Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮТКӘН ЕЛЛАР СӘХИФӘСЕ

Н. ГАФУРОВ


Еллар үтүдән сары төскә кергән бу истәлекле кәгазь кисәге миңа очраклы рәвештә килеп эләкте. Шундый ук төскә кергән, күп йөрүдән һәм күп укылудан читләре таушалып беткән иске китап битләре арасыннан килеп чыкты ул. Башта мин аңа игътибар итмәдем. Гади газета кисәге. Гарәп хәрефе белән язылган сүзләр. Берәрсе китап тышлагандыр да, тузгач, китап эченә салып куйгандыр, дип уйладым. Тик бу кәгазь кисәге нигәдер гадигә охшамаган. Аны кемнеңдер кулы газетадан кайчы белән турылап кисеп алган, бик пөхтә итеп төргән. Күрәсең, кем өчендер ул истәлекле булган, кемдер бу кәгазьне еллар буена кадерләп саклаган. Игътибар ирексездән шул саргайган газета ки-сәгенә юнәлде. Нинди кәгазь бу? Нигә монда килеп эләккән? Нәрсә турында сөйли монда язылган сүзләр? Кайбер хәрефләре инде җуела да башлаган газетадагы сүзләрне укырга ашыктым. Анда түбәндәге сүзләр язылган иде:
«Тиздән иптәшебез Кәрам Садрет- диновның ак бандитлар тарафыннан үтерелүенә бер ел тула. Безнең хәс-рәтебез яңара. Кәрам иптәшнең без фәкыйрь крестьяннарга сөйләгән сүзләре искә төшә. Сине якты дөньядан юк иткән һәм син биргән җирләрне тартып алган ак бандитлар үзләре дә йөзтүбән килделәр.
Иптәш, тыныч йокла! Син күрсәткән Ленин юлыннан без мәңге тайпылачак түгелбез!
Без сине бервакытта да онытмабыз!
Кызылъяр волостеның фәкыйрь крестьяннары.»
Еллар үтүдән саргайган бу кечкенә газета кисәге үткән елларның, ре-волюция елларының хатирәсе белән бәйләнгән икән, безнең як авылла-рындагы революция каһарманнары турында сөйли икән! Менә ни өчен ул китап арасына килеп эләккән дә, югалмыйча сакланган.
Тагы да яңа сораулар туды: кре-стьяннарның шундый олы мәхәббәтен казанган, өлкә яки фронт газеталарына язарлык нинди кеше булган ул Кәрам Садретдинов? Кем булган ул? Ничек үлгән? Газета кисәгеннән аның кайсы елны үтерелгәнен дә белеп булмый. Инде бу сорауларга җавап табарга кирәк иде.
Нәрсәдән башларга? Кызылъяр волостеның архивын актарыргамы? Архив бөтенләе белән 1924 елгы зур пожар вакытында янып беткән. Икенче юл — халык хәтеренә таяну. Халык хәтере җанлы китап ул. Үзенә хезмәт иткән батыр улларын халык онытмый, алар турында буын- нан-буынга сөйли...
Гражданнар сугышы елларында ак бандитлар тарафыннан җәзалап үтерелгән Кәрам Садретдиновның да якты исемен, революция елларында авылларда совет властен урнаштыру буенча эшчәнлеген, героик үлемен халык онытмый саклаган. Элекке Кызылъяр волостена, Баш- кортстанның хәзерге Яңавыл һәм Тәтешле районнарына кергән авыл-ларда Кәрамның исемен әле дә зур хөрмәт белән искә алалар. Авыл
107
картлары, элекке Кызылъяр волос-теның беренче коммунистлары, ком- сомолецлары һәм Кәрамның туганнары белән очрашып сөйләшү газета кисәгендәге хәбәрне укыганнан соң туган күп сорауларга җавап табарга, хәбәрдә язылмаган күл нәрсәләрне ачыкларга һәм тулыландырырга ярдәм итте.
Кечкенә разъездда поезд озак тормады, ачы итеп, сузып бер кыч-кыртты да, кузгалып китте. Кешеләр белән тулы, кысан товарный вагоннан төшкән солдат, иптәшләренә кулын селкеп бераз карап торгач, кечкенә рюкзагың аркасына асып, карлы юлдан әкрен генә алга атлады. Авылга кайтырга ат көтеп ятыргамы? Кая ул! Ничә еллар туган илеңнән читтә, бозлы окопларда яткан солдат йөрәге ничек түзсен! Битләрне чеметеп каршыга ачы җил исә. Төнге буран ат юлын да күмеп киткән. Әмма юлсызлык та, буран да солдатны туктатмады. Рәсәйнең меңнәрчә километрлар җирен үткән, румын, герман җирләрендә дә булган күн итеге белән ак кар өстендә яңа эзләр калдырып, юлын дәвам итте. Бу якның һәр чокыры, һәр куагы таныш Кәрамга. Рабак белән Ачы-елга арасында күпме чабата туздырган ул. Таш чыгарып, таш ташып күпме тире аккан бу җирләргә! Солдатка алынганчы тугызынчы елларда ул тимер юл төзүдә эшләде. Үзе төзегән тимер юл хәзер аны революцион Петроградтан туган якларына алып кайтты.
Поезд инде күздән дә югалды. Кәрам бер вагонда кайткан иптәшләре, алар белән үткән озын солдат юлын хәтеренә төшерә...
... Солдат погоны, солдат ашы Кәрамга күптәннән таныш. 1910 нчы елда аны патша армиясенә хезмәткә алалар, Мәскәүгә китереп, артиллерия бригадасының икенче дивизион солдаты итәләр. Ул тиз арада русча өйрәнә, төрле милләт кешеләре белән аралаша, аларның тормышлары турында сораша. Кайда да Ачы-елгадагы кебек, ярлылар өчен шундый өметсез, хәсрәтле тормыш икәненә төшенә. Кәрам шушы елларда икенче хакыйкать яшәве, бу дөньяның дөрес корылмавы турында да ишетә. Бу хакыйкатьне аңа дусты Алексей ача. Кәрам казармадаш дустына үзенең һәм туганнарының михнәтле, хәсрәтле тор-мышы турында, әтисенең сигез бала белән җирсезлектән интегүе, кеше җирендә генә йорт коруы, дөнья рә-хәтен күрмичә үлеп китүе, үзенең кечкенә вакытта ук кешегә печән ча-бып, җир сөреп интегеп үсүе турында ачынып сөйли. Алексей аңа бишенче елгы революция, эшчеләрнең баш күтәрүләре, урамдагы баррикадалар турында сөйли; ярлыларны яклап язган кәгазьләр укый. Бер төнне Алексейны, уятып, каядыр алып китәләр. Шул китүдән ул кайтмый да. Кәрам соңыннан гына аның большевик булуы, Себергә сөргенгә җибәрелүе турында ишетә. Алексейның сүзләре турында ул еш кына уйлана башлый. Иптәшләренә дә сөйли. Бу хәл офицерларга мәгълүм була. Кәрамны тентиләр, тик бернәрсә дә тапмыйлар. Аның погоннарындагы ике басымны да алып, гади тупчы итеп калдыралар.
Халыкларны тагын да ныграк бөл-генлеккә төшергән беренче бөтен дөнья сугышы башлана. Кызылъяр авылында хәлфә булып балалар укыта башлаган Кәрамны яңадан армиягә алалар, «патша өчен җанын фида» итәргә вәгазьләп, фронтка озаталар.
Канлы фронтларны, салкын окоп-ларны, ачы Карпат җилләрен, өскә коеп яуган яңгырларны, үзәккә үткән ачлы-туклы көннәрне тиз генә пичек онытырсың!
Әткәй, әнкәй кулларында Үскән идек томрашып, Бетте башлар. бег»е күзләр, Бетте яшьләр еглашып, — дип, Кәрам туганнарына язган хатларны да үзе чыгарган кайгылы җырлар белән бизи.
Елауны сыкрау, сыкрауны патша-ларга, байларга ачу, көчле нәфрәт алыштыра. Кәрам фронтта моңача дошман дип канга-кан сугышкан солдатлар белән туганлашуларда, очрашуларда катнаша, аны солдатлар сөйләшү өчен вәкил итеп сай
108
лыйлар. Ул Рур эшчесе, румын кре-стьяны белән кул биреп сөйләшә. Солдатларны канлы сугышны тукта-тырга димли.
Февраль революциясен Кәрам шатланып каршы ала.
Атты тац. чыкты кояш Хөррият нуры белән, Баш тәхеттән төште егылып Кыска койрыклы елан,—
дип өенә хатлар яза.
Тик еланның койрыгы кыска булып чыкмый. Тәхеттән патша төшсә дә, Вакытлы хөкүмәт сугышны дәвам иттерә.
Аннары... революцион солдат ко-митетларында, советларында катнашу, юнкерларга, ак офицерларга каршы көрәш... Байларга нәфрәт аны Петроградка алып килә. Бу юл аны туган якларына алып кайта. Авылга ул инде бөтенләй башка Кәрам, «Ленин сабагын» укыган, фронтларда зур тормыш мәктәбен үткән Кәрам булып кайта. Авыл халкына да дөньядагы дөрес юлны аңлатып бирү теләге белән кайта ул. Шинель якасын күтәреп, җәяүләп, ак кар өстеннән яңа эзләр калдырып туган авылына кайтканда, солдат менә шуларны уеннан кичерә.
Ил гизеп, дөнья күреп кайткан «хәлфә»не авылдашлары кунакка ча-кырырга ашыгалар. Шул ук табынга авылның хөрмәтле кешеләре — Шакир бай, Вәсфи мулла да чакырыла. Мәҗлес тыныч кына башланып китә. Солдаттан дөнья хәлләрен, фронт тормышын сорашалар. Кәрам революция турында, патшаның төшерелүе, фәкыйрьләрне яклап яңа законнар чыгуы турында дәртләнеп сөйли.
Шакир бай аңа каршы төшә:
— Бу эшләр барысы да үтәчәк, иске закон кайтачак. Уйлап карагыз: башсыз гәүдә яши аламы? Юк. Патшасыз да яшәп булмый, — ди ул.
Аңа Вәсфи мулла да кушыла.
Кәрам ил белән хәзер халыкның, Коммунистлар партиясенең җитәкче-лек итәчәге, авылларда да совет власте урнашачагы, ярлыларга Шакир бай кебек байларның җирләре бүленеп биреләчәге турында сөйли. Гәп куера, олы бәхәскә күчә. Мәҗлес тә икегә аерыла. Шакир бай белән Вәсфи мулла мәҗлеснең ахырын, да көтмичә чыгып китәләр. Бу вакыйгадан соң «коммунист хәлфәане мулла белән бергә ашка чакырмый башлыйлар. Ә Кәрам авыл ярлыларының якын киңәшчесе, дусты булып китә. Кәрамны байларның, муллаларның янаулары да куркытмый, ул Петроградтан, солдаттан ишетеп кайткан сүзләрен сөйләүне дәвам итә. Авылларда аны көтеп каршы алалар. Ярлы крестьяннар аны волостьның җир эшләре буенча комиссары итеп сайлыйлар. Кәрам волостьта совет властен урнаштыру буенча, башка коммунистлар белән бергә, зур эшчәнлек җәелдереп җибәрә. Дружина төзи, авылларда җан башыннан җир бүлеп бирүне оештыра.
1918 елның февралендә Бирск өяз ком м у н истл а р партиясе ком итеты Кәрам Садретдиновны коммунистлар сафына член итеп ала.
... Ямады авылына Кәрам килгән дигән хәбәрне ишетү белән, җыенга әйтүне дә көтмәстән, авыл читендәге олы күпергә халык җыела башлый. Карты да, яше дә, җирлесе дә, җир- сезе дә килә.
— Хәзер җир Суфияр боярныкы да, Хәким байныкы да түгел. Җиргә, суга, урман, болыннарга барыбыз да хуҗа. Җирнең байлыгы белән барыбыз да тигез файдаланачакбыз. Җир җан башыннан бүленәчәк—хатын-кызларга да ирләр белән бертигез җир биреләчәк...
Кәрамның сөйләвен җитди кыяфәт белән тыңлаган йөзләр ирек- сездән елмаялар. Җирсезлектән интеккән берничә фәкыйрь шунда ук гармоньсыз-нисез биеп тә китә, һавага кәләпүшләр, эшләпәләр оча. Кәрамны уратып алалар да, һавага чөяләр. Аннары сорашулар, алдагы көннәр турында татлы хыялланулар китә.
Кәрам фәкыйрьләр күңеленә шатлык өстәүче, байлар йөрәгенә шом салучы кеше булып әверелә. Аның дуслары да, дошманнары да күбәя.
Унсигезенче елның Беренче мае. Кояшлы матур көн. Бөтен дөнья хезмәт ияләренең бәйрәмен үткә
109
рергә Кызылъярга — волость үзәгенә бөтен авыллардан крестьяннар агыла. Ат белән дә, җәяү дә. Сандыклардан сабан туйларында гына кия торган бәйрәм киемнәре чыгарыла, өстәлләргә бәйрәм ашлары куела. Суфияр бояр урманы дип йөртелә торган болын бәйрәмчә киенгән халык белән тула. Уртадагы озын колгада зур кызыл байрак. Карнавал — бәйрәм белән Кәрам җитәкчелек итә. Ул шунда ук — халык арасында йөри, төрле авыллар-дан килгән крестьяннар белән үз итеп сөйләшә, хәлләрен сораша. Кәрам бәйрәмне ачып, халыкны зур бәйрәм белән котлый, бердәмлекне тагын да ныгытырга чакыра, илдә гражданнар сугышының ни өчен башлануын аңлата. Аның соңгы сүзләрен халыкның «ура» тавышлары күмә.
Аннары уеннар, җырлар башлана. Кәрам да матур тавышы белән моңлы итеп җырлый, Тукай, Гафури шигырьләрен сөйли.
Шушы истәлекле карнавалдан соң Май бәйрәме волостьтагы авылларда һәр елны үткәрелә башлый.
Бу елның җәе ярлылар өчен аеруча шатлыклы була. Алар беренче мәртәбә яңа бүленгән җирләрдә ашлык чәчәләр. Июльдә ашлык мул булып өлгереп тә җитә. Менә шундый шатлыклы көннәрдә аклар килә дигән хәвефле хәбәр тарала.
... Атын шабыр тиргә батырып чаптырып килгән дружинник акларның инде Кызылъярга якынлашуын хәбәр итә. Әле генә авыллардан әйләнеп кайткан Кәрам өчен бу яңа хәбәр булмый. Авылларда нәкъ шул эш буенча йөрде дә инде ул. Халык арасында аңлату эшләре алып барды. Акларның иске режимны кайтару өчен көрәшүләрен, алардан атларны яшерергә, аларга каршы көрәшергә кирәклеген сөйләде. Хәзер аклар авылларда үз гаскәрләре өчен, хәтта, аксак ат та таба алмаячак. Барысы да урманнарда! Волостьның кирәкле документлары да ышанычлы урынга яшерелгән!
— Тизрәк, ашык Кәрам!
Волостька таба юыртып килүче атлар төркеме дә күренә. Ни эшләргә? Эләгүе шул микәнни? Кәрам тиз генә урамга җыйналган халык төркеме эченә кереп югала. Кемдер аңа үзенең ертылып беткән пиджагын, кемдер эшләпәсен суза. Каравылчы киеме киенеп, ул акларның борын төбеннән чыгып кача. Өч көн буе Суфияр бояр урманында, печән кибәне төпләрендә ятканнан соң, коммунист йөрәге түзми, Кәрам яңадан авылга юнәлә.
Аклар отрядының башлыгы, ак офицер Сафа Надимовны комму- нист-комиссар Кәрамның ярлыларны акларга каршы һаман да котыртып йөрүе турындагы хәбәрләр тәмам шашындыра. Нинди тотылмас кеше булды бу? Кәрамны эзләргә җибәрелгән взвод һаман бер нәтиҗәсез авылдан-авылга йөри. Сафаның ярдәмчесе Вафа Хәйруллин Ачы-елгага барып эзләсә дә, Кәрамның энесе Сафеттиине урам буенча камчы белән суктырып йөрсә дә файдасыз — комиссар һаман иректә... Кәрамны тоткан кешегә акча вәгъдә итү дә ярдәм итми. Волостьның азык эшләре буенча комиссары коммунист Дунаев ДАөгътәсимне дә тотып булмый. Аның энесе бернәрсә дә әйтмичә, кыйналып үлде. Үзенең әтисенең җирләрен — мулла җирен тартып алган кешеләрдән үчне алмыйча китәргәме!? Ак офицер Сафа коммунистларны эзәрлекләргә, Кәрамны эзләргә үзе чыгып китәргә була.
Ә Кәрам һаман да табылмый. Аны авыл ярлылары күз карасы кебек саклыйлар. Бер авылда аны он алабы эченә урнаштыралар. Алапны ике катлы ясап, өстенә он тутыралар, эчкә һава керсен өчен тишекләр тишәләр. Сафаның солдатлары йортның астын-өскә китерсәләр дә, Кәрамны табалмыйлар.
Асауды авылында ул чак кына тотылмый кала. Аның бу авылга килгәнен сизеп калып, аклар авылны уратып алалар, йорт саен тенти башлыйлар. Кәрам югалып калмый, үзе белән бергә армиядә хезмәт иткән йорт хуҗасы Тал ипкә ат җигәргә, абзардагы тиресне арбага төяргә куша. Үзе арба төбенә сузылып ята. Тирес төялгән арбада тыныч кына сызгырынып барган крестьянны аклар туктатып, комиссар турында
110
сорашалар да җибәрәләр. Кәрамның тирес астында ятуы турында аларның башларына да килми...
Менә шулай көннәр, айлар үтә...
Аклар Кәрамның Сандугач авылына — хатыны, балалары янына кайтуын озак сагалыйлар. Ниһаять, «кош» тозакка эләгә. Кораллы солдатлар Кәрамны кыйный-кыйный авылдагы иң яхшы йортка — Нигъмәтулла бай йортына алып киләләр. Сорау алу, кыйнау, җәзалау башлана:
— Башка коммунистлар кайда?
— Волость документлары, җир кәгазьләре кайда?
Кәрам дәшми. Ул Нигъмәтулла байга, Сафаның нагайкасына, мау-зерына курыкмыйча карый, үзен горур тота:
— Миннән бер сүз дә ала алмассыз, явызлар, — ди ул, тешен кысып, — мине үтерү белән генә сезнең җирләр кире кайтмаячак!
Бүлмәдә камчы чыжылдавы ише-телә, идәнгә кан тамчылары чәчри.
Кыйналудан хәлсезләнгән, һуштан язган, канга баткан гәүдәне ике солдат өстерәп, байның калын бүрәнәле амбарының идәненә кертеп ташлыйлар.
Өйдә коммунист-комиссарның то-тылу уңае белән эчү мәҗлесе башлана. Кичкә таба амбар ишеге тагын ачыла. Исерекләр төркеме Кәрамны бу юлы амбар эчендә -кыйный.
— Үләр, ахры, — ди Нигъмәтулла бай ишекне ябып чыкканда.
Ләкин тазалык җиңә. Иртәгәсен Кәрам ишек йозагы шалтыравыннан һәм өстенә ниндидер авыр нәрсәнең килеп төшүеннән уянып китә:
— Кем бу?
— Кыйнадылар, каһәрләр, — ди ыңгырашулы тавыш башта сорауга җавап бирмичә. — Хәмидулла мин. Я ңа - К ы р г ы й волостен н а н. В ол ост ь председателе.
Кәрамга иптәш булгач, беркадәр җиңел булып китә. Алар сөйләшә башлыйлар. Бераздан яңадан ишек келәләренең шалтыравы ишетелә:
— Павелны, безнең волостьның секретарен кертәләр, — ди Хәмидулла.
Амбарда канга баткан, җәзалан-ганнар, шулай итеп, өчкә тула. Өч милләт кешесе — татар, рус, удмурт — төрле авыл, төрле волость кешеләре Нигъмәтулла байның караңгы амбарында очрашалар һәм дуслашалар.
Ләкин бу дуслык бик кыска вакытлы була.
Төнлә белән аларны уяталар. Сандугач кешеләре ай яктысында кара атка атланган офицерның (бу Сафа Надимов була) һәм солдатларның өч тоткынны алып, Максим авылы ягына китеп югалуларын күреп калалар.
Авылдан чыгып, берәр чакрым баргач, аларны көзге арыш уҗымы өстеннән, язгы кар сулары ашаган чокыр янына алып киләләр, йомшак, ямь-яшел хәтфә уҗым нинди матур булып үсеп килә. Ялангач, канлы аякларны иркәләгәндәй, җылыткандай итә.
Тормыш нинди матур! Ә алда — караңгы, төпсез чокыр!..
Төн... Тынлык... Әйтерсең лә таби-гать тә ипдер сизенә... Үлем көткән өч кешенең кайгылы йөзләренә карап моңсу ай салкын нурларын сирпеп ала да, бу вәхшәтнең шаһиты булырга теләмичә, болыт астына күмелә. Бөтен җир өсте, чокыр эчләре шомлы караңгылык белән каплана...
Иртәгесен Кәрамның һәм аның иптәшләренең үтерелү хәбәре бөтен волостька тарала.
... Авыл халкы Кәрамны һәм аның иптәшләрен өч көй эзли. Өч көннән соң гына аларның үле гәүдәләре табыла. Уҗымны рәнҗеткән солдат итеге, ат тоягы эзләре эзләүчеләрне юлдан бер читкәрәк алып керә. Тапалган уҗым, чокырга ташланган канлы гәүдәләр, гәүдәләрдәге яралар төнге вәхшилек турында сөйлиләр. Аларны Сафа ерткычларча җәзалап үтергән. Тәннәрен пычак белән кискәләгән, ат койрыгына тагып, уҗым өстеннән сөйрәткән. Аннары гына чокырга ташлаткан.
Кәрамны, Хәмидулланы һәм Па-велны аклардан яшереп, төнлә белән ай яктысында җирлиләр.
Берничә көннән соң авыл халкын пожар каланчасы алдына җыялар.

— Кем күмәргә батырчылык итте,— дип халыкка мөрәҗәгать итә Сафа, — аларга җир әрәм. Тәннәре козгыннарга, этләргә азык булсын!
Берәү дә дәшми. Камчы белән суктыру да, куркыту да, Хәсәи мул-ланың вәгазе дә ярдәм итми.
Тугыз көннән соң өч гәүдәне яңадан казып алып, чокырга ташлаталар. Тик төнлә белән гәүдәләр серле рәвештә яңадан югала. Хәмидулла белән Павелны якташлары алып китә, Кәрамны авылдашлары яшереп күмә. Зираттан читтә, авылдан бер чакрымдагы басуда ялгыз кабер менә шулай барлыкка килә.
... Күбесе Кызылъяр волосте кре-стьяннарыннан торган, акларны куа баручы кызылларның бер отряды Кәрам белән хушлашыр өчен Сандугач авылына туктый. Калку басудагы ялгыз кабер янына халык җыйнала.
— Тыныч йокла, иптәш! Без син башлаган эшне ахырынача дәвахм итәрбез... Син теләгән, син тырышкан матур, ирекле тормыш төзербез. Синең өчен үч алырбыз! Син сөйләгән якты сүзләрне без онытмабыз!
Аклар тарафыннан җәзалап үте-релгән батыр коммунист хөрмәтенә мылтыклардан залп белән салют яңгырый.

112