Логотип Казан Утлары
Роман

ЯЛАНТАУ КЕШЕЛӘРЕ


Романның икенче китабыннан
Шушы елның 6 январенда татар совет әдәбиятының күренекле вәкиле, талантлы язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мирсәй Әмирнең тууына 50 ел тулды. Мирсәй Әмир киң катлау укучылар массасына «Агыйдел», «Безнең авыл кешесе», «Батыр исемле малай турында хикәяләр», «Ялантау кешеләре» һәм башка исемдәге прозаик әсәрләре, «Тормыш җыры», «Миңлекамал», «Җыр дәвам итә», «Минем хатын» кебек пьесалары белән яхшы таныш. Аның күп кенә әсәрләре рус һәм башка тугандаш халык телләренә дә тәрҗемә ителде. Мирсәй Әмирнең хикәяләрен, повестьларын, «Ялантау кешеләре» романын укучылар яратып укыйлар, пьесаларын тамашачылар яратып карыйлар. Мирсәй Әмир хәзерге вакытта «Ялантау кешеләре» романының икенче кисәген яза.
Заманына күрә хәлле генә, укымышлы гына бер хезмәткәр семьясында үскәнлектән, Фирая артык кысынкылык күрмәгән иде. Гражданнар сугышы елларында, әтисе үлеп китеп, әнисе белән генә калгач, төрле хез-мәткәрләрдән һәм хәрбиләрдән оешкан һәвәскәрләр труппасында артистка булып та йөрде, һәм шулар арасында үзенә кияү дә тапты: Ялантауга читтән килгән йорт-җирсез бер хезмәткәрне үз өйләренә керттеләр. Кызлары туды. Аңа Фәрдәнә куштылар. Ләкин Фәрдәнә үзен-үзе белерлек яшькә җиткәндә, аның әтисе күптәй юк иде инде. Ул хезмәте буенча һаман югарырак күтәрелгән, һәм аның саен Фәрдәиәнең анасы белән аралары салкыная барган. Кайсы күбрәк гаепле булгандыр, анысын Фәрдәнә бервакытта да ачыклый алмады. Тик әнисенең үзен җәберләтергә беркемгә дә юл куймый торган хатын икәнлеген яхшы белә ул. Аның, инде Фәрдәнә шактый зур үскәч, югалган иренең эзенә төшеп, алимент юллап чыгарганын да яхшы хәтерли.
Дөрес, Фирая ханым бу мәсьәләдә шактый вакыт горурлык саклап килде. Ләкин бу горурлыктан аны җәберләүче ирнең вөҗданы газапланмаганын, киресенчә, бу хәлгә эчтән шатланып кына йөрүен белгәч, андый ялган хисләр белән исәпләшеп тормады.
Тора-бара Фәрдәиәнең дәү әнисе дә үлеп китте. Фәрдәнә белән әнисе җыйнак кына ике бүлмәле, ләкин аз санлы семья өчен ярыйсы ир
39
кен булган үз өйләрендә икәүдән-икәү генә торып калдылар. Аналы-кыз- лы ике кешегә, өстәвенә Фәрдәнәсе әле бала яшендә генә дә булгач, бер бүлмә дә бик җиткән иде. Икенче бүлмәләренә кеше кертергә булдылар: иптәш тә булыр, акчасы да килер.
Әнә шунда алариың бер бүлмәсенә, фатирчы сыйфатында, әле күптән түгел генә өйләнгән Фоат хатыны белән килеп керде.
Фоат ул вакытта үзе башлангыч мәктәптә укытып йөри, хатыны мәгариф бүлегендә хезмәт итә иде. Аларның үзара ничек яшәвенә Фәрдәнә башта игътибар итмәде. Тик әнисеннән генә ара-тирә: «Ире нинди әйбәт, ә хатыны бер тиен тормый», «Нинди әйбәт егет, кем белән әрәм була бит!» кебек сүзләр ишеткәли иде.
Тора-бара Фәрдәнә үзе дә шул фикергә килә башлады. Чөнки кыз, үсә-җитлегә барган саен, матурлана, Фоат исә аның саен аңа күбрәк игътибар күрсәтә иде. Ә үзенә игътибар күрсәткәнне хатын-кызлардан кем генә яратмый икән?
Болай да беркатлы булу өстенә тормыш тәҗрибәсе дә булмаган Фәр- .дәнә күзенә Фоат гаять акыллы, талантлы һәм нечкә күңелле кеше булып, тик эчке тормышын аңламый торган тупас, начар хатынга туры килү аркасында гына мескен хәлдә яшәүче бәхетсез егет булып күренде.
Башта ул аңа кызганып карады. Фоат исә үзен кызгандыру мәсьәләсендә бик оста булып чыкты. Ул кинога чакыра Икән, шундый итеп чакыра, Фәрдәнәгә аның белән бармау мескен кешене җәберләүсыман тоела. Катокка чакырса да шулай. Җитмәсә, соңгы вакытта аның хатыны комсомол эшенә күчеп, күп көннәрне кичләрен дә эштә уздыра башлагач, Фоатның андый үтенечләре тагын да күбәя төшкән иде.
Кыскасы, эшләр шуңа барып җитте: беркөнне Фоатның хатыны ире алдында ук Фәрдәнәне үз янына чакырып алды да, мөмкин кадәр тавышын күтәрмәскә тырышып, әйтте:
— Фоат абыеңны алай бик кызганасың икән инде, сеңелем, ал үзен бөтенләй үз канат астыңа,—диде. — Миңа җитте. Тик кара, соңыннан үкенергә туры килсә, миңа үпкәләмә.
Шулай диде дә, төенчеген күтәреп, чыгып та китте. Фәрдәнә ни дияргә белми сүзсез калды. Берни дә әйтмичә, хатынын күзе белән генә озатып калган Фоат, шактый вакыт тынлык саклаганнан соң: «Менә бит!» — дип, тирән көрсенеп куйды.
Бу хәлләрне күреп утырган Фирая ханым үзенчә нәтиҗә чыгарырга ашыкты.
— Юләр, — диде. — Шушындый ирне ташлап киткән хатынны юләр дими ни диясең?.. Кайгырмагыз, Фоат. Аннан яхшыраклары да бетмәгән.
— Кайгыраммы соң! Ничек болай ансат котылдым дип, куанып торам...
«Яратмаган кешеңнән котылу — әлбәттә куаныч» дип уйлады Фәрдәнә.
Ирен ташлап чыгып киткән хатынның «Фоат абыеңны алай бик кыз-ганасың икән инде, сеңелем, ал үзен бөтенләй үз канат астыңа» дигән сүзләре аның колак төбендә бик озак яңгырап тордылар. Көннәр үтте, атналар үтте, ә ул сүзләр һаман аның миендә уралдылар. Ниһаять, бер көн килеп, ул моңа күңеленнән җавап кайтарды:
— Алсам соң, алырмын да шул!
Фирая ханым исә моңа бик рәхәтләнеп риза иде инде. Шулай итеп, бу йортка квартирант булып килеп кергән Фоат, Фәрдәнәгә ир, Фираяга кадерле кияү булып калды.
Теге хатынның: «Соңыннан үкенергә туры килсә, миңа үпкәләмә» дигән сүзләрен Фәрдәнә бөтенләй оныткан иде. Хәтта аның ул сүзләрне томерендә ишеткәне дә юк кебек иде.
40
Тик Фоат белән бер-ике ай торгач кына ул сүз аның исенә төште. «Нигә алай әйткән иде икән ул? — дип уйлады Фәрдәнә. — Әллә бу Фоат чынлап та үзе шулай артык вакчыл кеше микән? Әй, юк ла, үке- нәмме соң!»
Шулай да бу сүз һаман аның хәтеренә төшкәли торды. Ләкин Фәрдәнә бирешергә теләмәде. Юк, үкенмәм дип, үз-үзен һаман ныгыта килде.
— Үкенәмме соң? Сер бирәмме соң! Андый гына ваклык кемдә юк дисең. Ирнең капризсызы буламы? Чит кеше белән йөрсә икән, йөреп карасын, йөртермен мин аны!
Фәрдәнә «ятларга сер бирмәс өчен» Фоатның «кубызына биемәү» юлын тотарга, аны ныграк кулга алырга тырышты.
Ләкин теге сүз һаман килеп-килеп аның хәтеренә төшә, һәм Фәрдәнә: «Сер бирермен микәнни? Яман атым чыгар микәнни?» дип, куркына да башлаган иде. Фоатның сугышка китеп баруы хәлне үзгәртте. Теге сүз Фәрдәнәнең исенә төшми башлады. Инде хәзер алар, әнисе белән икәүләп, Фоатны, ил өчен, халык өчен сугыш кырында җәфа чигеп йөри дип, кызганалар, исемен хөрмәт белән телгә алалар иде. Тик сагыну дигән нәрсәне белми иде Фәрдәнә. Аңламый .иде. Чынлап та нинди була икән ул иреңне сагыну?
Ир турында да кайгысы китүгә, Фәрдәнәне икенче нәрсә борчый баш-лады: ул беркайда эшләми иде. Эшләргә теләмәгәннән түгел, күңеленә ошаганрак, кеше каршында дәрәҗәсен төшерми торганрак эш табалмый гына йөри иде. «Хәзер алай назланып торып булмас, — диде ул. — Халыктан да яхшы түгел. Теләсә нинди ирләр эшенә тотып кушулары да мөмкин. Лутчы үзең берәр эш табып урнашу».
Фирая да кызының бу фикерен хуплады. Уйлаша-сораша торгач,, таптылар: Фәрдәнә Төгәл механизм заводына — ашханәгә эшкә урнашты.
— Сугыш вакыты өчен бик шәп урын, — диде әнисе. — Ичмасам, ач булмабыз.
— Әйе шул. Мин түгел, әнә зур-зур гына урында эшләп йөргән кешеләр ипи сатарга керәләр әле. Әнә Гөлҗамал райзода эшләп йөргән җиреннән сыра сатарга кереште.
Шулай итеп, завод ашханәсендә эшләвенә Фәрдәнә үзе дә, әнисе дә бик ризалар иде. Фәрдәнә рәхәтләнеп, янып эшләп йөри иде. Кинәт кенә шунда яныңа директор чаклы директор килсен дә: «Сезгә производствога күчәргә кирәк!» дисен, имеш.
Фәрдәнә кайтып кергәндә, әнисе, караңгылыктан, күңелсезлектән нишләргә белми, аптырап утыра иде.
— Әле һаман ут юкмыни бездә?—диде Фәрдәнә.
— Сөйлисең тагы, белмәгән кеше кебек. Тәмам башка бәла булды бу завод.
— Шул заводта эшләп йөрим бит әле.
— Ул булмаса да эшсез тормас идек ЛӘ'. Әнә тегү фабрикасыннан алган эшләремне дә тота алмыйм бит. Бу караңгыда ничек эшлисең.
Төгәл механизм заводының цехларына ут бирү сәбәпле, Ялантаудагы электр станциясенең бөтен шәһәрне яктыртырга көче җитми, шуның өчен урамнарга токны чиратлап кына бирәләр, нәтиҗәдә һәрвакыт берничә урам утсыз кала иде.
— Керосин табарга кирәк булыр, әни, — диде Фәрдәнә. — Шәһәрдә ут мәсьәләсе тагын да начарланачак. Заводның тагын яңа цехлары кайткан.
— Кайтыр инде, кайтыр. Тик менә кайчан кире китәр икән бездән ул бәла. Шәһәребезнең астын-өскә китерде. Кәрәчинен каян табасың бит әле аның хәзер.
Фирая, шулай сөйләнә-сөйләнә, бер шәм төпчеге кабызып җибәрде.
41
— Син кайтуга дип саклаган идем, янып беткәнче урын-җирләрне җәеп калыйк... Ниләр сөйлиләр соң? Нинди хәбәрләр бар? Бу өйдә ялгыз утыру бигрәк күңелсез. Ичмасам, берәр ивак та китереп кертә белмәделәр. Әллә кайчан язып алган булганнар иде.
— Анысы ерак китмәс, кертерләр, һаман килә торалар. Әнә директор үзе белән әллә нихәтле кеше алып килгән диләр.
— Директор дигәннән, үзен күрмәдеңме соң?
— Күрдем. Столовойга кереп чыкты.
Фираяның кызыксынуы бермә-бер артып китте:
— Шулаймыни? Директорның үзен күрдеңмени? Сорамадыңмы соң, кияү турында берәр хәбәр белмиме?
— Нинди кияү, — диде Фәрдәнә, берни төшенмичә.
— Фоат турында дим.
Фәрдәнә ачуланырга ук тотынды:
— Син дә инде, әни, киртәгә кермәгәнне... Каян килеп Фоат турында белсен ул?
— Тукта әле, кызма. Камил турында ишеткән бит. Шулай булгач...
— Камил турында ишеткән? Нәрсә ишеткән? Ни сөйлисең син, әни?
— Соң, Санияләргә килеп төшкән бит ул. Семьясы янына. Шунда сөйләгән. Камилнең комиссарын күргән, ди.
— Шуннан, шуннан?
— Камил яралы килеш теге якта калган, ди.
Фәрдәнәнең куркудан күзләре зур ачылып китте.
— Плендә?
— Плендә түгел, партизаннар арасында, ди.
— Чынлап ишеттеңме, әни, бу турыда чыннап та директор сөйләгәнме?
— Ишетмичә, үзем уйлап чыгармам инде.
— Шуннан соң, шуннан? Тагы нәрсә әйткән?
Шуннан соң ни булганы турында Фирая бер сүз дә әйтә алмады.
— Белмәдем, — диде Фәрдәнә, өзгәләнеп. — Директорның үзеннән сораган булыр идем. Янымда булды бит, сөйләшеп тордым үзе белән.
— Шулаймыни? Ниндирәк кеше? Нәрсә ди?
— Беләсеңме, әни, ул миңа нәрсә диде?
Фирая сагая калды.
— Я, я, нәрсә диде? Я?
— Сезгә производствога күчәргә кирәк, ди миңа.
— Нигә алай ди соң?
— Белмим шул, нигә алай дип әйтә торгандыр.
— Ә столовойда эшләсәң ни булган ди?
— Анысын әйтми.
— Сорарлар.
— Сорый алмадым шул, китеп барды.
— Ничек соң болай үзе, олы кешеме?
— Олы кеше. Үзе болай ягымлы күренә. Шаярып сөйләшергә дә- ярата ахрысы.
— Шаярып?
— Әйе. Миңа «Тетя Фая» дигән була.
— һи, һи, булмас ла.
— Валлаһи, бала-чагадан ишетеп әйтә.
— Үзе производствога күчәргә кирәк диме? Бәлки, анысын да шаяр-тадыр? Юри сине куркытмакчы буладыр.
— Юк, анысын чынлап әйтте.
—• Чынлап?
— Чынлап. Белемем турында да сорады.
42
— Ә? Белемең турында? Туктале, болан булгач, аның производство дигәне үзенең кәнсәләриясе түгел микән? Үзенә секретарь-мазар итеп алырга чамаламыймы?
Фәрдәнә нәрсәдер сизенгән кебек булды.
— Чынлап та!
— Алса, бик шәп,—диде Фирая, җанланып. — Ул вакытта туры заводтан үткәрттерәсең токны үзебезгә.
— Юк инде, рәхмәт, дидем мин аңа. Миңа столовойда да бик әйбәт, дидем.
— Туктале син, ашыкма. Менә Фоат турында сорашырга барганда яхшылап сорашырсың әле. Нигә, производство дигәне чынлап та үзенең конторасы булса? Ярый ул. Кечкенә кеше түгел инде ул шундый завод директоры.
— Ярар, — диде Фәрдәнә. — Производствосы үзенә булсын, конторасына алырга тели икән, анысы да. Бик дөрес җавап биргәнмен: миңа столовойда да бик әйбәт. Фоат турында барып сорашам. Только башта Санияне күрергә кирәк, белергә кирәк.
Аннары Фәрдәнә, иртәгә үк Санияләргә барырга ниятләп, урын җәяргә тотынды.
Ләкин икенче көнне Фәрдәнә Санияне өйдә туры китерә алмады: мәктәптән кайтмаган, диделәр. Вакыт шактый соң иде. Көтеп торырга Фәрдәнәнең йөрәге җитмәде: урамнар караңгы, халык кич чыгып йөрми. Чишендерүләр турында да ишетелгәли. Бу салкында чишендерсәләр, беттең диген. Пальтосы бер хәл, үзең катып үләрсең.
— Ярый, тизрәк кайтыйм, иртәгә тагын килермен әле.
Фәрдәнә икенче тапкыр килгәндә дә Сания өйдә булмады: бу юлы, райсовет эше белән китте, диделәр.
Хәер, аңа Санияне күрүнең артык кирәге дә калмаган иде инде. Камил турында директор алып кайткан хәбәрне аңа Ольга Дмитриевна тулысынча сөйләп биргән иде. Хәтта шунысын да әйтте: Сания үзе үк Аркадий Андреевичтан Фоат турында да сорашкан икән. Комиссар ул турыда директорга берни дә әйтмәгән, ди.
— Әйтмәгәндер шул инде, — дип уйлады Фәрдәнә. — Әйткән булса, Губернаторов нишләп аны эчендә саклап йөртер иде икән? Камил турында әнә, белгәч, сорамыйча да әйтеп биргән бит. Димәк, Фоат Камил белән бергә түгел. Нишләп хәбәр юк икән соң үзеннән? Яраланып ята микән? Үлсә-нитсә (алла сакласын), частеннан хәбәр итәрләр иде... Әй, аңа ышансаң, юри язмый йөргән буладыр әле шул җан көеге. Курыксын, борчылсын дигән буладыр.
Фәрдәнә чынлап та Фоатны бер дә үләр-нитәр дип уена китерә алмый иде.
— Тиз генә бирешмәс әле ул, шундый саклыгы, шундый хәйләкәрлеге белән, газраилеңнең үзен алдар...
Шулай итеп, Фәрдәнә хәзергә яңадан Сания янына барып йөрмәскә булды. Директорны күрүнең дә кирәген тапмады. Нәрсә турында анардан сорашып торырга тагы? Миңа столовойда да бик әйбәт дип әйттем ич инде. Тагы ни кирәк?..
Шулай, бернәрсәне дә артык йөрәгенә якын алмыйча, халыктай начар сүз ишетмәслек күләмдә эшләп, авыр көннәрне тыныч кына, гамьсез генә үткәрергә ниятләгән иде Фәрдәнә.
Ләкин... ләкин, атасыз үскән бала булуына карамастан, җиде еллык белеме, азмы-күпме хезмәт тәҗрибәсе булуына карамастан, ниһаять, инде берничә ел ир белән торган хатын булуына да карамастан, дөньяның, тормышның нәрсә икәнен бөтенләй белмәгән икән әле ул. Нибарысы иркә бала гына булган икән.
43
Кешене кеше иткән мәхәббәт, нәфрәт хисләре, намус, вөҗдан тойгылары чын-чынлап уянмаган да булган икән аңарда.
Аның тормыш юлындагы зур үзгәреш бөтенләй көтмәгән, уйламаган җирдән, бөтенләй көтмәгән, уйламаган рәвештә килеп керде. Шуның белән бергә сугыш вакыты өчен иң гади булган бер вакыйгадән башланып китте ул. Хәтта Фәрдәиә моны башта үзе бөтенләй сизмәде дә...
Ул үз йортларына кайтып җиткәндә вакыт иртә иде әле. Ләкин күптән караңгы төи иде инде. Беркайда ут әсәре күренми, тик чем-кара күк йөзендә чекрәешеп янган йолдызлар яктысында өйләрнең шәүләләрен генә чамалап була иде.
Чү! Нәкъ алариың капка төпләрендә кемнәрдер бар бугай. Ниндидер ир кеше тавышы ишетелеп калды түгелме? Фәрдәиә шып тукталды, йөрәге еш-еш типкән хәлдә, тын алырга куркып, колакларын сагайтты, шапкасы өстеннән ябынып, урап куйган мамык шәл читен ача төште. Әйе, кемнәрдер бар. Әнә чана шыгырдап куйды. Хатын-кыз тавышы. Болай тыныч кына сөйләшәләр.
— Әйдәгез тизрәк, — диде берсе. —’ Бик салкын бит.
«Әни ич, — диде Фәрдәнә, кинәт җиңел сулап. — Димәк, безгә кемдер килгән».
Ул тизрәк үзләренең ишек алдына атылды. Капкага таба борылып тукталган чананың үрәчәсенә абынып егыла язды.
Ниндидер бер ир-ат, калын, тупас тавыш белән ачуланып, кычкырып җибәрде.
— Кем шаяра анда чанада, әй!
— Әни!—дип кычкырды Фәрдәиә.
— Әй, Фәрдәнә, синмени? Йөрисең туңып. Әнә Сания үзе безгә килгән.
— Сания?
Караңгылык эчендә чынлап та Сания тавышы ишетелде:
— Мин шул, Фәрдәнә, нигә гаҗәпләнәсең?
— Зинһар, тизрәк өйгә керегез, катып үләм, — диде Фәрдәнәнең әнисе. — Әйдәгез.
Ул арада тагын бер ир кеше чанадан нәрсәдер күтәреп алды һәм рус телендә:
— Бетте, башка нәрсә юк!—диде. — Теләсәгез китәргә мөмкин.
— Юк, юк, китми торыгыз, — диде Сания олаучыга. — Мин хәзер чыгам. Үзегез дә кереп җылынып чыгыгыз.
— Әйе, җылытырлар монда атыңны. Ярый, барыгыз, тиз булыгыз.
Сания белән Фәрдәнә, бер-берсенә алдан юл бирә-бирә, әйбер күтәргән ир кеше .артыннан өйгә керделәр.
Мич куышында янып утырган кечкенә керосин лампасы бер үк вакытта алгы бүлмәне дә, түр якны да яктырта, тик көче бик аз булганлыктан, өй эчендә моңсу гына ярым караңгылык хөкем сөрә иде.
— Чишенегез, Сания, — диде Фирая, — өебез ярыйсы, җылы. Түргә узыгыз.
— Чишенеп-нитеп тормыйм, Фирая ханым. Гафу итегез. Теге олаучыга көтәргә куштым бит. Шуны гына әйтим, дим. Менә бу иптәшне сезгә урнаштырырга булдылар. Дөресен әйтим, үзем тәкъдим иттем... — Сания кинәт кенә русчага күчте. — Василий Иваныч, танышыгыз...
Өстенә соры төскә кергән тышсыз тун кигән, муенына җепкә тагылган зур-зур ике бияләй аскан, бөдрәләнеп үсеп килгән куе коңгыр сакаллы кеше башындагы колаклы бүреген сул кулына алып, уң кулын Фирая ханымга сузды.
— Карпов,—диде ул басынкы гына тавыш белән. — Борчып йөрүем өчен, зинһар, гафу итегез...
— Рәхим итегез, борчылмагыз аның өчен, вакыты шундый бит. Чи- ’.шенегез.
44
Аннары Карпов Фәрдәнә белән күреште дә, олаучыны күреп керим дип, тышка чыгып китте.
— Карале, Сания, җаным,—диде Фәрдәнә, — син соң шулай ивак- ларны фатирга урнаштырып та йөрисенмени?
— Йөрмим. Үзем теләп киләм. Райсоветтан икенче кеше белән җи- бәрмәкчеләр иде. Тегесе шунда сезнең өегезне белмим дип тора. Упол-номоченныйны кайдан табыйм мин бу вакытта, ди. Уполномоченныйсыз барсак, я кертми җибәрерләр, әллә иртәгә кадәр көтикме, ди. Әйдәгез, үзем илтәм, дидем. Сине дә күрәсем килгән иде. Үзең дә безгә килеп киткәнсең икән. Аннары бу кеше дә туры килгәч... Беләсезме, бу мескен бик бәхетсез кеше. Зинһар, сез аны җәберләми генә, үз итеп кенә тотыгыз инде. Аның турында Аркадий Андреевич миңа барын да сөйләде. Юлда килгәндә аның баласы катып үлгән...
— Энекәем!..
— Анысы бер хәл иде! Шул баласы кайгысыннан үзен-үзе онытып, хатыны да салкын тидергән. Үпкәсе шешеп, анысы да үлгән.
— Үлгән? — диде Фәрдәнә, бөтенләй әсәренеп...
— Коточкыч инде, Фәрдәнә туганкаем, бу дөньяда нинди генә бәхет- сезлекләр юк, дисең. Үзе бик әйбәт кеше, ди, болай. Завод өчен бик кадерле кеше, ди. Үзегезгә бер иптәш тә булыр. Сез аны, зинһар...
Ул арада Карпов әйләнеп керде, ишек аша тыш яктан олаучының ачуланып кычкырганы ишетелде:
— Әй, сез, кайтасызмы-юкмы? Мин киттем!
— Хәзер, хәзер,—дип кычкырды Сания һәм ашыга-ашыга саубуллашырга тотынды. — Хушыгыз, Фирая ханым. Тегеиәрдән торып калмыйм. Ялгыз йөрү куркыныч. Я, үзегездә нихәл соң, Фәрдәнә? Фоаттан хәбәр юкмы?
— Юк ла, юк. Менә үзем сиңа барган идем бит әле...
Фәрдәнә, Сания белән сөйләшә-сөйләшә, ишек алдына чыкты. Сөй- ләшә-сөйләшә, аны чанага кадәр озатты.
Сания чанага утыргач та сөйләшүдә дәвам иттеләр алар. Чана кузгалып китте. Фәрдәнә капка төбендә басып калды. Бер-берсен күздән югалтышканда да бу ике кайгыдаш дус сөйләшүдән туктамаганнар иде әле. Аларның соңгы сүзләре каяндыр, караңгылык эченнән бөтен урамга яңгырап ишетелде:
— Хуш, хуш! Килеп чык!
Фәрдәнә кире әйләнеп кергәндә, бөтен өй эче ялт иткән иде.
— Ай! Ток бар?! Менә бәхет.
— Күз тидерә генә күрмә, — диде әнисе. — Сөбханалла диген.
Фәрдәнә шулай сөйләнә-сөйләнә өстен чишенеп, пальтосын чөйгә элде дә, мамык шәлен иңенә салып, чәчен рәтли-рәтли түргә узды, һәм өстәл янында иягенә таянып утырган Карповны күрүгә, гаҗәпләнеп, бер мизгелгә тукталып калды. Баягы кешеме соң бу? Шул Сания китереп киткән кешеме? Әле яңа гына өстенә каткан тун, башына йонлач малахай кигән, бөтен битен сакал-мыек баскан олы мужик булып күренгән кеше чынлап та хәзер бөтенләй икенче кыяфәткә кергән иде.
Фәрдәнә аны үзенә театр сәхнәләре яки иске рәсемнәр буенча гына таныш булган ниндидер яшь князьгә охшатты. Борис Годуновмы шунда, Островский әсәрендә күренгән берәр персонажмы. Нәкъ шундый коңгыр бөдрә чәч. Шундый ук коңгыр бөдрә чигә сакаллары. Ияк очында да күпереп торган бөдрә сакал, авыз тирәли әйләнеп, мыек белән тоташкан. Чит-читләре кырып алынган кебек тип-тигез булып үскән коңгыр сакал-мыек аның бит алмаларын, бигрәк тә киң маңгаен аеруча ак,, нәфис итеп күрсәтә. «Карале, — дип уйлады Фәрдәнә күңеленнән. — Хә
45
зер дә шундый борынгы великорус типлары бар икән, тик сакал-мыек үстермәгәнгә генә күренми йөриләр икән».
Билгеле, бу тойгылар, бу уйлар Фәрдәнәнең күңеленнән яшен тизлеге белән чагылып кына уздылар. Ул, үзенең гаҗәпләнүен Карповка •сиздермәс өчен, тизрәк сүз кушарга ашыкты:
— Сез ахрысы изге кешедер,—диде ул аңа, елмаеп. — Ничә көннән бирле караңгыда утыра идек, сез дә килеп кердегез, ут та янды. Әлбәттә, изге.
— Святомученик! — диде Карпов, җитди генә итеп, һәм Фәрдәнәгә күтәрелеп карады.
Аның зәңгәр күзләренең сабыйлар күзедәй сафлыгын, чисталыгын күреп, Фәрдәнәнең үзәге өзелеп китте: шул кадәр кызганыч тоелды аңа бу бәхетсез кеше.
Фәрдәнәнең Карповка булган мөнәсәбәте әнә шулай аны өзелеп кыз-ганудан башланды.
Сания китереп керткән кеше булгангамы, Фәрдәнә дә, әнисе дә аны беренче көннән үк ошатып, үз күреп кабул иттеләр, һәм ул алар өчен чынлап та яхшы иптәш булды. Дөрес, ул һәркөнне иртүк торып чыгып китә дә, көне буена эшләп, арып-талып, төнгә каршы гына кайтып керә. Ләкин никадәр генә иртә кузгалмасын яки кичләрен никадәр генә соңга калмасын, йокысыннан торуына да, өйгә кайтып керүенә дә Фирая ханымның кайнар чәе әзер була иде.
Башта Карпов моңа бик уңайсызланды. «Зинһар, алай мәшәкатьлән-мәгез,— дип ялынып карады.—Мин кем соң сезгә? Үземне-үзем кай-гыртырмын, иртәнге ашны да завод буфетында ашыйм, кичкесен дә шунда бетереп кайтам» дип, ышандырырга тырышып карады. Тик Фирая һаман үзенекен иткәч, тора-бара сүз әйтми башлады. Кеше исәбенә яшим дип уңайсызланудан котылу юлын да тапты: үз паегын өйгә алып кайтып, уртак өстәлгә куя торган булды.
Шулай итеп, алар нәкъ бер семья кешеләре кебек тора башладылар. Хәзер инде Фәрдәнә дә эштән кайтканда, өен сагынып, күтәренке күңел белән кайта. Мөмкинлеге булганда, берәр тәмлерәк әйбер кыстырып кайтырга да онытмый. Тора-бара Карпов та мөмкин булган кадәр иртәрәк кайтырга тырыша башлады. Ялгызлыктан, караңгылыктан тәмам җаны бизгән Фираяның да кәефе бүтәнләнгән иде.
Билгеле, электр мәсьәләсе яхшырмады, Фәрдәнә әйткәнчә, начарлана гына төште. Карпов килгән көнне, нинди могҗиза белән ялгышыптыр, капыл балкып янып киткән лампочкалар, гадәттәгечә, шундый ук капыллык белән сүнеп тә киттеләр, һәм моңа берәү дә гаҗәпләнмәде. Артык кайгырмадылар да. Керосин лампасы яшәсен, диделәр. Җаен туры китереп, Фәрдәнә булса Фәрдәнә, Карпов булса Карпов керосин табып кайта торган булдылар.
Фәрдәнә һаман, элеккегә караганда да бирелебрәк, шул ашханәсендә эшли һәм заводта тәртипнең көннәи-көн ныгуын, эшләрнең рәткә салынуын күрә иде.
Байтак көннәр узды. Алар шулай һаман көн саен кич өстәл янына җыелышып, гөрләшеп алалар. Әледән-әле күңелле хәбәрләр әйтеп торган информбюро белдерүләрен тыңлыйлар, һәркем үзе ишетеп кайткан яңалыкны уртага сала иде. Фәрдәнә бу кичке әңгәмәләрне көннән-көн ныграк сагынып кайта торган булса да, Карповка карата ул әле һаман да гади иптәшлек, тату өйдәшлек хисеннән башка нәрсә тоймый, аңа гадәттәгечә хөрмәт күрсәтеп килү белән чикләнә иде.
Ниһаять, бер якшәмбе көнне Карпов сакал-мыекларын бөтенләй китәреп, чистарынып кайтып керде. Фәрдәнә дә, әнисе дә әйдәләр иде.
— Сәлам, — диде Карпов, гадәттәгегә караганда күңелле, күтәренке тавыш белән.
46
Фәрдәнә кер үтүкләп торган җиреннән аңа күтәрелеп карады да бөтенләй хәрәкәтсез калды.
— Тукта, Василий Иваныммы соң сез? — диде ул, чын күңелдән га-җәпләнеп.
— Без Василий Иванымның кеме энесе булабыз, — диде Карпов, шаярып. — Күрмисезмени, нинди япь-яшь егет. Ә Василий ул безнең дяденька.
— Әрәм иткәнсез сакалыгызны. Шундый килешә иде сезгә. Шундый солидный идегез... Әни, кара инде аны!
Фирая нәрсәдер тегеп утыра иде. Эшеннән аерылып, күтәрелеп карауга, ул да гаҗәпләнеп калды. Ләкин Карповны шунда ук танып алып, көлеп җибәрде.
— И-и, әрәм булып йөргәнсез икән моңарчы. И-и-и, кара инде, әрчегән күкәй кебек егет икәнсез бит.
Карповның шулай уйламаганда гына кырынып, яшәреп кайтып керүе Фәрдәнәгә бөтенләй көтмәгәнчә нык тәэсир итте. Башта чынлап та, аның алдырган сакал-мыегын кызганып, кайгыга төште ул. Шул ук вакытта Карповның шаяруын, күңеле күтәренке булуын күреп, куанып та куйды: димәк, Василий Иваныч үзенең авыр хәсрәтен чынлап та онытып бара. Бу, әлбәттә, аның үзе өчен бик яхшы... Шунда ук тагын Фәрдәнә үзендә ниндидер эчке куркыну тойгысы кузгалганын да сизде. Әйе, хәзер инде ул сиңа элекке кебек добрый дяденька гына түгел...
— Фу! — диде шунда кинәт Фирая. — Көек исе чыга дип әйтимме?.. Ай, Фәрдәнә, яндырасың бит, нигә үтүгеңне карамыйсың?!.
— Ай!..
Фәрдәнә кинәт уйларыннан арынып, үзен кулга алды. Алдында җәелеп яткан керләрен тиз-тиз генә үтүкләргә тотынды.
— Җүләр, менә җүләр димә инде мине!
— Җүләр булмыйни,— диде әнисе. — Бөтенләй һушың киткән бит.
— Сөйләмә. Сез дә инде, Василий Иваныч, шул кадәр чибәрләнмә- сәгез булмыймы? Бөтенләй башымны әйләндердегез ич.
Фәрдәнә бу сүзләрне, әлбәттә, шаярып әйтте. Карпов та аңа шаярып җавап бирде.
— Җитәр, — дигән булды. — Бабай булып күп йөрдем. Нигә яшәрмәскә, шәһәр тулы япь-яшь солдатка. Шулай түгелме?
— Сез чынлап та бүген бөтенләй бүтәнчә,—диде Фәрдәнә, ярым җитди тонга күчеп. — Берәр куанычлы хәбәр ишеттегезме әллә?
Карпов та җитдиләнә төште.
— Әлләни юк, — диде ,ул,—тик шунысын әйтә алам: бүгеннән без чынлап үз эшебезгә тотынабыз.
. — Үз эшегезгә? Моңарчы кеше эшен эшләдегезмени?
— Моңарчы эшләгәнне әйтмәгез инде. Грузчик, урман кисүче, мич чыгаручы булумы кирәк, тәрәзә куючымы, малярмы, столярмы, берсе дә калмады! Хәзер инде барын да бетердек. Станоклар үз урынында, утыныбыз җитәрлек. Производствобыз бөтен цехлар белән полный ходка китте хәзер. Яна продукция эшләргә керешәбез.
— Нинди продукция?—диде Фәрдәнә, беркатлылык күрсәтеп.
— Фронт заказы.
— Корал?
Карпов бераз уйланып торды да:
— Әйе, корал, — дип куйды.
Төгәл механизм заводы чынлап та Ялантауга килгәннән бирле үзенең бөтен көченә эшли башлаганы юк иде әле. Төп эш һаман да биналарны производство шартларына яраклаштырып җайлауга, станокларны урнаштыруга һәм яңа кадрлар хәзерләүгә кайтып кала иде. Алданрак килгән цехларда иске план буенча мипа-сюрприз механизмнары эшләү
47
дәвам итсә дә, хәзер инде алар фронт ихтыяҗын үтәүдән бигрәк, яшьләрне эшкә өйрәтү, аларга тәҗрибә бирү объекты ролен уйныйлар иде.
Менә, вакыты килде — заводка яңа танклар өчен сәгать ясарга заказ бирелде, һәм берьюлы шундый күп күләмдә эшләп чыгаруны таләп иттеләр, хәтта Губернаторов планның зурлыгыннан куркып китте. Чөнки завод үз бинасында чакта да, тулысынча нормаль шартларда эшләгәндә дә бу кадәр продукция бирә алмый иде. Биредәге шартларда, җитмәсә әле бернииди тәҗрибәсе булмаган балалар белән, ай-һай, үтәп чыгып булыр микән?
Ләкин анарга икеләнеп торырга ирек бирмәделәр.
— һәр сәгать — бер танк дигән сүз, — диделәр аңа. — Танкысын эшләп чыгарырга өлгерәләр икән, сәгатенә генә калгач, өлгерерсез...
Яңа заданиене завод кешеләре бары да зур күңел канәгатьләнүе белән кабул иттеләр.
Карпов өчен исә бу көнне күрү чынлап та аеруча тантаналы иде.
Москвадан чыкканнан бирле, нинди эш туры килсә, шуны башкарып, болай да үз-үзеи карарга вакыт таба алмый йөри иде ул. Көтмәгәндә баласы белән хатыны берьюлы үлеп киткәч, ул, коточкыч авыр хәсрәт эчендә калып, кырыну-төзәтенү турында бөтенләй онытты. Җитмәсә тагын ил шундый куркыныч астында калганда, фронт шундый авыр хәлләр кичергәндә, тылда ятып, юньле эш күрсәтә алмавы аның вөҗданын газаплый, ул, барысын ташлап, бернигә карамый фронтка китимме әллә? — дип, җилкеиеп-җилкенеп куя иде.
Ә хәзер! Болай булгач, аңа кайгырып, борчылып торырга вакыт кал-маячак. Ул үзе ике-өч норма үтәргә тиеш тә тагын дистәләрчә яшь эшчеләрне үзе кебек эшләргә өйрәтергә тиеш, һәрбер данә сәгать — бер танк дигән сүз! Уен түгел бу!
Шул көннән башлап, Карпов бөтенләй җанланып, җиңеләеп китте. Дөрес, ул хәзер элеккегә караганда да күбрәк эшли, заводта да озаграк була иде. Шулай да өйдә аның барлыгын ачыграк тоя иде Фәрдәнә. Карпов өйдә булганда үзен тынычрак хис итә, ул озаграк кайтмый торса, нәрсәдән икәнен үзе дә белмичә, юкка-барга борчыла башлый иде.
Беркөнне Карпов бөтенләй кунарга кайтмый калды. Фәрдәнә өчен торганы бер газап булды ул төн. Башта әнисе белән икәүләп бик озак аны көтеп утырдылар алар. Аннары инде, ярты төн узып киткәч, кайтмаска булгандыр ахрысы дип, йокларга яттылар. Әнисе нишләгәндер, ләкин Фәрдәнә таң әтәчләре кычкырганга кадәр йокыга китә алмады, үзенең йоклый алмый борсаланып ятуын ул Карпов кайтмаганга борчылу дип уйламаска тырышты. Кайтмаса, анда ни эше бар соң Фәрдәнәнең? Кеме соң ул аның ул кадәр? Теләсә кайда кунсын, үз ирке...
Шулай үзен, тынычландырырга тырышып ята торгач, Фәрдәнә, таң алдыннан гына булса да, йокыга да киткән иде. Ләкин йокысы да тынычлык китермәде аңа: ул Карповны төшендә күрде. Җитмәсә, нинди итеп күрде бит әле! Карпов кыйланчык кына бер хатын белән театрда утыра, имеш. Фәрдәнә аның янында басып тора һәм, сәхнә турында бөтенләй онытып, һаман Карповка гына карый, имеш. Ә Карпов аны бар дип тә белми, теге хатын белән чүкер-чүкер сөйләшәләр. Чырык-чырык көлешеп куялар. Хәтта шунда, халыктай да тартынмыйча, үбешеп тә алалар, имеш. Фәрдәнә берни эшли алмый, чиксез авыр булып җаны әрнегәнне генә тоя, имеш. Ул арада кайдандыр читтән, кешеләр арасыннан Фоат тавышы килә, ул, спектакль караучыларга уңайсызлыйхм дип тә тартынмыйча:
— Ә мин соң, мин?!—дип кычкыра, ә Фәрдәнә һаман җаны әрнеп, күңеленнән генә: «Син дә бер җан көеге булдың» дип уйлый, имеш.
Аннан соң нәрсә булгандыр, Фәрдәнә анысын хәтерләми. Тик иртән йокысыннан уянуга ул үзенең мондый төш күрүеннән үзе үк уңайсызланды. Шул ук вакытта үзе, Карпов кайтмаганмы дип, теге якка колак
48
салып алды. Юк, Карпов кайтмаган, әнисенең генә мич алдында кыштырдап, чәйнек кузгатып йөргәне ишетелә иде.
— Әни!
— Нәрсә, уяндыңмыни?
— Тәки кайтмадымы безнең ивак?
— Мондый гадәте була башласа, белмим, бик күңелле булмас бу безгә. Төн буе йокым йокы булмады. Әле капка кагалар кебек, әле ишек шакыйлар кебек. Дерт тә дерт...
— Гел алай булмас, әни. Берәр эш чыккандыр. Кайтырга мөмкинлек булмагандыр.
— Ышан син ир-атка!
Фәрдәнә дәшмәде. Урыныннан тормыйча гына, күзләрен караңгылы- яктылы түшәмгә текәгән хәлдә, уйга чумды. Тагы бүген күргән төше күңеленә килгән иде аның. Ни өчен мондый төш? Чыннан да кем соң ул миңа? Әй, төшкә ни кермәс! Җыен юк-бар саташуларга игътибар итә китсәң...
Ул сикереп торып, тиз-тнз генә урынын җыеп куйды да юынырга чыкты.
Ул көнне Фәрдәнә эшенә гадәттәгедән иртәрәк барды. Карпов эшләгән цех бу бинада түгел, шуңа күрә ул ашарга икенче ашханәгә йөря иде. Шулай да Фәрдәнә бүген көндәгечә ашханәсендә кайнашу белән генә канәгатьләнеп калмады. Шушы бинадагы гына булса да цехларны кереп карыйсы килде аның. Производстводагыларның ничек эшләгәнен күрәсе килде. Аны биредә белмәгән кеше юк, кайсы бүлмәгә керсә дә, аңа ишек ачык иде.
Яшь кенә малайларның, яшь кенә кызларның әллә нинди четрекле станоклар янында искиткеч җитди чырай белән кечкенә-кечкенә детальләрне шомартып, эшкәртеп торуларын күрде ул. Станок өстендә ут уйнатып, металл кисүчеләрне күрде. Үзләре берни хәрәкәтләнмичә станок эшләвен күзәтеп кенә торучылар да бар иде анда, кеше эшләгәнен карап йөрүчеләр дә бар иде.. Тик бары да җитди, бары да дөньяларын онытып, үз эшләренә йотылганнар. Фәрдәнәгә игътибар итүче дә юк.
Фәрдәнәгә кинәт кенә бик күңелсез булып китте. «Эшче» дигән сүзв «производство» дигән сүз аның аңында һәрвакыт бик авыр, ялыктыргыч һәм пычрак эш белән бәйле булып гәүдәләнә иде. Шуның белән бергә, аның уенча, язу-сызу яки исәп-хисап эше кулыннан килми торган, белеме аз булган кешеләр генә эшче булып китәләрдерсыман тоела иде.
Ә син кара боларга! Нинди четрекле машиналар белән эш итәләр. Кайберләре ниндидер чертежларга карап кына эшли. Ә бит Фәрдәнә боларның берсен дә белми.
Менә ул икенче этажга менде. Ишек башына «Җыю цехы» дип язылган бүлмәгә килеп керде. Чү инде, эшчеләрме соң болар? Инженерлармы әллә? Бар да ап-ак халаттан. Күзләрендә сыңар пыялалы калын күзлек. Тар гына озын өстәл буйлап тезелеп утырганнар да һәркансы искиткеч бер игътибар белән җентекләп, ниндидер ясалып бетмәгән сәгать механизмнары эчендә казыналар. Ул бөтен бүлмәләрендәге чисталык! Аптекада да юк мондый чисталык... Юк, нинди инженерлар булсын? Шул ук япь-яшь малайлар, япь-яшь кызлар... Хәтта кечкенәләре дә бар. Араларында Фәрдәнә кебекләр дә юк түгел. Фәрдәнәгә электән таныш булган кешеләр дә бар. Ә син хәзер алариың яннарына барып, сүз кушып кара. Кая ул, ничек кыюлыгың җитеп, аларны шундый бирелеп эшләп торган җирләреннән бүлдерергә кирәк...
Фәрдәнә алардаи күзен ала алмыйча, бәлки, тагы байтак вакыт йөргән булыр иде әле, янына конвейр мастеры килеп тукталды. Тышкы кыяфәте белән врачка охшаган таза гына гәүдәле рус хатыны иде бу.

— Гафу итегез, сез кемне эзлисез, сезгә кем кирәк?
— Юк, берәү дә кирәкми, — диде Фәрдәнә, каушый төшеп. — Мин болай гына.
— Болай гына ярамый, эшләгән кешеләргә уңайсызлыйсыз.
— Гафу итегез...
Фәрдәнә йөгерә-атлый үзенең ашханәсенә кайтты. Биредә бары да гади, хәтта артык гади иде. Әйе, менә биредә эшләү өчен белем кирәкми дисәң дә ярый.
Фәрдәнәгә бик-бик күңелсез, хәтта ничектер оят булып китте. Җитмәсә ашханә мөдире кырыс кына тавыш белән үзен битәрләп тә куйды:
— Кайда йөрисез сез югалып, вакытлы-вакытсыз?
— Производствода булдым, — диде Фәрдәнә, бер дә исе китмичә. Үзенә урынлы-урыисыз ачуланып дәшүчеләргә сер бирергә яратмый иде ул.
Ашханә мөдире исә аның җавабын аңламады, шулай да аңа тавышын күтәрергә батырчылык итмәде: Фәрдәнәнең үзен бик хаклы кеше кебек тотуы тыя иде аны.
Фәрдәнә тизрәк өенә кайтырга күңеленнән атлыгып торса да, ашыкмады. Үз-үзен көчләп тыеп, юри гадәттәгедән соңгарак калып кайтты. Үзе кайтып кергәндә Карповның өйдә булуын тели иде ул.
Теләге кабул булды, Карпов өйдә иде. Түр бүлмәдәге зур өстәл янында, кулына кәгазь-каләм тотып, нәрсәдер эшләп утыра иде ул. Кул астында готовальнясы, өчпочмак, лекало кебек сызым приборлары һәм кайсы дүрткел итеп, кайсы фигуралап киселгән ап-ак, ап-ак металл кисәкләре ята иде.
Фәрдәнә тавыш-тынсыз гына өс киемен салып, түргә узды. Мөмкин кадәр тавышын тыныч чыгарырга тырышып, Карпов белән исәнләште.
— Исәнмесез, Василий Иванович?
Карпов кинәт эшеннән аерылды, ялт итеп Фәрдәнәгә борылды һәм аяк өсте үк торып җавап бирде:
— Ә, исәнмесез, Фая.
— Утырыгыз, нигә кузгаласыз, эшегездән аерылмагыз.
Икесе дә өстәл янына утырдылар.
— Сез бүген бик озак, — диде Карпов, аңа сораулы карап.
Аның бу замечаниесе Фәрдәнәнең күңеленә бик хуш килде: димәк, үзеи-үзе көчләп тыя-тыя, юри соңгарак калып кайтырга тырышуы бушка китмәде — Карпов аңа игътибар итте. Шул ук вакытта ул үзе моңа бер дә әһәмият бирмәгән булып күренергә тырышты.
— Эш бит, — дигән булды. — Ә сез бүген иртәләгәнсез, ахрысы... Ах, онытканмын да, сез бит кичә бөтенләй кайтмаган идегез бугай әле?
— Шуның өчен дә бүген иртәрәк кайтырга тырыштым.
— Анысын яхшы иткәнсез.
— Миннән башка күңелсезләнерсез дип уйлаганнан түгел, болай, кайтамы-юкмы дип, аптырап торырсыз дип борчылдым.
— Бүген дә кайтасыгыз килмәгән идеме?
— Мәсьәлә кайтасы килүдә түгел, шундый бер эш белән мавыгып киттем, цехтан аерылырга мөмкин булмады.
— Цехта кундыгызмы?
— Цехта булмаса, миңа читтә кунып йөрүнең күрәге дә юк.
. Алар икесе дә беразга сүзсез калдылар. Мич артыннан Фирая тавышы килде:
— Чәй урыны әзерлисеңме, Фәрдәнә?
— Хәзер, әни,—диде Фәрдәнә. Ләкин үзе урыныннан кузгалырга ашыкмады. Тагын Карповка мөрәҗәгать итте:
— Ә ни өчен безне сездән башка күңелсезләнерләр дип уйланмыйсыз? 4. „с. ә.- № 1.

50
Карпов, иңбашларын җыерып, кашын күтәреп куйды, — янәсе, бу нинди гаҗәп сорау?
Фәрдәнә, әни ишетмәсен дигән мәгънәдә, кашы белән генә мич артына таба ымлады да, авызын Карповның колагына якын ук китереп, ярым пышылдап чыккан тавыш белән:
— Моннан соң, зинһар, бервакытта да алай кунарга кайтмый калмагыз,— диде. — Соңга калсагыз да кайтырга тырышыгыз.
Бу үтенү сүзләре артына яшерелгән мәгънә җылысыннанмы, Фәрдә- нәнең кайнар, йомшак сулышы бәрелеп торуга рәхәт итеп яңагы һәм колак яфрагы кытыклануданмы, әллә берьюлы икесеннән дәме — Карповның бөтен тәне дулкынланып, битләре кызып китте.
— Әйдәгез, чәй эчәбез.
— Рәхмәт, — диде Карпов, аның чәй эчәргә чакыруын аңлап җитә алмагандай. — Мин... шушы эшемне карыйм әле.
— Чәйдән соң тагы утырырсыз.
— Әйе шул, мин хәзер...
Карпов, тиз-тиз генә бер стакан чәй эчеп алганнан соң, шунда ук тагы эшенә утырды. Фәрдәнә дә, әнисе дә аңа уңайсызламаска тырыштылар. Фирая яңадан савыт-сабалары белән мич алдында кайнаша башлады, Фәрдәнә, кулына тышы тузып беткән калын гына бер китап алып, Карпов эшләгән өстәлнең икенче башына утырды. Ләкин китабын укырга керешкәнгә кадәр, күзләрен тутырып ачып, Карповка карап алды. Карпов аңа яны белән утыра, аның зәңгәр күзләре өстәлдә яткан кәгазьгә текәлгән, ул, дөньясын онытып, үзенең эшенә йотылган иде. йөзе яшь бала йөзе кебек алсуланган, колак йомшагы ут яктысында ахак кебек булып күренә иде аның.
Фәрдәнә анардан күзләрен алып, китабын ачты, күз йөртеп кенә укырга тотынды.
Бер бит укыды, ике бит укыды, ләкин берни аңламады. Яңа баштан төшеп укып карады, тагын башына берни кермәде. Ул китабын ябып, күзләрен тагын Карповка төбәде.
Карповның йөзе тагын да җанлана төшкән, очкынланган зәңгәр күзләрен тирәләгән коңгыр керфекләре яннан караганда аермачык булып, озын булып, үзләреинән-үзләре сөрмәле булып күренәләр. Менә ул кинәт кулындагы өчпочмакны ташлап, лекало алды. Аны дүрткел итеп киселгән кәгазь өстенә салып, нидер сыза башлады. Моңарчы тигез генә булып ябылып торган иреннәре ниндидер эчке шатлыктан көләргә әзерләнгәндәй, әз генә ачылдылар. Ләкин көлмәделәр, кызара гына төштеләр.
— Ничек эш белән шулкадәр мавыга ала икән кеше?
Бу минутта Фәрдәнәгә Карповның- бөтен җире искиткеч гүзәл булып, акыл ирешмәс дәрәҗәдә серле булып күренде.
— Их, колак йомшагын гына тешләп алырга!
Кинәт әллә нишләп китте Фәрдәнә. Аның иңбашлары, күкрәкләре де-релдәп куйды. Ул ничектер, комсызланып, тирән итеп сулады. Шундый татлы, ләззәтле сулыш иде бу. Ләкин Фәрдәнә канәгатьләнмәде. Аның тавышланмыйча гына урыныннан торасы да сиздермичә генә барып, Кар-повны артыннан кочып аласы, аның коңгыр бөдрәләрен каты итеп күкрәгенә кысасы һәм маңгаен, бит алмаларын, иреннәрен, муеннарын теш- ләп-тешләп үбәсе килә иде.
Бу теләк аның күкрәгендә шундый тыелгысыз давыл булып котырып кузгалды, хәтта Фәрдәнә, аның кыргый көченә каршы килә алмагандай, урыныннан торды. Шунда ук үзеннән-үзе куркып китте ул, ләкин кире утырмады, Карпов янына да бармады, икенче бүлмәгә, әнисе янына узды.
Әнисе, тавыш чыгармаска тырышып, әкрен генә урын җәеп йөри иде.
51
— Син дә ятасыңмы, Фәрдәнә?— диде ул тыныч кына тавыш белән. — Ят, утырма юкка йокы калдырып.
— Әни!
— Нәрсә?
Фәрдәнә җавап бирмәде. Нәрсә әйтсен соң ул әнисенә? Василий Ива-новичны үбәсем килә дисенме?
- Нәрсә әйтмәкче идең, — дип кабатлады әнисе, — ник дәшмисең?
- Юк ла...
Фәрдәнә, нәрсәгәдер ачулангансыман, кырт кына борылып, яңадан зур бүлмәгә чыкты.
Карпов һаман нәрсәдер яза-сыза, тик хәзер ул баягы дәрәҗәдә үк бирелеп утырмый кебек иде.
— Шулкадәр мавыгып, нәрсә эшлисез сез, Василий Иванович? — диде Фәрдәнә, сакланып кына. — Бүлдерүем өчен гафу итегез.
Карпов, шуны гына көткән кебек, бөтен гәүдәсе белән Фәрдәнәгә таба борылып утырды.
— Зарар юк, бетте дияргә була. Кыйммәтле материалны рацпональ- норак файдалану турында бер тәкъдим кертмәкче булам.
Сез рационализатормы?
Минем кебек кенә һәр эшче рационализатор.
— Тыйнаклык күрсәтәсез. Минемчә, бик кечкенә рационализация тәкъдиме кертү өчен дә бик башлы кеше булырга'кирәк.
— Бер дә гади кешенекеннән артык акыл кирәкми. Конструкторлар биргән чертежларны гамәлгә ашырганда аларны үз акылың белән дә үлчәп карый торган гадәтең булса, шул җитә. Нәрсәне ничек итсәң яхшырак буласын күп вакытта практика үзе әйтеп бирә.
— Сезгә шулайдыр да бит ул...
— Юк, мин чынлап әйтәм. Менә сез производствоны белмисез. Шулай да әле мин кертергә теләгән тәкъдимне бик җиңел аңларсыз. Менә, килегез әле бире... Килегез, кил...
Ай-Һай, төшенермен микән?..
Фәрдәнә Карповка бик якын кагылмаска тырышып, өстәлгә иелде.
— Менә моны карагыз әле.
Фәрдәнә дүрткел итеп киселгән ак металл пластинканы кулына алды.
— Кыйммәтле металл,—диде Карпов. — Безнең өчен аның һәр сан-тиметры түгел, миллиметры да кадерле.
Шуннан?
— - Инде менә монысын карагыз. — Ул Фәрдәнәгә чит-читләре бик әз генә фигуралап киселгән түгәрәк детальне тоттырды. — Күрәсезме?
• — Күрәм.
— Менә шушы детальне без, конструкторлар биргән чертеж буенча, менә бу озынча дүрткелдән бер генә рәт тезеп кисеп алабыз. Ә менә монда никадәр платина артып кала. Отходка чыга. Әрәм була бит? Әрәм икәнлеге сезгә дә күренеп тора?
— Билгеле.
— Ә менә шул детальне менә болай урнаштырып, ике рәт итеп киссәң, отход бөтенләй әз. Исәпләп чыгардым: кырык процент экономия.
— Чынлап та.
-- Бик гади мәсьәлә бит үзе, уйлап карасаң, һәркемнең башына килерлек.
Фәрдәнә мәсьәләнең үзенә шулкадәр җиңел аңлашылуына шатланды да, шул ук вакытта шундый гади, үзе шундый әһәмиятле нәрсәнең моңарчы берәүнең дә башына килмәгән булуына гаҗәпләнде дә.
—• Мин булсам, минем дә башыма килгән булыр иде бу, — диде ул.—Бигрәк инде. Пилмән кискәндә камырны да үлчәбрәк кисәсең.

Юк, Фаечка, — диде Карпов, йомшак кына елмаеп. — Кеше төртен күрсәткәч кенә һәрнәрсә шулай җиңел булып тоела ул. Шулай да, зз генә үз башына фикер йөртә белгән кеше өчен производствода менә шундый исәпкә алынып бетмәгән бик гади мәсьәләләр тулып ята.
Менә шул минутта Фәрдәнәнең хәтеренә тагын кайчандыр Губернаторов әйткән сүз килеп төште: «Сезгә производствога күчәргә кирәк!» Әле менә яңа гына әйтелгән кебек булып яңгырады бу сүз аның күңелендә.
Иптәш Карпов, — диде Фәрдәнә, үзе дә сизмәстән, кинәт аңа фамилиясе белән дәшеп. — Беләсезме? Мин производствога күчәм. Алырлар бит?
Карпов Фәрдәнәнең бу карарын шатланып күтәреп алды:
— Күптән шулай кирәк иде сезгә!
Эчке бүлмәдән Фирая тавыш бирде:
Фәрдәнә, ник ятмыйсың инде? Нәрсә сөйлисең син анда? Фәрдәнә, канат үскәндәй дәртләнеп, әнисе янына килеп керде.
- Әни, мин производствога күчәм.
- Нишләдең соң син? Сөйләмә юкны. Столовоеңа ни булган?
Юк, чынлап та, ничек моңарчы шуны аңламый йөргәнмен!