Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЧЫБЫРКЫ 


Сез минем Рәшит исемле малайны белмисездер әле. Дөресен әйткәндә, мин үзем дә белеп җиткермәгән булганмын аны. Эчтән гел уйлап йөрдем: рәт чыкмас бу малайдан, мин әйтәм. Нәрсә булса да чыгардай кешедә шул кадәр тавыш буламы соң — кычкыра башласа, бөтен ишек алдын тутыра. Ботинка артыннан ботинка туздыра. Бит юарга дисәң — зур гауга. Узган ел, ноталар китабы күтәреп, музыка мәктәбенә йөреп карады, төнлә туган бу кечкенә татардан әллә бер Бетховин чыгамы дип йөргәндә, әнисе ноталар тутырган сумкасын утынлыктан табып алып керде. Аткан да, үзе уенга качкан. Ә без аны музыка мәктәбенә китте дип торабыз. Дөрес, малайларны гына түгел, олыларны да акылдан яздыра торган көләч йөзле май аенда булды бу хәл, аннары тагын бер генә тапкыр булды. Шуны искә алып, мин үзем артык дуламадым, әмма әнисе бик яман кыздырды малайны. Шуннан соң беразга әйбәт кенә йөрде бу, хәтта әлеге шул музыка дигәненнән «5»ле билгеләре дә күтәреп кайткалады. Әнисе куанычыннан нишләргә белми, ә мин карт чыпчык, минем башны тиз генә әйләндерә алмассың. Әнисенә әйтмим, ә үзем әллә кайчан пичәтне басканмын: «Юк, рәт чыкмас бу шайтан малайдан, рәт чыгардай кеше шул кадәр күп ботинка туздырамы соң!» Дөресен әйтим, мин үземне даһи дип үк әйтеп бетермәсәм дә, һәр хәлдә төшеп калганнардан санамый идем. Әмма ләкин әлеге шул таш башлы малай мәсьәләсендә мин бик нык ялгышкан булганмын. Быел җәй, мәктәпләрдә укулар туктагач, авылга—дәүәниләреиә кайтарып ташладым. Шунда озак кына торып килде бу. Үскән, чәчләре җиткән, кап-кара булып янган, аяклары чебиләп беткән, минем өчен иң шәбе тагын шул: бер геиә ботинка да туздырмаган. Кайтуга безнең белән рәтләп сөйләшеп тә тормады, «җәлт» чемоданына тыгылды. Әллә югыйсә дәүәниләреннән безгә күчтәнәч алып кайтканмы бу, дип ялманып торганда, ни күзләрем белән күрим, бер заман чемоданыннан чыбыркы сөйрәп чыгара башлады малай. Элек сабы, аннары сап төбендәге дегетлән катырган төене чыкты, аннары беләк юанлыгындагы чыбыркы чыга башлады — ансы да дегетле, өстәвенә тагын тузаны-балчыгы да үзендә. ! Чыга бара чыбыркы, чыккан саен нечкәрә бара чыбыркы. Малайны әйтәм, кайдан кулына төшергәндер бу малны, шундый озын-шундый озын, сузсаң, ачуым килмәгәе, Казаннан алып Мәскәүгә җитәр. Нечкәргәннән- нечкәрә барып, ахырда ак кыл беркетелгән очы килеп чыкты чыбыркының. «Уф алла, очын да күрер көн булыр икән!» дим эчемнән генә. Ә малай эндәшми. Эндәшерлек хәле калмаган, тоташы белән бәхет эчендә йөзә: танау киерелгән, авыз ерык, ак тешләрен ялтыратып, тәненә кара
   
52 
 
 
җылан уратып шаккатыручы гарәп фокуснигы кебек, чыбыркысына уралып, идән уртасында көлеп тик тора. Менә шунда инде мин бу таш башлы малайда бик нык ялгышканлыгымны ахырына кадәр төшендем. Күзләреннән күреп торам, шайтан, рәт чыккан синнән, менә дигән көтүче булып кайткансың. Узган ел күпме вакытлар скрипка күтәреп музыка мәктәбенә йөргән булдың, ничә пар ботинка туздырдың, болай куанганыңны бер генә тапкыр да күргәнем булмады. Ә быел менә синең күзләрендә яшәү нуры балкып яна! Сүзебез бер булсын: моннан соң мин сиңа «рәт чыкмас бу малайдан!» дип әйтәчәк түгелмен. Ә син, малай актыгы, үзең дә сынатасы булма: бу чыбыркы белән моңа чаклы нәрсә майтардың, моннан соң аны ничегрәк шартлатмакчы буласың — әтиеңә барысын да сөйләп бир. Моңа чаклысы начар булмаган, әле бер төшеннән, әле икенче урыныннан чеметкәләп малай үзе дә әйткәләде, өстәвенә дәүәниләреннән хат та килеп төште: малай чыбыркыны тиккә генә өстерәп йөрмәгән. Малайлар белән колхозның тай көтүен көткәннәр, шуның өстенә тагыв дәүәниләренең бозауларын саклаган, колхоз игененә чыга башлаган казларны пыр туздырган... Моңа чаклысы әнә шулай. Ләкин моннан соңгысы хәерле булып чыкмады шул. Дөрес, чыбыркы һаман да шулай озын булып калды, тик менә бөтен кеше алдында сине үзең алып кайткан чыбыркың белән бәйләп куйсалар, аның озынлыгы өчен бик куанырга урын калмый икән шул. Минем сүзләрем дә чыбыркы озынлыгы булып чыкмасын өчен бу ягын мин бик кыска тотам. Чыбыркы, әлбәттә, өйдә генә ятып калмады. Чыбыркы иң элек коридорга, аннары ишек алдына сузылып чыкты. Алан гына да түгел, чыбыркы бер заман безнең ишек алдындагы күп санлы һәм берсеннән берсе уздырырга тырышып кычкыручы малайларның муеннарына урала башлады. Дөресен әйткәндә, вакыйга булды бу. Кечкенәләрдән алып күсәк чаклыларына кадәр — бөтенесе чыбыркы тирәсендә. Иртәдән алып кичкә кадәр — ишек алдында чыбыркы шартлаткан тавыш яңгырап тора. Малайлар күп, ә чыбыркы бер генә. Шуным аркасында еш кына тавыш, җылаш кузгалып китә. Шуның аркасында минем таш башлы Рәшит ишек алдындагы малайлар арасында кечкенә корольгә әйләнеп калды—дәрәҗә үсте, танау күтәрелгәннәи-күтәрелә барды. Ә инде бер заман, мәктәпләрдә укулар башланыр алдыннан, малайның кулына китап тоттырып карыйбыз — ык та мык килә. Узган ел беренче класста укыганнарын да рәтләп сукалый алмый. Музыка мәктәбенә дигәч, болай да үрә басып торган чәче бөтенләй урыннан купты. Үзе өйдә утыра, күзләре тәрәзәдә, ә күңеле ишек алдында ук очып йөри. Дөресен әйтим, мин үзем әллә ни шаккатмадым, музыкант булмый нкән, көтүче булыр — барыбер түгелмени! Ләкин әнисе алай карый алмады. Ул үзенең таш башлы малаеннан һичшиксез Бетховен, алай да булмаса, Салих Сәйдәшев әзерләп чыгармакчы. Китте өйдә тавыш, китте әрләшү, хәзер инде ишек алдында шартлаган чыбыркының очы миңа эләгә: — Ата булып син нәрсә карыйсың. Балалар турында бер кайгырта белмисең. Әнә эт көтүчесе булып үсә бит малаең... Көнгә берме-нкеме мороженое алып бирәм, аны да күпсенәсең син... һәм башкалар, һәм башкалар... Каршы әйтеп файда чыкмаслыгын беләм, аннары тагын каршы әйтеп хатынны җиңеп буламыни. Башым ’ иелгәннән иелә бара, ләкин шулай да маңгаем белән идәнгә үк барып төшмим, бәхетем юк түгел икән, нәкъ шул минутта ишек алдында, нәкъ безнең тәрәзәбез каршында, яшен суккан төсле булып, колакны яра торган тавыш белән чыбыркы шартлый. Икебез дә берьюлы тәрәзәгә күтә- 1 релеп карыйбыз — безнең Ташбаш. «Булдырасың, малай, шулай дәвам ] ит!» дим, эчемнән генә елмаеп. Ләкин кызганыч, шулай дәвам итә алмады малай. Аҗаган уйнаган кебек тавышсыз гына безнең ишек алдына килеп кергән бу авыл чыбыркысы күп кенә шаушуга, ир белән хатын арасындагы күңелсез сүзләргә ' 

 
 
сәбәп булып, байтак кына сузылып һәм шартлап яшәде дә, ахырында зур бер җанҗал китереп чыгарганнан соң, эзсез-писез югалды. Ә бу җанҗал дигәнем болай булды: Малайлар арасыннан бер селәгәй бик кызыгып сорагач, минем ма- ■ .naff, тегене кызганып булса кирәк, чыбыркысын әлеге малайга шартлатып карарга биргән. Күрәсең, чыбыркы тоту өчен дә кул кирәк икән. Теге селәгәй, шартлатам дип селтәнә-селтәнә торгач, чыбыркының ак кыллы очы үзе кебек икенче бер селәгәйнең күзенә барып кергән. Шуннан киткән тавыш, киткән ыгы-зыгы, безнең болай да шау-шулы ишек алдыбыз хатын-кызлар, бала-чага чыр-чуыннан бер мәл вакыт «/һавага очып китәрдәй булып тетрәп торган. Тавышы тавыш инде аның. безнең ишек алды өчен әллә ни яңалык түгел, иң хәвефлесе шунда: «Чыбыркы кемнеке?» дигән сорау купкан бер заман. Әлбәттә инде минем Ташбашны, безне күрсәткәннәр. Шуннан соң инде, үзепнән-үзе аңлашыла, әлеге теге чыбыркы тота белмәүче селәгәйнең анасы, челлә давылдай дулап, безгә килеп кергән: — Сез ул тәрбиясез малаегызга хуҗа булырга уйлыйсызмы? Әллә ! милициягә әйтеп, без аны колониягә озаттырыйкмы? Сез беләсезме, минем иркәмне нишләткәннәр? Күзен чыгара язганнар. Кемгә булса да үз баласы бәлки бер тиен дә тормый торгандыр, ә минем, аллага шөкер, үз сөягем үземнән артык түгел. Авылга җибәреп көтүче итәргә җыенмыйм баламны. Дөресен әйтим: көтүче чыкмаячак синең ул селәгәеңнән, көтүче зур кеше ул бездә. Нәрсә генә булмасын, шулай да миңа эләкте. Кич белән эштән кайтып керүгә хатын миңа ябышты: — Сии ул Ташбашыңа хуҗа булырга уйлыйсыңмы? Әллә югыйсә милициягә әйтеп, аиы колониягә озаттырыргамы? Ниләр генә ишетмим, I ниләр генә күрмим мин шул бала аркасында. Ата булган кешесе исе китмичә карагач соң... Шуның аркасында кешедән төрле мыскыл сүзе ишетермен димәгән идем, музыкасына да йөртеп карадым, үзем ашамаганны ашаттым, ә ул... «Ә ул» дигәннән соң гына тукталып калыр исәбе юк кебек иде, ләкин хатынымның кинәт күңеле йомшап китте булса кирәк, йөзе белән мендәргә капланып төште һәм, иңбашларын дерелдәтеп, еларга тотынды. Миңа да, әлбәттә, күңелле үк түгел иде. Шулай да бу ясалма шау-шуга бирелмәскә тырышып, башымны күтәрдем. «Ә ул» — бүгенге җаиҗалның төп сәбәпчесе, минем Рәшит ташбаш— үзенең әлеге шул данлыклы чыбыркысы белән почмактагы су трубасына бәйләнеп куелган килеш, еламыйча да, көлмичә дә басып тора иде. Әнисе биргән җәзадан мин аны, әлбәттә, коткармадым, ләкин шулай да үз чыбыркысы белән трубага бәйләнеп куелган килеш беребезгә дә ялынмыйча басып торучы ул малай минем өчен дөньядагы бөтен нәрсәдән дә газизрәк иде. Шул вакыйгадай соң % безнең ишек алдында чыбыркы шартламас булды. Август, 1956 ел