Логотип Казан Утлары
Публицистика

«СӘЙЯР» ТРУППАСЫНДА 



(Артист Г. Кириев турында кайбер истәлекләр)
 Күз алдына китерегез: гади бер эч катлы торак йортының икенче каты клубның тамаша залы итеп җайлаштырылган. Аида йөзгә якын урын. Сәхнәдән кул сузымы ераклыкта гына тамашачы утыра. Алдагы сафта утырган тамашачының борын төбендә суфлер будкасы, колак төбендә суфлёр тавышы. Бу —революциягә кадәрге Казанның «Шәрык» клубы. (Хәзерге Татарстан урамында Кабан күленә каршы рәттәге йортларның берсендә.) Татар яшьләренең бердәнбер культура үзәге. Клубта була торган спектакль, концерт, сезонына ике-өч лекция, танцы кичәләренең һәммәсе шушы залда үтә. Заһидуллин җитәкчелегендә оешкан беренче татар кыллы оркестры да шушы залның бер почмагына урнашкан. Клубка килүчеләр оркестрның уенын зур кызыксыну белән тыңлый. Тамаша залында иң алда, рамп эргәсенә куелган урында, кайчакны Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал утыралар. Бусы инде хөрмәтле кунаклар өчен атап куелган урыннар. Шулай, кысынкы булса да, юрганыңа карап, аяк сузасың инде. Г. Тукай культура тарихыбызда булып үткән бу хәрәкәтне дә билгеләп үтми калмаган: «...Яшьләр чыкты. Алар онытылган яки һичкем тарафыннан әһәмият бирелми башлаган милли моңнарыбызны терелдерделәр. Әү- вәлдә итальянский гармоньнан башка уен коралы күрмәгән татарларга әллә нинди оркестрлар җыеп, әллә нинди чүмеч төсле мандолиналардан милли көйләр уйный башладылар. Казандагы «Шәрык» клубына бу хезмәте өчен милләт исеменнән рәхмәт укымаска мөмкин түгелдер» ди («Халык әдәбияты» китабы). Башында Г. Кариев торган «Сәйяр» драма труппасының иҗат студиясе шушы булды. «Сәйяр» труппасы кышкы сезонда шушында эшли. Атнага ике-өч спектакль куя. Кышкы сезон ябылгач (апрель азагында), тагын Россиянең төрле шәһәрләре буйлап йөрергә китә. Елиыңелында шулай кабатлана. Кыш буе эшләгән артистларга ял бирү, ял вакыты өчен акча түләү тәртибе юк. Гастрольгә чыгу мәсьәләсе Казаннан кузгалып китәрлек, маршрутта билгеләнгән берничә пунктка барып җитәрлек «юллык акча» эшләп алуга- бәйле. Шуңа күрә «Сәйяр» гастрольгә чыгу алдыннан үзлегеннән бер-ике «саубуллашу» спектакле бирергә тиеш була. Гастрольгә чыгу алды спектакле күбесенчә «Новый клуб» (хәзерге Татар академия театры) бинасында үтә торган иде. «Шәрык»иың тар обстановкасы, бөркү һавасында кышлаган артистлар өчен «Новый клуб» сәхнәсендә уйнау, ничектер, киң далага, саф һавага чыккайдай тәэсир итә. Г. Кариев һәм аның иптәшләре— Волжская, Кулалай. Болгарскийлар, Сакайлар, К. Шамил, Мангушев, Камал I, Тинчурнн, Ильская әнә
78 
 
 
шул шартларда татар театрының нигез ташын сала килделәр. Г. Карцев үзенең бөтен тормышын татар театрына багышлаганнардан берсе булды. Театр сәнгатенә «вакытлы гына тамак туйдыра торган кәсеп» дип түгел, сәхнәгә «изге трибуна» дип карады. Татар театры аның әчеп яшәми, бәлки ул үзе театр өчен яшәде. Шуңа күрә ул театрны үзенең шәхси интересларыннан өстен куйды да. Г. Кариев сәхнә этикасын, дисциплинасын саклауда күпләргә үрнәк булырлык артистлардан берсе иде. һәм ул иптәшләреннән дә шуны таләп итте. «Сәйяр»да эшләгән чорымда (1913—14 еллар) аның репетициягә кичегеп килүен хәтерләмим. Сәбәпсез килми Калмавын әйткән дә юк. Репетиция барган чакта ул сәхнәдән китми, чит сүз белән мавыкмый. Үз роле өстендә генә түгел, башкаларның уенын көчәйтү өстендә дә янып эшли. Игътибарсыз, җансыз, салкын карашны яратмый. Үзенә тапшырылган роль өстендә эшләмичә хәзерлексез килгән артист белән килешми. Үзе башкара торган рольнең текстын ятлау өсте- нә, партнерның текстын да үзләштерә. Бу инде аның хәтергә бай булуыннан да килгәндер. Үз роленең күп өлешен суфлер ярдәменнән башка алып бара. Мондый бер эпизод хәтердә калган: «Шәрык» сәхнәсендә «Беренче театр» комедиясе бара. Хәмзә бай ролендә Кариев. Суфлерлык минем истән чыккан, залдагы настроеииегә кушылып мин дә Кариевиың уепып карап (әйтерсең, беренче тапкыр!) рәхәтләнеп көлеп утырам, имеш! Үз роленең текстын белмәү, ике авыз сүзне ятлый алмау белән үзен таныткан артисткалардан М. Им-ская даимәи уйнап килгән асрау кыз Биби ролендә гадәтенчә төртелә, вакытында реплика бирми икән. Бу минем хәтердән чыккай! Моны күреп торган Кариев, уен барышында суфлёр будкасы яныннан үткәндә, минем борын шәрифкә типмәсенме! Ярый эләкмәде. Минем «хиссияте суфлёриям» хурланган булса кирәк, будканы ташлап чыгып ук киттем. Кариев шулай да пьесаның калган өлешен суфлерсыз башкарып чыкты. Әлеге артистканы да өстерәп барды. Тамашачы аны-моны сизмәде. Кыскасы, Г. Кариев репетициягә буш кул белән килми иде. Образны иҗат итү өстендә нык һәм өзлексез эшли. Образны иҗат иткәндә автор биргән материал белән генә чикләнми, өстәмә 
материаллардан файдалана, ягъни, иҗат итәргә булган образның җанлы үрнәген тормыштан табып, аның характерлы якларын эләктереп ала. Автор биргәз материалга үзеннән өлеш кертеп, аны баета. Казанның кара груһчы «җәмәгать хадиме» Әхмәтҗан һәм Мөхәммәтҗан Сәйдәшләрне, китапчы-миллио- нер Шәрифҗан Кәримевне һәм башкаларның характерлы якларын күзәтүе, өйрәнүе факт. Г. Камалның «Шәһәр серләре» комедиясен сәхнәгә куйганда үзе башкара торган «шкафчы» (хәзергечә әйтсәк, ларекчы) ролен үтәү өчен Печән базарында каптырма сату вывескасы астында әфиун сату, бер-берсе белән дошманлашкан кешеләрнең берсенә ялланып, икенчесе турында шәһәргә булган-булмаган гайбәт тарату, яучылык итү белән көн кичерүче Мө- хәммәтҗан Хафизны өлге итеп өйрәнде. J5y, үзе пьесада кечкенә роль булса да, Карпов аиы оста уены белән пьесаның үзәк роле рәтенә бастырды. «Кечкенә рольләр юк, кечкенә артистлар бар», дигән афористик сүзне ул чагында Кариев белгәнме, юкмы, әйтә алмыйм, ләкин биредә бу сүз урынлы килә. «Беренче театр»да Хәмзә бай, «Шәһәр серләре»ндә шкафчы, «Казанга сәяхәт»тә Гата бай, Ф. Әмирханның «Хәзрәт үгетләргә килде» скетчында хәзрәт, «Тигезсезләргә Сафый бай, «Бәхетсез егет»тә Казан баен, гомумән, ул чагындагы оригиналь репертуарның һәрберсендә очрый торган иске байлар ролен башкарганда, аларның тышкы сыйфатларыннан гына көлү түгел, эчке кичерешләрен, алар тормышының ширма артын сатира калыбында ача белде һәм андыйларга карата тамашачыда җирәнү тойгысы тудыра алды. 
79 
 
 
Алыйк шул ук «Беренче театр»- -]дагы Хәмзә бай ролен. Кариев бу рольне башкарганда аны комедия кысасыннан трагикомедия югары- ■ лыгына күтәрә. Бу бай, театр куй- . дырмас өчен, көнозын чаба, яшьләреме «бозыклык»таи саклап калу өчен тырышып йөри. Хәлдәй таеп өенә -капта. Кайтса, я ходай! Үзенең улы 'белән килене, кызы белән кияве дә театрга киткән була. Менә шул мо- ментта инде Кариев бу рольне «Ревизордагы Городиичийиы хәтерләтерлек итеп күрсәтә. Чын ревизор : килгәнен ишеткән Городничий да, үз балалары театрга киткәнен белгән :Хәмзә бай да телдән кала, баскан урынында ката, рухи яктан югала. Көлке дә, кызганыч та! Кариевтә үзенә хас талант бар иде. Ләкин ул бу талантны гаять тырыш хезмәт, чыдамлы күнегүләр : ясау, үз өстендә һәм роле өстендә бирелеп эшләү аркасында яулап алды. Була шундый чаклар, сәхнә тамашачының игътибарын кулдан ычкындыра. Тамашачылар рәтендә «пыш-пыш» артканнан арта. Чөнки рхнәдә чын тормышны күз алдына китереп бастырырлык уен, роль эчендә яшәүче артист калмаган. Кемдер йөри, сөйләнә, нидер әйтмәкче була, тик ул тамашачыга барып җитми. Роленә керә алмаган артист сәхнәдә ялгыз калдымы, шулай була. Әйтергә кирәк, Кариев сәхнәгә чыгу белән тамашачылар арасында тынлык урнаша, сәхнәгә игътибар көчәя. Чөнки аның белән бергә сәхнәгә чын иҗат керә. Бу инде артистның тамашачыга көчле йогынты ясауга ия булуын күрсәтә. Кариев сәхнәдә үзен оныта, партнерлардан берсе үзенең начар уены, репликаны вакытында бирмәве белән уенның барышына кимчелек китергән чакларда ул сәхнәдән бетеп, ярты үлеп чыга. Аның сәхнәгә керүе дә дикъкатькә лаек. Сәхнәгә чыгу алдыннан ук үзенең Кариевлеген сәхнә артында ,ук калдырып кереп китә. Югарыда сөйләнгән сыйфатлар татар сәхнәсенең күренекле артисты Г. Карпевнсң сәхнә эшенә чиксез бирелгән булуын ачык күрсәтәләр һәм аның зур иҗатчы булуын раслыйлар. Кариев актер-реалист иде. Менә шуңа күрә дә ул татар сәхнәсенең олы артистлары тезмәсендә күренекле урын алып тора. Кариев бик оста пародияче һәм импровизаторлык талантына ия иде. Кайчакны очраклы рәвештә кайда булса да яшьләр җыела. Кариевтән «Казан 
мөселман җәмгыяте хәйриясе» (байлар, муллалар оешмасы) утырышын имитацияләп күрсәтүен үтенәләр. Моны Тукай сорый, Г. Камал да кул чаба. Иҗат итәргә иастроениесе булганда Кариев ялындырмый. Менә Кариев—Мөхәммәтҗан Сәйдәш. Торышы, йөреше, тавышы, хәрәкәте белән Сәйдәшнең нәкъ үзен күз алдына бастыра. Олыларга баш бирмәгән «кызыл авыз» яшьләрне тетмәсен тётеп речь тота. Кариев—Галимҗан мулла Бару- ди. «Идъгам мәгальгоннэ» (борын тавышы) белән сөйли. Адәм түгел, җен дә төшенмәслек чуар тел. Үгет, нәсихәт укый. Нәрсә әйтергә теләгәнен үзе дә аңламый, башкалар да төшенми. (Баруди чыгара торган «Эддине-вэл-әдәп» журналы теленнән көлә.) Кариев — Казан татар байларының ходатае һәм антлы дәгъвә вәкиле Сәетгәрәй мирза Алкин: — Биз мусульманнарга ден и шариат кирәк. Бизгә рабочий и крестьян вопросы не важно! — ди бу җир хуҗасы-алпавыт. Ка р иев әф иу и чы Мөхәм мәтҗа н Хафизны күз алдына китереп бастыра. Ут чәчә. Бусы улларын, кызларын рус мәктәбендә укыткан байларга^ муллаларга бәйләнә. Диппе иң элек сез үзегез бозасыз, — ди. Кариев — китапчы һәм каптырмачы миллионер Шәрпфҗан Кәримов, бусы губернатор алдына бара: — Я, хуш, хәзрәти губернатор, моя гәзит «Кояш» хуш, который статья ни харуш? Кариевнең чыгышында бу «милләт аталары» тавышлы кинодагыча аллыартлы күздән кичәләр. Пантомима тамашачының өзлексез көлүе астында дәвам итә. Бу әйбер Ка- 
80 
 
 
риевнсң чиктән тыш нечкә күзәтүче тинныц иң характерлы ягын эләктереп алырга осталыгын, пмптация- 6v\ күрсәтә* Кариев үзенең мДп паР°дия’сатирасын сәхнәгә чьпармаса да, урыны һәм җае туры килгәндә куллана иде. '1 I ади бер дини мәдрәсәдә (Урапь- скадә Мотыйгулла мулла Төхфәтул- үасһ1Д1Ә^РӘСӘСеидә) укыган коръән хас] Ио (коръәнне яттан белүче) дәрәҗәсенә җиткән Габдулла карынның мәдрәсәне ташлап ЧЫГУЫ ҺӘМ ш\л көннән алып дини чолганыш селен оәиләнешен бөтенләйгә өзгән кеше булып әверелүе дикъкатькә лаек оер хәл түгелме? Мәдрәсә дөньясындагы Габдулла карый сә? нә дөньясында Габдулла Карцев булып китә. Туган исеме һәм фамилиясе аның Миңлебай Хәйруллин 
\оенең дини үткәнен сөйләргә түгел, икенче берәүнең хәтергә ал\ын да яратмады. Байлар, муллалар белән аралашмады, ахыр Г0- меренәчә атеистик карашта торды. Г. Кариев, мәдрәсәне ташлап чыккач. Казанга килә. Аннаң элек Ка- занга күчкән Г. Тукай белән Г Карцев арасында хат алышу барганлыгы оилгеле. Кариевне мәдрәсәдән ^өирәп чыгаруда Г. Тукайның тәэсире оулган булса кирәк. Кариев Казанга килүе белән заманының алдынгылары, татар демократик интеллигенциясе Г. Тукай, Г. Камал, А. Ямаш, Ф. Әмирхан, Г. Коләхме- тов средасына якын торган булганга, иске мәдрәсә фанатизмы белән уртагы булмаган культураны, ул вакыттагыча әйтсәк, Европа культурасын үзләштерү юлына аяк баса. •Ул чорның әдәбият һәм матбугат дөньясындагы кешеләр, фикерләр, агымнар белән таныш булып бара алды. ^Гастрольгә чыкканда кайда гына барса да заманының алдынгы яшыюре белән танышты, аралашты. Кариев, ул чагында укыла торган гарәп теленең сарыф-нәхүен белгән кебек, татар теленең дә язу, сөйләү кагыйдәләре белән таныш иде. Сәхнә теленең надан, шапшак булуын яратмады. Телнең чуар чагы, пьесаларда гарәп, фарсы, госманлы сүзләре күп очрый иде. Кайсы артист- пың булса да шундый сүзләрне әйтүенә юл куймаска тырышты, шуна күрә репетициядә кайберәүләрнел телен «төйгечләү» кирәк була иде. Уйнала торган пьесаның текстын үзгәртү, кыскарту, яки арттыру авторга карата җинаять булса да, язучылык^ 
квалификациясе түбән булган кайбер авторларның әсәрләренә, тәрҗемәләренә карата бу «җина- я.ть? кулланыла иде ул чагында. Кайбер пьесаның теленә, стиленә ремонт кертмәскә мөмкин булмаган чаклар була. Мәсәлән, тәрҗемә комедияләрнең берсендә (исеме ачык хәтеремдә калмаган) хатыныннан көнләшеп һәм шикләнеп кайтып кергән ире: «Кайда синең ата казың!> дип хатыныннан ата каз таптыра. Билгеле, татарда андый сүз юк, «кайда сөяркәң» дияргә мөмкин. Ильяс Кудашев тәрҗемәсе «Галимнәр Һәм наданнар» пьесасында: «Яз шундый бер прошеииедер, кем, кайсының белән мөмкин булсын җибәрергә йөз кешене Себергә!» дигән тәрҗемә үзе ни тора! Шуңа күрә куелырга билгеләнгән пьесаларның тексты өстендә дә артистларга шактый күп эшләргә туры килә иде. Кариев бервакытта да үзен коллективтан тыш, үзен генә өстен куюга күз атмады. Үзенең талантын үзе өчен генә табыш алуга юнәлдермәде. Үзен рекламиау, үзенә-үзе бәя кую кебек килешмәгән эштән ерак торды. Мәсьәләнең бу ягын тамашачылар карамагына калдыра иде. Ул елларда татар сәхнә дөньясында үзенә-узе гашыйк кешеләр булмады түгел, булды. Бу ажиотаж Мәкәрҗә ярминкәсендә аеруча ачык булып күзгә чалына иде. Татар дөньясында танылган һәм танылмаган барлык артист, җырчы, гар- моньчы ярминкәгә килми калмый. Яңгыравыклы афишалар күренә. «Татарский Шаляпин», «Татарский Невский» дигән адәм көлдергеч афишалар да чыкмады түгел. Кариев әнә шундый ялтыравыклардан ерак торды. «Сәйяр»ныа мадди ягы, шулай ук үзенең дә, бик кысынкы хәлгә калган чакта да, сәх- I нә эшенә капмакаршы торган юл- i лар белән акча табу чарасына кер- j

 
 
мәде. 1908 елларда булса кирәк, Мәкәрҗәдә сбор начар була. Ярминкәдән чыгып китәрлек акча булмагач, Кариев «Восточная лира» граммафон обществосы студиясендә пластинкага көлке бер хикәя сөйли. Беркадәр акча эшләп, ярминкәдән чыгып китәләр. Соң елларда кем дә булса шул пластинканы казып чыгарып уйнатса, Кариев кәефсезләнә, тыңламыйча чыгып китә. Ул турыда сүз кузгатканны яратмый иде. Үзенең бу эшенә ирексездән эшләнгән халтура дип карады. Ул чагында артистларга күбесенчә «кәмитче», «шамакай» дип кенә, гомумән ышанычсыз кешеләр итеп карыйлар. Мондый карашның бәласен гастрольдә чакта нык татырга туры килә иде. Татар артистының тормышы, аңа булган караш Г. Ка- риевнең «Артист» дигән комедиясендә чагылдырылган. Коллективның гастроль сәфәре Волгадан, пароходтан башланып китә. Пароходның өченче классында үзебезне суда йөзгән балык кебек иркен хис итә идек. Билет кесәдә. Безнең таләп әллә ни зурдан түгел: ашарга коры-сары булса да, кайнар су бесплатный, берәү дә бер тиен акча түләтми. Укыйсың да чәй эчәсең, яки шуның киресен, чәй эчә-эчә укыйсың! Юл газабы барган шәһәрдән башлана. Теге — бу шәһәргә баргач, комфортабель мосафирханә эзләмибез. Беренчедән кесә кушмый, икенчедән — кире борып җибәрәләр. Ягъни, буш номер юк. Беләбез инде, тәҗрибә бар. Безгә «Дом для приезжих» дигән түбән рангтагы да ярый. Артистлар икәнебезне сорамыйча ук беләләр. Шуңа күрә: — Рәхим итегез!— дип каршылаучы юк. Хуҗасы да, керпе йоткандай, йөзен чытып каршылый. Борып җибәрер иде, номерлары буш тора, керегез дияр иде, түләмәсләр дип шикләнә. Шулай да: — Бу халык, тиешлесенең яртысын гына түләсә дә, миңа файда ич! — дигән үз «арифметикасы»ннан чыгып эш итә. Урнашабыз. Беренче тәүлек (кандаласы да булмаса) тыныч үтә. I A .с. Ә.“ № 9. Тәүлек тулу белән хуҗа торган өчен акча түләтү хәстәрен күрә башлый. — Түләмәсәгез, жалу белән участокка барам, — ди. Анысы безне куркытмый. Беренче эш спектакль куяр өчен полиция идарәсеннән рөхсәт алу инде. Полиция идарәсенә китәбез. Дежур «җаитимер» каршылый һәм безнең турыда: — Ваше бл^ородие, тут, какие- то ахтеры пришли, — ди. 
— A-а... актеры, народ известный. Пусть ждут, будет доложено. Кайбер шәһәрдә җирле начальство Казан цензурасы биргән рөхсәт визасын танымый. Куелачак пьесаны шундагы цензор аша үткәрегез, ди. Шундагы цензор кем соң ул? Шул шәһәрнең гаскәри ахуны яки гарнизон мулласы була. Ул мулла гарнизондагы «мосельман» солдатлар төрмәсендәге «мосельман» тоткыннар арасында үлем-җетем булса, шуларны җирли, күмә. «Падишаһ әгъзам хәзрәтләренә гадел хезмәт» турында яшь солдатларны ант иттерә. Үлем җәзасына хөкем ителгәннәр янына төрмәгә барып, аларны «тәүбә вә истигъфар» итәргә өнди. Окружной судка чакырылган шаһитларны суд алдыннан ямингә тота. Кыскасы, ул бәндә әнә шундый «күңелле» эшләрне башкара. Пьесаны күтәреп әнә шул «ышанычлы» кеше алдына барасың. Әгәр ул: — Пратиф закун ничава нит, — дип язып бирсә, спектакль була. Болай да була: — Кайдан килсәгез, шунда китегез! — дип тә чыгаралар. Безгә кире якка түгел, алга барырга кирәк. Чөнки шундагы фанатик байлар, муллалар без барганчы ук начальство алдына: — Ваше благородие, Ван Ваныч, пажалысты татарский театр нинадо, шариат нивилит, — дигән үтенеч белән кергән булалар. Шуны әйтергә кирәк, аны-моны күргән, булган артист мондый чакларда аптырамый, куркып һәм каушап та калмый. Эш мондый әйләнеш ала икән, артистның да кулында үзенә күрә козыре бар. 81 

 
 
 
_  Без унбиш кеше. Кая безгә ашарга, эчәргә бирегез. Биредән кузгалып китәргә бездә акча юк. Бара торган фәлән шәһәргә чаклы безне этап белән озатыгыз. Без сезгә газета аша рәхмәт белдерербез, — ди. Җантимер, ничаклы усал булмасын, мондый скандалдан курка ул. Шәһәрендәге чүпне тышка чыгарырга яратмый. «Ул-бу булмагае иде» ди. Шуннан: — Чорт с ними. Тизрәк куйсыннар да, китсеннәр!—дип «ак юл» теләп кала. Рөхсәт алынды, афиша чыкты, Моның белән эш бетмәде әле. Билет сатар өчен казначействодан марка алырга кирәк, һәрбер сатылган билетка, сумына күпмедер процент исәбеннән чыгып, марка ябыштырыла. Марка алырга тагын акча чси- рәк. Ахыр чиктә, театр бинасы хуҗасы белән дә эшне җайлыйсың, спектакль була. Күп вакыт аренда акчасын алдан кертми торып сәхнә пәрдәсен ачтырмыйлар. Әнә 
шундый «күңелле минутлар»иы баштан кичергәннән соң сәхнәдә «иҗат» эшенә керешә мескен артист! Шундый катлаулы тоткарлыклар нәтиҗәсендә «Сәйяр»ның материаль хәле һәрвакыт авыр шартларда кичте. Тизрәк куясы да, китәсе урында, атналарча вакыт бушка узып китә. Иртәсен-кичен коры-сары белән туклану, төшкесен дә чәй белән генә үткәрү шактый еш кабатлана торган «меню» булып килде. Әиә шундый авыр чакларда Ка- риевиең үз язмышына карата зар- лы-моцлы сүз, үз профессиясеннән ризасызлык белдерүен ишетмәдем. Аның оптимистлыгы калганнарга да тәэсир итми калмый иде. Хәер, Островскийиың «Лес» пьесасындагы артист Несчастливцев әйтмешли: «Безнең дә кайгыбыз булды, әмма шатлыгыбыз, башкалар белми торган шатлыгыбыз да булды безнең».