Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

ОКТЯБРЬНЫҢ 40 ЕЛЛЫГЫНА ЯҢА ӘСӘРЛӘР
Бөек Октябрьның 40 еллыгына язучыла- рыбызның берничә яңа романы, повесте һәм поэмасы басылып чыга. Татар әдәбияты классигы Ш. Камалның революциядән соң совет властеның ныгуы өчен барган көрәш вакыйгаларын чагылдырган «Матур туганда» романы беренче тапкыр рус теленә тәрҗемә ителеп басылып чыкты. Озакламый укучылар А. Салминның «Иделдә давыл» романының икенче китабын алачаклар. Яз^ы Г. Бәширов «Сиваш» повестен өр-яңадан эшләп, яңа редакциядә бастырып чыгара. Г. Әпсәләмов эшчеләр тормышына багышланган яңа романын язып бетереп, нәшриятка тапшырды. Шамил Госмановнын повестьлар, хикәяләр һәм новеллалар җыентыгы тулысы белән Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы темасына багышланган. Октябрь революциясендә, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләреннән коллектив җыентыгы чыгарырга хәзерләнә.
ӨЧ КОНКУРС
Октябрь революциясенең 40 еллык бәйрәме уңае белән Татарстан язучылар союзы, республикабызның Культура министрлыгы, Комсомолның Өлкә Комитеты һәм журнал редакцияләре өч әдәби конкурс игълан иттеләр. Октябрь революциясе, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы геройлары — татар халкының данлыклы уллары һәм кызлары Мулланур Вахитов. Камил Якуб, Муса Җәлил, Газинур Гафиятуллин, Сара Сырт- ланова һәм башкалар турында иң яхшы җырлар тудыру өчен конкурс оештырылды. Икенче конкурс язучылар һәм яшь авторлар катнашлыгы белән республикабыз яшьләре тормышыннан иң яхшы хикәяләр, бер пәрдәле пьесалар, поэмалар, шигырьләр, ки-носценарийлар һәм очерклар иҗат итүне күздә тота. «Конкурска» дигән исем астында «Чаян» журналы редакциясенә дә халыкара һәм эчке темага багышланган хикәяләр, фельетоннар, памфлетлар, мәсәлләр, пародияләр һәм эпиграммалар килеп тора.
ОЧРАШУЛАР
Күп санлы укучылар аудиториясе алдында татар язучылары Москвада булып үткән татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы йомгаклары турында, үзләренең иҗат планнары һәм республика буйлап йөреп, күргән тәэсирләре турында чыгышлар ясыйлар. Сентябрь аенда шагыйрь Г. Хуҗиев белән яшь прозаик Г. Ахунов республикабызның нефть районына барып, андагы эшчеләр һәм хезмәткәрләр белән очраштылар, эшче яшьләр әдәби түгәрәгенең эшенә ярдәм күрсәттеләр. Шагыйрь Нури Арсланов Алабуга шәһәрендә, Абдулла Әхмәт Балтач районында, Әхмәт Фәйзи Г. Тукайның туган ягы Кырлай авылында булдылар.
Язучылардан Шәйхи /Маннур, Фатих Хөсни, Абдулла Әхмәт Тәкәнеш районының Тулбай авылында әдәби кичә уздырдылар һәм яңа уку йортын ачуда катнаштылар. Бу уку йортын шагыйрь Шәйхи Маннур үзе салдырып, авылдашларына бүләк итте. Татар язучылары Тулбай авылының уку йортына, үзләренең автографларын куеп, бик күп китаплар җибәрделәр.
Әхмәт Фәйзи, Габдрахман Әпсәләмов, Зәки Нури, Абдулла Әхмәт һәм Нури Арс- лановларның авыл-район пропагандистлары белән очрашуы да кызыклы гына үтте. Язучылар һәм пропагандистлар үзләренең чыгышларын матур әдәбиятны халык арасында пропагандалау, матур әдәбияттагы образлардан пропаганда эшендә файдалану мәсьәләләренә багышладылар. Язучылар союзының Г. Тукай исемендәге клубында авыл клублары, район Культура йорты работниклары белән язучылар арасында булып үткән очрашу кичәсе дә матур әдәбиятны пропагандалауга багышланды.
А. М. Горький музее тарафыннан оешты-рылган лекторийда язучылар еш кына докладлар ясыйлар, үзләренең әсәрләрен укыйлар. Октябрь аенда «Татар поэзиясенең үсеше», «Татар драматургиясенең үсеш юллары», «40 ел эчендә татар совет әдәбияты» дигән темаларга докладлар укыла. Укучылар алдында үзләренең иҗатлары турында драматург Р. Ишморат, шагыйрьләр Б. Зернит һәм Н. Арсланов чыгыш ясыйлар.
127
ГАРИФ ГОБӘЙ ЮБИЛЕЕ
15 сентябрьдә Казандагы Пионерлар Сараеның иркен залында язучылар һәм бик күп яшь укучылар балалар язучысы Гариф Гобәйгә илле яшь тулу көнен билгеләп үттеләр. Язучы Мирсәй Әмир залдагыларга юбилярның тормыш һәм иҗат юлы турында чыгыш ясады. Гариф Гобәйгә быел Мәскәүдәге татар әдәбияты һәм сәнгате де-кадасы уңае белән бирелгән Хезмәт Кызыл Байрагы ордены тапшырылды.
ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР СЕМИНАРЫ
Республикабызның ел саен уздырыла торган яшь язучылар семинарына зур хәзерлек бара. Семинарга матбугатта үзләренең беренче әсәрләре белән чыккан 28 яшь автор чакырыла. Болар арасында төрле профессия кешеләре бар. 10 декабрьда башланачак бу
ЯКТАШЛАР ИҖАТЫНА
Башкортстан республикасының Дүртөйле район китапханәсендә райондаш язучылар Хөсни Кәрим, Шәехзадә Бабич, Бәдрүш Мокамай, Зыя Мансур, Наҗар Нәҗми иҗатларына багышланган әдәби кичә булды.
«Совет Башкортстаны» газетасы хәбәрчесе Ш. Вахитов кичәгә килүчеләрне якташ язучыларның иҗаты белән таныштырды, аларның аерым шигырьләрен укыды. Карт семинарда яшь язучылар, үзләренең әсәрләре турындагы фикерләрдән тыш, каләмдәш өлкән иптәшләренең үз иҗатлары тарындагы чыгышларын тыңлаячаклар, культура эшлеклеләре белән очрашачаклар.
БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ
коммунист С. Янышев язучы Хөсни Кәрим белән бергә эшләгән чактагы истәлекләрен сөйләде.
Кичәнең икенче өлешендә укучылар Шәехзадә Бабич, Наҗар Нәҗми һәм Зыя Мансурның шигырьләрен укыдылар. Район культура агарту работникларыннан торган хор коллективы якташ шагыйрьләрнең сүзләренә язылган җырларны башкарды.
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫН ТИКШЕРҮ
20 сентябрьдә Татарстан Язучылары союзы Правлениесенең чираттагы утырышында «Ялкын» журналы тикшерелде. Фикер алышуда Г. Бәширов, Ф. Хөсни, Г. Әпсәләмов, А. Әхмәт, Г. Гобәй, Н. Исәнбәт, Л. Җәләй, Г. Лотфи, Г. Бакиров, В. Хаҗиев, 3. Нури С. Әдһәмова, Ә. Камал, Н. Гыйззәтуллин һ. б. иптәшләр катнашып, журнал битләрендә басылган повесть, хикәя, очерк, шигырьләргә конкрет анализ ясадылар, кызык- лы-кызыклы фикерләр әйттеләр. Журналда уңышлы гына әсәрләр, балаларның үз иҗатларына урын бирү кебек әйбәт яклар булса да, күп кенә әсәрләр кимчелекле килеш басыла. Балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып бетермәү, алардан олыларча фикер йөрттерү—хикәяләрнең төп җи- тешсезлеге. Шулай ук журналның яшь уку-чыларны рус һәм Европа әдипләре белән аз таныштыруына, балалар өчен җыр текстлары, ноталарны сирәк урнаштыруына да игътибар ителде. Журналда оештыру эшенең йомшак булуы әйтелде.
«Ялкын» журналын тикшерү балалар әдәбияты мәсьәләләре буенча ноябрь аеның икенче яртысында Мәскәү язучылары һәм шагыйрьләре катнашы белән уздырылачак киңәшмә-семинарга хәзерлек төсендә релде.
«ӘДӘБИ АЛАБУГА»
Алабуга педагогия институты һәм район газетасы «Алга» редакциясе каршында берничә ел инде әдәби иҗат түгәрәге эшләп килә. Күп кенә яшь талантларны берләштергән бу түгәрәкнең кайбер членнары инде үзләренең әсәрләре белән республика газеталарында чыга, алар иҗат иткән җыр текстлары үзешчән композиторлар тарафыннан көйгә салына.
Быел түгәрәк «Әдәби Алабуга» дигән исем белән татар һәм рус телләрендә кечкенә генә, җыйнак кына форматта, яшь авторларның иҗат үрнәкләрен туплап, җыентык чыгарды. Җыентыкта 24 авторның 60 лап шигыре бирелгән.
үткә-