Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮСҮ ЮЛЫНДА


 «Үсү юлы»ның унынчы китабы драматург Сәет Кальметовның «Соңгы очрашу» драмасы белән башланып китә. С. Кальметов үзенең бер пәрдәле һәм зур күләмле әсәрләре белән тамашачыларга шактый таныш. Аның беренче әсәре — «Безнең кияү» комедиясе колхоз-совхоз ^.’еатрлары сәхнәсенә менгәннән бир- ?ле тугыз ел узды. Шул вакыт эчендә ул тагын берничә әсәр бирде, Татар Дәүләт Академия театрында «Тын алай шаулый» пьесасы уңышлы гына куелып ,килде, «йолдызлар балкыйлар» комедиясе колхоз- совхоз театрлары тарафыннан күп мәртәбәләр уйналды. Ниһаять, иҗа- дн эзләнүләр, кыенлыклар белән тулы тынлыктан соң С. Кальметов «Соңгы очрашу» әсәрен язды. Язучы зур мәхәббәт, гади кешенең бөеклеге, бәхет турында сүз алып барып, олы йөрәкле хирург Таранский, алдынгы сыер савучы Рәшидә шикелле күркәм кешеләр образын да, семья бозып, каберләренә алып китәргә теләгәндәй мал ^кыючы буфетчица Фирүзәне дә, сукыр мәхәббәт корбаны булган шофер Мохтарны да үзләренә хас буяулар ярдәмендә күз алдына бастыра. Диалоглар персонажларның хәзерге хәлләрен генә түгел, узган юлларын да, киләчәккә омтылышларын да ачарлык итеп оста төзелгән. Таранский биографиясен ачу өчен, мәсәлән, драматург эчпошыр- гыч монологлар сөйләтми. Больницаның хуҗалык мөдире белән булган кечкенә генә сөйләшүдән Таран- скийның нинди семьядан чыкканлыгы тулысы белән аңлашыла: «Лот фи. Имән агачын ярата төшәсезме әллә? Таранский. Бу. имәнне минем атам утырткан. Л о т ф и. Ул да доктор булганмы? Таранский. Фельдшер. Л о т ф и. Сезгә тиңләрлек хирург булмаган икән шул. Таранский. Тиңләрлек. Миңа ярар өчен әйтәсезме? Л от ф и. Нәселебездә начальствога тәлинкә тотучы юк. Таранский. Минем атам бу шәһәргә сөргенгә җибәрелгән. Патша өчен куркынычлы кеше булган... Әнине исә, политик ышанычсыз дип, эштән куалар. Купецларга кер юып йөрде. Атам Колымада утыз өч яшендә туберкулездан үлә». Актуаль проблемалар күтәрү, кызыклы характерлар иҗат итү белән беррәттән, С. Кальметов әсәрләрендә, шул җөмләдән «Соңгы очрашу» драмасында да, композицион төзеклек һәм сюжетның мавыктыру көче җитеп бетми. Вакытвакыт автор үзенең әйтергә теләгән фикерен чамадан тыш очраклы хәлләр белән генә расларга тырыша. Бу драмада Рәшидә улының язмышы ахыры- иача ышандырмый. Тискәре персонаж Фирүзәнең дә Рәшидәне бик тиз көзгегә тиңләве, — «аңа карап, йөрәгенең шадрасын күрүе» белән килешәсе килми. Рухи гарипләр тиз генә туры юлга чыкмыйлар, хәтта, һәркемгә мәгълүм булганча, кабер генә төзәтә торган бөкреләр дә була. Альманахта яшь авторлардан сигез иптәшнең шигырьләре урнаштырылган. Алар арасында фикер байлыгы, уңышлы поэтик детальләре һәм тематик яңалыклары белән аерылып торганнары итеп X. Кама- ловның «Кичү», В. Рәхимовның «Сукмак» һәм «Безнең сүз», Г. Афзалның «Беренче очрашу» дигән шигырьләрен күрсәтәсе килә. М. Сө- ләймановның «Яңгыр», 3. Абдул- линның «Вахтада» шигырьләре исә бернинди яңалык белән дә аерылмыйлар. А. Салахетдинов, «Алмагач» шигырендә алма турында сөйләп: Сусыл булыр алар, баллы булыр, Мактар авыз иткән һәр кеше, һич үкенмәс идем, шундый булса Яшьлек чәчәгемнең җимеше, — ДИ. Матур әйтелгән, әлбәттә. Ләкин бик күп каләм осталары тарафыннан бихисап күп төрле итеп әйтел
114 
 
 
гән фикер. А. Айтуганның «Мин дә йөрдем ул залларда» шигыре дә Муса Җәлилгә багышланган шигырьгә аваздаш. Бәла анда түгел, герой шагыйребез турында киләчәктә дә күп язылыр. Ләкин автор пигә шигыренең исеме хакында уйланмады микән? Мин дә ул педучи- лищены тәмамладым диясе киләме? Хуш, шулай да булсын. Әмма моның әһәмияте нәрсәдә? Ул бит элекке студент буларак, училищены сагынмый, ә Муса Җәлил образын күз алдына бастырырга тели. Р. Шәфиевнең «Гөлнар» исемле җырында да үзенчәлек аз. Ул Г. Насрыйның «Күңел дәфтәре» пьесасыннан бригадир кыз Гөлниса, Р. Ишморатның «Яка бистәдә» әсәреннән Гөлсинә җырларын нык хәтерләтә. Өстәвенә «Гөлнар»да конкретлык җитми. Кем ул алтын куллы Гөлнар? Моңа тиз генә җавап таба алмыйсың. Унынчы китапта Нур Таһирның «Кыскарту», «Катык һәм... Катык- бикә» исемле мәсәлләре бар. Мәсәлләр кызыклы, дулкынландыргыч темаларга багышлансалар да формалары һәм образларның яңалыгы белән аерылып тормыйлар. Бигрәк тә «Кыскарту» мәсәле шундый. Китапта хикәяләр лаек урын алганнар. Алар арасында иң отышлы- сы — X. Миндубаевның «Эшче кызы» исемле озын хикәясе. Андагы баш героиня яшь врач Фәридә үзенең иң гүзәл сыйфатлары белән ачыла, аңа капма-каршы характер сызыклары белән хирург- Әхтәм дә тулы гәүдәләнә. Автор күп санлы художестволы детальләр аша беренчесенең безнең чор кешесе, зур идеаллар белән яшәүче, халык файдасына хезмәт итәргә ашкынган яшь йөрәк булуын күрсәтә, икенчесенең — мещанлык өнендә хәвеф-хәтәрсез яшәргә күнеккән эгоистның җирәнгеч йөзен фаш итә. X. Минду- баев икенче пландагы персонажларны да әсәрнең идеясен тирәнрәк ачу өчен оста файдалана. Әмма, сүз уңаенда шуны да әйтик, автор колхозчыны сурәтләүдә традицион '(хәтта искергән) бизәкләрдән арына алмаган («Тап-такыр башына кара кәләпүшен, өстенә соры күлмәген. яшькелт чалбарын, аякларына җете ак йон оекбашларын кигән...») Табигать күренешләрен сурәтләүдә авторның уңышы зур. Уңышлы чагыштырулары бар аның. Җөмләдән берсе: «Башта аның күз алдыннан шоссе читендәге яшеллекләр, телефон 
баганалары югалдылар, аннары машина да, аксыл сызык өстеннән үрмәләүче соры үрмәкүч кебек, кечерәеп калды...» (119 бит). Әсәрне укып барганда эгоист Әхтәмнең авыл җирен сөймичә качуын, ә гади шартларда фидакарь хезмәт дәрте белән янган Фәридәнең ана мөнәсәбәтен аңлаган укучы бу образны тирән мәгънәле бер деталь итеп кабул итә. Дөреслек хакына әйтик, матур эпитетлар, соклангыч чагыштырулар белән янәшә X. Миндубаев хикәясендә кытыршы җөмләләр, сүз сайлауда талымсызлык күрсәтү очраклары да бар әле: сәләтле иптәш хикәясендә болар аерата күзгә бәреләләр: «үлекнеке төсле йөнчегән дымлы йөзе» (98 бит); «кычыткан белән пәшкеде» (93 бит, пешекләде дию дөрес булыр иде); «бу гүзәл яңгырау озак сирпелмәде» (84 бит гадәттә нурның гына сирпелүе турында сөйлиләр). «Чәч боҗрала ры» дигән сүзләр авторга — бик-бш ошыйлар бугай, ул аларны кирәгеннән артык еш куллана, ә укучының инде эче поша башлый. Мәхәббәт темасына багышланган «Яңа елны каршылаганда» хикәясенең дә кызыклы урыннары юк түгел, ләкин автор М. Кәримов сөю турында сөйләгәндә мәңгелек «өчпочмак каршылыгы и н а и котыл а алма ган Шул сәбәпле әсәрнең геройлары хәтердә озак яшәп калмыйлар, капчандыр укылган, хәтердә тонык кына яшәп калган сурәтләр арасына ке pen иш булалар., Авторга тел-сурәт- ләү чаралары турында да уйланырга кирәк әле, чөнки «ләбаса» «диде», «иде»ләр кирәгеннән артык сш кулланганга, текст байтак урын да бер тонлы булып китә. И. Мусинның «Тәнкыйть» хикәясе тормышчан, әмма дырмый башлый, гән, аның хакына лекләргә җиткән аның соңы ышан Акча дип тетрән әллә нинди түбән персонажның би тнз генә фәрештәгә әйләнеп китүенә ышануы авыр. Альманахның бу китабы өлкән язучыларыбыздан берсе Г абдрах- мап Минскийның «Иҗат һәм таләпчәнлек» исемле яшь язучыларга ярдәмгә язган мәкаләсе белән тәмамлана. Г. Минский альманахның сигезенче һәм тугызынчы китапларында басылган хикәяләрне анализлый. Бу чыгышның ярдәме 
бәхәссез, моны хупларга кирәк. Киләчәктә исә һәр китап чыккан саен поэзия, проза, драматургия әсәрләрен аерым тикшергән мәкаләне газета-журнал һәм альманахның үз битләрендә күрсәк икән. Бу эшкә зур тәҗрибәле каләм осталарыбыз алынсын инде. Алар киңәше яшьләр өчен кыйммәт бит.