КАТОРЖАН
Поэмадан өзек
Ә х м ү ш бабай сөйли: Алтынчы ел алпавытның җирен Бүлеп сөргән чакта таралып, Хәтереңдәдер, чолганышта калдык, Атлы казаклардан камалып.
Безнең өскә өч кат залп биргәч, Ниләр булды күрдең үзең дә;
Ата улны, ана кызны белми: Кан-яшь иде һәркем күзендә.
Сүкте мулла: «Кая иманыгыз! Оныттыгыз «алла» барын да, Кызарттыгыз ислам дине йөзен, Изге җомга көннең таңында».
Үз гомеремдә күпне күрдем, күпне, — Тик уемда өмет сүнмәде, Балкыр кебек булды бер заманны Ык буеның килер көннәре...
Федор атлы кеше белән бергә Мин Уфада булдым төрмәдә, Үз туганым кебек якын кеше, Биргесез ул, әйе, кемгә дә.
Федор үзе Путиловтан икән, Кулга алынган январь тугызында: «Канлы якшәмбе»дә үтергәннәр Хатынын да, җиткән кызын да.
Аннан инде... аннан ераграк, Җибәрделәр безне Себергә. Ятап кузгалгач та әйтте Федор:
— Киттек, туган, газап сөрергә.
Крепостька керү белән әйттем:
— Якты дөнья бездән хуш инде! Миңа ялгап, өстәп куйды Федор:
— Тере кешеләр кабере шушы инде!
82
Якты дөнья калды, тора-бара Тарттырдылар каты җәзага, «Үрдәк бәйләү», диләр, шундый авыр:
Бөгелеп төшә нинди таза да.
Салкын бүлмә. Түшәм, почмаклар кар. Идәне дә бозлы таш идән,
Тәрәзәсе ватык, буран өреп тора, Күргәч акыл китте баш-мидән.
Берсе сипте салкын таш идәнгә Сохариның каты валчыгын: Кош-кортларга җимне сипкән кебек.. Әйләндереп какты янчыгын.
Икенчесе мине чишендерде, Шәрә калдым шундый салкында,. Өченчесе нечкә бау тоткан да, Көтеп тора минем артымда.
Яткырдылар сузып таш идәнгә, Бәйләделәр кысып — нык урап: Нечкә шпагатлар тәнне кисә, Ятам әрнеп шунда, чак сулап.
Урадылар бауны тарта-тарта, Ике кулны тәнгә беркетеп. Җитмәсә бит ике аякны да Калдырдылар бәйләп — бер итеп.
Аңым киткән... үзем сизмәгәнмен. Сохарига ташлап киткәннәр, Бик аз гына тоям, әйтерсең лә, Пыяланы ваклап сипкәннәр.
&
* ❖
Федор күндәм, бик чыдамлы иде, Нәрсәгә дә исе китмәде;
Нинди генә җәза бирмәсеннәр,— Ыңгырашмый-дәшми үткәрде.
Ул үзе дә әйтә торган иде:
— «Дәшми җимер дошман исәбен! Серне бирмә, нык бул! аңласын ул Йөрәгеңнең батыр икәнен.
Дошманга иң каты, усал җавап Дәшми чыдау җәза биргәндә; Хурлыгыннан иреннәрен чәйни, Саный алмый үзен җиңгәнгә...».
Суның кадерен, чүлдән сусап килгән Юлчылардан сорап бел!—диләр: Дусларыңның чын дус икәнлеген Авыр көндә сынап бел!—диләр.
6* 83
Төрле хәлләр минем баштан үтте. Федор кебек дусны күрмәдем:
Үлем күренеп килгән чаклар булды, Ул булышты. Калдым — үлмәдем.
Берсе шулай булды: җәйгә чыккач, Су ташыйбыз тауга бер күлдән. Шундый авыр эш бу! Хәтта кеше Чыдамаган артык өч көннән.
Мичкәсе зур, арба авыр, майсыз.
Җанга тия үзе, шыгырдап: Камчы белән яра ялкау атның Күчередәй сакчы, мыгырдап.
Дүрт каторжан: икәү алдан тарта, Икәү этә арба артыннан;
Тагын бер хәл иде: тартсаң аны Тигез-такыр җирдән, якыннан.
Тавы текә, юлы чокыр-чакыр, Тарт арбаны бары турыга!
Мичкә чайпалмасын! Бер тамчы да Су төшмәсен тауның юлына.
Күлдән алып тауның түбәсенә Никадәр җир тартып менәсе;
Җеп өзәрлек көчең калмаса да, Җан саклыйбыз, килми үләсе.
Без тартабыз тауга — югарыга, Арба тарта безне түбәнгә; Менгезәбез, әллә көч җиткәнгә, Әллә каторгага күнгәнгә.
Мичкә тулы суны тартып менгәч, Хәл алырга дисәк аз гына, Сакчы килеп, каеш камчы белән Кабыргаңны санап ажгыра.
Иртә таңнан китеп, кич булганчы, Менәбез дә, таудан төшәбез;
Төшкән чакта арба безне тарта, Манма тиргә батып пешәбез.
Унбиш ел бит, кордаш, котың чыгар.
Аңым китте хөкем укылгач:
Судтан чыккач, башым җитми тора: Хәл алдым тик җиргә утыргач.
Шулай аңгы-миңге яткан чакта, Кычкыралар тибеп ишеккә;
Нәрсәләрдер авып төшкән кебек, Аңлый алмыйм хәлне ничек тә.
Зур йозаклы тимер ишекләр дә Челпәрәмә килде, ватылды;
84
Кул-аякны кыскан богаулар да Тәрәзәдән тышка атылды.
Февраль төне. Ачы Себер җиле Тынны кисеп исә каршыдаи.
Буй агачлар ярты бөгелеп шаулый, Әйтерсең җил шашкан, ярсыган.
Крепостьның биген ватып-кырып, Ташландык та ачык һавага, Төнлә чыгып киттек крепостьтан Кузнецкий дигән калага.
Ач-ялангач яшәп хәл дә беткән, Ярсыган җил бәрә, аудара, Федор кулдан тотып алга тарта:
— Зинһар чыда!—ди ул, ялвара..:
Кечкенә бер агач өйгә туктап, Шакылдаттык нәни капкасын; Бер карт чыгып ачты. Федор керде. Хәтерләмим шуннан башкасын...