклар аны, бая әйткән Кап-йот Низам улының күрсәтүе белән кулга алып, шәһәргә дип алып барганда, кылычлар белән тураклап, Бүре куаклыгында үтереп ташлаганнар. Байлар очы өен яндырдылар. Хатыны белән балалары безнең өйдә өч көн яшеренеп тордылар. Бер төнне шулай әти аларны бабалары авылына озатып куйды. Абый, бу сугыш тиз бетәрме икән? — дип, Мөршидә сүзен бетерде.
Кызның сүзләре Сөләйманга бик нык тәэсир итте булса кирәк. Чөнки шуннан соң инде ул кызга үз гыйшкы турында бер сүз дә әйтә алмады. Кызыллар ягыннан акларга каршы сугышып йөргән батыр егет белән, куян төсле, мылтык тавышыннан качып йөрүче егетне акыллы кыз, әлбәттә, бер дәрәҗәгә куя алмавын уйлап, үзенең боламыклыгына ачуы килде.
•Көннәр үткән саен авылда тынычсызлык арта барганлыктай, Сөләйман көндезләрен түгел, төннәрен дә печәнлектән төшмәде. Шуңа күрә ул кызга артык бер сүз дә эндәшмичә, юрган белән мендәрен күтәреп, тагы печәнлеккә менеп ятты.
XV
Мөхәммәтша агайны атын җиктереп көчләп подводага алып китүгә ун тәүлек үтеп китте.
Атасы кайтмауга, һичбер төрле хәбәр дә килмәүгә Мөршидә бик борчыла башлады. Кичә ул атасын көтеп төнен капка төбендә утырып үткәрде.
56
Сугыш турында килгән хәбәрләр көннән-көц яңара бардылар. Соңгы көннәрдә авыл урамнарында аклар ягыннан качакларның күренүләре Сөләйманны беркадәр дәртләндерсә дә, ул урамга чыгып кешеләргә күренергә шикләнде.
Качаклар китергән төрле ялган хәбәрләрдән авылның асты-өскә килде. Бу хәбәрләр арасында Мөхәммәтша агайның да исеме телгә алынды. «Картның үзен большевиклыкта гаепләп атканнар, имеш; атын суеп, мөселман милли эскадрон солдатлары ашаганнар, имеш» дигән хәбәрләр чыккан сәгатьтән башлап, Мөршидә елый-елый шешенеп бетте. Бу авылдан күчәргә вакыт җиткәнлекне Сөләйман сизенсә дә, Мөршидәне кайгыга күмеп, үзен генә калдырасы килмәде. Көниәи-көн генә түгел, сәгатьтән-сәгать авыл тынычсызлана барды, кайнады, шаулады. Бигрәк тә, качак офицерларның авыл укытучысы япь-яшь кызны көчләүләре, түбән оч Шахта Зарифҗанын гаепсезгә атып үтерүләре авылны тынычсызла н дыр ды.
Сөләйман урамдагы шау-шуга уянып, төн уртасында капка төбендәге җәнҗалга ни дип тә мәгънә бирә алмады.
Авыл өстендәге ызгыш-талашка, мылтык тавышларына, мөселман милли эскадрон солдатларының пуляларыннан исән калган барлык этләр күтәрелгән. Капка төбендә тупас ир тавышлары белән Мөршидә- нең дә тавышы ишетелде. Талаш, кычкырыш көчәйгәч, Мөршидә Сөләйманны ярдәмгә чакырды.
Сөләйман печәнлектән төшкәнче, йөкләр ишек алдына кергәннәр иде инде. Өй алдында Мөршидә белән талашып торган ир тавышы аңа таныш төсле тоелды. Ул, зур-зур адымнар белән талашучылар катына барып:
— Бу ни эш? Бу нинди башбаштаклык! Фәлән-төгән, — дип тамак төбе белән батыраеп кычкырган булды. Мөршидә ярдәмчене күреп, чор- чу килеп:
— Менә болар мөгезсез сыерлар төсле көчләп йортка бәреп керделәр, — диде.
Сөләйман, булдыра алган хәтле тавышына батырлык кертергә тырышып:
— Сез ни дип көчләп кеше йортына керәсез? Кемнәр соң сез?—дип, шырпысын кабызып, Мөршидә белән талашучы кешенең йөзен яктыртуга, елан өстенә баскан төсле, тәне чымырдап китте. Аның каршысында Хәрби шура председателенең адъютанты Вәлидханов басып тора иде. Сөләйман шырпысын ашыгып сүндерде, адъютант, кесә фонаре белән Сөләйманның йөзен яктыртып:
— Син ни дип монда хуҗалык кылып маташкан буласың? Әллә монда яшеренеп яткан комиссарларны тынычсызлавыбыздан куркасыңмы? — диде.
Сөләйман каушавын белдермәскә тырышты:
— Вәлидханов туган, син ләбаса бу? — Нигә соң аны башта ук бел-дермәдең!
— Син үзең, егет, ничек монда? йортка кермәгәнсеңдер бит? Кызыллар ягыннан ничек болай күчәсе булдың? Әллә разведкада йөрисеңме?
Сөләйман, Вәлидхановның сорауларын шаяруга сылтарга тырышып:
— Кеше ышанмаслык әкиятләреңне ташла әле син. Чынлап, кая таба сәфәр? — диде.
Вәлидханов:
— Син минем сорауга җавап бирмәдең, егет!—дип, кесә фонаре белән Сөләйманның йөзен тагы яктыртып алды.
Сөләйман, Вәлидханов ягыннан килгән хәтәрдән котылу өчен Мөрши- дәгә таба борылып:
— Кызый, син безгә самовар куеп бир, түләрбез, — диюгә, йөк өстенә утырган чүмәлә төсле юан хатын, телгә килде:
57
— Курыкмагыз, сезнең сасы йортыгызда мәңгегә калмабыз. Чәй эчеп чыгудан гына йортыгызның почмагы кителмәс әле, — диде.
Юан хатынның бу сүзләре, Сөләйманга адъютант яныннан китәргә юл күрсәтте. Ул, хатынның сүзләрен җүпләп:
— Дөрес. Бер самовар чәй эчүдән йортыгызның почмагы кителмәс. Я, кызый, әйдә, самоварыңны күрсәт. Бер самовар куеп сыйларлык та уңганлыгың булмагач, кызлыгың корсын синең. Әйдә, кая суың, кая чыраң?—дип, Мөршидәне өйгә алып кереп китте.
Учак янында Мөршидәнең колагына бөгелеп, яшерен тавыш белән:
— Син мине, мин сине белмибез, — диде. Мин бүген генә, хәзер генә монда килеп чыктым, ди. Мин дә качак ди, яме?
Мөршидә:
— Я, — дип, асылмалы лампаны кабызып, учак алдында самовар тирәсендә кайнаша башлады.
Өйгә башлап Вәлидханов белән казенный палата чиновнигы Боголюбов керделәр. Алар артыннан шәһәрнең атаклы карагруһ бае Шәмсетдин хаҗи юан хатыны белән кереп түргә менеп утырды. «Корылтай» газетасының секретаре Хамматов, тагы берничә рус офицерлары белән бай хатыннары, бай кызлары өй эченә кереп тулдылар.
Сәкегә, тәрәзә төпләренә азыклар, чәй-шикәрләр, кружкалар, стаканнар, чынаяклар тезелделәр.
Сөләйман шул ыгы-зыгыда печәнлеккә менеп яшеренде. Капкадан тагы арбалар, тарантаслар килеп керделәр. Ишек алды ат базарыннан өяз ярминкәсенә әверелде. Печәнлектә печән урларга менгән кучерларның берсе, печән белән бергә Сөләйманны кочаклап алуга, Сөләйман аның якасына ябышып:
— Син кем?—дип кучерның котын алды.
Икенче кучер, Сөләйманның якасыннан эләктереп алып:
— Ә син үзең кем? Тавыкларга кармак салырга мендеңме әллә син монда? — диде.
— Әтәче эләксә дә ярап куяр иде лә анысы. Бу мужикның әллә тавыклары бөтенләй юк инде. Баядан бирле кармалап йөрим: тавык түгел, күгәрченнәре дә күренми монда, — дип сөйләнә-сөйләнә, Сөләйман печәнлектән төшеп килгәндә, капка алдында Мөхәммәтша агайның тавышы ишетелде. Сөләйман, аңар каршы йөгереп барып:
— Мөхәммәтша агай, без сине дөнья дәфтәреннән сызып куйган идек әле монда, — диюгә, дүрт аягы өстендә көчкә-көчкә генә басып торган атка күзе төште:—Ай-яй!.. Хайванны бөтенләй эштән чыгаргансың бит.
Мөхәммәтша агай, ишек алдындагы «ярминкәне» күрүгә борчылып:
— Мөршидә кайда? — диде. Сөләйман шатлыктан онытылып, «Мөршидә, Мөршидә!» — дип кычкыра-кычкыра, йөгереп өйгә керде һәм кызның кулыннан эләктереп:
— Сөенче!.. Мөхәммәтша агай кайтты. Үзе дә, аты да исән, — дип, җилтерәтеп Мөршидәне өйдән алып чыгып китте. Бу хәлне күреп торган Вәлидханов, куян эзенә баскан аучы эте төсле, сак адымнар белән алар артыннан чыкты. Мөршидә, атасының муенына сарылып, шатлыктан елап җибәрде.
Картның үз арбасына ишек алдында урын калмаганлыктан, атын капка төбендә урамда туара башлады. Арбадагы кешеләр өйгә кереп киттеләр.
Сөләйман, картның колагына яшерен тавыш белән:
— Мөхәммәтша агай, син мине белмисең ди, мин сине. Мин бүген генә килдем ди. Кызыл Армия шәһәргә кердеме әллә? — диде.
Карт:
— Бүген булмаса, иртәгәдән калмас, — дип, шатлыгын белдерер өчен Сөләйманның кабыргасына чыбыркы сабы белән төртеп алды. Мөршидә атка печән китереп салды. Шул арада җирдән үскән төсле*
58
Вәлидханов, карт алдына туктап, фонаре белән аның йөзен яктыртып алды һәм бер сүз эндәшмичә кире өнгә таба китте. Мөхәммәтша агай, Сөләйманның җиңеннән тартып читкә алып барып:
— Кыямәт анда хәзер, — диде, — чын кыямәт. Лаеш юлы гарасат мәйданына әверелгән. Байлар, поплар, муллалар, чехлар, караклар, түрәләр, алпавытлар — барысы да качалар. Ирләре дә кача, хатын-кызлары да кача, этләре дә кача.
Соңгы көннәрдә кызыллар шундый кыздыра башладылар, чыдарлык та түгел, түзәрлек тә түгел. Офицерлар, янараллар чалбарсыз качалар, имгәкләр. Ишеттеңме әле син, Ягодный эшчеләре бик зур батырлык күрсәттеләр бит. Бөтен эшчеләр бастовать итеп, кызыллар ягына күчеп, фронтны өзгәннәр. Галәмәт анда. Әмма дә егетләр булып чыктылар бу кызыллар. Офицерларның да, чехларның да тетмәләрен чынлап тетәргә керешкәннәр булса, кирәк. Үзегез монда ничек тордыгыз, бик кыен булмадымы?
Картның соңгы сүзләре Сөләйманны үтерде.
Намуслы эшче-крестьян егетләре акларга каршы сугышып, аларны җиңеп, батырлыклары белән бөтен дөньяны хәйранга калдырган чакта, ул, Сөләйман, урлап каймак ашаган песи төсле, атналар буенча печәнлектә качып ята. Картның соңгы сүзләрен шуңа киная дип уйлап, ул бусаланды.
Өй эче, өй алды качаклар белән тулганлыктан, өйнең төп иясенә үргә өстеиә утырып, бәрәңге белән куас капкалап тамагын ялгарга туры килде. Шул вакытта Мөршидә, тире белән сөяккә генә калган атның муеныннан сөя-сөя, үз кулыннан аңа печән һәм ипи кисәкләре ашатты. Мөхәммәтша агайның баягы сүзе аның үзәгенә үткәнлектән, Сөләйман шәһәргә кайтуы турындагы планы белән Мөхәммәтша агайны таныштырды.
Карт Сөләйманның бу планын расламады. Арба күчәрләрен дегетлн- дегетли:
— Шәһәргә кайту турында хәзер уйлама да син. Бөтен юллар, тирә- юньдәге барлык авыллар качаклар белән тулган. Эләктерсәләр, авыз ачып сүз әйтергә дә ирек бирмәсләр, шул минут атып, я асып үтерәчәкләр. Алар хәзер котырган этләрдән дә зәһәррәк котырынганнар. Алар турында син миннән генә сора. Алар тыштан гына ялт та йолт икән, эчләрендә алариың котырган мәчеләр оялаган икән. Торган көе тора бир. Баш исән калса, бер юлын табарбыз, — дип, дегет лагунын бәрәңге бакчасына чыгарып түтәлләр арасына яшерде.
Таң атты. Кояш чыкты. Авыл гөр килде, йөкләр, арбалар, тарантаслар ишек алларына сыеша алмыйча урамнарда аркылы-торкылы булып торалар. Арбалар, тарантаслар тирәсендә байлар, поплар, офицерлар, хатын-кызлар мәш килеп, кайнап торалар. Арбасыз, тарантассыз калганнары ут капкан йорттан качкан тараканнар төсле, каңгырышып авыл буйлап чәй эчәргә урын эзлиләр. Авылның ярлы-ябагае, бу тамашага карап, мыек асларыннан елмаеп, боларга кулдан килгән комачаулык тудырып кына йөриләр.
Атлылары атларын урманнарга илтеп яшергәннәр. Арба көпчәкләрен бәрәңге базларына күмеп өлгергәннәр. Офицерлар, наганнардан ата-ата йорттан йортка подвода эзләп йөреп тә, рәт чыгара алмагач, ачудан салам түбәле ярлы йортка ут төртеп янгын чыгардылар.
Атка печән ашатып торган Мөршидә белән Сөләйман янына карт килеп, авыл читендәге янгынга күрсәтеп:
— Күрәсезме, нишләтә алар? Ә син шәһәргә кайтам дисең, — диюгә. Сөләйман, алдында басып торган Байталов белән фабрикант Бахтияровны күргәч, тәннәре эсселе-суыклы булып китте. Байталов Сөләйманның янына ук килеп:
— Сөләйман әфәнде, сез Мәскәүдә түгелмени?! — диде.
4* 59
Сөләйман, бу сорауның мәгънәсен, бнк тиз аңлап алып, бөтен көчен бер ноктага җыеп, мөмкин хәтле салкын канлы булырга тырышты:
— Ул ялган хәбәрне тарату кемгә кирәк булды икән? Вәлидханов та бая шулай дигән була.
Байталов, допрос алган охранка следователе төсле, хәйләле йомшак тавыш белән:
— Кай якларга сәфәр? — дип сорады.
Сөләйман юри дорфа тавыш белән:
— Бу юл Мәскәүгә илтми бугай. Ә сез үзегез кай якларга юл тотарга уйлыйсыз? — диде.
— Хәзергә Лаешка. Аннан кире пароход белән Казанга.
— Кыска сәфәргә чыккансыз икән.
— Озын сәфәрне большевикларга калдырдык. Ике атнадан Казан губернасында бер большевик калмаячак, алла боерса. Ике айдан Мәскәүгә нәүбәт җитәчәк. Ленинга җеназа укылганын ишеткәнсеңдер бит. Калган большевикларның да кәфеннәре муеннарына уралган. Синең атың бармы?
— Мине монда кадәр озатырга килгән крестьян көпчәген төзәтергә дип тимерче алачыгына киткән җирдән кайтмады.
Байталов, зәһәрләнеп:
— Аларның барысы да хаиннар. Аларга җир, хөррият урынына Столыпин камчысыннан да ныграк камчы кирәк, — диюгә, Сөләйман, Байталов өчен Мөхәммәтша агай алдында уңайсызланып, хатасын төзәтергә тырышып:
— Сез бигрәк инде, алай ук түгел лә, — диде. Менә бу агай Лаешка хәтле утыртып алып барырга ышандыра.
Байталов Мөхәммәтша агай өстендә күзләрен йөртеп, тавышына тынычлык кертергә тырышып:
— Алайса юл бер икән. Менә большевикларыгызны күрдегезме инде. Татар мәдәниятенең кәгъбәсеннән татар зыялыларын сөреп чыгару нияте белән -илне канга батырдылар. Ләкин бер айдан, күп булса ике айдан, шул кап дәрьясында үзләре гарык булачаклар, алла боерса, — диде’.
Вәлидханов Байталовны култыклап читкә алып китеп бераз сөйләшкәннән соң, ашыгып өйгә кереп киттеләр.
Сөләйман, хәтәрнең якынлашканын сизенеп, шул турыда Мөхәм- мәтша агай белән сөйләшеп торганда, өйдән Хамматов чыгып, җыен юк-бар сүзләр белән аның эчен пошырып, аңардан бер метрга да аерылмады. Сөләйман, үзенең кулга төшкәнлеген аңлап, юл яздырыр өчен Мөхәммәтша агайдан аны да Лаешка хәтле утыртып алып баруын үтенеп сораган булды.
Хамматов:
— Синең әле башыңнан большевиклар сөреме чыгып җитмәгән күренә, — дип, зәһәрләнеп елмайды.
— Нигә алай дип уйлыйсыз? — диде Сөләйман.
— Ни дип шул мужиклар каршында кимсенәсең. Атына да. арбасына да без хуҗа хәзер. Тәртәгә тибә башласа, бер пуля җитә бит аңа.
Хамматовның бу тупас сүзләренә каршы карт башын гына чайкап алды.
Урам буйлап агылган атлы, җәяүле халык агымы көчәя барды. Вәлидханов, Байталовны үз урынына — байлар арбасына утыртып, үзе Хамматов белән Мөхәммәтша агай арбасына утырырга булды. Бу хәлгә Сөләйман шомланды. Офицерның бу планы Сөләйманга баглы булуын Мөхәммәтша агай да сизгәнлектән, ул атының арыганлыгын сылтау итеп, юлга чыгуны кичектереп, Сөләйманны качырырга уңай вакыт эзләде. Ләкин адъютант белән «Корылтай» газетасы секретареның бер
60
адымга да Сөләйман яныннан читкә китмәүләрен күреп, карт — Сөләйманны качырып калудан өметен өзде.
— Атым дүрт кешене тартып бара алмас, — дип, тагы хәйлә корган булды. Аның бу хәйләсенә каршы Вәлидханов, картның күкрәгенә наганын терәп:
— Дүрт кешене тарта алмаса, үзең җәяү барырсың. Хәзер җигәсе- бул атыңны!—дип, Сөләйманны үз янына утыртып, Лаешка алып китте.
Лаеш күпере төбендәге берничә километрга сузылган затордаи атлы- ларга түгел, җәяүлеләр дә үтәрлек түгел иде.
Вәлидханов белән Хамматов Сөләйманны уртага алып, күпер башында Лаешка керүчеләрнең документларын тикшереп торган офицерлар алдына китереп бастыруга, адъютант бер офицерның алдына барып, честь биреп, Сөләйманга кулы белән төртеп күрсәтте. Ике офицер, Сөләйманны тентегәннән соң, документларын сорадылар. Аның һичбер төрле документы булмаганлыктан, шул ук минутта аны Лаеш комендатурасына алып барып, аннан пристань янындагы бер баржага кертеп яптылар. Баржа эчендә йөздән артык кеше бар иде инде. Төнгә таба бу кешеләрнең саннары берничә йөзләргә җитте. Баржадагы халык төнне тыныч уздырды. Иртә белән бу халык ачлыктан, сусызлыктан шаулый башлагач, баржаның люгында өстә сакта торган солдатларның берсе баржа очына төзәп винтовкадан бер-бер артлы берничә атуга, халык тагы тынып калды. Тик пуля корсагын тишеп үткән бер крестьян гына ыңгырашты. Халык үлек белән җәрәхәтлеләрне люк турысына куеп, баржадан алып чыгуларын сорасалар да, җавап урынына сакчыларның винтовка көпшәләре генә күренде.
Тагы төн булды. Баржа эчендәге халык, ачлыкка, сусауга чыдаша алмыйча, ил очырган умарта төсле, шау килде. Халык арасыннан берәү батыр, көчле тавыш белән:
— Иптәшләр! Чех этләре, ак бандитлар безне баржага төяп, эт балаларын батырган төсле, Кама суында батырачаклар. Барыбер безне алда үлемнән бүтән нәрсә көтми. Өстә безне саклаучы барлыгы биш-алты солдат бар. Ә без, күрәсез, нихәтле. Үләсе килмәгәннәр әйдәгез минем артымнан!—диюгә, әлеге кеше артыннан халык люкка ташланды. Люк авызыннан атучылар күренмәгәч, Сөләйман да баржадан чыгып, халык артыннан пристаньга таба йөгерде.
Баржадан котылган халык, пристаньда кузгалып китәргә әзерләнеп торган пароходка керүчеләрнең пропускларын тикшереп торучы офицерларны бәреп, пароходка ябырылып керә башлады. Пароход, елаган төсле, сызгырта-сызгырта кузгалды. Пропускысыз пароходка керүче халыкка таба пароходтан һәм пристаньнан ата башладылар. Пароход кузгалгач та, халык үзен-үзе тота алмады, пристаньның төрле җирләреннән пароходка таба сикерүчеләрнең кайберләре суга төшеп, пароходның әйләнеп торган көпчәкләре арасында юкка чыктылар.
Бу пароход Богородскига таба юл алды.
Өченче, дүртенче классларда тагы документлар тикшерү башлангач. Сөләйман өскә менеп, беренче классның рубкасына үтмәкче булды. Ләкин коридорларда тыгылган офицерлар, байлар өстенә инә ташласаң да җиргә төшәрлек түгел иде. Сөләйман да шул тыгызлыкка кереп тыкшынды. Ләкин бу «халык» каюталарга урнаша башлагач, коридордагы тыгызлык кимеде. Бу хәл Сөләйманга турыдан-туры хәтәр хәзерләде. Ул, рубкага кереп, бер почмакка таба үтеп барганда, аны җиңеннән тартып Хәлил туктатты һәм шактый усал һәм дорфа тавыш белән:
— Син саңгырауландыңмы әллә, туган? Әллә үзеңне танытмаска азапланасыңмы? — дип, аңа үз янында урын күрсәтте. Большевикларны, сүгеп туйганнан соң:
61
— Айныгансың, егет, бәрәкәлла, — дип Хәлил Сөләйманның җилкәсеннән кагып алды.
Бөтен пароходта бер кисәк икмәк булмаганлыктан, халык Богородск пристанен түземсезлек белән көтеп алды. Ләкин пароход ни өчендер Богородск пристанена туктамады. Пароходтагы качаклар түземсезлек белән Тәтеш пристанен көтә башладылар.
Бу пристаньга пароход свистоксыз гына туктаганлыктан, пристаньда күпме торасын тәгаен белүче юк иде. Пристань каршында, үч иткән төсле, бер генә черегән кыяр сатучы да күренмәде.
Сөләйманның ике тәүлек ярым инде бер кисәк ипи капканы юк һәм кесәсендә дә сукыр бер тиене юк иде. Ул ачлыгын, акчасызлыгын һәм пароходтан төшеп калырга теләвен Хәлилдән һәм аның компаниясеннән яшерергә тырышып:
— Пароход ике сәгать чамасы торачак, — диде.
— Каян белдең? — диде Хәлил.
— Базарга күмәч алырга киткән матросларга капитан шулай диде. Пароход ике сәгатьтән артык тормас, вакытында кайтыгыз, дип артларыннан кычкырып калды. Әфәнделәр, мин шәһәргә күмәчкә менәм. Кемгә нәрсә кирәк. Әйтегез, — диюгә, Хәлил һәм аның компаниясе Сөләйманга акчалар биреп, алар өчен дә күмәч, ит, чәй-шикәр алырга куштылар.
Сөләйман алты йөз утыз басмалы Тәтеш тавының баскычыннан менеп, скамьяга утырды, кесәсеннән яулыгын чыгарып, пароходның кузгалып киткәнен көтә башлады. Качаклар ипи, күмәчләрне капчыкларга тутырып пароходка ташып тордылар.
Сөләйманның тамагы ач булса да, пароходны озатып калырга бик кызыкты. Пароход кузгалуга, ул скамья өстенә басып, яулыгы белән пароход артыннан изәп калды.
Тәтеш турында пароходта сөйләнгән сүзләр дөрескә чыкты. Бу шәһәрдә ак армиянең бер солдаты да калмаган иде. Шәһәрдә һичбер төрле властьның булмавы Сөләйманны аптырашта калдырды. Ул базарга барды. Базар гөр килеп сату итеп ята. Кибетләр ачык, халыкның йөзендә ниндидер шатлык, тынычлык күренеп тора. Сөләйман, базардан ит күтәреп баручы бер хатынны туктатып:
— Гафу итегез, җиңги, мин пароходтан калдым. Калада кемнәр хәзер: аклармы, кызыллармы? — дип сорады:
— Берсе дә юк, — диде хатын.
— Ничек берсе дә юк?
— Аклар качып киткәнгә бер тәүлек була инде.
— Җиңги, сездә кунып чыгарга урын табылмасмы?
— Без өебезгә белмәгән кешеләрне кертмибез. Бәлки, син буржуй, я офицер, — белмәссең. Монда бер тол карчык бар. Ул теләсә кемне өенә кунарга кертә.
— Ул карчыкның өе еракмы соң?
— Әнә, җимерек капкалы иске өйне күрәсеңме? Шул инде, — дип, хатын үз юлына китте.
Карчыкның улы аклардан качып килгән, Казанда курсларда укучы булып чыкты. Сөләйманны ишетеп белгәнлектән, анасына мунча ягарга кушты.
Иртә белән чәйдән соң карчыкның улы, Сөләйманны урамга алып чыгып, аклар белән качып киткән байларның йортларын, чигенгәндә аклар атып киткән кешеләрнең каберләрен күрсәтеп йөрде. Шушы каберләрдән, берничә йортның стеналарын тишеп үткән туп ядрәләренең эзләреннән һәм Идел буенда ватылып яткан берничә грузовиктан башка бу калада сугыш эзен күрсәткән билгеләр күренмәде.
Большевиклар турында өяз мещаннары арасында таралган килешсез хәбәрләрнең барысының да ялган икәнлеген урамнарда сөйли тор-
62
гач, кызылларны көтеп яткан бу каланың кешеләре Сөләйманга «комиссар» иптәш дип эндәшә башладылар. Тәтеш мулласы аны ашка чакырды. Сөләйман, карчыкның малаеннан хурланып, муллага ашка бармады. Ирләре качып киткән бай хатыннары карчыкның капка тирәсендә әйләнә башладылар. Бу хәлгә Сөләйман шомланды. Үзенең комиссар да, большевик та түгеллеген туры килгәндә аңлатырга тырышса да, өяз обывательләре аның сүзләренә бик үк ышанып җитмәделәр. «Комиссар иптәш» дип эндәшүләрендә дәвам иттеләр.
Тәтешнең байлары, офицерлары, караклары, хулиганнары акларга ияреп киткәнлектән, калада һичбер төрле башбаштаклык сизелмәде. Бу башбаштаклыкның булмавына Кызыл Армиянең якында булуы, әлбәттә, бик зур ярдәм итте. Шулай итеп, Тәтеш ике тәүлек властьсыз яшәде.
Өченче көнне иртә белән Кызыл Армиянең бер отряды килеп керде.
Отрядның килеп керүен бик күп кешеләр сизмичә дә калдылар. Чөнки бу отряд калага керү белән үзенең төп бурычын үтәргә кереште. Иген амбарлары, хуҗалары качкан зур йортлар һәм базар тирәләренә каравыллар куелды. Отрядның бер өлеше пулеметлар белән Идел буй-' лап тау өстенә урнаштылар, һичбер төрле шау-шу, ыгы-зыгы сизелмәде.
Бу отряд эчендә руслар, татарлар һәм беркадәр мадьярлар да бар иде. Сөләйманга соңгы вакытта гел аклар белән генә очрашырга туры килгәнлектән, аларның ерткычлыкларын адым саен күреп торганлыктан, Кызыл Армиядәге бу тәртипкә һәм һәрбер аерым кызылармеецның рево-люцион бурычын тирәнтен аңлавына аның исе китте. Ул үзенең Кызыл Армия сафларында булмавына бүген тагы бер кат кайгырып алды. Кызылармеецларның бу күренешләре аның күңелендә бөтен Кызыл Армиягә гаять тә зур ихтирам тудырды.
Төштән соң каланың зур мәйданында митинг җыелды. Митингка каланың барлык халкы килде. Митингны отрядның командиры .Борисенко иптәш ачып, фронтларда Кызыл Армиянең уңышлары белән халыкны таныштырды. Кичә иртә белән Казан шәһәренә Кызыл Армиянең керүен әйтүгә, халык бердән кул чабарга керешеп, бер аваздан: «Ура! Яшәсеи советлар власте!» — дип кычкырып мәйданны яңгыратты.
Командир сөйләп бетерүгә, трибунага эшче кыяфәтле берәү менеп, акларның кабахәтлекләре турында фактлар күрсәтеп сөйләде.
Сөләйман трибунага менүгә, карчыкның улы кул чаба башлагач, халык та аңа иярде. Сөләйман акларның Казан шәһәре урамнарында үз күзе белән күргән ерткычлыкларын сөйләгәндә, мәйдан өстеннән чебен дә очмады. Чехларга каршы баш күтәргән авылларның крестьяннары сөйләделәр. Митинг ябылгач, отряд командиры эшче белән Сөләйманны һәм тагы берникадәр кешеләрне үзе белән штабка алып барып, каланың хәлен нормаль хәлгә кайтару һәм тәртип саклау турында киңәшмә оештырды. Сөләйманның Казанда бертөрле дә эше булмаса да, «ашыгыч эшләрем бар» дигән хәйлә белән командирдан үзенә һәм карчыкның улына пропусклар алып, шул ук көнне җәяүләп юлга чыгарга хәзерләнделәр.
XVI
Алар Тәтешнең җил тегермәннәренә җитүгә, Иделдән кала өстенә бер-бер артлы туп ядрәләре төшә башлады. Шул ук вакытта тау өстеннән пулемет тавышлары яңгырады. Сөләйман белән карчыкның улы туп ядрәләреннән бер тегермәнгә ышыкланып, бераз торганнан соң, тамашаны күрер өчен Идел буена йөгерделәр. Кала турысына туктаган буксир пароходы шәһәр өстенә өч дюймовкаларны бер-бер артлы җибәреп тора иде. Тау башыннан аңа каршы пулеметтай, винтовкалардан җавап кайтаралар. Шул арада Иделнең югары башында зур кара нокта күренде. Нокта өстендә яшен уты төсле бернәрсә ялтырап алды. Шул ук.
63
вакыт диярлек кала өстенә туп атып торган буксир пароходы янында Идел өстендә биек фонтан күтәрелде. Бу фонтаннар пароход тирә-юнендә күбәя башлагач, буксир, туп көпшәсен кала өстеннән алып, еракта күренгән кара ноктага төзәп ата-ата түбәнгә таба агып китте. Еракта күренгән нокта да шундый ук буксир пароходы булып чыкты. Тик аның мачта түбәсендәге флагы гына кызыл иде. Ул иртәнге йомшак җилдә, якут төсле кызыл флагын җилфердәтеп, аклар буксирын куып китте. Кала өсте яңадан тынды. Сөләйман белән карчыкның улы тәпи-тәпи Казанга таба юл тоттылар. Тәтештән биш-алты чакрым киткәч, аларны бер атлы крестьян куып җитеп, Казанга барганлыгын белдерде. Арба түренә сузылып яткан яшь егет янына аларны утыртып, Югары Ослаи- га хәтле алып барырга булды.
Юлда алар, Тормы авылына туктап, ат ашаттылар һәм үзләре бер йортка кереп чәй эчтеләр. Бу авылда да качак татар байларының ишләре аз түгел иде. Алар Сөләйманнарны Казанга кайтмаска үгетләделәр. Большевиклар турында төшләрендә күргән коточкыч хәлләр турында сөйли торгач, атның хуҗасы крестьян чынлап та Казанга бару турында икеләнә башлады. Ат авырый, ашамый, фәлән-төгән дип, чынлап ук кәҗәләнә башлады.
Шул арада, бәхеткә каршы, Казаннан кайтып килүче бер крестьян очрап, большевиклар турында качак байлар сөйләгән хәлләрнең Казан шәһәрендә әсәре дә юклыгын сөйләп биргәннән соң гына, крестьян Сөләйманнарны Казанга озатып куярга риза булды.
Авылны чыгуга, арба түрендә ятып барган егет, крестьянның аркасына төртеп, олы юлдан кайтмыйча икенче чит юлдан баруын сорады. Крестьян башта чит юлдан барырга каршы булды. Егет төрле сәбәпләр күрсәтеп, крестьянны олы юлдан бармаска күндерде. Чит юл белән ун-унбиш чакрым үтүгә, һәр ун чакрым арасында диярлек атлы һәм җәяүле Кызыл Армия отрядлары очрый башладылар. Алар атлы крестьянга юл биреп, көчле Идел төсле тавышсыз-тынсыз һаман алга таба агып тордылар. Тик тупчылар гына арбага юл бирмәделәр.
Сөләйманнар көзге такыр юлдан шулай тыныч кына барганда, яхшы кара айгыр җигүле тарантаска утырган ике гаскәри кеше, аларны узып, берничә сажень үткәннән соң туктадылар да, тарантастай төшеп, наганнарын чыгарып, Сөләйманнар арбасы янына килделәр.
— Егетләр, сез кая барасыз? — диде чәченә чал кергән гаскәри.
— Казанга кайтабыз, — дип Сөләйман җавап бирде.
— Казанга кайта торган булгач, нигә син аларны олы юлдан алып бармыйсың? —дип крестьянга сорау бирде.
— Менә бу егет җәнҗаллап бу юлдан барырга кушты. Юлмыни бу, әнә күрәсез, ат бөтенләй эт булды, — дип, крестьян арба түрендә ятып барган егеткә үпкәләп карап куйды.
Документлар тикшерү башланды. Сөләйманның кызыл командир биргән пропускыдан башка һичбер төрле документы булмаса да, гаскәриләр аца артык игътибар бирмәделәр. Документлар тикшергәндә арба түрендә ятып барган егетнең документларын аеруча җентекләп тикшергәннән соң, гаскәриләр, читкәрәк китеп, үзара нәрсәдер киңәшеп алдылар. Алар- пың берсе илле биш яшьләр чамасында чал чәчле олы кеше, икенчесе егерме бишләр чамасында бөтенләй яшь егет иде. Чал чәчле кеше, арба янына килеп:
— Коралларыгыз булса бирегез! — диде. Ләкин ни өчендер, тентемәделәр. Шуннан ул бөтенесенең документларын портфеленә салып:
— Сез барыгыз да кулга алынасыз, — диюгә, ат хуҗасы крестьянга борылып: — Безнең арттан калышма. Әгәр дә болариың берсен генә качырсаң да, үз башың белән җавап бирерсең! — дип, тарантаска утырып та киттеләр. Крестьян арбасы бер биш чакрым чамасы гына тарантастан калышмыйча бара алды. Кара айгырга иярә алмыйча башта йөз.
64
сажень чамасы, соңыннан бер чакрым чамасы артка калгач, тарантас туктады. Крестьян арбасы аларны житүгә, чал чәчле гаскәри .тарантаста аяк өстенә басып, арбадагы кешеләрне күзе белән барлап чыкканнан соң, калышмаска дип тагы бер кат кисәтү ясады. Крестьян аты, нихәтле генә тырышса да, кара айгыр артыннан житешә алмады. Бара торгач, алдагы тарантас бөтенләй күздән дә югалды. Тарантас күздән югалгач, ике-өч минут үтүгә арба түрендә ятып барган егет, песи житезлеге белән күз ачып йомганчы арбадан сикереп төшеп, куаклыкка таба бөтен көченә йөгерә башлады. Сөләйман белән карчыкның улы бертавыштан:
— Качма, качма, тукта! — дип, егет артыннан йөгерделәр. Крестьян атын үз башына калдырып, «Караул, качтылар!» дип, алар артыннан чапты. Куаклыклар арасында төлке төсле эз яшереп йөргәндә, егет бер түмгәккә абынып егылуга, Сөләйман белән карчыкның улы аның якасыннан эләктереп алдылар.
Карчыкның улы:
— Кая качасың! —дип егеткә берне тамызып та алды. Егет бер дә исе китмәгән булып:
— Сез нишлисез, диваналар, тышка чыгарга гына төштем бит мин, — дип, куак төбенә утырып озаклап маташкан булды.
Сөләйман, карчыкның улы һәм крестьян аның өч ягына басып саклап тордылар.
Алар арба янына кайтканда, тарантас кире кайтып, арба белән янәшә туктаган иде инде.
Гаскәриләр бер сүз әйтмичә крестьян атын алдан җибәреп, үзләре Югары Осланга хәтле арба артыннан кайттылар.
Арба Ослан тавыннан Идел буена төшкәч, чал чәчле кеше Сөләйманнарга юл хакын крестьянга түләргә кушты. Үзләрен көймәгә утыртып, яшь гаскәри — ишкәккә, чал чәчлесе койрыкка утырдылар. Иделне аркылы кисеп чыкканда, икәүләп бергә бик матур итеп жырлап та алдылар. Устьега килеп төшүгә, чал чәчле гаскәри үтеп барган бер автомобильне туктатып, кешеләрен төшереп, арба түрендә ятып килгән егеткә автомобильгә утырырга кушты. Сөләйман белән карчыкның улына карап:
— Сез, егетләр, хәзер үк моннан туп-туры Лобачевский урамга шәһәр комендатурасына барыгыз. Шунда документларыгызны алырсыз!— дип, юлда качып азапланган егеткә борылып, кискен тавыш белән: — Ә сез автомобильгә кереп утырыгыз, — диде.
Теге егет карышты, автомобильгә утырудан баш тарткач, аны култыклап автомобильгә утыртып алып киттеләр.
Устьеның тышкы күренеше сугыш дәһшәтләрен бөтен күләме белән Сөләйманның күз алдына китереп бастырды.
Икешәр-өчәр катлы рестораннар, харчевнялар, кибетләрдән төзелгән матур урамда хәзер аларның төтенгә каралган мичләре генә кабер ташлары төсле утырып калганнар. Идел яры буйлап бер километрга сузылган складлар, амбарлар урынында хәзер көл генә өелеп калган. Трамвай юлының рельслары урыны-урыны белән кәкрәеп, тырпаеп торалар. Телеграф, телефон баганалары кайсы яртылаш сынган, кайсы ауган — кыскасы, кечкенә генә төзек матур шәһәрчеккә охшаган Устьедан көл белән кисәүләр генә калган.
Эшчеләр трамвай юлларын төзәтәләр. Яңа телеграф, телефон баганалары утырталар. Монтерлар баганалар башында трамвай, электр чыбыкларын ялгап торалар. Шулай итеп ак бандитлар яндырып, жимереп киткән Устьены кызыллар яңабаштан төзергә керешкәнлек аның бөтен почмакларыннан күренеп тора иде.
Сөләйман белән карчыкның улы тәпи-тәпи шәһәргә кайтып кергәнче, караңгы да төште.
5. .с. Ә - № 10. 65
Сөләйманны бу юлы Казан, Советлар Казаны, кызыл байракларга киенгән килеш хуплап каршы алды. Беренче карашта бу шәһәрдә бөтенләй сугыш та булмаган төсле иде. Урамнарда шау килеп кешеләр үз йомышлары белән йөреп торалар. Бөтен җирдә тәртип урнаштырылганы сизелә. Аклар вакытындагы кабахәтлекләрнең хәзер әсәре дә күренми. Завод-фабрикаларның тавышлары аеруча көчле булып яңгырый. Халыкның йөзендә бәйрәм шатлыгы, яшәү өмете балкый. Урам почмакларында басып торган кораллы кызыл гаскәрләр йомышлары төшкән кешеләргә кулдан килгән бөтен ярдәмнәрне күрсәтеп торалар.
Сөләйманга шәһәр туган үз өе төсле якын, тыныч, рәхәт булып күренде. Шулай урам почмакларында басып торган кызылармеецлардан сораша-сораша комендатураның тимер капкасы төбенә килеп җиттеләр. Капка төбендә басып торган матрослар аларны эчкә кертмәгәч, Сөләйман гайрәтләнеп:
— Безне кертмәскә хакыгыз юк, без арестованныйлар!—дип тавыш чыгаргач кына, бер матрос парадный ишектән кереп китте.
Биш-ун минуттан соң кире кайтып, «Рәхим итегез!» — дип, аларны киң мәрмәр баскыч буйлап икенче катка алып менеп, коридор түрендәге бер бүлмәгә алып керде, үзе ишек төбендә басып калды.
Зур бүлмәнең уртасында зур өстәл өстендә зур карта ята. Карта тирәсендә берничә гаскәри кешеләр басып картаны тикшереп торалар. Юлда боларның документларын алган чал чәчле кеше Сөләйманнар белән бергә арбага утырып кайткан егеткә Тәтеш белән Казан арасындагы юллар турында төрле сораулар биреп тора иде.
Егетнең төсе киндер төсле агарган. Бүлмәнең һавасы салкынча булуга карамастан, маңгаена борчак-борчак тир чыккан.
Чал чәчле кеше, Сөләйман белән карчыкның улыннан бу егет белән кайда һәм ничек очрашулары турында озаклап һәм җентекләп сорашканнан соң, ишек төбендә басып торган матросны чакырып алып, аңа ниндидер кәгазьләр биреп, үзе бүлмәдән чыгып китте.
Матрос аларның өчесен дә бүлмәдән чыгарып, янына тагы ике кы-зылармеец алып, мостовой уртасыннан Грузинский урамы буйлап алып китте.
Юлда барганда кызылармеецларның берсе, иптәшенә борылып:
— Мөршидәдән хат алдым, малай. Лаешта Мөхәммәтша агайның атын ак бандитлар алып калганнар. Үзен имгәткәннәр. Хәзер үлем түшәгендә ята икән карт, — диде.
Сөләйман, Мөршидә белән Мөхәммәтша агай исемнәрен ишетүгә, үзенең сак астында барганлыгын онытып:
— Мөхәммәтша агай дисеңме? — дип сорады.
— Әйе, шулай дим. Әйдә, алдыңа карап бар! — диде кызылармеец.
— Тәкә Мөхәммәтша агай турында әйтәсеңме?—дип, Сөләйман һаман үз сүзендә дәвам итте. Кызылармеец аптырап:
— Син аны каян беләсең?!—диде.
— Беләм инде. Мескен, әрәм булган икән. Бик һәйбәт карт иде. Ә кызы ^Мөршидә туташ турында сөйләп тә торасы юк. Ак гөл дә — гөл. ул да — гөл.
Кызылармеец, аның янына ук килеп:
— Каян син аларны беләсең?—дип сорады.
— Аклар вакытында мин аларның печәнлекләрендә качып яттым.
— Син теге, Мөршидә хатында язган Сөләйманмы әллә?!.
— Әйе. Син соң үзең теге ни түгелме... Вәлиәхмәт түгелме?
— Мөршидә әйттеме әллә?!
—- Мөршидә искиткеч яхшы кыз ул. Сине ничек яратканлыгын белсәң иде син...
Кызылармеец винтовкасын рәтләбрәк тотып:
— Сине ни өчен арестовать иттеләр? —диде.
66
Сөләйман:
— Үзем дә белмим, — диюгә, алдап барган матрос алар янына килеп, сөйләшүдән туктатып, Вәлиәхмәткә кисәтү ясады. Вәлиәхмәт матросның боерыгына буйсынып, ике адымга артка чигенде. Шуннан сон. ул Сөләйманның сорауларына бер җавап та кайтармады.
Мостовой уртасыннан барган чакта, теге егет ачык капкаларга таба омтылып караса да, сакчылар боҗрасыннан чыга алмады. Чека йорты алдына җитүгә, ул, кинәт борылып, бөтен көчкә кирегә таба йөгерә башлады. Сакчыларның өчесе дә аны куып киттеләр. Сөләйман белән карчыкның улы Чека парадные төбендә икәү генә басып калдылар. Күп уйлап тормыйча, Чека парадныеның таш баскычына утырып, арыган аякларын бераз тындырырга уйладылар. Ишек төбендә басып торган кызылармеец. «Монда утырырга ярамый!» — дип, аларны куарга тырышты. Ләкин Сөләйман белән карчыкның улы «без арестованиыйлар» дип, урыннарыннан да кузгалмадылар. Берничә минуттан соң матрос белән кызылармеецлар егетне култыклап, өстерәп парадныйдан алып менеп киттеләр. Сөләйман белән карчыкның улы да аларга ияреп кереп киттеләр.
Шуннан соң теге егетне Сөләйман белән карчыкның улы артык күрә алмасалар да, аның турында бер сәгатькә якын сораштырганнан соң, карчыкның улына документларын кайтарып:
— Барыгыз, өйләрегезгә кайтып китегез!—диделәр.
Сөләйманның Тәтештә кызыл гаскәр отряды командиры биргән про-пускыдай башка бер документы да булмаганлыктан, ул шул пропускының кире үзенә кайтарылуын сорый башлагач, аны икенче бүлмәгә алып киттеләр. Сөләйманны бүлмәгә алып кергән кеше өстәл артында язып утырган бер кызга:
— Иптәш Ласточка!—дип сүз катты. Кыз, башын кәгазьдән күтәрмичә генә:
— Тыңлыйм, — диде. Әлеге кеше Сөләйманның пропускысы турында сөйли башлауга, кыз язуыннан туктап, башын күтәреп, матур күзләрен Сөләйманга юнәлдерде. Сөләйман шашкан кеше төсле:
— Татьяна Тарасовна! — дип кычкырып, аңа ташланды.
Кыз, урыныннан торып, Сөләйманга кулын биреп, утырырга урын күрсәтте.
Теге кеше:
— Болай булгач, мин монда артык икән, — дип елмаеп, бүлмәдән чыгып китте.
Сөләйман үзенең туган сеңелесе белән очрашкан төсле, башыннан үткән хәлләрне сөйләргә кереште. Кыз, елмаеп:
— Сөләйман иптәш, миндә тагы да кызыграк вакыйгалар бар. Без алар турында икенче вакыт, бушрак чакта сөйләшербез, — диюгә, Сөләйман, үзенең Чекада икәнлеген исенә төшереп, урыныннан торды һәм сүзсез күз карашы белән кыздан гафу үтенде. Кыз аның бу хәленә елмаеп:
— Сез шушында утырып торыгыз!—дип, кәгазьләрен язу өстәленең тартмасына салып, аны бикләп, үзе ишектән чыгып китте.
Сөләйман дивардагы Ленин, Сталин, Дзержинский рәсемнәренә карап, күңеле нечкәреп, онытылгандай булды. Шул ук вакытта хаин эсерка пулясыннан бөек даһиның авырып ятканлыгын исенә төшереп, үзе сизмәстән аякка калкып, бөек Ленинга хөрмәт күрсәтергә теләде.
Кыз ишектән кереп, түрдәге өстәлгә үтеп, кәгазьләргә печатьләр сук-тырды. Сөләйман алдына килеп, кулындагы бер кәгазьне сузды:
— Менә монысы сезгә справка. Шуның буенча милициядән сезгә хез-мәткә кергәнче вакытлы документ бирерләр. Ләкин аңа әле кул куясы бар. Сез иртәгә хезмәт сәгатьләрендә көндез монда килеп миннән алырсыз. Менә сезгә монда керер өчен пропуск. Ә менә бу кәгазьне элек
торган гостиницаның конторына тапшырырсыз. Моннан соц инде офицерлар, контрреволюционерлар, исерек шпаналар белән, шаять, ара-латмассыздыр,— диюгә, Сөләйманның төсе помидор төсенә керде. Аның һичбер вакыт бу кадәр уңайсызланганы, оялганы юк иде. Хәтта рәхмәт әйтергә дә аның теле әйләнмәде. Ул, кызның кулын чын, саф ихтирам белән кысып:
— Болан булгач, сез дә инде тәмәке сатып йөрмәссез, — диюгә, кыз житди тавыш белән:
— Белмәссең, дошманнар көчле әле,—дип, үз урынына утырып, язуларын өстәл тартмасыннан чыгара башлады. Моңарчы исеменнән куркып йөргән Чека йорты бу юлы Сөләйманга атасының өеннән дә сөйкемлерәк булып күренде. Ә чекистлар аңа бертуганнарыннан да 1 якынрак төсле булып тоелдылар.
Сөләйман, Чека парадныеннан чыгып, туп-туры элек торган «Пассаж» номерларына кайтып керүгә, швейцар белән кочаклашып күреште. Алар икәүләп конторага менеп, Чекадан бирелгән язуны күрсәткәч, аны электәге номерыннан да яхшырак номерга урнаштырдылар.
Офицерлардан яшереп калган юрган белән мендәрне швейцар кровать өстенә куюга, Сөләйман мендәргә ташланып, аны тирә-яктан капшарга тотынды. Мендәр эченнән ул эзләгән нәрсә килеп чыкмагач, шашкан кеше төсле:
— Хикәям кая?!—дип, күзләрен швейцарга текәде.
— Китапларыңны әйтәсеңме? — диде швейцар.
— Менә шушы мендәр эченә куеп калдырган язуларым кая?—дип, тагын мендәрен капшарга тотынды.
Швейцар, гаепле кеше төсле, башын аска бөгеп:
— Ул язуларыңны офицерлар яндырдылар, — дип, бүлмәдән чыгып китте. Бу хәбәр Сөләйманга бердәнбер сеңелесенең аклар тарафыннан үтерелгәнлеген китергән хәбәр төсле тәэсир итте. Элек булса, ул бу кай-гыдан дусларын җыйнап, һуштан язганчы аракы эчәр иде. Бу юлы ул, ак бандитларга үч итеп, шул ук кичне хикәясен яңа баштан язарга утырды.
Сөләйман кичә сәгать биштә генә яткан булса да, иртә белән сәгать тугызда «Эш» газетасының редакциясендә редактор белән сөйләшеп уты-радыр иде инде. Ул шул ук көнне редакциягә хезмәткә кереп, җаваплы бер бүлекне башкаруны өстенә алды. Казан өчен канлы көрәш барган көннәрдә акларга каршы көрәш өчен кулына винтовка ала алмыйча, утыз өч көнен файдасызга уздыруга карамастан, аны советлар чынбарлыгы туганнарча, дусларча үз эченә алып, аңа шундый зур ышаныч күрсәтүенә Сөләйман эше белән җавап бирергә уйлады. Редакциядә ул үзен яңа туган бала төсле шат һәм батыр хис итте. Аның шатлыгы эченә сыеша алмады. Бөтен сотрудникларны аның кочаклап чыгасы килде.
Сәгать ике тулуга, кичә биргән вәгъдә буенча, справка кәгазьләрен алып кайтыр өчен һәм үзенең җаваплы хезмәткә керү шатлыгын Татьяна Тарасовна белән уртаклашырга дип Чекага китте.
Татьяна Тарасовна аны бүген кичәгегә караганда да ачыграк йөз белән каршы алды.
Сөләйман ак офицерлар яндырып киткән хикәясен кичә төнлә белән үк яңадан яза башлавын һәм бүген редакциягә хезмәткә керүе турында сөйләгәч, Татьяна Тарасовна, шатлыгына чыдаша алмыйча:
— Браво, браво, Сөләйман иптәш!—дип, аның кулын чын дусларча кат-ңат кысты. Татьяна Тарасовна кәгазьләрен өстәл тартмасына бикләп:— Менә хәзер мин сезгә кичә вәгъдә иткән справканы тапшырырга тиешмен, — дип, Сөләйманны икенче бүлмәгә алып кереп, өстәл артында утырган бер кеше белән таныштырды да, үзе бүлмәдән чыгып китте. Теге кеше Сөләйманга бик арзанлы тәмәке тәкъдим итеп, аклар тылындагы хәлләр турында сораштырып торганда, ишектә Татьяна Тарасовна
s* G7
68
һәм сакчылар арасында поручик Әсфәндияров күренде. Поручик ишеккә каршы диванда утырган Сөләйманны күрүгә, берничә секундка тораташ төсле катып калды. Татьяна Тарасовна, Әсфәндияровны күрсәтеп:
— Бу кешене сез таныйсызмы? — диде.
Поручикны күрүгә, Сөләйманның башына кан йөгерде. Ул, үзен сле-дователь бүлмәсендә икәнлеген онытып, урыныннан сикереп торып, Әсфәндияровның алдына басып:
— Палач!.. — дип, аның йөзенә төкерде.
Өстәл артында утырган кеше урыныннан торып, Сөләйман янына килде һәм аны тынычландырырга тырышып:
— Димәк, бу кешене сез яхшы таныйсыз? — дип сорады.
— Ууу... /Мин аны таныйм. Васильево урманында ул мине танымаса да, мин аны танып калдым. Ууу... /Мин аларны утыз өч көн эчендә утыз өч елга җитәрлек итеп таныдым. Мин аларны бик тирәнтен аңладым хәзер. — дип. өстәлдәге графиннан стаканга тутырып су эчте.
XVII
Көннәр, атналар үткән саен, Сөләйманның редакциядәге һәм матур әдәбият өлкәсендәге уңышлары арта бардылар.
Көннәр, атналар үткән саен, аның язу өстәлендә Карл Маркс, Ленин китаплары күбәйгәннән-күбәя бардылар.
Көннәрдән беркөн газетада басылып чыккан, Октябрьның бер еллык бәйрәменә багышланган үз хикәясен укып торганда, номерның ишеген кактылар. Сөләйман урыныннан тормыйча гына тыныч тавыш белән:
— Рәхим итегез! — диде.
Бүлмәне кояш нуры төсле яктыртып, ишектә тәмәкече кыз күренде. Ләкин бу юлы аның нәфис кулында сары саквояж урынында кызыл күннән эшләнгән портфель иде.
Бетте.
24. VII. 36—15. XII.36.