Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

КАВИ ЛАТЫЙПОВ 
ПОЛКТАШЛАРЫМА 
Минем яшьлек үтте шинель киеп, Ватанымны уттан сакладым; Дуслар, дуслар, кем соң искә алмый Гвардиядәге чакларын?! 
Полкташлар, сезне сагынуларым Йөрәгемдә мәңге суынмас, Солдат хезмәтенә чик булса да, Солдат дуслыгына чик булмас.
63 
 
 
СӨББУХ РАФИКОВ 
ТУНДРАДАН ХАТ 
1 Поезд бара. Карап туя алмаслык Таныш түгел җирләр күренә, Зур тирәкләр безне каршы ала Ефәк шәлен салып иңенә. Урманнарга исең китәр монда,— Күкрәк киереп тора наратлар, Эрбет агачлары һәм чыршылар Тәмле исен җиргә тарата. Егетләр күп безнең эшелонда, Кызлар да бар безнең арада, Син генә юк кызлар арасында, Таныш күзләр юк шул карарга. Син генә юк... ?Ххры шуңаргадыр Бераз боек минем күңелем, Нинди бәхет булыр иде миңа Үз янымда сине күрүе... 
2. Дулкын уйный Енисей өстендә, Шарлавыклар очрый биредә, Озакламый инде ток бирерләр Бу дулкыннар Себер җиренә! Без барабыз. Икенче көн китте, Урман да урман, елга ярлары, Зур баржалар очрый, яр буйлатып, Төньягына бара саллары. Әнә таулар, кыя-ташлары, Масайгандай тора каршыда, Монда — байлык, монда — яңа җирләр, — Көтеп тора безне барысы да. Барган саен төннәр кыскаралар, Барган саен һава салкынча; Күксел таулар, яшел ярлар китә, Нәрсә икән — алар артында? 
64 
 
 
.Якыная, диләр, Игарканы, Бөтенләйгә төн юк, көн генә, Тәүлек буе кояш күктә йөзә, Гая\әпләимәс моңа кем генә... Кыска җәйле ерак төньягының Шушы була икән ак төне, Кояш батмый, күкнең бер читеннән Аксылланып калка ай, көлеп. Күкселләнеп тора яр һавасы, Болыт ага таулар ягыннан; Утырып калган боз кантары күренә, Зәңгәрләнеп, елга ярыннан. Дудинкага туктый теплоход, Соңгы порт бу — елга буенда, Бик еракта хәзер мин синнән һәр минутта тик син уемда. Күбесе егет безнең иптәшләрнең, Кызлар да бар безнең арада, Син генә юк кызлар арасында, Таныш күзләр юк шул карарга. Әле дә шулай дус кызларың белән йөрисеңме шаулап, гөр килеп, Төсең тора тузган чәчләр белән Күз алдымда минем, гел көлеп... Сәлам сиңа! Сәлам ерактан, Ак аюлар йөргән төньяктан. , 3. Өр-яңа йорт, бүлмәләре иркен, Гөлләр дә бар. Чиста. Бик якты; Төньяк безне көтеп торган икән, Каршы алды яхшы, бик яхшы. Монда күптән торучылар сөйли: Артык булмас, моннан ун еллар, Хәзер шәһәр үскән бу төшләрдә Вак урманлык, мүкле җир булган. Беренче кат шәһәр төзүчеләр Авырлыклар күргән күп төрле, Агачларны алар төпләгәннәр, Казыганнар ташлы туң җирне. Яратмаган тундра кешеләрне, Үч иткәннәр каты салкыннар, Дөнья туздырып, пурга күтәрелгән Алар эшләп йөргән чагында. Җил улаган. Ләкин төзүчеләр Курыкмаган салкын, пургадан, Палаткалар корып, тундрада Беренче кат алар торганнар.

 
 
Тимер мичләр ягып җылынганнар, Уздырганнар кышкы кичләрне; Төзелеш барган, котырып үкерсә дә Үтә салкын котып җилләре. Күзгә күренеп шәһәр үсә барган, Яңа кварталлар калыккан, Кыргый болан, көртлек йөргән җирдә Ильич лампалары кабынган. 
Менә Норильск шундый шәһәр — Төньягында тора, еракта. Җавап итеп бөек чакыруга Комсомоллар килә бу якка. Төньягына килдек— комсомоллар, Тез чүкмибез котып алдында, Төньягына килдек — Яшь шәһәрнең хуҗалары булып, Үстерү өчен аны тагын да! .Мин ташчылык курсын үтәм хәзер, Ансат түгел, очрый кыенлык, Соң нәрсәне җиңел белеп була? Яшьлек табар көч һәм кыюлык! Без салабыз зур йор^г. Стеналар Күтәрелә өскә һаман да, Җитмешенче параллель өстендә Шәһәр үсә, шәһәр яңара! Җәйне кыска диләр бу якларда, — Июль әйбәт тора, кояшлы, һәм күлмәкчән йөри кешеләре, Бик күңелле монда бу чакны. Тундра яшел. Аида чәчәкләр күп. Әкияттәге кебек күлләре. Каен куаклары бизәнгәннәр, Шундый матур алар үзләре. Егет-кызлар йөри пар-пар булып, Тик күңелсез миңа бу чакта, Син генә юк кызлар арасында, Әллә киләсеңме бу якка? Уйла әле шуны! йөрәгемне, Анда торып, мине яндырма, Их, бер карар идем күзләреңә, Кара күзләр... Тулган ай гына. Әллә киләсеңме? Эшләр идек Бергә-бергә яңа җирләрдә. Бергә йөрер идек ак төннәрдә Ашыкмыйча гына сөйләшеп, Әллә киләсеңме?.Әниең белән Кара әле, кара, киңәшеп.