УРАК ӨСТЕ
(Язучы сызмалары) 1. ЯҢГЫР ҺӘМ «ЯҢГЫР НАСТРОЕНИЕЛӘРЕ» Җир җәйге бизәкләргә чумган: иксез-чиксез алтын диңгезен хәтерләтеп, арыш өлгереп килә; энҗедәй бөртекләргә тулышып, арпа, киндер үсә; яшькелт-сары бодай дулкыннары чайкала; карабодай басулары ап-ак чәчәккә күмелгән, бәрәңгеләр аллыгөлле чәчәк аткан. Гүяки, язгы яшенле яңгырда салават күпере җимерелеп төшкән дә, меңләгән кисәкләргә таралып, күксел тау итәкләренә сибелгән. Офыкта, кояш баешында, алсуланып шәфәкъ яна: җир барлык эссесен әкренәкрен кичке күк йөзенә биреп, эңгер караңгылыгына төренә кебек. Картлар: «Иртәгә көн аяз була!»—дигәннәр иде. Ләкин быелгы июль элекке җәйләрдәгечә итмәде, шундый хикмәтләр күрсәтте — картлар үзләре дә: «Шайтан белсен! Быелгы җәй әллә нишләде. Мондый июльнең гомердә дә булганы юк иде», — дип, җилкәләрен кашып, аптырашта калдылар. Җәйнең матур бизәкләре көтмәгәндә сүнгән төсле булды. Күк йөзен соргылт болытлар каплады. Көз көнеидәгечә, тышта бертуктаусыз вак яңгыр сибәли, кара пар басуында анда-санда сулар җыелган, һәм кәс өстендә, тәпиләре чыланудан курыккан кебек, елтыр кара күзе белән шигәеп карый-карый, боегып кына ялгыз карга басып тора. Шундый көннәрнең берсендә колхоз председательләре, бригадирлар, авыл советы председательләре киңәшмәгә җыелдылар. Докладчы, тәбәнәгрәк буйлы, чәчләре агара башлаган, күзлекле бер кеше — Азнакай МТСы директоры урынбасары Хәмиди, — коңгырт күзләрен тиз-тиз йөртеп: — Уңышны аеры урып-җыю дип аталган яңа, прогрессив ысул башаклы ашлыкларны бик күп мәртәбәләр тизрәк урып-җыярга, бөртек- леләрне әрәм-шәрәм итүне киметергә мөмкинлек бирәчәк,—дип сөйләвендә дәвам итте. — Нидән гыйбарәт соң ул ысул? Ашлык балавызланып өлгереп килгән чорда иген массасы ургыч машиналар белән урыла, аннары, ике- өч көй узгач, аиы җыйгычлы комбайннар белән суктыралар. Без камылны 18—20 см. озынлыгында кистерергә тәкъдим итәбез. Шулай иткәндә, урып салынган ашлык җилдә бик тиз кибә, тулысыңча җыеп алына. Чапаев исемендәге колхоз председателе Рәшнтов, башын борып, артка таба карап алды һәм «Комбайн» колхозы председателе Ибәтовнык җыерылган кашларын күреп, докладчыга сүз ташлады:
67
— Терлекләрне тагын азыксыз калдырасыз! Камылны шул хәтле озын кистерергә ярыймы соң?! Күптән түгел генә өч еллык авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлап кайткан Ибәтов аның сүзен күтәреп чыкты. Партия райкомының беренче секретаре Садыйков чыгып сөйләүчеләрнең сүзләрен игътибар белән тыцлый-тыңлый: «Вак нәрсә хакында бәхәсләшәләр. Бәхәснең асылы башка нәрсәдә. Хикмәт камылның озын калуында түгел, яңа прогрессив нәрсәне ничек хис итүдә»,—дип уйлап кунды. Садыйков күзләрен кыса төште. Күз төпләренә вак кына җыерчыклар чыкты. «Шулай билгеле: Рәшитов белән Ибәтов искечә эшләргә гадәтләнгәннәр, йөрәкләрен май баскан. Әлбәттә, яңача урып-җыюның башта мәшәкате күп». Тавыш биргән чакта секретарь әлеге ике председатель ягына тагын карап алды: «Кул гына күтәрәләр, кул гына. Күңелләреннән риза түгел!»— дип ачынып куйды ул. Озакламый өлкән комбайнчылар һәм тракторчылар өчен өч көнлек семинар уздырдылар. Лафетлар белән урдырып карадылар. Тагын яшенле яңгырлар башланды. Дөбер-шатыр килеп күк күкри; яшен, җиргә чаклы сузылып төшеп, басулар эченә кереп югала. Кайдадыр теге тирәдә бер кәҗәне яшен сугып үтергән, бу тирәдә амбар түбәсенә ут капкан, МТС конторасында лампочкаларны патроннарыннан алып аткан. Ләкин шуңа да карамастан, эшне әйбәт оештырган җирләрдә кешеләр иң яхшы эш үрнәкләре күрсәтәләр. Быел Азнакай ягындагы болыннарда печән куе, биек булып үскән. Күп колхозлар инде печәнне чабып, эскертләп куйганнар. Аны черетмичә саклау өчен колхозчылар тоз белән аралаштырырга тәкъдим иткәннәр. Бу метод бик ышанычлы икән. Нариман исемендәге һәм «Марс» колхозларында 154—175 гектар болын җир чабылган. Кыргый үләннәрне силослауга зур игътибар бирелә. «Кызыл байрак» колхозында үләнне чабып алу белән үк силос базларына салалар. Молотов исемендәге һәм «Ирек» колхозлары ике-өч көн эчендә генә дә утызар тонна силос хәзерләгәннәр. Кызганычка каршы, барлык җирдә дә алай түгел. Мәсәлән, 22 июльгә Азнакай МТСы зонасы буенча печән хәзерләү планы 60 процентка гына үтәлгән, ә силос салу планы бер ярььм проценттан аз гына арткан.
Яңгырлар һаман ява. Авыр, салынкы кара болытларның очы-кырые күренми. Авыл араларындагы юллар тоташ былчыракка әйләнгән, — үтеп йөрерлек түгел. Басуларда беркем юк. Бары тик йомран гына оясыннан чыга да, абайламыйча, яңгыр суына барып төшә. Әйләнә-тирәдә җәй уртасына хас булган күренешләр — эшчән трактор да, кыр вагоны да, учак яккан аксыл төтен дә күренми. Комбайннар йөртүчеләренең өйләре каршында күңелсез генә тора бирәләр. Комбайнчылар нидер төзәтәләр, фермаларга су ташыйлар. Ә басуларда яшькелт-сары, куе арыш, авыр башакларын күтәрә алмыйча, җиргә иелеп төшкән. Инде көзге чәчү сроклары да җитеп килә, ә урып-җыю эшенә, аеры урып-җыюга керешмәгәниәр әле!.. Иртәнге вакыт. Райкомның беренче секретаре чыра белән, бик озаклап, итегенә ябышкан балчыкларны кыра, аннары күккә карап ала. Күк йөзен тоташ соры пәрдә каплаган. Яңгыр һаман ява да ява, — басылырга аз гына да өмет күренми. Садыйков күзләрен кыса төшебрәк
68
карый. Болытлар арасыннан саркып торган тонык нурлар кояшны чыгар төсле күрсәтә. Их, кояш чыкса, нинди шатланыр нде халык, җиң сызганып, урып- җыю эшенә керешерләр нде! Кинәт күбексыман аксыл кырыйлы соргылт болытлар арасыннан зәп- зәңгәр күк чите күренде. Җил чыкты. Болытлар, кузгалышып, көнчыгышка таба агыла башладылар. Яңгыр басылды. Төш вакытында аеры уру башланды. «Кызыл байрак» колхозы комбайнчысы Г. Азилов ун гектар ашлык урдырды. Молотов исемендәге колхоз — биш гектар, һәм хәтта председателе аеры уру йөкләмәсен теләмичә генә кабул иткән колхоз — Чапаев исемендәге колхоз да өч гектар арыш урдырды. Тагын яңгырлар башланды. Тагын бар кеше, көннәр аязганны көтеп, тынып калдылар. — Начар бит. һаман яңгыр ява. Ләкин бездә аннан да яманрак нәрсә бар әле — яңгыр настроениесе!—ди Садыйков. Чыннан да аеры урып-җыюга керешү өчен яңгыр туктап торган вакыттан бишалты гына колхозның файдаланып калуы шуны күрсәтмимени? Яңгыр настроеииесенең нәтиҗәсе! Җитәкче работникларның беришеләре беренче уңышлары белән мактана башладылар. Ләкин моңа бернинди дә нигез юк иде әле. Шуны гына әйтү дә җитә: Кәкре Елга МТСы зонасындагы бер генә колхоз да июль уртасына чаклы аеры урыпҗыю эшенә керешмәгән иде әле. Ун көн элек партия райкомы МТС һәм колхозларның урып-җыю эшенә хәзерлеген тикшерде. Ничек соң? Азнакай МТСы җитәкчеләре дә, Кәкре Елга МТСыныкылар да комбайннарга ремонт эшен төгәлләдек дип хәбәр иткәннәр, ә тикшереп карагач, берничә комбайнда төнлә эшләү өчен электр җиһазлары булмавы. аккумуляторларның төзек түгеллеге, приборлар һ. б. лар булмавы беленде. Дәүләт Азнакай районы колхозларын һәм МТСын иң яхшы техника белән коралландырган. Быелгы урып-җыю эшендә 36 лафет һәм 57 җыйгыч катнаша. Әмма шундый куәтле техника ничек файдаланыла соң? МТС үткәргән бер-ике семинар белән җыйгычсыз урдырып карау гына җитәрме? Җитмәс дип уйлыйбыз, һәрбер комбайнчыга инструктаж бирергә, тәҗрибәләрне уртаклашырга, МТС җитәкчеләренә һәм белгечләренә һәрвакыт басуда, мастерскойда булырга кирәк. Шундый формалар табарга кирәк, берәүдәге яхшы тәҗрибә шундук башкаларга күчсен: урып-җыю эше озакка сузыла торган кампания түгел бит. Шулай булуга да карамастан, райондагы колхозларда 75 ургыч һәм лобогрейканың 10 июльгә егерме дүрте генә ремонтланган. «Таң», «Кызыл байрак», Куйбышев исемендәге һ. б. колхозларда бер генә дә ябык түбәле ындыр табагы юк. Азнакай МТСы җитәкчеләре колхозлардагы хәзерлекнең торышып йомшак беләләр. Мисал китерик. 10 июльдә КПСС райкомы аеры урып- җыю вакытына колхозларның эш планнарын 15 июльгә чаклы төзеп расларга дип карар кабул итте, ләкин хәзер дә әле күп кенә колхозларда андый план юк, МТСларда да юк диярлек. Сушилкаларны ремонтлау эше дә начар бара. Дөрес анысы, нефть промыселларындагы газ факелларының колхозларга файдасы зур. Колхозчылар факел тирәсендәге мәйданга таш җәеп, балчык белән сылый- тар да ашлыкны шунда таратып киптерәләр. Азнакай МТСыпда механизаторлар арасында культура-массовыйэш
69
алып баруга, матбугатка әһәмият биреп җиткермәүләре дә сизелә, МТСта гы степа газетасының соңгы номеры майда ук чыккан. Урып-җыю эше башлана, ә МТСта массаларга тиз җитәкчелек итүдә, уңай тәҗрибәләрне уртаклашу эшендә сыналган чара булган газета молнияләр чыгару турында берәү дә уйламый. Партия райкомының Азнакай МТСы зонасы буенча билгеләнгән секретаре Михаил Алексеевич Козлов, авыл хуҗалыгы эшләрен тирән- тен белә торган кеше: — Бездә агитбригада юк, андый кешеләр юк бездә, урып-җыю вакытына культмассовый эш планы төземәдек,—ди. МТСта сугышчан листовкалар чыгарырга уйлыйлар уйлавын, ләкин хәзергә «селкенгәннәре» юк әле. Ниһаять, шунысы гаҗәп — Азнакай районындагы җитәкче работниклар аеры урып-җыю мәсьәләсен моңарчы хәл ителмәгән яңа бер нәрсә итеп карыйлар. Ләкин аеры урып-җыю ысулы монда былтыргы җәйдән үк кулланылган иде. Димәк, эш башка нәрсәгә кайтып кала: былтыргы тәҗрибә өйрәнелмәгән, уртаклашылма^ан. Шулай булгач, аеры урып-җыюда артка калуга яңгырлар һәм кайбер иптәшләрдәге «яңгыр настроениеләре» генә гаепле түгел, бу хәл массалар арасындагы политик һәм оештыру эшенең түбән дәрәҗәдә булуыннан килә. Азнакай районында бик яхшы колхоз председательләре, бригадирлар, комбайнчылар һәм тракторчылар бар. Барлык колхоз председательләренең яртысына якыны — утыз меңчеләр. Дөрес, мәсәлән, «Октябрь бүләге» колхозында соңгы вакытларга чаклы М. Әхмәдиев дигән берәү эшләгән. Ул көн саен диярлек эчкән, тәнкыйтькә юл куймаган, колхозның хуҗалыгын таркалу хәленә җиткерә язган. Колхоз эшенә кул селтәп, колхозчыларның үз хуҗалыкларын үстерүгә юл куя башлаган. Ләкин шунысы гаҗәп: Әхмәдиевне бик күптән төзәтергә йөриләр икән — үгетләп тә карыйлар, каты шелтә дә бирәләр, ул шелтәне алып, яңадан шелтә бирәләр. Ләкин Әхмәдиев башта ук колхоз җитәкчесе дигән дәрәҗәгә лаек булмый.
Басуларда мул уңыш өлгереп килә. Азнакай ягының колхозчылары, механизаторлары һәм партия оешмалары алдында мактаулы зур бурычлар тора. 28700 гектар башаклы ашлыкның 9600 гектары аеры урып- җыярга планлаштырылгаи. Ул гына да түгел, хәзерге вакытта, яңгырлар явып, ашлыклар сөрлеккәч һәм урып-җыюга керешү срогы һаман соңара килгәч, аеры урып-җыю барлык уңышны җыеп алуда төп ысул булырга тиеш. Бу хәл исә политмассовый эшнең дәрәҗәсен күтәрүне, оешканлыкны көчәйтүне сорый. Басулар җилдә кипшереп килә инде. Күк йөзе аяза бара. Бик күп көннәрдән соң беренче тапкыр кайдадыр һавада тургай сайравы ишетелә башлады. Сәлам аяз көннәр хәбәрчесенә! Күп үтсә тагын берничә сәгать вакыт узар, һәм Азнакай ягының иркен басулары машиналар гөрелтесе, кешеләрнең шау-гөр килгән дәртле тавышлары белән тулыр...
2. КОЯШЛЫ КӨН
Тургай алдамады. Иртән, сап-сары көнбагыш чәчәгенә охшап, кояш чыкты, һәм бөтен тирә-як шатлыклы нурга чумды. Җир өсте, купшы бизәкләрен күрсәтергә теләгәндәй, берьюлы ачылып китте, арыш басулары өстенә тагын алтынсу төс йөгерде, карабодай
70
чәчәкләрендәге чык бөртекләреннән көмешсыман нурлар сирпелә башлады, һәм бал кортлары, безелдәшеп, бал җыярга очтылар. Ерактагы тауларның зәңгәрсу итәкләре, текә калкулыклар ап-ак томанга өртелде. Берничә көнгә сузылган яңгырлардан куркып, әллә канларга поскан кошлар шатлыклы чыр-чу күтәрделәр, һавада карлыгачлар бөтерелә, ялт-йолт килеп, керәшәләр әрле-бирле атына, ә чыпчыклар, әллә туйга җыенганнар, әллә үзләренчә бәйрәм ясыйлар, туктаусыз чыркылдашалар. Ләкин аяз көнгә барыннан бигрәк кешеләр шатландылар. Пртә таңнан ук урамда йөк машинасы гөрелтесе ишетелде — колхозчылар. җырлый-җырлый, көлешә-көлешә, кырга киттеләр. Егетләр башта кызларның йөрәккә тәэсир иткеч моңлы тавышларына гаҗәпләнгәндәй тый бардылар, ә соңыннан үзләренә хас калын тавыш белән җырга кушылдылар. Чыи-чынлап газаплы, эшсез ятарга мәҗбүр иткән яңгырлы көннәр артта калды. Без партиянең Өлкә Комитеты инструкторы Тайбинский һәм Азнакай МТСы зонасы буенча райком секретаре Михаил Алексеевич Козлов белән райондагы иң ерак колхозга — Ворошилов исемендәге авыл хуҗалыгы артеленә барабыз. Халык тарафыннан бик үткен итеп «кәтүк» дип исемләнгән безнең «Газик», сыек камыр эчендәге кашык шикелле, ара- тирә дуенлы чокырларга кереп бата, һәм хәтта утыргыч астына да су үтә. Бу7 сикерүләр кирәгеннән артып та китә: шофер Рәис — кепкасы астыннан бер уч чәче күренеп торган тар җилкәле чандыр гына егет — III класс шоферы хокукын әле яңа гына алган. Михаил Алексеевичка бу темпераментлы егетне еш кына кисәтеп барырга туры килә. Ул аңа әледәи-әле бик гади бер нәрсәне: сулы чокырга машинаны батырып алуга караганда, ул чокырны әйләнеп узу яхшырак икәнлеген тукый. Козловка бу «катлаулы белем»не башкаларга да өйрәтергә туры килде: әле комбайн баганага килеп бәрелгән, әле тракторчы үзенең тракторы белән сазлыкта азапланып ята. Азнакай поселогыннан соң Чатыр тау дигән биек тау башланып китә. — Данлыклы тау бу, — ди Козлов, алгы утыргычтан безгә таба борылып.— Монда кайчандыр Емельян Пугачевның ярдәмчеләрениән берсе куркусыз Салават Юлаевның штабы урнашкан булган. Мәгарә әле дә бар, — ди. Михаил Алексеевичның әйтеп бетермәгән фикерен аңлыйм мин: борынгы героика хәзерге героизм белән килеп кушыла. Шул замандагы, ирекле тормыш турында хыялланган крестьяннарның каннары сеңгән бу таулар, калкулыклар һәм кырларда хәзер гүзәл орлыклар тишелеп чыккан. Алда, без барасы урында, киеренке көрәш, уңышны урып-җыю өчен, халык бәхете өчен көрәш бара, һәм моннан да зуррак, мактаулы- рак бурыч юк. Юлның сул ягында, «Кичү» колхозы кырларында, кызу эш кайный: арыш басуы буйлап лобогрейканың соры канатлары күренеп китә. Тиздән бирегә лафетлы ургычлар киләчәк, һәм игенне урып-җыю башланачак. Ак, кызыл яулыклы хатыннар, кызлар беренче көлтәләрне уралар. Тизрәк барып җитәсе килә. Бу теләк, әлбәттә, Рәиснең безне чокырлар аркылы күп сикертеп, маңгайларыбызга шеш чыгарудан түгел, ә колхозчыларның кызу эш көненә ничек хәзерләнүләрен беләсе килүдән, халыктагы хезмәт дәртен бөтен йөрәгебез белән тоясы килүдән. Ворошилов исемендәге колхоз идарәсендә тып-тын. Таза-таза, озыа буйлы өч егет ниндидер кәгазьләр актаралар. Без, кызыксынып: — Сез кемнәр буласыз?—дип сорадык. — Хисапчылар,—диделәр егетләр, бераз уңайсызланып.
71
— Өчегез дәме? Кырда эшләргә кирәк, хисап чыгарырга берәвегез дә өлгерер. Бу егетләрнең икәве генә хисапчы икән. Өченчесе шофер булып чыкты. Бу өч егетнең өчесен дә кырга чыгарып, кулларына чалгы тоттырсаң, яхшырак булмас идеме икән? Чыжлап торыр иде чалгы аларның таза кулларында. Ә алар бармакларын карага манчып, буялып, яңак сөякләре авыртырлык дәрәҗәдә авызларын ачып, иснәнеп утыралар. Ни генә әйтсәң дә, беренче тәэсир бик шәптән булмады. Без идарәдән чыгып, ике урам үтүгә, кукуруз сабаклары төягән унга якын олау күренде. Тракторга җайлаштырылган силос ваклагыч транспортерыннан силос чокырына туракланган кукуруз сибелә. Яшь кызлар, егетләр, сусыл үләнне транспортерга сәнәк белән өзлексез озатып торалар. Башыннан аягына кадәр ямь-яшел кукуруз үләненә баткан колхоз председателе Нәгыймов та биредә. Аның силос ваклагыч белән, комсомол бригадасының тырышлыгы белән горурлануы күренеп тора. — Урып-җыюга керештегез дәме әллә? — Әйе. Лафетлы ургыч ура инде. Моннан өч километрда,—диде председатель. Без җәяүләп кенә киттек: кырга барышлый машина белән үтәргә читен булган тар гына бер күпер аша чыгарга кирәк иде. Көньяк-көнчыгышта ак читле зәңгәр болытлар төркеме күренде, ләкин алар бик югары иде, яңгырның булуы икеле иде. Председатель болытларга карап алды һәм, борчылып, башын чайкап куйды. Юлның ике ягында да арыш басуы җәелеп киткән. Арыш биредә менә дигән — биек, куе, башаклары авыраеп җиргә иелгәннәр. Бу башаклар: «Әй, абзыйлар, апалар, җыегызчы безне тизрәк, берничә көннән җиргә авабыз бит, алтын бөртекләребез коела бит» дип әйтәләр төсле. Без арыш басуындагы якынлашып килә торган бу куркынычны барыбыз да күз алдыбызга китердек, барган саен гаҗәпләнүебез арта барды: нигә соң колхоз урыпҗыюны шушы иң яхшы басудан башламаган? Без ызаннар буйлап шактый адашып йөрсәк тә ургычны тиз генә таба алмадык. Председатель, әледән-әле туктап, колак салгалап барды: трактор тавышы ишетелмиме? Ләкин тирә-як тып-тын иде. Ниһаять, үзебез дә сизмәстән, лафет тирәсендә кайнашучы берничә кеше янына килеп чыктык. Лафетлы ургыч белән урыла башлаган бу участок бик начар иде, игеннәр тәбәнәк, анда-монда гына бер-ике башак тырпаеп тора — һәр квадрат метрга 40—50 башактан артык булмас. Ә тегендә, без күргән басуда бер квадрат метрда башак 300 дән дә ким түгел иде. Иң начар участокларда гына аеры уруның ни мәгънәсе бар соң? Мондый начар басуларда лафет белән урдырып маташкалаган арада югары уңышлы басулардагы иген җиргә егылыр, һәм ничаклы икмәк җирдә калыр. Колхоз председателе Нәгыймов белән агронохм Назаровның без күргән беренче ялгышы иде бу. Башта алар, югары уңышлы басуда арыш әле чи, өлгереп җитмәгән дип, безгә каршы килеп карасалар да, ахырда үзләренең ялгышларын танырга мәҗбүр булдылар. Лафет янында комбайнчы Кәлимуллин, трактор отряды бригадиры Нәсруллии һәм агроном Назаров утыралар иде. — Ура башламас борын тартып алырга тукталдыгызмыни? — диде Михаил Алексеевич. — Шудыргыч тактаны алып ташладык, ансыз яхшырак, — дип җавап кайтарды комбайнчы Кәлимуллин һәм, кояш күтәрелеп карарга комачаулаганга, кепкасын басыбрак куйды.
72
Райком секретареның йөзе кинәт агарып киткән кебек булды. Ул урып ташланган игенгә күз йөртеп чыкты да ачулы тавыш белән кызу- кызу татарча сөйләргә кереште. Михаил Алексеевич, үзе рус булса да, Азнакай районында унбер ел эшләү дәверендә татарча сөйләшергә яхшы ук өйрәнгән. Колхозчылар һәм механизаторлар аны зур ихтирам белән тыңладылар. Калимуллин белән бригадир урылган арышка пошынып карап алдылар. Шудыргыч такта булмагач, комбайн лафеты арышны башаклары белән буйга түгел, аркылыга тигезле-тигезсез итеп ташлап бара икән. ДҮондый өемнәрне комбайнга махсус җайлаштырылган җыйгыч —подборщик ала алмый икән. Кәлимуллип шудыргыч тактаны иренеп кенә үз урынына урнаштырырга кереште. Ләкин бу эшне ул үзе дә, бригадир да белеп җиткермиләр икән: урганнан калган камыл урыны-урыны белән 38 сантиметрга җитә иде. Кәлимуллип үзсүзлеләнеп бәхәсләшкән арада ’(аның әле дә биредә былтыргы даны яшәп килә, узган ел ул, алдынгы комбайнчы буларак, танылган булган), райком секретаре Козлов тагын ике җитешсезлекне күреп өлгерде: уң як көпчәк сул яктагысыннан тәбәнәгрәк урнаштырылган, һәм хедерның икенче полотносы үз урынында түгел икән — бу ике җитешсезлек урып салына торган арышка тиешле юнәлеш бирмәгәннәр. Колхоз председателе уңайсызлана калды: моңарчы ул Кәлимуллинны гел яклап, мактап кына сөйләгән иде. — Масая башладың. Элеккеге уңышларың белән мактанасың. Ә аннан колхозга зарар гына, — диде ул, мыгырданып. Көпчәкләрне яңадан урнаштырырга кирәк булды, ләкин чүкеч юк иде. Чүкеч алып килгәнче 20 минут вакыт узды. Икенче полотноны кидергәндә, запаста кечкенә каешларның юклыгы беленде. Әле яхшы, агрономда пәке бар икән, киң каешлардан кисеп ялгадылар. Шудыргыч тактага тишек тишәргә кирәк иде, ләкин тишкеч табып булмады. Бригадир тактадагы табаклы калайны очлы тимер, белән тишәргә кереште. Көрәк кирәк булып чыкты, ә аның кирәк булырын берәү дә алдан башына китермәгән. Тракторга ягулык салганда, бүрәнкәнең авызы кубып төшкән икәнлеге беленде. Шулай итеп, кояшлы матур көннең кадерле сәгатьләре бер-бер артлы уза торды. Сүз юк, Михаил Алексеевич Козлов үзенең яңа техника белән таныш булуын яхшы күрсәтте, механизаторларга, аның урынлы күрсәтмәләрен ишетеп, шактый кызарырга туры килде. Бу бик мактаулы сыйфат. Партия работнигы нәкъ шундый булырга, эшнең бөтен детальләрендә үзен күрсәтә алырлык булырга тиеш. Ләкин секретарьның үзендә дә гаеп юкмы икән? Ни өчен механизаторлар үзләре белергә тиешле нәрсәләрне белмиләр? Ни өчен оештыру эше шул хәтле начар куелган һәм нәтиҗәдә урып-җыю машиналарының ремонт сыйфаты түбән? Колхоз председательләренең озак «кымшануы», кайбер колхоз басуларында активлыкның җитәрлек булмавы нидән? Шулай булгач, Азнакай МТСының баш агрономы иптәш Хәмидинең семинарлар, инструктажлар һәм башка шундый эшләр үткәрелү турында коры сөйләнүләрендә ни мәгънә? Шул ук Хәмиди гел яңгыр ява дип сәбәп тапты. Алайса, яңгыр яуган вакытта ни өчен техника начар ремонтланган? Янгыр узды, ә формализмның һәм җавапсыз карашның начар нәтиҗәләре калды. Бу җитешсезлекләрдәи арынганчы ярты көн узып китте... Комбайнчы Кәлимуллип үзенең утыргычында хәзер «әллә кем» булып утыра, лафеттай соң чиста тигез камыл калып бара, вал тигез һәм матур булып өелеп кала.
73
Тракторны комсомолка Индия Азилова йөртә. Тракторчы булып әле ул беренче генә елын эшли, моңа кадәр ике ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Без лафет артыннан калмыйча озак бардык. Урып-җыюда кешеләрнең хезмәте аеруча матур һәм илһамландыргыч поэзия белән тулы! — Барлык техниканы басуга чыгарыгыз. Койма эчендә яткырмагыз аларны, — ди Михаил Алексеевич колхоз председателенә. һөҗүм башланды. Ураклар да, чалгылар да хәзер келәттә күгәреп, ятмаска, басуда эштә булырга тиеш. Ворошилов исемендәге колхозда ике лобогрейка бар, ләкин аларның берсе дә басуга чыкмаган иде әле. Ворошилов исемендәге колхозда урып-җыюның беренче көнендә булган кыенлыкларны, ялгышларны һәм уңышсызлыкларны, кыска гына итеп, сугышчан листокка язасы иде дә, барлык колхозларга таратасы иде. Укысыннар иде, колхозларга һәм дәүләткә күп зыян китерә торган бу ялгышларны бүтән кабатламасыннар иде — дип уйладым мин. Шуның артыннан ук- икенче бер фикер туды: әгәр дә Азнакай районында масса арасында, халык арасындагы политик һәм оештыру эшләре яхшы куелган булса, бу эш бик тиз тормышка ашырылыр иде.
3. АГИТАТОРЛАР БАСУДА КҮРЕНМИ
Еракка-еракка, кичке томан дулкынына төренеп йокымсыраган күксел тауларга таба иксез-чиксез колхоз басулары җәелгән. Күрше басудан трактор гөрләве ишетелә. Тилгән, канатларын җәеп, бер урында торды-торды да, кинәт кыр чыпчыгын күреп, ук кебек түбәнгә атылды... — Колхозыгызда агитаторлар бармы, нигәдер басуда күренмиләр?— дпп сорадык без председательдән. — Юк, ә, барын бар, басуга гына чыкмыйлар, — диде председатель һәм, бераз тынып торганнан соң: — Бездә укытучылар агитатор, — дип әйтеп куйды. Без укытучыларның агитатор булуларына сүз әйтмибез, ләкин алар белән генә канәгатьләнү агитаторның басудагы ролен аңламау булыр иде. Ворошилов исемендәге колхозда, унҗиде партия члены һәм кандидаты була торып, өч кенә агитатор бар. Кешеләр дөрес куелмаган. Мәсәлән, сыер савучылар арасында берсе дә коммунист яки комсомол түгел, агитаторлар да юк, дуңгыз караучы кызлардан берәү генә комсомолга кергән. Җитәкчелек көче, коммунистларга һәм комсомолларга хас янып эшләү сизелми монда. Менә шуңа күрә дә, идарәгә килеп кергәч, шушындый уттай эш өстендә нишләргә белмичә, счетовод урындыгында чалбар туздырып утыручы җык кебек өч егетне күрергә туры килде безгә. Басуда ук агитаторлар турында сөйләшеп алдык. Михаил Алексеевич Козлов счетовод ярдәмчесе Вәлиевне лобогрейкага куярга тәкъдим итте. — Эш белән дә, сүзе белән дә үзен агитацияләсен, — диде ул. Комбайнга агитатор итеп агроном Назаров куелды—бик яхшы агитатор булачак ул, урынның бик җаваплысы туры килде. Комсорг Хәйдә- ров Галләм икенче лобогрейкага билгеләнде. Авыл советы председателе Абдуллин көтүчеләр, терлекчеләр арасында агитация эше алып ба рачак. Колхозның партоешма секретаре ярдәмчесе агитаторларны оештыруда ярдәм иткәнгә, киңәш биргәнгә бик риза булып калды. Ләкин райком һәм партия оешмасы агитаторларга җитәкчелек итмәсә, аларның эшеп тикшереп тормаса, эш алга бармаячак, һичшиксез, шулай
74
Күршедәге «Большевик» колхозында да шул ук хәл: эшкә соң керешкәннәр, лафетлы урдыргыч кырга төш узгач кына чыга, алдан лобогрейка белән юл салмыйча гына ура башлыйлар икән. Вакыт кичке биш. Кояш югары әле. — Лобогрейкаларга чыгарга кушарсың, бәлки? — ди райком секретаре. Колхоз председателе Галиев — киң җилкәле, ягымлы түгәрәк күзле, салмак хәрәкәтле кеше — балаларча гаҗәпләнеп: — Бүгенме? — дип сорый һәм кинәт, Михаил Алексеевичның йомшак тавышында ирония сизеп, урыныннан сикереп тора да, колхоз усадьбасына таба йөгерә. Сәгать алты тулгач, басуда лобогрейка күренде. Икенче лобогрейка төзек түгел — платформасы, тагын ниндидер детальләре юк икән. Бер егет урып салынган ашлык өстенә сузылып яткан да, күңелсез генә, яңа арыш бөртеге чәйни иде. — Син кем буласың, нигә монда сузылып ятасың? — диде аңа Михаил Алексеевич. — Кем булыйм? Икенче комбайнчы. — Ни пычагыма сузылып ятасың монда алай булгач?! Алып кил комбайныңны җыйгычы белән. Тиз бул! Егет урыныннан сикереп торды, йөзе хәтта яктырып китте. Уп минуттан ул үзенең кыр корабын китереп тә җиткерде һәм шундый итеп эшләп күрсәтте, Михаил Алексеевич: «Карагыз!» — дип колхозчыларны чакырды. Райком секретаре җыйгычлы комбайнның шәп машина булуын, аның зур ярдәмче икәнен колхозчылар башта ук күрсеннәр дип уйлый иде. Кызлар, егетләр, салам җыйгычка басып, бункерга менделәр, һәм эре, чиста бөртекләрне учларына алып озаклап карап тордылар. Комбайнчы Хәкимов Гайса: «Сез мине ялкау дип уйлаган идегез, менә күрегез!» — дигәндәй, беркадәр үпкәләгән дә, горурланган да тес белән карап тора иде. Ә лафетлы урдыргычта эшләүче комбайнчы (елның калган өлешендә ул — МТС тимерчесе) Закиров Газиз бер загон үткән саен: — Я ничек, әйбәт кистерәмме? Озын калмыймы? — дип борчылып сорап куя. Әйе, мондый кешеләр белән тау актарырга була!
Чапаев исемендәге колхозда, — без анда кичке җидедә генә барып җиттек, — икенче бер бәла бар икән: караңгы төшәргә ике сәгатьләп вакыт була торып, комбайнчылар өйләренә кайтып киткәннәр. Трактор бригадасы бригадиры Ибәтов — битләре машина маена буялып беткән кечкенә генә бер карт, еларга җитешеп, салмак кына тавыш белән тезеп китте: «Менә... ташладылар да кайтып киттеләр. Нишләтим мин аларны? Комбайнчы Шәмсетдинов Хаммат өч көннән бирле эшкә чыкмый инде. Ник чыкмый торгандыр, — белмим... Прокурор түгел бит мин. Начальствога әйттем, калганы минем эш түгел...» — Комбайнга үзегез утырасыгыз калган. Ашлык көтеп тормый бит. Сузарга ярамый! — дип куйды обком инструкторы Тайбииский, картның еламсыравына түземлеге бетеп. — Кеше комбайнына утырырга ярамый,—дип сүзгә кушылды төр- пәрәк тавышлы кара кеше — бригадир ярдәмчесе. Ул, Ибәтовның күләгәсе кебек аның артыннан кая барса ияреп йөри һәм үзен комиссар кебек тота иде. Бу ярдәмче бригадирының характерында җитешеп бетмәгән якларны тутыручы иде ахрысы.
75
— Ә лафет пигә урдырмый? — Киндере ертылды. Комбайнчы Ваһапов күрше авылга өенә кайтып китте. — Күрсәтегез әле ертылган җирен. Бригадир эзләде, эзләде, таба алмады. Аннан соң ярдәмчесе эзли ■башлады. Ул да тапмады. Инде барыбыз бергәләп карый башладык..'. Тырышуыбыз юкка булды! Шуннан соң райком секретаре машинасын комбайнчыны алып килергә җибәрергә туры килде. Кечкенә генә буйлы, сабыр холыклы, яп-яшь чырайлы Ваһапов: «Эш киндердә түгел, киндер ертылмаган. Шудыргыч такта кранштейнының ике боҗрасы да сынып, карданның шпонкасы төшеп калган»,—дип тезеп аңлатып бирде. — МТС директоры Соловьев һәм аның ярдәмчесе Хәмиди биргән сводкалар, рапортлар буенча комбайннар күптән хәзер бит инде. Урып- җыю башланмас борын ук нинди бәлагә очраганнар соң алар?—дибез без. Ваһапов, дәресен укып килмәгән малай шикелле, башын аска ия. Бригадир да аска караган. Тик ярдәмче генә: «Әй, нәрсә беләсез соң сез!» — дигәнсымаи безгә карап тора. — Нишләргә соң? — Белмим. Тишкеч кирәк. Монда тишкеч юк. Боҗра да юк. Алар моннан унсигез километрда, МТС усадьбасында, — диде Ваһапов. һәрвакыт тыныч, сабыр булган Михаил Алексеевич түзмәде, ачьь нып: — Ничек болай ваемсыз булдыгыз сез, ә? — дип кычкырып әйтеп куйды. — Икмәкне җыеп алырга кирәк ич, аңлыйсызмы шуны? Җыеп алырга кирәк. Боҗраларны табарга яки бүген үк ясарга кирәк, комбайн иртүк эшли башларлык булсын! Бар да тынып калдылар. Тынлыкта моторларның гүләве ишетелде. Михаил Алексеевич тавыш килгән якка карап тора башлады. — Ишетәсезме, әнә? «Кичү» колхозында уралар. Ишетәсезме? Ә сез хатыннарыгыз янына өйгә ашыгасыз. Алар беркая да качмас, ә менә монда икмәк югала. Кинәт Ваһаповның әтисендә (аның әтисе авылда тимерче икән) тишкеч барлыгы исенә килеп төште. — Бар, билгеле, менә дигән тишкеч бар! Боҗраларны да рәтлибез, иптәш Козлов,—диде ул. — Яктыру белән комбайн эшли башлар! — дип кыю гына әйтеп куйды бригадир ярдәмчесе. Ибәтов та, баш кагып: — Шулай. Эшләрбез... — дип куйды. Комбайнчы хедериы лафетка беркетә башлаган иде, ләкин кардан валга керми. — Кемнеке ул? Комбайнчының фамилиясе ничек? Бригадир әйтмәкче булып авызын ачты. Әйтеп җибәр әле дигәнсы- ман ярдәмчесенә карады, ләкин анысы да ярдәмгә килмәде. Икесе дә шул уңмаган комбайнчының фамилиясен онытканнар иде.
Кояш Чатыр тау артына иңү белән, өлгер алмашчы кебек, күкнең икенче кырыенда төнге вахтага чыгып килүче түгәрәк ай күренде. Рәис машинаны безгә таныш булган чокырлы-чакырлы юлдан бар көченә куа. Без, тешләребезне кысып, бу яңа газапка да түзәбез һәм үз алдыбызга уйланып барабыз... Аеры уруның беренче көнендә кыенлыклар һәм уңышсызлыклар күп булды. Ләкин үтелгән авырлыклар, ялгышлар — кыйммәтле тәҗрибә
генә ул, алар осләи оашка колхозчыларны да, барлык механизаторларны да таныштырырга кирәк. Азнакайда урып-җыю оешмаган төстә, бик акрын бара. Ә вакыт күп калмаган бит инде. Шушы бер-ике көндә бодайга төшәргә кирәк булачак. Урып-җыю бу темп белән барса, арыш коела башлаячак, һәм югалту зур булачак. ДАоңа юл куярга ярамый! Азнакайда лафетлы ургычлар һәм комбайннар белән төнлә дә эшләргә кирәклеге турында сөйләүчеләрнең исәбе-хисабы юк, ә менә урып- җыюның беренче көннәреннән үк аларны тәүлек буе эшләтүгә килгәндә берсе дә кыймылдап карамаган. Болан булгач, электр җиһазлары хәзерләү нигә кнрәк булган, райком бу турыда ни өчен аерым карар чыгарган?
Азнакай
Көндез, кояш кыздырып торганда, кырда чалгы яки урак, тоткан бер генә кеше дә очрамады. Ялкаулыкка чыгып беткәннәрме алар колхозда, әллә председатель игътибар итмиме аларга? Урып-җыюда, әлбәттә, төп рольне машина уйный, ләкин борынгы крестьян коралларын да читкә ташларга ярамый. Ашлыкны вакытында җыеп алу өчен барысыннан да файдаланырга кирәк.
Күп көч куеп, тырыш хезмәт җитәрлек. XX съездның тарихи
үрнәкләре күрсәтүче карарларына, көнкүрешен яхшырту турында кайгыртуларына хөкүмәтебезнең колхозчыларыбыз халыкның кешеләр хезмәттәге уңышлар белән җавап бирергә омтылалар. Тик бу омтылышны дөрес файдалана белергә генә кирәк. Азнакай поселогы кич белән дә яп-якты. Колхоз кызлары, егетләре аруны белмиләр. Алар, төркем-төркем булып, авыл урамына чыгалар көр тавыш белән кичке авылны шаулатып җырлыйлар.
Июль —август