Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН ДЕЛЕГАЦИЯСЕ ПИТЕРДА

Н. ЕЖОВ

Төбе-тамыры белән корыган, иске һәм иң кабахәт строй революцион көч белән тарихның чүп-чар ящигы- на себереп төшерелгәннән соң, Россия эшчеләр сыйныфы крестьяннар ярдәмендә бер дә кичектермичә Советлар властен оештыру эшенә ке-реште. Ләкин Советларда вак буржуаз элементлар күп иде. Алар, буржуазия интересларыннан чыгып, ничек кенә булса да, революция эшенә комачауларга тырыштылар.
Бу, беренчедән, восстание күтәргән эшчеләр массасының таләпләре кө-чәйгән һәм бу таләпләр тиешле формага кергән вакытта булса, икенчедән, буржуазия һәм аның ла-кейлары пролетариатка һәм яңа гына чит илдән кайткан, атаклы Апрель тезисларында пролетариат бурычларын билгеләгән даһи В. И. Ленинга каршы котырган рәвештә һөҗүм башлаган вакыт иде.
Бу вакытта патша Россиясенең иң зур хәрби округларының берсе булган Казанда — ун губернаны һәм ике өлкәне берләштергән үзәк пунктта — вакыйгалар торган саен революцион характер ала башлады.
1917 елда яңа стиль белән май башларында Казан пролетариаты һәм гарнизоны берничә революцион чыгыш ясады. Казан эшчеләре, профсоюзларга берләшеп, барлык предприятиеләрдә сигез сәгатьлек эш көне урнаштыру эшен башладылар, ә Казан гарнизонында революцион солдатлар патша генераллары Сандецкий белән Язвинны кулга алып
9 Казанда 1917 елның октябрендә кораллы восстаниене оештыручы һәм җитәкләүчеләрнең берсе булган Н. Ежовның бу мәкаләсе КПССнын Татарстан Өлкә Комитеты каршындагы партия тарихы институты хәзерләгән истәлекләр җыентыгы китабыннан алынды. (Ред.)
гауптвахтага ябып куйдылар.
Әгәр февраль революциясеннән соңгы беренче көннәрдә Казанда вакыйгалар бик акрын үссә һәм җи-тәрлек революцион ялкында булма- са, ә инде майның башларында рево-люцион көчләр күтәрелгәинән-күтә- релә барды.
Февраль революциясенең беренче көннәрендә үк, үзләренең элеккеге урыннарында калган округ һәм гар-низон идарәләренең һәм оешмалары-ның җитәкчеләре реакцион офицерлар булышлыгында революцияне буарга омтылдылар, һәртөрле боерыклар, күрсәтмәләр һәм шәхси агитация һәм пропаганда белән алар солдатларга басым ясарга маташтылар, ватанны саклау хакына офицерларга буйсынуны таләп иттеләр. Барлык хәрби частьларда, оешмаларда һәм учреждениеләрдә гражданнар һәм солдатлар элементар политик хокуклардан да мәхрүм ителделәр. Генерал Добрынин приказы буенча офицерлар өстенлек тоткан частьлардагы гаскәри комитетлар «дошманны җиңү өчен.» тик тәртип урнаштыру эшләре генә алып барырга тиешләр иде, ә политик мәсьәләләр белән шөгыльләнү эшләреннән алар тыелды. Ул чордагы 412 номерлы приказда болан диелә: «политик мәсьәләләр комитетлар эшенә керми». Бу приказ нигезендә хәрби булмаган кешеләргә политик агитация максаты белән казарма
103
лардагы хәрби чиннар янына керү тыела.
Сүз иреге һәр адымда кысылды. Казан хәрби-уку йортларында сол-датлар офицерлар тарафыннан тагын да катырак мәсхәрәләнүгә дучар ителделәр. Мәсәлән, мина шундый бер вакыйганың шаһ ите булырга туры килде: 2 нче номерлы прапорщиклар мәктәбендә февраль революциясеннән соң да ике-өч атна буена патша портреты эленеп торды, мәктәптә укучылар патша рәсемен берничә мәртәбә алып ташларга теләсәләр дә булдыра алмадылар, чөнки моңа капиталист, алпавыт уллары — кадровый офицерлар каршы иделәр.
Политикадан читләтүгә, политик оешмаларда катнашуларны изоля-цияләүгә, политик хокукларны кысуга һәм гражданнар массасы белән элемтәне өзүгә юнәлдерелгән тупас мәсхәрәләүләр хезмәт ияләренең һәм солдатларның барлык ризасыз- лыкларына төп сәбәп булды.
Майның беренче көннәрендә Ка-занда ризасызлыклар һәм баш күтә-рүләр бигрәк тә Казенный завод эшчеләре арасында киң колач алды. Моңа эш көне озынлыгы һәм хезмәт хакы мәсьәләләре буенча түрәләр белән туган конфликт төп сәбәп булды. Түрәләр эшчеләр куйган таләпләрне канәгатьләндермәделәр. Бу вакытларда, Казан Советында киле- шүчән политика алып баручы икейөзле кешеләр утырганга, Совет эшчеләрнең һәм солдатларның революцион таләпләрен яклап чыкмады. Вакыт үткән саен ризасызлыклар үсте, таләпләр көчәйде, массалар хәрәкәте арта барды.
Казан пролетариаты һәм шәһәрдәге гаскәрләр гарнизоны эш көнен кыскарту, политик тормышта катнашу хокукларын яулап алу өчен үзләренең революцион чыгышларында үз көчләреннән тыш Пнтерда восстание күтәргән эшчеләр һәм солдатлар ярдәменә дә таяндылар. Казан эшчеләре һәм солдатлары Пи- терда барган вакыйгалар белән бик кызыксынып тордылар. Революция үзәге белән элемтә тоту өчен барлык чараларны күрделәр.
Апрель ахырында Казан шәһәренең ике районында бер үк вакытта, ләкин төрле мотивлар буенча, Пи- терга җибәрү өчен ике делегация оештырылды. Берсе — Казенный завод эшчеләренең карары буенча — эшчеләр районыннан; икенчесе — хәрби уку частьларыннан. Делега-циянең һәрберсенә икешәр вәкил кертелде.
Эшчеләр делегациясе составына В. И. Вегер һәм Г. А. Коротков, ә хәрби делегациягә Н. Я. Ежов һәм Кржановский керде.
Предприятиеләр һәм частьлар тор-мышын гына аңлата торган махсус заданиеләрдән башка, делегацияләрнең икесе дә өч кыска пункттан торган политик наказ алдылар: беренче— кораллы восстание күтәргән Петроград пролетариатына Казан эшчеләренең һәм солдатларының революцион настроениеләрен белгертү; икенче — эшчеләр һәм солдатлар интересларын яклаган платформада торган политик оешмага бу турыда информация ясау; өченче — алдагы эш өчен директива алу.
Озакламый без Вегер белән икебез юлга чыктык, 16(29) апрельдә һәр ике делегация бер үк поезд белән Петроградка килеп җитте. Шунда без, хәзерге Октябрьск вокзалыннан чыгуга, гадәттән тыш бер вакыйга күрдек: вокзал мәйданчыгында, тагын аннан арырак булган 25 Октябрь проспектында һәм аңа чиктәш булган урамнарда төркем-төркем кешеләр үзара бәхәсләшеп йөриләр иде. һәркайда бер мәсьәлә тикшерелә: кем ул Ленин? Без урамдагы революцион хәрәкәткә кушылдык. Андрей Бубнов һәм Владимир Маяковский белән очрашып, Казан, Питер һәм Москва вакыйгалары турында үзара информация алышканнан соң, барыбыз бергә бер төркемнән икенче төркемгә кереп бәхәсләрдә катнаша-катнаша караңгы төнгә кадәр шәһәр буйлап йөрдек.
Монда булган кеше яңа гына эми-грациядән кайткан пролетар револю-циясе даһие В. И. Ленинга каршы буржуазиянең ничек коточкыч һөҗүм башлавын беркайчан да онытмас. Буржуаз яла ягучыларның һөҗүмнәрен алып ташлау өчен, большевикларга төрле алымнар файда
104
ланырга, төркемнәрне җимерергә, митинглар оештырырга туры килде.
Бер төркем белән очрашканда, мин В. Маяковскийның мондыйлар белән ничек эш итүен күрдем. Без бу төркем янына килгәч, кешеләр арасында яхшы гына киенгән бер хатынның ачулы тавыш белән бөтен көченә: «Ленин шпион, ул Россияне сатты, аны атарга кирәк» һәм башка шундый әшәке сүзләр кычкырып торуын күрдек. Толпа эченә җитез -хәрәкәтле, озын буйлы ир кеше кереп бу хатын янына килде һәм калын тавыш белән: «Мадам, сез минем янчыкны урладыгыз!» — диде. Бу кеше Маяковский булып чыкты. Әлеге хатын куркып калды. Берникадәр ни әйтергә аптырап карап торганнан соң гына «нахал» дип әйтә алды. Маяковский үзенең элек әйткән сүзләрен тагын бер мәртәбә кабатлады. «Кем күрде? Сезнең шаһитларыгыз кайда?» — диде әлеге дама аңа каршы. «Ә сезнең шаһитларыгыз кайда? — диде Маяковский тыныч тавыш белән. — Сезнең арагыздан кем Ленин шпион һәм провокатор икәнлекне исбат итә ала?»
Аптырап калган публика, эш нәр-сәдә икәнен аңлап алды һәм көлкеле тавышлар белән төрле якка таралды. Буржуй дамасы да әкрен генә каядыр сызды. Маяковский, Бубнов һәм безнең делегация генә калды, һөҗүм кире кагылды, төркем тирә- якка таралды, без алга таба юл тоттык.
Митинглар оештыруга бигрәк тә Бубнов оста иде. Икенче көнне бә-хәсләшә торган бер кечкенә төркемнән ип. Бубновның тырышлыгы, аның сәләте аркасында мең кешедән дә ким булмаган митинг оештырылды.
Беренче Май алдыннан безнең делегация берничә пролетар клубта булды һәм Литовск гвардия полкы комитеты председателеннән бәйрәм митингысында чыгыш ясарга чакыру алды. Беренче май көнне иртән казармаларның ишек алдында полк сафка тезелде һәм Питер советы вәкилләрен көтә башлады. Полкка вәкил булып совет президиумы члены, Вакытлы хөкүмәтнең хезмәт министры Скобелев килде.
Митинг башлангач, беренче булып сүзне Скобелев алды. Ул тәбрик сүз-ләреннән соң Беренче Майның әһә-миятен аңлата башлады. Аның речен бүлеп: «Сии безгә Ленин турында сөйлә! Иптәш Ленин кем ул?» — дигән тавышлар яңгырады, моны бөтен полк күтәреп алды. Скобелев Ленин турында сөйләп бирергә мәҗбүр булды. Әйтергә кирәк, Скобелевның В. И. Ленин турында сөйләгән сүзләре бик саклык белән генә сөйләнделәр. «Ленин РСДРПның иң карт социалистларыннан берсе, ул намуслы социалист»,—диде Скобелев. Аннары ул, Ленинны үзе белүе, аның фәнни хезмәтләрен укуы турында әйтте һәм революциянең үсеш юллары һәм бу революциядә эшчеләр сыйныфының якындагы бурычлары мәсьәләләре буенча Ленин белән үзенең килешә алмавын белдерде. Ленин идеяләрен утопия дип санавын, Ленинны ул шундый идеяләрне яклаучы фанатик дип исәпләвем әйтте. Скобелевтан соң Казан делегациясе исеменнән ип. Вегер чыгыш ясады. Ул иң башта Ленин турындагы мәсьәләләр буенча Скобе-левка каршы сөйләде. «Әгәр, — диде ул, үзенең чыгышында, — социалист министрлар һәм аларга охшашлы меньшевиклар үзләренең чыгышларында солдатлар һәм эшчеләр массасы алдында Ленин идеяләре утопия дигән фикер таратсалар, алар моның белән социализмга каршы чыгалар, тик буржуазия тегермәненә генә «социалистик» су агызалар».
Казандагы хәл турында информа-циядән соң ип. Вегер солдатларны киләчәк өчен көрәшкә чакырды. Митингта катнашучылар аның речен көчле кул чабулар белән кабул иттеләр.
Митингтан киткәндә, без револю-цион көчләрнең үсүенә һәм солдатлар массасы революцияне дәвам итү ягында торуларына тагын бер мәртәбә ышандык.
Беренче Май көне кояшлы һәм җылы булды. Көннең матур булуы Питер пролетариатына һәм революцион гарнизонына үзләренең көчләрен бөтен барлыгы белән дөньяга күрсәтергә ярдәм итте. Бу көн Пет-
105