Логотип Казан Утлары
Шигърият

СОЛДАТ ДӘФТӘРЕННӘН


КҮРЕШҮ
— Комбат иптәш, хәрби сборларга Ник бәйрәмчә килдең киенеп?.. Алмаслар дип әллә уйлыйсыңмы, Йөрисеңме шуңа сөенеп?..
— Яхшы костюмымны кидем, әйе, Моңарда юк ләкин хәйлә һич;
Мин армиям белән күрешәм бүген, Ә бу күрешү миңа бәйрәм ич.
СӘФӘР ЧЫККАНДА
— Хуш, туганкай!
Исән йөреп, сау кайт, яме!..
Безне уйлап артык борчылма.
— йөрәктә дәрт ташып торган чакта, Моңсу буламыни юлчыга?..
Ә җитмәсә минем янда бара
Тукай,
Такташ,
Җәлил —
өч солдат.
Кайгы килсә,
алар таратырлар, Юатырлар эчем пошканда.
АК МАМЫКЛАР ОЧКАНДА
Тәрәзәдән керде иртәнге җил, Старшина керде ишектән;
Көмеш быргы «Подъем» кычкыртуга. Шундый команда мин ишетәм:
— Физзарядка бүген үткәрелми, Урын-жирегезне кагыгыз!..
йорт алдына үскән чирәмлеккә Күтәренеп чыктык барыбыз.
35
Кем одеял җилли, кем матрасын Җәеп салган яшел чирәмгә;
Мин суккалыйм мескен мендәремне, Ак мамыклар оча җилләргә.
Ул мамыклар сөйгән авылымның.
Ак казларын искә төшерә;
Түзмим, сөйлим, өзелеп сагынуымны Одеялын каккан күршемә.
Урын-җиребезне җилләтүдән Туган җиргә күчә әңгәмә...
Әй мамыклар, очып кайтыгыз сез Төсем булып газиз әнкәмә.
ЛУГА УРМАННАРЫ
Хәтерлимсез, Луга урманнары, Яшь бер тупчы татар малаен... Тын аланны. Бөдрә ак каенны... Сөю бүләк иткән май аен... Хәтерлимсез?..
1
Сүрелүгә шәфәкъ алсулыгы. Отбой уйнап лагерь тынуга, Юырттырып сөлек чаптарымны, Мин ашыгам бер яшь сылуга.
Мин ашыгам шәһәр сараеның Гөрләп торган танцы залына;
Җирән ялын җилгә җилфердәтеп, Оча атым иркәм янына.
Бәхетле юл теләп башын чайкый Тирәкләре якын тирәнең;
Каршы ала мине көлемсерәп Галинушка — назлы чибәрем.
Яшьлек бии залда, яшьлек җырлый, Яшьлек бирә бүген кирәкне;
Карашларың синең, нечкә билем, Ах, ник айкый болай йөрәкне?!
Әйдә, кызый, атлан чаптарыма! Ялгыз каен күптән көтәдер;
Әйтче, кызый, син янымда чакта Ник сизелми вакыт үткәне?...
Саф һавасын сулап тын аланның, Утырдык без озак серләшеп, Яңа гына матур оя корган Күгәрченнәр кебек гөрләшеп.
Сүз бирдекме, юкмы — хәтерләмим. Тик исемдә калган шунысы;
36
Йөрәгемне эретте шәм кебек Үбүеңнең татлы җылысы.
Мин озаттым сине.
Саубуллаштык.
Басып калдың капкаң янында;
Җирән ялын җилгә җилфердәтеп, Очты атым лагерь ягына...
Җирән кашкам ярсып чабуыннан Өлгермәде әле суынып, Каһәр сугыш мине тыны белән Карынына алды суырып.
Тын аланны бүтән күрәлмәдем, Күрәлмәдем кызын Луганың... Яшьлек, яшьлек!
Җирән кашкам кебек, Кай арада күздән югалдың?..
2
Сугыш бетте.
Бик күп еллар үтте.
Илем сафка кабат чакырды;
Без, запаслар, урман итәгендә Кабат кордык брезент чатырны.
Их, язмышкай!
Матур, ямьсез дә син;
Матур — чөнки син гел яшенле;
Ямьсез — чөнки иртә койдың баштан Янып торган бөдрә чәчемне.
Юк, онытып булмый тәннәрдәге Сугыш җөен — тере яраны... Сизгерлекне, дуслар, бер минут та йомшартырга безгә ярамый!
Сезгә килдем, Луга лагерьлары, Ышанычын илнең акларга. Үзләштереп яңа техниканы, «Дошманнар»га туптан атарга.
Таныш юллар.
Шул ук алан менә.
Шул ук каен шул ук урында.
Чаптар белән ул гына юк...
Хәер, Бүтән кызлар хәзер уемда.
Үз кызларым алар — сабыйларым, Дәвам итә гомерем аларда;
Сагынып хат язам үзләренә Мәхәббәтем шыткан аланда.
Ай, бу гомер ник тиз үтә икән? Әти булдым мин кай арада?

Тик йөрәкнең гомере узмый кебек, Сүнми кебек дәрте һаман да.
Син дә хәзер ана булгансыңдыр,.
Галинушка — яшьлек гүзәлем;
Зәңгәрләнеп, каен арасыннан һаман карый кебек күзләрең...
Балакайлар безнең буйга җитәр, Каршыларбыз тыныч картлыкны; Сагынырбыз шул чак тәмле итеп, Галинушка, шушы вакытны...
Шаулашыгыз, Луга урманнары, Җырлашыгыз, армас солдатлар! Безнең җырны, сөю м атурлыгы н,
Безнең юлны, яшьлек батырлыгын
Безгә лаек алмаш кабатлар!

38