Логотип Казан Утлары
Сатирик хикәя

РЕОРГАНИЗАЦИЯ КӨННӘРЕ

 Декабрьның урталарында бер зур гына министрлык бинасындагы ярты километр чамасы сузылган коридорының нәкъ уртасына, буе ике мегр, иңе бер метрлы витринага биш бит кәгазьдән гыйбарәт булган I озын гына приказ чыгарып ябыштырдылар. Озын дигәч тә, инде ул 1 министрлыкта гадәттә чыгып тора торган приказлар арасында иң озыны түгел, һәм бердәнбере дә дип әйтеп булмый иде аны. Чөнки аның башына, бик пөхтә итеп, шәмәхә кара белән кулдан шактый зур санлы цифр сугылган иде. һәр хәлдә гадәттә сәгать саен, сәгать саен булма- j ганда көн саен, инде көн саен эләргә туры килмәгәндә көн аралаш эленә торган приказларның берсе иде бу. Менә шушы приказ министрлыкның кайбер начальникларын аякка бастырды. — Реорганизация! — Реорганизация? — дип аптырап калдылар бу работниклар. — Кайчаннан башлана? — Кайсы бүлекләргә реорганизация була? — Ничек була? — Юк, безгә кагылмый бу, — диде приказ каршында басып торучылардан берәүсе. — Начальниклар, баш кешеләр турында бу. — Аларның да бөтенесе турында түгел, ә кайберләре турында гына, — дип өстәп куйды икенчесе. Приказ, дөрестән дә, министрлыкның идарә, бүлек, сектор начальникларын, аларның урынбасарларын, ярдәмчеләрен (ягъни замнарын, помнарыи!) яңадан билгеләү турында иде. Министрлыкта бүген көндезге аш вакыты башка көннәргә чагыштырмаслык дәрәҗәдә бик җанлы үтте. Беренче каттагы буфетта да, шулай ук икенче каттагы буфетта да халык шыгырым тулы иде. Болар, әлбәттә, гади работниклар: агрономнар, зоотехниклар, ветеринария врачлары, инженерлар, мелиораторлар, энтомологлар, һәм, ниһаять, шулар кебек үк гади кешеләрдән секретарьлар, машинисткалар, секретарь-машинист- калар һ. б. шундый иртәдән кичкә кадәр эшләп утыручы гади кешеләр иде. Биредә идарә һәм бүлек начальниклары юк, алар әле хәзергә үзләренең кабинетларында кызу әңгәмә сатып, юка пыяла стаканнан чәй эчеп утыралар иде. Гаере табигый күренешләр, һәрбер гади кеше өчен сәер тоелган кебек үк, министрлыкта үткәрелә торган бу реорганизация дә һәм шуның аркасында туган ыгы-зыгылар да түбәнге работниклар өчен бик гаҗәп иде. — Элек идарә начальниклары тугыз кеше иде, хәзер унике. 
55 
 
 
-• Элек бүлмә җыештыручылар, мичкә ягучылар, курьерлар ун кеше иде, хәзер бишкә калган. — Элек бер идарәдә дә секретарь юк иде, хәзер идарә саен секретарь. Буфетта утыручы гади кешеләр бигрәк тә менә шушы мәсьәләләр тирәсендә, болан да бик нык кабарган штатның түбәнге работниклар исәбенә түгел, ә начальниклар исәбенә тагы да ныграк кабаруы турында сүз йөрттеләр. Озын өстәлнең бер башын берүзе тутырып, бер сосиска белән бер телем икмәкне бер кабуда юк итеп утыручы ветеринария врачы Гайнет- «динов гомуми бүлектә эшләүче Сәрвәр Гыймадиеваны искә алды. — Көн саен почтага берүзе өч-дүрт центнер чамасы кәгазь — күр- ' сәтмәләр ташый, көн саен ике-өч километр озынлыкта телеграммалар [ озата иде, бичара, аны да кыскартканнар икән, инде почтаны кем озатыр, кем кабул итеп торыр икән?— дип, барлык кешеләргә дә берьюлы сорау бирде. — Гомуми бүлектә дүрт кеше кала ич, өлгерерләр,—диде ашап утыручылардан берсе, тарелкасын бер читкәрәк этеп. — «Өлгерерләр», дип әйтүе генә ансат. Ә сез беләсезме, министрлыктан көн саен күпме пакет китә? Уртача исәпләгәндә көнгә дүрт йөз пакет. Аның һәммәсенә адрес язарга, һәммәсенә марка ябыштырырга кирәк. Шуның өстенә тагын пичәмә йөз бандероль, аларны төрергә, бәйләргә... һәй иптәш... Беренче катта да, икенче катта да нәкъ бер вакытта бик көчле звонок тавышы ишетелде. Бу, тәнәфес вакыты беткәнлекне хәбәр итү иде. Идарә начальникларының алдан сөйләшеп куюлары нигезендә, инде хәзер бүлмәдән-бүлмәгә күченү эшләре башланып китәргә тиеш иде. Шунлыктан бөтен аппарат работниклары, үзләренең теләү-теләмәүләре- нә карамастан, көндәлек оператив эшне бер якка ташлап, күченүгә бәйле эшләр белән генә мәшгуль булдылар. Башта барлык идарә һәм бүлек начальниклары төркем-төркем булып, бергәләшеп үзләре күчәчәк бүлмәләрне һәм үзләре утырачак кабинетларны карап йөрделәр. Кайда, ничек һәм нәрсә урнаштыру, кемнең өстәлен кем белән янәшә кую турында, кабинетларны нәрсәләр белән һәм ниндирәк формада җиһазларга кирәклек турында уйлаштылар. Бу мәсьәләләрнең бөтенесенә дә диярлек Нурислам Нуретдпнович Хикмәтов белән Алексей Иванович Картошкин тон бирделәр, һәм конкрет эшләр дә алар җитәкчелек итәргә тиешле идарәләрдән башланып китте. Элек Нурислам Нуретдинович Хикмәтов җитәкчелек итәргә тиешле идарә урнашачак бүлмәләрне карадылар. Бу идарә өчен билгеләнгән эш урыны зур залдай һәм кечкенә генә бер бүлмәдән гыйбарәт иде. Залга аяк басу белән Хикмәтов үзенең коррективасын кертте: -- Нишләп моның ишеге эчкә таба һәм өстәвенә уң якка таба ачыла! Ишекне һичбер сүзсез, тышка таба һәм сул якка таба ачыла торган итеп яңадан эшләргә кирәк! — Аннан нинди файда була инде, иптәш Хикмәтов? — дип сорады шул бүлектә эшләргә билгеләнгән инженер Гадел Сабитов. — Эш файдада түгел, синең кайда күргәнең бар тышкы ишекнең эчкә таба ачылганын!—дип каты гына әйтеп куйды Хикмәтов. — Бик күп җирдә күрергә мөмкин аны, — диде инженер. Ул бу очракта ишекнең тышка таба ачыла торган итеп эшләнүенең дөреслеген исбат итәргә уйлаган иде, ләкин әйтергә теләгән фикерен әйтә алмый калды, Хикмәтов үзенең работниклары алдына яңа мәсьәлә куйды: — Менә бу кечкенә бүлмә минем кабинетым булыр. Моның да ишеген болай калдырып булмый. Аны ике катлы итеп ясарга, эчке яктан да,
56 
 
 
тышкы яктан да бик яхшылап күн яки дерматин белән тышларга һәм бер гади йозак һәм бер английский йозак куярга кирәк. — Бу бит, бүлмә эчендәге бүлмә... Шулай булгач, аңа ике йозак куюның нәрсәгә кирәге бар? — дип каршы төште аңа әлеге инженер. — Әйе шул,— дип инженерга кушылды икенче бер работник. Ләкин Хикмәтов кырт кисте: — Кабинет булгач, кирәге була аның. Анысын мин аның үзем белом. Дөньяда төрле чаклар була. Шуннан соң Хикмәтовның күзе зал уртасындагы өстәл башындагы телефонга төште. Бу телефон аппараты үзенең һәртөрле цифрлары белән гүя ки «мине нишләтерсең икән инде?» дигән шикелле аңа карап тора кебек тоелды. — Телефонны теге якка, кабинетка күчерергә, — диде Хикмәтов. — Дөрес, — диде Картошкин, аның сүзен куәтләп. — Ничек инде ул алай? Безгә көн саен пичәмә кешенең, ничәмә районның, ничәмә МТСның йомышы төшә... — дип каршы килде инженер Гадел Сабитов. — Алайса кабинетның үзенә аерым телефон кертегез, — диде Хикмәтов. — Кирәк булганда ишекне генә ачып дәшәсе бит, бер телефон да җитә ич, — дип һаман үз сүзен куәтләде инженер. — Нәрсә-ә-ә, мин бөтен кеше белән дә эш турында булсын, эш турында булмасын, сезнең алдыгызда сөйләшергә тиешмени! Гафу итегез, кем, фамилиягез ничек әле? — Сабитов. — Менә шулай, иптәш Сабитов, кабинетның үзенә бер телефон. — Безнең министрлык шәһәр телефон кенәгәсенең болай да ярты өлешен алып тора бит, йөз егерме ике телефон, әйтергә генә ансат. — Миңа дисә ике йөз булсын, анда минем эшем юк. Телефон ничаклы күп булса, шулкадәр уңай була. Анда Маһи апаң өйдән мина — кабинетка шалтыратканда гомуми телефонның бушаганын көтеп торырмыни! Булмый ул иптәш... Секретарь-машинистка үзе буйсынырга тиешле начальникка бик тиз ярдәмгә килде. — Сабитов, — диде әкрен генә, начальникның колак төбенә үк килеп. Хикмәтов дәвам итте: — Булмый ул алай, иптәш Сабитов. Куйдырырга кирәк. — Куюын да куярлар, ә бухгалтерия түләмәсә. — Нишләп түләмәсен? — Сметада каралмаган дисәләр. Хикмәтов үз сүзлеләнеп: — Карамасалар, карарлар!—диде һәм Картошкин белән кабинет булачак бүлмәгә кереп китте. Аның артыннан башкалар керделәр. Бүлмәгә керү белән беркадәр вакыт күз йөрткәч, Картошкин сүз башлады: — Менә монда, уртага өстәл, ә әиә анда, почмак кырына сейф урнаштырырга була,—диде ул түр тәрәзәнең уң ягына таба төртеп күрсәтеп. — Сейф юк бит,— диде Сабитов. — Булмаса алырсыз. — Нәрсәгә кирәге бар аның? — Кабинет сейфсыз булмый. — Шулай да? — Бөтенесен дә белсәгез, тиз картаерсыз. Картошкин түшәмгә таба озак кына карап торды да, тагын сүз башлады: 
57 
 
 
— Звонокны түшәмнең нәкъ уртасыннан үткәрергә кирәк булыр, — диде ул, күзләрен яңадан түшәмгә таба терәп. — Әйе, әйе, иртәгә үк эшләтергә, — диде Хикмәтов бик мәмнүн булып. — Кирәк булсак-нитсәк, ара бик якын бит, чакыру белән ишетергә мөмкин,— диде сотрудникларның берсе. — Мин анда кирәк булган саен чакырып утырырмынмыни!—диде Хикмәтов. — Алай булмый ул, туган, — диде Картошкин Хикмәтовның фикерен куәтләп. — Кабинет булгач кабинет булсын инде ул. — Иртәгә үк куйдырырга звонокны. Бер звонок булса сиңа, икенче звонок булса сиңа, өченче звонок булса сиңа, дүртенче звонок булса сиңа, бишенче звонок булса сиңа, алтынчы звонок булса сиңа, — дип берәм-берәм үзенең бүлегендә эшләргә билгеләнгән работникларга әмер бирде Хикмәтов һәм дәвам итте: җиденче звонок булса... хәер, безнең идарә алты кешедән генә тора бит, җиденче звонок ул чакырылган кеше булмаганда гына бирелер. Картошкин үзенең игътибарын башка бер нәрсәгә туплаган иде инде. Ул бу кадәр кыен мәсьәләне бик тиз хәл иткәндәй үзенең башына килгән фикергә үзе куанды: — Мин диван белән кием элгечен кая урнаштырырсыз икән дип аптырабрак калган идем, Нурислам Нуретдинович, баксаң, менә монда, биредә бик килешле булып торачаклар икән алар, — диде ул, ишекнең сул ягына, стена буена барып басып. — Менә шушында икесен янәшә куярга кирәк аларны. — Дөрес, моннан да уңайлы урын юк,—диде Хикмәтов Картошкин янына килеп һәм авыр куллары белән аны иңбашыннан селкетеп алды. Идарә работниклары үзләре эшләячәк залга чыктылар һәм алар кемнең өстәлен кайда урнаштыру турында киңәш-табыш иттеләр. Алар- га креслолар да, кызыл сукнолар да, кыйммәтле шкафлар да, мәрмәрдән ясалган кара савытлары да, берсе дә кирәкми, алар өч сумлык язу әсбаплары белән сиксән биш тиенлек бер ручка һәм утырып эшләрлек бер арзан гына урындык белән бер өстәл булса — шуларга риза иделәр, һәм алар кемнең өстәлен кая урнаштыру турында киңәшләшкәндә дә— бер генә нәрсәне — уңайлыкны гына күздә тоттылар. Залда шушы турыда сүз барганда кабинет булачак бүлмәдә Картошкин белән Хикмәтов үзләрен гадәттәгедән иркенрәк хис иттеләр һәм бер-берсе белән тагы да ачыграк сөйләштеләр. — Моны чын кабинет итү өчен күп эшләргә кирәк әле, Алексей Иванович, — дип сүз башлады Хикмәтов. — Мәсәлән, кимендә ике-өч мең тора торган яхшы ковер, кара яшел бәрхеттән тегелгән тәрәзә пәрдәләре, аннары бик шәп бер-ике китап шкафы, кирәк чакта бик тиз сүндереп һәм бик тиз кабызып була торган, яктылыгы шушында өстәл тирәсендә генә — кара-каршы утыручы ике кеше арасына гына төшә торган алсу абажурлы бер лампочка... — Хи-хи-хи-и-и, — дип рәхәтләнеп көлеп куйды Картошкин, сүзнең нәрсә турында барганлыгын бик тиз аңлап алып.— Дөнья булгач, андый чаклар да була шул, Нурислам Нуретдинович, хи-хи-хи!.. — Гомер ике тапкыр килми, бер генә тапкыр килә, Алексей Иванович. — Шулай, шулай, Нурислам Нуретдинович. Иртәдән бирле бу кадәр киеренке уйлауның нәтиҗәсендә булса кирәк, алар һәр икесе дә үзләрендә ничектер арыганлык тоялар иде. — Залга чыгып мин үземнең работникларга тиешле күрсәтмәләр бирим дә, аннары синең кабинет булачак бүлмәңне карап килербез, Алексей Иванович, — диде Хикмәтов. Картошкин риза булды.  
58 
 
 
Ләкин шунда ук нәрсәдер хәтеренә төшергәндәй, бүлмәнең түрендә, зур өстәл куелачак урынга барып басты да: Өстәлнең ике ягында ике телефон булсын, Нурислам Нуретдино-1 вич. Шулай булгач, эчке телефон да кертергә кирәк,—диде. — Бик урынлы тәкъдим, Алексей Иванович, — дин аның фикеренә кушылды Хикмәтов. Алар бүлмәдән залга чыктылар. — Кил, бирегә, Соня,— дип үз янына чакырып алды Хикмәтов идарә секретарен. — Утыр менә монда, кулыңа карандаш, кәгазь ал һәм кирәк әйберләрнең исемлеген яз. Соня тузанга буялмасын өчен күлмәк итәкләрен кире кайтарып кечкенә өстәл артына утырды. — Яз,— диде Хикмәтов.— Бер хрусталь графина, әлбәттә, стаканнары белән, өстәлнең ике башына ике, үзем утыру өчен бер — барлыгы өч йомшак кресло, ишекләрне тышлау өчен егерме метр дерматин... — Безнең идарәнең элекке әйберләре дә шактый күп бит, иптәш Хикмәтов, шулар белән генә канәгатьләнсәк тә була ич. Бик күп артык расход тотыла бит. — Тотылсын. Шуның өчен реорганизация! — Ә бар булган җиһазларны кая куябыз? Сезнең кабинет өчен барлык нәрсә дә яңадан алынгач, безнең күп кенә өстәлләребез, урындыкларыбыз артып калачак бит. Кая куярбыз алариы?—дип тагын кабатлады инженер. — Бер кадәресен списать итәргә, ә кайберләреңә кая да булса урын табарсыз. — Кая да булса куйсаң, ватылып, әрәм булып бетәрләр бит. — Бернәрсә дә эшләп булмый, реорганизация, иптәш... Соня хуҗасының инженерның фамилиясен онытканлыгын сизеп алды һәм аңа таба борылып: — Сабитов, — дип әкрен генә дәште. — Ярый, хәзер үк эшкә тотыныгыз, элекке идарәнең бүлмәләреннән әйберләрне ташый башларга кирәк. Күченү эше иртәгә тәмам булсын. — Иртәгә якшәмбе бит, Нурислам’ Нуретдинович, — диде работникларның берсе. — Булса? — Ял көне дим. — Ял көне булса да эшкә килергә. — Аның өчен түләргә туры килер бит. — Килсә, түләрбез. Бернәрсә дә эшләп булмый, реорганизация! — Киттек, Нурислам Нуретдинович, безнең бүлмәләрне карарга,— диде Картошкин. Алар залдан чыгып озын коридорның иң аргы башына таба атладылар. Анда да шушындый ук сөйләнүләр, шушындый ук күренешләр кабатланды. 
❖ *’ ❖ Шимбә көн үзенең йомышын йомышлый алмыйча шәһәрдә тагын ике көн кунарга мәҗбүр булган колхозчы агай дүшәмбе көн министрлыкка иртәнге сәгать җиделәрдә үк килде. Исәбе начальниклар кабинетының ишек төбендә чират җыелганга кадәр үзенең эшен бетереп китү иде. Ул килеп керү белән беразга гына гаҗәпкә калып торды. Министрлыкның бинасы танымаслык булып үзгәргән, ул әле генә сугыш үтеп, гаскәр ташлап чыккан бина төсенә кергән: коридорның буеннан-буена 

 
 
ак, кызыл, зәңгәр төстә һәртөрле кәгазьләр, яртылаш сынган ручкалар, ертылып беткән папкалар, муены кителгән, бүксәсе тишелгән графиннар, скоросшиватель калайлары, башлары ярылган линейкалар, тышлары каерылган кенәгәләр, ашыгычлык белән өстеннән тапталып үтелгән челтәр корзиииар, иске һәм яңа газета-журиаллар тузгып яталар иде. — Шимбә көнне ыгы-зыгы килүнең ахыры шушылай тәмам булды микәнни? — дип, уйлана-уйлана килеп утырды ул коридор кырына, стена буена терәп куелган бер өстәл өстенә. Ләкин шунда ук аннан төшәргә мәҗбүр булды. Чөнки күченү маҗаралары аркасында бу өстәл дә элекке хәлен саклый алмаган, ул бер аягыннан мәхрүм калган иде. Шунда ук якында гына арка такталары таралган кечкенә бер скамья барлыкны күрде һәм шуңа килеп утырды. Барлык бүлмәләрдә үзенә бер төрле шау-шу һәм ашыгычлык белән җыештыручылар эшлиләр, аларның кайсы идән юа, кайсы өстәл өсләрен сөртә, кайсы тәрәзә пыялаларын чистарта иде. Әлеге агай бер җыештыручыларга, бер каршыдагы ишеккә карап, авыз эченнән генә сөйләнә иде: «Карасана, бу ишекне, ничек итеп ныгытканнар! Тыштай да, эчтән дә күн белән тышлап, җиз түбәле кадаклар белән кадаклаганнар, үзенә әллә ничә төрле йозаклар да куйганнар, кая ул кеше керә алу, чыпчык та керерлек түгел, чыпчык та!» 7 июль, 1956 ел.