Логотип Казан Утлары
Комедия

 ЕГЕТ СҮЗЕ

 

Комедия, 3 пәрдәле, 7 күренешле 
КАТНАШАЛАР: С ә м ы й к абзый — «Тап» колхозы председателе. Г а й ш ә — аның хатыны. Мөбарәк — аларның улы. Башта колхозчы, соңыннан нефтьче. М а һ н нур — «Таң» колхозының яшелчәчелек бригадасы бригадиры. Бакланов Алексей Тимофеевич — 3 нче номерлы бораулау конторасы директоры, 55 яшьләрдә. Зариф абзый — буровой мастер. Баклановның кордашы. Зур, калын мыеклы, кәефе булганда ул аны өскә, кәефе булмаганда аска таба сыпыра. Ф ә р и д и — композитор. Кадрия — буровойда коллектор. Сәйфулла — буровой эшчесе. Озын чәчләрен чыгарып, кыска козыреклы «чайка» кепкасы кигән, итек кунычын бөкләп, чалбарын бераз чыгарып кигән көяз егет. Саша — верховой. Вакыйга Татарстандагы нефть районнарының берсендә бара. 
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Мөбарәкләр өс. Бүлмә авылча чиста итеп җыештырылган. Стена буенда кровать, стенада рәсемнәр. Тәрәзә янында өстәл, урындык. Урындык өстендә юл капчыгы, стенада телефон. Пәрдә ачылганда, Мөбарәк уйланып утыра, тәрәзәдән карап ала, гармоней алып уйный башлый, аннары бүлмә буйлап йөри, стенадагы рәсемнәрне карый. Мөбарәк. Биш була. Ник кайтмый инде? Таулылар да күренми. ’(Капчыгын рәтли.) Нәрсә тутырганнар соң бу кадәр? (Капчыкны чишә, карый, елмая.) Нинди генә кош-корт юк бу капчыкта... (Ботыннан тотып бер тавык чыгара.) Оһо, тавык! (Каз ала.) Монысы каз... Казы калсын. (Читкә куя.) Ә тавыгы ятсын. (Капчыкка сала.) һу, май, бал, бавырсаклар... Әй, әни, әллә инде мине Куриль утрауларына китә дип уйлый. Монысы нәрсә тагы? Мәтрүшкә! Янәсе, чит җирләрдә миңа суык тия дә мәтрүшкә эчәм була. Әй, кызык та кеше инде минем әни! Барлык әниләр дә шулай микән? Үзе миңа китәргә рөхсәт бирми, ә үзе капчыкны төеп тутырган. (Капчыктагы берничә төенчекне ала һәм казны да каядыр яшермәкче булып йөри.) Кая гына куеп калдырырга?.. (Барысын да бер газетага төреп шкаф башына куя, тәрәзәгә килә, карый.) һаман күренми. Үзем барып кайтмыйча булмас. (Чыгып китә.) Икенче бүлмәдән Гайшә керә. Кулында төргәк.
12 

 
Гайшә. 1\ай арада чыгып киткән? (Капчыкны чишә.) Бер көнле! юлга чыксаң, өч көнлек азык ал, дигәннәр борынгылар. Азрак булды, ахры. Монысын да салып куйыйк. (Төенчеккә сала, капчыкның авызын кысып-кысып бәйли.) Чишеп маташмасын. И, калдырып булмас микәнни инде үзен. Әтисе кайткач, тагын бер тапкыр үгетләп карарбыз әле. Аяк тавышлары ишетелә, Г а й ш ә капчык авызын тагын да кысып куя да бүлмәгә кереп китә. Мөбарәк белән С ә м ы й к керәләр. Сәмыйк (капчыкны күтәреп). Әһә, машина кирәкмени? М ө б а р ә к. Ризалыгыгыз да кирәк, әти. С ә м ы й к. Машина да юк, ризалык та.... Мөбарәк. Ни өчеи инде, әти? С ә м ы й к. Ни өчеи икәнен белә торып сорыйсың. М ө б а р ә к. Ә, председатель мәсьәләсе. С ә м ы й к. Әйе. Син — «Таң»нан китмәскә, аның председателе булырга тиеш дидем бит инде мин. Менә шул. Мөбарәк. Без, әти, болан да килешә алмыйбыз, мин председатель булып сайлансам, сине дә әти дип торырга туры килмәячәк. С ә м ы й к. Нуруллиннар председательлекне дәвам иттерергә тиешләр. Синең игътибарың зур. Сайларлар. Колхозның печатей мин сиңа тапшырырга тиеш. Шуны бел син. М ө б а р ә к. Тукта әле, пи өчен син председательлектән туеп киттең әле? С ә м ы й к. Мин туймадым. Әнә, Мәскәү янында бер колхозның председателе, авыл хуҗалыгы фәннәре галимлегенә имтихан биргән дип яздылар. Мөбарәк. Анысы дөрес. Председатель—агроном булырга тиеш. С ә м ы й к. Шул, шул. Менә син, акылың булса, юлыңны үзгәрт. Әзерләнгәнсең икән, әнә кит, ак юл. М ө б а р ә к. Менә рәхмәт. Сәмыйк. Синең юл Таулыга түгел, Казанга дим. М ө б а р ә к. Ә, курска? С ә м ы й к. Әйе. Анда сине күрсәттек без. Бер елдан соң дөбердәтеп әйләнеп кайтырсың. Рәхим ит, сайлыйбыз — председатель. Аннан шаулатып туй. Аңа хәтле әтиең дилбегәне ычкындырмас. М ө б а р ә к. Анысы шулай да, ни... С ә м ы й к. Шулай шул. Ун классны бетердең дә туйдыңмыни? Юк әле, авылыңа хезмәт итеп кара. Тагын укы, агроном исемен ал, качма. Мөбарәк. Әти, мин нефтькә китәм икән, ул бит качу түгел. С ә м ы й к. Авылдан качу. Син председатель булырга тиешсең. Мена шул. М ө б а р ә к. Мин җир астында әрәм булып яткан нефтьне җир өсте- нә чыгарырга телим. Бу начар эшмени?! С ә м ы й к. Сиңа җир өстендә эш беткәнмени, ә?.. Мөбарәк. Их, әти, әти булсаң да кайбер нәрсәләрне бик үк... С ә м ы й к. Ә, аңлап бетерә алмыйсың, димәкче буласыңмы?.. Мөбарәк. Мине, әти, нефть мәктәптә укыган вакытта ук кызыксындырды. Берәүләр агроном, икенчеләр инженер, өченчеләр тракторист булырга телиләр, ә мин нефтькә. Их, безнең Татарстанның нефте ул!.. Әнә, сии басып тора торган җирдә дә нефть бардыр әле. Сәмыйк (бер аяк астына, бер Мөбарәккә карап). Синең, улым, алай-болай акыл ягыңа зарар килә башламагандыр бит? Каенлыга кайдан килсен ди ул нефть-* М ө б а р ә к. Әти, син миие беләсең. Мин үзем теләгәнне барыбер булдырмыйча калмыйм. Сәмыйк (кызып китеп). Кырыккан, дисеңме?.. Сии миие дә бетмисең түгел, озын сүзнең кыскасы: әгәр дә комсомол башың белән сен
13 
 
тябрь күрсәтмәләренә колак салмыйсың икән, атаң әйткәннәрне тыңламыйсың икән, әнә (тәрәзәгә күрсәтә), Таулыга юл... Әмма ләкин, миннән дә, әниеңнән дә ризалык юк. Менә шул... * Гармонь тавышы. Мөбарәк. Мине озатырга килгәннәр. Сәмыйк. Озатырга! Ә без—озатмаячакбыз. Бел син аны. Бик каты телефон шалтырый. Гайшә (йөгереп чыга). Үзегез дә биредә икән әле. Әтисе, сиңадыр. Бая да районнан шалтыратканнар иде. Сәмыйк (трубканы ала). «Таң» председателе тыңлый. Ә?.. Начальство кирәкми. Кем? Зариф дисеңме?.. Мөбарәк. Ә, Зариф абзый, буровойдан. Мине сорый ул. (Трубканы ала.) Г айшә (кулын болгап трубкага кычкыра), һи-и, авылыннан бизгән зимагур! Баламны котыртып йөр әле... Мөбарәк. Шәһәргә барасым бар, хәзер үк юлга дисеңме? Мин хәзер. Ярый, ярый. (Трубканы элә, капчыкны кия.) Гайшә. Әлеге дә баягы — нифтәгәмени инде, улым? Мөбарәк. Әйе, әйткән идем бит инде мин. Гайшә. Әйткән идем! Әйттең дә кайттың, дип уйлый идек инде без. Сәмыйк (өй эчен күрсәтеп). Шундый йорт-җиреңне ташлап, ә?.. Г а й ш ә. И, нәрсә җитмәгән соң сиңа, нәрсә? Бүген генә амбарыңа никадәр ашлык китереп аудардылар. Ни җитмәгән соң сиңа? С ә м ы й к. Ата-анаңны, колхозыңны ташлап, председательлектән ваз кичеп, партия сүзен санга санамыйча китәргә... М ө б а р ә к. Бөтенләйгә түгел ич. Гайшә. Кайтасың? Ай, бердәнберем бит син минем! Мөбарәк. Әйе, ошамаса. Барып карыйм. Ошап китсә, үзегез килерсез. Гайшә. Без? Ата-баба каберен ташлап? Анысы мәңгегә дә булмый аның. Мөбарәк. Күрше районнан нефть тапканнар, ди, шунда китәм. Гайшә. Нифтәсен аның чыгарыр кеше табылыр, улым, кайгырма. Мөбарәк. Анда искиткеч яңа машиналар эшли, ди. Шуларда эшлисем, шуларның дилбегәсен тотасым килә минем. Барып карыйм. Гайшә. Ә туй? Килен хезмәте күрәм дип торганда гына... Сәмыйк. Әйе, ул ягы да бар икән әле. Шаулатып туй итәбез дип торганда гына... Мөбарәк. Анысы булмый калмый аның. Менә кышны үткәреп кайтыйм. Зариф абзый, үзем урнаштырам, диде. Гайшә. Ай, шул зимагурны! Тәмам котыртып бетергән баланы. Мөбарәк. Я инде, әни, әнием. Мин бит вакытлыча гына. Я, хуш иттек, әнкәй. Нәрсә инде, әллә ни ерак түгел ич. Кайткалап йөрермен, үзегез килгәләрсез. (Күрешергә дип кулын суза, ләкин әнисе бик аз гына икеләнеп тора, Сәмыйк янына килә.) Әй, әни инде! (Әтисе янына килә?) Я инде, әти, хуш, килешик. х Сәмыйк Мөбарәкнең күзләренә карап сүзсез генә килә башлый. Мөбарәк ’(шатланып). Менә, әти мине (кулын суза) аңлады. Сәмыйк. Киресенчә, һаман аңламыйм әле мин сине. (Кызганнан кыза бара.) Аңламыйм! Өең җылы, тамагың тук, өстең бөтен. Бай колхозда яшисең. Ун класс бетердең, белемең бар. Үз колхозыңның председателе булырга мөмкинлегең бар. Кулыңнан эш килә. Унике ел буе колхозны Сәмыйк Нуруллин җитәкләдеме? Җитәкләде! Ни өчен унөченче елны аның улы Мөбарәк Нуруллин җитәкчелек итмәскә тиеш, ә? Синнән
14 
 
кулай кеше юк... Ни өчен аңа атасын, анасын, кызын ташлап китәргә, председательлектән ваз кичәргә ди, ә?.. Юк, озын сүзнең кыскасы: миннән кул да юк, ризалык та юк. Әйдә, әнисе, торма җебеп. (Ишеккә таба атлый.) Мөбарәк. Әни, әнием, син бит... бая ризалык биргән идең ич. Г а й ш ә (кулын бирергә дә, бирмәскә дә белмичә аптырап, Сәмыйк- ка карый). Әтисе, әллә ризалыгыбызны бирикме үзенә. Вакытлыча гына ди бит. С ә м ы й к. Ә, инде син дә аның яклымыни. ЛАенә шул, Мөбарәк, безнең ризалыгыбыз юк. Безнең ризалыгыбыздаи башка китәсең икән, әнә кит! Әйдә, әнисе! (Гайшәне җитәкләп алып чыга башлый. Ишеккә җиткәч туктый, йомшаграк тавыш белән.) Ә, машина дидең, бугай. (Трубканы ала.) Мәймүнә, Шәйхуллага әйтсеннәр әле анда. Бик тк генә машина кирәк. Юк, баручы өчен түгел, авыл эшеннән туеп, колхоздан китүче өчен. Мөбарәкне Таулыга илтеп ташлар. (Трубканы элә.) Әйдә, әнисе, торма җебеп, әйдә, әйдә... Сәмыйк, ишекне бик каты итеп ябып, икенче бүлмәгә чыгып китә. Гайшә бер Мөбарәккә, бер Сәмыйк чыгып киткән ишеккә карап аптырап тора. Г а й ш ә. И улым, ана күңеле балада, бала күңеле далада, диләр шул. Бабаң мәрхүм дә шулай Уралга китеп югалды. Чит җирләрдә харап булды. Бердәнбер улым бит син минем. Килен хезмәте дә күрермен дип торганда гына... Бәхил түгел, бәхил түгел. (Яшьләрен сөртә-сөртә кереп китә. Пауза.) Мөбарәк (елмаеп). Бабаң да китеп югалды! Әй, әни! Заманасы ул түгел бит хәзер. (Капчыгын аса. Гармоней алып бүлмә буйлап уйнап йөри башлый.) Йөгереп, Маһинур керә. Маһинур. Мөбарәк! Мөбарәк. Мин ул! (Кочаклап ала.) М а һ и н у р. Бүген үкмени? Мөбарәк. Әйе, Зариф абзый шалтыратты, хәзер үк. Маһинур. Ай, бик тиз ич! (Бер читкә китә.) Мөбарәк (тәрәзәдән карый). Әнә, Таулыга никадәр машиналар үтә. Кайсылары трубалар төягәннәр, кайсылары таш, ком, бүрәнәләр.. Барысы да нефть өчен... Маһинур. Трубалар... Әллә нинди кеше син, Мөбарәк? Мөбарәк. Әллә нинди?.. М а һ и ну р. Әйе. Бер алай, бер болай. Мөбарәк. Әй, җаным!.. Маһинур. Җаным, җаным, җаныңнан бизде җаныммы? Мөбарәк. Ай, алай димә, Маһинур! М а һ и и у р. Әле кайчан гына уңыш бәйрәмендә шаулатып туй итәрбез дигән идең. Хәзер, шауламый гына шылырга... Мөбарәк. Туйны беразга кичектерергә туры килә шул, җанкисәгем. Маһинур. Калган эшкә кар яуса?.. Мөбарәк. Таш яуса да, җанкисәгем!.. Маһинур. Әй, Мөбарәк. (Көйләп.) Әллә нигә бу арада эчләрем пошып тора. (Сыена.) Мөбарәк (кочаклый. Гудок. Сискәнеп китәләр.) Миңа, машина! Маһинур. Бар курыкканым минем... (Яңадан сыена.) Мөбарәк. Әйе? Маһинур. Бар курыкканым минем син... Мөбарәк. Мин? Маһинур. Әйе, ятларга күз салырсың дип...  
15 
 
Мөбарәк ’(җырлап куя). Күзем төшсә, күңелем төшми, Синнәи башка бүтәнгә. Маһинур. Таулы кызлары алар бик усаллар, ди... Мөбарәк. Абау! Усаллар? М а һ и н у р. Усал дигәнем, егетләргә үзләре бәйләнәләр, ди. Мөбарәк. Абау! Бәйләнәләр?.. М а һ и н у р. Бәйләнәләр дип инде, егетләрнең башларын-күзләрен әйләндерәләр, ди. Мөбарәк. Оһо! (Башын тотып.) Монысы шәп. Минем башымны да әйләндереп салырлар микән? М а һ и н у р. Кара, кара, кызлар дигәч, күзләре... (Үпкәләп читкә китә.) Мөбарәк. Кызз дигәндә кыззамын, уң кулымны суззамын... (Кочаклап.) Әй, җанкисәгем минем, нефтьтә анда синең Мөбарәгеңне генә көтеп торалар, ди. Китерегез әле шул Мөбарәк дигән егетне, хәзер ба- шын-күзен әйләндерәбез диләр, ди. (Көлә.) Маһинур. Менә инде мыскыл да итә башлады. (Борылып яулыгы белән күзләрен сөртә.) Мөбарәк (җитди). Ай, җаным, бетте, бетте! Шаярып кына, яратып кына әйтүем. Маһинур (үксеп, сыенып). Яратып кына булса, ярый. Мөбарәк. Кара аны, мин юк дип син үзең дә... (Читкә китә.) Машина гудогы. Сискәнеп китәләр. Мөбарәк ачуланып тәрәзәгә карый. Маһинур (аңа таба килеп). Ай, миннән буламы соң ул! Минем синнәи башкага күтәрелеп карыйсым да килми. Мөбарәк (үпкәләп). Дигән була... М а һ и н у р. Ә? Мөбарәк. Бер көн берәү белән капка төбегездә... 3 Маһинур. Әйе, Газизҗан белән басып тора идек. Мөбарәк. Күтәрелмичә генә карадыңмыни? Маһинур (Мөбарәк янына килә, сыена). Әй, җанкисәгем минем! Мөбарәк. Кисәгең, кисәгең. Ә үзе шырык та шырык. Урам яңгыратып көлә идең. iM аһ и нур (көлеп). Көлмичә, бигрәк тә шыр тиле егет икән ул. Мөбарәк. Нәрсә, ди? Маһинур. Мин сезне дигән була (кулы белән кечерәйтеп күрсәтә) менә шушындый чактан ук, каз көтәргә барган чактан ук яратып йөри идем, диг Мөбарәк. Алай гына дисә, син ул кадәр шыркылдамас идең әле. Маһи н у р. Әй, юләр, аның әйткәннәреиең барысын да сөйләсәң... Мөбарәк. Мин чак кына ишетеп калдым. Ул нәрсәдер яланаяк, яланбаш дип тә, аннан... Маһинур. Тыңлап тордыңмыни? Мөбарәк. Мин үтеп бара идем. Синең шырык та шырык килгәнеңне ишеткәч, ачуым килде дә агачка яшеренеп тордым. Маһинур. Әй, мескенем! Мөбарәк. Тагын, тагын ни дигән була? Маһинур (уңайсызланып). Я инде, барысын да... Мөбарәк. Ярый, сер булса, әйтмә. (Бер читкә китә.) Маһинур. Нинди сер булсын, борчак сибә. Мөбарәк. Борчак? Маһинур. Әйе. Янәсе, ул мине көн саен төшендә күрә икән. Мөбарәк (ачуланып). Күрсәтермен мин аңа төшне. Маһинур. Алай гына да түгел әле, ул әйтә...  
16 
 
Мөбарәк (кыза). Ни ди, ии ди, әйт тизрәк? Маһинур. Сине, ди, үзем белән Уралга алып китәм, ди. Мөбарәк. Ә син?.. М а һ и н у р. Мин аның юләрлегеннән көлдем генә. Яратаммы мин аны, ризамы мин, сорап та тормый. Нинди юләрләр дә бар әле, Мөбарәк! Мөбарәк (усал тавыш белән). Кара аны, ятларга күз төшерсәң... (йомшак тавыш белән.) Үтерермен. (Бик каты кысып үбә.) М а һ и н у р. Абау, чыннан да үләм дип торам. Мөбарәк (ишеккә таба бара). Ә менә әти белән әнинең риза булмавы гына эчне пошыра. Маһинур. Мөбарәк, бар, җаным, керен чык яннарына. Мөбарәк. Керен?.. М а һ и н у р. Әйе, бәлки, хәзер ризалыкларын бирерләр. М ө б а р ә к. Син, Маһинур, мине капка төбендә көтеп тор. М а һ и н у р. Көтәрмен. Тиз чык. (Чыгып китә.) Мөбарәк бүлмә буйлап туктап-туктап йөри, карана, кайбер әйберләрне кулына алып карый. Әтиләре чыгып киткән бүлмәгә кермәкче була, кире китә. Тәрәзәдәй Маһинурның башы күренә. «Кер инде», — ди ул. Мөбарәк «ярый» дигән мәгънәне аңлатып башын селкеп, тәвәккәлләп, киемнәрен төзәтеп, әти-әниләре чыгып киткән бүлмәгә таба килә, акрын гына ишекне ача. Мөбарәк. Күренмиләр. (Дәвамлы машина гудогы.) Әй, машина көтә бит әле. Ярый инде, хат язармын. Бүлмәдән күз йөгертеп чыгып китә. Урам яктан җыр, гармонь тавышы ишетелә... П ә р д S'. 
ЭПИЗОД Пәрдә алды. Түгәрәк күл күренеп тора. Мөбарәк белән Маһинур керәләр. М ө б а р ә к акрын гына гармонь уйный. Маһинур аны култыклаган. М а һ и н у р. Менә, аерылышу минутлары да җитте! М ө б а р ә к. Әйе, аерылышырга!.. М а һ и н у р. Ләкин кавышырга сүз бирешик, Мөбарәк. М ө б а р ә к. Сүз?! Егет сүзе... Акрын гына уйный, Маһинур җырлый. М а һ и н у р. Иртә торып тышка чыксам, Кош өйрәтә баласын, Кош та онытмый баласын, Оныта күрмә, җанашым. М ө б а р ә к. Усак яна, усак яна, Яна да күмерләнә, Онытырлык ярым түгел, Онытмам гомергә дә. М а һ и н у р. Гомергә дә?!. Мөбарәк. Әйе. М а һ и н у р, сүзсез генә, Мөбарәккә чиккән яулык бирә, Мөбарәк аны алып карый, почмакларына чигелгән язуларны укый. «М. кә, М. дан. Онытма! Онытмам!..» Мөбарәк яулыкны йөрәк турысына куеп ала да гармонена тага. Мөбарәк. Онытмам, Маһинур, онытмам! (Үбә.) Инде син кайт, җанкисәгем. Китим. Маһинур. Хәерле юл, сиңа Мөбарәк. Хуш!.. М ө б а р ә к. Хуш!.. Мөбарәк акрын гына гармоней уйный-уйный, туктап-туктап, кулын болгый-болгый чыга башлый, Маһинур яулык болгап карап тора. Гармонь тавышы беразга кадәр ишетелеп тора, Маһинур күз яшен сөртеп, яулык болгап басып кала. Пауза. Пәрдә күтәрелә.

 
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ 205 нче буровой алды. Тирә-юньдә тәртипсез рәвештә бүрәнәләр, трубалар, такталар аунап ята. Бер читтә мотоцикл. Еракта урман белән капланган киртләч таулар, тау башларында биек-биек вышкалар күренә. Сызылып таң ата башлый. Таң яктысы акрын гына бөтен табигатьне, буровойны каплап ала. Бер атлап, бер туктап, артына, уңга, сулга карый-карый Мөбарәк керә. Ул буровойга керергәме, кермәскәме дип икеләнеп тора. Капчыгын бер салып, бер кия. Авыл ягына карый да чыга башлый, яңадан әйләнеп керә. Ялгыз каенга сөялә. Вышкага карап тора, бүреге төшеп китә. . Мөбарәк (елмаеп, бүреген ала, кия.) Безнең Каенлының янгын сараеннан да биегрәк бит бу, әй... Саша, Сәйфулла һәм Кадрия керәләр. Аптырабрак Мөбарәккә карап үтә башлыйлар. Кадрия шаярып Мөбарәккә кагылып үтә. Көлешәләр, чыгып китәләр. Мөбарәк (елмаеп карап кала, төшмәсен дип бүреген тотып). Безнең Каенлының силос башнясыннан да биегрәк бит бу, әй!.. Егетләр һәм кыз яңадан үтәләр. Егетләр долота салынган ике тәгәрмәчле арбачык тарталар. Кадрия '(Мөбарәкне күреп). Ай, авылдан килгән егет!.. С ә й ф у л л а. Оек-чабата киеп. Мөбарәк итекләрен бер-берсенә шак иттереп бәреп куя. Кадрия. Ай, матур итекләр киеп. С ә й ф у л л а. Менә эшсез кеше! Саша. Бәйләнмәгез егеткә! Кадрия. Үпкәләмә, егет! Саша. Шаярабыз гына. } Сәйфулла (Кадрияне култыклап). Киттек, һәр очраган авыл малае белән сөйләшеп торырга. Саша. Артыграк җибәрәсең, Сәйфулла. '(Чыга башлыйлар.) Кадр и я. Сүзең булса, әйтеп кал, егет, честное слово. Мөбарәк. Сүз?! ;(Тегеләр янына бара башлый, егетләр чыгып китәләр. Кадрия кала.) Кадрия. Әйе, йомышың, сүзең булса... Мөбарәк. Миңа башлыгыгыз кирәк иде. Кадрия. Башлыгыбыз?.. Буровой мастермы? Мөбарәк (уңайсызланып). Әйе, буровой мастер. Миңа Зариф абзыйны, авылдашны күрергә кирәк ие. Кадр и я. Ә мастерны. Мөбарәк. Әйе. Эшкә, нефтькә дип килгән ием мин. Саша белән Сәйфулла әйләнеп керәләр. Туктап тыңлап торалар. Кадрия. Нефтькә. Анысы яхшы. Үзең кайсы якныкы? Саша. Безнең коллектор кыз егеттән анкета тутырта. Сәйфулла. Тсс, малай. Әллә инде алар танышлар... Мөбарәк. Авылдан. Авыл егете мин. Кадрия. Авыл егете! (Янына килә. Сәйфулла сискәнеп китә.) Мөбарәк. Сез дә биредә эшлисезме? Кадрия. Әйе. Мөбарәк (кызга карап). Бер дә генә... Кадрия. Ошамаганмыни? Мөбарәк. Әйе. Кем булып? Кадрия. Бурильщик булып, честное слово. '(Көлә.) Тыңлап торучы егетләр дә көлеп җибәрәләр. Шаярам, коллектор булып эшлим. Мөбарәк. Коллектор.., Исемегезне белергә мөмкинме?.. 2. ,с.ә*.№9 I Гг.ч' * ‘ Я 17 1 5 И Е " 'г Я;
18 
 
Кадрия. Кадрия. Мөбарәк. Кад-ри-я! Кадрия. Нигә, ямьсезме әллә? Мөбарәк. Юк, матур: Кад-ри-я! Кадрия. Ә сезнең? М ө б а р ә к. Мөбарәк. Кадрия. Мө-ба-рәк! М ө б а р ә к. Нигә, ямьсезмени? Кадрия. Матур исем, честное слово, матур. Сәйфулла (кинәт кычкырын). Матур?! Син нәрсә, малай, авылдан килеп, нефть кызларын атарга йөрисеңмени? ^Кепкасын артка каерып куя.) Кадрия. Юкны сөйләмә әле, Сәй-фул-ла! Саша. Үзең генә килергә булдыңмыни? Кадрия. Әти-әниләрең?.. А1 ө б а р ә к. Алар нишләп килсен. Әни әле дә... Саша. Әниең ни ди соң? М ө б а р ә к. Туган-үскән җирне, ди, ата-баба каберен, ди, ничек, дия ташлап китәсең, ди. Әле мин киткәнгә дә үпкәләп калды. Көләләр. Кадрия. Әти-әниләр шулай инде. Мөбарәк. Ә мин — капчыкны җилкәгә... киттем дә бардым. Сәйф у л л а. Ә кызый?.. Мөбарәк (бераз уңайсызланып). Түгәрәк күлгә хәтле озата килде. Елап калды. Кадрия. Ай, елап!.. М ө б а р ә к. Әй, искә төшермәгез инде: әни, безне калдырып китәсең, ди, Маһинур, ташлап киттең, ди, әти, колхоздан туйгансың, ди. Зариф керә. 
Кадрия (Мөбарәккә). Егет, безнең буровой мастер менә шушы кеше инде. Зар и ф. Ә, Мөбарәкҗан! Килдеңме? Шәп булган. (Мыегын өскә таба сыпыра, аркасыннан кагып куя.) Мөбарәк. Әйе, Зариф абзый. Сөйләшкән идек бит. Зариф. Дөрес эшләгәнсең. Бу егеттән менә дигән нефтяник чыгачак. С әй ф у л л а. Биредә авылдагы күк сәнәк күтәрү түгел, һу... көч кирәк биредә, көч, малай. (Җиңен кабартып мускул кебек итеп күрсәтә.) М ө б а р ә к (капчыгын салып, әйбер күтәрү хәрәкәте ясый.) Ике потлы герне утыз тапкыр күтәрәм. (Сәйфулланы җилтерәтеп күтәреп җиргә куя, аның кепкасы очып китә.) Шулай булса, барамы? Саша. Молодец, барып та чыга (Сәйфуллага карап), бәреп тә ега. Сәйфулла (тирләрен сөртеп, торып). Мактанма кеше көче белән. Кадрия. Ай, нинди көчле!.. Зариф (Мөбарәкнең капчыгын алып бирә). Син, Мөбарәк, конторага бар хәзер. Отдел кадрга. Зариф мастер җибәрде, диген. Минем бригадага сора. Җае чыккач, әйтим: кара аны, сүз тыңларсың. Менә дигән нефтьче итәрмен үзеңне. Л! ө б а р ә к (куанып). Эшләп үскәнбез, эшләрбез, Зариф абзый. (Чыга башлый.) Кадрия. Зариф абзый, контора директоры Алексей Тимофеевич үзе бирегә килергә тиеш. Ул күрше буровойда гына. 3 а р и ф. Алайса син, Мөбарәкҗан, көтеп тор. Әнә кер шунда. (Культбудкага күрсәтә. Мөбарәк кереп китә.) Кадрия (каран кала). Әйбәт егеткә ошый, честное слово! 
19 
 
С ә й ф у л л а. Ошый, сиңа?.. Кадрия (кычкырып). Ошамаслык түгел. Матур, таза. Сәйфулла. Эштәй бигрәк, кызларны ярата кебек ул. Саша. Кызларны ярату гаеп түгел ул. Син дә бит... С ә й ф у л л а. Нәрсә мин?.. Саша (Кадриягә карап). Карра кашлы... Сәйфулла. Бетте, бетте, киттек, малай. '(Чыга башлыйлар.) Зариф (чыраен сытып). Әнә, начальство да килеп җитә. Күптән килгәннәре юк ие, шәп ие. Яратмыйм шул халыкны. Тегене эшлә, моны үтә, ни өчен тегеләй дә, ни өчен болан. (Елмаеп.) Юк, Камали җибәргән ОРС машинасы икән. (Машина тавышы якыная.) Тукта инде шунда гына. Ягез, егетләр, продукт алырга. (Буровойга кереп китә.) Кадрия. Әйдәгез, миңа да кирәк әйберләр бар. Китәләр. Пауза. Мөбарәк керә. Кулында пакет. Бер агач төбенә утырып прәннек ашый башлый. Мөбарәк. Прәннекләре тәмле!.. Тукта, Маһинур да бар бит әле минем. Әгәр дә... (Пакетына карап.) Әйе шул, күчтәнәч!.. Маһинурыма!.. Иртәгә базар көн. Җибәрәм үзенә. Ай, үзе биредә булса, мин үз кулым белән бирер идем аңа, мә, Маһинурым, сиңа бу, нефтьчеләр машинасыннан сатып алдым, мә, сиңа ул!., дияр идем. Конфет, печенье, шоколад... мә инде!.. Мә!.. (Пакетын сузып тора. Кадрия кереп пакетны ала.) Кадрия. Миңамы, Мөбарәк?.. Мөбарәк (аптырап кала, тиз генә пакетын ала). Әйе, сезгә, аңа. сезгә, аңа!.. (Кадрия пакетны ал м акчы була, Мөбарәк бирми.) Кадрия. Үзегез сезгә дидегез ич. (Ала.) Мөбарәк. Ә, шулаймы, алай булгач, алыгыз. Кадрия. Алдым ич инде, рәхмәт. Авыл күчтәнәчедер инде. Мөбарәк. Ә, әйе, түгел, әйе. Кадрия. Зарплата алгач, мин сиңа Мөбарәк «Шипр» алып бирермен, честное слово. Мөбарәк. Шипр?.. Кадрия. Әйе, искиткеч одеколон ул. Сәйфулла белән Саша керәләр. С ә й ф у л л а. Ну бу Камали абзыйны... Саша. Дөге юк. Сәйфулла. Май беткән, имеш. Кадрия. Менә, беткәч, нишләсеннәр инде! Саша (каранып). Әнә, машина килә. «Газ». Кем икән?.. Кадр и я. Ярый, егетләр, мин 325 нче буровойга киттем. ’(Китә.) Саша. Контора директоры. Менә кем белән сөйләшергә иде. С ә й ф у л л а. Нәрсә турында??. Саша. Ташбакага атланып баруыбыз турында. С ә й ф у л л а. Синнән булыр. Син бит актив. Ә без... тайыйк. (Китә.) Машина тавышы. Пауза. Саша машина килгән якка килә, шул вакыт Сәйфулла кереп Сашаны алып чыгып китә. Бераздан Бакланов керә һәм тиз генә куллары белән колакларын каплый. Бакланов. Тагын ротор?.. (Карана.) Тәртип тә күренми. (Буровой ягына бара.) Зариф керә, сыекчага пычранып беткән. 3 а р и ф. Ә, кордаш, иптәш директор, сәлам бирдек. Бакланов. Алдык. Нәрсә булды тагы сиңа, нәрсә? 3 а р и ф. Әнә, шланг шартлады ла...  
20 
 
Бакланов. Шланг. Нигә син тагы шул роторга тотындың әле?.. Кайчан гына сөйләшкән идек бит. 3 а р и ф. Шулайрак булды инде. Запас трубин юк иде. Забойга до- лотны төшерүем булды, турбин кәҗәләнде. Әллә инде дөрес җыелмаган? Бакланов. Тикшереп алырга кирәк иде. Аз гына турбин тегеләй- болай булдымы, хәзер роторга тотына башлыйсың. Участок инженерына шалтыратырга иде. Беркөн килдеме ул?.. Зариф. Килде. Ләкин җае чыккач, әйтим: һавадагы торнага үрелеп, кулындагы чыпчыкны ычкындырма, диләр бит. Миннән булмый ул турбин. Алла дигәннәре була торган булса, шул үзебезнең элекке ротордан аермасын. Бу турбин бик кәнительле нәрсә булып чыкты. Бакланов. Техникадан курыкмыйк без, Зариф Сабирович, аны үзебез йөгәнлик, үзебез. Зариф. Шулай итәрбез, ләкин зинһар син мине бу турбинлы буровойдан алып, үзем белән бергә, картайган роторым белән эшләргә рөхсәт ит. Зинһар, кордаш, шулай ит әле. Әйдә, сынау өчен бер бригада роторда калсын. Кирәк икән, турбин белән ярышам. Баш җитми минем аңа. Катлаулы нәрсә. Бик үк җаваплы булмаган, тынычрак бер участок табылыр әле. Шунда әкрен генә кайнашыйм мин, ә?! Бакланов. О, әкрен генә, картларча гына. Беренчедән, Зариф Сабирович, нефтьтә җавапсыз участок булмаганын син беләсең, икенчедән, син шуны бел: карт роторга кире кайту юк, һич юк. Хәзер турбобур, электробур хәл итәчәк. Зариф. Ротор да, Зариф та картайгач, миңа нишләргә инде синеңчә, дус кеше, ә?.. Бакланов. Сиңамы?.. (Пауза.) Гайнуллин да, Юрии да яшь түгелләр. Нишләделәр соң алар?.. Нишләделәр?.. Синең кебек яңа техникага искечә карамадылар. Үзләштерделәр, өйрәнделәр. Шаулашып Саша, Сәйфулла, Мөбарәк керәләр. Тегеләрне күргәч, аптырап туктыйлар. Бакланов. Бу нинди егет тагы? Саша. Бу егет нефтькә, эшкә килгән. Бакланов (Мөбарәкне җентекләп карый). Шәп булган. Син егет, эшкә килдеңме, әллә туйгамы? Мөбарәк (аптырап). Нигә, абзый? Бакланов. Бу кадәр киенеп дим. М ө б а р ә к. Ә анысы инде... Булгач киенәбез. Аннары... Бакланов. Әйе? Мөбарәк. Аннары дигәнем шул, мин бит, абый, «Таң»нан. Зариф. Егетнең «Таң»нан дигәне атаклы колхоздан дигән сүз ул, иптәш директор. Мөбарәк. Бездә, абый, нефтькә килгәндә, шулай киенебрәк килергә тырышалар. Зариф. Исегездәдер, кордаш, без Бакуга эшкә килгәндә чабатадан идек. Ул да иске була иде әле. Бакланов. Синең, егет, колхоздай рөхсәтең бардыр бит? Мөбарәк. Бар, абый, тик әти белән әни генә... Бакланов. Ризалык бирмәделәрмени? Мөбарәк. Шулайрак шул. Саша. Бу егетне безнең бригадага алыйк, Алексей Тимофеевич. Бакланов (Сашага). Тукта син, Иванов, хәзер нинди эштә әле? Саша. Верховой. Бакланов (егетнең аркасыннан кагып). Күптәнме әле верховой? С а ш а. Өч ел. Бакланов (аптырап). Өч ел. '(Зарифка.) Ни өчен өч ел буе верховой? Әллә начар эшлиме?  
21 
 
Зариф. Нәкъ киресе — шәп эшли. Шуңа күрә җибәрәсебез килми. Бакла и о в. Зариф Сабирович?.. Зариф (мыегын өскә таба сыпырып). Пожалуй, егетне тагын бер баскычка күтәрергә кирәк булыр. Алексей Тимофеевич, иптәш директор, кордаш, авылдашны минем бригадага куйыйк әле. Мин аны менә дигән нефтяник итәрмен. Бакланов. Карарбыз. Син, егет, берәр сәгатьтән конторага кил. Кадрлар бүлегенә. Ләкин кайсы бригадага... анысын әйтерләр. Саша. Безгә инде, безгә. Мөбарәк. Рәхмәт, абый! Бакланов. Рәхмәт... Алай булгач, болай итик әле, болай: мастер, верховой егетне иртәгесе көннән помбур ит, Сәйфулланы өскә (вышка өстенә күрсәтә) — верховой, бу егет тә җилле күренә, әйдә сезгә булсын. Иртәгә конторда оформить итәрсез. 3 а р и ф. Менә монысы ярый, иптәш директор. Егетләр Мөбарәкне сырып алалар: «Бергә эшлибез, бергә», — диләр. Я, егетләр, вахта алмашына, әйдәгез эшкә. Мячковскийга, каты пласка җитәбез. Нык күзәтергә кирәк булыр. Саша Мөбарәкне култыклап ала, машиналар ягына чыгып китәләр. Бакланов (елмаеп карап кала). Бу егетләр булдырырлар! 3 а р и ф. Егетләр — барып торган арсланнар инде. Бакланов. Егетләр — арсланнар. Ә командир?.. (Зарифка җентекләп карый.) Арсланнар белән командовать итә алырлыкмы соң бу командир, ә?! Бакланов Зарифка текәлеп карый, Зариф башын ия. Пәрдә. 
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ 
414 нче буровой алды. Уңда культбудканың бер кырые күренә. Кечерәк кенә тәрәзә. Стенада план үтәлешен күрсәткән такта. Көз. Сары . яфраклы агачлар фонында скважиналар, цистерналар күренеп тора. Кадрия керә, кулында кәгазь кисәге. Кадрия. Күренмиләр. Кайда икән? Мөбарәк белән бергә кайтабыз. Әнием әйтә: җебеп йөрсәң, гомереңә кияү йөзе күрмәссең, ди. Монысын ычкындырма, ди. Мөбарәк керә. Ай җаным, бик арыдыңмы? Мөбарәк. Ә, Кадрия, исәнлекме? Кадрия. Әни әйтмешли, дөбердәтеп. Мөбарәк, бик аз гына башыңны иеп тор әле. Мөбарәк. Башымны?.. Кадр и я. Я инде. Мөбарәк. Муеныма атланмакчы буласыңмы әллә?.. Кадрия. Юк инде... Мөбарәк. Пожалуйста. (Башын ия, Кадрия ислемай сөртә.) Фу, нәрсәдер, нефть исе килә бит, Кадрия. Кадр и я. Ыефть? Ах, миндә нинди нефть булсын, честное слово. Мөбарәк (ислемайны ала). Юк дисең, Кадрия, менә ич.  
22 
 
Кадрия. Нәрсә сөйлисең син, бу «Шипр»— ислемай ич. Мөбарәк. Ислемай да нефтьтән эшләнә, Кадрия. Әллә белмидер идеңме? Кадрия. Белмидер идем, честное слово, белмидер идем. М ө б а р ә к. Белмәсәң, бел. Нефтьтән совет галимнәре мең төрдән артык әйбер алалар. Кадрия. Мең төрле!.. Мөбарәк. Әйе. Шуларпың иң әһәмиятлесе... Кадри я. Әйе. Мөбарәк (елмаеп). Иң әһәмиятлесе — Шипр. (Агач ботагына көзге куеп чәчен тарый.) Кадрия (флаконны иснәп). Ислемай — нефть, нефть — ислемай! Аңламыйм, честное слово, аңламыйм. (Мөбарәкнең чәч тараганын күреп елмая.) 1Матур, матур инде. М ө б а р ә к. Сиңа җитми инде. Кадрия (Мөбарәккә сыргаланып). Бергә кайтырбыз. Аннары безгә барырбыз. Ай, нинди күңелле булыр! М ө б а р ә к. Сезгә?.. Кадрия. Әйе. Ай, безнең әни пылауны шундый тәмле итеп пешерә, тагын да салыгыз әле, Камилә апа, дип кенә торырсың, честное слово... Ә өстәл янында өч йолдыз балкып торыр... Мөб а р ә к. Анысын карарбыз. Кадрия. Карарбыз түгел, барырбыз. Кадрия, боргаланып-сыргалаиып, Мөбарәк тирәсендә әйләнгәлн, үпмәкче булып авызын суза, шулвакыт кулларын сөртә-сөртә Сәйфулла белән Саша керәләр. Кадрия тиз генә культбудкага таба китә. Сәйф у л л а. Оһо, Кадрия кадерле килгән икән. Кадрия эндәшми генә кулындагы кәгазен тактага ябыштыра башлый. Сәйфулла. Кара безнең Кадрияне — эрре!.. (/Мөбарәккә.) Шул чәчеңне һаман рәтләп йөртергә өйрәнә алмыйсың бит, малай, ә?.. Саша. Аның каравы башкасын яхшы өйрәнде ул. С ә й ф у л л а. Башкасын? Саша. Турбинны,-дим, вообще нефтьне дим. Мөбарәк. Саша дускай, турбинны әле бик үк үзләштердек дип булмый. Сәйфулла. Алай «да карт бик борчылыр, малай. Саша. Нәрсә, планны тутырган өченме? Сәйфулла. Әй, борын чөярлек эш юк ла... Мөбарәк. Нигә, шулай башлана инде ул. Сәйфулла. Башлана, имеш. Сип дә инде, малай. Эшли башлавыңа ике ел да тулмаган, ә карт мастерга каршы килеп йөргән буласың. Шул Зариф абзый булмаса, син ике ел эчендә помбур булыр идеңмени!.. Саша. Зариф абзый дисеңме?.. Зариф абзый гына үстерә торган булса, син вообще манараңда гына утырмас идең... Күптән бурильщик булган булыр идең инде. С ә й ф у л л а. Әй, исем киткән лә... Саша. Сәйфулла, син үзең болай карап торуга вообще яшь кешегә охшыйсың... С ә й ф у л л а (ачуланып). Вообще гынамы?.. Саша (һавада вообще сүзен язып). Әйе, вообще!.. Ә сүзләреңнән, фу, ис... искелек аңкып тора. Мөбарәк. Монысын шәп әйттең, дус кеше. Сәйфулла. Зариф абзый кайткан, ди. Килеп чыкса, шәбеңне бирер әле. Кадрия. Я, егетләр, сүз көрәштермәгез, менә укыгыз — приказ. 
23 
 
Мөбарәк. Приказ?.. Саша. Бүләкләү турындамы? С ә й ф у л л а. Шәп булган. Күпмешәрдән? Кадрия. Көтеп тор, бүләк тагы сезгә. Саша. А что?.. Соңгы атнада без... Кадрия. Ай, егетләр, приказ!.. Зариф абзый турында. М ө б а р ә к. Зариф абзый турында? С ә й ф у л л а. Әллә безнең мастерны?.. Кадрия. Әйе, Зариф абзыйны мастерлыктан төшерделәр. Барысы да приказ эленгән такта янына киләләр. Тавышсыз гына укыйлар. Пауза. Сәйфулла. Харап иткәннәр картны. Сезнең генә эш бу... Саша. Авызың әйткәнне колагың ишетсен синең, Сәйфулла. Сәйфулла. Әнә, акка кара белән язылган ич: яшьләргә үсәргә мөмкинлек бирмәве, — диелгән... Саша. Без язганмыни аны?.. Мөбарәк. Алай да күңелле хәбәр түгел бу! Ерактан Зариф күренә. Саша. Әнә, үзе дә килә. Егетләр будка янына киләләр. Зариф керә. Җентекләп егетләргә карый. Зариф. Биш-алты гына көн булмый тордым, эшне бутап та өлгергәнсез, ә!.. Саша (Сәйфуллага карап). Кем әйтә? Нишләп бутыйк, ди... Мөбарәк. Киресенчә, Зариф абзый!.. (Зарифка утырырга урын күрсәтә, Зариф утырмый.) 3 а р и ф. Саша Иванов, син кем әле? Саша. Бурильщик. Зари ф. Кем кушты сезгә турбинга күчәргә? Саша. Үзебез. Сәйфулла. Әйттем бит мин сезгә. Узынмыйк, Зариф абзый үзе •белә ничек эшләргә, дидем. 3 а р и ф. Бурильщик помушнигы ни ди? Мөбарәк. Бөтен җирдә турбин ич. Безгә ни өчен сөйрәлергә. Зариф. Вот, егетләр, бу аяклы казаны үз башыма чакыртканмын икән. Әйтегез әле, мин кем? Мастермы?.. Мөбарәк. Сез районда идегез бит, Зариф абзый. Менә шул, сез булмагач, без Саша белән конторага бардык. Сәйфулла. Д^ин бармадым, Зариф абзый. Саша. Ә конторада безнең турбинга күчүебезгә бик риза булдылар. М ө б а р ә к. Инженер килде. 3 а р и ф. Мин турбин-мурбиины белмим. Беләсем дә килми. Кәни- тельле нәрсә ул. Менә шул: иртәгедән үк вахтагызны ротор белән башларсыз. Мөбарәк. Зариф абзый, турбин белән нефтькә тизрәк тә, арзанрак . та барып җитүне тормыш үзе күрсәтте ич инде. Әнә Гыйлаҗев, Гайнуллин, Юрин бригадалары дан казандылар, ә без... Без һаман да койрыкта... Зариф. Гыйлаҗев, имеш. Әллә син дә Гыйлаҗев булырга уйлыйсыңмы? Саша. Гыйлаҗевлар кебек эшли алсаң, бик ярар иде дә... Зариф. Әй, алар начальствога ярарга тырышалар, шуңа күрә алармы начальство поддержать итә дә... Мөбарәк. Нигә, матур инициативаны поддержать итмәсен, ди. ‘Яңадан яңага омтылу заманы хәзер.  
24 
 
Зариф (кызып). Син миңа китаптан ятлап алган сүзләреңне сөйләмә. Мастер әйткән икән — үтәгез. Бетте-китте. Саша. Әгәр мастер вообще дөрес әйтмәсә?! 3 а р и ф. Анысын, Саша, җыелышта критикларсыз, ә хәзер минемчә эшләгез. Сәйфулла. Ээ. Мастер — командир, командир сүзе — приказ. Зариф. Ә приказны үтәми карагыз... Кадрия. Әйе, Зариф абзый. (Тактага күрсәтә.) Әнә, приказ. Үтәми ярамый шул аны. Зариф. Приказ?.. С ә й ф у л л а. Сезнең турыда ла... Зариф. Минем турыда?.. (Җилтерәп такта янына килә, яшьләр аны күзәтеп торалар. Ул башта авыз эченнән генә укый. Пауза.) Кадрия. Мөбарәк, милый, мин күрше буровойга гына. Кайтышлый керермен, яме?.. Сәйфулла (йөгереп, Кадрия янына килә, Кадрия кебек сөйли). Кадрия, милая, бергә-бергә, күгәрчен кебек гөрләшә-гөрләшә кайтырбыз, яме? Кадрия. Я түгел. (Кулын Мөбарәккә болгап чыгып китә.) Зариф (приказны кычкырып, ачу белән бүлә-бүлә укый). «Системалы рәвештә планны үтәмәве, яңа техникага салкын каравы һәм яшьләргә үсәргә мөмкинлек бирмәве өчен мастер Зариф Сабитовны вакытлыча мастерлыктан төшереп, 315 нче буровойга гади бурильщик итеп билгеләргә. Бораулау конторасы директоры урынбасары Фатихов». (Ачу, шикләнү белән Мөбарәккә карап ала) Ә, Бакланов кордаш?.. (Пауза.) /Мастерлыктан алырга. Юк, алай булмый ул, булмый. Үзем барыйм әле. Сөйләшим. Директорның үзе, кордаш белми торгандыр. Ул риза түгелдер. 20 еллар буе бергә нефть чыгарган кеше бит ул. Сәйфулла. Прравильно, директор Бакланов белми торгандыр. Зариф. Кордаш эшлиме соң андый эшне. Үзе рабочий булган кеше ул. Киттем. (Чыга башлый.) Бакланов килеп керә. Бакланов. Сәлам, Зариф Сабировичка, егетләргә... Мөбарәк. Исәнмесез... Сәйфулла. Алексей Тимофеевич! (Башын иеп куя.) Зариф (приказга күрсәтеп). Сәламнең җиллесен биргәнсез, иптәш директор, ә!.. Бакланов приказ тактасы янына бара, карый. Б а к л а н о в. Мин кул куймаган бит аңа. С ә й ф у л л а. Әйттем бит, малай. М ө б а р ә к. Алай булганда эш икенче. Зариф. Әһә, алай булгач, син, Алексей Тимофеевич, приказ белән риза түгел. Пауза. Бакланов. Районда идем бит мин. Миңа, Таулыга шалтыраттылар. Зариф. Ә сез ризалык бирмәгән идегезме? Бакланов (уйланып). Безме?.. Зариф. Әйе, сез... Бакланов. ЛАин һәм партия оешмасы ризалык бирмәгән булса, приказ монда эленеп тормас иде, Зариф Сабирович. Зариф. Эленеп тормас иде диген, ә... Аңлашыла. Синең дә эш икән бу. Их, Алексей Тимофеевич, ничә еллар буе Бакуда бергә нефть^чы- гарган кешегә, җитмәсә тагын кордашыңа шундый эш, ә?! Әле кайчан гына үзеңнең мастер икәнлегеңне оныткансың син... Кабинет, машина рабочийны да боза икән. 
25 
 
Бакланов. Синең бригадаң бөтен контораны артка сөйри. Ярдәм дә күрсәтелде, әйтелде дә, ә үзгәреш юк, юк. Зар иф. Долото белән иза чигәбез. Бакланов. Асрлан кебек егетләрең бар. Ә син алар белән дә килешә алмыйсың. Зариф. Китап сүзләрен кабатлап йөри торган Мөбарәк белән килешимме? Әллә, алай итик, болай итик, дип шашып йөри торган Саша белән килешәсеңме? Саша. Шашмагач, янмагач, эш булмый ул. Бакланов. Яшьләргә ход бирмичә ярамый, ярамый. Зариф. Анысы ярамый, ә менә потомственный нефтьчегә, 20 ел буена мастер булган кешегә кәҗә билеты бирергә ярый, ә? Булмый ул алай. Бакланов. Мастер исемен акламый башласа, хаталарын төзәтмә- сә, тормыш арбасына утырып бара алмый башласа, була икән ул, була икән. 3 а р и ф. Үзең беләсең, мин нефть исен иснәп үскән кеше, без чыгарган нефтьне бергә җыйсаң, һу, диңгез булыр. Аннары заманында нефть министрының үзе белән сөйләшкәнебез бар бит. Бакланов. Дөрес, заманында булган иде, ә хәзер?.. Саша. Чыннан да эшнең рәте юк шул. С ә й ф у л л а. Әй, син кысылма инде. Бакланов. Шулай эшләми булмады, булмады, Зариф Сабирович. Аңла син аны: кордаш дип, иптәш дип, бергә эшләгән кеше дип мин әле дә либераллык күрсәттем. Ә хәзер булдыра алмыйм. Зариф. Анысын булдыра алмадың... Ә үзең өскә, директорлыкка мендең (кулы белән күрсәтә), ә дус дип йөргән кешене түбәнгә таба төшерергә булдыра алдың. Ярар... (Акрын гына чыга башлый.) Карт мастер белән шаяруыгызга үкенерсез әле. Үкенерсез! (Чыгып китә.) Бакланов. Бик авырга алды бит карт, авырга!.. Саша, Сәйфулла чыга башлыйлар. Егетләр, бик аз гына сөйләшеп алырбыз әле. Саша. Күптән кирәк иде, Алексей Тимофеевич. С ә й ф у л л а. Ни турыда, иптәш директор? Бакланов. Хәл-әхвәл турында. (Егетләргә карап.) Менә кайсы- гызгадыр вакытлыча булса да Зариф мастерның эшен алып барырга туры килер. Сөйләшербез. Мөбарәк. Әйе, сөйләшерсез. Бакланов. Ә син? Мөбарәк. Минем уйлар башкачарак, Алексей Тимофеевич. Бакланов. Башкачарак?.. С ә й ф у л л а. Иптәш директор (Мөбарәккә карап, чәчләрен сыпырып куя), безнең Җамали авылына китәргә чамалый. Авылдан ниндидер хат алды ул... Саша. Я инде... Мөбарәк. Шулайрак, Алексей Тимофеевич. Килгән саен әти кайт дип бәйләнә, әни, килен хезмәте күрә алмыйм, дип рәнҗи. Кыз да үпкәләп хат яза. Ә монда Кадрия бәйләнә. Эшнең дә рәте-чираты юк. Бакланов. Булмаган икән, булыр. Безнең әле синең турыда бер планыбыз да бар, планыбыз. (Елмаеп.) Ә кызлардан, егет булсаң, курыкма син... Саша. Прравильно. С ә й ф у л л а. Ул кызый, иптәш директор, миңа да... гашыйк булып йөри. Саша. Сиңа гашыйк булып түгел, синнән качып йөри ул. (Көлә- 
26 
 
Б а к л а по в. План дигәнем шул, Мөбарәк, сине укырга җибәрү һәм башкалар... Мөбарәк, (башын чайкап). Белмим инде, белмим. Бакланов (Мөбарәкнең чәчләрен төзәтеп). Нечава, барысы да рәтләнер. Саша (Мөбарәккә). Әйдә, гашыйк. Без биредә генә, Алексей Тимофеевич. (Будкага кереп китәләр.) Сәмыйк керә. Үзен бик эре тота. С ә м ы й к. Кантурда юк, диделәр, буровойда, диделәр. Кайда соң ул?.. Бакланов. Кемне югалттыгыз, абзый кеше? Сәмыйк (каты итеп). Сез түгелдер бит ул директор?.. Бакланов. Әйе, бораулау конторасы директоры Бакланов мин булам. (Трубаларны күрсәтеп.) Утырыгз, исәнмесез, абзый кеше. Үзегез кем буласыз? С ә м ы й к. Минме? Мин «Таң» колхозы председателе Сәмыйк Нуруллин булам. Минем малаем Мөбарәк тә сездә эшли бит. Шуны да күреп китим дип... Ә. әйе, исәнмесез, әмма ликин утырып тормыйм. Болай да утырттыгыз инде, җитәр. Бакланов. Минме? ' С ә м ы й к. Синдер инде... Әйе, әйе, ата-баба күрмәгән хәл бу! Кайсыгызның эше ул, ә?! Озын сүзнең кыскасы: кемнең хакы бар ул эшне эшләргә... Сез, иптәш директор, яңарак кеше, белми торгансыздыр. Искеләрен дә искә төшереп үтим. Бакланов. Сөйләгез, иптәш председатель. С ә м ы й к. Шушы буровой килгәч, безнең колхозның басуы тарайды. Җиребезне ерталар, басуларыбызны таптыйлар, кешеләребез китә... Бакланов (аптырап). Ничек ул алай? С ә м ы й к. Соңгы вакыт шәригатьтән тыш киттеләр. Әле өченче көн генә ап-ак чәчәк атып, күкрәп үсеп утырган карабодай чәчүлегенә әллә нинди коточкыч машина кергән дә канау казый башлаган. Карабодайдан кара җир генә калды. Бакланов. Туктагыз әле, хәзер аңлатам. С ә м ы й к. Аңлашылды инде. Безнең белән, колхоз белән башта сөйләшергә, киңәшергә кирәк иде. Озын сүзнең кыскасы: сабый бала кебек кычкырып елый яздым. Бу нинди хәл бу? Бакланов. Минемчә, бу турыда колхозга хәбәр ителде. С ә м ы й к. Ай-Һай, шулай микән?.. Бакланов. Нигә, аны белүе кыен түгел. '(Культбудка тәрәзәсеннән телефон трубкасын ала.) Сәмыйк. Әйтмәделәр дип... Ә, әйе, безнең колхоз телефоны эшләми, бугай. Бакланов. Эшли, эшли. «Таң» колхозымы бу? Сез председатель урынбасарымы? Әһә, нәкъ кирәкле кеше. Сез ни өчен председательгә әйтмәдегез. Нәрсә дип? Карабодай турында. Җыелышта аңлатыгыз, дип. Ә, әйттегез, яхшы! (Трубканы элә.) Менә монысы миңа ошамый, председатель иптәш, ошамый. Сәмыйк (уңайсызланып). Әйтте бугай шул. Әйтсә дә, әйтмәсә дә, күкрәп үсеп утырган карабодайның күбесе юк инде. Ишетүем булды — бардым. Баруым булды, ни күзем белән күрим: чәчәк атып утырган карабодай балчыкка күмелеп калган. Колхозчының никадәр көче кергән бит аңа. Ә сез аны машина белән таптатасыз. Бакланов. Яна буровойлардан тизрәк нефть алырга кирәк, иптәш председатель. Аның өчен су кирәк. Су җибәрү өчен канау казымый- ’Ча булмый. 
27 
 
Сәмыйк. Канау? Ә икмәк, колхоз?.. Озын сүзнең кыскасы: икмәк кирәкмимени инде сезгә?.. Бакланов. Ялгышасыз, иптәш председатель. Җир астыннан нефтьне чыгарырга кирәктер бит. Сәмыйк. Ансыи аңлыйбыз без. Ыифтәсе дә кирәк аның. Тик ул канавыгызны басу үтми торган җирдән казырга ярамыймыни дибез без. Бакланов. Ярамый шул, Сәмыйк абзый, яраса, шулай гына эшләр идек. Мөбарәк керә. Мөбарәк. Исәнлекме, әти? (Күрешәләр.) Әйдә әти, минем вахтам I бетте. Сәмыйк. Дөбердәтеп, Мөбарәкҗан. Тик бераз 'сабыр ит. Монда бераз гына эш бар. Бакланов. Мөбарәк, бая әйтә алмаган план турында киңрәк сөйләшербез әле. Оныттырма. Сәмыйк. План дигән нәрсә ул бездә дә юк түгел. Менә карабодайны хәл итик әле, иптәш директор. Мин дә үзем өчен йөрмим. Әнә, безнең киң басуларда мул уңыш өлгерә. Кем җыяр аны? Эш көче җитми хәзер. Кешеләребез нефтькә китәләр. Менә Мөбарәк тә ата-ана- сын, авылын ташлап, шашып йөрде. Хәер, ул хәзер инде акылга утыра, бугай. Бүген мин аны үзебезнең «Победага» утыртып Каенлыга. Җитмәсә тагы кызлары да буровой егетләре дип шашалар. Әллә нәрсә бу! Соңгы өч ел эчендә генә дә колхозның типсә тимер өзәрдәй өч кызы нефтьнең өч егетенә кияүгә чыкты. Бакланов. Ансы инде мәхәббәт мәсьәләсе. Кызлар синеме, минеме, нефтьченеме, колхозчынымы яраталар, анысы үз эшләре, үз. С ә м ы й к. Ансы шулай. Әле сүз уңаеннан гына әйтүем. Озын сүзнең кыскасы: колхозда да менә дигән егетләр бар бит диюем. Бакланов (елмаеп). Нефтькә дә кешеләр кирәк шул, кирәк. С ә м ы й к. Әй, син дә шундый икәнсең. Бакланов. Борчылма, председатель. Нефтьнең әле аның синең колхозыңа да ярдәме тияр, бик тияр. С ә м ы й к. Анысы инде, без болай да көчле колхоз. Бакланов. Алай да нефтьнең ярдәме кирәк булыр. С ә м ы й к. Ансыи карарбыз. Менә тагын монысын карагыз сез. Кичә Галиулла карт инештән казларын алып кайтып бара икән. Барысы да кап-каралар, ди. Буялып беткәннәр, ди. Я, әйтегез инде, кап-кара каз була димени? Ата-баба күрмәгән хәл. Бакланов. Нишләгәннәр соң алар? Сәмыйк. Инештә коенганнар. Җитмәсә тагын берсе: «Галиулла абзый, казларыңны кайда буяттың?» — дип көлә, ди. Озын сүзнең кыскасы: нефть сеңгән казны кем ашый, ди, аны. Бакланов (блокнотына яза). Монсын дөрес әйтәсез. Чарасын күрербез. Ә канау үткән карабодай хакы түләнер. Сәмыйк. Ничек кенә түләрсез әле. Биш өлеш итеп. Эш андамыни. Күкрәп үсеп утырган чәчүлекнең күз алдында туфракка күмелүе, ай!.. (Күзләрен йома.) Уйлап карагыз, никадәр колхозчының никадәр көче кергән бит анда... Сөрелгән, тырмаланган, чәчелгән. (Тавышын көчәйтә бара.) Уталган, каралган, тәрбияләнгән. Әнә, Мөбарәк яхшы белә аны... М ө б а р ә к. Әти, арттырыбрак җибәрәсең инде. С ә м ы й к. Бер дә арттырмыйм. Көннәи-көн вышка күтәрелә, басу тарая. Болай булса, тиздән бу тирәне вышка урманы каплап алыр. Бакланов. Алай да колхоз үз эшен алып барачак. Бәлки аның эшендә бераз үзгәреш булыр. Ләкин эш барыбер булачак, иптәш председатель, барыбер. 
28 
 
Сәмыйк. Бездә эшсезләр юклыгын минем пионерым да белә. «Таң» колхозы атаклы колхоз ул, энем. Аны алдынгы колхоз итәргә аз көч түгелмәде. Сугыш вакытларын искә дә алмыйм әле мин, һу... Бакланов. Вакытлы аңлашылмаучылык бу, Сәмыйк абзый. Аклашырбыз, колхоз да, нефть тә үзебезнеке. С ә м ы й к. Ансы дөрес, кем, директор иптәш, нифтәсе дә үзебезнеке. Алай булгач, аңлашыйк, озын сүзнең кыскасы: ул экскаватор басып киткән карабодай чәчүлеге өчен акчаны кайчан алырбыз икән? Бакланов. Аның өчен акт, счет... Сәмыйк (кесәсеннән кәгазь кисәкләре алып бирә). Менә акты да. шчоты да. Бакланов. Ансын тиз тоткансыз. С ә м ы й к. Машинагыз да басуны бик тиз актарып китте ич. Бакланов. Бухгалтериягә бирегез, председатель иптәш. С ә м ы й к. Бирербез, әмма ликин ата-баба күрмәгән бу хәлне тикшерү өчен комиссия төзик. Бакланов. Комиссия? С ә м ы й к. Әйе, өч кешедән. Икесе колхоздан, берсе сездән, нифтә- дән. Я ярый, туган. (Бакланов белән саубуллаша.) Хушыгыз. Моннаг соң аңлашып эшлибез булыр инде, ә?.. Бакланов. Әйе, әйе, аңлашып. Колхоз кызлары белән буровой егетләре аңлашалар икән, анда да каршы килештән булмасын, дим. С ә м ы й к. Ай, хәйләкәр икәнсең син дә, Баклан агай. Ярар, шулай итәрбез. (Сәмыйк чыга башлый. Мөбарәк аптырап чыгарга да, чыкмаска да белми тора.) Әйдә, Мөбарәкҗан. Хәлеңне ишеттек. Әйттем мин сиңа: колхозыңнан да хәерлесе булмас, дидем. Әйдә, булмыш председатель «Победа»сының түрендә булачак председательгә түрдән урын... Бакланов. Мөбарәк— председатель? Ә без бит аны әле күтәрергә дибрәк тора идек, күтәрергә... Мөбарәк (икеләнеп тора да). Хушыгыз, иптәш, Бакланов. Бакланов. Ашыкма, Мөбарәк. Уйлап эш ит. (Пауза. Икесе дг Мөбарәкка карыйлар.) Мөбарәк. Ярый, хушыгыз, Алексей Тимофеевич! Әйдә, әти. С ә м ы й к (тантаналы рәвештә Баклановка күз ташлый.) Хуш иттек, иптәш директор, үпкәләштән булмасын. Әйдә, Мөбарәкҗан, Маһинурың да көтә анда, әниең дә... Озын сүзнең кыскасы: аңлаштык бугай инде, иптәш директор, хушыгыз!.. (Кулларын җәеп Мөбарәккә юл бирә. Чыгып китәләр.) Бакланов (карап кала). Уйлап эш ит, Мөбарәк, уйлап. Җиде кат үлчә, бер кат кис! Пәрдә. 
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Палатка. Аның алгы ягы ачып куелган. Палатка алдында яңгыр суы, пычрак. Йөрер очен такталар куелган. Алгы планда аяклары җиргә кертеп утыртылган өстәл һә« скамьялар. Берничә агач үсеп утыра. Арткы планда таулар, яңа салына башлаган зур-зур йортлар, күтәргеч краннар. Пәрдә ачылганда Г а й ш ә чәй хәзерләп йөрн. Г а й ш ә. Кая югалды инде. Тиз генә чәй эчәргә дә кайтып китәсене бит. Ай, шул Мөбарәкне, буровой, буровой дип үлде бит. Эшеннән кайтып керә алмый. Юньле торыр урыны да юк. Чатырда торалар. Үзенен тагы бер дә исе китмәгән була: әй, әни, хәзер бик күп өйләр салына. Фатиры да булыр, ди. (Тактага баскан җиреннән таеп егыла яза.) Әй. җен суккыры, пычрагы да теңкәгә тиде. Сәмыйк керә. Юешләнеп беткән. Кулында төргәкләр. Гайшә. Әллә кайда йөрисең, әтисе. Караңгы төшкәнче кайтып тәсе ие. Аның чатырында кунмассың бит.  
29 
 
Самый к. Китәбез. Әиә Шәйхулла атны гына эчерсен. Г а й ш ә. Атны?.. Сәмыйк. Эне. Бензин эчерсен, дим. Г а й ш ә. Аласы әйберләрең алындымы инде? С ә м ы й к. Алынды. Мә, әнисе. (Төргәкләрне берәм-берәм ташлый. Гайшә ала.) Бу нинди ел булды бу. Яңгыр да, яңгыр. Үч иткәндәй... Гайшә. Үч иткән шул. Ата-баба каберен ташлап киткәч, шулай »була ул. йөрмәсен ие. Сәмыйк (өсләрен сөртә). Дөрес әйтәсең. Моннан соң йөрмәс. Г а й ш ә. Ничек йөрмәс? С ә м ы й к. Әй, әнисе, тәки безнеңчә була бит әле. Г а й ш ә. Безнеңчә? С ә м ы й к. Әйе, Мөбарәкҗан кайтырга булды. Г а й ш ә. Авызыңа бал да май. Алайса, әтисе, тиз генә туйлап... Сәмыйк (эре генә). Хәзер инде барысы да була. Башта туйлап җибәрербез, аннан ипләп курска озатырбыз. Аннары үзеңә мәгълүм: мә колхоз печатен. Гайшә. И, Маһинур да кайтып җитсә... С ә м ы й к. Казаннанмы? Г а й ш ә. Әйе. С ә м ы й к. Бергә кайтачакбыз. «Победа»да урын җитәрлек. Г а й ш ә. Бәй, кайда күрдең? С ә м ы й к. Бая очрады. Г а й ш ә. Я? Сәмыйк. Кыз кеше бит. Бераз кырланып торды. Янәсе, бирегә ки- . лү уңайсыз. Гайшә. Чәйгә килеп җитсә ярый инде. Әйдә, әтисе, кулларыңны юдырыйм да... (Сөлге алып чыга башлый.) Сәмыйк. Шулай диген, Гайшәбану сылуым иркәм... '(Әтәчләнеп Гайшә артыннан бара.) Г а й ш ә. Кара-кара, юиьсезне.. Чыгып китәләр. Карана-карана Маһинур керә. Кечерәк кенә чемодан күтәргән. Маһи н у р. Шушында торалар микәнни. Ай, Мөбарәк кенә өйдә булмаса ярар иде. Күрәсем дә килә үзен. Бик килә, тартынам да, хәтта куркам да кебек. Кинәт, мин сезне танымыйм дисә... Ай, алай ук димәс лә!.. (Чемоданын куя, скамьяга утыра.) Гайшә керә, Маһинурны күреп, кычкырып җибәрә. Гайшә. Бәй, кунак бар икән ич! '(Аркасыннан сөя.) М а һ и н у р. Сәмыйк абзый бергә кайтырбыз дигәч... Гайшә. И, шулай итми ни. Машина иркен. М а һ и н у р. Мөбарәк эштәдер шул. Гайшә. Эштә лә. Эшенең дә рәте-чираты юк, бугай. Маһинур. Нишләп икән? Аны бик мактыйлар дип ишеттек без. Г а й ш ә. Әй, әнә шул Зариф дигән зимагур белән лә... Килешә алмыйлар икән. Я, Маһинур, Казанда ниләр бар? Сөйлә әле. Капларда булдың, ниләр күрдең? Маһинур. Әй, Гайшә апа, Казан гөрли инде ул. Өч көн слетта булдык. Гайшә. Сәмыйк абыең әйтеп тора иде әле: безнең Маһинур да чыгып сөйләгән икән, аңа да бик нык кул чапканнар икән, дип. Нәрсәләр генә әйттең соң, Маһинур? М а һ и н у р. Шул үзебезнең бакча турында гына. Г айшә (Маһинурның янына ук килеп утыра, аңа туп-туры карап). Син алай гына димә. Абыйларында булгансыңдыр? М а һ и н у р. Булдым. Сәлам әйттеләр.  
30 
 
Г а й ш ә. Җиңгәң йөкле иде, кыз тапканмы, малаймы? М а һ и н у р. 1\ыз да, малай да. Г а й ш ә. Ә?.. М а һ и и у р. Игезәкләр. Г а й ш ә. Бар икән!.. М а һ и н у р. - Шундый матурлар, шундый парлар. Берсеннән-берсеи аерып булмый. Кап-кара күзлеләр, түм-түгәрәк йөзлеләр. Тупырдап то- ралар, тупырдап... , Г а й ш ә. Я, кайтканда сөйләрсең калганнарын, чишен әле, килен. Маһинур. Килен?! Г а й ш ә. Бәй, дисә ни. Сүз куешкан ич инде. М а һ и н у р. Ансы шулай. Ләкин Мөбарәк турында әллә нинди сүзләр йөри, Гайшә апа. Г а й ш ә. Ачуым да бер килмәгәе, ата-бабада булмаганны... Менә кайтсын гына әле... . , Маһинур. Зинһар өчен, андый эш орышып кына булмый ул. Гайшә апа, Казан күчтәнәчләре белән эчик әле. Г а й ш ә. Әй, юкка мәшәкатьләнмә инде. Маһинур (чемоданыннан вак-төяк ашамлыклар ала). Бер мәшәкате дә юк аның. Г а й ш ә. И, лимонына хәтле бар. Маһинур, бар, син, акыллым, юынып кер. Мувальнигы шунда, тышта. Маһинур чыгып китә. Г айшә (Маһинур куйган әйберләрне карый). И, бу лимонын кисмик әле. Кодагыйга алып кайтсын. С ә м ы и к чыга. С ә м ы й к. Кодагый?! Г а й ш ә. Әйе, лимонын әйтәм. Кодагыйга калсын, дим. Килен дә бик уңган безнең, карт. С ә м ы й к. Килен? Г а й ш ә. Әйе, Маһинур... (Маһинур чыгып киткән якка күрсәтә.) Килде бит килен. Кара инде, карт! С ә м ый к (елмаеп). Казан күчтәнәче! Маһинур керә. Г айшә. Әтисе, Мөбарәк бүген үк кайтыр микән? М а һ и н у р. Отпуск алганмыни? С ә м ы й к. Бөтенләйгә. Туган авылыңа кайтмый буламыни ул. Бүген ук алып кайтабыз үзен. Ә иртәгә—председатель. М а һ и ну р. Ашыкма әле, Сәмыйк абзый. Сәмыйк. Ашыкмыйм. Иртә белән кантурдаи кайтканда үз авызы белән әйтте: әти, син ат беләнме?— ди. Ә мин «Таң»иарның «Победа»- да гына жилдереп йөрүләрен оныттыңмыни, дим. Теге: мине утыртып алып кайтасыңмы?—ди. Ә мин: рәхим ит, күңел киң, машина иркен, дидем. М а һ и н у р. Ай, белмим шул! С ә м ы й к. Сөйләшкән инде без. (Маһинурга карап күз кысып.) Килен готовой — шаулатып туй. Гайшә (куанып). Әйтәм, чемоданын хәзерләп йөри ие. Менә икән (Чемоданны ала.) С ә м ы й к. Син, әнисе, әйберләрен һәйбәтләп әзерләп, төенләп кун Чәй эчкәч, машина белән килермен дә выжт Каенлыга. Г а й ш ә. Ярар, әтисе, апсын хәзер үк эшләрбез. Әйдә, Маһинур. (Палаткага кереп китәләр.)  
31 
 
Сәм ы й к. Әйе, бу арада борын очы да кычытып тора иде, күчтәнәч ашыйсы булган икән. Гайшә белән Маһинур палаткадан чемодан, төенчекләр бәйләнгән китаплар алып чыгалар. Әнисе, бар, самоварыңны алып чык. Казан күчтәнәче белән чәйләп алыйк. Г айшә. Ансы була, әтисе. (Кереп китә.) Пауза. Сәмыйк белән Маһинур уңайсызланып карашып алалар. С ә м ы й к. Әйдә, килен, утырып җибәр. Маһинур оялып кына килеп утыра. Гайшә самовар алып чыга, чәй ясый башлый М а һ и н у р. Әй, карагыз әле, кара. (Көлә.) Бер абый пычрактан галошын ала алмый. Бер аягын ала, икенчесе бата. (Барысы да карыйлар.) С ә м ы й к. Шундый пычракта нишләп йөри икән ул. Шәһәрендә генә утырса. Гайшә. Утырса, утырса, һәркемнең үз кәсебе дигәндәй, кушканнардыр. Шәһәрчә киенгән кеше килеп керә. Беләгенә плащ салган. Пычракка батып беткән. Ике галошын ике кулына тоткан. Эшләпәсе маңгаена төшкән, чалбар балакларын сызганган. Үзе тирләп беткән. Култык астында пычрак чәчрәп беткән папка. Фәриди (елмаеп, өс-башын сөрткәләп). Исәнмесез! Мөбарәк Ну- руллиниар палатасы шушымы инде?. * С ә м ы й к. Шушы. Әйдүк, кунак, түрдән уз. М а һ и н у р (урып бирә). Абый, бирегә утырыгыз. Фәриди. Рәхмәт. Мин әле өстәл янына утырырлык түгел. Гайшә, һай, мескенем, эшләпәсенә хәтле пычрак чәчрәп беткән. Маһинур Фәридинең киемнәрен сөртә. С ә м ы й к. Мондый пычракта нишләп йөрисез, туган? Г а й ш ә. Кәсебе шулдыр инде. Ирекле көннән йөрмәс ие, балакаем, кушканнардыр. Фәриди (көлеп). Юк, әбкәй, ирекле көннән йөрим. Үзем теләп. 
Радиодан тапшыру башлана. Диктор. Тыңлагыз, тыңлагыз! Казан сөйли... Концертыбызны башлыйбыз. (Җыр тапшырыла.) Ф ә р и д и. Тыңлыйк әле. Күптән радио тыңлаганым юк иде. М а һ и н у р. Сез, абый, Казаннанмы? Фәриди. Әйе, сеңелем. Менә рәхмәт. (Өс-башын рәтли.) Г а й ш ә. Инде кайнар чәй дә эчеп җибәрсәң... С ә м ы й к. Сез, иптәш, артист-фәлән, ахры. Ф ә р и д и. Ни өчен алай дисез? Сәмыйк. Ни өчен дип инде... М а һ и и у р. Безнең якта эшләпә кигән, галстук таккан кеше күрсәләр, артист диләр, абый. Ф ә р п д и. Сирәк киләләрмени? Кайткач әйтербез аны. (Блокнотына яза.) Сәмыйк. Алай язып торгач, булмый ул, энем. Ф ә р и д и. Ник? С ә м ы й к. Шулай күптән түгел генә, моннан бер-нке ел элек, безнен «Таң»га да артистлар килеп чыкканнар иде. Казаннан дигәч, халык күп җыелган иде. 
32 
 
Г а й ш ә. Ачуым да бер килмәгәе, шуның нәрсәсен сөйләп торасын... Ф ә р и д и. Нигә, начар булдымыни? Сэмы и к. Ннчавалары да бар не дэ, ни... Г a ft ш ә. Әй, бер мескене җырлады анда... Фәриди. Мескен? Г айшә. Мескен димәскә ни. Шундый азапланып, көчәнеп җырлый, бугазы ертылып китәме инде дип курыктым. С ә м ы й к. Күзләре акайды тегенең. Г a й ш ә. Мәченең койрыгыннан тартканда чыга торган яшелле-күк- ле тавышлар чыгара. Халык та усал безнең. Көләләр. Ә мин җәллим үзен. С ә м ы ft к. Көлмичә ни, булдыра алмагач, җырламасын. Г айшә. Әй, әтисе, кәсебе шул булгач, нишләсен инде. Әиә, безнең! Мөбарәкләр нефть чыгаралар, сез җир сөрәсез. Берәүләр ашханәдә аш пешереп торалар. Икенче берсе әнә гармонь тарта. Бу үзенчә җырлаган булып, акырып көн итә... Нишләсен инде, башка өнәре булмагач... Сәмыйк (ачуланып). Өнәре, өнәре. Син дә, әнисе, шундый халтурачыларны яклап маташасың. Г a й ш ә. Соң, нишләсен инде ул? С ә м ы й к. Нишләсен, кулыннан килгән эшкә тотынсын. Ә син, туган, үзең нинди йомыш белән? Ф ә р и д и. Дөнья күреп йөрим, абзый кеше. Диктор. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе композитор Фәридинең нефтьчеләргә багышлап язылган популяр җырын тапшырабыз. Ф ә р и д и радиоалгыч янына барып тыңлый. Ф Ә р и д и. Популяр?.. М а һ и н у р. Абый, сез ул композиторны күреп тә беләсездер. Аның матур көйләре дә бар. Фәриди. Начарлары күбрәкмени? М а һ и н у р. Юк түгел шул. Үзенә әйтмәгез тагын. С ә м ы й к. Алып кына куй әле шул радионы. Ф ә р и д и. Көе ошамыймыни? Нефтьчеләр җыры ич. С ә м ы й к. Дыңгыр да даңгыр. Башны авырттыра. Гайшә. Бер дә генә татар көенә охшамаган шул. Ф әр иди (Маһинурга). Сезнеңчә, сеңелкәш? /Маһинур. Миңа да бик ошап бетми. Көйгә охшаган җирләре дә юк түгел аның. С ә м ы й к. Озын сүзнең кыскасы, туган, аның музыкасында моң юк, дөбер дә шатыр... Ягез, шәһәр күчтәнәчләреннән җитешегез. Ф ә р и д и. Рәхмәт. Эш киемнәреннән Мөбарәк кайтып керә. Ул, Маһинурны күрүгә кинәт туктый. Бик азга гына сүзсез кала. М ө б а р ә к. Маһинур! Кайттыңмы? Исәнлекме? (Фәридигә.) Композитор иптәш, безнең чатырны озак эзләдегезме? Ф ә р и д и. Юк, тиз таптым. Маһинур. Композитор!? Мөбарәк. Әйе, композитор Фәриди абый ул. Маһинур. Без белмәдек ич, оятлы булдык. Фәриди. Рәхмәт, туры сүзегезгә! М ө б а р ә к. Аңламыйм. Сәмыйк. Без, Мөбарәк, аның чыгарган көйләрен үз алдында хурлап ташладык. М ө б а р ә к. Хәзергә берегез белән дә күрешеп тормыйм. '(Кулын карый.) Юынып чыгыйм.

 
Г а й ш ә. Әйдә, улым, җылы суым да бар. Г а и ш ә белән Мөбарәк чыгып китәләр. Маһинур. Ай, Фәриди абый, үзегез дә инде! Шулай яшерәләрмени. Ф ә р и д и. Әйе, мин ул композитор Фәриди. Нефтьчеләргә ошый торган яңа көй язар өчен үзегезгә килдем. Сәмыйк. Аисын, егет, тормышның үзенә килеп шәп иткәнсең! Битен сөртә-сөртә Мөбарәк чыга. Чиста, пөхтә итеп киенгән. Аның артынннан Г а й ш ә керә. Әйдә, Мөбарәк, утырып сәдис. М а һ и н у р. Утыр, Мөбарәк. Мөбарәк. Башта кызлар белән күрешик. "(Маһинур белән күрешә.) Ерактан килгән кунак белән күрешкән идек инде без. Алай да... [(Күрешә, чәй эчәргә утыра.) Сәмыйк. Я, туган, көй яклары көйләнәме? Фэр иди. Ул як, Сәмыйк абзый, бик үк көйле түгел әле. С ә м ы й к. Соң ул көй дигәннәрен шул Казанда гына чыгарып булмыймыни? Гайшә. И әтисе, дөнья күреп кайтыйм дигәндер инде, кәсебе шул ’ булгач, нишләсен. Фәриди. Апа дөрес әйтә? дөнья күреп, кешеләрне өйрәнеп. С ә м ы й к. Соң?.. Фәриди. Байтак торам инде, тик җыр тумый тора әле. Гайшә. Инде ни эшләргә уйлыйсың? Фәриди. Нишләргә дип, әле йөрергә, күрергә, өйрәнергә уйлыйм. Сәмыйк. Аларның нәрсә, барып чыкмый икән, кайтты китте Казанына. Ф ә р и д и. Юк инде, абзый кеше, алай итмәбез. Нефтьчеләр җырын язарга дигәнмен, сүз биргәнмен икән, үзем яшь булмасам да, сүзем егет сүзе булырга тиеш инде, шулаймы, Мөбарәк? Мөбарәк уңайсызланып утыра. Сәмыйк (Фәридинең сүзен бүлә). Кем, көй чыгаручы иптәш, сез үзегез авылныкымы? Гайшә (Фәридинең өс-башына карап). И, әтисе, каян авылныкы булсын, ди. Фәриди. Крестьян малае мин. Элекке заманда әтинең бер корчаңгы атыннан башка бернәрсәсе дә булмаган. С ә м ы й к. Чүтеки авылдан киткәнсең, ә?.. Фәриди. Әни доктор булыр минем улым ди иде. М а һ и н у р. Ә сез?.. Ф ә р и д и. Мин, әти әйтмешли, кече яшьтән сыбызгы сызгыртып йөреп, Москвага барып, консерваторияне бетердем, композитор булдым. Г а й ш ә. Ансы һәркемнең үз кәсебе дигәндәй... С ә м ы й к. Карагыз инде, ә, көй чыгарып әпәй ашап йөргәч, икмәк ничек җитсен ди инде. Мөбарәк. Арттырыбрак җибәрәсең, әти. Сәмыйк. Шаярып әйтүем, туган, чынга алма тагын. Фәриди. Юк ла, мин үзем дә шаярып сөйләшергә яратам. Маһи н у р. Әйе, үпкәләмәгез, абый. Фәриди. Ярый, рәхмәт сыегызга. Промыселга барасым бар. Сөйләшеп булмады, Мөбарәк, үзең миңа килеп чыгарсың инде. '(Чыга башлый.) Мөбарәк. Ярый, Фәриди абый, ярый. Сәмыйк (озата). Безнең колхозга да килеп чыгыгыз. Сәмыйк аб- загыз да заманында гармонь тарткалаган кеше. 3- с. Ә.“ № 9.  33 
34 
 
Г а й in э. Кара мунчада. Сэмы й к. Шушы арада килсәгез, туй да күреп китәрсез, туган. Фэр иди. Туй? Г а й UI ә. Әйе, Маһинур безнең килен буласы кеше бит. Фәриди. О, алай булгач, һичшиксез, киләм. Ярый, хушыгыз. (Чыга башлый.) Гайшә. Хуш. бәбкәм, сөйләгәндә безне дә куш. М ө б а р ә к. Хушыгыз, Фәриди абый. 
Ф ә р и д п КИТӘ. С ә м ы й к. Я. Мөбарәкҗан, үзеңнең авторитетлы сүзеңне әйтеп, туларның исен китәр әле. М ө б а р ә к. Нинди сүз? Сәмыйк (чәен өрә-өрә эчеп). Авылга кайтачагыңны, аннан шаулатып туй итәчәгебезне, аннан курска китәчәгеңне, аннан председатель булачагыңны. Сөйлә әле шуларны. Шаккатсыннар бер. Югыйсә әнә киленнең ышанасы килми. Мөбарәк унга калып тора. Барысы да, чынаякларын күтәргән килеш, нәрсә әйтер икән дип Мөбарәккә карыйлар. Г а й ш ә. И, кичә күргән төшем раска килә, ахрысы. С ә м ы й к. Төш?.. Г а й ш ә. Әйе. Бик моңлы итеп музыкаң уйнаганны тыңлаганбыз да, имеш, шуннан соң, әтисе, синең белән бергәләп үкси-үкси елыйбыз, имеш. С ә м ы й к. Я?.. Г а й ш ә. Шул. Музыкаи ансы — хәбәр, елавы — шатлык ул. Сәмыйк. Шатлык дигәнең — улыңның кайтуы инде, ә?.. Г а й ш ә. Дөрес уйлагансың, улым! С ә м ы й к. Әйткән сүз — аткан ук, диләр. 1 М ө б а р ә к. Әти, син мине гафу ит инде. С ә м ы й к. Ә?.. (Сикереп тора.) Г а й ш ә. Я... Мөбарәк. Мин инде Таулыда калырга булдым. С ә м ы й к. Калырга!.. Күпкәме? Мөбарәк. Бөтенләйгә! М а һ и н у р. Әйттем бит, Сәмыйк абзый, ашыкмагыз дип. Г а й ш ә. Менәтерә, әтисе, туйлап җибәрдең... Сәмыйк (урындыгын тибеп аудара, өстәл яныннан китә). Шул директорлары гына эшне бозды. Югыйсә... М ө б а р ә к. Юк, уйлап эшлә генә диде ул. Мин уйлап эшләдем. Сәмыйк. Атаңда уйнап йөрми монда. (Урамга карап кычкыра.' Шәйхулла, машина! Барысы да урыннарыннан торалар, аптырыйлар, Мөбарәк Маһинурга нәрсәдер әй: мәкче була, ләкин М а һ и и у р аннан читкәрәк китәргә тырыша. Сәмыйк. Әйдә, әнисе, җыен. Маһинур, син дә. Кайтыйк. Бу, юн5 сез, авылыннан гына түгел, ата-анасыинан да, сөйгән ярыннан да ва кичәргә булган икән. Машина тавышы. Киттек, бу малай безне инде бөтенләйгә онытырга тели булса кирә! Маһи н у р. Онытырга?.. (Мөбарәккә карый. Мөбарәк Маһинур> таба килә башлый.) /Мөбарәк. Маһинур! М а һ и н ур "нишләргә белмичә, бер чыкмакчы була, бер кире керә. Шул вакыт Зарю иыц исерек тавышы ишетелә. Аныц алпан-тилпән килгәне күренә.
35 
 
Самый к. Әнә, буровой мастерың килә. Чәй эчегез бергәләп. Әйдә, ' анисе, җебемә. Безне санламый ул хәзер. Әнә,— кантур кешеләре белән үзең чәчкән игенне таптарга машиналар җибәр. Синнән дә шуны гына көтәргә калды. Мөбарәк аптырап бер әнисе янына килә, бер әтисе янына бара. Маһинурга нәрсәдер әйтмәкче була. Мөбарәк. Әти, ни сөйлисен син. Әни, син дә бит инде... Гайшә (Сәмыйкка карап). Акрын. Атаң ишетмәсен. Әтисе, син дә бик холыксызланма инде. Я, хуш, улым. Инде буласы булган икән, хатыңны ешрак язарсыц. (Күз яшен сөртә.) ? Самый к. Язмасын. Хатын-кыз халкының шул булыр инде. Хәзер балавыз сыга башлый. Әйдәгез, әйдә. (Гайшә белән Маһинурны җилте- . рәтеп алып чыга башлый, тегеләр борыла-борыла карыйлар, китәләр.) Мөбарәк. Менә нинди хәлләр дә була икән ул дөньяда! Маһинур белән дә сөйләшеп булмады. (Әзерләп куйган әйберләрне күреп аптырый, чишә башлый.) Төенчекләр чишелсен. (Гармонь алып моңлы бер көй уйный. Пауза.) Зариф күренә. Агачка тотынып чайкалып тора да керә. Зариф. Кайда әле ул... Мал-лай-шал-лай! Юк, малай түгел. Яна гына мичтән өлгереп чыккан бурильщик ярдәмчесе. (Көлә.) Мастер итеп тә куярлар әле үзеңне. М ө б а р ә к. Зариф абзый! Бераз нормадан ашып ‘киткәнмени?.. 3 а р и ф. Ашса ни, эчсә ни, эчсә, Зариф үзенекен эчә. Синекен эчми. Камали дус белән эчә. Мөбарәк. Тапкансың дус!.. 3 а р и ф. һу, дус кеше ул минем. Синең какой-такой делың бар анда. Сәбәпсез салмый ул. Зариф абзагыз кайчан гына мастер ие, ә бүген, бүген — гади бурильщик. Түгел дисеңме?.. 1 Мөбарәк. Зариф абзый, берәр чынаяк куе чәй эчеп җибәр. Зариф (кулын сузып). Чәй? Мәй, диген син. (Күзен уып.) Ә, Мөбарәк? Җае чыккач, әйтим: синнән мәен дә эчмим мин. (Өстәл янына утыра, пычрак кулларын өстәлгә куя.) Мөбарәк (чәй биреп). Нигә алай дисең, Зариф абзый. Минем сиңа ни зарарым тигәне бар? 3 а р и ф. һу, син мине мастерлыктан төшерттең дә хәзер үзең мастерлыкка үреләсеңме?.. Ә Зариф мастерга, егерме ел нефтьтә эшләгән рабочийга — кәҗә билеты. Юк, алай булмый ул!.. Мөбарәк. Зариф абзый, ник дөрес булмаган нәрсәне сөйлисең, мин ник сине төшертим, ди. Зариф. Нич-чава, без эшладек инде, ярар, җитәр. М ө б а р ә к. Хәзер? 3 а р и ф. Эшләмим. Пр-ринципиалыю эшләмим. Мөбарәк. Нефть мастерына эшләми йөрү килешәмени инде. Зариф (күзен акайтып Мөбарәккә карый). Кар-ра, кар-ра, күкәй тавыкны өйрәтә. Җае чыккач, әйтим: мыскыл иткәнгә эшләмим. Мөбарәк. Мыскыл?.. 3 а р и ф. Әйе. Егерме ел мастер. Егерме беренче елны кинәт простой рабочий, имеш. Булмый ул алай. ЛАастер булып эшлим. Башкача юк. Ә сиңа мәңге риза түгел. Мөбарәк. Их, Зариф абзый, ник алай дисең син? 3 а р и ф. Дим. Дияргә дәхелем бар. (Өстәлгә суга, торып Мөбарәк янына килә башлый.) У, мин әле сине... Үз башыма бәла итеп авылдан алып киләм тагы. Мөбарәк (сукмасын дип сак, ләкин курыкмыйча басып тора). Нефть эшенә өйрәтүең өчен рәхмәт, Зариф абзый, ләкин мин... Әйдә, чәй 
35
36 
 
эч әле, Зариф абзый, бераз җиңелрәк булыр... (Чынаяк белән чәй суза.' Зариф чынаякка үрелә, Мөбарәкнең күзләренә карый, чынаякны ал- мый.) Зариф. Җиңелрәк дисеңме, Мөбарәк?.. Ничә еллар буе бергә эш- ләгән кордашың директор була да, синнән мастер исемен тартып алсын да шуннан җиңелрәк булсын, имеш. Юк, алай булмый ул. (Өстәлгә суга, аннан өстәлгә капланып елый башлый. Мөбарәк нишләргә белмичә аптырап йөри, чәй ясый, Зарифка суза, кире куя. Зарифның идәндә яткан кепкасын алып, кулы белән сөртә, аны Зарифка кидермәкче була.) Пәрдә, 
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ 
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ 
402 нче буровой. Төн. Тау башында вышка, югары басымлы ток баганалары силуэтлары күренә. Факел утлары дөрләп яна. Пәрдә ачылганда, сәхнәдә берәү дә юк. Бераздан акрын гына, тирәягына карана-карана, Зариф керә. Зариф. Ерактан булса да карап торыйм дип килдем, йөрәк түзми! Ниндидер авария булган, диләр. Нишләделәр икән?.. Җыен яшь җилкенчәк бит. (Аяк тавышы ишетеп, агачка поса.) Кем булыр икән? Кара, кара син аны, күз күрмәгән кеше бу? Буровойдан Ф ә р и д и чыга. Чәчләре тузган, өсте буялып беткән, кулларын селтн- селтн йөренә. 
Ф әр иди. Инде ни эшләргә? Шулай кулымны селтәп бер эш тә чыгара алмыйча Казангамы?.. Иң кирәкле нәрсәне тотып булмый. (Акрын гына көйли. Ниндидер кош сайрый.) Нефть һәм кош. Кызык. Казанда вакытта мин, нефть чыга торган җирдә машиналар тавышы гына да, нефть исе генә килә торгандыр дип уйлый идем. (Чәчәк алып исни, күкрәгенә кадый. Тыңлый, яза. Кулларын бутап көйли.) Әһә, матур-матур уйлар туа башлады түгелме соң?.. Бая Мөбарәк шулайрак көйләде, бугай... (Кулларын селеккәләп йөри.) Зариф. Әллә инде бу кешенең акыл ягы саерак?.. Нишли соң ул? Ф ә р и д и. Бүген биредә таң атканчы булам. Зариф. Булмый гына тор әле. (Зариф кулларын селтәп үзенә таба килгән Фәридинең каршысына чыга һәм кулын тотып ала.) Син, энекәш, нинди төнге кош, нишләп төнлә йөрисең? Ф ә р и д и. Мин, абзый кеше, көндез дә йөрим. Зариф. Телеңә салынма син. Моны буровой диләр. Чит кешегә ярамый. Ф ә р и д и. Чит кеше?.. Зариф. Әйе. Биредә эш кешесенә генә йөрергә ярый. Ф әр иди. Пропускам бар минем. Ә үзегез соң, абзый кеше, нишләп эшләмичә йөрисез? Зариф (кинәт аптырап). Эшлә-мичә... Ф ә р и д и. Әйе. Әнә бит Мөбарәкләр төн дип тормыйлар... Зариф. Ә соң син, энекәш, үзең нишләп йокламыйча... Ф ә р и д и. Ә үзегез? Зариф. Үзебез, үзебез! Үзебезнең йокыбыз... Ф ә р и д и. Менә безнең үзебезнең дә йокыбыз качты шул. Тормыштан артта калганбыз, абзый кеше. Шуны хәзер йокламыйча куып җитәргә исәплибез. Зариф '(Фәридинең өс-башыннан күз йөртеп). Исәбең дөрес. Кем соң син?
37 
 
Фэр ид и. Мин көй чыгаручы, композитор... Зариф. Ишеткәнем бар. Дөньяда андый кешеләр була. Фэр иди. Фәриди дигән композиторны ишеткәнегез бардыр. 3 а р и ф. Яна ишетеп торам. Фәриди. Моннан соң ишетсеннәр өчен, ишетелерлек көй языйк дип килдек, абзый. 3 а р и ф. Ансын әйбәт эшләгәнсең. Фәриди. Инде сезне кем дип белик. Үзегез әйтмешли, нинди төнге кош? Зариф. Кош түгел. Мин, мин мастер идем... Ә хәзер, просто Зариф 1 кына. ' Фәриди. Мастер, просто Зариф... Ишеткәнем бар. 3 а р и ф. һо, Зариф мастер турында да ишетмәгәч... Фәриди. Ләкин кайчандыр шәп кенә мастер булган дип. Ә хәзер? 3 а р и ф. Нишләгән хәзер?.. Ф ә р и д и. Хәзер дә шәп дип, тик хәзер бурильщикка төшерелгән дә шуннан хәмер дигән нәрсә белән дуслашып киткән икән дип... Зариф. Җитте, җитте. Бик күп беләсең икән, көй чыгаручы иптәш. Нич-чава, әле без... Фәриди. Зариф абзый, яхшылап кына сөйләшик әле: сез дә су белән эшләүгә күчтегезме? 3 а р и ф. Сыекча белән генә... Фәриди. Ә, шуңа күрә дә эшегез сыекмыни? Зариф (ачуланып). Син куертырга килдеңмени. Әнә, яшь бурильщик белән куертыгыз. (Тыңлый. Анда Мөбарәкләр шаулаша.) Тыңла туларның матур тавышын... Бәлки, берәр моңлы көй килеп чыгар. (Кы- зу-кызу атлап чыгып китә.) Фәриди (артыннан барып). Туктагыз әле, Зариф абзый! Китте. Ә үзе ул бик характерлы кешегә охшаган. (Тыңлый.) Л1өбарәкләрнең тавышларын тыңла, ди. Ачуланып әйтте ул аны, ә дөрес әйтте. Сөйләшим әле мин аның белән. (Зариф артыннан чыгып китә.) Кулларын сөртә-сөртә Сәйфулла керә, аның артыннан Саша килә. Сәйфулла. Җитте, малай, бетмәс. Икенче смена башлыйбыз, җитте. Мин тамак ялгап алам. Саша. Давай, Сәйфулла, иң кызу вакытта. Сәйфулла. Шул малай бурильщик булганнан бирле бездә гел кызу инде, чыда гына. Саша. Эштә төрле хәл була бит ул. Ул үзе дә ял итмәгән бит. Сәйфулла. Мин һаман да шуны әйтәм: Мөбарәкне бик тиз күтәрделәр, бик-тиз төшерерләр дә... Саша. Әйдә, Сәйфулла, юкка кәҗәләнмә. Сәйфулла (җиңнәрен төшерә). Кул юылган, җиң төшерелгән минем. Верховой Сәйфулла Хәйретдинов ашап ала хәзер. (Төенчегеннән бер бутылка сөт чыгара, ашый башлый.) Саша. Син Хәйретдинов түгел, Хәерсезев. (Җирәнеп Сәйфуллага карап.) Ашавыңның да рәте юк. Башка ялкаулар эшкә ялкау булсалар да ашауга кызу булалар иде. Ә бу — сыер шикелле көйши. Сәйфулла (кинәт сикереп торып, Сашага ябыша). Сыер? Минме сыер? Хәзер ипи шүрлегеңне җимерәм. Саша (Сәйфулланың якасыннан алып җилтерәтеп үз урынына китереп утырта). Комсомолга кермәкче булып йөри тагын, лодырь! ^Чы- гып китә.) Сәйфулла. Күрсәтер идем дә инде мин сиңа лодырьны... шүрлим генә. (Бугазын тотып карый.) Күңелсез генә 3 а р п ф керә. Сәйфулланы күреп аптырый. 3 а р и ф. Әй, егет, пешәме?  
38 
 
Сәйфулла (пәрәмәч күрсәтеп). Пешмәгән булса, ашамас идем. 3 а р п ф. Эш ягып әптәм мпн. Сәйфулла. Ә ансы инде, Зариф абзый, пешмәгән, чеп-чи. (Авызына ашамлык тутырган килеш сикереп тора да Зариф янына килә, иелә-сыгыла сөйли башлый.) И, спи барындагы кебек булса, бик шәп булыр пе. Мөбарәктән буламы соң? Ә эш кушарга дисәң, булдыра, тегесен эшлә, монысын үтә...* Зариф (чыраен сытып буровойга күрсәтеп). Анда ни эшлиләр? С ә й ф у л л а. Эшлиләр. 3 а р и ф. Ә син? С ә й ф у л л а. Ашыйм. Зарп ф. Ничек тамагыңа аш үтә синең! Сәйфулла. Авария дип инде мпн ял итмим ди. 3 а р и ф. Әй, нишләп булдыра алмыйлар соң әле, ә?.. Буровойдан Мөбарәк чыга, чәчләре тузган, бит-куллары буялып беткән, арыга® кыяфәттә. Су эчә. М өб а р ә к. 0, Зарпф абзый килгән икән, исәнлекме? Авырый дип ишеткән идем. Зарпф абзый. 3 а р н ф. Нигә, килергә ярамыймыни? М ө б а р ә к. Бик ярый. Зариф. Эшегезнең тукталуын ишетүем булды, кайтышлый кердем, я нәрсә булган, нәрсәдә хикмәт? Мөбарәк. Көн буе азапланабыз, ләкин хикмәтнең нәрсәдә икәнлеген белә алмыйбыз шул, Зариф абзый. Шулай да хикмәт трубаларда булырга тиеш. Зариф. Ә, белә алмыйсыз? Ике сүзнең берендә авыз күтәреп: китап та фән, уку да язу дигән булып йөрисез. Менә карап карыйк фәнне, син дә бит укып йөрисең, төзәтегез. М ө б а р ә к. Буровой капкасы төбенә хәтле килеп җиткәч, бик үк арымаган булсаң,. бәлки, кереп тә чыгарсың, Зариф абзый.5 Эх, без инде 30—40 метр бораулаган булыр идек!.. Зариф (Мөбарәкнең күзләренә туры карап). 30—40 метр диген, ә?.. 30—40 метрның нәрсә икәнлеген мастер аңламыймы соң? Энем, мастерга оста куллы булу гына җитми, аның колаклары да сизгер булырга тиеш, машиналар тавышын тыңлый белергә дә кирәк. (Пауза.) Ярар, әйбәт итеп, олы итеп соравын, өчен, элекке мастер кереп карасын, тапмас микән ул хикмәтне. Әйдә, Мөбарәкҗан, кердек. х С ә й ф у л л а ашап бетерә, эшкә җыена, көйли. Ф ә р и д и керә, тыңлый, кулларын болгап куя. Ф Ә р И Д и. Әһә, шәп!.. С ә й ф у л л а (җырлап куя). Талдии нечкә билләреңә кул салдым үкенечкә. Ф ә р и д и. Матур көй! С ә й ф у л л а. Авыл көе. Мөбарәк Зариф н ы ярым кочаклый, буровойга кереп китәләр. Пауза. Буровоя ягыннан насос машиналарының эшли башлавы ишетелә. Сәйфулла тыңлап елмая, тора һәм җиңнәрен сызгана башлый. Мөбарәк. Сәйфулла, мен, егет, манараңа. Сәйфулла. Булдырганнар.’ Шәп. Киттем, малай... (йөгереп чыгып китә, Фәриди карап кала. Өстән, вышкадан Сәйфулла тавышы: композитор абый, бирегә мен, җил тавышын тыңларсың...) Фәриди. Мина, егет, кешеләр йөрәге кирәк. (Юл ягыннан җыр тавышы ишетелә, Фәриди кулларын болгап йөренә, җырга кушыла.) П ә р д ә.  
39 
 
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Буровой мастерлар хәзерли торган курс тулай торагы. Стенада төрле плакатлар. Ике кровать тора. Кровать араларында тумбочкалар. Бер тумбочка өстендә радиоалгыч, икенчесендә көзге. Бүлмә уртасында өстәл, аның өстендә су тутырылган графин, стакан, букет. Идәнгә келәм җәелгән. Кровать араларында багаж каешлары белән бәйләнгән чемоданнар, төргәкләр тора. Пәрдә ачылганда, сәхнәдә берәү дә юк. Радио тапшыру бара. Диктор. Моңа кадәр’нефть фронтының алгы сызыгында мастер Гайнуллин бара иде. Мөбарәк керә, эш киемнәреннән. Радиоалгыч янына килеп, аның тавышын көчәйтә, f тыңлый. Шушы көннәрдә генә Татарстан нефтьчеләре тагын да зуррак уңышларга ирештеләр. Яшь мастер Мөбарәк Нуруллин бригадасы 895 иче скважинаны рекордлы срокта, ягъни бер айда бораулап тапшырдьҮ. Бригада членнары барысы да бүләкләнделәр. Мөбарәк (елмаеп). Ну, бу хәбәрче халкы өлгер дә инде. Кичә геиә бездә булган иде, ә бүгеи ииде тапшыру. Әии әйтмешли, һәркемнең үз кәсебе шул... ЛА а һ и н у р керә, Мөбарәк аны күрми. М а һ н нур. Мөбарәк иптәш Нуруллин биредә торамы? Мөбарәк Маһинурга ташлана, аны җилтерәтеп күтәреп ала һәм бүлмә буенча йөри. Бүлмә уртасында туктый. 
М а һ и н у р. Нишлисең?! Төшер тизрәк. М ө б а р ә к. Төшермим. М а һ и н у р. һаман шулай күтәреп торырсыңмыни? М ө б а р ә к. һаман. Әйтәләр бит: кулымда гына күтәреп йөртер идем, дип. (Яңадан бүлмәне әйләнеп, Маһинурны төшерә.) М а һ и и у р. Ансы турында сөйләшәсе булыр, Мөбарәк. Мөбарәк. Сөйләшербез. Маһинур (чемоданнарны күреп). Ай, кая китәсең? Мөбарәк. Яңа участокка. Разведчиклар яңа районда нефть тапканнар. М а һ и н у р. Кайсы районда? Мөбарәк (тирән сулап). Ерак районда, Маһинур! М а һ и н у р. Менә инде, якынлашабыз дигәндә генә. Мөбарәк. Маһинур, син мин сагынганны белдеңме, үзең сагынып килдеңме? Маһинур. Партия оешмасы секретаре иптәш Байбуринны колхозга алып китәргә дип килдем. Юл өсте дип синең хәлне дә... Мөбарәк (күңелсезләнеп). Мине сагынып түгел. М а һ и н у р. Сине дә күрим дип... Мөбарәк. Күрим... Әллә нишләдең әле син, Маһинур. М а һ и н у р. Нишләдем? Мөбарәк. Хатларыма да җавап язмый башладың. М а һ и н у р. Син үзгәргәнгә үзгәргәнмендер. М ө б а р ә к. Мин?.. М а һ и н у р. Әйе, контора тирәсендә еш чуала дип, авылда вакытта ук ишеткән идем. Мөбарәк. Конторага барсам, эш белән йөрим. Менә син дә килгәнсең бит әле. М а һ и н у р. Мине җибәрделәр. М ө б а р ә к. Оһо, кем? М а һ и и у р. Колхоз.  
40 
 
М ө б а р ә к. Эре. М a Һ и н у р. Эре дип инде, безнең вак булганыбыз да юк. М ө б а р ә к. Иптәш Байбуриига диген. М а һ и н у р. Әйе, ул безнең колхозга лекция сөйләргә килергә тиеш. Алырга килдем. Мө б а р ә к. Лекция?.. М а һ и н у р. «Татарстан нефте һәм аның киләчәге» дигән темага. М ө б а р ә к. Маһинур, сиңа инде килеп-китеп йөрмәскә иде. М а һ и н у р (күңелсезләнеп). Ярый, моннан соң килмәм. М ө б а р ә к. Килеп-китеп йөрмәскә, • бер килергә дә, бөтенләй китмәскә диюем. М а һ и н у р (куанып). Бөтенләйгә! (Күңелсез.) Булмый шул, Мөбарәк. Биредә сиңа болай да күңелле. Аннары мин ничек итеп җитмеш яшьлек әниемне, йөзәр кадаклы кабакларымны ташлыйм, ди. ' М ө б а р ә к. Онытканмын да, синең яшелчәдәге уңышың турында радиодан ишетеп калган идем. Маһинур. Казанга чакырдылар. Авыл хуҗалыгы институтына. М ө б а р ә к. Оһо, нигә? М а һ и н у р. Лекция сөйләргә. Мөбарәк. Син, лекция?.. М а һ и н у р. Нигә аптырыйсың. Хәзерләндем инде мин. Мөбарәк (кулын кыса). Чын күңелемнән!.. М а һ и н у р. Шулаймы икән?.. Мөбарәк (кочып куя). Чын күңелемнән!.. Маһинур. Ләкин кара аиы, моннан соң конторага эшсез кереп йөрисе булма. М ө б а р ә к. Ярый, Маһинур. Радио яңадан сөйли башлый. Диктор. Радио тыңлаучы иптәшләр! Хәзер композитор Фәридинең нефтьчеләргә багышланган «Егет сүзе» исемле җырын тапшырабыз. 
Мөбарәк белән Маһинур радиоалгыч янына кидәләр. М а һ и н у р. Теге безгә килеп йөргән Фәриди абый җырымы? Мөбарәк. Нәкъ үзе. 
Моңга, дәрткә бай булган бу көйне солист башкара. Пауза. Яшьләр бирелеп тыңлыйлар. Радиога кушылып җырлыйлар. 
«Егет сүзе»I Барыр юлларны яктырта Каралтын факеллары, Сулар сипсәң дә басылмый Яшь йөрәк ялкыннары. Припев: Егет сүз бирде Туган иленә, Вәгъдә бирде ул Нечкә биленә. Җир астының байлыкларын Ачуы җиңел түгел, 
                     I ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе композитор Җәүдәт Фәйзи музыкасы. 
41 
 
I Җирнең түгел йөрәкнең дә Серен ачабыз бүген. Припев. Дәртләнеп җырлыйм җырымны, Туган илем ямьлегә, Нечкә билем, кара кашым, Бергә булыйк мәңгегә. Припев. М а һ и н у р. Ай, нинди матур көй! Исеме дә «Егет сүзе» бит. Мөбарәк. Егет күңелен, егет йөрәген сөйли бу көй, Маһинур!. Ниһаять, безнең җыр да туды. А! а һ и н у р. Мөбарәк, хат языйк үзенә. Мөбарәк. Язарбыз, Маһинур. Кара әле, җанкисәгем, син аз гына көтеп тор, мин тиз генә магазинга... Әниләргә күчтәнәч алып кайтырсың, яме? Маһинур. Я. (Мөбарәк Маһинурның битеннән сөеп чыгып китә.) Әллә инде авылдагы сүзләр гайбәт. Ай, шулай гына була күрсен!.. Кадрия керә. Кулында букет. Маһинурга шикләнеп карап, юргалап түргә уза. Букетын өстәлгә куя, тумбочка янына килеп пудра сөртә, иренен буйый башлый. Кадрия (Маһинурны баштанаяк карап игътибар бирмичә генә). Сезгә кем кирәк?.. Al а һ и н у р. Безнең авылда килеп кергәч, иң башта исәнләшәләр. Исәнмесез.? Кадрия. Да?!. Исәнбез. Сезгә кем кирәк һәм сез кем? Маһи н у р. Мин авылдашымны эзләп килгән идем. Кадрия. Авылдашыгызны югалттыгызмыни? М а һ и н у р. Күрәсе иде. Кадрия. Күрәсе?.. Кайда эшли ул? Маһинур. Кайда дип... Кадрия. Авыл дисәң, авыл шул... Авылдашының кайда эшләгәнен дә белми. Маһинур. Ник белмәскә... '(Кадриягә шикләнеп карап.) Конторада партия оешмасы секретаре ул. Кадрия (кинәт ачылып китә). Ә, Галим абый!.. Ул сезнең авылдашыгызмыни? ЛА а һ и н у р. Әйе, Байбурии. Кадрия (тирән сулап). Мин бит Мөбарәк дип торам, честное слово, Мөбарәк дип торам. М а һ и н у р. Мөбарәк?.. Ансы кем тагы? Кадр и я. Бурильщик егет ул. Кичә алар рекорд куйдылар. Бүген курс бетерде. Хәзер мастер була. Ай, акчаны көри инде ул. Ул үзе шундый симпатичный. Таза, фигура дисеңме!.. Чәчләре көп-көдрә, мин аның чәчләреннән сыйпарга яратам. М а һ и нур. Ә ул? Кадрия. Бер алай, бер болай. Особый характерлы егет ул үзе. М а һ и н у р. Аңлашыла. Кадрия. Сезнең авылдашыгыз Байбурин да бик симпатичный. Шундый акыллы. Ай, өйләнмәгән дә бит әле ул!.. М а һ и н у р. Теге характерлы егет шушында торамы? Кадрия. Шушында. Чыннан да әллә нинди егет ул. Эчми, тартмый, кунакка йөрергә дә яратмый. М а һ и н у р. Чакырган идегезмени? Кадрия. Берничә тапкыр. Соңгысында килмәде. Әнием пылау пешергән иде, үзем өч йолдызлымы алып кайткан идем... Менә шушы инде
42 
 
аныц кровате. (Мендәрен кочаклап куя.) Ә тегесе аның иптәш егете Сәйфулла урыны. Фортовой егет. Таныштырыйммы үзе белән, честное слово, та н ы 111 т ы р ы й м ? М а 11 н н у р. Безнең, авылда алай очраган бер егет белән танышмыйлар. Тел сфо н 111 а л ты р ы ii. Кадрия (трубканы ала). Кем кирәк? Мин кирәк? Үзегез ниндирәк?.. Ай, өйләнмәгән!.. Да?!. Маһинур. Нинди чикерткә бу? Үкчәсенә пружина куйганмыни, сикергәлән кенә тора. .Мөбарәкне контора тирәсендә чуала дигәннәр иде. әллә шушы нәмәрсә инде. Ярый, иптәш Байбуриниы күрим. Аннан сон килермен. (Китә.) Кадрия. Номерларны күзлек киеп җыегыз. (Трубканы элә.) Ай. нишләп мин бер генә кешене ярата алмыйм икән? Берсе ошый, күрәсеа икенчесен, анысы тагын да ошый төшә. Барысы да минем арттан йөриләр. Сәйфулласы чәчләрен тузгытып (чәчләрен тузгытып куя) йөри, $ мыеклысы (бармагы белән мыек сыпыру хәрәкәте ясый) бертуктаусыз җиз мыегын сыпыра. Ә Мөбарәк — о, ул герой! Фигура дисеңме (башыв югары күтәрен, төз басып йөри). Ә, теге эшләпәлесе оп-озын, неп-неч- кә. Аның урынына акчасы күп аның, һу, ул ашаткан пирожныйларны санасаң, меңгә тулар, честное слово. Ә менә Мөбарәк ычкыныр, ахры. Эчми дә, тартмый да. Аидыйларны эләктерүе кыен шул. И, Сәйфулладан да колак какмыйм тагы. (Көзгегә карый, төзәтенә. Озын чәчләрен сыпыра-сыпыра, аяк очларына гына басып, Сәйфулла керә, Кадрия сизми. Сәйфулла кочагын җәеп килә, кочакламакчы була, ләкин кыймый. Яңадан килә, яңадан чигенә һәм Кадрияне кочаклап ала. Кадрия сискәнеп китә, йөзенә ачу чыга, ләкин борылып карагач, елмая, Сәйфулланың кулларын кысып куя да кинәт ачулы тон белән.) Кит, оятсыз! Кеше күрер. Сәйфулла. Әй, Кадриям кадерлем, ну утырттың кичә, малай! Кадрия. Нәрсә? Сәйфулла. Бер сәгать көттем бит үзеңне, җанкисәгем, бер сәгать. Алып килгән чәчәгем шиңеп бетте. Бер урында каранып йөри торгач, кешеләр шикләнә башладылар. Кадрия. Әй, мескенем. Сәйфулл а. Бер олы гына кеше: юкка көтәсең, ул икенче бер егет белән китте, ди. Шулаймыни, Кадриям кадерлем? Кадрия. Ой, һич юк. Мин бит сине генә... С ә й ф у л л а. Ә Мөбарәк? Кадрия. Аның белән болай гына иде, честное слово. Сәйф ул л а. Минем белән тегеләй генәме? Болай булып чыга инде ’(көйләп). Аклы ситсы күлмәгемне Элеп куйдым лапаска. Берсен уйнап, берсен чынлап, Берсен сөям запаска. Шулаймы?.. Кадр и я. Юк ла. Алай да, каян килеп чыкты ул Мөбарәге... Яшермим. Кайсыгызны күбрәк яратамдыр, үзем дә белмим. Сәйфулла. Аны әниеңнән сорыйкмыни инде. Ну, көттем дә сон. малай! Кадрия. Малай. Ярты сәгать үткәч килмәсәм, көтмә дидем ич. Сәйфулла (биленә таянып, кепкасын кыңгыр салып, чәчләрен чыгарыбрак куя). Шушындый егет янына килми каласың, ә?.. Кадрия (көлеп). Аб-бау кыяфәте! С ә й ф у л л а. Ә?  
43 
 
Кадрия. Яшермим, соңгы вакыт Сәйфулчик, сине күбрәк яратам кебексыман. (Сәйфуллага якын килә, җитди тон белән.) Сәйфулчигы.м минем, шуны әйтим: син үзең болай әйбәт! Хәзер эшең дә ничего. Сәйфулла. Ничего гына түгел, дважде ничего. Минем вахта 104 не бирде. Кадрия. Үзең син симпатичный да. Шәп! Тик, зинһар өчен чәчлә- рецнс болай чыгарып йөрмә. Әйбәт түгел. Син Кузьма Кручков түгел бит. Аннан соң бу (кепкасын ала, козырегын күрсәтеп) кепкаңны ташла. Ни өчен шундый кепка тегәләр икән? Кара инде козырегын. Мәче теле хәтле генә. Чайка! Фу! Аны кигәч, йоиы коелган тавык кебек буласыз сез, егетләр, честное слово. Юньле кепка алып ки. Аннары... Сәйфулла. Менә, малай, тәнкыйтьне җәелдереп җибәрде бу. Кадрия. Шул малай дигән сүзеңне малайларга гына әйт. Аннары, зинһар өчен дим, чалбар балакларыңны чыгарып йөрмә. Чегән түгел ич син. Честное слово, килешми. Сәйфулла. Шулай инде, яратмагач, кепка да, чалбар да, балагы да, чәче дә, мыегы да килешми башлый. Кадрия (иркәләнеп). Аббау ла, хәзер үпкәләргә генә тора үзе. Бик аз гына карашып торалар. С ә й ф у л л а. Я инде!.. Кадрия. Нәрсә?.. С ә й ф у л л а. Бер пәп иттер инде... Кадрия. И, юләр, андый нәрсәне сорап торалармыни? Сәйфулла. Ярар алайса, аисын калдырыйк. Син миңа шуны әйт әле: син безгә нигә килдең, кунаккамы, әллә?.. Кадрия. Эш белән. Сәйфулла. Беләбез нинди эш... (Көйләп.) Сагынып килгән сөйгән яр!.. Кадр и я. Кемне? Сәйфулла. Яшьләр бригадасының атаклы бурильщигы, ә инде биш минуттан мастер исемен алачак Нуруллинны. (Күңелсезләнгән булып.) Ә мин нәрсә, мин гапгади бурильщик помощнигы гына шул әле. Кадрия. Кыланма әле. Әй, Сәйфулла, Сәйфулла, Камали Кама- лиечны өрделәр бит, ОРСиы. С ә й ф у л л а. Дөрес эшләгәннәр. Кадрия. Ай, әйбәт кеше иде. С ә й ф у л л а. Әйбәт?! Кадрия. Әйе. Нәрсә кирәк, шуны табып бирә торган иде. Чират тормыйсың. Черный ходка киләсең дә: «Камали Камалиечка килдем»,— дисең дә, керәсең дә, ни кирәк, шуны аласың. Әй, әйбәт кеше иде. Сәйфулла. Әйбәт белән начарны аерасыңмыни син? Кадрия. Сәйфулчик, 7 гә бакчаның, аргы очына! С ә й ф у л л а. Нигә бирге очына түгел? Кадрия. Анда кеше күп була. Сәйфулла. Анда теге җиз мыек була. Кадрия. Ай алла, моңа ни булган тагы? Сәйфулла. Мин сиңа бер сүз әйтергә йөри идем, малай. Кадрия (елмаеп, Сәйфулла янына килә). Әйт, Сәйфулчик. берне түгел унбер сүз әйт. Сәйфулла. Татарча әйткәндә, больше с вами не знаком, Кадрия туташ, русча әйткәндә, ауфсдерзайн. Бакчаның бирге очына ашыгыгыз, җиз мыек килгәндер. (Кепкасын алып, башын ия-ия чыгып китә.) Кадрия. Әллә инде бусы да акылга утыра башлаган. Ни өчендер, кичә теге эшләпәлссе дә килми калды. Мөбарәк кенә калыр микәнни?.. 
44 
 
Мөбарәк керә. Кулында бик күп төргәкләр, аларны ул чемоданга сала башлый Әллә кайда йөрисең. Ә мин сине озатырга килдем. Мөбарәк (әйберләрен куеп). Озатырга? Кем кушты? (Галстугын бәйли башлый, бәйли белми. Кровать башына элеп бәйләмәкче була. Шуннан тәрәзә рамына кечкенә көзге куеп бәйли башлый. Кадрия елмаеп карап тора.) Тага белмим шуны. Әллә нигә яратмыйм да... Кадрия. Я әле, үзем бәйләп бирим. (Килә башлый. Мөбарәк читкә китә.) М ө б а р ә к. Юк, үзем. Кадрия. Ник? Мөбарәк. Син миңа якын килмә, Кадрия. Ерактан гына да сөйләшеп була бит. Кадрия. Кызлардан курка торган егетне беренче күрәм, честное слово, беренче. (Көлә.) М ө б а р ә к. Куркудан түгел ул. Кадрия. Нәрсәдән? М ө б а р ә к. Яндырасың. Ялкының көчле! Аннан соң мин ут белән су арасында калам. Кадрия. И, исең киткән икән. Суы белән утны сүндерәсең дә бетте-китте. Мөбарәк. Бик җиңел уйлыйсың син. Сиңа ни барыбер — Сәйфулла ни дә, Мөбарәк ни, мыеклы да, ярый, эшләпәле дә. Кадрия. Юк, барысы да бер түгел. Син исемлекнең башында торасың, честное слово, башында ук. Мөбарәк. Фу, синең егетләр исемлегең!.. Аннары шул сүзеңне әйтмә! Кадрия. Сүз?.. Мөбарәк. Честное слово дигән сүзне. Сиңа бармый ул. Кадрия. Аббау ла! Мөбарәк. Күбәләк син... Тышкы матурлыгыңа ышанып оча торгач, утка килеп кунарсың әле бер. Кадрия җилтерәп килә дә, Мөбарәкнең галстугын бәйли башлый. Кадрия. Сөйлән әле, хәзер буып ташлармын үзеңне! (Каты кыса.) М ө б а р ә к. Ай, тилермә! Җен! Нәкъ шул вакыт Маһинур керә. Ул, аларны күргәч, кинәт туктый. Мөбарәкнез галстугы бәйләнмичә калган, ул каушаган. Нишләргә дә белми. Бер Маһинурга, бер Кадриягә карап ала. Кадрия. Аб-бау, сиңа ни булды, Мөбарәк? М ө б а р ә к. Маһинур! М а һ и н у р. Әле ярты сәгать кенә элек, син миңа «чын күңелемнән» дигән сүз ычкындырган идең түгелме соң? Мөбарәк. Әйткән идем, әле дә әйтәм. М а һ и н у р. йөрәгеңнән чыккан сүз булмаган икән ул. Ярый, әнә. чикерткәң көтә, хуш авылдаш, Мөбарәк иптәш Нурулллин! (Кызу-кызу атлап чыгып китә, Мөбарәк йөгереп артыннан бара.) Мөбарәк. Китте, йөгерә-йөгерә китте!.. Кадрия (кроватьта утырган килеш Мөбарәкне чакыра), һи,исен киткән икән, ул йөгерә-йөгерә китсә, син йөгерә-йөгерә минем яныма кил, честное слово, кил! Мөбарәк өстәл өстендәге букетны алып карый, чыраен сытып аны өстәлгә ташлый, чемоданын, гармоней алып, Кадриягә игътибар итмичә, ашыга-ашыга чыгып кита. Пәрдә.  
45 
 
ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Сәмыйклар ишек алды. Берничә ак каен үсеп утыра. Сәхнәгә өйнең ике тәрәзәсе күренеп тора. Урам яктан керә торган ишек. Пәрдә ачылганда, сәхнәдә берәү дә юк. Бераздан Мөбарәк керә. Кулында чемодан, гармоней аскан, чемоданын җиргә куеп, йортны карап йөри, чемоданына утырып, гармоньда нефтьчеләр җырын уйный Аннары тәрәзәдән карый. Мөбарәк '(елмаеп). Әйдәләр!.. Йөгереп Гайшә чыга, С ә м ы й к тәрәзәгә килә. Гайшә. Улым, кайттыңмы? Мөбарәк. Юк әле, әни, кайтмадым... Исәнме, әни, исәнме, әти! Менә малаегыз дөнья күреп, әйләнеп тә кайтты. Гайшә Мөбарәккә таба бара башлый, ләкин Сәмыйкның чыкканын күреп туктый. С ә м ы й к. Безнең рөхсәтебездән башка туган ояңны ташлап киттең, атац, колхоз печатен тапшырам, диде, каршы килдең, сөйгән ярыңнан ваз кичтең — егет сүзенә тап төшердең. Ә хәзер инде... Мөбарәк. Хәзер кайттым... Г а й ш ә. Әтисе!.. С ә м ы й к. Озын сүзнең кыскасы шул: хәзер инде акылга утырдыңмыни?!. Мөбарәк. Әйе, туган авылыма кайттым. Бөтенләйгә кайттым, әткәй. С ә м ы й к. Алай булганда эш башка. Я, исән-сау кайттыңмы, улым. ■(Килеп күрешә.) Егет сүзе бер булыр диләр шул. Сүзеңдә торгач, әйбәт. Гайшә (койма янына барып кычкыра). Сәлимҗан, Маһинур апаңны безгә җибәр әле. Ай, Маһинур да тизрәк килеп җитсә. Сәмыйк. Болай булгач, Маһинурың да килер, барысы да булыр... Мөбарәк. Менә бит ул безнең як! «Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, хәтеремдә мәңге калыр туган җирем». Үз авылыма нефть чыгарыр өчен кайтырмын дип һич уйлаганым юк иде. Сәмыйк. Әйе, безнең якта да нефть бар дип ишеткән идек. Мөбарәк. Безнең авыл нефть өстендә утыра, әти. Әнә, сез басып торган җирдә дә. (Пауза.) Сәмыйк белән Гайшә аяк асларына карыйлар. Гайшә. Куй, улым, юкны сөйләмә. Мөбарәк. Юк түгел, бар, күп. һу, безнең Татарстан нефте! Йөз еллар буе чыгарып торсаң да бетмәячәк. Сәмыйк. Безнең өй дә нефть өстендә тора дисең, ә?! Әйдә, керик, гәпләшик әле, улым. Мөбарәкнең әйберләрен күтәреп, өйгә кереп китәләр. Г а й ш ә ишеккә җитүгә Маһинур күренә. Гайшә. Әйдүк, Маһинур, кер. Маһинур. Кереп тормыйм, Гайшә апа, сәләмегезне тапшырдым» шуны гына әйтим дип кергән идем. Гайшә. Менә рәхмәт. Хаты юкмыни? '(Тәрәзәдән карап килә, елмая.) Маһинур. Юк, аларны каядыр еракка җибәрәләр, ди, ашыгыч. Г а й ш ә. Еракка?! Кая икән?.. М а һ и н у р. Ансын белмәдем. Гайшә. И, улым, улым, үзен еракка җибәрәләр. Ә ул хат та язмаган. Маһинур. Кызлар артыннан йөри торгач, вакыты юктыр шул. 
46 
 
Г а й ш э. Лнысы гайбәт лэ виде. АА a Һ н н у р. Түгел, Гайшә апа, дөрес. Г а й ш ә. Гайбәт түгел?! АА а һ и н у р. Үз күзем белән... күреп тордым. Г а й ш ә. Үз күзең белән?.. АА а һ и н у р. Ай, Гайшә апа, күрдем, кочакланышып торалар иде. Г а й ш ә. Нәселебездә булмаган хәл. Вәгъдә биргәч, сүз биргәч. АА а һ и н у р. Инде еракка да киткәч... Г а й ш ә. Еракка?! (Тәрәзәгә күрсәтә.) Әйе, еракта шул ул, әнә, үз өендә, атасы белән гәпләшеп утыра. АА а һ и н у р. Үз өендә?.. Кайттымыни ул?.. Г а й ш ә. Чакырыйк әле үзен, кыздырыйк әле үзен. ААаһпнур. Ай, кирәкми, Гайшә апа, кирәкми... (Чыгып китмәкче була, Гайшә җибәрми.) Г айшә. Алай ярамый. Яшь чакта андый кара мәче үтеп китүләр булгалый инде ул. Мөбарәкҗан, чыгып кына кер әле, кунак бар. (Өйгә кереп китә.) Мөбарәк чыга. Маһинурны күрүгә, аптырап кала. Маһинур нишләргә белми тора да чыгып китмәкче була. Мөбарәк аны туктата, скамьяга утыралар. ААөбарәк. Маһинур, әни дөрес әйтә. Хәтерлисенме, син мине түгәрәк күлгә хәтле озата барган идең. Маһинур. Хәтерлисеңме?! Шундый сүз буламыни? Син генә хәтерләмисең аны!.. Мөбарәк. Мин хәтерләмим?!. (Куен кесәсеннән кулъяулык ала.) .Менә синең вәгъдә бүләген. — чиккән яулык. (Укый.) «Онытма! — Онытмам!». АА а һ и н у р. Кире кайтарып бир син аны миңа, Мөбарәк. Мөбарәк, һич! Йөрәгем янында саклана ул минем. Комсомол билеты белән бергә тора ул. һич! М а һ п н у р. Ә теге чикерткәң?.. Мөбарәк. Ул минем галстугымны гына бәйләп бирмәкче иде. Минем аларга барып бер тапкыр пылау ашаудан башка гөнаһым юк. АА а һ и н у р. Әйткән сүзеңдә тора алмыйсың икән син, егет. Мөбарәк гармоней алып, /Маһинур озатканда җырлаган көйне уйный. АА а һ и н у р. Учак яна, учак яна, Яна да күмерләнә, Онытылырлык ярым түгел, Онытмам гомергә дә. Шулай дип җырлаган идең бит син. хәтерлисеңме, А\өбарәк? АА ө б а р ә к. Хәтерлисеңме? Шундый сүз буламы? Ә син, Маһинур, болай дип (әле бер тәрәзә ачыла, әле икенчесе, аннан Сәмыйк белән Гайшә карыйлар, ымлашалар, тәрәзәне ябып куялар): Иртә торып тышка чыксам, Кош өйрәтә баласын, Кош та онытмый баласын, Оныта күрмә, җанашым. Онытмадым, Маһинурым, онытмам!.. Шулвакыт Гайшә чыга, аларга карап елмаеп, сокланып тора. Г айшә. Маһинур, килен! Мөбарәк, улым! Маһ ин у р уңайсызланып китә. Гайшә алар янына барып утыра, икесен дә кочаклый. 
47 
 
Яхшы булган. Гомергә сак белән сок кебек йөрмәссез бит инде. 'Мөбарәк. Иллә әйбәт лә инде минем әни! Барлык әниләр дә шулай микән?.. С э мы й к чыга. Сәмыйк. я, сөйләп бетер, Мөбарәкҗан. Мөбарәк. Минем бригадага шушы җиргә буровой куярга туры килә. Разведка шулай, ди. Шундый приказ. Сәмыйк. Ипчек инде ул, шушы җиргә?! Мөбарәк. Вышка безнең йортка туры килә. Сәмыйк (кызып). Әһә, вышка! Безнең йортка туры килә дисеңме? Әйдә, күрсәт әле, кайсы җиргә? Г а й ш ә. И, әтисе, нишләвең инде бу?.. Сәмыйк. Нишләвең түгел, Мөбарәкнең безгә куанычка кайтмаганы сизелә. Әйдә әле, кайсы җиргә утыртасыз ул вышкагызны?.. (Җилтерәп барганда, нәрсәгәдер абынып егыла яза, аяк астына карый.) Монысы нәрсә тагы, хәерсез. Барысы да С ом ы й к янына киләләр, карыйлар. Г а й ш ә. Бәй, казык түгелме соң бу?!. Сәмыйк. Кем килеп каккан аны, ни өчен каккан, кайчан каккан? Ни өчен, әнисе, күрмәдең син аны? (Бик каты итеп казыкка тибә һәм кычкырып җибәрә. Бер аягын күтәреп тыраклап йөри.) Ай, аяксыз калдырасыз бит инде!.. Мөбарәк. Нык казык ул, әти. Нефтьчеләр каккан казык. Гайшә. Әтисе, әллә нинди язулары бар. Сәмыйк (казыктагы сүзне укый). «Пр. скв. нумер 570». Аңламыйм. Җеп теле белән язылган. Мөбарәк. Проектная скважина диГән сүз ул. Вышка шушы җиргә куела дигән сүз. Сәмыйк. Ишетәсеңме, әнисе, шушы җиргә туры килә, ди. (Җирдә яткан иске чиләкне тибеп җибәрә.) Г а й ш ә. И, әтисе, мин әле һаман да аңлап бетерә алмыйм. Нәрсә куялар безнең йортка, кем куя, кайчан куя, нигә куя?.. Сәмыйк. Атаң башын куялар. Җир астыннан нефть суыра торган 41 метр биеклегендәге вышканы йортыңа китереп утыртсалар, бик тиз аңларсың әле. Г айшә. Әбәү, ул безнең пужар сараеннан да биек була торгандыр ич! Ничек сыяр икән соң ул безнең йортка?.. Мө б а р ә к. Хәзер аңлатам, әни... Сәмыйк. Аңлатасы юк. Артыгы белән аңлашыла. Менә шул, әнисе, бердәнберең бердәнбер оябызны җимерергә кайткан. Әнә шул (куЛы белән күрсәтә) ата-бабадан калган каралтыларны, өйне, безнең нигезебезне сүтәргә кайткан ул. Аңладыңмы инде? Г а й ш ә. И, улым, үз өеңә үзең... М ө б а р ә к. Без бу җирдән нефть чыгарачакбыз. Җир астындагы байлыкны чыгармыйча яткырып булмый бит инде. Сәмыйк. Нефть дип инде бөтен авылның астын-өскә китерергә димәгән. Мөбарәк. Бөтен авылны түгел, менә авыл читендәге безнең йорт та, аннары Хөснулла абыйлар йорты гына. Г а й ш ә. Бар икән күрәселәребез. Мөбарәк. Бу турыда тресттан килеп колхозчыларга аңлатачаклар. Сәмыйк. Озын сүзнең кыскасы: болай да бик аңлашыла. Үз улың, үз өеңне, атабаба торган йортны җимерергә кайтсын, имеш. Берсенә түздек, икенчесенә түздек, ә инде монысына түзеп булмый. (Чемоданын, башка әйберләрен алып чыга.) Күземә күренмә, марш минем өемнән!..

 
Мөба рә к. Ашыкма, әти, кызма әле. Безгә әнә яңа йорттан квартира бирәчәкләр. С ә м ы йк. Әзерләп куйганнар ди сиңа. Гайшә. II улым, ата-баба яшәгән булмагач, ташпулат салсалар да... Сәмыйк. Озын сүзнең кыскасы шул: без ата-бабадан калган оябызны җимерергә ирек бирмәбез. М ө б а р ә к. Оя дип, аварга торган йортта мәңге яшәп булмый бнт инде. С ә м ы й к. Әнә, яңа бура диләр аны. Менә дигән өй булачак. Монысын да узган ел гына сипләттем мин аны. М ө б а р ә к. Их, әти, искене сипләтү белән генә саклап калып булмый инде. Сәмыйк Озын сүзнең кыскасы шул: әйттем бит инде, күземә күренмә!.. М ө б а р ә к. Әти, өйне сүтәргә риза булмагач, аны үз урынында калдырырга да мөмкин. Сәмыйк. Ничек булып чыга инде? М ө б а р ә к. Өй дә, мунча да, абзарлар да, кое да, хәтта әнә, бәрәң- _ге бакчасын әйләндереп алган читән дә сүтелмәячәк. Сәмыйк. Ә?.. Читән дә? Я, я!.. Мөбарәк. Трестта болай диделәр: йорт хуҗалары риза булмаса- лар, вышканы йорттан 500—600 метрга утыртырга мөмкин. Нефтьне наклонное бурение белән алырга. Сәмыйк. Үзебезчә әйт син безгә. Наклон-маклоныңны белмибез без. 1М ө б а р ә к. Вышканы читкә утыртачакбыз, нефтьне йортның астыннан кыеклап суырып алачакбы^. Сәмыйк. Озын сүзнең кыскасы: җирнең өсте безнеке, җир астындагы — сезнеке була инде, ә?.. Син әнә шулай кыеклатмыйча гына әйт. Мөбарәк. Әйе, җир өстендәге байлыкны сез, колхозчылар, алачаксыз. ә җир астындагы байлыкны без, нефтьчеләр, чыгарачакбыз. С ә м ы й к. Болай булганда ярый бит, әнисе. Мөбарәк белән Маһинур култыклашып бакчага таба атлыйлар. Г а й ш ә. И, теге вышка дигәннәрен куймагач, бик тә яраган. С ә м ы й к. Кара әле, Мөбарәкҗан... Ә председательлек м€ ничегрәк булып чыга инде. Гайшә (Сәмыйкның итәгеннән тарта, күз кыса). Я инде, к гына торсын инде. Син үз юлыңны кара. Әйдә, кердек. С ә м ы й к. Соң, карчык, сөйләшеп утырасы бар иде бит. Гайшә. Я инде, икебез парлашып сөйләшеп утырырбыз. Сәмыйк /Гайшәне култыклый, өйгә керә башлыйлар). Гб диген. Бакча ишеге янына җиткәч, Мөбарәк белән Маһинур туктыйлар. М ө б а р ә к. Әти! Маһинур. Әнкәй! М ө б а р ә к. Без хәзер керербез. Сәмыйк белән Гайшә бер-берсенә серле рәвештә карап куялар. 
Пәрдә.