Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КИЧКЕ УТЛАР»


 Еш кына шулай була: беренче штабын чыгарганда, өметләндергеч Кылы сүзләр ишеткән яшь автор псенчесендә күңелсезлеккә очрый; ганкыйтьчеләр аны үсмәүдә, бер /рында таптануда, тагын да начар- )агы—-артка чигенүдә гаепли башлыйлар. Күрәсең, икенче китабыңны чыгару беренчесениәи авыррак һәм җаваплырак; күрәсең, икенче китабында тагын да күбрәк эзләнергә, р алдыңа тагын да зуррак таләпләр куярга кирәк. «Кичке утлар» — Шәүкәт Галиев- нең икенче китабы, һич икеләнми әйтергә мөмкин, бу — яшь шагыйрьнең артка китүен яки таптануын түгел, әкренләп үсүен, алга китүен күрсәтә торган китап. Тормышның әһәмиятле күренешләренә дикъкать ч игү ягыннан алып* караганда да бәләкәй генә бу китапта игътибарга лаеклы байтак нәрсә бар. Китапның «Кичке утлар» дип исемләнүе дә матур сүз өчен, поэтик бизәк өчен генә түгел. Кичке утлар — безнең тормышыбыздагы яңа күренешләрнең берсенә символ итеп алынган. Ватан сугышыннан соң йөзләгән яшьләр кичке мәктәпләрдә укып, чын мәгънәсендә белемле кешеләр булып җитештеләр, кичке мәктәп белеме белән югары уку йортларына керделәр. Шәүкәт Галиев менә шушы яңа күренешкә игътибар итә һәм, үзе дә кичке мәктәп укучысы булганлыктан, аның шигъри якларын табып, конкрет детальләре белән үтемле итеп сурәтләп бирә. Монда «фронт узган мыеклы агайлар да, быел гына паспорт алган тиктормас малайлар да» бар, монда белем алмый калган алтын вакытны, сабый чакта укып йөргән мәктәпләрне сагыну да бар; ниһаять, монда, «программада булмаса да» мәхәббәт тә бар. Шуларның барысы тормышка шат күңел белән карый белүче оптимист кешенең ягымлы юморы белән сурәтләнгәннәр. Автор юк-бар көлке белән, арзанлы мәзәк белән мавыкмый, киресенчә, күренешләрне, вакыйгаларның үз табигатендә булган юморны ачып бирергә омтыла. Чыннан да, кашларын җыерып дәрес аңлатучы, җитди йөзле укытучы белән урамда, тәрәзә янында сөйгәнен көтеп киләп сарып йөрүче егет һәм класста дулкынланып утыручы кызның параллель бирелешендә җанга ятышлы, табигый юмор юкмыни?! Әйе, болар елмайта, болар күңелдә сөенеч уята, ләкин шул ук мәлне, икенче бер шигырьне укыганда, без ерган авызларыбызны кинәт җыеп алабыз, нигәдер шомлана башлыйбыз, ши- гырьны укып чыкканда исә күңелдә авыр сагыш, моң утырып кала: Эштән кайткач. Сагынып көткән улым «Әткәй» диеп күзгә караса. Үткәннәрем шунда искә төшеп, Әрнеп куя йөрәк ярасы. Күптәнмәле шулай әтиемне Каршы ала идем үзем дә. Инде мәңге ишстәлмам аның «Улым минем» дигән сүзен дә. Беренчегә мине озатканда, Ул инженер булуым теләде, Ләкин фашист июнь иртәсендә Хыялыма мылтык төбәде. Июнь иртәседәй сабый чагым Күзләреннән койды чыкларын, Хәтеремдә, Әтиемне озатып Кулына ябышып авыл чыкканым. ...Беркөн шулай, Зарыгып хат көткәндә, Почта авыр хәбәр китерде; Кош теледәй кәгазь — Әнкәйне тол, Безне кинәт ятим иттерде.  
112 
 
 
Хыялны һәм сөйгән китапларны Вакытлыча читкә куйдым мин, Яшь җилкәмдә сугыш авырлыгын, Йөрәгемдә сагыш тойдым мин. («Атам исеме, балам исеме белән») Кичке мәктәптә укып йөрүче яшьләрнең тормышы, бу тормышның мәгънәсе әлеге шигырьдән тагын да тирәнрәк ачылгандай була. Мәхәббәтләре дә, парта арасына утырып дәрес өйрәнүләре дә бер үк вакытта туры килгән бу «сакаллы» малайларның күбесенең яшьлеге авыр чорда узды шул, аларның күбесенең яшьлегенә «июнь иртәсендә фашист мылтык төбәде». Ихтимал, бу — җыентыктагы иң яхшы шигырьдер. Шәүкәтнең үсүен, бәлкем, шушы шигырьгә карап билгеләргә кирәктер. Бу шигырьдә вакыйгалар санап чыгылмаган, поэзия жанры таләп иткәнчә, иң кирәклесен сайлап, тыгыз итеп бирелгән. Такташ сүзләре белән әйткәндә, күренешләрнең, вакыйгаларның үз исеме, шигъри исеме табылган. Ләкин фашист июнь иртәсендә Хыялыма мылтык төбәде, — дигән юллар биргән тәэсирне сугыш дәһшәтләрен вәземләп сурәтләүләр дә алыштыра алмый, шушы ике юл сугышның бөтен фаҗигасын берьюлы күз алдына бастыра. Бу юлларны укыгач, һәркем сугышның ул еллардагы дәһшәтен үзе ничек кичергән булса, шулай күз алдына китерә. Яки шул ук шигырьдән икенче бер деталь, ата үлеме турындагы кәгазь — фаҗиганың бөтен тирәнлеген ачкан: Кош теледәй кәгазь — Әнкәйне тол, Безне кинәт ятим иттерде. Димәк, поэзия һәрбер күренешне вәземләп, ялыктыргыч дәрәжәдә төпченеп язуга мохтаҗ түгел. Күңелгә сорау килә: алай булгач, нигә соң соңгы вакытта вакыйгаларның микроскопик детальләрен дә төшереп калдырмаска тырышу модага кереп китте? Әллә шагыйрьләр поэзия жанрының концентрацияләү, тыгызлау үзенчәлеген аңламыйлармы? Юк, аңламыйлар түгел, аңлыйлар, ләкин поэзиягә карата таләпчәнлек кимү аркасында җиңелрәк 
юлдан баралар. Менә шундый тирән мәгънәле, уңышлы юллар иҗат иткән Ш. Галиевнең шушы ук китабында таркау яткан, күңелсез шигырьләре дә, бик үк төгәл булмаган юллары да очравын нәрсә белән аңлатырга? Озатыр өенә кадәр. Күп булса ярты сәгать Йөрерләр. Шуннан артыгы Ярамый: уку — сәбәп. («Программада булмаса да?) Алдарак китерелгән юллар, резина тупсыман тыгыз булып, яңгырап торсалар, соңгылары исә ничектер казылмалы юлдан эчне авырттырып дыңгырдап барган арбаны искә төшерәләр. Мин: автор үзе дә бу юллардан бик үк риза түгелдер дип уйлыйм, чөнки ни дисәң дә җиңел укыла торган аһәңле юллар анын да күңеленә якындыр. Гармоньчн егеткә карата «йөрәкне капшап үттең» — дип әйтү дә уңышлы түгел. Беренче китабы белән Шәүкәт Галиев үзен «авыл» шагыйре итеп тәкъдим иткән иде. Бу китапның «бүрәнә өстендә сөйләшүләр» исемле икенче бүлеге шул традицияне дәвам иттерү булып тора. Күптәннән билгеле, кичләрен, авыл өстенә җәйге җылы эңгер җәелгәч, авыл кешеләре капка төпләренә чыгалар, шушында тормыш хәлләре турында күңелле бәхәсләр башланып китә. Бу күренешне Ш. Галиев шулай ук әйбәт тотып алган. «Халык әйтсә, хак әйтә», «Дилбегәләр турында», «Күргәзмәдән кайткач» һ. б. шигырьләр колхоз кешеләренең психологиясен, ил язмышын кайгыртып яшәүләрен ача алган. Монда инде Ш. Галиевнең үзенчәлекле сыйфаты — юмор тагын калкып чыккан. «Кичке утлар»иы укучы яратып кабул итәр дип әйтергә тулы нигез бар.