Логотип Казан Утлары
Трагедия

МУСА ҖӘЛИЛ


4 пәрдәлек трагедия КАТНАШАЛАР
Вакыйга 1941—14 елларда Казанда һәм Берлинда бара.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
БЕРЕНЧЕ КАРТИНА
41 елның 22 нче июнь көне... Иртән. Берлинда Зәбих Альбиковлар өендә зал. Каядыр, ерак бүлмәдән Эмилиянең пианинода Бетховенны уйнаганы ишетелә. Ишектә звонок тавышлары. Арка артында Эльзаның килеп тышкы ишекне ачканы, күренә. Фердинанд (Фәрит) керә; ул алды биек фуражка, формалы гимнастерка кигән, итекчән. Тик аңарда портупея дә, хәрби билгеләр дә юк, ниндидер гражданский значоклар гына.
Эльза. Фердинанд!
Фердинанд. Нәрсәгә аптырадың? (Фуражкасын суза.) Мә! Эльза (алып элә). Юк, сез өч көн буе кайтмагач...
Фердинанд. Нәрсә — кайтмагач? (Кунычыннан фин пычагын ала.) Әйт, әйт!
Эльза. Имеш, сез анда, ресторанда... (Пычакны сөрткәнен күреп, сискәнеп.) Кан!..
Фердинанд. Курыкма, болай гына ул. Үземне яклап кына. Эльза. Әтиегез сез кайткач та әйтергә кушкан иде. Уятыргамы?
Ф е р д и н а н д. Әтинеме? Алла сакласын. (Тыңлый.) Карт йоклый, Эмилия Бетховенны уйный. Ә миңа нәрсә? Монда идәнгә ятып эт булып уларгамы?
Муса — шагыйрь.
Әминә — хатыны.
Чулпан — кызлары.
Алиш — язучы.
И л с т а н — язучы.
Б ә к е р X ә й ф ул л и н — майор. Гөлгенә —медсестра.
Зарипов — партия эшчесе. Янгир — башкорт. Низаметдин — колхозчы. Сарман бай — чуваш.
X а б у ш — милләтче.
Моря к.
М л к а р о в А и д р е й Павлович (Гейдель) —разведкачы.
Энгель — партизан (бельгияле).
Зәбихулла Альбиков — эмигрант. Фердинанд (Фәрит) — аның улы Э м и л и я — кызы.
Г а з и з ә — Зәбихулланың анасы.
Эльза — Зәбихулланың экономкасы.
Зоммерфильд — гестапочы.
Берта фон Зоммерфильд — хатыны.
Бурман — концлагерь һәм төрмә башлыгы.
Розенберг — рейхслейтер.
Сакчы — концлагерьда Дурманның ярдәмчесе.
Каравыл башы һәм башка каравылчылар.
4
Эльза. Сезгә аш бирергәме?
Фердинанд. Бирергә! Ә юк. Кирәкми. (Утыра. Музыка туктый - Эльза юлына китә, аның артыннан.) Эльза!
Эльза (туктый). Нәрсә боерасыз?
Фердинанд. Ха-ха-ха! Нинди тәкәллеф! Кил әле. Я кил, күгәрчен. Утыр әле.
Эльза (каранып). Майн һерр...
Фердинанд. Немец кызымы син? Бу нинди кыргый адәм дисеңме? Ә мин шундый. Ха-ха-ха! (Кулларына сузыла.)
Эльза. Сез борчылгансыз, майн һерр.
Фердинанд. Нигә шулай бик коры гына? Аһа... бу нинди яңа беләзек?.. (Кинәт кулыннан тота.)
Эльза. Фердинанд! Җибәрегез!..
Фердинанд. Курыкма, минем кулларьш йомшак... (Кочмакчы була, алда эчке яктан Эмилия килгәне күренә. Ул туктала.)
Эльза. Йомшак? Күрәсезме тоткан урыныгызны? Җибәрегез. Сез мине уңайсыз хәлгә куясыз.
Фердинанд. Уңайсыз? Ха-ха-ха! Ә мин кешене уңайсыз хәлгә куярга яратам. (Йомшак.) Эльза... я ник син дә шулай? Аңлыйсыңмы, минем синнән башка эч серемне бүлешер кешем юк. Үткән юлы син мине аңлаган кебек идең... Кара миңа. Юк, шулай карама. Мин йокламаган...
Эльза. Ах, Фердинанд... Юк... Майн готт! 1 Сез миңа җиңел дип уйлыйсызмы?
Фердинанд. Эльза! (Кочмакчы, үпмәкче була.) Я син...
Эльза. Кемдер килә... (Тиз генә йөгереп китә.)
Ф е р д и н а и д (алга атлап, Эмилияне күреп). Син икән.
Э м и л и я. Экономка белән?
Фердинанд. Шпик!
Әмил и я; Өч көн буе кайда йөрдең?
Фердинанд. Допрос?
Э м и л и я. Нинди акчага?
Фердинанд. Гестапо! (Эчке бүлмәдән, каршы яктан Зәбих күренә. Халаттан. Башын сөлге белән бәйләгән. Тукталып тыңлый.)
Эмилия. Ресторанда дебош, ә биредә... я рабби! Әти синең бу эшеңне белсә?
Фердинанд. Белсә? Нәрсә, мин Эльзаны аңардан тартып алам, әйе?
Әмил и я. Фердинанд!
Фердинанд. Мин Эльза кулында яңа беләзек күрдем. Кем аңар бүләк итте? Әтиме?
Э м и л и я. Әйе, ул бүләк итте. Икебезгә дә. Менә миңа муенса, аңа беләзек!
Ф е р ди н а нд (муенсасына тиеп). Пыяла өләшә. Беләбез. Тиражга чыккан картлар шуңар ябышалар... Ә нәрсә өчен?
Э м и л и я. Нәрсәгәме? Әти әйтә: ул кыз безне күзәтә шикелле, ди. Шикләнә.
Фердинанд. Ах, сезнең шулай кеше шикләнерлек эшләрегез дә бармыни әле? Әйе лә, син бит әле дәү әни белән Казан радио станциясен тотучылар...
Эмилия (куркып). Ничек? Син шул дәү әнинең җыр тыңлавын да?.. Ах син, вөҗдансыз!
Ф е р д и п а н д. Бик әйбәт. Димәк, мин ирекле кеше.
Э м и л и я. Хам! 1
’Майн готт — әй аллам.

ә
Ф е р д и н а н д. Әлбәттә, хам! (Почмакта басып торган Гитлер бюстын тотып.) Менә син минем фюрерымнан сора, синеңчә, мин кем булырга тиеш соң?
Эмилия. Бандит, бандит!
Фердинанд. Ә сии кем? Еврейка!
Зәбих (алга чыгып). Нәрсә бу? Тукта, сии нәрсә дидең?
Ф е р д и н а н д. Еврейка дидем. Ә нәрсә? Ошамадымыни? Шуның өстенә шпионка да ул.
Зәбих (тирәсенә каранып, тешен кысып). Өеңдә немец кызы. Синең шул сүзең «тегендә» барып җитсен дә безне еврейлар дип гетгага илтеп тыксыннармы? Бар малыбызны конфисковать итсеннәр?
Фердинанд. Итмәсләр, нигә итсеннәр? Без бит татарлар...
Зәбих. Малыңнан язгач, йортың печатьләнгәч, бар, исбат ит сии анда үзеңнең еврей түгел икәнеңне! Әйт, кем башына болай җилкенәсең син? Сиңа ни җитми?
Ф е р д и н а н д. Миңамы? (Эмилиягә карый.)
Эмилия кулын селкеп чыгып китә.
Зәбих. Ул сиңа сеңел, шуның өстенә дә анаң урынында калган, йорт тота...
Фердинанд. Ә... Беләм мин аны! (Кулын селки.)
Зәбих. Хуш?
Фердинанд (тынып торгач). Кичә мин Зоммерфильдны күрдем. Ул теге, элек бервакыт синдә, конторыңда хезмәт иткән. Шул. Минем белән юньләп исәнләшмәде дә. Штурмфюрср булган!
Зәбих. Исәнләшмәсә? Шуннан ни?
Фердинанд. Шул. Мин артык болай йөри алмыйм. Миңа акча кирәк.
Зәбих. Аһа. Күпме инде?
Ф е р д и н а н д. Ун мең марк.
Зәбих. Ун мең?.. Нәрсәгә ул? Хуш, мин сиңа ун меңне бирсәм, син шуңа нәрсә аласың инде?
Фердина и д. Тәре.
Зәбих. Тәре? Ун меңгә — тәре?
Фердинанд. Тимер тәре. Бу — азмыни?
Зәбих. Юк, мии— мөселман, син — мөселман, сиңа нәрсәгә тәре?
Ф е р д и н а и д. Тәре астында чин.
Зәбих. Нәрсә чины?
Ф е р д и н а н д. Ефрейтор.
3 ә б и х. Ефрейтор буласың икән? (Башын селкеп тора.) Бәрәкалла! һай, һай, һай!
Фердинанд (кыза). Ә нәрсә аңа көләсең? Гитлер үзе ефрейтор булган! Ә кара!..
3 ә б и х. Гитлер!..
Фердинанд. Мин беләм, син аны яратмыйсың!..
Зәбих (бик каты куркып, урыныннан торып). Нәрсә дидең? Мин аны яратмыйммы? Минме? Кайчан?
Ф е р д и н а н д. Оныттыңмыни әйткәннәреңне? Гитлер эш башына менгәч?.. Ул, дидең, Крупп заводларын үстерә, безнең ише вак фирмаларны бетерә! Харап булдык бу ефрейтор белән! Син бит шулай дип эчкегә сабыштың! Оныттыңмыни? Әни шул кайгыдай үлде.
Зәбих (тәннәре чымырдап). Дөрес, мин ул вакыт банкрот булдым... Ә хәзер? Хәзер мин үз типографияхмдә хәреф урынына армиягә патрон койдырам. Син дә, аллага шөкер, Берлин шәһәрендә Альбиков бай улы булып торасың. Гитлер! Син, малай актыгы... (Каранып.) Сиңа урын кирәкме? Рәхим ит, әнә минем заводым, төш тә утыр кан- турга. Сиңа пигә ефрейтор булырга?

6
Фердинанд. Конторага? Мида конторада утырырга?.. Ха-ха-ха!.. Әй әти, әти! Артта калгансың! Хәзер байлыкны синең кебек кантур корып, бер тиенгә бер тиен табыш санап җыймыйлар, танкы белән барып басалар, грузовик белән төяп кайталар. Әнә нацистлар. Кичә Парижда, оүген Крит утравында. Ә мин кем? Шул Германия гражданы түгелмени? Зоммерфильд бүген штурмфюрер! Нәрсә, минем шул Зоммерфильд хәтле бусм-сыным юкмы? Алар хәтле генә сугыша алмыйммы? Юк, минем дә .1ондон аласым килә! Минем дә Нью-Йоркка басып керәсем килә! Ә минем күкрәгемдә аларныкы кебек тимер тәрем юк! Аңлыйсыңмы. юк!
Зәбих. Ягъни, моның өчен без гаепле булабыз икән!
Фердинанд. Сез гаепле! Мин кем? Алар раса, ә мин?.. Миннән көләләр... (Елый.) Мин — беркем дә түгел! ’
Зәбих. Ничек беркем дә түгел? Тукта, тукта егет! Бабаң Чыңгыз булганмы синең? Ул бу Гитлер хәтле генә җирләр сугышып алмаган! Ничек раса түгел?
Ф е р д и н а н д. Кайда ул җир? Кайда ул халык? Раса? Миннән бүген бөтен немец көлә! Мин төшеп калган вак сорт! Азиат! Мине шуның өчен армиягә алмыйлар. Татармы? Ниткән татар ул? Җирәнәм мин ул исемнән! Син коръән укыйсың, ә мин — вас исдас? Юк! Минем немец буласым килә, немец бар халыкны да тез чүктерә! Минем дә алар кебек сугышасым . килә!’ Минем — штурмфюрер буласым килә! (Үкереп елый.) Ә мин... сугышырга да ярамыйм! Эрзац! Суррогат!
Зәбих. Сугыша алмыйсың, ә? «Үлек баш» була алмыйсың?.. Менә ул психоз, ә? Сугыша алмасаң, тимә, синең өчен немец сугыша. Ул Парижны таласа, сиңа кредит бирә! Үлә икән — үзе үлә. Әле сиңа бу азмыни? Татардан туганга үпкәли. Рәхмәт диген әле, еврейдан тумагансың. Бу характерың белән күптән казык башында утырыр идең. Я?
Фердинанд. Шул. Иртәгә миңа шул акча булсын! (Торып чыга.) Зәбих. Ультиматум? Ә? Ах, юньсез, юньсез! (Өстәлдән бокалга тутырып кызыл эчемлек салып эчә. Эмилиянең кергәнен күреп.) Күрдеңме ул малайны!
Э м и л и я. Нәрсә, әти?
Зәбих. Ун мең марк сорый! Нәрсә ул — миннән янап-куркытып алырга телимени?
Эмилия (аны беләгеннән тотып, каранып). Әти... Бәласеннән баш аяк, син аңа ул ун меңне бир!
Зәбих (йөрәксенеп). Нигә миңа яный ул? Мин Гитлерга нишләгән? Аңа хезмәт иткән! (Түшен кага, ачкычы төшә.)
Э м и л и я. Ачкычыңны җый, сейфныкы. Алла сакласын, ул миңа да яный.
3 ә б и х. Әйе. Үстердек угылны. Нәрсә дип яный ул сиңа?
Э м и л и я. Сез радиодан Казанны тотасыз, ди.
Зәбих (кызулык белән). Тотсам? Мии — шеф! Хөкүмәтнең ышанычлы кешесе. Бәлки миңа Истанбулны да, Казанны да тотарга хөкүмәт үзе кушкан?..
Ради од а и тавыш (татарча). «Тыңлагыз, концертыбызны башлыйбыз. Микрофон алдында Казан филармониясе».
Зәбих. Ссссс! Нәрсә ул? (Эмилия аппаратка бара.) Юк, туктатма! Ул аны үзе куйган!
Э м и л и я. Үзе? Менә күрәсең, юри бәйләнер өчен!
Зәбих. Шантаж ясамакчы булганмы? Тимә! Мин аның бая шунда борыштыргалагапын күрдем. Хәзер ул минем кулда!..
Радиодан тавыш. Сакмар су!
3 ә би х. Сакмар су? Безнең Ырынбур татарлары көе!
7
Радиодан җыр бирелә. Зәбихнең йөзе үзгәрә, башы түбән төшә. Бу вакыт эчке бүлмәдән Газизә әби дә чыгып бер якка баскан була. Ул тавышсыз киез башмактан, резин очлы таяк таянган. Ак күлмәк, татарча ябынган ак яулыктан, бер як кырыйдарак туктап кала. Артта күләгәдә Фердинанд туктаган.
Җыр. Сакмар су алкын, суы салкын,
Бер ташы ла көмеш, берсе алтын, Газизәкәй,
Үсәдер таллар сакмар су буенда, Үсәдер кызлар әнкәсе куенында. Сакмар да суын берләр эчсәм, Әллә басылыр иде эч-ялкын,
- Газизәкәй,
Үсәдер таллар Сакмар су буенда, Үсәдер кызлар әнкәсе куенында.
Г а з и з ә тыцлап торган җиреннән, кинәт өзелгән кебек, таягына учын куеп тыела алмый елый башлый.
Эмилия. Дәү әни!
3 ә б и х. Тот, тот аны. Җитәклә!
Эмилия (аны тартып диванга утырта). Тынычлан, тынычлан, дәү әни!
Газизә. Ай туган илләрем, газиз җирләрем! Бәгыремә төште... Аһ: аһ!... (Тыела алмый бөгәрләнеп елый.)
Зәбих. Сакмар — дәү әниеңнең төп туган җире...
Газизә. Кызлар... алты кыз бергә уйнап үстек. Сакмарның таллары. Аның ул сыгылулары...
Эмилия. Тал. Кызык. Нинди агач соң ул? Мин Берлин тирәсендә бер агач күрдем, Шпрея буенда...
Г а з и з ә. Шпрея дисез, ул сумыни? Әй безнең ул Сакмар сулары, балам! Аның сөйләшеп, шаулап ташлардан агулары!.. Бөтен Германиядә андагы кебек бер матур чуер таш күрмәдем. Аның буендагы гөм- бәз-гөмбәз таулары... Истанбулда Ая Суфия мәчетен күрдем. Аның гөмбәзенең матурлыгына күк кенә тиң килсә килер, диделәр. Юк. Аның гөмбәзе Сакмар буеның бер тавына да тормый.
Эмилия. Шундый җирләрне ташлап килдегез!
Газизә. Туфрак тарткандыр. Җыясы ризыкларым булгандыр. Шушы мимеч кяфер җирендә тоткарланып калырмын дип уйламаган идем, кызым.
Зәбих. Бер дә туфрак түгел, әле мин малай гына идем, әтине Ырынбур байлары агент итеп монда җибәрделәр. Ул монда тире принимать итеп торды. Аннан типографиягә машиналар, хәрефләр койдырып җибәрә башлагач, шуннан бирегә урнашты да калды. Революция 'булмаса...
Г а з и з ә. Сөякләрем шушы мимеч җирләрендә калыр микәнни? Бер дә генә яратмадым. Торсам да тордым, тормасам да. Йөрәгем ашкына, улым. Бер дә шушында калып үләсем килми.
Зәбих. Калмый нишлисең?
Газизә. Сөвет белән Германиянең сугышмаска договоры бар дисез бит. Посольствога барып әйт: миңа паспорт алып бир. Мине үз туфрагыма кайтарып җибәр.
Зәбих. Тсссс!.. Син ни сөйлисең, әни, аймылыша башладыңмы? Сиңа совет паспорты...
Фердинанд (артта торганы күренә). Химера! (Югала.)
Диктор тавышы. Әллүки! (Ишектә звонок.)
Зәбих. Тсссс! Кеше бар! Туктат! (Радионы туктаталар.)
Эмилия. Әй, ходаем. Үзе куеп «тегендә» шалтыраткан булмасын!
Зәбих. Син ач. Әйдә, әни!
8
Зәбих белән Г а з и з ә ашыгып чыгалар. Э м и л и я барып ишекне ача.
3 о м м е р ф и л ь д белән Берта керәләр.
Зоммерфильд. Исәнмесез! һер Альбикоуга мөмкинме?
Эмилия. Рәхим итегез, хәзер чакырам. (Китә.)
Зоммерфильд (Бертага). Күрәсең? (Рәсемгә күрсәтә.)
Берта, һа. Минем бабам фон дер Гольц паша! Син кара, монда аның дуслары. Ссссс!.. (Ишарә итә. Аяк тавышлары. Арка артында ашыгып узган Эльза һәм аның артыннан килгән Фердинанд.)
Эльза. Фердинанд! Ярамый, җибәрегез!.. (Куеныннан йолкынып.) Җибәрегез! Аһ. майн готт! Сез шундый кызу! Шәрекъ канлы!
Фердинанд (кочып). Курыкма, беркем дә юк! Син минеке! Минеке! (Үбеш.)
Эльза. Кеше бар!.. (Аны этәрә, Фердинанд югала. Эльза икенче якка үтмәкче була.)
3 о м м е р ф и л ь д. Фрейлейн Эльза!
Эльза (туктап, куркулы). Ах!..
Берта алар сөйләшкәндә, уң як ишек юлын тыңлый.
3 о м м е р ф и л ь д (тавышын төшереп, боерып). Билетыңны!
Эльза күкрәк кесәсеннән көрән тышлы билет чыгара.
Зоммерфильд (ачып карап). Сез монда йөз процентлы герман токымы.
Эльза. Гафу итегез, һерр Альбикоу да Гермаииялек...
Зоммерфильд. Шулай, ләкин монда сезнең ни дип язылган? (Укый.) «Бөек герман расасы азиатларны һәм башка шундыйларны кол итү урынына үзе шул затсыз токымнар белән кан катыштырса, бу — Ватан һәм милләткә хыянәт». Кем әйткән моны?
Эльза. Розенберг.
3 о м м е р ф и л ь д. Әйе. Розенберг. Ә һер Альбикоу кем? Азиат? Татар! Шулай булгач...
Берта. Сссс! (Килеп, Эльзага.) Шулай булгач, ул аларның ышанычын казану өчен үбешергә тиеш. (Билетны аның кулыннан алып, Эльзага биреп.) Бар, эшендә бул.
Эльза. Рәхмәт, майн фрау. (Китә.)
Зоммерфильд. Эш анда түгел, син бит аның ии әйткәнен* ишеттең? Аңа, беләсеңме, шәрекъ каны кирәк булган!
Берта. Ах, калдыр, акыллым. Ул шәрекъ дигән сарыкның каны бүген синең белән минем өчен бигрәк тә кирәк.
3 о м м е р ф и л ь д. Акрын...
Берта. Сөйләшергә миңа тапшыр!
Эчке бүлмәдән Зәбих чыга. Ул хәзер костюмнан.
Зәбих. А, кемне күрәм мин? һер Зоммерфильд! Менә рәхмәт, картны искә төшереп килүегез өчен! (Кул кыса, өстенә карап.) Сездә яңа чин?.. Котлыйм, котлыйм... Гафу итегез, ханым... (Аңа килә.)
Зоммерфильд (таныштыра). Берта — минем хатыным; Фои дер Гольцлардан.
Зәбих (сискәнеп). Фон дер Гольц... паша?
Берта. Әллә хәтерлисез?
Зәбих. Онытырга мөмкинме соң? Фои дер Гольп паша! Ме!нә* бергә төшкән рәсемебез!.. (Рәсемгә күрсәтә.) Бу 14 нче елны. Истан- булда. Ул анда кайзер Вилһельмның Төркиядәге баш команданы иде. (Рәсем карыйлар.)
Зоммерфильд. Фәс киеп!
Зәбих. Паша! Я әйтегез, фон дер Гольцтаи башка Германиядә кемгә, паша исеме бирелгәне бар? Үзе немец, үзе төрек! Ул минем шефым иде.
9
Берта. Әйе. Сез ул вакытта Берлин астында мәчет салгансыз.
Зәбих. Мәчет кенәме соң? Без анда Германиягә эләккән татар пленнәреинән полклар хәзерләп Төркиягә озаттык. А, фон дер Гольц паша киң колачлы немец иде! Кайзердан безгә күпме кредит алып бирде. Димәк, сез...
Берта. Без — ике бертуган. Паша — ул минем бабам.
Зәбих. Әйе, әйе, йөзегездә үк охшаш күрәм. Гафу итегез, мин сезгә урын тәкъдим итәргә дә оныттым. Утырыгыз.
Берта. Рәхмәт.
Зәбих. Аннан бит әле фон дер Гольцлар фамилиясе Төркия белән генә түгел, Русия белән дә бәйләнгән.
Берта. Төшенәм. Сез безнең ул Литвадагы имениебезне .күздә тотып әйтәсез. Мин ишеттем, большевиклар анда хәзер балалар йорты ачканнар, имеш, ди.
Зоммер фильд (төзәтеп). Ачканнар иде... ләкин имение бүген менә тагын фон дер Гальц фамилиясенеке булды.
Зәбих. Туктагыз. Ничек ул «бүген»? Әллә бүген берәр нәрсә бармы?
3 о м м е р ф и л ь д. Тормыштан артта каласыз, майн шеф. (Кесәсен- ' нән билет чыгарып.) Менә бу сезгә барысын да аңлатыр.
Зәбих (карап шаккатып). Рәйхсләйтр Розенберг?.. Ул мине үзенә чакырамы?
3 о м м е р ф и л ь д. Әйе, бүген кич сәгать 8 гә безнең штабка рәхим итәсез. Монысы пропуск. Баскычта мин сезне үзем каршы алырмын.
Зәбих. Белергә мөмкинме, ни өчен?
Зомер фильд. А, кичкә хәтле сезгә күп яңа хәлләр мәгълүм булыр. Рөхсәт итегез. (Күрешергә кул суза.)
Зәбих. Юк, сез бүген минем өемә хөрмәтле Берта фон дер Гольц, белән килеп мине бәхетле иттегез. Ял көнегез дә. Сез минем кунагым.
Зоммерфильд. Алай да, күрәсез, майн шеф, без бүген ял итмибез. Мин сезгә бары шул визит белән килдем. Тапшырдым. Онытмагыз, бүген 41 ел, 22 июнь! Безнең өчен — бөек көн! Тарихи дата!
Зәбих. Ләкин...
Берта (кул биреп). Бу юлы шулай. Хушыгыз, майн шеф гер Аль- бикоу! (Чыгалар.)
Зәбих (ашыгып кире килә. Кулындагы пропускны карап.) Розенберг... Ул бүген көнчыгыш Европаның министры... Ягъни — Россиянең! Димәк?.. Башланды!.. (Ашыгып килеп радионы бора. Анда немецча лакылдаган тавышлар ишетелә. Янъяктан ашыгып Эмилия, Эльза, Фердинанд килеп чыгалар. Икенче яктан Газизә чыгып туктый. Фердинанд аппаратның тоткасына ук тотына.)
Газизә. Нәрсә ул?
Әмил и я. Гитлер!..
Диктор тавышы (немецча). Берлин. Тыңлагыз, микрофонда Минск шәһәрен һавадан бомбалау бара. (Аппаратта бомбалау тавышы.)
Фердинанд. Бир тагын! Бир урман аюларына! Ха-ха-ха! (Аппарат туктый.)
Г а з и з ә. Нәрсә бу? Алар шулай безнең Рәсәй кешеләрен һавадан бомбага тоталармы?
Зәбих. Рәсәй — капут!
Фердинанд. Минск капут! Киев капут! Реванш! Ә? Ха-ха-ха! Алар анда берни дә сизмичә иртәнге татлы йокыларын йоклап яталар, ә безнекеләр рас!.. Өсләренә!
Г а з и з ә. Я хода!..
Ф е р д и и а н д. һи, менә ул хәзер! Моңа хәтле’ ул Англия дә Америка белән сугышлар сугыш идемени? Бокс уены! Әти, син хәзер миңа: ун мең маркны бирәсең!

Зәбих. Ун мең? Нәрсә ул ун мең? Юк, улым, монда синең белән миңа зур эш тора хәзер! Рәсәй белән сугыш ул! Бүген мин ү*зем Р°' зенберг штабында булам. Алдан ук әйтәм: син инде — штурмфюрер!
Фердинанд (шаккатып). Мин — штурмфюрер!.. Юк, дөресМе бу? Әти?
Зәбих. Бел: ул Рәсәйдәге татарларны без хәзер үк үз кулыбызга эләктереп калырга тиешбез, улым! Менә кайда ул базар!
Ф е р д н н а н д. Эләктерергә анда әле синең белән миңа татарын калырмы? Гитлер аларны...
Газизә. Я хода. Нинди сүзләр ишетәм? Минем үз балаларым? Кемне кырырга җыеналар алар? (Кулын каш өстенә куеп аларга текәлеп карый.)
Зәбих. Шатлан, догаң кабул икән, әни! Менә сиңа да үз туфрагыңа кайтып үлү насыйп булды.
Эмилия (Газизәгә). Менә мин дә синең белән ул Сакмар буйларын күрермен.
Фердинанд. Сакмар! Кил әле еврейка, бу шатлыктан сине дә бер үбим бүген! (Эмилияне үбә.) Грос мамаи! (Газизәгә ташлана.)
Г аз из ә (таягын күтәреп), һай! Кем канына ашкынасың, бала!
Фердинанд. Ха-ха-ха! Бие, грос маман! Син бит татар карчыгы, урда! Бие! Бер ай да үтмәс, Гитлер синең ул Сакмарыңнан су урынына каннар агызачак! (Аны тотып әйләндермәкче була.)
Э м и л и я. Фердинанд! Җибәр аны!
Газизә. Я алла! Синнән бер генә нәрсә теләдем, бу зәгыйфь тәннәрем үз туфрагымда үз асылына кайтсын, дидем, минем өчен хәзер анда да адәм каны тимәгән бер генә колач пакь җирең дә калмасмыни? Ник бу хәтле явыз йөрәкле итеп яраттың бәндәләреңне?.. (Таягына таянып һөңкердәп елап җибәрә.)
Пәрдә.
ИКЕНЧЕ КАРТИНА
1942 ел, январь көне. Казанда Муса квартирасы. Төн. Өстәлдә керосин лампасы. М уса гимнастеркадан. Диванда утырып шигырь яза. Тәрәзә маскировкалы. Артта ак чаршау, аның артында дүрт яшьлек авыру Чулпан ята. Бераздан ул ыңгыраша.
Ә м и н ә анда аны көйли.
Әминә тавышы. Хәзер... Градусыңны гына үлчибез дә... Аннан бәү-бәү итә, кызым.
Чулпан тавышы. Әтием, әтием...
Муса. Әү, кызым. (Кулыннан каләме төшә, тора.)
Ә м и н ә. Эттә ул яза, кызым. Аны бүлдермик. Каяле, ничә булды икән? (Күренә. Кулында градусник, яктыга күтәреп карый.) Утыз сигез дә сигез.
Муса. Утыз сигез?.. Алай булса, кичәгедән төшкән? Каяле, болай булгач терелә кызым, терелә... (Чаршау артына керә.) Чулпан! Кара, ул миңа кулын суза... Киләсеңме миңа, киләсеңме?..
Әминә. Муса, син бит аның белән бүленәсең!.. Аның йокысы бар.
Муса. Аның миңа киләсе килә. (Баланы мендәре белән күтәреп алып килә.) Әйдә, кызым. Ул әттәсеи сагынган. Аның итәгендә йоклый. Яле... менә шулай. (/Муса ике аягын да диван өстенә салып алга сузып утыра да Чулпанны мендәре белән аяклары өстенә каршыга каратып сала. Аягында тирбәтеп.)
Шаян кызым син минем,
Таң йолдызым син минем, йоклыйк әле без икәү, Әлли-бәлли, бәлли бәү!
Ю

11
Әминә (көлеп). Ай бала, авыру көенә дә сине сорый бит. Шуңа гадәт иткән.
Муса (тирбәтә).
Әти сакта — ил тыныч.
Йоклап китәм мин тыныч.
Әлли-бәлли, бәлли бәү...
Ә м и и ә. һәм... тынды.
Муса (балага караган хәлдә). Менә мин җүләр... Нишләп әле мин Казанда тагын бер генә көн калырга сорамадым? Махсус Чулпан өчен генә, ә? Мин иртәдән-кичкә кадәр тик аның белән генә булыр идем. Беркая да бармас, беркемне дә кабул итмәс, тик аның белән генә, ә?.. Карале, Әминә, бер генә кара аңа, кара!
Әминә. Ул әле ябыкты. Син аның бу вакытын кара. (Диван өстендәге рәсемен күрсәтә.)
М уса. Әйе, мин кайчак шигырь язганда күзем шул фотога төшә дә, талып бер ял итеп алам. (Яза.)
Әминә. Мин юлыңа әзерли торыйм әле. (Китә, юл капчыгына төргәкләр салу белән булыша. Аннан баланы мендәре белән Муса алдыннан алып китеп, үз урынына илтеп сала. Муса сизми. Ул язуыннан туктап бер терсәге белән диван башына таянып, баш бармак буынын тешенә терәп, Әминә рәсеменә караган хәлдә тынып кала. Артта стена аша радиода Кремль сәгате суга башлый.)
Муса. Әминә! (Сискәнә.) Уй... (Аягына сузыла.) Син Чулпанны алгансың икән.
Ә м и н ә. Ә?
Муса. Юк, мин онытылганмын. Карале, син бу фотоның бездә икенчесе юк дидеңме әле?
Ә м и н ә. Әйе. Ә нәрсәгә?
Муса. Юк, кил әле, кара, син анда нинди мадонналар кебек мәһабәт. Ә Чулпан... Әйт инде сии аны! Әминә... (Аның кулбашыннан кочкан килеш.) Мин бу рәсемне бик яратам. Өемне бер дә ансыз күз алдыма китерә алмыйм.
• Ә м и н ә. Мин аны яңадан төшертеп алырмын да сиңа фронт адресы белән салырмын.
Муса. Чын да, шулай ит әле син, акыллым, яме?
Әминә (аның җиңендә тап күреп, диван өстеннән үрелеп одеколон, мамык ала да тазарта).
Муса (көлеп куя), һе-һе-һе. Ничек инде, каян күреп тә алдың син, кил әле. (Иркәли.)
Ә м и н ә. Менә кинәт кенә тагын элекке шук Муса кебек булып киттең.
Муса. Нигә, мин хәзер шук түгелмени инде?
Ә ми и ә. Синме? Юк. Соңгы вакытларда сии үзгәрдең, Муса. Уйчанландың. Бая фотограф та сине көлдерә алмады.
Муса. Урамдамы? Соң, Әминә, шунда, носилкада яралы бер солдатны күтәреп алып баралар. Аның ул йөзе... Белмим, Әминә, тере идеме ул... Күпме семья башында бүген шул фаҗига. Сии шул вакыт аппарат алдында оптимизм күрсәтәм дигән булып ыржаеп басып тор, имеш! Юк, булмый миннән. Мин— шагыйрь.
Әминә. Ә мин шул шагыйрь Мусаны яратам да!.. (Көлә). Тик минем соңгы вакытларда синең нинди уй белән мавыгуыңны да беләсем килә.
Муса. Рәхим ит... (Кәгазен аңа табан илтә.)
Әминә (карап, сискәнеп). «Үлем»? Син шул хакта уйлыйсың? Ә нигә үлем? (Аның күзләренә карап.) Муса...
Муса. Укы.
12
Ә м и н ә (укый). «Мин яшәргә телим бирер өчеи— илгә соңгы йөрә^ тибешен; Үлгәндә дә әйтә алсам иде — үлдем диеп Туган ил өчен...» И-1 өчен... (Чаршау артында Чулпан ыңгырашкан тавыш.)
М у с а. Чулпан?
Ә м н н ә чаршау артына китә, баланы тынычландыра.
Муса (бу якта). Юк, үлем — ул куркыныч түгел. Ләкин бала!.. Гаҗәп! Нәрсә бу?.. Үтер, әмма Чулпан мине соңгы мәртәбә озатып калды дигән уйны башыма китерә алмыйм. Менә килешә алмыйм. Син моңа төшенәсеңме, Әминә?
Әминә (чаршау артыннан чыга, көлемсерәп). Ник төшенмим, ди, Муса. Син Чулпанны үзеңнән дә артык яратасың, бу бит шуның өчен.
Муса. Алай булса, бу — мәхәббәт? (Аны кочып тота.)
Ә м и н ә. Ай, минем камырым көтә... (Ычкынмакчы була.)
Муса (кысып). Әйе, мәхәббәт ул барысыннан да, барысыннан да көчле! Үлемнән дә!.. (Ныграк кыса.)
Ә м и н ә. Муса!..
Муса. Әйе, без «халык» дибез, аның өчеи утка керәбез. Төбен уйлап карасаң, ул да шул бер үк әйбер бит — мәхәббәт! Бала... Ни өчен ул шул хәтле газиз соң? Ул да ярату! Нинди киң ул, тирән ул мәхәббәт? (Кочып.) Әминә! Без бит әле синең белән бик аз яшәдек, бер-беребезне яңа гына тирәнтен танып җиттек, без синең белән алда иң матур, иң бәхетле тормышыбызны яшәрбез... (Үбә.)
Телефон шалтырый.
Әминә (ала). Ә... Иптәш Зарипов, исәнмесез!.. Рәхмәт, яхшы. Өйдә. Бик әйбәт булыр. Ярый. (Куя.)
Муса. Тукта, Зарипов миңа кирәк иде ич...
Ә м и н ә. Обкомнан шалтырата, кайткач синең яныңа үзем кереп чыгам, ди.
Ишек шакыла.
Ә м и н ә. Керегез!
Гөлгенә тавышы. Мөмкинме? (Хәрби сестра киемендә Гөлгенә керә.)
Ә м и н ә. Гөлгенә? Я алла!
Гөлгенә. Әминә апа! (Үбешә.)
Муса. Фронттанмы?
Гөлгенә. Әйе. Әле генә санитарный салюлет белән... Сезне күрәсем килде. И Муса абый. (Өстәлдә юл капчыгын күреп.) Нәрсә бу сезнең? Әллә юлга ук җыендыгызмы?
Муса. Менә берәр сәгатьтән...
Гөлгенә. И алай булгач... Сезне бүлдермим...
Муса. Юк, юк. Солдатның аның нәрсә җыенасы? Шинеле дә капчыгы дигәндәй. Бүген башка барасы җирең юктыр ич? Чишен, чишен! (Өстен салдырыша.)
Ә м и н ә. Бик әйбәт. Кунып китәрсең. Мин озата төшсәм, Чулпанга да иптәш.
Гөлгенә. Чулпан? (Карый.) Анда? (Аяк очына басып кына чыбылдык артына керә.) И җаным, и җаным!
Ә м и н ә. Авырып тора. Әле генә тынып йоклап китте. (Бу якка чыгалар.)
Г ө л г е н ә. Илстан абыйлар Казандамы?
Муса. Илстан... (Кәгазьләрен җыя.)
Ә м и н ә. Бая язучылар клубында күренә иде. Анда бит бүген мәҗлес, Мусаны озату. Юлга әзерләнәсе дип без алдаирак киттек. (Кухняга чыга.)
13
Гөлгенә. Ә Муса абый кайтты да шигырь язарга утырдымы? (Көлә.) Җыймагыз, Муса абый. Мин дә Әминә апа янына, кухняга... (Китә башлый.)
Муса. Юк, юк, сез нәрсә?
Гөлгенә (исенә төшереп). Кара, привалда бер татар солдаты бик кызык бер шигырь сөйләде. Ничек диде әле? Ә... Кыскасы, болай ди инде: фашист, ди, окоптан баш чыгарганымны күрде дә, минем каскама атып ямьшәйтеп чыгарды, ди. Шуннан мин ул касканы җайлап кына окоп алдына куйдым да үзем читкәрәк күчеп яттым,—ди...
Муса (көлә). Я, я? Шуннан нәрсә, ди? (Укый.)
«Фашист хәзер аңа автоматтан
Тырышып-тырышып пуля яудыра...»
Аннан:
«Күзәттем мин аның поскан урынын һәм күтәрттем күккә күмерен» диме? Әнә ул каска.
Гөлгенә (тумбочка өстендә тишелеп ямьшәйгән касканы күреп, алып)-. Шушы?.. Алайса бу сезнең үзегезгә булган хәл? Кайда?
Муса. Харьков юнәлешендә.
Гөлгенә (касканы карап). Пуля тишкән... И Муса абый, ярый башыгызга тимәгән!
М уса. Син, акыллым, кайсы фронттан?
Г ө л г е н ә. Волховтан.
Муса. Кара, мин шул фронтка сорап яздым ич? Минзәләдән.
Гөлгенә (шатланып). Безнең фронтка? Муса абый, сез әле безнең Минзәләдәнмени? Анда ни хәлләр?
Муса. Минзәләдәме? Кияү кытлыгы. Малайлары «сугыш» уйныйлар. Усалрак этне: — «Бу Гитлер!» дип чыбык белән тотып кыйныйлар...
Гөлгенә. Әй, Муса абый... (Көлә.)
Муса. Минзәләне син куй, тукта, сине камалуда калган имеш дип ишетеп борчылган идек бит.
Гөлгенә. Ничек кенә калдым әле.
Муса. Ишетәсеңме, Әминә? Шуннан ерып чыктың?
Гөлгенә. Үзем белән бер яралы солдатны да сөйрәп алып чыктым әле.
Муса. Үзең камалып, үзең кеше коткарып йөрисең, ә? Әйт инде! Карап торуга үзең болай... (күкрәгендәге медальгә карый.) «Батырлык өчен!» Карале син, безнең шул Гөлгенә! Шундый кыю кыз булып чыктың! Гаҗәп!
Гөлгенә. Менә, үзегез кыю бул, кыю бул!—дип тәрбия иттегез дә, хәзер гаҗәп тә булды... (Көлә.) Әй, Муса абый!
Ишек шакыла.
Муса. Иптәш Зарипов керәм дип шалтыраткан иде.
Гөлгенә. Зарипов? Үзе?.. (Кухня ягына чыкмакчы була.)
Ишектә Илстан күренә. Яралы, бер кулы бәйләүдә. Лейтенант. Гөлгенә аны күргәч туктап кала.
Илстан. Мөмкинме?
Муса. Илстан? И туган, туган. Сиңа‘болай яралы көеңә монда хәтле күтәрелү мәшәкать булмадымы соң? Китер. (Өстен салдыра.)
Илстан (кинәт Гөлгенәне күреп). Тукта. Кемне күрәм мин? Гөлгенә бит ул!
Гөлгенә. Илстан абый! (йөгереп килеп куенына керә, үбеш.) Илстан. Үзе кайткан! Ә хатыма җавап та язмадың!
Гөлгенә. Яздым, яздым. Ууу... Илстан абый, бик озын булды, конвертка сыймагач, менә үзем кайтып килдем. Ай! (Тагын үбеш.)
14
Муса (кухняга таба эндәшеп). Әминә!
Гөлгенә (Мусаның чыгарга теләгәнен күреп). Юк, юк, чыкмагыз, Муса абын.
М у с а. Куркыта күрмим димен. Сез шундый пар күгәрчен.
Илстан. Күгәрчен — тынычлык символы ул. Гөлгенә хәзер инде сугышларда булгач, ай-һай, күгәрчен генә булыр микән?
Г ө л г е н ә. Сугыш күгәрчене. Әйе бит, Муса абый?
Муса. Муса абый дигән булып, бая ишектән керер-кермәс үк сиздем мин аны. Иң элек разведкага аяк очы керде. (Күрсәтә.) Алай борылды, болан борылды, баш бармак очы белән генә карый инде: Илстан юкмы? ди. Баштук биредә сине очратып булмасмы дип керүе. Ярый әле үзең килеп җиттең! (Гөлгенәгә.) Я, я? Күрешегез. Мин арка белән торам. (Көлеш.)
Г ө л г е н ә. Бер дә алай кермәдем. Әй шаяртырга оста да инде, Муса абый! Без сезне шундый булган өчен үз итеп киләбез дә бит. (Аны ике яктан кочаклап өстәл янына алып киләләр.)
Муса. Анысы шулай, мин Илстанның Таһир-Зөһрә кебек, озак гыйшык тотышып йөргәнен дә беләм, әмма, кем әйтмешли, утыз көн уразаның бер гаете дә була дигәндәй, бу гыйшыкның бер туе да булырга тиештер бит инде. Әллә булмаса шунда, чәй янында гына, туй итеп ташлыйбызмы?
Гөлгенә. Оялмыйча, Муса абыйның юлга дигән пәрәмәчләрен ашапмы? Ха-ха-ха!
Әминә (тышкы ишеккә үтешли). Нигә? Туйлар хәзер шулай экспромтом ясала да инде. (Коридорга чыга.)
Муса. Юк, минем бит әле әлбәттә сезне үзем өйләндерәм, туегызда үзем ата булып утырам дигән сүзем бар. Чыннан да ә? Бик истәлекле пәрәмәч була бит бу! (Кулларын уа.)
И л с т а н. Әкалле мәһәр, военный никах дисең инде, ә? Кемдер килде сиңа.
Коридорда тавышлар. Муса ишеккә юнәлә.
Әминә тавыш ы. Әйдәгез, керегез, иптәш Хәйфуллин...
Илстан. Хәйфуллин?..
Г ө л г е н ә. Бәкер?.. Мин — юк!.. (Кухняга чыга.)
Әминә ишекне ачып Бәкерне кертә дә, кухняга китә. Бәкер хәрби киемнән, козырегын кашына төшереп кигән, майор, ләкин генерал шинеленнән.
Муса. Хәйфуллин? Майор? Мин әйтәм, генералмы бу!
Бәкер. Плох тот солдат, который не мечтает быть генералом. (Чишенә.) Ай-яй, якташ, кайтып безне күрү юк, киңәшү юк, синең нәрсә бу? Кая болай?
Муса. Шул инде. Башта Мәскәүгә.
Бәкер. Пуркакага дисеңмени? (Мусаны читкәрәк алып.) Карале, сине алып калып була. Тик... (Илстанга кырын карап алып.) Башта син моны озат әле...
Муса. Анысы нигә? Әйдә, әйдә... (Аны алып килә.)
Бәкер. Ә син беләсеңме...
Муса. Утыр, хәзер чәйләп* җибәрәбез.
Бәкер. Син чәй дисең, юк, мин синең белән серьезно сөйләшергә кердем, Муса. (Аракы чыгара.) Бар әле, Илстан, берәр суган башы табып китер...
Муса. Ә юк, монысы булмый, кире куй. (Бәкернең куенына кире тыга.)
Бәкер. Тукта... Син... Шагыйрь кешеме син?
Муса. Хәзер... (Кухняга китә.)
15
Бэкер (таянычсыз калып). Кара инде моны, ә? Үзе шагыйрь! Озак яшәмәс ләкин. 4
И л с т а н. Нигә озак яшәмәс?
Бәкер. Шагыйрьләр озак яшәми. Йомшак халык. Ә моның... Күрәсең атлап йөрешен? Фронтта нишли ул?
Илст'ан (кызу). Соң шулай булгач? Нигә без Муса кебек кешебезне сугышка җибәрәбез соң? Биредә булмый икән пуркака ашамы, ничек...
Бәкер (бүлдереп). Анысын без үзебез белербез. Пуркака кирәкми аңа.
Муса (килә). Нәрсә анда, Бәкер, фронт өчен татар газеталары чыгарырга җыеналар диме?
Бәкер. Татарча газет? Бөек рус теле бар вакыттамы? Считаю совершенно не уместным. Мин шулай, дип иптәш Сталинга да язып җибәрдем инде.
Муса. Ай-Һай, син!
Бәкер. Соң? Кичә Феодосияне алдык. Ә Можайский фронтында? Укыгансыздыр? һәй безнекеләр анда! Күпме трофей генә алганнар. Сугыш быел яздан да калмый бетә, егетләр, иң күбе •— өч ай! Нәрсәгә ул газет?
Илстан. Әйе, исемдә: сез сугыш башланган көнне дә нәкъ шулай дигән идегез: ике атнадан Берлинда булабыз.
Бәкер. Дисәм? Шуннан ни?
Илстан. Берни юк. Шул гына: бүген кырык икенче елның гыйнвары, дошман әле Мәскәү төбендә.
Бәкер. Мәскәүме? Бар тактика, бар стратегия дигән нәрсә, иптәш Илстан. Кутузовны да онытмыйк.
Муса. Нәрсә, синеңчә, без Гитлерны юри кертмибезме тагы?
Бәкер. Туктале, мин бит Илстан белән сөйләшәм, партиясез иптәш белән. Күрәсең, Гитлер көче алдында егетнең рухы төшкән.
Илстан. Сез минем рухым өчен борчылмагыз. Әнә, дошманны бүрек белән генә бәреп җиңәргә уйлаучы безнең бер генерал камалып та калган әле анда... Ишеткәнсездер?
Бәкер. Бар — камалу, бар — пленга төшү.
М у с а. Пленгә төшүме? Юк, егетләр! Андый хәлгә кала башладыңмы, бер генә юл: тот та тизрәк үзеңне үзең үтер инде. Син, Бәкер, Гөлгенәне беләсең бит?
Бәкер. Теге, Исмәгыйлованы әйтәсең? Әле үткән юлны эшелонда бер вагонда туры килдек. Ну — сорт! Мин бит аны монда безнең военкоматка алып калырга бик теләдем.
Илстан. Соң?
Бәкер. Ул юк. Үзе теләп фронтка китте. Нишләгән соң?
Муса. Камалуда булып чыккан.
Бәкер. Кит аннан? Ну, алай булса, хәзер бик эреләнә алмас. Тукта, тагын берәр минем эшелонга эләкмәсме?
Муса. Нишләрсең?
Бәкер. Обязательно...
Илстан. Алдыйсың!
Бәкер. То есть как? Ничек алдыйм?
И л с т а н. Мин әйтәм, алдыйсың!
Муса. Акрын. Үзе монда!
Бәкер. Монда? Кайда ул? Ә... (Кухняга таба чыга. Көлеш. Илстан иңсәсен җыера.)
Бәкер (Гөлгенәне алып чыга). Миннән качырып яткыралар. Каяле, бер йөзеңне күрим... (Әйләндерә.)
Гөлгенә. Тотынмагыз, абый, тотынмагыз!
16
Бэкер. Юк, карагыз моны, ә? Нинди нәзберек! Камалудан чыккан! (Кулын иңбашына салып.) Бу шатлыктан сине бер үбәргә дә ярый торгандыр?.. (Коча.)
Гөлгенә (куеныннан ычкынып, пистолет тотып). Якын килмәгез! (Төзи.)
Бәкер (куркып). Карагыз, нишли ул, ә?
И лета н. Атса, әлбәттә, тидерә. Күкрәгендә снайпер значогы.
Гөлгенә (өстәлгә салып). Алыгыз пистолетыгызны. Мин ир булган кешенең алай шикелләиүен яратмыйм. (Кухняга чыга).
Бәкер (алып карап). Минем пистолет!
Муса. Тукта, бер кызык сүз әйтте, «шикелләнү» дидеме? (Блокнотына язып ала.)
Илстан. Әйе, шундый сүз бар ул. Теләсә кемгә кул салып, яланып барган кешеләргә әйтәләр...
Бәкер. Сүз тикшерәләр, ничек итеп минем пистолетымны алып өлгергән ул, шуны әйтегез. Белмәдем, аның бит патроны да юк... (Көлеп.)
Муса (Гөлгенәне өстәл янына алып килеп утырта. Көлеп). Бөлдердең ич генерал абыеңны... әйдә, әйдә.
Бәкер (көлеп). Вояка...
Илстан. Я? Сөйлә, Гөлгенә.
Гөлгенә. Илстан абый, ул сезнең «Көрәк сап Фәрхетдин» егезне анда фронтта кулдан да төшермиләр.
Бәкер. «Көрәк сап»?
М у с а. Әйе, анда бер Фәрхетдин көрәк сабы ясый. Бик кызыклы, реаль образ.
Бәкер. Реаль дип; карап торам да мин сезне, татар язучыларын...
Муса. Ә нәрсә? ,
Бәкер. Нәрсә дип... размах күрмим мин сездә, егетләр, размах! Теге утыз җиденче елны идеме әле? Мин язучылар союзын тикшерергә төштем. Нәрсәңне анда забраковать иткән идек әле? Ә... «Салам түбә»?..
Д\уса. Туктале, син бит бу хикәяне укымагансың?
Бәкер. Укымыйча ук билгеле. Көрәк сап! Менә мин сорыйм: ә ни эчен безнең язучыны салам да көрәк кызыксындыра? Главный — аның да тимере түгел бит, сабы! Случайномы бу?
Муса. Нигәме? Чөнки бүген бөтен армия шул көрәк белән окоп казый, халык бәрәңге утырта. Эш сапта да түгел, аны ясаучы Фәрхетдиндә бит әле. Образ бар! Кеше!
Бәкер. Бар ул, егетләр, кем юк ди аны? Ләкин бит андый көрәкне ясаучылар бүген бар, иртәгә юк. Шулай булгач? Шул безнең өчен ти- пичныймы? Кайда монда перспектива? «Бар» ны язып утыру — шул бит инде чистейший натурализм! При чем тут соцалистик реализм?
Илстан (Мусага). Бәкер иптәш ул — булганны язма, булырга тиешне генә яз дип әдәбиятны тормыштан аерырга итә. Юк, иптәш Хәй- фуллин. Әдәбиятта күз буяуга, ханжалыкка чакыру — бу инде һич тә ватанчылык белән сыешмый торган эш.
Бәкер (үзгәреп, урыныннан кубып). Мин ватанчы түгел, синеңчә? Шулаймы?
Муса. Сез нишлисез? Бала!.. (Бишеккә ташлана.)
Әминә (кулына чәйнек күтәреп керә). Нәрсә булды?
Бәкер. Патриархальщина! Милли чикләнүчәнлек! Лапти!
Илстан. Ярый, гафу ит, Муса, Әминә ханым. (Тора.) Мин вокзалга төшәрмен... (Юнәлә.)
Ә м и н ә. Юк, нигә шулай?
Г өлгенә (Бәкергә). Бер дә килешмәде инде... Муса абыйны озатканда! (Илстанга.) Илстан! (Коча.)

Илстан (бүреген тоткалап). Юк, яратмыйм рия сатуны. Халыкка дөреслек кирәк, ә безнең карап торуга юньле генә бу кешеләр... Үсә алмыйбыз без болай!
Муса. Илстан, утыр! Бәкер, син бу урында хаксыз. Мине ихтирам итсәң, хәзер Илстан алдында гафу үтен!
Бәкер. Ә ни өчен? Юк, туктагыз әле. Бу бит...
Ишек шакыйлар.
Әмин ә. Иптәш Зарипов! (Каршы ала чыга.)
Бәкер. Обком? (Аракысын эч-кәрәк яшерә.)
Зарипов керә, костюмнан, яланбаш, Муса аны ишектә каршы ала.
Зарипов. Нихәл, күрше?.. Сине озату мәҗлесендә була алмадым, гафу ит. (Муса белән күрешә, башкаларга.) Исәнмесез, егетләр.
Бар да. Исәнмесез, иптәш Зарипов.
Муса. Әйдә, күрше, уз.
Зарипов. Анда Нәфисәнең самовары өстәлгә менеп калды, мин сезне үзем алып чыгыйм дип кердем ич. (Мусага.) Синең белән сөйләшеп каласы сүзләр дә бар иде, күрше. Кунакларың да бар икән.
Илстан. Ә юк, без китәргә торабыз. Безгә карамагыз. (Бар да кузгала.)
Муса. Бик рәхмәт сезгә, иптәш Зарипов. Ләкин күрәсез, без менә- менә машина көтәбез.
Зарипов. Димәк, фронтка дисең? Билгеле, синең анда бер пуля белән бер дошманны атуың, да безгә зур файда. Әмма син үзеңнең бер шигырең белән йөз солдатны сугышка рухландырасың икән—монысы инде йөзләтә, бәлки дә меңләтә дошманны юк итү дигән сүз бит. Шуны да онытмыйк.
Илстан. Безнең дә сүз нәкъ шул хакта иде, иптәш Зарипов. Кырык ике язучыбыз фронтта. Мусадан башка да сугышырбыз. Аны монда калдыру кирәк иде.
Зарипов. Безгә дә һаман шалтыратып шуны сорыйлар. Минем әле синең белән сөйләшергә теләвем дә шул хакта иде. Син бит, Муса, опера тудыру өстендә бик зур эш алып барасың. Әллә болай итикме: син бу китүеңне бер-ике көнгә кичектереп тор, без шул вакыт эчендә сине монда калдыру турында тиешле оешмалар белән сөйләшеп алыйк.
Бәкер. Бик дөрес, иптәш Зарипов. /Мусаны мин монда, Казанда үзебезнең штабка беркетә алам. Инде ул фронтны күрергә бик тели икән, пожалуйста: без моннан әнә маршевый роталар .озатып торабыз, Муса минем белән дә барып кайта алыр. Әле тагын шундый эш чыгып тора, мин үземә махсус полк бирүләрен сорап заявление бирдем. Полк булмый икән, иң кимендә батальон. Мондагы частьлардан. Менә безнең язучылар өчен благородный эш. Нигә безгә шул полкның походын язып бармаска? Ник Мусаны шунда беркетмәскә? Пожалуйста. Ә Муса кебек талантлы язучы — ул безнең Фурмановыбыз булырга мөмкин. Шулай бит?
Зарипов. Тукта кем, Хәйфуллин. Шулай бит дип син үз сүзеңә печать суктырып алырга ашыкма әле. Мусаны Фурманов дигәндә, син үзеңне инде Чапаев дип исәпләми торгансыңдыр? (Илстаннарда елмаеш.) Монда сүз Мусаны кайсы полкка билгеләү турында бармый. Я, Муса, шул хакта үзең ни әйтәсең?
Муса. Зарипов иптәш. Сез мине язучы кеше итеп кайгыртасыз, моңа минем күңелем бик эреде, бик рәхмәт. Ләкин... (Чулпан ыңгыраша.) Хәзер... (Барып чак кына бишекне селкетә.)
Зарипов. Нәрсә, Чулпан авырыймыни?
у с а. Зыян юк. (Килә.) Ләкин бу фронт... Безнең күпме язучыла- рыбыз анда, бер кулларына пистолет, икенчесенә каләм тотып, Ватан 2. „с. Ә.“ № I.
17

18
дип утка керәләр, алар шул вакыт безнең бу әдәбиятыбыз, культурабыз өчен дә үз каннарын коймыйлармыни? Шул, иптәш Зарипов. Безнең язмышыбыз бүген анда, ут белән кан эчендә хәл ителгәндә, мин дә айда, армия эчендә буласым килә, мин дә алар кичергәнне бергә кичерәсем килә. Язучы булып та, граждан булып та. (Телефон шалтырый, алып.) Әйе. Гаражмы? Яхшы, җибәрегез. (Куя.)
Зарипов. Муса, сип болай дигәч, билгеле, без сине бу изге юлыңнан берничек тә тота алмыйбыз инде. Кем белә, Толстой теге Ватан сугышып, Севастопольне язган кебек, бәлки бу коточкыч сугышның героикасын безгә син биреп куярсың? Ярый, ул чагында без сине тотмыйк. Хуш, хәерле юл, Муса! Хатының, балаң өчен борчылма. Әсәрләрең язмышы өчен дә. Исән-сау йөреп кайт, хат яз. (Күрешә.) Хушыгыз.
Муса. Рәхмәт, Зарипов иптәш. Мин сезгә язармын. (Зарипов белән чыгалар.)
И л ста н (Гөлгенәгә). Ул чагында — кичкә... (Чыга.)
Бәкер (уйда). Хотя... дөрес итә Муса. Монда тылда ятып дәрәҗә ала алмассың!
Муса (керә). Тукта, син нәрсә дип әле шулай Илстанны кудың?
Бәкер. Кудым, һәм бик дөрес кудым. Нишләп әле мондый вакытта үзеңә китереп йөртәсең ул кешене? Бик яхшы бел: Илстан безнең кеше түгел!
М у с а. Ничек инде? Кеше шундый әсәрләр яза, совет халкы ябырылып укый. Синеңчә, нәрсә? Язучы үзенең әсәрләрендә бер төрле, үзе тагып күңеленнән икенче төрле кеше була аламыни?
Бәкер. Ә чыгышы? Әдәбият сыйнфый, партийный, ә бу кеше кем? Мулла токымы?
Г ө л г е н ә. Бывший...
Бәкер. Бывший! Беспартийный. Күрдең, социалистик реализмыңны нишләтеп чыгып китте? Сыйнфый кан диләр аиы!
Муса (җыена). Кан, имеш, токым, имеш! Нәрсә калды? Мин барин да син мужик дияргәме тагын? Юк, Бәкер! Бөтен совет кешесе бер Ватан өчен кан койганда, әйдә без бүген кемнең кем икәнлеген, дошманнарыбыз кебек, канга да, токымга да карап билгеләмик, эшенә карап билгелик!
Әминә. Әле ярасы да төзәлеп җитмәгән, кеше тагын фронтка китәргә сорап йөри. Үзе теләп.
Бәкер. Нәкъ шундый бывшийлар, штрафиойлар шулай итә дә инде, Әминә ханым. Беләсегез килсә... Син кызасың, кызуын, Муса, ләкин мин коммунист, моны сиңа әйтеп кую минем бурыч: сак бул шул бывший кешеләрдән! Күрерсез, менә шул кеше орден гына тагып кайтсын. Аннан ул синең әдәбиятыңны... Хәер, анда инде сугыштай соң әдәбиятың... вообще...
Муса (төенен тартып). Әйт, әйт, нәрсә вообще?..
Бәкер. Вообще татар әдәбияты бармы соң ул? Кирәге бармы аның? Үзара әйткәндә, син бит мине бик яхшы беләсең, Муса: милләтем бөтен кешелек, ватаным — бөтен җиһан! (Ишеккә юнәлә.)
Муса. Илсез-җирсез халыксыз Ватан! Космос! Абстракция!
Бәкер. Абстракцияме? Менә өч ай да үтмәс, күрерсең!.. (Машина гудогы.) Әнә килде... (Чыга.)
Гөлгенә (ишектә сөялеп аның артыннан карап кала). Я, нәрсәгә шул хәтле Илстан абыйга каныга ул?
Ә м и н ә. Минемчә, ул просто Гөлгенәне Илстаннан көнли... (Мусага.) Муса, бу блокнотыңны?.. (Күрсәтә.)
Муса. Ә бир, бир. (Ала; Гөлгенәгә.) Нигилизм шаукымы аңарда. Ләкин бит шул кешенең бер шәп ягы бар: организатор! (Тышта гудок тавышы.) Чулпан белән саубуллашыйм... (Лампаны ала.)
2* 19
Гөлгенә. Мина бирегез. (Лампаны үзенә ала, бар да чыбылдык артына үтәләр. Бу як караңгы кала. Чыбылдык чаршавына бала кровате һәм Муса белән Әминә силуэты төшә.)
Муса. Бала...
Ә м и и ә. Нәрсә? Уятыйкмы соң?
Муса. Тукта... йөрәгемә әллә нәрсә авыр булып китте... (Уята.) Чулпаным, ач әле күзеңне. Яле, бер карап кына калчы әтиеңне.
Чулпан тавышы. Ә?
Муса. Хуш, кызым. Менә мин китәм инде хәзер. Исән бул!
Чу л п а и т а в ы ш ы. Мин дә синең белән барам. (Башын күтәрүе, бер кулы белән күзен ууы чыбылдыкка төшә.)
Әминә. Тышта буран. Ууу... Сиңа тышка ярамый, кызым.
Чулпан (Мусаның башындагы йонлы бүрекне күреп кулын суза, тиеп карап, көлгәндәй итә). И, йонлы бүрек! Син аны кайдан алдың, әттәм?
ЛАуса. Кара, син нинди күзәтүчән, ә? (Үбә.) Әнә түтүт -кычкыра, мине алырга килде. Миңа китәргә ярыймы инде, кызым? Мөмкинме?
Чулпан (башының күләгәсе Мусага карап туктап тора). Ярый, бар! (Башын кага.)
Муса. Я... Сау бул инде, кызым. Терел... (Аны яткырып, үбеп тора, читтән аңа карап.) Бар, диде. Ә бәлки ул шул сүзе белән үз әтисен бөтенләйгә озата торгандыр?.. Әйт инде! Шул дүрт яшьлек бала! Бу бит аның үз әтисен сугышка озатканда күрсәткән беренче героизмы. Үскәч, кайчан да булса бер ул моны аңлар. (Машина гудогы.) Бер генә минут. (Утыра, бар да бер тын утырып яңадан торалар.) Я, Гөлгенә, адресымны Әминәдән алырсың. Баланы сиңа тапшырдык. (Күрешә.)
Гөлгенә. Сезгә зур уңыш телим, Муса абый. (Лампаны күтәрә.)
Чыгалар. Гөлгенә ут белән чыгып, ишектән сызык якты төшә.
Ч у л п а н. Әтием! Әтием!
Пәрдә.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
ӨЧЕНЧЕ КАРТИНА
1942 ел, август киче. Немец :концла герен да бер барак эче. Аслы-өсле ятак урыннары. Тәрәзәгә одеял корылган. Бер почмакта, сәндерә астында кечкенә шәм; аны гәүдәсе белән каплап утырган Муса силуэты күренә. Ул яза. Аңа каршы сәкенең ал йөзлегендә Янгир башкорт, ’ икенче якта, күләгәдә чал сакаллы Низаметдин утыра. Ике тезенә таянган. Сул кулда ишек, уң яклап бер буй сәке белән тумба.
Н и з а м е т д и н (акрын гыиа моңлы тавыш белән җырлый):
Бакчадагы лимон кебек, Саргайдым шуның кебек, Бар туганнар, тумаганнар Булмасын минем кебек.
Я н г и р. Әкрен, бүлдермәск.
Н и з а м е т д и н. Ә?
Янгир (аның колагына). Ошонда ла яза бит, ә? Йөрәк түзмәй уның, йөрәк!
Муса (язган хәлдә). Ә? Җырлый бирегез. Бигрәк тә әйбәт.
Я и г и р. Ул ай булһа, берәйзе тартаем әле. (Үрелеп кураен ала да уйнап җибәрә. Тышта аяк тавышлары).
Низаметди и. Сүндер!
20
Муса тиз генә утны сүндерә; караңгылык. Ишектән комендант аксак Бурман белән ике сакчы күренә.
Бурман (бераз исерек; алгы планда кесә фонарен кабызып, бик тиз йөгертеп ала). Мюзик? Убрайтен!
Сакчының берсе чөйдәге мандолинаны ала, икенчесе Янгирның кураен алып Бур- манга бирә.
Бурман (курайны икегә сындырып, карап тора да, ыжгырып көлеп җибәрә). Ха-ха-ха! Шушы да мюзик! Ә мин мюзиксыз коры зыр яра- гам. (Боерып.) Русиш, зырла! У вас эст каруш пишнә; Вольга-Вольга!
Караңгыда бер тавыш. Әллә җибәрәбезме? Бик сорый бит... Икенче тавы ш. Әйдә.
Бер тавыш (башта ялгыз җырлый, соңыннан аңа тавышлар кушыла бара).
Волга, Волга, Идел әнкәм,
Киң Рәсәй буйлап үзәк, Алганың юк син моңарчы Дон казагыннан бүләк.
Бурман. Каруш!
Җыр (ул хәзер тантаналы күмәк хор булып үсә, артта бу җырның русчасы калка, зурая, бөтен барак тоташ җырга әйләнә.)
Булмасын өчен Рәсәйдә
Үзара шау-шу җәнҗал, Волга, Волга, Идел әнкәй, Мә, гүзәл ярымны ал!
Бурман (куркып). Вас? Гимнме? Туктатырга! һайт махин! һайт! Мин гимн җырларга кушмадым! Мольшайт!
Сакчылар камчы белән караңгыда кизәнеп, шапылдатып сугып йөриләр. Җыр кайдадыр артта кабатлана.
Волга, Волга мать родная, На, красавицу прими.
Бурман. Тагынмы?
Бер сакчы. А, майн штурмфюрер! Ул икенче баракта. Бөтен лагерь купты. Бөтен лагерь!
Бурман. Вольга-Вольга?.. Бөтен лагерь!.. Рруһ!.. Күрсәтермен! Немец Сталинград янында! Вольга — капут! Вольга — иихет! (Атылып чыгып китә.)
Тыйнак көлеш. Кабызгыч белән Муса тагын кечкенә шәмне кабыза, почмак яктыра.
Янгир. Нәмә булды был дуракка? һорап-һорап йырлатты ла тук- май-тукмай туктаттымы? һәййй! һәййй.
Муса. Тукта, безнең музыканы алып чыгып китте ич бу?
Я н г и р. Курайзы яһайым да мин. Юк, һин шуныһын әйт: тәүзә Вольга-Вольга ине, йырлатып караһа — бәй, гимн икән әй!
Н и з а м ет д и н. Җыр күңелнең моңы, ятимнең юанычы, әсирнең таянычы, ялгызның юлдашы, күмәкнең моңдашы — димәсләр иде шул аны.
М у с а. Чыннан да нинди көчле әйбер ул җыр! Шуның белән ул халыкның җиңелмәс ихтыяры булып яңгырый, тираннарны куркыта! Кешене богаулап була, үтереп тә була. Җырны юк! Аны бер концлагерь да, бер богау да тота алмый. Бар, үтер, бетер син‘аны! Ул үлемсез! (Кызу-кызу яза башлый.)
Низаметдин. Минемчә, бу кара йөрәкнең җырдан куркуы да шуңа. Аңа шик төште. Янәсе, болар җыр белән партизаннарга сигнал бирмиләрме?
21
Янгир (тәрәзә пәрдәсен сызык кына ачып, тышка карый). Ана ул... Ошо сәиескеле сыбык артында гына! Урман... Партизандар! Их, кисәге- ләр төркемендә булһам, бүген мин дә котолгайным бит, ә? Урман...
Низаметдин (Мусага караштырып ала). Ничек ди әле ул, Гу- миров агаң теге җырында? «Бу урманда бәлки партизаннар кичке ашка учак яккандыр; Бабакайның батыр егетләре разведкадан инде кайткандыр», диме?
Янгир. Әй, кызык булды бит ул йыр менән. Минең әле монда яңы эләккән сак: карыйм бер заман, ошо йырзы татар йырлай, үзбәк йыр- лай, казах та йырлай. Бар за беззең йыр тип еңешәләр бит, әй... Мин әйтәм, юк ул беззеке, тим. Мин бит уны ысынлап та беззең башкорттан сыккан тип йөреп ятам. Бер заман ишетәм, уны Гумиров сыгарган ти- зәр. Кайһы Гумиров? Бәй, караһам, үзем менән бергә эргәмдә ята. (Көлә.)
Муса (блокнотын җыеп). Нәрсә, башкорт дус?
Янгир. Теге һинең «Урман йыры»нды әйтәм. Ну малай! Көен дә үзең сыгарзыңмы?
Муса. Юк, анысын әсирләр.
Низаметдин. Әйдә, әкрен генә җибәр әле шуны.
Я нТ и р (җырлый).
Урман, урман, миңә сикһез авыр Был хурлыклы түбән әсирлек...
Юк, егетләр, һез теләһәгез нәмә эшләгез, иртәгә минең касуым касыу! һез касмайһыгыз икән, һукмакка еттемме — борылам да ыскыиам. Унда урман — бер адым ер.
Низаметдин, һәм шуның белән безнең эшне дә бозасың. Юк, туган. Монда безнең эш Гумиров әйткәнчә булса була, шуны тотмасак — булмый. Сак кылан.
Янгир. Әй ошо татар тигән халык, был тиклем шиксел булыр да икән. Баявай дух һүнгән һеззә! Ярай, Низаметдин агай, һине әйтмәйем, карт кеше — һак булырһың, ә без? Нәмәиән куркып торабыз? Тәвәккәллек кәрәк!
Муса. Туктале, Янгир дус. Ансыз да йөрәк кайный. Низаметдин абзыйга да тимә син. Ул крестьян кеше. Җиңел генә кузгалмас, әмма бер кузгалса, күрсәтер ул сиңа духыңны! Аны куй, син әйт, нигә һаман бу Илстан белән Бәкер кайтмый, диген. Аларны нәрсәгә чакырттылар икән? Әнә бит, музыкабызны да җыеп алды. Әллә болар безнең түгәрәкнең эшен-ниен сизендеме?
Янгир. Әйе. Бер атна эсеидә етмеш кешене ошо урманга шыуырт- кас, «музыка түңәрәгс» насар эшләмәй беззең... һүндер!
Муса утны сүндерә, тыштан тавышлар. Янгир тыңлый.
Гөлгенә тавышы. Мин сестра ич... Җибәр инде. Я? (Көлгән тавыш. Аннан үзе керә.) Гумиров абый!
Муса. Әү, Гөлгенә! (Шәмне кабыза.)
Янгир. Нәмә, ебәрмәй маташамы?
Г ө л г е н ә. Сәгатемне салып бирдем.
Низаметдин. Сәгать?
Янгир. Ах, явыз, ә?
Гөлгенә. Кайда Илстан абый?
Муса. Комендатурага чакыртканнар иде. Бәкер белән.
Гөлгенә. Комендатурага? Күптәнме?
Янгир. Ике сәгатьтәр бар.
Гөлгенә. Нәрсәгә икән?
Муса. Менә шуны әйтәбез шул...
22
Гөлгенә. Беләсезме, кичәге качудан соң, бик котырганнар. Теге баракларда музыка коралларын, пычак, чәнечкеләрне җыеп алдылар... (Аяк тавышлары.)
Янгир, һу идер!
Фонарьлы сакчы Илстанны култыклап кертә.
Сакчы. Марш! Ну! Нәрсә сөялдең? Татарщина! (Илстан ишек янында сөялгән җиреннән гөп итеп идәнгә ава.)
Г ө л г е н ә. Илстан абый! (Аңа ташлана.)
Сакчы (көлеп). Принимай зигетеңне! Сиңа — бер уколлык эш! (Чыга.)
Я н г и р. Ах, эт!
Низаметдин (Илстанга). Улым! (Гөлгенә Илстан янында булыша, муен төймәләрен ычкындыра.)
Муса (аның янында). Илстан! Урынга илтеп салыйк әле. (Аны күтәреп Муса каршындагы урынга салалар.)
Гөлгенә. Илстан, бәгырем! Бер генә кара миңа! Ни булды? '(Чигәсен уа.)
Н и з а м е т д и н. Нәрсә, имгәткәннәрмени?
Илстан. Су... (һушына килә, күзен ачып.) Гөлгенә ....
Г өлгенә. Мин, бәгырем. Мин янында... Сиңа килдем...
Илстан (Мусаны күреп, йөзенә елмаю чыгарып). Муса? һәй...
М уса. Ссс! Исемләмә! •
Г өлгенә. Кай җирең авырта?
Илстан. Авыртмый инде... Бер җирем дә.
Гөлгенә. Тораласыңмы? Я әле, акрын гына...
Илстан (кинәт ыңгырашып). Ай, булмый... (Урынга кире төшә.)
Гөлгенә. Кузгалма. Хәзер карыйбыз. (Шәм яктысында карый.) Яньчегәннәр. Кабырга астында. (Баскалый, Илстан ыңгыраша.) Хәзер чылатып ябабыз. (Сөлге чылата.)
Муса. Я? Нәрсә сорашалар?
И л с т а и. Синең «Урман җырың»ны...
М у с а. «Урман җыры»н?
Илстан. Әйе. Кем язды? Баракларга кем таратты?
Муса. Я, я. Шуннан?
Илстан. Шуннаң үзеңне: Гумиров кем? Коммунистмы? Комиссармы?
Муса. Әһә... Тагын?
Илстан. Башка юк. Ах, әйе... Музыка түгәрәге членнарын: кемнәр?
Янгир, һизенгәндәр эттәр...
Илстан. Мин... Иртәгә эшкә чыгалмам инде. Сезнең белән качу, бу плен дигән хурлыклы исемне җую, күрәсең, миңа насыйп түгелдер... Гөлгенә, кара миңа, күзләремә туры кара. Командирым куркуыннан безне ташлап артка качканда да мин ут сызыгыннан китмәдем... Ничек болар кулына эләктем, син беләсең... (Тына. Пауза.)
Низаметдин (Муса янына килә). Син нәрсә, улым?
Муса (алгы сәкедә тумбага таянып башын кочкан хәлдә сулкылдый). Юк. Мин бу ике кешегә карап түзә алмыйм. Низаметдин абзый... (Аны кочаклап елый.) Нинди хурлык! Нинди ачы хурлык!
Н и з а м е т д и н. Тукта, улым, бер дә алай синең елаганыңны күргәнем юк иде. Бу ни хәл?
Муса. Әй, Низаметдин абзый... Без дә бер олы халыкның балалары бит. Мин үзем көньяк Урал татары. Безнекеләр, колан шикелле, гомерендә үз муенына корык салдырмаган. Нәсел-нәсәбем ата-бабадан бирле алпавытка да баш салмаган. Мин — кече яшемнән шагыйрь, үз халкымны гына түгел, бөтен кешелек дөньясын азат итәм дип җырлаган егет. Менә син... Сез... Нинди кешеләр!.. Бүген шушы Европа варварла
23
ры кулында плен дигән исем күтәреп калдык. Юк. Гарьлегемнән елыйм мин, Низаметдин абзый.
Гөлгенә (килә). Тынып йоклап китте. (Мусаны күреп.) Абый, сез нәрсә болай?
Муса (Гөлгенәне тоткан хәлдә). Низаметдин абзый, безгә бит иртәгә Илстанны ничек тә моннан үзебез белән алып китәргә кирәк. Ә ул?
Я н г и р. Юк, юк, уны калдырырга ярамай.
Н и з а м е т д и н. Калдырсагыз — бетте. Мин сезгә әйтмәгән идем. Беләсезме, теге төнне мине кабер күмешергә алып киттеләр бит.
Муса. Шулаймыни?
Низаметдин. Андагы гыйбрәт! Менә, егетләр, дөньяның хәлен белеп булмый, сезгә дә әйтим инде. Шулай төн уртасында моннан алып киттеләр безне. Анда, урман эчендә шундый зур бер кабер, ничә йөз мәеттер, шунда машина-машина төяп китереп, әрдәнәләп тутырдылар. Аида кем генә юк! Алты яшьлек баладан алып алтмыш яшьлек картка хәтле. Кайда анда җенесе, кайда милләте, кайда дин! Бер аерма да юк. Сез беләсезме, (каранып) мин алар арасында үлеп җитмәгән кешеләр күрдем.
Я н г и р. Тереләй килеш күмәләрме?
Гөлгенә. Укол... (Пауза.)
Низаметдин. Бәкер дә һаман кайтмый. Егетләр, карагыз, болай булгач, иртәгә безне эшкә чыгармаслар, качу турында уйларга да ярамый.
Я и г и р. Ә сыгарһалар?
Муса. Чыгарсалар, димәк, аларның бездән шикләнүләре кимегән була. Ә безгә шул гына кирәк.
Я н г и р. Эһ тейергә лә бирмәйбез, касабыз.
Муса. Качабыз. Карагыз аны, тагын бер әйтәм: «Бабакай»ның до- зорныйлары таш күпердән бер чакрым түбәндә торачаклар. Иртәгә иртән сәгать алтыдан. Күпердән чыккач та уң як сукмакка борылырга.
Я н г и р. Уңда мин беләм юлды...
Муса. Төшендегезме, иптәшләр? Алдан мин барырмын. Аннан Бәкер... Сукмакка җиткәч тә алгы каравылны без бәрәбез. Арткыны — Янгир белән Низаметдин абзый, сез! Ләкин карагыз, чак кына бер хәтәр сиздекме — сигнал! Нәрсә икәне исегездә бит?
Янгир, йөрәк!
Муса. Йөрәк! Мин сезгә «йөрәк» дисәм, я булмаса менә шулай сул кулым белән аркага йөрәк турысына ымласам, димәк, эш хәтәр, бу юлы качмыйбыз. Ә сез минем арттай бер генә бер хәтәр сиздегезме — тамак кырырга.
Гөлгенә (онытылып). Муса абый...
М у с а. йөрәк!
Г ө л г е н ә авызын яба. Тышта тавышлар. Б ә к е р н е кертәләр.
Бәкер (егылып). Аһ! Аһ!
Сакчы. Номер җиде йөз дә бер. Кайда ул?
Муса. Мин.
Сакчы. Комендатурага. Живо!
Муса (иптәшләренә). Тыныч булыгыз. (Чыга.)
Гөлгенә. Аны да чакырталар. Я хода...
Низаметдин (Бәкерне Муса урынына җитәкләп китерә). Әйдә, әйдә...
Бәкер. Этләр!.. Мине кыйнарга?.. Мине?.. Юк!.. Мин ике лагерьдан качкан! Сезгә генә бирешмәм.
Гөлгенә. Бәкер абый. Су эчегез.
Бәкер (кулын бөгә алмый, кружканы тота алмый, бердән калтыранып). Аһ!
24
Янгир (терсәген карап). Камсы менән? Ай-яй!
Б ә к с р. Бандитлар! (Пышылдап.) Беләсезме, чак җанымны алмадылар. (Кружкага тешләре тия.) Уфф!
Низаметдин. Нәрсә сорыйлар?
Бәкер. Кичәге кырык кешене. — Син качырдыңмы? Мии әйтәм — юк. Ә ул: ах, татар, кемне алдыйсың?.. Китереп торып... (Калтырана.) Гөлгенә. Эч, эч!
Бәкер (эчеп). Мин әйтәм: татар түгел мин, рус! Зотов! Чынлап та, мин нинди татар аларга? Вообще, мин әйтәм, бу нацмениар лагерена мин яңа эләктем, ялгыш эләктем. Ә ул, резина таяк белән! — Ә-ә!.. Синме әле монда эләккәнче Майданиктан качкан? Син әле монда партизанга кадр вербовать итәргә килдеңме? Музик белән? Әйт: җиде йөз дә бер — кем? ~ Мин әйтәм: — Гумиров! — Кем ул Гумиров? Мин әйтәм — Гумиров! Кулларында аның шигыре: әйт, моны син яздыңмы, Гумиров- мы? Ах син, астыртын азиат! Урда!
Я н г и р. Юк, һин әйт: былар безнең иртәгәһе планды һизмәгән- дерме?
Б^ә кер. Безнең план? (йөзләре тартылып кала, кинәт җиңел хәрәкәт белән Илстанга үрелеп карап алып.) Ә ул?.. (Тиз-тиз йөзләренә карый. Акрын.) Бернәрсә дә әйтмәдеме?
Низаметдин. Юк, ул да шул син әйткән хәтле. Ә нәрсә?
Бәкер (тынып торып). Алар миннән... (йөзләренә карый.) Мусаның ничек плен төшүен сорыйлар.
Низаметдин. Сссс! Исемләмә!
Бәкер (кулын селкеп). Барыбер беләләр... (Кинәт көләргә иткән кебек.) Ха! Миннән сатлык эзләү... Миннән? Мин бу як фронтта плен төшмәгән. Мин вообще Мусаны белмим. Почему мин?
Гөлгенә. Бәкер абый, мин сүзегездән берни дә аңламыйм.
Бәкер (кызып). Соң? (Кинәт үзен кулга алып маңгаен сөртә, тавышын төшереп, каранып, Гөлгенәне алгы сәкегә ымлап чакыра.) Күрдең бит, хәзер аны алып киттеләр. Син беләсеңме, алар Муса белән мине, сине — күзгә-күз утыртып сораулары бар. Әгәр без шунда җавапта буталып калсак? Мин бит вообще белмим. Син әйт, ничек пленга эләкте соң ул?
Гөлгенә. Волхов янында. Безнең бөтен штаб камалуда калды. Безнекеләр кача. Мин дә. Шунда якында гына бик каты шартлау булды. Бер заман күрәм, якында гына берәү атыша. Ата да агачтаи-агачка чигенә. Карасам — ул. Бер җиңеннән шыбырдап кан ага. — Кач, Гөлгенә, чолганабыз, ди. Ул анда фашистка калмасын дип, безнең автомашиналардагы типографияне барып шартлаткан икән, йөгерәбез. Ул да түгел, карасак, каршыбызда бер фашист автоматын күтәрә. Муса абый аңа пистолеттан... Теге егылды. Муса абый пистолетын ачты да — ах, нишләдем, Гөлгенә, ди, соңгы патронымны атканмын! Аңарчы каяндыр безгә кычкыралар: Русиш, сдавайся! Муса абый, күрәм, ап-ак булды, тезләнеп миңа ялына: Гөлгенә! Я хәзер син мине үз кулың белән ат! Яки... Үтенәм, ялварып сорыйм синнән. Калдырма син мине бу этләр кулына!.. Белсәгез, шундый авыр... Мин актык көчемне җыйдым: Муса абый, дим, син яралы, мин сине алып чыгам... Тиз генә җиңен буып бәйлим. Анда ул инде һушсыз иде. Мин аның сау кулын иңбашыма алып чокыр буйлап шуып төшә башладым. Тик кая анда! Безне шундук чолгап алдылар. Аны офицер дип пунктка. Миннән сорыйлар — ул кем? Мин аны Гумиров дип яздырдым. (Куркып.) Алай булса, алар хәзер аны...
Бәкер. Аны да. Аның өчен мине дә. Шигырь. Әйттем мин аңа! Я, бу соң шигырь яза торган урынмыни?.. Кайда соң тактика? Хәзер ничә иптәшнең башын... Инде план да ачылса...
25
Гөлгенә. План ачылу... Сез нәрсә? (Акрын.) Моның өчен бит.., Әйтегез, Бәкер абый, кем безне саткан булырга мөмкин?
Бәкер (акрын). Их, Гөлгенә, Гөлгенә... Хәтереңдәме, Казанда чакны, мин нәрсә дигән идем? Муса квартирасында! Исендәме, ә? (Илстанга күз очы белән ымлап ала.) Менә хәзер ботканы аша. (Борыла.)
Гөлгенә (шулай ук Илстанга карап алып). Ул?.. (Йөзен учлары белән каплап.) Юк, мөмкин түгел! Мөмкин түгел! (Чайкалып сәкегә ава. Янгир белән Низаметдин сикерешеп торалар.)
Янгир. Гөлгенә... Нәмә булды?..
Пәрдә.
ДҮРТЕНЧЕ КАРТИНА
Концлагерь. Комендатураның алгы киң бүлмәсе. Каршыда ике якка ачылмалы киң тышкы ишек. Аның бер канатында янә тар бер кечкенә ишек булып, кешеләр шуннан иелә төшеп кергәи-чыкканда, тышта каравыл басып торганы күренеп кала. Ул почмакта челтәрле тар тәрәзә аша чәнечкеле тимер чыбык һә^м бараклар күренә*. -Сул як почмакта тимер рәшәткә — пленныйларны вакытлы ябып тору урыны. Цемент идәндә дүрт почмаклы кабер шикелле авыр, калын чуен капкач; аңа түшәм аша чыгыр өчен авыр чылбыр тагылган. Анда уң якта, барьер култыгында, кечерәк гади өстәл, ике йомшак урындык, телефон. Стенада Гитлер.
Вакыт бик иртә. Урындыкта баш кизү йоклый. Шалтырап тышкы ишек ачылып Бу р м а н белән каравыл башы керә. Кизү, сискәнеп, урыныннан тора.
Кизү (кулын күтәреп бер якка басып), һайль Гитлер!
Бур м а и. һайль! (Өстәл артына уза.) Сөйлә.
Кизү (доклад бирә). Майн обер штурмфюрер! Мин кизү торган төнне лагерь тормышы тыныч үтте.
Б у р м а н. Күпме мәет чыгарылды?
К и з ү. Ике йөз дә илле алты.
Б у р м а н. Ике йөз дә илле алтыдан — димәк, без синең белән айга нибары җиде мең кеше күмәбез. Ә кичә качырган кырык кешебез? Эт төчкертеп эзләү генә калды? Шул-шул! Берлиннән шалтыратмадылармы?
Кизү. Фон Зоммерфильдмы? Әлегә юк, майн обер штурмфюрер!
Б у р м а и. Әлегә юк... Нәрсә диярмен мин аңа? Кырык беренчегә мине асыгыз дипме? Аның утарына кеше җибәрү ничек?
Кизү. Хәзер җыелалар. Тик...
Б у р м а и. Нәрсә — тик?
Кизү. Алариың өчесе, үзегез беләсез, төнлә допроста булдылар.
Берсе әле дә карцерда.
Бурман (боерып). Тыңла! Хәзер бер взвод кешеңне таш күпергә җибәр. Шунда аска төшеп ышыклансыннар, шул эшкә баручы пленнарны бик күзәтергә! Качарга итсәләр, шундук камап алып, барын да монда тотып китерергә! Аңладыңмы? Өч мотоцикл алсыннар!
Кизү. Тыңлыйм. (Чыга.)
Бурман өстәлдән папка алып бүлмәгә кереп китә. Тышта иртәнге сәгать алтыга кагыла. Тышкы ишек ачылып, иелешеп, Низаметдин, Бәкер, Янгир һәм И л с т а н кертелә.
Сакчы (тышкы яктан аларны төрлечә төрткәләп, ашыктыра. Илстанга камчысы белән кизәнеп). Я?..
Я и г и р (Илстанны авудан тотып калып, үзенең алдына чыгарып, сакчыга). Я?
Сакчы. Ах, шулаймы? (Аңа камчысын күтәрә.)
Янгир (кымшанмыйча, өстен тон белән). Ошылай. (Илстанны үз гәүдәсе белән каплап алдан кертә, аннан ашыкмый гына үзе керә. Сак
26
чы тыштан бастырык салып, ишекне камчы белән сугып киткәне ишетелә.) Я, нисек, кустым? Төсең бик киткән китүен. Барырлыкмы һоң?
Илстан. Әй, туган, туган. Син мине куй әле. Гумировпы әйт. Ул менә исәнме диген?..
Бәк ер. Ссс... Тыңлыйк әле... Берни дә ишетмисезме?
Я н г и р. Тссс! (Идәндәге чуен капкачка ятып тыңлый.)
Бәкер. Монда ташлаган булсалар, бетте. Кая моннан тавыш ишетелү!
Н и з а м е т д и н. Беләсезме, бу базның икенче хуты бар — чокыр ягына чыга. Тимер ишек. Биредән ташланган кешеләрнең мәетләрен ул яктан машиналарга төяп, тегендә... (Кулы белән еракка күрсәтә.)
Я и г и р. Туктагыз. (Икенче ишекне тыңлый.) Әгәр дә беззе аңардан башка эшкә енап алып китһәләр? Касабыз?
Илстан. Ансыз мин качмыйм.
Бәкер. Гумиров өченме, әллә Гөлгенә өченме?
Илстан. Гөлгенә өчен дә.
Янгир. Гөлгенә тиме? Куй. Бында ниндәй Гөлгенә булһын! Бында ир дә юк, хатын да юк. Бында бер генә төрле кеше бар — плен.
Илстан. Яратам, аңлыйсыңмы, яратам?
Янгир. Ярату тиһеңме? Куй. Бында тамукиың үз уты ла еткән, яңадан мәхәббәт уты менән дә яну... Әй, кустым, һин гаҗәп кеше икәнһең. Мин бында үземде үзем дә яратмаем. Мәхәббәт!
Тышкы ишектән бер сакчы кереп, үз артыннан Макс Геидельне кертә. Ул погон һәм «СС» знаклардан. Ак чырайлы, калку зәңгәр күзле, кечерәк ак мыеклы, яшь кеше. Бүлмәдән Бурман чыга. Ул барьер эчендә.
Сакчы (барьер авызында тукталып, доклад бирә). Сезгә—штабс- капитан Макс Гейдель.
Гейдель (алга чыгып), һайль Гитлер!
Бурман (бик тырышып), һайль Гитлер!
Гейдель. Сезгә махсус пакет. (Тапшыра. Сакчы чыга.)
Бурман (ачып). Ах, сез Каунастан?
Гейдел. Мин үземнең шефым Зоммерфильдны биредә каршы алырга тиешмен. (Сәгатенә карап.) Ул бер сәгать элек Берлиннән очкан булырга тиеш.
Бурман (каушап). Фон Зоммерфильд? Үзе киләмени? Э, э... Күрәсез, без аның утарына эшкә пленныйлар җибәреп ятабыз. Рөхсәт итегез.
Г е й д е л ь. А, эшегездән бүленмәгез.
Бурман әсирләр ягына чыга. Г ө л г е н ә керә. Сакчы тыштан С а р м а и б а й белән бер морякны һәм тагын ике әсирне кертә.
Сакчы (Бурманга). Тугыз кеше китерелде. Берсе карцерда. Бурман. Чыгарыгыз!
Бурман стенадагы рубильникны моторга тоташтыра. Тимер чылбырлар белән чыгырга тагылган авыр идән капкачы күтәрелә.
Бурман. Тереме ул?
Сакчы кесә фонарен кабызып, аска төшеп китә. Арткы планда әсирләр йөзендә авыр күзәтү. Бераздан авыр аяк, чылбыр тавышлары. Аннан Муса чыга. Аның бер кулбашы тайган, калак сөяге белән тоташ килеш өскә нык күтәрелеп тора. Башта ул берни дә күрми, яктыдан күзләре камашып, тирән сулыш ала. Йөзендә авыртулы газап. Артыннан сакчы чыга. Капкач чыгыр белән яңадан ябыла.
Бурман. Ычкындырырга!
Мусаның чылбырлары ычкындырыла, беләгенә тупас кагылудан йөзе тартыла. Тик тешен кысып шунда ук үзен кулга ала. Гөлгенә Мусадан күзен алмыйча карап торган җиреннән сизми дә калып, аңа таба атлап куя.
Бурман (бер аңа, бер Мусага карап). Нәрсә соң аның? Кара үзен!
27
Гөлгенә (Мусага якын ук килеп, аңа тотынып, күзләренә караган хәлдә, ниндидер йомшак, акрын тавыш белән). Имгәттеләр? (Аның сау кулбашыннан йомшак кына итеп кулын салып, икенче кулы белән авыру беләген, иңсәләрен сыйпап, һаман күзләренә карап, йомшак кына тавыш белән.) Иңбаш сөягегез урыныннан тайган. Бирегез миңа учыгызны...
Бурман (гаҗәпләнеп, барьер янында басып торган Гейдельгә.). Күрәсезме, ул шамаиканы? Ырым белән?.. Ә?..
Гөлгенә (һаман йомшак тавыш белән Мусага). Бер генә минутка исегезне җыегыз. Нык басып торыгыз!.. (Бер кул белән Мусаның учыннан, икенче кулы белән беләгеннән тотып, кулын җәя төшеп кинәт кенә аска табан арткарак итеп тарта. Мусаның йөзендә газаплы бер җыерылу. Аның кулбашы югары калкып чыгып, әйләнеп кинәт үз табигый хәленә кайта да, йөзендә шундук рәхәт җиңеллек балкып чыга. Ул хәтта гаҗәпләнүдән кулын селкеп, иңбашын тоткалап карый.)
Муса (Гөлгенәгә). Рәхмәт сине тапкан анага!
Әсирләр йөзендә елмаю. Гөлгенә үз урынына баса.
Бурман (башын селкеп тора). Шушы да армия! Шаманнар! Германиягә каршы сугышучылар! (Алларыннан үтеп, тукталып.) һайл Гитлер!
Бэкер. Һайл Гитлер!
Бурман. Ә сез?
Низаметдин. Хайлитли!
Бурман (тыңлап карап). Нәрсә? Нәрсә әйттең?
Б ә к е р. Ул сакау, майн штурмфюрер!
Бурман. Руһ! Телсезләр! Вак нәселләр! Рәхмәт диегез; фрау Берта фон Зоммерфильд сезгә эш биргәнгә! (Гөлгенәгә). Сине әле кулинар да имешсең, диләр, сиңа да алар белән барырга! Фрау Берта кухнясына! (Мусага сынап карап.) Ә бусы?.. Ул ач, калдырырга!
Муса. Ихтыярыгыз. Ләкин мәрхәмәтле фрау Берта кухнясында миңа да берәр кисәк нәрсә табылырга мөмкин.
Бурман (Гейдельгә). Ул ач килеш тә риза! (Команда бирә.) Марш! (Бар да юнәлә, /Муса арттан бара.) Сез карагыз аңа!
Гейдель. Әллә безнең өчен дә кызыгы бармы?
Б у р м а и. Кызык кынамы соң!
Гейдель (сәгатенә карап). Ул чагында мин аның үзенә генә бер өч сорау биреп карарга тиешмен.
Бурман (бер сакчыга). Кайтар җиде йөз дә берне! Группа көтсен! (Сакчы чыга.) Рөхсәт итегез, фон Зоммерфильд килүенә мин дә анда кайбер әмерләр бирергә тиешмен.
Гейдель. Рәхим итегез. (Бурман чыга. Муса кертелеп, ишек ябыла.)
Гейдель (якын килә. Күзләренә карап ала.) Сезгә «төн гөле»ннән
■ сәлам.
Муса. Пароль?
Гейдель. Гөлҗимеш.
Муса. Ләкин...
Гейдель (каранып ала). Сез мине хәтерлимсез?
Муса. Андрей Палыч? Хәзер таныдым. Исәнмесез! (Каранып алып.) Тиз әйтегез!
Гейдель. Берлинда татарча газет чыгачак. Шуңа болар татар язучыларын җыячаклар. Анда безнең ышанычлы бер кешебез булырга тиеш. Ул кеше — син.
Муса. Дошман органына? Мине? Акылыгыздамы сез?
28
Г ей де ль (җитди). Муса! Синец үз инициативаң белән монда шундый кыю эшләр эшләвең иптәшләрне бик шатландырган. Мин сиңа аларның тәкъдимен тапшырдым.
Муса, һич кабул итә алмыйм. Белегез, Андрей Палыч, безнең шушы китүебез — китү. «Төн гөле»нә минем сәламемне тапшырыгыз!
Г е й д е л ь. Ычкынасыз?.. Ул чагында — сүз юк. Хәерле юл! Сез таш күпер ашамы?
М уса. Әйе.
Г е й д е л ь. Ул тирәдән саграк үтегез. Килгәндә күрдем, бер взводлары шунда таба төшеп китте.
М у с а. Взвод дисез?
Сакчы (керә). Җиде йөз дә бер! Команда кузгала!
Муса. Пардон! (Сакчы белән чыга.)
Гейдель. Ирек!.. Шагыйрьнең нечкә йөрәген ул нинди хәтәр утларга сала! (Бурман керә.)
Бурман (аның йөзенә карап). Бу азиатлар лагеремы? Бу... Әгәр дә фон Зоммерфильд биредәге безнең эш шартларын белсә иде...
Гейдель. Сез кадровый офицермы?
Бурман. Унтер штурмфюрер! Ун еллык партстаж! Бу аягым яра- ланмасамы? Мин инде полковник булган идем. Ә хәзер... Җавап бир шушы сары токым өчен!.. Менә сез ул яктан бәхетле кеше дияр идем мин. Гестапоның үзендә, һәм ул шулай тиеш тә. Мин сезне беренче күрү белән әйттем: менә ул, мин әйтәм, саф арий токымы! Нинди ялт иткән ак чырай! Ә күзләр...
Гейдель. Сез ялгышмыйсыз.
Бурман. Ялгышмыйм. Чөнки мин үзем дә саф канлы немец. Шулай булгач?.. Я әйтегез, минем кебек кешегә Берлинның үз янында концлагерь юкмы? Төрмә юкмы? Сез менә шул хакта фон Зоммерфильдка әйтсәгез иде. Мин бит анда да эшли алам. Әйтик, Моабитта, ә? Югыйсә монда... Болар белән...
Г е й д е л ь. Яхшы.
Бурман. Я. менә сөйләштегез, ничек соң шул субъект?
Г ейдель. Әллә? Минемчә ул ниндидер...
Бурман. Юаш?
Гейдель. Мокыт кебек.
Бурман. Сез мокыт дисез, ә ул ниндидер шаман телендә шигырьләр яза, икенче көнне бөтен азиатлар шуны җырлый. Көндез җырлый, төнлә чыбыкны кисә дә, партизанга кача. Иң куркыныч элемент! Бөтен лагерьны болгый.
Г ейдель. Сез аны тоттыгыз?
Бур м а н. Тотып булса иде! Әллә кайчан бөтен лагерь алдында барабан кагып астырган булыр идек. Күрдегез бит, баздан көчкә килеп чыкты, үзе ач, шул көенә...
Г ейдель. Эшкә бара?..
Бурман. Бармый шул, кача! Беләсезме, ул, шушы азиат, мине, йөз процентлы арий токымын борынымнан сөйрәп йөртмәкче була. Ә шулай да без хәзер ул хөрмә төшен ватабыз.
Г ейдель. Кызык, ничек ул?
Бурман. Сез хәзер моны үз күзегез белән күрерсез! (Ике ишекне дә киң ача. Каршыда чокыр аша урманлы, томанлы таулар күренә.) Әнә, ул чокырны күрәсезме? (Бинокль белән карап.) Әйе, әйе. Әнә алар үзләре... Күпергә керәләр. (Бинокльне аңа бирә.) Карагыз. Күрәсезме? Чыккач та уңга борылырга тиешләр.
Г ейдель. Аңламыйм.
Бурман. Ха-ха-ха! Алар хәзер качарга тиешләр. Әйе, әйе! Шушы номер аларга бүген качу оештырган! Бабакай лагерена! Бер минуттан атыш тавышлары ишетелергә тиеш.
29
Гей дель. Әһә, сез шуны белеп, анда поскыннар куйдыгыз?
Бурман. Әлбәттә! Минегл дә бер эш күрсәтәсем килә. Югыйсә ул монда качулар оештырсын, Бурман аның өчен фон Зоммерфильд алдында жавап бирсен! (Сәгатенә карап.) Чыктылармы? Рөхсәт итегез.... (Бинокльне алып карый, куркып.) Берни күрмим. Томан!
Гейдель. Ә шулай да берничәсе качып өлгерсә?
Бурман (бик каты куркып). Сез нәрсә, майн обер штурмфюрер!.. Алар арасында безнең үз кешебез бар!.. (Атыш тавышлары.) Әһә! (Барып рубильникны баса, тревога сиренасы. Тышта әрле-бирле каравыллар ‘күзгә чалына. Мотоцикл киткән тавыш.) Юк, әфәндем. Мин — немец! һәрбер эшем секунд секундына сәгать механизмына куелган! Аларның һәрбер адымнары саналган. Хәзер унике мең кешене торгызып, мин аларга лагерьдан качуның ни икәнен күрсәтәчәкмен! (Еракта мотоцикл тавышлары.) Күрәмсез? Үзләрен салып, салып китерәләр!.. (Тышка кычкыра.) Әй!.. Әй!., (йөгерә. Артыннан Гейдель дә чыга.)
Тыштан каравыл ике ишекне дә яба. Анда мотоцикллар килеп туктаган ыгы- зыгы ишетелә. Аннан тышкы тар ишек ачылып берәм-берәм, богаулы, яоалы, тузан- балчыкка буялган Муса, Илстан, Низаметдин, Гөлгенә, Сарманбай һәм моряк кертелә. Сакчы тышкы ишекне ябып, өстән бастырык салуы ишетелә.
Муса (идәндә ыңгырашып яткан Низаметдинның башын күтәреп). Низаметдин абзый... Хәлең ничек? Кай җиреңә тиде?
Низаметдин (ыңгыраша). Аркамда... Пуля утыра. Гөлгенә хә- рендәш. Илстан... Аһ, аһ! Син дә, Гумиров!.. Күрәсең, безгә үз туган җиребезгә чыгу насыйп булмады. Аһ! Мин беләм, туганнар, болар безгә хәзер бөтен булган явызлыкларын күрсәтәчәкләр. (Гөлгенәгә.) Авылда синең хәтле кызым кала... Ләкин ни генә кылсалар да, мин тешемне кысып түзәчәкмен. Минехм сезгә сүзем шул, моңа хәтле сынатмадык, инде нишләтсәләр дә ахыр сулышларыбызда бу этләр алдында сынатмыйк. Алла! (Авырткан җирен тотарга тырыша.)
М уса тиз генә өстәл ягына чыгып, графиннан су алып килеп, Низаметдинга эчерә.
Низаметдин. Рәхмәт, улым... Хәл кереп киткәндәй булды. Аларга бир.
Муса. Иптәшләр, Бэкер ни хәлдә калды?
Моряк. Ул автоматы белән дамбадан аска ыргылды. Күрәсең, аны...
Сарманбай. Ә песнең башкорт! Ух, очкан кошмыни! Мокаен вурманга читте. Читсә котылды.
Ишек шалтырап ачылып, Б ә к е р н е кертәләр. Аның куллары богаулы, атлаган саен иелеп, аксаган бер аягының тезен тотарга тырыша, аһ-ваһ килеп алга егыла. Сакчылар чыгып ишек ябыла.
Муса. Бәкер? (Аңа су бирә.) Эч, хәзер үзем карыйм аягыңны.
Б ә к е р. Карамагыз да! Аяк!.. (Күтәрелеп тиз-тиз эчеп.) Их, юләр, юләр, ә? Качабыз, имеш, ә кая качабыз?.. Гитлер бүген Сталинградка җиткән! Иртәгә Казанда. Ә без «Дошманны үз җирендә генә кыйныйбыз» һаман! Лозунг кычкыручылар! Дөрес итәләр, шул кирәк безгә!
Муса (ачуланып). Бәкер!
Бәкер. Нәрсә Бәкер? Мин шуңа ышанган! Мин монда аягыма пуля алыр өчен килмәгән! Әйт, ни өчен мин богауда? Иик сез богаусыз?
•Илстан. Тукта, без соңгы сулышыбызда тик шуны беләсебез килә: кем аркасында, ни өчен үләбез? (Мусаның күзләренә текәлеп карап.) Муса, әйт! Туры кара да әйт!
Муса (шулай ук аңа якынлап караган хәлдә). Ничек? Илстан... Син миннән шикләнәсең?
Илстан. Әйт, кызың Чулпанның якты күзләре хакына әйт: ни өчен
.30
син башта Бэкер белән бергә алгы сакчыга ташланмадың? Димәк, син бу эшне алдан белдең?
М у с а. Әйе, мин белдем. Соң белдем, ләкин белдем!
И лета н. Әһә! Белгәч нигә безгә әйтмәдең? Кайда синең «йөрәк» дигән сүзең?
М уса. Бәкер, минем артымда син идең, мин сиңа качмаска ымладыммы?
Бәкер. Ә син бит күпергә хәтле дә берничә рәт шулай ымладың, ләкин анда бит бер куркыныч та булмады. Шуннан мин сиие бу шагыйрь •кеше юктан шикләнә дип уйладым, алга ташландым.
М у с-а. Мин сиңа шунда «йөрәк!» дип кычкырдым!
Бәкер. Соң иде инде. Миндә шундый бер ашкыну булды, мин ничек алгы каравылның автоматын каерып алганымны белмим...
М у с а. Шунда атыш күтәрү...
С а р м а н б а й. Әкертен!
Бурман, Берта фон Зоммерфильд һәм ике сакчы керәләр
Бурман. Күреп рәхәтләнегез. Менә алар!
Берта. Юк, мин иремнән аларга иң каты җәза бирдерүен сорармынГ
Бур м а н. Ә сез анда йортта өрлеккә тагылган бауларны күрмисезмени? Тыныч булыгыз, ханым, бу эш өчен сезгә ирегезне борчыйсы юк. .(Кизү кулыннан исемлекне алып, бер сакчыга.) Сөйлә, кайсы ул безнең каравылга атканы?
Каравыл (Бәкерие күрсәтеп). Богаулысы. Ул башлады. .Мин аңа атыйм дигәнче, янымнан монысы бәрде. (Низаметдинны күрсәтә.) Аннан болары. Ярый шулчак безнең мотоцикллар урап алды. Алардан берәү үлде, берәү качты.
Бурман. Качты? Әле табалмадыгызмы?
Каравы л. Эзләү этләре җибәрдек, майн обер штурмфюрер!
Берта. Майн гот! Минме шул бичара адәмчекләрнең хәленә кермәдем? Минме аларга, ачлар дип, йорт икмәге бирдердем? Алар Рәсәйдә шуны күргәнме? Шуңа каршы урманга качалар! Юк, аларга хәләл ризык аш түгел, икмәкне талап, урлап ашарга кирәк! Аларны атыгыз. Монысын да, монысын да! Ә менә монысын... (Морякның түшендә татуировка күреп.) Ах, карагызчы, нинди татуировка!
Бурман (морякка). Тор аягыңа, бандит! (Карап.) Аждаһа! Кызны кочкан!
Берта. Нинди нечкә эш! Шушы хәтле рәсемне бозарга мөмкинме? Юк, юк, немка буларак, моны рөхсәт итә алмыйм. Сез аны атмассыз! Бары асарсыз гына. Аннан бу татуировканы бозмайча гына алып миңа бирерсез. (Гөлгенәне күреп.) Ә бу кыз?
Муса. Берта ханым. Сез кухняга бер кыз кирәк дигәч, мин аны күрсәткән идем. Ул безнең арабызга очраклы гына эләккән. Җибәрегез аны!
Бурман. Мольшайт! (Исемлектән карый) Татарка. Азиат, уң як өске тешендә коронка, (йөзен күтәреп.) Снайпер!
Берта (кызыксынып). Снайпер?
Бур м ан. Әйе. Ул беләсезме... (Аңа акрын.) Ике йөз дә биш белән...
Берта (гаҗәпләнеп, акрын). Әллә мәхәббәт бар? Аларда!..
Б у.р м а н. Хәзер күрербез. (Бер каравылга.) Ач шул капкачны!
Каравыл рубильникны моторга тоташтыра, идәннең чуен капкачы ачылып бер кырыйга куела. Бурман бу вакыт Илстан белән Гөлгенә турында Бертаның колагына акрын гына сөйли. Бертаның йөзендә кызыксыну. Елмаешалар.
Бурман (Илстанга карап, боерып). Номер ике йөз дә биш! Каравыл Шәйникне атып үтерүче! Атла! Баз алдына! (Аны баз авызына йөзе белән бастыралар.) Сакчы! Кызның кулына пистолет бирергә1
31
Кызый! Шул торган җиреңнән аңа атарга! Тидерә алсаң — син азат! Күрик, син нинди снайпер!
К а р а в ы л ч ы пистолетын алып Гөлгенә янына килә.
Муса (кинәт каравылның кулыннан пистолетны бәреп төшерә). Җитәр! Сез нишлисез, вәхшиләр! Үтерәсез икән үтерегез, ләкин кешеләрнең саф хисләреннән көләргә сезнең хакыгыз юк!
Әсирләр. Хакыгыз юк!
Бурман. Хак? Кем синнән сорый аны? (Мусага.) Алай да сии шушы актың белән үзеңнең чын йөзеңне ачтың! Коммунист, политрук, шагыйрь Муса Җәлил! (Пистолетын ала.)
Тышкы ишектән 3 о м м е р ф и л ь д, Зәбих һәм Г е й д е л ь керәләр.
Зоммерфильд. һайл Гитлер! (Түргә юнәлә.)
Б у р м а и. һайл Гитлер!
Берта. Майн гот! Зоммерфильд! (Аның муенына ташлана.)
Зоммерфильд. һа?.. Минем сөекле хатыным биредә? (Уза, уза.) Бу ниткән хаос? Ниткән кәгазь? йолкышлар?
Бурман. Лагерьдан качучылар. Мин аларны исемлек буенча... (Кулында кәгазь калтырый.)
Зоммер ф и л ь д. Исемлек? (Кәгазьне алып, Зәбихкә әйләнеп.) Ах, әйе, һер Альбикоу! Бәлки монда сезнең өчен... (Исемлекне аңа бирә. Үзе тукталмыйча барьер ышыгына өстәлгә уза. Зәбих тиз-тиз исемлекне карый.)
Зоммерфильд (өстәл янына утырып, Бурманга). Бу нәрсә сезнең монда, һер Бурман? Мин сездән сорыйм? Утыр, Берта... (Урындык күрсәтә.)
Бурман. Майн һер фон Зоммерфильд. Алар...
3 о м м е р ф и л ь д. Мин аларны сорамыйм, сезне! Сезгә августта күпме задание бирелгән? Күпмесе үтәлгән? Күпме чәч? Күпме теш?.. Ә сез безгә нәрсә тоттырасыз? Качучылар исемлегеме? (Хатынына йомшак.) Утар тынычмы? (Каршында басып торган Гейдельгә.) Сезнең пакет? (Аның сузган пакетын ачып ниндидер кәгазьләргә кул куя башлый. Янындагы хатынына йомшак.) Овчарка тазамы? Йортны яхшы каравыллыймы? (Кул куя.) Я, безнең ата дуңгыз ничек?.. (Пакетны Гейдельгә сузып.) Син хәзер шуны алып мин килгән очкыч белән туп-туры Гиммлер янына очасың.
Гейдель. Эст! (Пакетны алып чыга. Бар да кузгала.) Зоммерфильд (әсирләргә карап). Ә боларны...
Берта. Тукта, бер нәрсә күрсәтәм. (Аны моряк янына алып килә, Зоммерфильд моноклен чыгара.)
Берта. Хәтереңдәме, генерал Кейтельнең залында күргән идек? Ук атып торган кыз? Ләкин бу искиткеч абажур булачак.
Зоммерфильд. Абажур... Ләкин... (Бертага акрын.) Бу азиатлар турында безгә фюрерның яңа боерыгы бар... (Башын күтәреп, Бәкергә карап.) Башлыкларымыни?
Бурман (нөктәле итеп). Әйе... (Кизүгә.) Я, сез әзерме?
Кизү. Бар да әзер, майи обер штурмфюрер!
Бурман. Каравыллар! Алып чыгыгыз үзләрен! Бөтен лагерь тор- гызылсын! Өченче быргыда асарга! Аннан бу башлыкларын аерым рәвештә башын балта белән бүкәндә чабарга! Марш!
Зәбих (кәгазе белән килеп). Гафу итегез. Биредә җиде йөз дә беренче номер... Шагыйрь...
Зоммерфильд. Калдырыгыз аңа ул номерны, һер Альбикоу бирегә рейхслейтер Розенберг тарафыннан, зур полномочие белән. Ул лагерьда йөрер. Үзенә кирәк тапкан кешеләрне һичсүзсез аңа бирер-
32
сез! Ә хәзер... Бүген мин имениебезнең хәле белән танышырга тиешмен. Иртәгә хәтле! Хушыгыз! (Чыгалар.)
Бурман. Номер җиде йөз дә бер! Бирегә! (Мусадан башкалар белән чыга.)
3 ә б и х. Сәламәтмесез, Муса әфәнде. Менә бирегә рәхим итегез, утырыгыз әле.
Муса. Гафу итегез, мин кем белән сөйләшәм?
Зәбих. Мин Зәбихулла Альбиков булам. Берлиннан. Шунда яшәүче. (Утыралар.) Иң элек сезгә ни эш белән килүемне аңлатыйм. Фронт хәлләрен күрәсез? Германия гаскәрләре Кавказга да, Сталинградка да барып җитте. Шуның белән тиз арада безнең илебез Идел — Урал да сугыш кыры булачак. Без татарлар. Мөселман халкын бу һәлакәттән саклап калу безнең милли, дини бурычыбыз. Шул уңай белән без менә Германиядә яшәүче татарлар Берлинда бер милли газета чыгарырга уйладык.
Муса. Ягъни, хәрби орган?
Зәбих. Юк, ирекле газета... Мөселман сугыш әсирләре өчен. Ләкин үзегез беләсез, Германиядә безнең каләм әһелләре юк. Безгә ул эштә татар язучыларының булышлыгы кирәк. Сез мине аңлыйсыздыр? Без, Муса әфәнде, сезне сугыш әсире буларак — шул эшкә катышырга тәкъдим итәбез.
М у с а. Туктагыз. /Мин сугыш әсире, ләкин мин бит әле совет гражданы! Ничек сез миңа безнең белән сугыш хәлендәге Германия матбугатында^ эшләргә тәкъдим ясый аласыз?
Зәбих. Бу бит хөкүмәт газеты түгел, үзегез кебек үк хәрби әсирләр матбугаты...
у с а. Сез беләсезме — мин коммунист!
Зәбих. Муса әфәнде. Без сезнең коммунист булганыгызны беләбез...
Муса (бүлдереп). Шулай булгач? Ничек сез...
Зәбих (торып, стаканга су салып). Сабыр итегез, Муса әфәнде, мин аңлыйм, сез ничек борчулы. (Алдына су куя.) Бераз тынычланыгыз. (Тынып.) Әле яшь кеше икәнсез. Гаиләгез дә бармы? Балагыз да?.. Ләкин үзегезне бик кыен эшкә дучар иткәнсез. (Тагын тынып алып.) Менә шул, Муса әфәнде, бик кызганыч, ләкин үзегез күрәсез. Сезнең алдыгызда хәзер бары ике юл: берсе... (Мусага карый. Тышта быргы уйнала. Муса сискәнә.) Үзегез ишетәсез. Өченче быргыда сез һәлак булачаксыз. Ә без, шуңа да карамастан, сезнең талантыгызга ихтирам йөзеннән эш тәкъдим итәбез. Беләм; сезгә, коммунист мәзһәбендәге кешегә, мондый борылыш ясау бик авыр. Алдан ук бйтәм, сезгә бездә эшләү бик җиңел булмаячак. Менә алдыгызда каләм, менә кәгазь. Мин сезне калдырам. Тик сез ялгыш уйда кала күрмәгез тагы... Юк, Муса әфәнде, без сезне бернигә дә көчләмибез. Ашыкмагыз, һәр ягын уйлагыз, анысынмы сайлыйсыз, монысынмы — бу сезнең үз ихтыярыгыз... (Чыга.)
Муса (ялгыз). Нинди кеше ул? Нәрсә әйтте? Ул мине көчләми, бары тик... Ах, нинди ул елап кебек тыштан йомшак кеше! Ул тик миңа икенең берсен генә сайларга тәкъдим итә. Ләкин бу икенең кайсын гына алып карасаң да берсе икенчесенә торырлык: берсе — үлем, икенчесе— хыянәт! Я соң монда миңа сайлап торырлык нәрсә бар? «Мин түгелме шигырь уты белән ант итүче канлы сугышта: үлемгә, дип, ачы нәфрәт белән елмаермын соңгы сулышта?» Я, мин соң аны моңарчы да елмаеп каршы алган кеше түгелмени? Ник бу юлы минем бөтен йөрәк бәгырьләрем шундый ачы бер ут белән әрнеп яна соң?.. Аһ, бу шундый катлы-катлы хыянәтләр корбаны булу! Бу кара тәкъдимнәр... Йөрәгеңдә шул хәтле үч ялкыны булып та, үзең шушы бер адәм гарибе Гитлер тиранлыгы алдында көчсез калып, аның әмере буенча үлемгә

бару? (Тышта ике мәртәбә быргы.) Әнә ул әмер! Бу—аның быргысы! (Тәрәзәдән карый.) Бөтен лагерь аякта. Дар агачы! Без шигырьдә язган дар, бүген ул шундый гади нәрсә: әнә ул—өрлеккә тагылган берничә бау... Аста басып торган Гөлгенә! Әйе, ул! Нинди пакь, нинди балкый аның йөзе! Палач аның муенына бау төшереп тигезләп карый... Янында ук Илстан! Низаметдин абзый, хәтта Янгир... Ул да китерелгән! Ул да, күрәсең, качалмаган! Уртада бары тик бер генә бау буш тора. Нәрсә ул? Ник бар да шунда борылып карады? Ах, әйе... Аны палач шулай селкетеп җибәрде... Мине көтәләр! Ул — минем бавым! Мин дә хәзер шунда барырга, мин дә шул иптәшләрем янына басарга тиеш! Китегез, албастылар! Минем әле күкрәгемдә үз күңел нурым бар, аны миннән беркем дә тартып алалмас, әй, Әминәм, ул да — син! Ба-ламны кулларыңа күтәреп торган син! Соң сулышым — синең мәхәббәтең җиңеләйтер үлем газабын. Илемне һәм сине сөюемне каным белән җиргә язармын! Сез — минем белән! (Атлый.) Ә бу? (Өстәлдәге кәгазьгә күзе төшә. Каләмен кулына ала. Тиз-тиз яза.) «Син сүнәрсең, әмма бу якты кояш сүнмәс әле. Ул мөкатдәс син залимның әмеренә күнмәс әле!» Үлем сиңа, караңгылык патшасы Гитлер! Үлем сиңа аның ялчысы! (Ишеккә юнәлә. Кинәт ул чайкала, ава башлый, тотынып калып, артына әйләнеп.) Ә? Кем ул? Кем ул миңа Муса дип эндәште? Шундый ачык итеп, саф, матур итеп эндәште? (Тирәсенә карый.) Юк, беркем дә юк. Монда Муса да юк, аңа эндәшүче дә юк. Монда бары Гитлер! (Рәсемгә күзе төшә.) Монда ул! Бу аның патшалыгы! Монда бары ул гына бар кешене дә ике төрле һәлакәткә хөкем итә ала. Я хыянәткә, я үлемгә! Хыянәт! Ә соң баягы, теге кеше? Миңа «төн гөле»ннән сәлам китерүче? Ул соң миңа нәрсә диде? Ул да миңа шул юлны тәкъдим ит-мәдемени? (Маңгай тирен сөртеп.) Тукта, тукта, Муса. Чапаев та яраланган, соңгы бомбасын да аткан, ләкин бит ул дошман кулында пассив үләргә риза булмаган, суга сикереп төшкән дә Җаекның аръягына йөзәргә тотынган. Ә монда... Монда Гитлер миңа корал тәкъдим итә! Үзе! Соң шулай булгач? Мин бу коралны алырга да үзенә үк төзәргә тиеш түгелме соң?.. Димәк?.. Тукта, тукта! (Гитлер рәсеменә карап.) Ул миңа ике юлның берсен тәкъдим итте. Ләкин монда минем өчен әле өченче юл бар.
Зәбих керә. Ул Мусага астан гына күз ташлап ала да, үз юлына барган кебек арткы планда тышкы ишеккә юнәлә.
Муса. Әфәнде! Мин уйладым. Мин сезгә эшкә барырга риза!
Зәбих. Риза? Муса әфәнде! (Килеп кулыннан ала.) Шулай акылга муафикъ эш итәрсез дип уйлаган идем. Тәбрик итәм.
Муса. Ләкин монда язучылар бер мин генә түгел.
Зәбих. Әйтсәгез лә? Бәлки, сез аларны да безгә күрсәтә алырсыз? : Безгә бит мөмкин чаклы... Минем вәкәләтем бик зур. Сез безгә әйте- ! гез генә.
Муса. Ул чагында... Иң элек сез бу үлем процессын туктатырга тиешсез. Сезгә файдалы кешеләр нәкъ анда!
Зәбих. Шушы кешеләр? һә, тыныч булыгыз, Муса әфәнде. Минем
• вәкәләт кәгазендә рейхсләйтер Розенберг мөһере... (Тәрәзәгә бара, аны
• ача, кесәсеннән яулык чыгарып өч мәртәбә селки. Тышта отбой быр- : гысы.) Ишеттегезме, отбой! Шушының белән сез лагерьдан котылдыгыз! (Чыга).
Муса (ялгыз). Әйе, бер әсирлек бетте, икенчесе башланды. Ләкин
• монысы тагын да катлаулырак көрәш булачак. Күрик!
i
Пәрдә.
1
г (Дәвамы бар)