ЗӘЙНИ СОЛТАНОВ
Тиздән, ягъни 1956 елның декабренда, татар театр сәнгате тууга 50 ел тула. Беренче рус революциясенең аҗаганы тәэсирендә тугаи бу яңа, яшь татар театры бөек рус театраль культурасы үрнәкләрендә үсә, аяклана башлый. Татар театрынын тууына нигез салучылар — татар буржуазиясе вәкилләре яки буржуаз идеяләр белән агуланган интеллигенция «кисәкләре» түгел, бәлки татар халкының алдынгы культурага омтылышын аңлап, шул юнәлештә хезмәт итүче, бөек рус театр культурасы белән илһамланып эшләүче демократик фикерле актерлар, язучылар, укытучылар булалар. 1905 ел революциясе җимеше буларак татар театры туа; аның эшли башлау еллары Россиядә реакциянең чиксез котырган вакытына туры килә. Габдулла Карцев, Ильяс Бик- кудашевАшказарский, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Локман Аитов, Фәхерниса Сәмитова, Зөләй- хә Богданова, Барый Болгарский һ. б. «Сәйяр» труппасын оештыралар. Татар халкының милли театрын үстерү юлында, патша чиновниклары һәм татар руханилары белән булган өзлексез көрәштә югарыда саналган исемнәрдән тыш Касыйм Шамиль, Гөлсем Болгарская, Зәйни Солтаиов, Нәгыймә Таҗдарова, .Нәфига Арапова, Шакир Шамильский, Габдулла Камал, Габдрахмаи Ка- мал, Нурый Сакаев, Ситдыйк Айдаров һәм Фатыйма Ильская кебек- яшь талантлар катнашалар. Капитализм чорында бу яшь талантлы коллектив, коточкыч шартларда, шә- һәрдән-шәһәргә күчеп йөрергә мәҗбүр була. «Сәйяр» труппасының даны шактый тиз арада Россиянең күп кенә шәһәрләренә таралып өлгерә. Ул Урта Азия, Урал, Себер һәм Волга буе шәһәрләренә зур гастрольгә йөри башлый. Татар халкының сөекле артисты Зәйни Солтанов беренче мәртәбә «Сәйяр» труппасы белән 1913 елда Астрахань шәһәрендә очраша. Бу елларда һәм соңгарак- «Сәйяр» труппасының уңай тәэсире- һәм аның кайбер артистларының турыдан-туры ярдәме белән Оренбург (хәзерге Чкалов), Уфа шәһәрләрендә «Ширкәт», «Нур» труппалары эшли башлый. Астраханьда яшь Зәйни Солтанов җитәкчелегендә ярым профессиональ татар труппасы оеша. Зәйни Солтанов, үзе оештырган театраль труппаның җитәкчесе һәм артисты буларак, Астрахань халкына күптән танылган була. Астрахань шәһәрендә яшәүче татарларны агарту юлында ул зур эшләр башкара. Шушы эшләре өчен Зәйни ага Солтановны атасы хаҗи, үзе генә бәддога уку белән чикләнмичә, үз мәхәлләсендәге мәчет картларын җыеп, җомга намазыннан соң, «динне мәсхәрәләүче-кәмитчик» улына багышлап, мәчеттә бәддога кылды
84
ра. Ләкин яшь Зәйни Солтановны хаҗиларның бәддогалары куркытмый, ул «Сәйяр» труппасын шатланып каршы ала һәм атасының, бәддогасына каршы, «Сәйяр» труппасының. «Ачлык кушты» спектаклендә уйнау белән җавап бпрә. — «Сәйяр» труппасы белән очрашу, сөйләшү, аларга кушылып уйнау’ халкыбызның. культурага булган ашкынулы омтылышын тагын да ачыграк итеп аңларга ярдәм итте миңа; бу көн минем яңадан туу көнем булды һәм мин гомеремне бу мөкаддәс эшкә багышларга ант иттем! — дип зур дулкынлану белән искә алды Зәйни ага соңыннан, грим дәресләренең берсендә. Аннары: «Сәнгать үзенә чын күңелдән бирелгән, бу эш өчен сәләте, ягъни таланты булганнарны гына ярата, фәкать шундый кешеләр генә сәнгатьнең югары баскычларына үрмәли ала», — дип өстәп куйды. Татар театрының күренекле артисты, сәхнә остасы Зәйни Солта- нов, тормышының соңгы көннәренә кадәр, үзенең антына турылыклы булып, татар совет театрын тудыру һәм аны үстерү өчен армый-талмый эшләде. Ул сәхнәдә тулы канлы реалистик образлар иҗат итте һәм татар совет тамашачыларының чын мәхәббәтен казанды. К. Тинчурин- ның «Җилкәнсезләр» траги-комедия- сендә Мисбах хаҗи, Ш. Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясендә — хаҗи, A. Н. Островскийның «Гроза» драмасында — Дикой, Ы. В. Гогольнең «Ревизор» комедиясендә — Городничий, Т. Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасында — Шәү- - лихан старшина һәм Ы. Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» драмасында— матрос Әҗем образлары онытылмаслык булып күңелгә кереп калганнар. Зәйни Солтанов иҗатында Мисбах хаҗи гаять дәрәҗәдә хәйләкәр, искиткеч саран, җиңелрәк табигатьле һәм совет хөкүмәтен бөтен җаны- тәие белән дошман күрүче шантажист булып гәүдәләнде. К. Тинчу- рин иҗат иткән Мисбах хаҗи, Зәйни аганың соклангыч уены, йөреш- торышы, кыяфәте аша тулы гәүдәләнде дисәң, аз шикелле, ул образны бик нык үстереп күрсәтә белә иде. Ш. Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясендәге икенче бер хаҗины карыйк. Зәйни аганың хаҗиена хаҗилык, мөселманлык изге булып күренү өчен һәм, шул изгелек ширмасы артына яшеренеп, падай халыкны тагын да ныграк изү, талау,
күбрәк мал туплау өчен, бигрәк тә, үзенең фәхешлеген, мораль череклеген халыктан оста яшерү өчен генә кирәк. Хаҗи образының әиә шул ягын 3. Солтанов аеруча зур осталык белән бирә торган иде.- Күренекле сәхнә остасы тарафыннан хаҗи әфәнде һәм Мисбах хавд образларына капма-каршы буяулар белән иҗат ителгән «Ревизор» комедиясендә тупас Городничий образын күрәбез. Бөтен дөнья сәхнәсендә күп мәртәбәләр уйналган «Ревизор» комедиясендәге пичәмә дистә артистлар тарафыннан тудырылган Городничий образын иҗат итүгә Зәйни Солтанов аеруча бер җаваплылык белән алына. Ул үзенә кадәр уйнаган артистларның иҗади уңышын, бигрәк тә аларның хаталарын өйрәнә. Бик күп очракта комедия өчен генә комедия итеп уйналып киленгән урыннарны, кисәкләрне, аерым күренешләрне җентекләп тикшерә, аңа мәгънәви ачыклык һәм тирән фикерләр кертә. Городничийиың Петербург чиновнигы Хлестаков белән беренче'очрашу картинасын алыйк. Городничий- ның үз сүзе белән әйткәндә: «күрер күзгә кечкенә генә, хәтта тырнак белән сытып ташларлык кына» булып күренгән Хлестаков алдында озын буйлы, шулкадәр таза, олы гәүдәле Зәйни Солтановның Городничие кечкенә Хлестаковтан да кечкенәрәк, хәшәрәтрәк булып күренә. Зәйни Солтанов Городничий образы аша патша дәүләте идарә итү аппаратының череклеген, бозыклыгын, сәләтсезлеген тамашачыга искиткеч оста итеп, кискен сатира белән китереп җиткерә иде. Ул тудырган күп сандагы кире образлар арасындагы Шәүлихан старшина образын искә алмый һич тә мөмкин түгел. Шәүлихан старшина Зәйни Солтанов уенында эшлексез, эшкә сәләтсез, гадел тормыш
85
өчен яраксыз, фәкать ашау һәм эчүгә гепә сәләте җитә алган, хәтта үз өендә семья бердәмлеген урнаштырырга да көче җитмәгән җирәнгеч күсе булып күз алдына килен баса... Артист кире образларны оста тудыру белән бергә уңай образларны да сокланырлык матур итеп иҗат итте. Ы. Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» драмасындагы матрос Әҗем ролен ул аеруча зур бер мәхәббәт белән башкарды. Аны караганда, «Аврора» матросы фәкать шундый булырга тиеш, дип уйлыйсың. Ул нечкә табигатьле, кешеләрне сөю- чән, лирикага бай, халык тапкырлыгы белән коралланган эчкерсез сабый да, яшь сов^т хөкүмәтенә һәм Коммунистлар партиясенә чын күңелдән бирелеп, халык азатлыгы өчен гомерен кызганмаучы олы йөрәкле, арслаидай бәһадир да. Ул тудырган Әҗемне яратмау мөмкин түгел. Зәйни Солтаиов татар театрын тудыру юлында онытылмаслык образлар тудыру белән чикләнмәде, ул иллегә якын сәхнә әсәре дә тәрҗемә итте. Татар тамашачысын бөтендөнья классиклары, рус классиклары һәм рус совет драматургиясенең гүзәл үрнәкләре белән дә таныштырды. Шуның белән ул татар театры сәхнәсенә төрле катлаулы, тормыш, олы сәнгать алып килде, алар- ны татар халкының саф телендә бирде һәм актерлык эшендә дә, әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә үрнәк булырлык хезмәт калдырды. Болардан тыш аны чын дәүләт эшлеклесе һәм хөрмәткә лаеклы педагог итеп тә искә алырга кирәк. Ул, Коммунистлар партиясенең халыкларны агарту, аңбелем бирү һәм зур культура баскычына күтәрү өчен булган эшендә актив катнаша. 1920 елның маенда 3. Солтаиов Заволжский хәрби округының политуправление- се каршында оештырылган театр студиясенә директор итеп чакырыла. Бу чакыруга ул шатланып риза була һәм зур дәрт белән, кулында винтовка, өстеиә шинель кигән кызылармеецлардан совет театры сәхнәсе өчен артистлар хәзерли башлый. Солтаиов директорлык иткән театр студиясеннән (Самарада) ике дистәдән артык югары художестволы сәхнә әсәре тудырган драматург Таҗи Гыйззәт, талантлы артистлардан Минһаҗ Әпсәләмов, ТАССРның атказанган артисты Әсгать Мәҗитов, РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисты Хөсәен Уразиков һ. б. тәрбияләнеп чыгалар.
Хөсәен Уразиков «Мин Зәйни аганың шәкерте булуым белән горурланам» ди һәм аны һәрвакыт зур хөрмәт белән искә ала. 1922 елны Главполитпросвет каршындагы Татарстан культура бүлеге Зәйни Солтановка Казанда татар театры техникумы оештыру кебек зур бурычны йөкли. Самара студиясендә шактый тәҗрибә алган Зәйни Солтаиов һич каршылыксыз бу эшкә алына. Ул оештырган татар театры техникумы 1936 елга кадәр яши һәм аның эченнән бөек рус театрының реалистик сәхнә мәктәбе үрнәкләрендә тәрбияләнгән артистлар җитешеп чыгалар. Аларның күбесе татар театр сәхнәсендә артист, режиссер булып армый-талмый иҗат итәләр. Мәсәлән, РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисткасы Галия Булатова, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ширь- яздан Сарымсаков, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Габдулла Юсупов, ТАССРның халык артисты Нәҗип Гайнуллин, ТАССРның атказанган артистларыннан Хәким Сәлимҗанов, Галимә Ибра- һимова, Рәшидә Җиһаншина, Марзия Миңлебаева, Вера Минкина, Зифа Басыйрова, артистлардан Галия Нигъмәтуллина, Зариф Заки- ровлар халкыбызның яраткан артистлары булып күтәрелделәр. Бер үк вакытта артист та, тех- никухм директоры да булып эшләү, әлбәттә, читен, шуңа күрә Зәйни Солтаиов директорлыктан китәргә була. Ләкин яшь артистларны тәрбияләүдән ул бервакытта да читләшми. Техникумда ул грим дәресен алып бара. Ул яшь буын артистларны физик яктан таза, саф фикерле, советчыл, гумайлы һәм үз профессияләрен кайнар йөрәк белән яратучылар, ягъни Зәйни аганың үз сүзләре белән әйткәндә, «вафалылар»
86
итеп тәрбияләүгә дә зур игътибар итә. Бүгенгедәй хәтеремдә: кыш, урамда салмак кына бөтерелеп ябалак кар ява, ә без бүлмәдә, бу матурлыкны күрмибез, бары үзебезнең, уебызга чумганбыз. Шул вакыт класс ишеген әкрен генә ачып, олы гәүдәсен җиңелчә тоткан, көләч йөзле Зәйни ага килеп керә һәм без йокыдан уянып киткәндәй булабыз. Анын һәр көндәгегә караганда да ачыграк йөзен күреп, гадәттәгедән арттырыбрак булса кирәк, аяк үрә басып, аны тәбрикләвебезгә дә карамастан, Зәйни ага кинәт сагая калды. һәрберебезгә аеруча дикъкать белән карап чыкты да, «ни булды?*— дип сорады. Без аптырашта калдык. Педагогыбызның үткен сизгерлеге безне хәйран итте. Ул үзенең йөгерек уйларын яшерергә теләп булса кирәк, гадәттәгедән дә сабыррак тавыш белән «утырыгыз... сөйләгез... нәрсә булды?» — дип кабатлап сорады. «Әйтерлек зур эш тә түгел үзе болай, безгә менә өч көн инде, иртә дә, кич тә сөт бирми башладылар» дип, балаларча ярым зарлану формасында, кызып-кызып сөйләүче студентны Зәйни ага туктатты. «Ашыкмый гына, сүзләреңне яңадан кабатла, һәркем аңларлык булсын» дип сөйләүчедән сүзен яңадан кабатлатты. «Менә, шулай яхшы да, матур да һәм мәгънәле дә» дип ягымлы елмайды да сүзен дәвам итеп: — «Артист сәхнәдә дә, тормышта да матур итеп, тулы итеп, иң элек мәгънәсе дөрес аңлашылырлык итеп сөйләргә тиеш. Шуңа үзегезне өйрәтегез, бер-берегезне күзәтегез, театр эше тавык кебек бертуктаусыз тибенүне ярата, шушы тынычсызлыкны булдырырга үзегезне мәҗбүр итегез»,—диде. Инде шуның белән кереш сүз бетеп, дәрес башланыр дип уйлап, дежурный грим тартмаларын тарата башлады. Ләкин Зәйни ага аны туктатып: —- «Бүген дәрес гримсыз гына булыр», — дип үзенең төргәге арасыннан шактый калын китап тартып алды да, мөлаем күзләрен сөртә- сөртә, берничә секунд уйлап торды. Аннары үзенең көр тавышы белән басынкы гына итеп: — «Әлбәттә артист үзен көн дә бер-икс стакан сөт эчәргә өйрәтергә тиеш, бу мөһим, иртәгәдән башлап сөт булыр...» диде һәм зур вакарь белән Тукайның түбәндәге шигырен укып китте:
Мөкаддәс ул, бөек ул, гали зат ул; Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул; Вә ул дәрел-голум, дәреләдәптер, Халыкларны төзәтмәккә сәбәптер. — Вә ләкин шарты бар: яхшы төзәлсә, Әгәр һиммәт агачыннан өзелсә, Ул алма, мөддәте тулганда,
пешкәч, Кызаргач һәм матур булгач, җитешкәч.
Шигырьне укып бетергәч, ул тәрәзәдән карлы урамга карап, беркадәр вакыт нәрсә турындадыр уйланып торды. Аннан гадәтенчә салмак кына сузып дәвам итте: — Совет театры артистлары булырга әзерләнүчеләр өчен Габдулла Тукайның театр турында әйткән бу теләкләрен үзеңдә тәрбияләргә, бөек сәхнә галиме К. С. Станиславскийның хезмәтләрен өйрәнергә, больше виклар партиясенең көрәш тарихы үрнәкләрендә үзеңнең рухыңны гу- манлы хисләр, теләкләр белән баетырга кирәк. Коммунистлар партиясе безгә, барыбызга да, бигрәк тә сезгә, яшь буынга бу мөмкинлекләрне бирде... Сезгә зур белемле, сәнгатьнең урынын, дәрәҗәсен, аның рухи югарылыгын, тәрбияви көчен аңлаган, артистларны үзенең җаны кебек яраткан совет тамашачысы килер. Ул, сезне ярату белән бергә, алдыгызга зур таләпләр куяр. Сезнең уңышыгыз белән сөенер, ә уңышсызлыгыгызны күреп көенер, тамашачы белән сезнең арада бернинди дәаерымлыклар булмас. Шуның өчен укырга, бик тырышып укырга, дөньяда иң демократик сәнгать булган рус сәнгатенең матур үрнәкләрен өйрәнергә, рус сәхнә культурасына якынлашырга, аны үзләштерү өстендә утырырга кирәк. Театр йорты сезнең өчен дә, тамашачы өчен дә, изге «храм» ул. Партия үсә, ил үсә, халкыбыз үсә. алар белән бергә без дә үсәргә тиешбез. Шуның өчен уку, фәкать уку булырга тиеш сезнең уегызда. Мөхтәрәм совет тамашачысы алдында, сәхнәгә чыгып имтихан тотанагыгызны бервакытта да онытмагыз...
Бу вакыйга, егерме елдан артык вакыт үтүгә карамастан, күңелдә бик ачык сакланган. Зәйни Солта- нов студентларның сизгер тәрбиячесе, тынгысыз педагог һәм дуслары да иде. Ул яшь буын артистларны бөтен яктай җитешкән, зур белемле итеп тәрбияләүгә зур игътибар итте. Халкыбыз, совет
хөкүмәте һәм Коммунистлар партиясе Зәйни Солта- новның олы хезмәтләренә югары бәя бирделәр. Хөкүмәт аңа ТАССРныц халык артисты, РСФСРның атказан- зан артисты дигән мактаулы исемнәр бирде һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләде.