Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

МОСТАЙ КӘРИМ 
Август аенда Казанга күренекле башкорт шагыйре Мостай Кәрим килде. Ул Татарстанның кайбер районнарында булып кайтты. Анда Мостай Кәримнең иҗат кичәләре үткәрелде. Кабат Казанга килеп төшкәч, Татарстан совет язучылары союзында шагыйрьнең татар язучылары белән рәсми очрашуы оештырылды. Исеме рәсми булса да, бик күңелле булды бу очрашу, ул бик җылы һәм күңелле үтте. Шагыйрь Сибгат Хәким җыелышны ачып җибәргәннән соң, Мостай Кәрим, аудиториянең соравын үтәп, үзенең совет артистлары белән бергә Вьетнам илендә күргән- (нәрен сөйләде, анда алган тәэсирләре белән уртаклашты. Күз алдына Вьетнам тормышының җанлы картиналары, Вьетнам кешеләренең тере образлары килеп басты. Бик күп һәм бай истәлекләр алып кайт- 
 
БЕЛӘН ОЧРАШУ 
кан шагыйрь Вьетнамнан. Бу истәлекләрен ул юл язмаларында теркәп барган. Шул юл язмаларының бер өлеше белән укучыларыбыз журналның чираттагы санында танышачаклар. Очрашуның икенче яртысында Мостай Кәрим үзенең шигырьләрен укыды. Дөрес, бу шигырьләрнең күпчелеге безгә таныш иде инде. Әмма шагыйрьнең үз укуында алар ничектер яңача кабул ителделәр һәм тагын бер тапкыр күңелне дулкынландырдылар. Бик яхшы башлангыч бу. Үткән елда башкорт язучыларыннан С. Агиш, Г. Го- мәр, Г. Рамазанов, Ш. Биккол һ. б. иптәшләрнең Казанга килеп, татар җәмәгатьчелеге белән очрашулары әле дә хәтердә. Мостафа Кәримнең килүе татар һәм башкорт әдәби элемтәләрне ныгытуда әһәмиятле бер вакыйга булды.
 
ДРАМАТУРГЛАР СЕКЦИЯСЕНДӘ
 Татарстан совет язучылары союзы прав- лениесе каршындагы драматурглар секциясенең 4 сентябрьдә үткәрелгән утырышында С. Шәкуровның «Полковник улы», исемле драмасы укып тикшерелде. Пьесаны укып чыкканнан соң фикер алышканда Н. Исәнбәт, Р. Ишморат, Ә. Камал, Г. Насрый, Рәисә Ишморатовл, А. Кәли һ. б. лар катнашты. Чыгыш ясаучы иптәшләр, пьесаның кимчелекләрен күрсәтеп, авторга аны төзәтү өчен кыйммәтле киңәшләр әйттеләр. 
 11 нче сентябрьдә секциянең яңа утырышы булды. Бу утырышта А. Кәлинең бүгенге колхоз авылы тормышын сурәтләгән «Борылыш» исемле пьесасын укып тикшерде. Чыгышларда катнашучы М. Әмир, Р. Ишморат, Ф. Хөсни, Г. Насрый, Ә. Камал, X. Җәмил, Г. Фәтхуллин һәм башка иптәшләр пьесаның уңышлы һәм җитешсез якларын күрсәттеләр, авторга әсәрне яңадан эшкәртергә тәкъдим иттеләр.